Ф.Әмирхан "Хәят" әсәре
методическая разработка (10 класс) на тему

Газымова Резида Мавлемзяновна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес эшкәртмәсе38 КБ
Microsoft Office document icon дәрес эшкәртмәсе59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат,Укучыларны Ф,Әмирханның «Хәят”әсәрен фәнни-теоритик

яктан аңларга ,әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәм

әсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,

 образларны танып-белү,фикерләү, сөйләм  күнекмәләре булдыру өс-тендә эшләү,

 гаилә нигезендә яткан әхлакый һәм  рухи  сыйфатлар турында  аңлату,

Материл: Ф.Әмирхан ,“Хәят” китабы,Р.Фәхреддин “Нәсихәтләр”

                  Слайд:”Ф,Әмирханның “Хәят”әсәрендә модель бирелеше”

                  “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”

                   

Дәрес  барышы;     1) Оештыру

                                 Эмоциональ-уңай халәт тудыру,

  Укытучы сүзе:  Укучылар, без  сезнең белән “Хәят” әсәрен укыдык, Сезгә бик ошагандыр диеп уйлыйм.Бүгенеге чор өчен  дә үзенең актуаль-леген югалтмаган, матурлык һәм  бәхет төшенчәләрен янәшә куеп ,тормышның ямен, мәгънәсен аңлата торган  әсәр ул,

       Бүген без  шушы әсәрнең моделен  төзергә тырышырбыз.Эшкә

керешкәнче  , модель сүзенең аңлатмасын  сүзлектән  карап китәрбез

(сүзлек белән эш)

 Модель- 1)нинди дә булса әйбернең үрнәк  өчен ясалган төп нөсхәсе,

                2)нинди дә булса әйбернең схемасы,(әдәби әсәр өчен кайсы вариант хас икәнлеген табу һәм дәфтәрләргә яып кую),

(әдәбият  өчен  2 вариант  хас)

Әдәби әсәр-язучы  тарафыннан уйлап  табылган яки  тормыштан  алын-ган чынбарлык моделе (Укучылар  бу  терминны  дәфтәрләргә  язып

куялар).

Мотивация  тудыру :

 Бер стакан чиста су күрсәтү һәм әсәр белән нинди бәйләнеше булуы турында фикер йөртергә кушу,Шул ук вакытта стаканның моделе,фор-масы турында  фикер  алышу,(Су һәм стаканга дәрес  ахырында яңадан

игътибар итәчәкбез),

  Модель төзү өчен үткәннәрне искә төшерү  һәм“Хәят”әсәре белән бәйли бару күнекмәләре булдыру:

(Моның өчен слайд кулланыла)

1) Эчтәлек нәрсә ул? Әсәрнең эчтәлеге нәрсәгә корылган?(Слайдтан уку-чы эчтәлекнең  төрен танырга  тиеш)

слайд:                                            Эчтәлек

                 а) объектив-тормышка  якын итеп сурәтләү,

                 б)субъектив-тормышка якынлыкны автор фикеренчә бирү,

 (әсәрнең  эчтәлеге объектив,чөнки автор вакыйгаларны тормышка якын

итеп бирә).

2)Әсәрнең  темасы  турында  сөйләшү,

Слайд күрсәтелә:(теманы билгеләргә)

              а)мәңгелек

              б)милли

              в)тарихи

              г)персональ

Укучылар бу әсәрдә мәңгелек тема яктыртылуын әйтергә тиеш,чөнки

мәхәббәт ,бәхет темалары- алар  мәңгелек  темалар.

3)Пафос- әсәрнең эмоциональ яңгырашы,”Хәят”әсәренең  романтик

пафоска корылганлыгын  исбатлау,чөнки әсәрдә идеалга омтылу,аның чынбарлык белән туры килмәве сурәтләнә.

 (Слайд күрсәтелә)

4)Оразларны танып-белүнең билгеләре турында сөйләшү:

Слайд күрсәтелә:

                                          Образлар,

           

          Хәят                                                           Михаил

                  (портреты,характеры,психологиясе,протатибы,герой яшәгән

                   тирәлек,пейзаж, ул яшәгән  чор )

(Укучылар әсәрдәге образларны шул билгеләр белән  тасвирлап бирергә

тиеш).

