Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
классный час (7 класс) на тему

Укучыларда мәрхәмәтлелек, ихтирамлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатында сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Үзең яхшылык эшләсәң, сиңа да изгелек килер.Ә изгелек җирдә ятмас.Сине һәр җирдә  хөрмәтләрләр, ихтирам итәрләр.Укучылар мондый сыйфатларны үзләрендә тәрбияләргә тиешләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yahshylyk_eshlrg_ashygyyk_3.docx19.69 КБ

Предварительный просмотр:

                                           

                                    Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

                                                 Сыйныф сәгате.

Максат: укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык,  ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһаз: тактага эпиграф языла, мәкаль-әйтемнәр языла, проектор, магнитафон.

Укытучы сүзе. Без ачык класс сәгатенә җыелдык. Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, үкенмәслек итеп яшисе иде. Кош

очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Безнең һәркайсыбызның да бәхетле

буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. “Үзең яхшы булсаң, кеше дә

яхшы, үзең начар – кеше дә начар”.- диелә татар халык мәкалендә. “Кеше

кешегә көзге булып хезмәт итә”,- дигәне дә бар. Димәк, башкаларның сиңа

 уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең дә яхшы күңелле кеше булырга тиеш

сең.Ә моның өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

-хезмәтне яратырга                   - мәрхәмәтле булырга

-намуслы булырга                     -кешелекле булырга

-батыр булырга                          -игътибарлы булырга

-тугрылыклы булырга              -ярдәмчел булырга

-шәфкатьле булырга

Болар – һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар. Шәфкатьле булу- барлык

күркәм гадәтләрнең башы,әдәплелекнең нигезе.

Шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала. Бүген без шул хакта сөйләшербез.

Укучы.

Әгәр һәркем явызлыкка каршы

Гел явызлык кына эшләсә,

Шәфкать кылычы тотып,

Явызлыкның

Юлларына каршы төшмәсә,

Яхшылыклар күптән үләр иде.

Калыр иде бары, үч, нәфрәт.

Җаннарында кояш йөрткәннәргә,

Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт.(Ф.Яруллин)

2.Укучы: Мин сезгә Р.Фәхретдиннең “Шәкертләр әдәбе” дигән хикәясеннән

бер өзек укыйм. Берничә кеше мосафир булып шәһәргә килгән һәм шәһәр

халкына:” Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә яманнары кемнәр икәнен ике

көндә белдек, чөнки үз арабыздагы яхшылар һәм яманнар үзебезгә мәгълүм

иде. Шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә иш тапты,”-

дигәннәр.

- Юлчылар арасында нинди кешеләр булган?

-Бу хикәясе белән автор ни әйтергә теләгән? (Дөньяда яхшы кешеләр дә, явыз кешеләр дә бар. Аларның һәркайсы үз ишен таба).

-Кешеләрнең кылган гамәлләрен ничек итеп яхшыга һәм яманга аералар?

(Яхшы кеше үзенә генә түгел, башкаларга да яхшылык кына тели һәм эшли, ә

 яман кеше киресенчә).

3.-Яхшылыкка, шәфкатьлелеккә карата нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

-Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә кире кайтыр.

-Яхшылык иткән кешенең кадерен бел.

-Яхшылык кылсаң, яхшылык күрерсең.

-Яхшылык ташны да эретә.

-Күңеле яхшы – ашка, күңеле яман – орышка.

4.-Нәрсә соң ул шәфкать?Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?

-Кызгану, мәрхәмәт, яхшылык, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу.

- Шәфкатьлелек сыйфатлары нәрсәләрдә һәм кайларда чагыла?

-Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, табигатькә, хайваннарга карата карашында.Шуңа күрә һәрвакыт игътибарлы булыйк. Чит кешегә ярдәм

итүдән, яхшылык эшләүдән күңелләр сафланып китә. Ярдәмгә мохтаҗларга

ярдәм кулы сузыйк.

Укучы. Егылганда иптәшемә , сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Әнкәемне бишле алып сөендерсәм,

Я берәрсе, мине сөеп, рәхмәт дисә,

Улы кебек якын итеп, кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм.

5.Әйе, мәрхәмәтле һәм миһербанлы булу сөенеч кенә китерә. Күренекле

кешеләр арасыннан нинди шәфкатьле кешеләрне беләсез?

Слайд. Күренекле җырчы С.Фәтхетдинов портреты.

“Мине  Татарстандагы “Россия балалар фонды” бүлегенең рәисе итеп сайла-

дылар. Бу – бик җаваплы эш.Без Россия шәһәрләре буенча бушлай концерлар уздырдык. Бездәге авыру балаларга катлаулы операцияләр ясау өчен, Мәскәүдән яхшы табаиблар бригадасы чакыртылды”.

Слайд. Бөтендөня Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Закиров портреты.

“ Безнең комитетның төп максаты – милләтне берләштерү. Бу юнәлештә бик

 күп эшләр эшләнде. Казанда татар теле укытучыларының IV Бөтенроссия

съезды , бөтендөнья кешеләренең II  форумы, Россиянең төрле шәһәрләрендә Сабантуйлар, татарча көрәш ярышлары – шуларның берничәсе генә.

