Дәрес эшкәртмәләре

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

Бу бүлектә дәрес эшкәртмәләре тәкъдим итәм. Интернет челтәреннән алынган материаллар да урын алды. Авторларның хокуклары үзләрендә кала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Фонетика" темасына 9 сыйныфка дәрес эшкәртмәсе121 КБ
Office presentation icon "Фонетика" темасына презентация907.5 КБ
PDF icon «Значение мотива метели в рассказе Ш.Камала «Буранда» («В метель») и в повести А.С.Пушкина «Метель»305.69 КБ
Microsoft Office document icon Шәриф Камал "Буранда"54.5 КБ
Office presentation icon Габдулла Тукай. Презентация1.27 МБ
Office presentation icon Казан театрлары. Презентация2.83 МБ
Файл Гаяз Исхакый "Кәҗүл читек"80.94 КБ
Файл Мөдәррис Әгъләмов. Презентация1.72 МБ
Файл Фоат Садриев. Презентация962.37 КБ
Файл Алмашлык. Дәрес эшкәртмәсе26.97 КБ
Файл Алмашлык. Презентация1.28 МБ
Office presentation icon Кушма җөмлә. Презентация365.5 КБ
Microsoft Office document icon "Кушма җөмлә" дәрес эшкәртмәсе.70.5 КБ
Файл Нәбирә Гыйматдинова. Болын патшасы. Дәрес эшкәртмәсе27.16 КБ
Файл Нәбирә Гыйматдинова. Презентация664.38 КБ
Microsoft Office document icon Фәнис Яруллин. Дәрес эшкәртмәсе219 КБ
Файл Шәриф Еникеев. Дәрес эшкәртмәсе23.3 КБ
Microsoft Office document icon 9 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәләре630 КБ
Файл Илдар Юзеев. Гашыйклар тавы21.27 КБ
Файл Илдар Юзеев "Гашыйклар тавы". Презентация. 1.37 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: ФОНЕТИКА

(9 нчы сыйныфта  татар теленнән лаборатор дәрес эшкәртмәсе)

Максат: “Фонетика” бүлегенең төп юнәлешләре турында гомуми мәгълүмат бирү; алдагы сыйныфларда алган белемнәрне системалаштыру, анализ күнекмәсен камилләштерү; орфографик һәм орфоэпик нормаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү; фәнни чыганаклар белән эш итәргә, гамәли эш нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: тарату материаллары, карточкалар, таблица-схемалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Барыгызга да хәерле эш көне телим. Эш көне дигәч, сезнең күз алдыгызга арып-талып кайта торган эш көне килә, шулаймы? Ә бит уку, белем алу  шундыйлар рәтенә керә. Юкка гына аны халкыбыз энә белән кое казуга тиңләмәгән. Әйдәгез, бу эшебезне бүген җиңеләйтик. Дәресебез бүген тоташ тәҗрибәләрдән торачак.

II. Яңа мәгълүмат бирү, ныгыту, белемнәрне тикшерү.

Укучылар, без, бер төркем фонетистлар, фонетиканың төрле юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат бирү, белем һәм сәләтләрегезне ачыклау максатыннан сезнең белән очрашуга килдек. Ишетеп белүебезчә, бүген сез “Фонетика” курсы буенча белемнәрегезне барлыйсыз. Дәрес барышында консультант-киңәшчеләребез сезгә ярдәмгә килә ала. Хәзер якыннанрак танышыйк. Әйтегез әле: фонетика – тел белеменең нинди тармагы? (Фонетика – телдәге авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнүче тармак.)

Әйе, фонетиканы тел гыйлеменең нигез ташы дип атарга мөмкин, чөнки тел башта ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар телнең материаль ягын тәшкил итәләр һәм сүзләр, җөмләләр, сөйләм кисәкләре төзиләр.

Өйрәнү максатыннан чыгып, фонетика төрле өлешләргә таркала. Сүзне консультантларыбызга бирәбез.

1 нче укучы. Гомуми фонетика белгечләре төрле телләр өчен уртак булган авазлар, аваз үзгәрешләре, авазларны төркемләү, иҗек һәм басым, сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленешенең теоретик мәсьәләләрен хәл итәләр.

Кем әйтер: дөньяда иң киң таралган аваз нинди? ([а]) Дөрес. Бу аваз булмаган тел дөньяда юк. Хәзерге татар әдәби телендә ничә тартык аваз бар? (26 тартык аваз бар.) Әйе, алынма сүзләрдә һәм диалектларда тагын 5 тартык аваз очрый: [ц], [тч], [щ], [в], [х]. Ә иң күп тартык аваз кайсы телдә, беләсезме икән? Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә - 85, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык аваз гына. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12) Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә. Абхаз телендә 2 сузыктан гына файдаланалар.

2 нче укучы.  Тасвирлама фонетика өлкәсендә аерым бер телнең билгеле бер үсеш этабындагы  (күбесенчә, хәзерге чордагы) авазлар системасын тасвирлау, аларның яшәешен өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Тарихи фонетикада телебездәге аваз системасының төрле чорлар дәвамындагы үсеше тикшерелә, авазларның тарихи үзгәреше өйрәнелә, аваз тәңгәллеге закончалыкларын билгеләнә, аваз үзгәрешләренең сәбәпләре эзләнә. Тасвирлама фонетика өлкәсендә Р.Шакирова, Ф.Г.Исхаков, Ү.Ш.Байчура, Ә.Ш.Әфләтунов, Л.М.Мәхмүтова, М.З.Зәкиев хезмәтләренә таянабыз. Тарихи фонетика буенча Латыйф Җәләй башлаган тикшеренүләрне Л.И.Яфаров, В.Х.Хаковлар дәвам итә.

(В.Хаковның “Тел – тарих көзгесе” исемле китабы күрсәтелә.)

Әйдәгез, шушы өлкәгә караган берничә мисалны тикшерик.

Лаборатор эш №1. Схемалар  буенча фонетик күренешне аңлатырга.

Нәтиҗә язу: борынгы төрки телдәге  [ӱ] авазын татар әдәби телендәге [ө]  авазы алыштырган һәм киресенчә.

Татар әдәби телендәге [о] - [ө] авазларының иренләшүе борынгылыкны саклап килә: [төтөн], [бөтөн], [ҡолон], [озон].

Тарихи яктан татар милли әдәби теленең тартыклар һәм сузыклар системасында төрле күчешләр очрый. (Укучылар аваз үзгәрешләрен әйтәләр.)

Кäч → кич (ä→и)

Кун → көн (у→ө)

От → ут (о→у)

Туз → тоз (у→о)

Алтун → алтын (у→ы)

3 нче укучы. Хосусый фонетика бүлегендә галимнәребез  телнең аваз ягын тикшерә.

Авазларның физик үзенчәлекләрен акустик фонетика белгечләре өйрәнә.

Аваз тыгыз матдәнең билгеле бер мохиттә тирбәнүеннән туган һава дулкыннары агымыннан барлыкка килә. Сөйләм авазы кешенең тавыш ярылары тирбәнешләре ярдәмендә туа һәм дулкынсыман рәвештә килеп ишетелә. Тирбәнеш дулкыннары кимограф (һава дулкыннарын махсус лентага язып бара), осциллограф (аваз тирбәнешен электр тирбәнешенә әйләндереп терки) һәм спектограф (физик төзелешен күрсәтә) ярдәмендә  яздырыла (рәсемнәре күрсәтелә), ә бу авазның акустик составын, физик төзелешен билгеләргә ярдәм итә.

Акустик яктан һәрбер аваз тон һәм шауның катнашу дәрәҗәсе, тавышның югарылыгы, көче, тембры, озынлыгы белән аерылып тора. Бу терминнарның һәрберсе сезгә физика дәресләреннән таныш. Әйдәгез, кабатлап алыйк.

Һава дулкыннарының тигез тирбәнеше нәтиҗәсендә нәрсә барлыкка килә? (Тон, тавыш.)

Тон, тавыш ярдәмендә генә нинди авазлар ясала? (Сузыклар.)

Тирбәнешләр тигезсез, таркау булганда, шау барлыкка килә. Шау ярдәмендә нинди авазлар ясала? (Саңгырау тартыклар.)

Шау янына тон да өстәлсә, нинди күренеш барлыкка килер? (Яңгырау тартыклар барлыкка килә.) Әйе, ә менә  [м],  [н],  [л], [р], [й], [ң] [w] авазларын әйткәндә, тавыш шауга караганда күбрәк катнаша, һәм алар сонорлар (сонантлар)  дип аталалар. (“Авазларның акустик характеристикалары”  таблицасына  игътибар иттерү.)

Авазларның югарылыгы тавыш ярыларының тирбәнешләр санына бәйле (ул герцлар белән үлчәнә). Тирбәнешләр никадәр ешрак булса, аваз шулкадәр югарырак була. Мәсәлән, ,  [и] авазының югарылыгы [а],[о],[у] авазларыныкына караганда өстенрәк, нечкә  [т] авазының югарылыгы калын [т] авазыныкына караганда өстенрәк. Чагыштырып карыйк: [таомыр] - [тимэр].

Лаборатор эш №2. Бирем. Зөлфия Минһаҗева башкаруында ике аудиоязма тыңлагыз. Ачыклагыз: ни сәбәпле бер үк кешенең тавышы ике төрле яңгырый?

Нәтиҗә язу: беренче аудиоязмада тавыш яздырган вакытта  тирбәнешләр саны арттырылган, шуңа күрә нечкәрәк яңгырап, артистның тавышы балаларныкына  охшаган.

Авазның көче тирбәнешләрнең амплитудасына (көченә) бәйле. Ул децибеллар белән үлчәнә. Аны авазның куәте (громкость) белән бутарга ярамый.

Кем әйтә, кайсы аваз көчлерәк әйтелә: [а] мы, әллә [и] ме? ([а] авазы көчлерәк әйтелә.)

Авазларның озынлыгы аны әйтү өчен сарыф ителгән вакытка бәйле, ул миллисекундлар белән үлчәнә. Мәсәлән, [о], [ө],[ы],[э] сузыклары [ō],  [ē],[ˉы] сузыкларына караганда кыскарак, алар мәгънә аеруга хезмәт итәләр. Кыска сузыклар редукциягә дә җиңел биреләләр.

Авазның тембры тавыш ярыларынның аерым өлешләре тирбәнүдән туган өстәмә тоннарга (обертоннарга) бәйле була. Тембр авазларның формант төзелешен билгели. Формантларның мәгълүматлары нигезендә авазларга классификация ясарга, бер телнең авазларын икенче телнеке белән чагыштырып карарга, төрле аваз үзгәрешләрен күзәтергә мөмкин.

Тавыш формантасы билгеле бер кешенең тавышына гына хас була. Шуннан чыгып, без кешеләрне тавышыннан таный алабыз.

Физминутка. “Тавышымнан таны” уены.

3 нче укучы.  Эстрададагы пародия жанры вәкилләре – имитаторлар – тавыш туры килү һәм тембрны үзләштерү нәтиҗәсендә теләсә кайсы артист яки сәясәтче булып сөйли, җырлый алалар.

Сез, укучылар, авазларның акустик үзенчәлекләре никадәр күптөрле икәнен күрдегез. Менә шуңа күрә дә авазларны кеше кебек аера торган машиналар ясау хәзергә мөмкин түгел әле. Шул сәбәпле сөйләмнән язып алынып, аерып күрсәтелгән авазны бөтен төсмерләре белән танып булмый.

4 нче укучы.  (“Сөйләм аппараты” схемасыннан күрсәтеп сөйли). Артикулятор фонетика өлкәсендә эшләүчеләр авазларның барлыкка килү физиологиясен өйрәнәләр.

Аваз  сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнар җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппараты телнең үсү процессында формалашкан. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйткәндә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергән: авыз куышлыгы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу, үз чиратында, аваз ясауда әһәмиятле булган бугаздан өске өлешне формалаштыра.

Сөйләм аппаратының өлешләрен сез инде беләсез. Искә төшерү өчен, алдыгыздагы схемага күз сала аласыз. Схемага карагыз да сорауга җавап бирегез. (Төркемнәрдә эш)

1 нче төркем өчен сорау. Пышылдап сөйләү белән кычкырып сөйләү арасында нинди аерма бар, һәм бу кайсы сөйләм органына бәйле? (Кычкырып сөйләгән вакытта, тавыш ярыгы ябык була һәм тавыш ярылары киеренке халәттә торалар. Һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә. Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкылып, кына китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.)

2  нче төркем өчен сорау. “Ашаганда сөйләшмиләр”. Ә ни өчен? (Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте белән аерылып тора: ул, сулаганда, булгазаг юл ача, ә ашаганда, бугазны яба. Ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый. Шуңа күрә “ашаганда сөйләшмиләр”.)

3 нче төркем өчен сорау. Салкын тиеп, авыз белән сулаганда, [м], [н], [ң] авазларын әйтеп булмый. Ни өчен? (Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыга: авыз куышлыгы һәм борын куышлыгы аша. Борын авазлары дип аталучы [м], [н], [ң] авазлары ясалганда, һава агымы борын куышлыгы аша үтә. Салкын тиеп, томау төшкәндә, бу мөмкин булмый, шуңа күрә бу авазларны әйтеп булмый.)

Рәхмәт, булдырдыгыз. Ә хәзер татар телендәге авазларның артикуляцион билгеләрен искә төшерик. Җавап биргәндә, алдыгыздагы “Авазларның артикуляцион классификациясе” таблицасыннан файдалана аласыз. (Төркемнәрдә эш. Сузык авазлар рәт, күтәрелеш, иренләшү буенча аерылалар. Тартыкларны тикшергәндә, аларның ясалу урынына, ысулына, тавыш ярыларының эшчәнлегенә игътибар итәләр.)

Укытучы.  Авазлар төрле мәгънәви берәмлекләрне (сүз, морфема һ.б.) оештыралар, ягъни аралашу, фикерләребезне белдерү өчен хезмәт итәләр. Аларның бу үзенчәлеген функциональ фонетика өйрәнә. Болардан тыш, фонетиканың эксперименталь фонетика, чагыштырма фонетика, синтаксик фонетика кебек тармаклары да бар. Алар үзара бик тыгыз бәйләнештә тора.

Лаборатор эш №3. Бирем. Индивидуаль карточкалар ярдәмендә билгеләнгән сүзләргә тулы фонетик анализ ясагыз.

III. Дәрескә йомгак.

Укытучы. Фонетиканың әһәмияте язуы булмаган халыклар өчен әлифба төзегәндә, алфавит һәм орфографияне камилләштергәндә ачык күренә. Телнең авазларын фонетик белемнәрдән башка билгеләп булмый. Фонетиканы белми торып, чит телләрне тирәнтен һәм төрле яклап өйрәнү мөмкин түгел. Сурдопедагогика, тифлопедагогика, логопедия – шулай ук аваз теле белән бәйле рәвештә генә булырга мөмкин. Шигырь төзелешен өйрәнгәндә дә фонетика ярдәмгә килә. Күргәнебезчә, фонетиканың башка фәннәр, тармаклар белән бәйләнеше киңәя бара. Шуңа күрә фонетиканы телнең яңгыраш комплексын тулаем тикшерә торган өлкә дип атарга мөмкин. Дәрес барышында сез дә моңа инангансыздыр, укучылар. Хәзер лаборатор дәрестән ясаган нәтиҗәләрегезне дәфтәрләргә теркәп куяр вакыт җитте.

