Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
классный час (9 класс) на тему

Ахметова Раиля Тимербаевна

Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,

            Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин)

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Р.Миңнуллин

 

Максат:-укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата   игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру;

-үзләрендә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yahshylyk_-terbiya_seg.docx21.23 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Балтач  мунипаль районы  Кенә төп белем мәктәбе

Кенә төп мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтова Раилә Тимербай кызының

“Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк”

темасына тәрбия сәгате.(5-9 класс).

2012 ел

Тема: “Һәркемнең гомере бер генә,

            Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.( Ф.Яруллин)

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Р.Миңнуллин

Максат:-укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата       игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру;

-үзләрендә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.

Җиһазлау:Р.Миңнуллин шигыре,ватман,маркер,магнитлар,туп,орлыклар.

Тәрбия сәгатенең барышы.

1слайд.Музыка. Р.Миңнуллин.”Яхшылык “шигыре белән башлау.

2слайд. Эпиграфка игътибар иттерү.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

 Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

 Ә эшләргә кирәк!

-Укучылар,безнең бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы яхшылык турында барыр.

3.Акыл штормы. Нәрсә ул яхшылык?

 Без уйлап карыйк әле,нәрсә соң ул яхшылык? Кем ничек аңлый,сез миңа әйтеп торыгыз,ә мин ватманга язып барам (тактага беркетелгән ватманга язабыз: шәфкатьлелек, мәрхәмәт, ярдәм итү,булышу,игелек эшләү һ.б.)

4.  Бик болгавыр заманда яшәсәк тә, игелек кылучылар бар ул, укучылар. Дөньядагы иң танылган игелек иясенең берсе  Тереза  Ана  ( 3-4 слайд ) .Ул мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап алган.Рәхимсез дөньяның шәфкать символына әверелгән. Тереза Ана(Агнес) 1910 елда Македониянең Скопле шәһәрендә туган.12 яшеннән монастырьга китә, 20 ел Калькутта шәһәренең “Изге АНА” исемен йөрткән кызлар мәктәбендәукыта.1946 елда,нинди милләттән булуына карамастан, фәкыйрьләргә ярдәм итү рөхсәте алганнан соң,шәфкатьлелек оешмасы торгыза.1952 елда  яшәргә өметсез, больницалар баш тарткан, ярлы катлаудан булган авырулар өчен приют ача, аны “Шәфкатьлелек ордены” исеме  белән атый.Кыенлык белән булса да ,хөкүмәт тә таный, аңа ярдәм итә.Үзенең эшләгән игелекләре өчен дәүләт  1979 елда Нобель, 1997 елда Халыкара шәфкатьлелек, ЮНЕСКО премияләре,ә Рим папасы кыйммәтле лимузин белән бүләкли.Ләкин үзенә бирелгән,орденнарны да машинаны да сатып,авыруларга тота.Аның башлаган эшен 112 илдә 700 миһербанлылык йортлары дәвам итә.Аңа үзе туган шәһәрдә,һ.б. шәһәрләрдә һәйкәл куелган.

  Тереза Ана белән беррәттән йөрерлек кеше безнең Татарстаныбызда да яши.Ул – Әсгать Галимҗанов.(    5-6 слайд )  Тумышы белән Апас районныннан булган Әсгать Галимҗанов Казанның төп колхоз базарында йөк ташучы булып эшли.Андагы ризык калдыкларының әрәм булуын күреп,хайваннар асрый,аларны үстереп сатып,акчасын ятимнәр йортларына бирә.Үзе начар гына йортта яшәп, акчасын кешегә биргәнен аңлый алмаучылар шактый була, хәтта юләргә санарга күп сорамыйлар. Хөкүмәт һәм халык аңлый башлаганчы шактый көрәшергә туры килә аңа да.70нче еллардан алып,аның тарафыннан бик күп хәйрия акцияләре уздыра:балалар йортларына җиһазлар, телевизор, велосипедтан башлап, берничә автомобиль,”Газель”микроавтобусы; туган  авылына, җир тетрәүдән зыян күргән Әрмәнстан халкына,”Курск”су асты көймәсендә һәлак булучыларның  гаиләләренә акчалата ярдәм итә.Үзенең 75 яшьлек юбилее көннәренә республикадагы  ятимнәр йортларына ул бүләк иткән автобусларның саны да 75 кә җиткән.Баштарак аңларга теләмәсәләр дә,аның ихластан эшләвен күрәләр.Ул күптөрле хөкүмәт бүләкләренә,орден-медальләргә,”Ел меценаты» исеменә,Хезмәт Кызыл байрагы,”Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары “ орденына  лаек була.Иң зур бүләк – үзе исән вакытында куелган һәйкәл.2008 елда Казан Кремленең  Меңъеллык мәйданында, арбасына балалар утыртып, җигүле ат тотып барган кеше –  Әсгать Галимҗановны сурәтләгән һәйкәл ачылды.Кемнәрдер аңа һәйкәл куяргамы-юкмы ,дипбәхәсләшеп ятканда, ул тыныч кына,мактанмый-шапырынмый гына күңеле теләгән эшне – ятим-мохтаҗларга ярдәм итүен дәвам

итә.Чын мәрхәмәт иясе дими,ни дисең. Аның өчен һәйкәлнең булу-булмавы мөһим түгел.Изгелек эшләүчеләр ул турыда уйламый.

  - авылның игелек ияләре(үз авылларындагы хәйриячеләр турында сөйлиләр)

- Сез  үзегез дә ниндидер игелекле эшләр башкарасыздыр укучылар.( 7- слайд)  

Энегизатор ( түгәрәкләнеп басып,бер-берсенә матур сүзләр әйтү.туп кемгә булса бирәбез,матур сүз әйтәбе:син бик ярдәмчел,син бик йомшак күңелле һ.б. )

Халыкта яхшылык турында бик матур,акыллы сүзләр бар ,шуларны укып китәбез. (Мәкальләрне уку,анализ. 8 слайд).

Йомгаклау.Укучылар ,без сезнең белән яхшылык, аныэшләү мөмкинлекләре турында сөйләштек. (9 слайд) Мин сезгә орлыклар өләшәм, алар гади генә орлыклар түгел-мәрхәмәт орлыклары. Сез аны яз җиткәч, бакчагызга утыртырсыз, аннан бик матур үрмәле гөл үсәр. Шул ук вакытта бу орлыкларның сезнең күңелегездә мәрхәмәт,игелек орлыклары булып тишелеп, үзегез дә игелекле  булып үсәрсез, дип ышанам.Исән-сау,игелекле булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата       игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тәрбия сәгатендә  укучыларда  кешелеклелек,  шәфкатьлелек, миһербанлылык, ярдәм   итә белү, яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары булдыру турындагы эш -биремнәр кара...

"Яхшылык эшләргә ашыгыйк!"( презентация)

Тәрбия сәгатенә презентация....

"Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк!"

Шәфкатьлелек айлыгында үткәрелгән бәйрәм эшкәртмәсе...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Укучыларда мәрхәмәтлелек, ихтирамлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатында сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Үзең яхшылык эшләсәң, сиңа да изгелек килер.Ә изгелек җирдә ятмас.Сине һәр җирдә  хөр...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....