5)Проблема- каршылыкларда ачыла торган мәсьәләләр.”Хәят” әсәрендә нинди проблема куелганлыгын  белү өчен ,андагы каршылыкларны  та-бабыз.Алар шәхес-җәмгыять,кеше-кеше,кеше-тирәлек,кеше-вакыт булырга  мөмкин.

Слайд күрсәтелә:

                               Әсәрнең  проблемасы:

         а)сәяси

         б)мифологик

         в)милли

         г)фәлсәфи

         д)кеше                          

          (укучылар бу әсәрдә кеше,аның язмышы,милли проблемалар,яшә-еш законнары яктыртылуын  фикерләргә тиеш,)

   

6)Идея-әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образларны  сурәтлә-гәндә бирелгән төп фикер,тема куйган сорауның җавабы ул.Укучылар

“Хәят”әсәрендәге идеяне таба алсалар  бик әйбәт ,чөнки  төп фикердә

бик күп  тәрбия сыйфатлары  ята:(әти-әнинең абруе,гаилә тәрбиясе,

динле-иманлы булу.дуслык ,хәер-фатиха.бәхет,кеше  ирекле  булса да аның яшәеш  законнарына буйсынуы).

Дәреснең  кульминацион өлеше:

  Шушы  терминнарны тикшергәннән  соң ,аларны билгеле бер  калыпка  салып

“Хәят” әсәренең  моделен төзибез:

          Эчтәлек                                               Форма

  1.Тема                                                     1.  Әдәби  образлар.

 2. Проблема                                             2. Детальләр.

 3.Идея                                                       3. Пейзаж,әйберләр дөньсы.

 4.Пафос                                                     4.  Әдәби  сөйләм.

 

 5.Сюжет                                                     5. Композиция.  

Моделне төзегәч . укучы  әсәрне  күзаллый ала һәм проблема

чишелешен  дә фикерләп  әйтергә  җиңел  булачак.

Автор  укучының  үзенә дә  җавап  эзләргә калдыра,Хәятнең

сайлаган юлы  дөресме? Ул  бәхетле  булырмы?(Укучылар

Хәятнең  алдагы тормышы нинди  булачагын  үзләренчә  уйлап,

күзалдына  китереп , инша язарга тиешләр).

Укытучы  яңадан  стакандагы  суга  балаларның   игътибарын  җәлеп

итә.Дәрес  башында  биргән “Су  белән әсәрнең  нинди  бәйләнеше  бар?” дигән  сорауга  укучыларның  фикерләрен  тыңлый.

Стаканны.ягъни  аның  материалын  әсәрнең  эчтәлеге  итеп,  ә  суны

 әсәрнең  формасы  итеп  карап  китү ,баланың  күңелендә  бу  терминнарны  аңлап.  истә  калдырырга  ярдәм  итәчәк

- Су  белән  кеше  үзенең  сусавын  баса, эссе  көннәрдә  сихәт  ала.Әдәби

әсәр дә  кешегә  рухи  сәламәтлек, тәрбия  бирә.Адәм  баласы  әсәрләр

аша үзен  борчыган  сорауларга җавап  таба, җан  тынычлыгы  ала.”дип

сүзен  йомгаклый  укытучы,

Дәресне  йомгаклау.  Укучыларга  билгеләр  куела.

Өй  эше:  “Хәят” бәхетле  булырмы? дигән темага  инша  язарга.  



Предварительный просмотр:

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

(5енче класста татар теле дәресе)

Максат.

  1. фәнни максат. Сүз составының кулланылыш өлкәсе ягыннан бүленешен өйрәнү, лексик-грамматик мәгънәләре турында белем бирү;
  2. коммуникатив максат. Укучыны сүзләрне төрле өлкәләрдә куллана белергә өйрәтү, уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, матур сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә эшләү;
  3. тәрбияви максат. эстетик яктан камил, әхлакый шәхес тәрбияләү.

Дәреснең тибы. Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Укыту ысуллары. Аңлату-күрсәтү, эзләнү, иҗади фикер йөртү.

Укыту алымнары. Таблица, сүзлекләр белән эшләү, танып-белүгә кагылышлы язма эшләр башкару.

Җиһазлау. Таблица, сүзлекләр, карточкалар, Р. Фәхретдинннең “Нәсыйхәт” китабы, уку-язу әсбаплары.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.Укучыларны дәреснең максаты, бурычлары белән таныштыру. Аларны төркемнәргә бүлеп утырту. Р.Фәхреддиннең тәрбияви сүзләрен искә төшерү.