(Нәтиҗәләр түбәндәгечә булырга мөмкин.

Һәрбер тел, - иң беренче чиратта, авазлар теле. Авазлар телдәге төп берәмлекләрнең - морфемаларның, сүз, сүзтезмә, җөмләләрнең – материаль тышчасын тәшкил итәләр. Алардан башка тел була алмый. Сүзләрнең мәгънәләре аваз тезмәләрендә реальләшә. Фонетика тел тарихын, сүзләрнең килеп чыгышын, телләр кардәшлеген өйрәнгәндә шулай ук зур роль уйный. Укырга-язарга өйрәнү дә фонетика белән бәйләнгән. Аннан башка орфографияне, орфоэпия, грамматиканы камил белү мөмкин түгел. Мәсәлән, куя сүзенең тамырын фонетика ярәмендә генә билгеләп була:  [куйа] һ.б.)

IV. Өйгә эш бирү.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Фонетика

Слайд 2

С өйләм авазларын өйрәнә Кем күбрәк белә? фонетика

Слайд 3

Сузык авазлар иренләшкән иренләшмәгән калын нечкә

Слайд 4

Тартык авазлар яңгырау саңгырау парлы парсыз

Слайд 5

Сузык аваз үзгәрешләре Сингармонизм [ түгәрәк ] [ болон ] Рәт гармониясе Ирен гармониясе

Слайд 6

Иҗек ачык ябык

Слайд 7

Иҗек калыплары С СТ СТТ ТС ТСТ ТСТТ

Слайд 8

Тиешле хәрефне куй: с . у рәт, зин һ .ар, мәйд а . н, г а .дәт, җи һ . аз, мәк а .лә, шигыр ь ., мәг ъ . нә, сәл а .мәт, т ө . лке, сөлг е .

Слайд 9

. Иҗекләргә бүлегез һәм иҗек төрләрен билгеләгез Уңган, ярата, кадерле, иркәли, назлый, пешерә, уң-ган , я-ра-та , ка-дер-ле ир-кә-ли наз-лый, пе-ше-рә Ун исемгә – чемпион 1 вариант. Ил – иҗегенә төрле иҗекләр өстәгез дә, 5 кыз, 5 малай исеме уйлагыз 2 вариант. –ил иҗегенә беткән кеше исемнәре уйлагыз

Слайд 10

үкендем… уйландым… гаҗәпләндем өйрәндем белдем… искә төшердем… МИН

Слайд 11

Өй эше. Бүгенге дәрес турында кечкенә хикәя язып килергә


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

9 сыйныф. 08.09.2016ел.  2д.

Тема: Шәриф Камалның “ Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.

Максат:

1.Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән танышуны дәвам итү;

2.Әсәрдә бирелгән төп мәсьәләләрне билгеләү;

3. Образларга характеристика бирү;

4. Укучыларда әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

 Дәреслек, Ш. Камал әсәрләре, Шәриф Камал иҗаты буенча презентация, Шәриф Камал портреты, проектор

Дәрес планы.

  1. Исәнләшү.
  2. Актуальләштерү. Шәриф Камалның тормыш  һәм иҗатын искә төшерү.

Тест үткәрү.

  1. “ Буранда” хикәясе искә төшерелә.
  2. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

А) Сүзлек өстендә эш.

Б) Хикәядәге образлар өстендә эш. Таблица тутыру

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укучылар белән әңгәмә.

6. Дәресне йомгаклау.

7. Билгеләр кую

8. Өйгә эш. Әниләр турында кечкенә сочинение язып килергә.

Дәреснең барышы.

  • Яхшы чырай, яхшы кәеф

   Күрәм мин йөзегездә.

   Исәнмесез, хәерле көн телим мин барыгызга да.

 

Алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрдән әйтергә мөмкин - без Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Ә хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп  үтәбез.

Шәриф Камалның тормыш һәм иҗат юлы турында тест бирелгән, шуны үтәп алыйк.

                                   Тест: 
    1. Шәриф Kамал ничәнче елда туган?

          А)1886

        Б)1884

       В) 1900

2.Шәриф Камал кайда туган?

А)Мордва Республикасы Пешлә авылында;

Б)  Иске Кармәт авылында;

В) Мордва республикасы Сыркыды авылында.

   3.  “Буранда” әсәре ничәнче елда язылган?

     А)1912

     Б) 1913

    В) 1910
4. Шәриф Kамалның кайсы әсәре балык промыселлары темасына язылган?
а) “ Чит илдә”

Б) “ Акчарлаклар”

В) “Бәхет эзләгәндә”

5. Шәриф камалның беренче хикәясе:

А) “Сулган гөл”;

Б) “ Уяну”;

В) “ Буранда”.

6. Кайсы әсәр Шәриф Камалныкы түгел:

А) “ Мокамай”

Б) “ Матур туганда”

    В)  “Акчарлаклар”

Укытучы.

- Афәрин, укучылар. Күренекле татар әдибе Шәриф Камалның иҗат һәм тормыш юлын яхшы үзләштергәнсез. Ә, хәзер, укучылар, яңа сүзләр белә танышыйк ( Экранда яңа сүзләр язылган):

Җазибәле бер нәфис- үзенә тарта торган көч- сила, притягивающая к себе;

Тәфсыйлатына- нечкәлекләренә- тонкости;

Бизгән- яратмый башлаган- перестал любить

Илтифатсыз- игътибарсыз- невнимательный

Мөгәләмә- мөнәсәбәт-отношение

Дикъкать- игътибар- внимание

 Төмсә- томанлы-туманный

Хыял- мечта;

Балавыз- воск;

Сөяль- сорау- вопрос

Дәкыйка- минут- минута.

Кабатлап уку. Уку әсбабы8-9 битләр

  • Сез язучының “ Буранда” хикәясе  белән танышсыз. Бүген без тагын бер тапкыр бу хикәяне укып искә төшерербез. (Әсәрне ку)
  • Шулай итеп:
  •  Бу хикәядә нинди вакыйгалар  турында сүз бара?

Укучы кыскача “Буранда” хикәясенең эчтәлеген сөйли:

- Мостафа исемле солдат әнисе янына кайтырга ашкына.  Ул бергә хезмәттә булган Хөсәен исемле дустына кунарга керә.Мостафаның күңеле боек, ул тизрәк өенә кайтырга ашыга.  Көн буранлы булуга карамастан, ашыгып,юлга чыга. Юлда барганда бала чагын, әнисен искә төшерә. Мостафа әнисе белән егерме ел күрешмәгән, ә хәзер тизрәк әнисен күрергә, аңардан гафү үтенергә ашыга.

Укытучы.

- Әйе, укучылар, Мостафа әнисен күрергә ашыга. Ул аны егерме ел күрмәгән. Ә егерме ел элек нинди вакыйгалар булган соң? Шуны искә төшереп алыйк әле.

Укучы:

- Мостафага алты яшьләр булганда, әнисен әтисе өйдән куып чыгара. Үзе яшь хатын ала. Мостафага ул:

“ Анаң безне сөймәде, иргә китте. Ул сине кыйнарга әйтә икән.. Яшь анаң безне сөя.- дип әйтә. Менә шушы сүзләр Мостафаның күңелендә анасына  карата салкынлык һәм нәфрәт хисләре уята. Ул бөтенләй анасыннан бизә.

Ул яшьрәк вакытында:

  • Син минем анам түгел!- ди. Ә хәтта бервакыт ул анасының битенә көл сипкән иде.

Укытучы.

- Ә менә бүген Мостафа әнисе янына ашыга, гафү үтенергә җыена.

Мостафаны авылына илтүче карт аңа, озакламый кайтып җитәбез,анаң бик сөенеп көтә булыр... Сагынган булыр... Дүрт ел бит, ди.

Мостафаның сүзләренә ул:

- Аналар белә.. алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар..- диде.

Дәреслек белән эш: 5 нче бүлекне кычкырып уку.

Эчтәлеге буенча эш:

  1. Үлем өстендә яткан ананың кичерешләре турында сөйләгез. Ул сезгә ничек тәэсир итте?
  2. Ни өчен әсәр “ Тышта буран һаман дулый иде” дип тәмамлана. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

1 нче укучы:

Ана үлем хәлендә ята. Шул хәлендә дә ул үз улын көтә. Һәр минут саен улын сорый, менә - менә Мостафа килеп керер шикелле.

“ Икенде һәм ахшам арасында тартышып - тартышып елады: гүя аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буена күрешә алмыйлар, кемнәрдер күрештермиләр”. Ана соңгы секундына кадәр улын көтә.

2 нче укучы.

Әсәр “ Тышта буран һаман дулый иде” дип тәмамлана. Мин уйлыйм,

язучы табигать күренеше белән кешенең эчке кичерешләрен оста сурәтли. Мостафа да гомер буе әнисенең бәхиллеген ала алмавына газапланачак, сыкраячак. Аның күңелендә дә гомеренең ахыргы көннәренә кадәр буран уйнаячак бит.

Укытучы. Әйе, укучылар.Бу хикәяне укып чыккач, бик күпләребездә шундый сораулар туа:

  • Рәнҗетмимме икән мин әниемне?
  • Аңа авыр сүзләр әйтмимме?

Шушы хикәяне укып чыккач, без  аналарның иң изге, үз баласы өчен өзелеп торучы зат икәнлегенә тагын да инанабыз.

Ә хәзер таблица тутырып алыйк. ( Таблицага Мостафа, ана образына характерлы сыйфатлар язу)

                 Мостафа

                          Ана

Солдатта хезмәт иткән.

Ул элек барнәрсәгә дә мыскыл күзе белән караган, әнисен санламаган, аңа ул көл сипкән.

Хәзер ул уйчан, нигәдер сөйләшми. Ул егерме ел күрешмәгән әнисе янына ашыга, аңардан күрсәткән начарлыклары өчен гафү үтенергә җыена.Ләкин ул әнисен исән килеш күрә алмый, аның күңелендә гомерлек үкенеч, җәрәхәт кала.

Хәзерге көндә ана бик каты авырый. Аның хәле бик авыр. Ләкин шуңа карамастан, ул егерме ел күрмәгән улын көтә. Соңгы тапкыр Мостафасын күрәсе, аның белән бәхилләшәсе килә. Кайчандыр аны улы бик нык рәнҗеткән. Ана кеше бик шәфкатьле, ул һәрвакыт баласы өчен өзгәләнә, ул аны ярата.

Балалар, менә без таблицаны тутырдык.  Таблицага Мостафа, ана образына хас булган сыйфатларны яздык. Аналарның бөек  исемгә лаек зат икәнлегенә тагын да ышандык. Ә хәзер “ Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңлыйк.

-“ Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңлау. Җыр буенча әңгәмә үткәрү.

Укытучы.

Дәресебезне тәмамлап шуны әйтәсе килә:

Ана- Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы.

 Бөтен күрке ана булуда... - дип язган Һади Такташ.

 Гаиләдә ана - иң изге, иң олы шәхес. “Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кире кайтара алмассың”, “Ана - шәфкать диңгезе” дигән безнең халкыбыз, чөнки аналар - кешелек тоткасы. Ана мәхәббәте - бердәнбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез мәхәббәт.

Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты.

 Үзалдыбызга сорау куйыйк: канәгатьме әниләребез  бездән, булдыра алганның барын да эшлибезме алар өчен?! Мәдхия җырлыйк аларга без бүген. Һәр кешенең әнисе - “бердәнбер”. Аналарның кадерен белик. Табигать-анабыз һәрберебезне бердәнбер итеп, кабатланмас, уникаль шәхес итеп яраткан, бер-беребезнең кадерен белик. Һәрберебез әниләребез өчен “Бердәнбер” икәнлекне беркайчан да онытмыйк.

Билгеләр кую.

Өй  эше:  Әниләр турында кечкенә сочинение язып килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Е.Г.Тутаев исеменд әге Федоровск урта гомуми белем бирү мәктәбе Укытучы:Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы

Слайд 2

Сөю һәм мәхәббәт җимеше булган кеше дөнья яратылганнан бирле асылда бер үк табигать законы белән яши. Ул закон— мәхәббәт . Мәхәббәт— кеше өчен иң затлы, бөек хис. Такташча әйтсәк, “ Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта”. Шулай булмаса, яшәүнең кызыгы да, мәгънәсе дә булмас иде. Мәхәббәт — ул мәңгелек тема. Һәр чорда да бу темага мөрәҗәгать иткәннәр. Болгар чорында иҗат иткән Кол Гали мәхәббәтне илаһи нәрсә итеп тасвирласа, Кандалыйның мәхәббәте шашкын, ярсулы булган. Ә бөек шагыйребез Г. Тукайның мәхәббәте нәфис моң белән өртелгән, үтә нечкә хисле, оялчан .

Слайд 3

Тукай сөйгәнме? Сөйсә кемне сөйгән? Габдуллада “гыйшык уты” беренче тапкыр Җаекта кабынган. Аның мәдрәсә каршында яшәүче бер апаның үзеннән 2-3 яшькә олырак кызына күз атып йөргән. Бу мәхәббәт артык җитди булмаган күрәсең, сизелерлек эз калдырмаган. Тукай яшьтән күңелле гаилә тормышын белмәгән, хатын-кыз арасында булып, аларның матур якларын күп күрә алмаган.Шуңа күрә ул хатын-кыз булган мәҗлесләрдән мөмкин кадәр тизрәк китәргә тырышкан. Әгәр хатын-кыздан кача торган булса, Тукайның иҗатында мәхәббәт шигырьләре урын алыр идеме?

Слайд 4

Син булмасаң! И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмаса ž ; Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмаса ž ! Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, — Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң! Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, — Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң! Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, — Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң! Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып, Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң! Дәрвиштәй, аллага чын күңелдән кол булыр идем, — Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Слайд 5

! Табигатьтән килгән хисчәнлек, матурлыкны күрә белүе Г.Тукайны мәхәббәт җырчысы рәтенә кертергә дә хокук бирә. Күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, хатын-кызның нәфислеген, гүзәллеген шигырендә әйтеп бирә. Гашыйк кеше гашыйк булу белән дә матур була. Һәр сүзеннән наз бөркелә аның. Шагыйрьнең лирик герое мәхәббәт турында уйлана,аның серләренә төшенергә омтыла .

Слайд 7

Зәйтүнә Мәүлүдова. Бу исем Тукай тормышында аерым урын алып тора. Тукайның аңа булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була. Ул аны ничәмә тапкыр төшләрендә күреп уяна.

