ФДБС

Газымова Резида Мавлемзяновна

ФДБС кагылышлы кулланмалар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Типы уроков

Виды (формы) уроков

1. Уроки «открытия» нового знания

Урок-лекция, урок-путешествие, урок-экспедиция, урок-инсценировка, учебная конференция, урок-экскурсия, мультимедиа-урок

Проблемный урок

Урок-беседа

Урок-исследование

Урок смешанного типа

Урок-игра и др.

2. Урок рефлексии

Урок-практикум, урок-сочинение, урок-диалог, урок-деловая или ролевая игра, комбинированный урок, повторительно-обобщающий урок, диспут, игра (КВН, счастливый случай, «Поле чудес», конкурс, викторина), театрализованный урок, урок-суд, урок-совершенствование, заключительная конференция, заключительная экскурсия, урок-консультация, урок-анализ контрольных работ, обзорная лекция, обзорная конференция, урок-беседа

Путешествие, экспедиция и т.д.

3. Урок развивающего контроля

Урок-опрос (фронтальный, индивидуальный, групповой)

Урок-письменный опрос

Урок-зачет

Урок-контрольная (самостоятельная) работа

Урок-викторина

Защита творческих работ, проектов

Творческий отчет

Контрольная работа, собеседование

Тестирование и др.

4. Уроки общеметодологической направленности

Урок самостоятельных работ

Урок-практикум

Урок-семинар

Урок- обзорная лекция

Урок-дискуссия

Урок самостоятельной письменной работы обобщающего содержания

Урок коллективного анализа контрольных работ учащихся и др.



Предварительный просмотр:

Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:

  1. Шәхескә бәйле гамәлләр
  2. Юнәлеш алуга караган гамәлләр
  3. Танып белү гамәлләре
  4. Коммуникатив гамәлләр

Шәхескә караган универсаль гамәлләр укучыга әхлак

нормаларын белергә, эш-кыланышларны һәм вакыйгаларны кабул ителгән тәртип нормалары белән чагыштырырга, тәртибеңә бәя бирергә өйрәтәләр. Монда 3 төрле гамәл аерып күрсәтелә: 1) шәхси, һөнәри, тормышта үзбилгеләнү; 2) мәгънә барлыкка китерү: укуның нәтиҗәсе белән этәргече арасында мөнәсәбәт урнаштыру; 3) әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, үзләштерелгәнгә бәя бирү.

Юнәлеш алуга (регулятив) караган гамәлләр балаларга үзләренең уку эшчәнлеген оештыру мөмкинлеге бирә. Мондый гамәлләргә түбәндәгеләр керә:

  • максат кую – үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;
  • планлаштыру – азаккы нәтиҗәне күз алдында тортып, ике арадагы максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү, эш тәртибен билгеләү;
  • прогноз кую – көтелгән нәтиҗәне  сиземләү;
  • тикшерү – бирелгән үрнәктән тайпылыш яки аермалык булу-булмавын ачыклау максатыннан эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән үрнәк белән чагыштыру;
  • коррекция – башкарылган эш, аның нәтиҗәсе үрнәк белән туры килмәгәндә, планга өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү;
  • бәяләү – үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;
  • үзрегуляция – көч һәм энергияне туплау, ихтыяр көче кую (дәлилләр бәрелеше булган очракта кирәклесен сайлау), каршылыкларны җиңеп чыгу сәләтенә ия булу.

Танып белүнең универсаль гамәлләре гомумуку, логик, проблема кую һәм аны чишү гамәлләрен берләштерә.

Гомумуку универсаль гамәлләре:

  • танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү;
  • кирәкле информацияне эзләп табу, компьютер чараларын куллану;
  • белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу;
  • уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру;
  • бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау;
  • рефлексия – эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
  • текст укуның максатын аңлап һәм уку төрен шул максаттан чыгып сайлау нәтиҗәсендә аңлап укуга ирешү;

Танып белүнең универсаль гамәлләре арасында аерым бер төркем – тамга-символик гамәлләр бар:

  • модельләштерү
  • әзер модельне үзгәртү.

Логик универсаль уку гамәлләре:

  • анализ – төп һәм мөһим булмаган билгеләрен аерып алу өчен, объектны тикшерү;
  • синтез – аерым кисәкләрдән бер бөтен төзү, кирәк булганда, җитмәгән компонентлар  өстәү;
  • объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;
  • төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару;
  • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне ачыклау;
  • фикер йөртүнең логик чылбырын тезү;
  • исбатлау;
  • гипотеза әйтү һәм аны дәлилләү.

Проблема кую һәм аны чишү:

  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
  • иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын мөстәкыйль табу.

Коммуникатив гамәлләргә  түбәндәгеләр керә:

  • укытучы һәм сыйныфташлар белән  хезмәттәшлекне планлаштыру;
  • сораулар кую – информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек;
  • конфликтларны чишү;
  • әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү;
  • үз фикереңне тулы һәм төгә итеп әйтә белү.



Предварительный просмотр:

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне истә тотарга тиеш соң?

Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

  1. Уку материалының темасын,
  2. Теманың дидактик максатын,
  3. Дәреснең дидактик максатының тибын,
  4. Дәрес тибын ачыклау:
  • Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту,
  • Яңа белемнәрне ныгыту,
  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану,
  • Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру,
  • Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
  1. Дәрес структурасын уйлау
  2. Дәресне җиһазлау
  3. Уку материалының эчтәлеген сайлау
  4. Укыту методларын сайлау
  5. Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау
  6. Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү
  7. Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар.

  1. Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.
  1. Оештыру этабы.
  2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  3. Белемнәрне актуальләштерү.
  4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
  5. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
  6. Яңа белемнәрне ныгыту.
  7. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
  8. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

2. Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы (ныгыту дәресе)

  1.  Оештыру этабы.
  2. Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.
  3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  4. Беренчел ныгыту:

-таныш ситуациядә (типлаштырылган)

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

       5) Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

3. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең  структурасы (кабатлау дәресе)

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген    мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

- контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

-яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

4. Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

5. Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

-язма контроль;

-телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

6. Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

7. Катнаш дәрес структурасы.

  1. Оештыру этабы.
  2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  3. Белемнәрне актуальләштерү.
  4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
  5.  Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.
  6. Беренчел ныгыту.
  7. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.
  8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
  9. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Авторы: Биектау районы Шәпше урта мәктәбенең татар теле укытучысы, РМБ җитәкчесе Валиуллина Сөмбел.