(Кайсы төркем дөрес, матур сөйләм белән җавап бирә, укытучы билгеләп үтә)

    Укучыларның җаваплары:

  • Авышмыйча төз утыр, дәрескә күңел сал, төгәл, ачык итеп җавап бир.
  • Дусларың белән матур яшә, алар белән йомшак сөйләш, очрашканда йөзеңдә куану билгеләре чыксын.
  • Гыйлемгә өйрән, укытучыларга, олыларга ихтирамлы бул.
  1. Актуальләштерү.

Һәрбер төркем сорауларга җавап бирергә һәм өйгә бирелгән язма эшләрен тәкъдим итәргә әзерләнә.

  1. Үткән дәресне искә төшерү.
  • Укучылар, сөйләмебез нәрсәләрдән тора? Без үз сөйләмебезне, теләкләребезне нәрсә белән аңлатабыз. (Сөйләмебез сүзләрдән тора, сүзләр ярдәмендә без аңлашабыз.)
  • Телебездә сүзләр бик күп, кулланырга уңайлы булсын өчен без аларны нинди төркемнәргә бүләбез? (Гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар)
  • Шулар арасыннан иң күп кулланылышта булган сүзләрне искә төшерик әле. Моның өчен, барыгыз да кичәге көнегезне искә төшерегез.Әти-әниегез, дусларыгыз белән аралашканда кайсы сүзләрне күп кулландыгыз?

Һәр төркем үзара киңәшләшә, фикер алыша, берәр укучы җавап бирә.(Көтелгән җавап: гомүмхалык сүзләре.)

  1. Өй эшенә “Нәселемнең үрнәк кешеләре” дигән темага бирелгән иҗади эшне тикшерү. Укучы укыган вакытта калганнар игътибар белән тыңлый, иҗади эштәге җитешсезлекләр, бирем үтәлеше төркемнәр тарафыннан бәяләнә.

Өй эшенә нәтиҗә ясала, укытучы һәр укучының эшенә билге куярга тиеш, чөнки өй эшенең ничек үтәвенә карап, укучының алга таба активлыгы күренә.

  1. Лексик-грамматик күнекмәләр булдыру этабы.

а)Һәр төркемгә карточкалар бирелә,укучылар андагы сүзләрнең төркемен билгели, шул төркемгә хас билгеләрне әйтә һәм җөмлә төзи.

Карточка №1

Чигү, энә, тау, дәрес, акбур, аспирин, институт, чирек, күл, агач.

Карточка №2

Икмәк, елга, әти, соры, зур, матур, казу, ашау, ит, кояш.

Карточка №3

Молекула, җисем, энергия, җөмлә, телефон, басым, тамыр, алфавит, почмак, сүз.

Дөрес җавап биргән укучы һәм актив төркем билгеләнә. (Чөнки уйланган вакытта төркемдә үзара фикер алышу, барысының да актив булуы шарт)

Көтелгән җавап:

№1 – һөнәрчелек сүзләре

№2 – гомүмхалык сүзләре

№3 – атамалар

б) Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү һәм диалекталь сүзләрнең кулланышын үзләштерү өчен эш тәкъдим итү.

Укытучы “Ялкын” журналы эченнән бер хат ала. Аны үткән ел башка шәһәргә күчеп киткән, шушы сыйныфта укыган малай язган. Укыган вакытта игътибарлылык таләп ителә. Укытучы укый:

“ Исәнмесез якын булган сыйныфташларым һәм хөрмәтле укытучым! Мин сезне еш искә алам, сагынам. Минем иң якын балачак дусларым еракта калган икән бит!

Нинди күңелле яшәдек бит без?! Бергәләшеп дәресләр карадык, төрле кичәләрдә чыгыш ясадык. Иң кәттәсе: кисләвек янын чистарту булган иде. Андагы чарлашулар, зәмәт буйларына күрәләк утыртулар һаман исемдә әле. Аякларга буйма, кулларга пиям киеп урага чүп ташыган идек. Нинди матур булып калган иде кисләвек буе.

Монда да сыйныфташларым әйбәт, комагайлар, ләчтит сатучылар юк, бер-беребезгә ярдәм итешеп, дус яшибез.

Хәлләрегез турында, мәктәп тормышы турында языгыз. Сагынып Таһир.”