Слайд 8

Тукайның төше «€Әл- ислах» гәзите редакциясе, имеш. Әкрен генә тирә ягына карангалап, минем яныма Зәйтүнә килә. Аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта үзе кул биреп исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Зәйтүнә миңа якынайган саен, аның җылысы күкрәкләремне җылытты, ниһаять, тирләтә башлады. Мунчадагы кебек эсселектән тын алуы читенләште, еш-еш тын ала башладым. Ә күңел үзенекен итә; Зәйтүнә минем каушап, оялып, еш-еш тын алуыма уңайсызлана кебек. Эсселектән тыным куырылып уянып киттем. Бераз төш тәэсиреннән кымшанмыйча яткач, Зәйтүнәнең күзләрен, кыйгач кашларын, никадәр үпсәң дә туялмаслык иреннәрен күз алдыма китердем.

Слайд 9

1907 елда Чистай пыялачысы Хәйдәр гаиләсе Казанга күчә. Кызлары Зәйтүнә, апасы Бәдриҗиһан белән бергә, рус-татар мәктәбендә укый. Зәйтүнәгә 14 яшь. Иртән укыйлар, укудан соң, өйдә чигү эшенә утыралар. Приказчик абыйлары алып кайткан төрле китап, газета-журналларның берсен дә калдырмый укып баралар. Зәйтүнә Тукайның шигырьләрен аерым бер ләззәт һәм дәрт белән укый. Үзең тел белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне матур, үткен каләм белән әйтә белүче кешене Зәйтүнәнең күрәсе килә башлый..

Слайд 10

Зәйтүнә белән Бәдриҗиһан үзләренә туган тиешле Фатих Әмирхан янына “Әлислах” редакциясенә килгәлиләр. Алар Фатих абыйларыннан Тукай белән таныштыруны үтенәләр. Ф.Әмирхан бу турыда болай ди: “ Беркөнне Зәйтүнә туташ үзенең ике иптәш кызы белән редакциягә килгән иде. Тукайга хатын-кыз белән таныштырам, дисәң, мөмкин булса, ишектән, мөмкин булса, тәрәзәдән чыгып качачак булганга, мин аңа алдан хәбәр бирмичә, кызларны иярттем дә эчке бүлмәгә алып кердем һәм Тукай белән таныштырдым. Ул бер генә күтәрелеп карады. Алдан Зәйтүнә туташ керә иде. Кызлар бүлмәгә кергәч тә, Тукай, гадәтенчә, керфекләрен түбән төшерде ”.

Слайд 11

Әйе, әйе бүгенгедәй хәтеремдә. Мин Тукайны беренче тапкыр Казанда, « Әл- ислах » редакциясендә күрдем. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш:, чәче озын да кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да, күрешкәндә урыныннан тора төше п , кулларыбызга гына карап күреште. Без Тукай белән сөйләшмәдек. Ә икенче күрүем Екатери нин ский урамында булды. Мин аның ни эшләп йөрүен ә төшенә ба ш ладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» диде. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, мин йөзенә карамаганда гына, миңа күз ташлый.

Слайд 12

Мәхәббәт — шигъри илһам бирүче, - ди Тукай. Үзенең сөеклесенә багышлап нинди генә шигырьләр язмый Тукай . Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне, Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне. Беләм инде: мине әсир итәрсең, Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең. Табигый, синең күркәмлегең күкнеке әм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы. Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен, Яратырмын, янармын да көярмен. ..

Слайд 13

1908 елның июн ь башында Зәйтүнәләрнең гаиләсе Казаннан китәргә әзерләнә. Редак ц иягә Тукай белән саубуллашырга килә... Күрешәләр. Үзләренең Чистайга бөтенләйгә китәчәген әйтеп: “Монда бары сезне күрергә килдем”, - дигәч, ул: “Бик җәл”, -дип куя. Хат язышырга булалар. “Кайсы пароход белән китәсез? Мин озата төшәрмен”, -ди. Саубуллашып китә. Саубуллашу шулай тәмамлана. Бу вакытта тукай 22 яшь , Зәйтүнәгә 2 айдан 15 тулачак. 17июньдә “Әлислах”та “Мәҗнүн” имзасы белән Тукайның “ Кызык гыйшык ” шигыре чыга. Бу шигырьнең башында Тукай үзен эссе көндә коенырга теләп, бер чиләк суны җилкә аша читкә атып, “Әл дә тәнгә тимәде” дип шатланган җүләргә охшата .

Слайд 14

Тукайның Зәйтүнә туташ Казаннан киткәннән соңгы кичерешләрен күз алдына китерү кыен түгел. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоелган. Шул ук вакытта ул канәгать тә: ярый әле, китте, белми китте, ди. Зәйтүнә туташ Тукайның яратуын белгәнме? Сизгер күңелле кыз шагыйрь күңелендәген тоймый калмагандыр. Зәйтүнә Тукайның үзенә карата битараф булмаганын сизә. Әмма язмыш дигән нәрсә дә бар, ул без дигәнчә язылмый шул. 2 яраткан йөрәк кавыша алмый. Икесе дә бу сихри, серле мәхәббәтне үзләре белән алып китә.

Слайд 16

Гомер буе белемгә , мәгърифәткә омтылган Зәйтүнә улы Атилланың аспирантурада укуын, фәннәр кандидаты, доцент һәм язучы булуын күрү бәхетенә ирешә. Ә 1981 нче елда Атилла Расихка иҗади уңышлары өчен ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Зәйтүнә 64 яшендә вафат була. Үләр алдыннан: “ Мөмкин булса, мине Тукай янынарак күмсәгез иде” ,- дип, үтенеч белдерә. Кабер ташына Тукайның Зәйтүнәгә багышланган беренче шигыреннән: “ Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген, Ул шуңар да шатлана бит...”,- дигән сүзләр язылган.

Слайд 17

Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь безнең күңелләрдә мәңге сакланыр,гасырлардан-гасырларга күчәр. Аның исеме мәңгеләштерелгән һәм тарихта АЛТЫН хәрефләр белән язылган . Тукайның бай, кабатланмас мирасын киләчәк буынга түкми-чәчми без җиткерергә тиеш. Чөнки без – ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Габдулла Тукай Театр яктылыкка , нурга илтә.... Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр, Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең, Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

Слайд 2

Казан шәһәре театрлары

Слайд 3

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Русский драматический театр им.В.М.Качалова М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Татар дәүләт курчак театры «Әкият» Казан дәүләт яшь тамашачы театры Казанский государственный театр юного зрителя Хәзерге вакы тта Казан шәһәрендә 7 про фессиональ театр бар .

Слайд 4

1906 елның 5 маенда Казанда беренче тапкыр татарча спектакль күрсәтелә. « Новый клуб» бинасында тамашачыларга Г.Камалның төрекчәдән тәрҗемә ителгән « Кызганыч бала» драмасы тәкъдим ителә

Слайд 5

1906 елның 22 нче декабре - татар театры туган көн . Галиасгар Камал

Слайд 7

«Сәйяр» труппасы Идел буе шәһәрләрендә һәм Төркестанда була. У л татарлар яшәгән һәр төбәктә булырг а өлгерә. 1912 елда Уфада «Нур» труппасы, 1917елда Семберд ә «Ирек» труппасы оеша.

Слайд 8

Беренче театр бинасы ачыла

Слайд 9

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, — Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә. Г.Тукай « Ике кояш»

Слайд 10

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Фәрит Бикчәнтәев режиссер Якупов Илфир Илшатович директор

Слайд 11

1926 елда театр Академия исеменә лаек була. 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә . 1987 елда яңа бина ачыла.

Слайд 12

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры 1933нче елда ачыла. Бүгенге көндә татарча спектакл ь ләр уйнала.Кирәк булса , синхрон тәрҗемәдән файдаланырга мөмкин.

Слайд 13

Русский драматический театр им.В.М.Качалова Казанский академичес - кий русский драмати - ческий театр им.В.М.Качалова ведет свое начало с 1791 года. Здание ,в котором ныне располагается театр построено в 1914 году . Зрительный зал вмещает 505 зрителей.

Слайд 14

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле. Театр 1939 нчы елда ачыла, шул вакыттан бирле республикада музыкал ь мәдәният үзәге булып тора. 1956 нчы елда аңа татар халкының атаклы шагыйре М.Җәлил исеме бирелә. Бинаның архитекторлары Н.Скворцов һәм И.Гайнетдинов. Һәр ел театрда халыкара фестивал ьләр – Ф.Шаляпин исемендәге опера (җыр)фестивале,Р.Нуриев исемендәге балет фестивале уздырыла . http://kazan-opera.ru/

Слайд 15

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры http://tat.puppet-show.ru / 1934 нче елда нигез салынган Татар дәүләт "Әкият" курчак театры илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала. А.Алиш исемендәге премия лауреаты

Слайд 16

“ Әкият”курчак театры репертуарында татар , рус һәм дө нья халыкларының утызлап әкияте. Спектакль ләрдә төрле-төрле курчаклар кулланыла. 1974нче елдан театр УНИМА – халыкара курчак театрлары әгъ засы булып тора. Театр Германия (Брауншвейг, Боттроп),Төркия (Адана,Измир,Бурса),Фран ция (Канн), Болгария, Россия шәһәрләренә халыкара фестивал ь ләргә бара. Пол ьшада гастрольләрдә була. Болгария, Россия, Франция, Германия, Югославия, АКШта иҗади конференция, симпозиум, конгрессларда катнаша.

Слайд 17

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр … Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана . Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006) . Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 нче февралендә куела. ( http://karievteatr.ru/ ) Габдулла Кариев гомерен татар театрына багышлый

Слайд 18

Казанский государственный театр юного зрителя (ТЮЗ) - Бу бина XIX гасырның икенче яртысында төзелә. - 1917 нче елга кадәр монда сәүдәгәләр оешмасы була. Револю циядән соң бу бинада татар мәдәнияте йорты ачыла. - Беренче спектакл ь 1932нче елда күрсәтелә. - 2001 нче елда театр бинасына реконструкция эшләре башкарыла. - Бүгенге көндә театр яш ь тамашачыларны ишекләрен киң ачып каршылый. http://www.kazan-tuz.ru/

Слайд 19

Укырга кая барырга


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гаяз исхакыйны ң «Кәҗүл читек» хикәясе (5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Слайд 2

Гаяз Исхакый (1878-1954)

Слайд 4

Олтан – подошва; балтыр – голень ; каймалы – окаймленный; зияб – кызылтүш; сауры – ат тиресеннән эшләнгән күн; сәхтиян – кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән йомшак күн; чалма – мөселманнар кия торган баш киеме; кызамык – авыру (кор ь ); балтыр – чалтыр – аякның тездән аскы өлеше; мәхдүм – дин башлыкларының ир балаларын шулай атыйлар; чак булу – ярау, туры килү; дәүкүди – зур; атыңа – исемеңә; намаз – мөселманнарның көненә биш мәртәбә үти торган гыйбадәте.

Слайд 7

Гает бәйрәме – ислам диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә. Бу айда кешеләр ям ь сез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга тиеш, начар эшләр эшләмәскә, олыларга – хөрмәт, кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш.

Слайд 8

Нәтиҗә

Слайд 9

Өй эше


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мөдәррис Әгъләмов Татарстанның халык шагыйре

Слайд 2

Тормыш юлы Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст- Ашыт ) авылында колхозчы гаиләсендә туган . 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң , ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый . 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы . Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли . 1974 елдан Казанда яши һәм язучы -профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә . 2006 нчы елда вафат .

Слайд 3

Иҗатка килү юлы Б еренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга . 1968 елда « Казан утлары »нда басылган « Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып , Хәсән Туфан , Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була . 1970 елда « Кыңгырау » исемле мөсәкыйль китабы дөнья күрә . 1973 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы .

Слайд 4

Мөдәррис Әгъләмов иҗатына хас үзенчәлекләр Аның поэзиясенә музыкальлек , классик поэзия, халык иҗатыннан үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас . Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, халык язмышы , аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла , һәм күп очракта моңа ирешә дә . Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара (« Онытма , Европа!..», « Тукайдан хатлар » исемле поэмалар һ.б .)

Слайд 5

Бар иде заманнар , чыгасың болынга : Ярсу бар йөрәктә , чалгы бар кулында . Бар иде каерып -…

Слайд 6

Төртелмичә йөгер , каләм , Сөйлә якын туганнарга : Ни ул әрни безнең җанда , Ни ул туа безнең аңда ?

Слайд 7

М.Әгъләмов – төгәл ритмикалы , шома-йөгерек телле шигырьләр авторы. Шул ук вакытта ул сюжетка корылган озын шигырьләр , балладалар һәм публицистик яңгырашлы монолог- поэмалар да иҗат итте . « Сугышлыда сугыш беткән көн » (1972), « Бердәнбер » (1972), « Төнге баллада» (1976), « Мәңгелек ут » (1977), « Заман язган язмыш » (1987) кебек балладалары , « Онытма , Европа!» (1981), « Акмулла арбасы » (1981), « Тукайдан хатлар » (1972-1985) поэмалары әнә шундыйлардан . Б алалар өчен шигырьләр иҗат итүдә дә җитди уңышларга иреште .

Слайд 8

Бүләкләре 1980 елда М.Әгъләмов Башкортстанның Ф. Кәрим һәм Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә . 1992 елда « Киләчәккә кайту », «Мин әйттем » китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була . 2006 елда аңа « Татарстанның халык шагыйре » дигән мактаулы исем бирелә .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Язучы -прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев

Слайд 2

Ә сәрләре

Слайд 3

Ул үзенең хезмәт юлын ничәнче елда, кайда һәм ничек башлап җибәрә? 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара.

Слайд 4

Ул ничәнче елларда һәм кайда белем ала? 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.1981–1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.

Слайд 5

Фоат Садриев ничәләп сәхнә әсәре язган ? Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы.

Слайд 6

Әлмәт шәһәре белән аны нәрсә бәйли ? Ул Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә

Слайд 7

1993-94 нче елларда аны таныткан әсәрнең исемен атагыз 1993–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында зур тираж белән ике мәртәбә басылып чыккан « Таң җиле » романы язучыга аеруча зур танылу алып килә

Слайд 8

«Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев нинди бүләккә лаек була ? ( Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була)

Слайд 9

Бирелгән әсәрләрнең жанрларын дөрес итеп билгеләгез ”Тозлы бал”-хикәя “Эһем, эһем ”дигәчтен...-повесть «Оҗмах ишеге төбендә»- ”Таң җиле”-хикәя ”Бәхетсезләр бәхете”-повест ь «Көлми торган кеше»-драма

Слайд 10

Дөрес җаваплар ” Тозлы бал ”- драма “Эһем, эһем ”дигәчтен ...- сатирик комедия «Оҗмах ишеге төбендә»- комедия, ”Таң җиле ”-роман ” Бәхетсезләр бәхете ”- роман-трилогия «Көлми торган кеше »-хикәя

Слайд 11

Фоат Садриевка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем кайчан бирелә? 1991 елда

Слайд 12

« Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен 2010 елда Фоат Садриевның кайсы әсәре Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды



Предварительный просмотр:

5 сыйныф, 27.04.2017

Тема: Зат алмашлыклары.