Татар эшмәкәрләре алдында да зур бурычлар тора. Һәм мин ышанам: алар

татар мәктәпләрен үстерүгә, яшь буынны милли гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләүгә , радио-телевизион тапшыруларны җайга салу мәсьәләләрен уңай

 якка хәл итүгә үзләреннән зур өлеш кертерләр.”

Слайд. Гади эшче, Л.Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты,

 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Ә.Галимҗанов.

Казанда яши. Аңа 73 яшь. Хәйрия эшен күптән башлаган. Аның турында

1984 нче елдан ук төрле газета-журналда язалар. Төрле фондларга, балалар йортларына 68 машина бүләк иткән.Акча каян ала соң ул? Моннан күп еллар

элек арендага җир ала да энесе белән ферма төзи. Анда үгез, дуңгызлар үрчетә.

Үзе - йөкче, ат белән кибетләргә товар ташый. Кибетләрдән чүплекләргә

ташланган икмәк, азык-төлекләрне җыя, эшкәртә һәм хайваннарны ашата.

Аларны сата, акчасын балалар йортларына бирә. Казандагы бер балалар

 йортына гына ул 40 мең сум акча биргән, Саба районы, Питрәч, Тәтеш приютларына телевизорлар бүләк иткән.

6.Әйе, безнең Карабашта да шушындый олы җанлы , шәфкатьле кешеләр

Бармы?

Сүз кунакларга бирелә.

“Чын дус” җыры башкарыла.

7.Укытучы сүзе. Сез – бәхетле балалар, чөнки әти-әниегез, туганнарыгыз,

якын дусларыгыз сезнең яныгызда. Алар һәрвакыт сезнең турыда кайгыртып

яши, һәрбер эшегездә ярдәм итәргә әзер тора. Ләкин бүген безнең янәшәбездә ятимнәр дә, ярдәмгә мохтаҗ карт кешеләр дә бар. Мин сезгә тагын берничә

слайд карарга тәкъдим итәм. Караган вакытта менә шушы сорауга җавап эзләгез:

- Сез, мәктәп укучылары, бу кешеләргә ничек ярдәм итә алыр идегез?

Слайд

Картлар йорты.(укучы сөйли)

Ятимнәр йорты. .(укучы сөйли)

Балалар йорты. .(укучы сөйли)

Һич яхшылык эшли алмасаң син,

Кешеләргә бик-бик теләп тә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

8. Укучылар, ә сез үз гомерегездә нинди дә булса игелек эшләгәнегез булдымы?

Балалар сөйлиләр.

Укытучы сүзе. Әйе, укучылар, без дә .Карабаш икенче урта мәктәбе укучы-

лары, берничә ел рәттән игелекле эш эшлибез: ятим балалар өчен уку әсбап-

лары, китаплар, уенчыклар җыеп бирәбез. Ә узган ел азагында үткәрелгән ярминкәдә үзебез пешергән ризыкларны, ясаган әйберләрне сатып җыелган

акчага сугыш һәм тыл ветераннарын мәктәпкә кунакка чакырдык. Аларга кон

церт күрсәттек, чәй табыны әзерләдек. Бу изге эшкә барыгызның да өлеше

керде. Мохтаҗларга ярдәм итү өчен байлык түгел, кешелекле булу кирәк икән. “Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла-  халык белер; халык белмәсә, балык белер”

дигән әйтем бар. Сез бу сүзләрне исегездә калдырыгыз.Һәр көн игелекле га-

мәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы булырга, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

Дәрес азагын үзебезгә бурычлар куеп бетерик.

  Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

1.Кешеләргә игътибарлы, шәфкатьле булырга!

2.Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга!

3.Һәр көн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга!

4.Яхшылык барысын да җиңәчәк!

5.Кылган эшләрең белән мактанып йөрмәскә1

“Бәхетле булыгыз” җыры.

Дөньяга килгәнсез икән,

Мәрхәмәтле булыгыз!

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз!

Һәммәгез дә безнең белән

Теләктән уңыгыз!                                          

 Бәхетле булыгыз,

Шәфкатьле булыгыз!

Табигатьне саклагыз сез,

Ул – изге йортыбыз.

Гөлләр утыртыгыз,

Агачларны сындырмагыз.

Онытмагыз әнкәйләрне

Кечегез, олыгыз.

Ялгыз әби-бабайларга

Ярдәмчел булыгыз.

Җәнлекләргә мәрхәмәтле,

Рәхимле булыгыз.

Явызлыкка юл куймыйча,

Яхшылык кылыгыз!

Бу дәреснең истәлеге итеп, “Тормыш фәлсәфәсе” дигән буклет таратыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,             Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата       игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру...

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тәрбия сәгатендә  укучыларда  кешелеклелек,  шәфкатьлелек, миһербанлылык, ярдәм   итә белү, яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары булдыру турындагы эш -биремнәр кара...

"Яхшылык эшләргә ашыгыйк!"( презентация)

Тәрбия сәгатенә презентация....

"Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк!"

Шәфкатьлелек айлыгында үткәрелгән бәйрәм эшкәртмәсе...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....