  • Укучылар, карагыз әле, Таһир монда да әйбәт малай иде, анда да иптәшләре белән дус яши икән. Үзең әйбәт булсаң, башкалар да сиңа әйбәт булачак, шулай бит. Р Фәхреддин дә: “Яхшы дусларыгыз булса, аларга нык ябышыгыз, аларны яратыгыз. Дусларыгызны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез, кайгы килгәндә ярдәм итешеп яшәгез”,- дигән бит.

Төркемнәргә сораулар:

- Ягез, хат матур, аңлаешлы итеп язылганмы? Нинди сүзләр бераз сөйләмне боза?(Төркем киңәшләшә, мөмкин кадәр барлык сүзләрне әйтергә тырыша)

Көтелгән җавап: күсләвек, чарлашу, зәмәт, урага, комагай, ләчтит сатучы, кәттәсе.

Проблемалы сорау. Ни өчен малай бу сүзләрне кулланган? (Чөнки бу сүзләр билгеле бер төбәктә генә кулланыла торган сүзләр, икенче төрле аларны җирле сөйләм диләр. Ә бу диалекталь сүзләр төркеме.Малай яшәгән төбәктә шул сүзләр еш кулланылган.)

Укытучы. Укучылар, диалекталь сүзләрне урынлы-урынсызга куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмагыз: үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм ул. Әйдәгез бу сүзләрне “Татар теленең диалектологик сүзлеге”ннән (1969) карап, аңлатмаларын дәфтәргә язып куйыйк.

Күсләвек – чишмә

Зәмәт – койма

Урага – чокырга

Комагай – комсыз

Ләчтит сату – урынсызга сөйләү

Кәттәсе – кызыгы

Чарлашу – кычкырышу

  1. Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләр.

Хезмәт, һөнәр сүзләре булган мәкаль-әйтемнәр язарга.(Эш барышында укучылар аралаша, бер-берсенекен тулылыандыра, һәркем үз фикерен әйтә ала. Бу процесс түбән өлгерешле укучыларга да уңай тәэсир итә, алар үзләрен иркен тота, аралаша, уйлый)

Эшне тиз һәм дөрес эшләп бетергән төркем билгеләнә.

Көтелгән җаваплар:

Һөнәрнең ертыгы юк.

Ир кешегә илле һәнәр дә аз.

Иренмәсәң оста булырсың.

Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.

Эш остадан курка.

Мәкальләрнең мәгънәләре табыла, әхлакый тәрбия, хезмәт тәрбиясе бирелә. Танып-белүне камилләштерү өчен гомүмхалык һәм һөнәрчелек сүзләре аерып күрсәтелә.

  1. Матбугат белән кызыксыну, эзләнү өчен “Ялкын” журналы тәкъдим ителә. (2008 №4)

Журналның тышындагы Татар кызына хас сыйфатларны укучылар матур сүзләр белән әйтеп бирә. Һәр төркемгә кергән сүзләрне рәсемгә карап әйтергә тырыша.

10 бит “Нәселебез – архивларда” дигән мәкаләне укып терминнарны табу.(Төркемнәрдә язма рәвештә эшләү).

Көтелгән җаваплар: генеалогик чыганак, документ, таныклык, метрика, шәҗәрә.(Дәфтәрләргә теркәү)

Уку күнекмәләре булдыру.

13 бит “Сигезенче буын бабамны беләм” дип аталган үзебезнең мәктәп укучысы Хуснутдинова Азилә язган мәкаләне матур итеп укып чыгу, һәр укучыда да үз нәселе белән кызыксынырлык, шәҗәрә төзергә теләк уяту.

Белемнәрне ныгыту өчен дәреслектәге 212нче күнегүне эшләү.

Дәресне гомүмиләштерүче сораулар кую.

  • Без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
  • Сүз байлыгыбызны төрле өлкәләрдә дөрес итеп куллана алу өчен ни эшләргә кирәк? (Күп итеп укырга, сүзләрнең мәгънәсен белергә, татар әдәби сөйләменә өйрәнергә)
  • Кайсы өлкә сүзләре синдә кызыксыну уятты?
  • Нинди тәрбиявы кыйммәтләр алдык?

Дәресне йомгаклау. Һәр төркемгә укытучы аерым туктлып үтә. Һәр укучыга җавабына, язма эшенә карап билге куела.

  1. Өй эше. “Ялкын” журналына  мәкалә язарга ..