Максат: 1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен искә төшерү.

2. Татар теленә карата  кызыксыну, табигатькә мәхәббәт, бер-береңә карата коллективизм хисләре тәрбияләү.

3. Укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: “Кыш” темасына иллюстрация, демонстрацион-шәхси карточкалар, зат алмашлыкларына карата әзерләнгән слайдлар.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Актуальләштерү.

  • Укучылар, карагыз әле монда: безнең класска күпме кар бөртекләре кереп тулган! Әгәр дә дәрестә бик тырышсак, бу кар бөртекләре барысы да эреп юкка чыгачак.

Слайд 1

  • Сез алдагы дәресләрдә кайсы сүз төркемен өйрәндегез?
  • Аларның сөйләмдәге роле нәрсәдә? (Сөйләмне бизи, матурлый, төгәллек кертә)
  • Кайсыгыз миңа слайдтагы картина буенча, бирелгән терәк сыйфатларны кулланып, җөмләләр төзеп күрсәтер? (Укучылар картина буенча җөмләләр төзиләр)

Слайд 2

  • Хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүләрен язып куярбыз.

Сс с с  Сс с с

сурәт сәлам

  • Бер биремне үтәдек, үз белемегезне бәяләгез. Димәк, бер кар бөртеге дә эреп юкка чыкты.

  1. УМ кую.
  • Хәзер дәреслекнең ___биремен карагыз. УМ куегыз. (Без бүген зат алмашлыклары турында белгәннәребезне искә төшерербез)
  • Зат алмашлыклары турында белгәннәрегезне сөйләгез. (Зат алмашлыклары исемне алыштырып килә, зат, сан, килеш белән төрләнә)

Сдайд 3

  • Үз белемегезне бәяләгез.  УМ куйдыгыз. Тагын бер бирем үтәлде, димәк, тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

  1. 240 нчы күнегү.
  • Хәзер 240 нчы күнегүне төркемнәрдә эшләгез. Бу күнегүнең ничә биреме бар? (Ике биреме бар)

(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр)

  • Төркемнәрдә кем җавап бирергә эзер? (Шигырьне бер укучы укый)
  • Бу шигырьне кем язган?

Слайд 4

  • Муса Җәлил.
  • Муса Җәлил кем ул?
  • Татар халкының патриотик шагыйре.
  • Исән булса, аңа быел ничә яшь тулган булыр иде?
  • 105 яшь.
  • Сез аның туган көнен кайчан билгеләп үттегез?
  • 15 февраль көнне.
  • Төркемнәрдән кайсыгыз шигырьдәге зат алмашлыкларын табып әйтергә әзер? (Сиңа, син, мине)
  • Зат алмашлыкларын ничек таныдыгыз? (Җөмләдә исемне алыштырып киләләр)

Слайд 5

мин, без - I зат алмашлыклары

син, сез – II зат алмашлыклары

ул, алар – III зат алмашлыклары

  • Бу биремне дә  үтәдегез. Димәк тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

  1. 241 нче күнегү
  • 241 нче күнегүне парларда эшләгез. Кайсыгыз әйтер, бу күнегүнең ничә биреме бар? (Өч биреме: текстны укырга, зат алмашлыкларын табарга, килешләрен билгеләргә)
  • Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен искә төшерик әле.

(Слайд 6, 7 буенча эш. I зат, берлек сандагы зат алмашлыгы чыга. Бер укучы аны килеш белән төрләндерә. Без, син, сез, ул, алар зат алмашлыклары да шулай килешләр белән төрләндерелә. Нәтиҗә слайдта күрсәтелә).

  • Хәзер күнегүнең биремен парларда эшләгез.
  • Парлардан кем җавап бирергә әзер?
  • Текстны укы.
  • Бу өзекне кем язган?
  • Габдулла Тукай.

Слайд 8

  • Габдулла Тукай кем ул?
  • Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.
  • Исән булса, аңа быел ничә яшь тулган булыр иде?
  • 125 яшь.
  • Аның туган көнен кайчан билгеләп үтәчәкбез?
  • 26 апрель көнне.
  • Бу өзектәге зат алмашлыкларын кайсыгыз табып күрсәтә?

мин – б.к.                       алар – б.к.                         без - б.к.    

 мине – т.к.                      аңарга – ю.к.                 миннән – ч.к.

  • Ничек белдегез?
  • Сораулар куеп карап белдек.
  • Тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты. Үз белемегезне үзегез бәяләгез.
  1. Ял минуты. Хәрәкәтләр белән “Кар бөртеге” (Резеда АХИЯРОВА музыкасы, Ренат ХАРИС сүзләре) җырын башкару

  1. Тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.
  1. 242 күнегү.
  • 242 нче күнегүне мөстәкыйль эшләгез. Бу кәнегүнең ничә биреме бар?(Ике биреме: күп нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куярга, аннары күчереп язарга. (Һәр укучы мөстәкыйль эшли. Күнегүне язып бетергәннән соң слайдтагы язма буенча тикшерәләр).

Слайд 9 : мин, миннән, ул, алар, аңа, аны, без.

  • Тагын бер бирем үтәлде. Үз белемегезне үзегез бәяләгез. Димәк, тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

Слайд 10

  • Тактада бирелгән текстны укыгыз:

Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Кар бөртеге бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Кар бөртекләрен түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар  күп булса – иген мул булыр.

  • Текстка карата үз фикерегезне әйтегез. ( Гел бер сүз- кар бөртеге сүзе кулланылган).
  • Гел бер сүзне кабатламас өчен нишләргә кирәк? ( Кар бөртеге сүзен зат алмашлыгы белән алмаштырырга кирәк).
  • Кайсыгыз текстны дөресләп укып бирер?

Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса – иген мул булыр.

  • Зат алмашлыклары бер үк сүзне берничә тапкыр кабатламас өчен кирәк.

  1. Модельләштерү.
  • Һәр төркем дәрестә алган белемнәрегезне модельләштерегез. Төркемнән кайсыгыз тактада эшләп күрсәтә? ( исем →з.а. → сөйләмне матурлый,төгәллек кертә)                                                   ↓         ↓          ↓        

                                                                                                   

  • Хәзер тестлар ярдәмендә белемнәрегезне барлап алыйк.

     (Слайд 11:  сораулар һәм һәр сорауга 4 җавап бирелгән. Укучылар 1 генә дөрес җавапны билгеләргә тиеш булалар).

  • Тагын бер бирем үтәлде. Үз белемегезне үзегез бәяләгез. Димәк, тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты.

  1. Рефлексив бәяләү.
  1. Рефлексив кабатлау.
  • Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?(Зат алмашлыклары турында белемнәребезне искә төшердек)
  • Ничек эшләдек? (Җөмләдән зат алмашлыкларын таптык, грамматик билгеләрен искә төшердек)
  • Бүген дәрестә үзегезгә нинди билге куяр идегез?(Һәр укучының үз бәяләмәсе белән кызыксыну)
  1. Өйгә эш бирү.
  • 243 нче күнегүнең ничә биреме бар? (Шигырьне укырга, хәтердән язарга, зат алмашлыкларын табарга, килешен, санын, затын билгеләргә).
  • Кемнәр 244 нче күнегүне эшләргә тели? (Зат алмашлыкларын кулланып күчмә кошлар турында хикәя төзеп язарга).
  • Тагын бер кар бөртеге эреп юкка чыкты. 

  • Барлык кар бөртекләре дә эреп беттеләр. Озакламый кайсы ел фасылы килеп җитәр? (Яз вакыты)
  • Язгы айларда нинди истәлекле бәйрәмнәр көтелә?
  • 8 Март, 1 апрель – көлке көне, кошлар бәйрәме, 1 Май – Тынычлык бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне, 26 апрель -Габдулла Тукай туган көн, 12 апрель- Космонавтика көне һ.б.
  • Ни өчен Космонавтика көнен 12 апрель көнне билгеләп үтәләр?
  • 1961 елның 12 апрель көнне Юрий Алексеевич Гагарин иң беренчеләрдән булып галәмгә оча. Ул Җир шарын 104 минут  вакыт эчендә тирәли әйләнеп чыга һәм исән сау туган җиренә әйләнеп кайта.
  • Быел бу истәлекле вакыйгага 50 ел тула.
  • Дәрес нәтиҗәле үтте. Бу кар бөртекләре нәтиҗәле эшегезнең бер символы булып торсын.Алга таба да укуыгызда уңышлар телим.

   

                                             


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Терәк сүзләр: ак ап-ак аксыл йомшак з әңгәр зәңгәрсу зәп-зәңгәр яшел ям ь -яшел салкын

Слайд 3

Зат алмашлыклары

Слайд 4

— Муса Җәлил— — 1906-1944— 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 105 ел булды

Слайд 5

Зат алмашлыклары мин, без – I зат алмашлыклары син, сез – II зат алмашлыклары ул, алар - III зат алмашлыклары

Слайд 6

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Берлек сан Килешләр Б.к. И. к. Ю. к. Т. к. Ч. к. У.-в. к. I зат мин II зат син III зат ул мин ем миң а мин е мин нән мин дә син ең сиң а син е син нән син дә аның аңа аны аннан анда

Слайд 7

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Күплек сан Килешләр Б.к. И. к. Ю. к. Т. к. Ч. к. У.-в. к. I зат без II зат сез III зат алар без нең без гә без не без дән без дә сез нең сез гә сез не сез дән сез дә алар ның алар га алар ны алар дан алар да

Слайд 8

(1886-1913) — Габдулла Тукай— 26 апрел ь дә Габдулла Тукайның тууына 125ел була

Слайд 9

Кар бөртеге Резеда АХИЯРОВА музыкасы, Ренат ХАРИС сүзләре 1) Кар бөртеге Өйгә керде. Өй эчендә Очып йөрде менә шулай, менә шулай. 2) Кар бөртеге Бик аз очты, Суздым аңа Җылы учны менә шулай, менә шулай. 3) Кар бөртеге Учка кунды, Учка кунды Һәм юк булды менә шулай, менә шулай.

Слайд 10

1. Мин бишенче сыйныфта укыйм. Абый миннән олырак. Ул алтынчы сыйныфта укый. 2. Илшат, Илнур һәм Фәрит балыкка киттеләр. Алар яр буенда, балык каптырып озак утырдылар. 3. Сабантуй – зур бәйрәм. Аңа алдан әзерләнәләр. Мәйдан уртасында көрәш була. Аны кечкенә малайлар башлый. Без Сабантуйны көтеп алабыз.

Слайд 11

Тактада бирелгән текстны укыгыз: Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Кар бөртеге бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Кар бөртекләрен түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса – иген мул булыр. Тактада бирелгән текстны укыгыз: Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Кар бөртеге бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Кар бөртекләрен түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса – иген мул булыр. Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Аларны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса – иген мул булыр.

Слайд 12

Тест А1. Зат алмашлыгын билгел ә. □ 1) аучы □ 3) йөгерергә □ 2) сакчыл □ 4) синең А2. Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен алыштырып килә? □ 1) сыйфат □ 3)фигыль □ 2) исем □ 4) алыштырмый А3. Зат алмашлыкларының грамматик билгеләрен күрсәт. □ 1) заман □ 3) килеш □ 2) зат, сан, килеш □ 4) зат, сан В1. Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы ия булып килгән? □ 1) Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. □ 2 ) Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. □ 3) Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. □ 4) Кар күп булса – иген мул булыр. С1. Зат алмашлыгы килешләрен билгеләүдә хатаны тап. □ 1) мине күрде (т.к.) □ 3) безгә керде (ю.к.) □ 2) сездән чыкты ( у.-в.к.) □ 4) ул йөгерде (и.к.)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уку эшчәнлеген оештыруда кагыйдәләр . Иң әһәмиятлесе шул: уку хезмәтендә билгеле бер максатың булсын. Шуны исеңдә тот: максатчан кеше уңышка ирешә. Син алган белем киләчәктә халкыбызга хезмәт итсен.

Слайд 2

Ике компонентлы кушма җ. Тезмә кушма җ. Иярченле кушма җ. Теркәгечле тезмә к.җ. Теркәгечсез тезмә к.җ. Аналитик иярченле к.җ. Синтетик иярченле к.җ. Ия җөмлә Аергыч җөмлә Хәбәр җөмлә Тәмамлык җөмлә Хәл җөмлә Аныклагыч җөмлә Вакыт җ. Урын җ. Рәвеш җ. Күләм җ. Сәбәп җ. Максат җ. Шарт җ. Кире җ. Кушма җөмлә Катлаулы кушма җ.

Слайд 3

Кушма җөмлә

Слайд 4

Өй эшен тикшерү. Күләм җөмләләр файдаланып, “Чаңгы ярышында” темасына кечкенә хикәя төзергә. Сорау: чаңгы спортының кеше өчен нинди әһәмияте бар?

Слайд 5

Бүген дәрестә: Иярчен сәбәп җөмлә. Аның аналитик һәм синтетик төрләре. Үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр: иярчен сәбәп җөмләне тану, синтаксик яктан тикшерү, сөйләмдә дөрес куллану.

Слайд 6

Иярчен сәбәп җөмләне өйрәнү планы . 1. Иярчен сәбәп җөмләнең функ циясе. 2. Иярчен сәбәп җөмләнең сораулары. 3. Иярчен сәбәп җөмләнең бәйләү чаралары. 4. Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләре. 5.Сөйләмдә кулланылышы.

Слайд 7

Иярчен сәбәп җөмләнең функ циясе . 1.Баш җөмләдәге сәбәп хәленең эшен башкара. 2. Баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклый:(шуңа күрә, шуның өчен, шунлыктан, шул сәбәпле, шуның аркасында)

Слайд 8

Иярчен сәбәп җөмләнең сораулары . 1.Ник? 2. Нигә? 3. Нилектән? 4.Ни өчен? 5.Ни сәбәпле? 6. Нәрсә аркасында?

Слайд 9

Иярченле кушма җөмләдә бәйләү чаралары Аналитик чаралар Синтетик чаралар Мөнәсәбәтле сүзләр Ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр Көттерү интона циясе Кушымчалар Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Янәшәлек

Слайд 10

Сәбәп җөмләне бәйләүче аналитик чаралар . 1.Ялгыз мөнәсәбәтле сүзләр: шуңа күрә, шуның өчен, шул сәбәпле, шунлыктан, шуның аркасында. 2.Көттерү интона циясе. 3.Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр: чөнки, ки, ник дисәң, ник дигәндә.

Слайд 11

Сәбәп җөмләне бәйләүче синтетик чаралар . 1.Килеш кушымчалары : -га,гә; -ка,-кә; -дан, -дән(салкынга); 2.Үткән заман сыйфат фигыл ь формасы + юнәлеш килеш кушымчасы( булганга); 3.Исем фигыл ь формасы + чыгыш килеш кушымчасы: ( эшл әүдән); 4.Сүз ясагыч кушымча –лык,-лек + чыгыш килеш кушымчасы(уйлаганлыктан).

Слайд 12

1. Кайсы кушма җөмләдә иярчен сәбәп җөмлә бар? 1.Шуны исегездә тотыгыз: сәламәтлек – иң зур байлык. 2.Теләге бар үз сәламәтлеген ныгытыр. 3.Вакытыгызны дөрес бүләргә өйрәнегез, чөнки сәламәтлек өчен эш һәм ялны бүлә белү дә бик кирәк. 4.Кыш җиткәч, чаңгыда һәм тимераякта шуу да бик файдалы.

Слайд 13

2.Иярчен сәбәп җөмләнең төзелеше буенча төрләрен билгелә. 1. Физкул ь тура һәм спорт – сәламәт тәнле һәм саф акыллы булу өчен төп шарт, шуңа күрә сезгә даими шөгыльләнергә кирәк. 2. Витаминлы азыклар ашау сәламәтлек өчен мөһим булган га , дөрес туклану турында да онытмагыз.

Слайд 14

3. Нокталар урынына сәбәп җөмләләрне бәйләүче чаралар кулланыгыз. 1.Ул елны көз бик коры килде, ... кыр эшләре иртә бетте .(Г.Г.) 2.Көчле буран булган..., машиналар бер урыннан кузгала алмый тордылар .( А.Ш.) 3.Китмибез без: безгә анда мондагыдан эш кыен .(Г.Т.) 4.Ләкин безгә алар белән танышырга туры килмәде , ... без анда өч-дүрт көн генә тордык .(Ш.К.)

Слайд 15

Дәреслек белән эш . 98 нче бит, 130 нчы күнегү.1,2,4 җөмләләр. 1,2 нче җөмләләрнең схемаларын төзергә, тулы исемнәрен язарга; 4 нче җөмләне синтаксик яктан тикшерергә.

Слайд 16

Иярченле кушма җөмләне тикшерү тәртибе . 1.Грамматик нигезләрне табабыз. Ике гади җөмләнең чиген билгелибез. 2.Баш һәм иярчен җөмләләрне аерабыз. 3. Җөмләнең схемасын төзибез, бәйләү чарасын һәм тыныш билгеләрен күрсәтәбез, баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куябыз. 4. Җөмләнең тулы исемен атыйбыз.

Слайд 17

Биремнәрнең үтәлешен тикшерү. 1.(Монда әле неводчылар килеп җитмәгән гә ,) тачкачылар гына эшләп маташа иде.(Ш.К.) 2.(Бәдри кит ү сәбәпле) , Хәлим налогны үзе генә җыярга булды.

Слайд 18

Җөмләләрне синтаксик яктан тикшерергә. Мин Тукайдан үрнәк алам дисең, Бу түбәнлек түгел, һич түгел, Чөнки Тукай халык моңнарының Бакчасында тибрәп үскән гөл.

Слайд 19

Тест биремнәрен үтәгез . 1. Иярчен җөмлә- а) иярченле кушма җөмләдә беренче җөмлә; б) иярченле кушма җөмләдә соңгы җөмлә; в) ияреп килгән һәм баш җөмләдән сорау куеп булган җөмлә; г) дөрес җавап бирелмәгән.

Слайд 20

2. Иярчен җөмләнең мәгънәсе буенча төрен нәрсәгә карап билгелиләр? а) сораудан чыгып билгеләнә; б) бәйләү чарасына карап билгеләнә; в) иярчен җөмләнең урынына карап билгеләнә; г) дөрес җавап бирелмәгән. а) сораудан чыгып билгеләнә; б) бәйләү чарасына карап билгеләнә; в) иярчен җөмләнең урынына карап билгеләнә; г) дөрес җавап бирелмәгән.

Слайд 21

3. Кайсы рәттә иярчен сәбәп җөмлә сораулары? а) нинди? кайсы? б) ничек? ни рәвешле? в) нилектән? нәрсә аркасында? г) кайда? кая?

Слайд 22

4.Иярчен җөмләнең төзелеше буенча төрен нәрсәгә карап билгелиләр? а) иярчен җөмләнең мәг ъ нәсенә карап; б) иярчен җөмләнең сорауларына карап; в) иярчен җөмләләрне бәйләүче чарага карап; г)иярчен җөмләнең урынына карап.

Слайд 23

5. (...), шуңа юллар югалды . Бу җөмләгә кайсы иярчен җөмлә туры килә? а) Җылы язлар җиткәч; б) Ак күбәләкләр очкан шикелле; в) Кичә бик күп кар яуды; г) Әйтер сүзем шул.

Слайд 24

6.Синтетик иярчен сәбәп җөмләсе булган кушма җөмләне табыгыз . а) Дәү әнисе татар китаплары яратканга күрә, өйдә ана телендәге китаплар шактый иде.(И.Ә.) б) Монда эш кайный, шуңа күрә күңелле.(М.Г.) в) Намус шөрепләрең какшаган синең, шуңа йөрәгем әрни.(М.Н.) г) Ә төннәрен мин иңемә шинел ь салам:җәйге төндә су салкыны нык сиздерә.(Х. С.)

Слайд 25

7. Кайсы рәттә аналитик бәйләү чаралары бар? а) кушымча, бәйлек, янәшәлек; б) ияртүче теркәгеч, мөнәсәбәтле сүз, көттерү паузасы; в) санау интонациясе, тезүче теркәгеч; г) каршы кую интонациясе.

Слайд 26

8.Аналитик иярчен сәбәп җөмлә янында нинди тыныш билгеләре куела? а) сызык; б) өтер, ике нокта; в) берни дә куелмый; г) өтер генә куела .

Слайд 27

Җаваплар: 1. в; 2. а; 3. в; 4. в; 5. в; 6. а; 7. б; 8. б.

Слайд 28

Эшләрне бәяләү: хаталар юк - “5” 1-2 хата бар – “4” 3 хата бар – “3” 4 хата һәм күбрәк – “2”

Слайд 29

Өй эше. 1) мәҗбүри; дәреслекнең 95 нче бите, 123 нче күнегү, биремне үтәргә; 2) ирекле; сәбәп җөмлә кулланып, “Шәһәребездә Тукай һәйкәле” темасына мәкалә язарга.



Предварительный просмотр:

Кушма җөмләдә:

  1. Һәр җөмләнең үз предикативы (баш кисәкләре) була.
    1)
    Яңгыр туктады, 2)без урамга чыктык.
  2. Иясе бер үк булып та, аерым-аерым хәбәр белән бирелсәләр, кушма җөмлә була.

 1)Син ярлы идең, 2)ләкин син яхшы идең.

  1. Хәбәре бер үк булып, төрле ия белән бирелсәләр, кушма җөмлә була.

1)Әнисе әйтте, 2)әтисе әйтте, 3)әбисе әйтте, 4)ә ул тыңламады.

4.        Иясез җөмләдә хәбәрләр төрле башкаручыга караса, кушма җөмлә була.

1)Аңламагач 2) качтылар.(Тегеләр аңламагач, болар качтылар)

Аңламагач качты. Җөмләсе гади җөмлә була, чөнки хәбәрләр бер үк иягә карый.

Кошлар килеп тә җиттеләр, ләкин көзгә тагын китәчәкләр. Җөмләсе шулай ук гади, чөнки хәбәрләр бер үк  иягә карый.

Иярченле кушма җөмләләр.

Аналитик кушма җөмлә.

  1. Бәйләүче чаралар хәбәр составында тормый.
  2. Иярчен җөмләләр мөстәкыйль җөмләгә якын тора.
  3. Бәйләүче чаралар:
  •  Бәйлек-теркәгеч сүзләр: исә, икән, дип.
  • Ди фигыле ярдәмендә: дип,дигәч, дигән, дигәннең, дигән саен, диярлек кадәрле, һ.б.
  • Теркәгечләр ярдәмендә.
  •  Теркәгеч сүзләр ярдәмендә: хәтта, хәер, юкса, бигрәк тә, әйтерсең, башкача әйткәндә, ки, һ.б.
  • Мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә: шул, ул, бу; шунысы, анысы, монсы; шуңа күрә, аңа хәтле, моның өчен; кем-шул, кайсы-шул, кем-ул, кайсы-шуны, кайвакыт-шулвакыт, һ.б.
  • Көттерү паузасы ярдәмендә.

Синтетик кушма җөмлә.

  1. Бәйләүче чаралар хәбәр составында тора.
  2. Җөмлә тулы булмый, мөстәкыйль җөмләгә охшамаган.
  3. Рус телендә мондый җөмләләр юк.
  4. Бәйләүче чаралар:
  •  Кушымчалар: - исем фигыль (-у,-ү)
  • сыйфат фигыль (-асы,-а торган;-ыр,-мас, -ган)
  • лык,-лек,
  • хәл фигыль (-гач,-гәч, -кач,-кәч;           ганчы,-гәнче, -канчы,-кәнче; -ып, -мыйча),
  • шарт фигыль(-са,-сә)
  • килеш кушымчасы.
  •  Хәбәрлек сүзләр: Бар, юк, кирәк, тиеш.
  •  Янәшәлек.

Мәгънәсе буенча иярчен җөмләләрнең төрләре

  1. Иярчен ия.

Шунысы хәл ителде: Павел иртәгә китә.

Хәл ителде: Павел иртәгә китә.

Павел китү хәл ителде инде.

Павелның китүе хәл ителде.

Аны акча юклык борчый.

Аны шул борчый, акчасы юк.

Кемнең гаиләсе юк, шул барыр.

Гаиләсе юклар барыр.

Әни әйтер дию генә җитми.

Әни әйтер дисең, ул гына җитми.

Кем тырыша, шул таба.

1)Ерактан2) пароход килгәне 1)күренә.

Түбәндәге җөмләләр кушма җөмлә булмый:

Ерактан пароходның килгәне күренә.

Тырышкан таба.

  1. Иярчен хәбәр.

Эш шунда: соңыннан соң була.

Кем алдан килә, бүләк шуңа.

  1. Иярчен тәмамлык.

Мин шуны гына беләм: ел елга охшамый.

Мин елның елга охшамавын беләм.

Ул шуның белән мактана: әтисе чаңгы алган.

Ул әтисе чаңгы алу белән мактана.

Акчасы юк, шуңа борчыла.

Акчасы юкка борчыла.

Кушма җөмлә булмый: Акчасының юклыгына борчыла.

  1. Иярчен аергыч.

Бер оста бар: итекне бик матур тегә.

Шундый бер оста бар, итекне бик матур тегә.

Итекне бик матур тегә торган оста бар.

Син килергә тиеш юлны күзәтәм.

Сез барасы юллардан машиналар йөгерә.

  1. Хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмләләр.

Без мәктәпкә барганда (барган чакта, барган вакытта) бик көчле яңгыр яуды.

Хәзер директор үзе килергә тиеш, шуңа чаклы көтеп торыгыз.

Кайчан кирәк тапсалар, шунда хезмәт итә.

Әти кайтканчы, бездә торып тор.Ат килеп туктауга, ул картлар белән татар телендә исәнләште.

Бер-ике минут үтү белән, арадагы пәрдә югалды.

  1. Иярчен урын җөмләләр.

Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.

Сезнең эшегез, кай якка борсаң, шунда борыла.

Болыт та җил искән яктан килә.

Ат аунаган җирдә төк кала.

  1. Иярчен рәвеш җөмләләр.

Әти ничек кушты, без шулай эшләдек.

Без әти кушканча эшләдек.

Баланы шул рәвешле сынарга кирәк, ул аны үзе сизмәсен.

Баланы үзе сизмәслек итеп сынарга кирәк.

Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза.

Хатыңны шулай яз: мин танырлык булсын.

Хатыңны мин танырлык итеп яз.

  1. Иярчен күләм җөмләләр.

Күзгә төртсәң дә күренми, шулай караңгы.

Шундый нык борчылган, карарга куркыныч.

Ни кадәр күп укыса, матурлыгы шул дәрәҗәдә арта барыр.

Матурлыгы укыган саен арта гына барыр.

Самолет шундый биек оча: гади күзгә бөтенләй күренми.

Самолет гади күзгә күренмәслек дәрәҗәдә биек оча.

  1. Иярчен сәбәп җөмләләр.

Монда эш кайный, шуңа күрә(шунлыктан, шул сәбәпле, шуның аркасында) күңелле.

Монда күңелле, чөнки эш кайный.

Монда күңелле: эш кайный.

Монда эш кайнаганга күрә(-гач,-ганнан,-ганга,-ганлыктан,-у аркасында, -у сәбәпле) күңелле.

  1. Иярчен максат җөмләләр.

Саф һава керсен, шуның өчен тәрәзәләрне ачам.

Саф һава керсен дип, тәрәзәләрне ачам.

Тәрәзәләрне ачам: саф һава керсен.

  1. Иярчен шарт җөмләләр.

Безгә осталар килеп йорт төзергә тиеш икән, шулай булса, кышны җылыда чыгачакбыз.

Шушы вакытка кадәр кузгалмагансыз, алайса, барыгыз, кире кайтыгыз.(Мөнәсәбәтле сүз)

Буш вакыт булдымы, Иделгә балыкка китәләр.

Укыта алмыйсың икән, башыңнан колак кактың.

Әгәр дә җирдә яктылык та, җылылык та булмаса, тормыш та булмас иде.

  1. Иярчен кире җөмләләр.

Каты яңгыр яуды, шуңа карамастан,(шулай да, алай да, шулай булса да), тузан басылмады.

Каты яңгыр яуса да(явуга карамастан), тузан басылмады.

Нәрсә генә эшләмик, алай да ул гафу итмәс.

Беләм, шулай да әйтмим.

Беләм, ләкин әйтмим.

  1. Иярчен аныклагыч җөмләләр.

 Каникуллар башлангач, укулар тәмамлангач,без авылыбызның тарихи урыннарын өйрәнәчәкбез.

Мостафин бу урыннан очып төште, ягъни (икенче төрле әйткәндә) аны яңадан сайламадылар.

Мостафин бу урыннан очып төште: аны яңадан сайламадылар.

Картина безгә бик ошады, аеруча укучылар яратып карадылар.

  1. Иярчен кереш җөмләләр.

 Аның миңа сузган кулына (йомшак һәм җылы иде ул кул) тотынып аякка бастым.

Юк, дөресен әйтим, синең турында минем берни дә ишеткәнем юк.

  1. Иярчен ия.

Аны акча юклык борчый.

Аны шул борчый, акчасы юк.

Кем тырыша, шул таба.

1)Ерактан 2)пароход килгәне 1)күренә.

  1. Иярчен хәбәр.

Эш шунда: соңыннан соң була.

Кем алдан килә, бүләк шуңа.

  1. Иярчен тәмамлык.

Мин шуны гына беләм: ел елга охшамый.

Ул әтисе чаңгы алу белән мактана.

Акчасы юк, шуңа борчыла.

  1. Иярчен аергыч.

Шундый бер оста бар, итекне бик матур тегә.

Итекне бик матур тегә торган оста бар.

Син килергә тиеш юлны күзәтәм.

  1. Хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмләләр.

Без мәктәпкә барганда (барган чакта, барган вакытта) бик көчле яңгыр яуды.

Кайчан кирәк тапсалар, шунда хезмәт итә.

Әти кайтканчы, бездә торып тор.

Бер-ике минут үтү белән, арадагы пәрдә югалды.

  1. Иярчен урын җөмләләр.

Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.

Болыт та җил искән яктан килә.

Ат аунаган җирдә төк кала.

  1. Иярчен рәвеш җөмләләр.

Без әти кушканча эшләдек.

Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза.

Хатыңны мин танырлык итеп яз.

  1. Иярчен күләм җөмләләр.

Самолет шундый биек оча: гади күзгә бөтенләй күренми.

Самолет гади күзгә күренмәслек дәрәҗәдә биек оча.

  1. Иярчен сәбәп җөмләләр.

Монда күңелле, чөнки эш кайный.

Монда күңелле: эш кайный.

Монда эш кайнаганга күрә (ганга,-

-у аркасында, -у сәбәпле) күңелле.

  1. Иярчен максат җөмләләр.

Саф һава керсен, шуның өчен тәрәзәләрне ачам.

Саф һава керсен дип, тәрәзәләрне ачам.

Тәрәзәләрне ачам: саф һава керсен.

  1. Иярчен шарт җөмләләр.

Буш вакыт булдымы, Иделгә балыкка китәләр.

Әгәр дә җирдә яктылык та, җылылык та булмаса, тормыш та булмас иде.

  1. Иярчен кире җөмләләр.

Каты яңгыр яуды, шуңа карамастан,(шулай да, алай да, шулай булса да), тузан басылмады.

Каты яңгыр яуса да(явуга карамастан), тузан басылмады.

  1. Иярчен аныклагыч җөмләләр.

 Каникуллар башлангач, укулар тәмамлангач, без авылыбызның тарихи урыннарын өйрәнәчәкбез.

  1. Иярчен кереш җөмләләр.

 Аның миңа сузган кулына (йомшак һәм җылы иде ул кул) тотынып аякка бастым.



Предварительный просмотр:

Тема: Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм  иҗаты

Максат:

1. Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы, иҗаты белән танышу һәм аның иҗатына кызыксыну уяту;

 2. укучыларның өйрәнелгән   лексик материалны  кулланып  бәйләнешле сөйләмгә чыга алуларына ирешү, тема буенча лексик материалны   үзләштерүләрен тикшерү, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү, укылган текстның эчтәлеген аңлау күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;

 3. укучыларда әдәби әсәрләр укуга теләк һәм кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы, иҗаты буенча презентация, компьютер, проектор,  тестлар.

Дәрес тибы: ЛКК

Дәрес үткәрү формасы: Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп)

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше

- Хәерле көн, укучылар, дәресне башлыйбыз.

               

   Биремнәр:  укучылар бер-берсен сәламли, комплиментлар әйтә  һәм  һава  торышы

  турында сораулар бирә .  

           II.  Актуальләштерү                                                                                            

1.Өй эшен тикшерү  

- Укучылар,  өй эшен тикшерәбез. “Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча өйрәнгән лексиканы тәрҗемә итәбез.                                                                                    

1.Укытучы сорауны әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә.

2.Һәр укучы үзенең кәгазь битендә сорауга җавап яза.

3.Команда буенча барлык укучылар үзләренең кәгазь  битләрен әйләнә буенча җибәрәләр.

4.Укучылар  иптәшләренең кәгазь битендә җавапларын  язып, әйләнә буенча җибәрәләр.

Бирем: гадел, ярдәмчел, шәфкатьле, киң күңелле, ихтирамлы, эшчән, намуслы, уңган сүзләре язылган карточкалар. Шушы сүзләрне тәрҗемә итү.                                                                                    Тәрҗемә эшенә 2 минут вакыт бирелә.  Соңыннан эшләрне тикшерү: һәр төркемнән 2 нче номерлы укучы җавап бирә.

2. Сорауларга җавап бирү

- Укучылар, бу сүзләр кешеләрдә булырга тиешле нинди сыйфатлар? Это какие человеческие качества? ( Нравственные.)

-Нравственные качества  татарча – әхлак сыйфатлары була.

-Ә сездә андый әхлак сыйфатлары  бармы? (Әйе, бар.)

-Язучылар, шагыйрьләр әхлак темасына бик күп әсәрләр яза. Без бүген шундый авторларның берсе белән танышырбыз.  Бу - Нәбирә Гыйматдинова.   Сез  Нәбирә Гыйматдинова турында  нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары  тыңлалана.)                                                                                                                                            

                                                                                                                                      III. Уку мәсьәләсен кую

1.Тема һәм максатларны хәбәр итү

                                                                                                                     

-Без бүген дәрестә Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Ә икенче дәрестә аның “Болын патшасы” исемле хикәясен укырбыз. (Слайдта “Болын патшасы” хикәясенә иллюстрация күрсәтелә.)

-Шушы иллюстрациягә карап,  хикәянең кем турында икәнен әйтә аласызмы?

(Укучыларның җаваплары  тыңлалана.)

- Хикәя сезнең яшьтәшегез - Айсылу исемле шәфкатьле кыз турында. Мин сезгә хикәяне тулысынча укып чыгарга  киңәш итәр идем.

 

IV. Уку мәсьәләсен чишү

-Укучылар, Нәбирә Гыйматдинованың  иҗаты белән танышуны  башлыйбыз.  Кулыгызга “Дәрес башында һәм дәрес ахырында” исемле таблицаны  алабыз. Җөмләләрне укып чыгабыз. Җөмләләр буенча сорауларыгыз бармы? Мин аудирование текстын   укып чыкканнан соң, шушы  фикерләр белән килешү яки килешмәвегезне белдереп, таблицаның “Дәрес башында” исемле  баганасын тутырабыз. Ә хәзер тексттагы  кайбер сүзләр һәм сүзтезмәләрне  укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

1.Сүзлек өстендә эш

Сүзләрне уку, тәрҗемә итү                                                                                                                                      

тормыш юлы

иҗат

замандаш, яшьтәш

тормышчан образ

язмыш

югары бәяләнә

2. Нәбирә Гыйматдинованың иҗаты буенча аудирование

Аудирование тексты

“Нәбирә Гыйматдинова –танылган язучы. Ул роман, повесть, хикәяләр авторы. Аның әсәрләрен укучылар яратып укый, повестьләре театрларда спектакльләр итеп куела. Язучы үз әсәрләрендә замандашларының, бигрәк тә яшь кешенең, тормышчан образын тудыра.  Нәбирә Гыйматдинова авылда туган, шунлыктан әсәрләрендә авыл кешесенең тормышы, язмышы зур урын алып тора. Нәбирә Гыйматдинованың  хезмәте югары бәяләнә.”

(Текстны  укытучы укый)

3. Аудирование тексты буенча таблицада эш

-Укучылар, текст аңлашылдымы?  Җөмләләрне тагын бер кабат укыйбыз һәм таблицаның “Дәрес башында”  исемле баганасына  + яки – билгесе куябыз.

 ( До и после; Дәрес башында  һәм дәрес ахырында)

1. Дәрес башында укучылар сорауларга яки фикерләргә үзләренең  мөнәсәбәтләрен белдереп, “Дәрес башында” исемле баганага + яки – билгесе куя.

2. Дәрес ахырында укучылар алган белемнәренә таянып, “Дәрес ахырында” исемле баганага + яки – билгесе куя.

3. Язылган нәтиҗәләрне чагыштыру

Дәрес башында

                Җөмләләр (Фикерләр)

Дәрес ахырында

Нәбирә Гыйматдинова шагыйрә.

Нәбирә Гыйматдинова  Казанда туган.

Нәбирә Гыйматдинова Казан университетында укыган.

Нәбирә Гыйматдинова  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Ул роман, повесть, хикәяләр авторы.

-Ә хәзергә таблицаларны читкә алып куябыз.

4. Китап буенча эш  

- Эшебезне дәвам итәбез. Китапларның 47 нче битен ачабыз һәм Нәбирә Гыйматдинованың  тормыш юлы һәм иҗаты турындагы текстны укыйбыз.

А. Нәбирә Гыйматдинова турындагы текстны бер укучы кычкырып укый.

(Бу эшне төркемнәрдә дә оештырырга була.)

Ә. Җөмләләрне тексттан табып уку

- Рус телендә бирелгән җөмләләрне тексттан табып укыйбыз. Җөмләләр карточкаларда язылган.

 (Ответ по очереди; Чиратлап җавап бирү)

1.Укытучы сорауны әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә.

  2. Команданың 4 кешесе дә чиратлап, 1 тапкыр җавап бирә.

Җөмләләр язылган карточка:

1.Набира  Гиматдинова родилась в деревне Карасу Аксубаевского района Республики Татарстан.

2. Набира  Гиматдинова поступает профессональное училище города Иваново.

3. Набира  Гиматдинова возвращается в город Казань.

4. Набира  Гиматдинова заканчивает Казанский  Государственный Университет.

5. Нәбирә Гыйматдинованың иҗаты буенча өстәмә материаллар белән танышу

                                                                                                                Слайд №5, 6, 7

(Укытучы сөйли һәм презентация күрсәтә)

6. Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм  иҗаты буенча сорауларга җавап бирү                                                                                                                

                                 

(Взаимообучение по карточкам;  Сораш-сораш-карточкаларны алмаштыр)

 

1.Укучылар торып, кулларын күтәрәләр һәм үзләренә пар табалар.

2. Укучы “А” сорау бирә, укучы “Б” җавап бирә.

3. Укучы “А” иптәше дөрес җавап бирсә, аны мактый, җавабы дөрес булмаса, аны өйрәтә.

4. Укучы “Б” сорау бирә, укучы “А” җавап бирә.

5. Укучы “Б” иптәше дөрес җавап бирсә, аны мактый, җавабы дөрес булмаса, аны өйрәтә.

6. Укучылар карточкаларын алмашалар.

7. Кул күтәреп, пар табалар.

(Укытучы сораулар  һәм җаваплар язылган  карточкаларны  алдан әзерләп куярга мөмкин,

яки укучылар үзләре карточкаларда сорау һәм җавап язалар)

V. БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ                                                          

1. Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм  иҗаты буенча тест эшләү

-Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм  иҗаты  турындагы текстны тагын бер кат укып чыгабыз  һәм тест эшлибез.

                                              Тест

Җөмләләрне укыгыз. Сез бу раслаулар белән килешәсезме?

 (1-текстка туры килә, 2-текстка туры килми, 3- текстта әйтелми).                                          

 1. Нәбирә Гыйматдинова танылган язучы.

1.Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

2.  Нәбирә Гыйматдинова Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында  туа.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

3.  Нәбирә Гыйматдинова  1956 нчы елның 20 нче мартында туа.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

4. Нәбирә Гыйматдинова укытучы гаиләсендә туа.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

5.  Нәбирә Гыйматдинова Казан дәүләт университетының җурналистика факультетын тәмамлый.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

6.  Нәбирә Гыйматдинова проза жанрында ижат итми.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

7. Нәбирә Гыйматдинованың беренче хикәяләре 1974 нче елда языла.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

8. Нәбирә Гыйматдинова хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

9. Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен укучылар яратып укый, повестьләре театрларда спектакльләр итеп куела.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

10. Нәбирә Гыйматдинованың  хезмәте югары бәяләнми.

1)Текстка туры килә        2) Текстка туры килми          3) текстта әйтелми

2.Тест җавапларын тикшерү  

  (Углы, Почмаклар)

Укучылар тест җавапларының кайсысын сайлауларына карап, 1 нче, 2 нче, 3 нче номер белән билгеләнгән почмакларга җыелалар. Экранда дөрес җаваплар күрсәтелә.

VI. Рефлексив кабатлау 

 ЭЙ АР ГАЙД

  ( До и после; Дәрес башында  һәм дәрес ахырында)

- Ә хәзер “Дәрес ахырында” исемле багананы тутырабыз һәм җавапларны чагыштырабыз.

Дәрес башында

                Җөмләләр (Фикерләр)

Дәрес ахырында

Нәбирә Гыйматдинова шагыйрә.

Нәбирә Гыйматдинова  Казанда туган.

Нәбирә Гыйматдинова Казан университетында укыган.

Нәбирә Гыйматдинова  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Ул роман, повесть, хикәяләр авторы.

VII.Өйгә эш бирү

Нәбирә Гыйматдинованың “Болын патшасы” хикәясен тулысынча укырга яки дәреслектә бирелгән өзекне укырга (48, 53, 56-57 нче битләр)

VIII. Саубуллашу 

( Друзья по часам; Билгеле бер вакытка дуслар табу)

1.Укучылар билгеле бер вакытка дуслар табалар һәм язып куялар.

Укучылар билгеләнгән вакыттагы дусты белән очраша һәм дуслар  бер-берсенә уңышлар телиләр, рәхмәт әйтәләр, саубуллашалар.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нәбирә Гыйматдинова

Слайд 2

Дәреснең темасы: Нәбирә Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗаты

Слайд 4

Тормыш юлы иҗат замандаш, яшьтәш тормышчан образ язмыш югары бәяләнә Сүзлек өстендә эш

Слайд 5

"Бер тамчы ярату

Слайд 6

"Бүре каны" драмасы зур уңыш белән Түбән Кама театрында уйнала. "Бер тамчы ярату" пьесасын тамашачылар бик яратып карый Нәбирә Гыйматдинованың повестьләре буенча иҗат ителгән сәхнә әсәрләре

Слайд 7

Күренекле язучы, бик күп романнар, повестьлар , хикәяләр авторы Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты.



Предварительный просмотр:

   

             

     Фанис Яруллин

                        (1938-201

Тема: Фәнис Яруллин тормышы һәм иҗаты

Максат.  Укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; укучыларда язучы иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

 

Җиһазлау: проектор, Ф.Яруллин турында презентация, Ф.Яруллин портреты, мәкальләр

Дәрес темасы: Яңа теманы өйрәнү

 

                                      Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

    У. Хәерле көн , укучылар. Кәефләрегез ничек соң?

    Б. Хәерле иртә кебек.

   У. Сыйныфта бүген кем дежур?

   Б. Сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барысы да. Бүген 13 нче декабрь, пәнҗешәмбе көн.

  1. 1. Өй эшләрен тикшерү

    2. Укучылар белән әңгәмә.

У. Сез нинди татар язучыларын беләсез?

        - Шагыйрьләрдән кемнәрне атый аласыз?

        - Драматургларны беләсезме соң?

  3. Мәкальләр уку. Мәгънәләрен тәрҗемә итү

               Кеше булу кыен түгел,

               Кешелекле булу кыен.

               Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

               Кадерләсәң кешене -

               Кадерләрләр үзеңне.

III. Яңа тема белән таныштыру.

  Шагыйрь Фәнис абый Яруллин тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Күргәнегезчә, экранда эшәгән еллары язылган.

. Көчлеләр генә уңышка ирешә.

  Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 нчы февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган.

Гаиләдә алты бала үсә. Фәнис – бишенчесе. Кечкенә генә йорт бөтенесен сыйдыра.

Туган як табигате бик матур. Шагыйрь үзе болай яза.

           Их, безнең Ык буйлары,

           Таллары да, таллары!

           Сыбызгы ясап берсеннән,

           Ярып сызгырып җибәрсәң,

           Уятырсың таңнарны.

 Рухы нык булсын өчен Туган ягы кирәк шул кешегә.

Фәниснең әтисе Гатаулла, әнисе Гафифә.

     

       Фәнис абыйсы белән.

   Кечкенәдән дуслары күп була малайның. Нинди генә уенннар уйнамыйлар алар!

Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар, күп тә үтми үлем хәбәре килә. Әнисе Гафифә  6 бала белән тол кала. Зурысына да нибары унөч яшь булган берсеннән-берсе кечкенә балаларны аякка бастыра.

  Фәнис җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый.

(11 нче слайд) .   1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла.

(12-13 нче слайд) .   Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга.

  Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Фәнис Яруллин яшәргә көч таба.

Бергәләп төшкән фотога күз салыйк.

Гомер буе җыйган күкрәк көчен

                            Сынар чакта эшнең зурында,

                            Канатлары сынган бөркет кебек

                            Ятамын мин дуслар урында.

Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

(18 нче слайд) .    Фәнис Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый кешеләрнең беренчесе -

 аның әнисе һәм хатыны Нурсөя. Алар кайгыларын бүлешәләр, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрәләр

Кайларда йөртми кешене,

Язмыш дигәнең кызык:

Чыкмас идең авыр юлга,

Тарта җыясы ризык.

Тарта эчәсе суларың,

Тарта сулыйсы һаваң.

Барасың табышлар эзләп,

Югалтуларга табан.

Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә.  1970 нче елда КДУн тәмамлый.

Студентлык елларында аның шигъри таланты тагын да  ачыла. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була

(22 нче слайд) .  

1964 нче елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы –“Мин тормышны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Ф.Яруллин, әкиятләр, пьесалар, повестьлар да яза.

Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте Ф.Яруллинның русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Ф.Яруллин очрашуларга да күп йөри. Туган мәктәбенә дә кайткалый.

Матурлыкны күрү өчен күзләрем бар

Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел.

Фәнис ага –драматург та.

     Аның бик популяр комедияләреннән берсе “Әнә килә автомобиль” дигән комедиясе. Ул татар сәхнәләрендә 300 ләп тапкыр уйналган.

Төп девизы “Кыю булу”

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.  

Тормышта матур мизгелләр дә аз түгел.

Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы . «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 нче елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды.

1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде.

(31 нче слайд)

Дөньяда һичбер җиңү дә

Бирелми җиңел, ансат.

Акны ак дип әйтергә дә

Батырлык кирәк кайчак.

(32 нче слайд)

Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була. Аларга багышлап ул: “Иң гузәл кеше икәнсез” дигән шигырен иҗат итә. Аңа композитор Әхмәт Хәйретдинов көй яза.

IV. Ял минуты (җыр тыңлау)

 (Укучылар төркеме җырны башкара)

Тормышым авыр арба

Йөгем гел артып бара,

Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара.

(34 нче слайд)

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге  Фәнис абыйны бәхетле итә, аның иҗатына дәрт өстәп тора. Менә монда сез аны тормыш иптәше белән күрәсез. Нурсия апа шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.

Фәнис абый үзе: “Минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән ярым да – Нурсөя,” – ди бу турыда. Шагыйрьнең лирикасында мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Монда,һичшиксез Нурсөя апаның да өлеше зур. Чөнки шагыйрь аңа үзенең иң матур җырларын багышлаган.

  “Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Шушы сыйфатлар үз шигъри гөлемне үстерергә, үз гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде,” –дип яза.

Фәнис Яруллин әкиятләр дә яратып иҗат итә. Ул аның шигырьдән кала иң яраткан жанры.

  Ә җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...

  Миннән кайвакыт “Син бәхетлеме?” – дип сорыйлар. Учларында утлы чәчәкләр үстереп, ул чәчәкләремне күккә йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә, караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туачагына ышанычың бетмәсә, димәк син әле яшәячәксең.

    Фәнис Яруллин һәм Нурсөя ханым. Гел бергә булдылар алар. Шагыйрь үзе дә : “Якын дустым – хатыным Нурсөя, шатлыгымны да, әрнүләремне дә аңа сөйлим. Иҗатташ дусларым күп, ләкин бит аларга бөтенесен дә сөйләп булмый, якын дуслар бер генә буладыр”,- ди.

(40 нчы слайд)

Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Призеденты М.Шәймиевнең 2001 ел. 13 февраль указы белән “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелде.

За большие заслуги в развитии татарской литературы Указом Президента М.Шаймиева от 13 февраля 2001 года ему присвоено почетное звание   «Народный поэт Республики Татарстан».

Сөенәмен дусларым күпкә,

Булдыксызның булмый дуслары.

(43 нче слайд)

Гомер буе йөрәк түребездә

Йөртер идек күпме җәрәхәт,

Назлы кулы, җылы тыны белән

Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.

Кечкенә фатирга да сыя икән дуслар, якташлар, каләмдәшләр.

Шигърияткә, туган җиргә гашыйк шагыйрь.

    Исәнмесез, җирдәшләрем,

    Кардәшләрем, иптәшләрем!

    Исәнмесез, урман-сулар,

    Исәнмесез, борма юллар.

    Исәнмесез, офыкларым,

    Исәнмесез, болытларым.

    Бу минутта нишлисез сез

    Сөенәсезме, көенәсезме?

    Сәлам сезгә Ай, йолдыздан,

    Сәлам сезгә Зөһрә кыздан.

Шагыйрь безне көчле булырга чакыра. Ниләр килми, ниләр төшми газиз башларга:

Ава таулар кайчак өскә, ява ташлар да...

“Ах, нишлим?” –дип, мескенләнеп кулың селмәмә,

Ачу итеп төлмә бәгырең, җаның тукмама,

Күңелең тулса, җырла җаным, җырла туктама.

Җыла хәтта, тик яшеңне һичкем күрмәсен,

Кайнар яшең өмет уты белән үрләсен.

Кайгыңны үзен ишәк ит, өстенә атлан,

Эштә юан, эштә куан, эштә канатлан

Дошманың алдында елмай,бермә сереңне,

Кыя бөркетедәй горур үткәр гомерне.

Курыкма ут давыллардан, чуерташлардан...

Дөнья булгач ниләр узмас безнең башлардан?!

Гомер тора җәйдән, кыштан, яздан, көздән.

Дөнья тора “Син”нән, “Мин”нән һәм дә “Без”дән

Ел фасыллары турында да яратып яза шагыйрь.

Үтеп бара әнә Гыйнвар бабай,

Кар өстеннән шыгыр-шыгыр атлап.

Сакалларын җилләр җилфердәтә,

Керфекләрен бәсләр сарган ап-ак.

Як-ягына борылып карамый ул,

Уе бик тә еракларга киткән.

Иңнәренә аның карлар булып

Шыбыр-шыбыр йолдыз ава күптән.

Авыл табигате җәен искиткеч!

Көзләр көзгә охшамаган,

Көзләр шундый кояшлы:

Августның кайнар кояшы

Уяткан алмагачны.

Ни булса да сокланырлык

Бу гүзәл күренешкә.

Яз белән көзнең туйлары

Булсын тик сөенечкә.

(50 нче слайд)

Дуслары, әнисе, тормыш иптәше – аның гомер чәчәкләре.

Күнегә алмыйм әнием юклыгына.

“Миннән: “Әгәр шушындый фаҗигале язмышка юлыкмасаң, язучы булыр идеңме?” – дип сорыйлар. Сәләте юк икән, фаҗига генә кешене язучы да, шагыйрь дә итә алмый.

Була бик авыр минутлар,

Эчне ут ялмап ала;

Язмыштан качар идем дә,

Бу гүзәл дөнья кала.

Сабыр, күркәм, тырыш, түзем Нурсөя апага тирән хөрмәтебез.

Ф.Яруллин  бикләнеп кенә ятмый, төрле чараларга да йөри.

Туган якта дуслары янында да еш була.

Якташлар белән күңел яшәрә.

Җан яшәрә туган якта.

Ф.Яруллинның 70 яшьлек юбилее зурлап билгеләп үтелә. Чакыру билетын карап китик.

Тел турында да яза.

       Анам теле – телләр теле,

       Милләтемнең бердәнбере.

      Син булганга без дә исән,

      Син булганга без дә тере.

      Сиңа безнең шатлык сыйган,

     Син кайгы һәм шатлык теле.

“Дулкыннар” конкурсы Ф.Яруллинга да багышлап үткәрелде.

В его творческом багаже 46 книг, слова к 50 песням, тринадцать его пьес поставлено на сценах театров имени Галиаскара Камала, Карима Тинчурина, юного зрителя, в периодической печати постоянно публикуются его стихи, рассказы, очерки, статьи в переводах на русский, казахский, украинский, венгерский, болгарский и другие языки.

(63 нче слайд)

Китап күргәзмәсе

 “Урман кызы” китабына хикәяләр, повестьлар кертелгән. Анда мәхәббәт, яшьләр тормышы, кешелек сыйфатлары турында сөйләнә. “Күңел яктысы” китабында шигырьләр урын алган.

Җыентык I том. Шигырьләр, поэмалар, җырлар

Җыентык I том. “Кыйбласызлар” повесте һәм пьесалар.

В 1 том вошли лучшие повести автора.

   Во 2 том вошли повести "Подарок", "Портрет", "Любовная пропасть", пьесы и эссе.

   В 3 томе рассказы писателя. Герои произведений сами строят свои судьбы, защищают Любовь, свое долгожданное Счастье.

  В 4 томе лирико-философские стихи. В них и боль, и любовь, и огонек надежды...

В 5 том вошли поэмы, баллады, стихи автора.

2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы Кызылъяр авылында Ф.Яруллинга багышланган музей ачыла.

Шагыйрьне Төркиядә дә беләләр.

Библиография

I. Китаплар.

  1. Мин тормышка гашыйк. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964. 48 бит. Тиражы 10000 данә.
  2. Май төне. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1966. 62 бит. Тиражы 7000.
  3. Бакчалар бәскә төренә. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 10000.
  4. Минем елмаю. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1968. 54 бит. Тиражы 10000.
  5. Ачсаң күңел тәрәзәләрен. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 9000.
  6. Гел ашыгам. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 88 бит. Тиражы 4000.
  7. Алмалар пешкән чакта. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1971. 32 бит. Тиражы 6000.
  8. Җилкәннәр җилдә сынала. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1973. 211 бит. Тиражы 5000.
  9. Аерылмас дустым. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1975. 192 бит. Тиражы 4500.
  10. Яшел утрау хуҗалары. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976. 99 бит. Тиражы 9000.

(70 нче слайд)

  • 11.Сулыш. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 128 бит. Тиражы 5000.
  • 12.Упругие паруса. Повесть. Е. Ембовиц тәрҗемәсе. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 96 бит. Тиражы 100000.
  • 13.Язмышлар язалганда. Повесть. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. 80 бит. Тиражы 15000.
  • 14.Танышлар арасында. Повесть Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980. 238 бит. Тиражы 9000.
  • 15.Первая борозда. Повесть һәм хикәяләр. Мәскәү. Советская Россия нәшрияты. 1981. 142 бит. Тира..ы 100000.
  • 16.Һәркемнең үз сукмагы. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982. 188 бит. Тиражы 16000.
  • 17.Табыну. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1984. 112 бит. Тиражы 3700.
  • 18.Туган көн бүләге. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985. 184 бит. Тиражы 11000.
  • 19.Җилкәннәр җилдә сынала. Повестьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986. 286 бит. Тиражы 12000.
  • 20.Тозлы тамчы. Шигырьләр, җырлар, Балладалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988. 351 бит. Тиражы 5000.
  • 21.Зәңгәр күлдә Ай коена. Әкиятләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990. 272 бит. Тиражы 30000.

(71 нче слайд)

2011 нче елның 9 нчы декабрендә вафат була.

V. Белемнәрне ныгыту.

1. Фәнис Яруллин турында тапшыру карау

2. Дәреслектәге материалны уку 78-79 нчы бит, авыр сүзләрне дәфтәрләргә язу.

 3.Тест сорауларына җавап язу.

4. Райондашыбыз, җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллованың Фәнис абыйның якты истәлегенә багышлап язылган  “Югалту” шигыреннән өзек укып үтәсем килә.

         Кеше дигән бөек исемне гел

         Йөреттең Син горур күтәреп.

         Яшәмәдең юкны бушка иләп,

         Бер дә юкка гомер үткәреп.

         Шигырь дисәң - өзеп шигырь яздың,

         Әкиятен, хикәя, повестен.

         Милләтемнең алтын баганасы

         Булырга син һәрчак тырыштың.

         53 ел коляскада килеш

         Язган китапларың танылды.

         Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,

         Туган җиргә исмең дан булды.

         Татар Корчагины идең бит син!

         Язганнарың – диңгез, ялкын да!

         Шигырь белән җылыттың син безне,

         Җаннар өшегәндә салкында.

    Ф.Яруллинның тормыш девизы:

         “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”  

.

Фанис Гатауллович Яруллин – человек удивительной судьбы. Его часто сравнивают с писателем Николаем Островским, широко известным своим романом «Как закалялась сталь». Из 73 лет жизни Яруллина более 50 он прикован к постели.

Татар җырлары

Тексты татарских песен

Фәнис Яруллин

 Бар ул син эзләгән кеше

 Вәгъдәләр бирмим

 Иң гүзәл кеше икәнсез

 Каз кычкыра

 Кара миләш

 Мин нишләрмен сине югалтсам

 Сагышларым

 Синең күзләрдә

 Сөбханалла

 Сөялдем сөяннәргә

 Төшемә керәсең

 Чык юлларга

  1. Өй эше Язучының биографиясен сөйләргә, диалог төзү 8 нче күнегү 79 нчы бит

 Дәрескә әзерләнеп катнашкан өчен билгеләр куела.

Фәнис Яруллинның тормыш юлы,  иҗаты буенча тест

1. Фәнис Яруллинның туган елы, ае...

а) 1933 нче ел, 3 нче гыйнвар.

ә) 1938 нче ел, 9 нчы февраль.

 б) 1928 нче ел, 17 нче гыйнвар.

2. Фәнис Яруллин туган ягы...

а) Баулы районы, Кызылъяр  авылы;

 ә) Сарман районы, Чукмарлы авылы;

 б) Баулы районы,  Исергән авылы;

3. Фәнис Яруллин ничәнче елда армия сафларына алына?

 а) 1954 нче елда;

 ә) 1957 нче елда;

 б) 1958 нче елда;

4. Ничәнче елда КДУны тәмамлый?

а) 1970 нче елда.

ә) 1964 нче елда.

б) 1958 нче елда.

5. Автобиографик повесте ничек дип атала?

 а) “ Мин тормышка гашыйк”

 ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”

 б)”Кыйгак кыйгак каз кычкыра”

6. Ф.Яруллинның нинди мактаулы исеме юк

а) Татарстанның халык шагыйре;

 ә) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 б) Габдулла Тукай  исемендәге премия

 в) Андерсен исемендәге премия

7. Нинди китаплары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә?

а) “Аерылмас дус”, “Сулыш”

 ә) “Җан авазы”

 б) “Җилкәннәр җилдә сынала”.

8. Фәнис Яруллинның әтисенең исеме?

А) Рәкыйп

Б) Гатаулла

В) Сәләхетдин

9.Фәнис Яруллин нинди гаиләдән?

А) укытучылар гаиләсеннән

Б) игенче-крестьян гаиләсеннән

В) терлекчеләр гаиләсеннән

10.Фәнис Яруллинның әнисенең исеме?

А) Сәгыйдәбану

Б) Бибигафифә

В) Мәгәфрүз

11. Фәнис Яруллин ничә яшьтә әтисез калган?

А) 4 яшьтә

Б) 7 яшьтә

В) 9 ай

12. Фәнис Яруллинның әтисе нәрсәгә мөнәсәбәтле үлә?

А) Бөек Ватан сугышына

Б) Авыру сәбәпле

В) Репрессияләү аркасында

13. Яруллиннар  гаиләсендә ничә бала булган?

А) 6

Б) 7

В) 3

14.Фәнис Яруллинның балачагы кайсы елга буенда үтә?

А) Ык

Б) Дим

В) Чирмешән

15. Фәнис Яруллин авыл мәктәбендә ничә сыйныфлык белем ала?

А) башлангыч сыйныф

Б) җидеьеллык

В) сигезьеллык

16.Фәнис Яруллин алга таба белемен кайда дәвам итә?

А) Баулыда

Б) Уфада

В) Мәскәүдә



Предварительный просмотр:

9 сыйныф, 25.11.2017

Тема: Ш.Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре.

        Тапмасаң әгәр син яшәүнең мәгьнәсен,

             Сукырлык көчәя тагын да...

 

Максат: 1.Ш.Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге проблемалар белән таныштыру, аларның  актуальлеген күрсәтү.

               2. Фикерне эзлекле, дәлилле җиткерә белү, текст белән эшли алу күнекмәләрен үстерү,бәйләнешле сөйләм үстерү.

               3. Миһербанлылык тәрбияләү, тормышта үзеңә максат куя белергә өйрәтү, сәламәтлекнең бәхет икәнен аңлауларына ирешү.

Дәрес тибы: ныгыту (әдәби әсәрне анализлау)

Дәрестә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр, двоичные дневники, Блум ромашкасы, эссе, совместный поиск методлары һәм алымнары файдаланылды.

Материал һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация   

 

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше

 - Бүген сез алдагы дәрестә таныша башлап, өйдә укып бетереп килгән әсәр – Ш. Еникиевнең “Солтангәрәйнең язмышы” повесте турында сөйләшербез. Дәреслектә булган бүлекләр белән танышкач, тулысынча укырга теләк барлыкка килдеме?(Гиззәтуллина З. Әнисенең фикерен әйтү)

 

2.Белемне чакыру

 терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр әйтелә. Шулар ярдәмендә укучыларның эчтәлекне ничек үзләштерүен ачыклыйбыз(укытучы), ә укучылар эчтәлекне искә төшерә.

     - Терәк сүзләр дәреслектә бирелгән бүлекләр тәртибендәме? Эчтәлеккә туры киләме? Нәрсәләрнең урынын алыштырырга кирәк?

2 бүлек

•      Адашып, үләргә җыенды, эт, могҗиза, өметләнеп, кеше тавышы,башы әйләнә башлагандай, бәла, ат сыртына.

•      Авылдан авылга, юлда, якын иптәш. Лотфулла карт, чабата, буран, көчәйде, үлемем, кычкыра башлады.

•      Төн кунарга, дөнья тынып калган, булыша, җылыта башлады, кияү, күңеле төште, китәргә булды.

3-5 бүлек

•      Күңелен укуга бирде, кәрзин үрү мастерское, һөнәрле, Кармак, халык иҗаты, концерт, югары белем, тарих.

•      Шәһәрдә, “пыртуар”, базарга, “абзыйлар”, сеңлем, авылга җитәме соң...

 

3. Аңлау

Укучылар өйдә укыганда әдәбият дәфтәренә цитаталар язып алды һәм шуңа карата үз фикерен белдерде

-         Әйдәгез , сез укыганда язып алган цитаталарга мөрәҗәгать итик.

(Һәр бүлек буенча аерым карау, башта укучылар язган буенча фикерләшү, аннан укытучы өстәргә мөмкин.)     2бүлек буенча


“Кайчакларда аңа кыр-басуларда кунарга туры килде. Якында гына берәр ышык урын- кибәнме- куаклыкмы булганда бик яхшы иде, ләкин кайвакыт анысы да булмады – арып-алҗып, ул шунда юл читенә чыкты да,песи кебек бөгәрләнеп, җир өстенә ятты да йоклады.”

 

“Көн җылыну белән, кешеләрнең күңелләре дә күтәрелеп китте.”

 

“Аның күңеле каядыр читкә омтылды.”

 

Менә берзаман аның бердәнбер дусты, бердәнбер якын иптәше, юл күрсәтүчесе үзе юлдан яза.

 

“ Ә Солтангәрәй адашып, туңып калса, аны кем искә алыр да, кем эзләргә чыгар, аның өчен кем кайгырып елап торыр?”

 

“Үлгәч, ул аларның елавын да, кайгыруын да белмәс, аннан аңа күңелле дә, күңелсез дә булмас”

 

“Солтангәрәй айнып китте, аңа яңадан яшәү дәрте, көч-куәт кире кайтты һәм ул өметләнеп, тавыш килгән якка кире борылды.”

 

“Тамагы ач түгел  ләбаса, кар өстендә утырганда гына да бер телем икмәк кимереп алган иде.”

 

“Абзар капкасы тирәсен көрәп ташлады да, юлчының атына дип, тиз генә улакка солы салды, печән салды.”

 

“Үзен үлемнән коткарып калган, үзенә шулкадәр яхшылык күрсәткән кешеләргә аның да нинди дә булса изгелек эшлисе килде.”

 

“Хуҗалык эшләрендә дә булышты: мал-туарны ашатты, эчертте, кар көрәде, абзардан тирес түкте, утын-фәлән кертте.”

“Аның хәзер күңелсезләнергә , үзенең язмышы турында кайгырып утырырга вакыты да юк иде: бөтен вакыты эш белән үтте...”

 

Кешенең кадере  песинеке кебек

  Кешенең кәефе һава торышына бәйле

 Ни өчен?

 Безгә юлны әти-әни күрсәтә

 ялгызлык

  кеше кадерен исән чакта белергә кирәк

 кешене өмет яшәтә

  без ризыкның кадерен беләбезме?

 юмартлык

  яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә

  сукыр килеш!

  Эш-кешене яшәтә

 

ромашка алымы.

-Шулай да Солтангәрәй Лотфулла картта калмады. Ничек уйлыйсыз, әгәр шунда калса, егетнең тормышы ничек үзгәрер иде?

(кеше һәрвакыт сайлау алдында тора)

 

3бүлек буенча баштагы эшне дәвам итү

“ Монда мин күзсез генә түгел, телсез дә икән”

 

“Күреп торам сукыр икәнеңне!-дип җикеренде кеше, усал калын тавыш белән.-Сукырмын дип монда!.. Йөри белмәгәч чыкмыйлар аны урамга”,”Ябып куярга сине этең-ниең белән!”

Тел белүнең әһәмияте

 

рәхимсезлек


ромашка алымы.

-Шәһәрдә Солтангәрәйгә очраган кешеләрне автор ничек сурәтли? (тавыш, ис буенча)

-Сез ул кешеләр урынында үзегезне ничек тотар идегез?

- Әсәрдә сурәтләнгәнгә охшаган ситуациягә эләккәнегез бармы?( Казанда хәер сораучыларга без нинди мөнәсәбәттә?)

-Ә Солтангәрәйне ник кызганабыз? (аның язмышын беләбез бит)

- Ни өчен аңа шә1әрдә базарга барырга кушалар?

 

4. Дин. Поза

“Трамвай” уены ( Уенчылар – трамвай вагоннары, аларның күзләре бәйләнгән. Бер бала – баш вагон, аның күзе бәйләнмәгән, башкалар аңа бер-бер артлы тотынып, аның артыннан йөрергә тиеш)

-         Күзләрегез бәйле килеш йөргәндә, ниләр кичердегез?

-         Солтангәрәйнең хәлен аңладыгызмы?

 

5бүлек буенча баштагы эшне дәвам итү


“Дәресләр белән генә канәгатьләнмәде, булган бөтен буш вакытын шул яңа эшкә багышлады.”

 

Кәрзин үрү. “Буш вакытларын кая куярга белми аптыраган яисә уку яшеннән чыккан, инде хәреф танудан  өметен өзгән күп кенә кешеләр өчен бу чын-чынлап бәйрәм булды.”

 

“Ул чакта алар күбрәк мәҗбүр ителгән өчен шулай җырлаганнар, уйнаганнар иде, һәм аларның уйнаганы- җырлаганы дакүбрәк күз яше агызу өчен корылган иде.”

 

“Операция уңышлы чыга , Солтангәрәй һәм аның гаиләсе өчен бәхетнең иге-чиге булмый.

Уку теләге

  

Хезмәт-бәйрәм

  бәхетсезлек

  сәламәтлек-бәхет

ромашка алымы.

-         Әгәр Солтангәрәй шәһәр тормышына ияләнә алмыйча, кире авылга китсә, язмышы үзгәрер идеме?Ул тормышның мәгънәсен табар идеме?

 

Бергәләп эзләү  методы

-         Солтангәрәй тормышы белән таныша торгач, нәрсәләрне аңладыгыз? (җавапларны тактага язу)

-         Тормыш гел бәхет-шатлыктан гына тормый

-         Сәламәтлек-бәхет

-         Тормышның мәгънәсен табу өчен эзләнергә кирәк

-         Уку һәм хезмәт – бәхет

-         Кешеләргә файдалы булу – бәхет

-         Кеше берүзе яши алмый

-         Кеше гел сайлау алдында һ.б.

Аерым ситуацияләр буенча сөйләшү (телевизордан сюжет( 2этажда яшәүче инвалидка пандус куйдырмыйлар күршеләре, астагы күршесе квартираны алыштырырга риза), Эльза апа, Фәнис Яруллин, Чулпан Габделганиева, Әнәс абый (слайдта күрсәтелә бара))

 

5.Рефлексия

Бәхет яки тормышның мәгънәсе турында эссе язу



Предварительный просмотр:

                                       9 — методичка  (ФГОС)

                         Фонетика, орфоэпия, орфография.

                                       1 нче дәрес  (1 нче бирем)

Тема: Сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы.

 Максат: сөйләм авазлары турындагы белемнәрне актуальләштерү, фонема төшенчәсен формалаштыру. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аера белү күнекмәсен камилләштерү.  

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

2. УМ кую ситуациясе. 1 нче бирем. К.җ.: Фонетика сөйләм авазларын һәм аларның кулланылышын өйрәнә. Димәк, без бүген фонетика бүлеге, ягъни сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы турында сөйләшербез. Үзбәя. Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1.1 нче күнегү. К.җ.: юлдаш – ю, л, д, а, ш; [й], [у], [л], [д], [ао],[ш]; көймә – к, ө, й, м, ә; [к], [ө], [й], [м], [ә]; тавыш – т, а, в, ы, ш; [т], [ао], [w], [ы], [ш]; онык – о, н, ы, к; [о], [н], [о], [қ ]; затлы – з, а, т, л ы; [з], [ао], [т], [л], [ы]; хыялый – х, ы, я, л, ы, й; [х], [ы], [й], [ао] , [л], [ы], [й]; белешү – б, е, л, е, ш, ү; [б[, [э], [л], [э], [ш], [ү]; горур – г, о, р, у, р; [ғ ], [о], [р], [у], [р]; өченче – ө, ч, е, н, ч, е; [ө], [ч], [ө], [н], [ч], [ө]; ветеран – в, е, т, е, р, а, н; [в], [э], [т],[э], [р], [а], [н]; ерак – е, р, а, к; [й], [ы], [р], [ао],[қ ]; илле – и, л, л, е; [и], [л], [л], [э]; сәнгать – с, ә, н, г, а, т, ь; [с], [ә], [ң], [ғ ], [ә], [т]; сөенү – с, ө, е, н, ү; [с], [ө], [й], [ө],[н], [ү]; игълан – и, г, ъ, л, а, н; [и], [ғ ], [л], [ао], [н]; тәэсир – т, ә, э, с, и, р; [т], [ә], [,] ,[с],[и], [р]; хакыйкать – х, а, к, ы, й, к, а, т, ь; [х], о],[қ ], [и],[қ ], [ә], [т]; ваза - в, а, з, а; [в], [а], [з], [ы]; гадәти – г, а, д, ә, т, и; [ғ ], [ә], [д], [ә], [т], [и]; йөгерү – й, ө, г, е, р, ү; [й], [ө], [г], [ө], [р], [ү]. Түбәндәге авазларныӊ үз хәрефләре юк: [ғ ],[қ ], [,],[w]. Ь, ъ  хәрефләре аваз белдерми. Үзбәя.

2. 2 нче күнегү. К.җ. : Арткы рәт сузык авазлары: [а],  [у], [о], [о], [ы[, [ы] - 6;                                  

Алгы рәт сузык авазлары: [ә],[ү], [ө], [э], [э], [и] - 6.Үзбәя.

3. 3 нче күнегү. К.җ.:

Тартык авазлар

                   парлы

       парсыз

Яӊгырау

[б], [в], [ғ ], [г], [д], [ж],[җ],[з]- 8

[л],[м], [н],[w],[р],[й],[ң]- 7

Саӊгырау

[п ],[ф],[қ ],[к],[т],[ш],[ч],[с]- 8

[ц],[х], [һ],[щ], [,] - 5

Үзбәя.

4. Модельләштерү. 4 нче күнегү. К.җ.:                                                          

                                                  Авазлар (фонемалар)

                                         − сөйләмнеӊ иӊ кечкенә берәмлекләре,

                                        − гомуми саны – 40,

                                        − шулардан: сузыклар – 12, тартыклар -28. Үзбәя.

5. 5 нче күнегү.  К. җ.: 1) кар; 2) гомер; 3) сандугач; 4) өмет. Үзбәя.

6. 6 нчы күнегү. К.җ.: Бил – бел, бүл, бул, бал, бөл; кар – кыр, кер, көр,күр, кор; наз – баз, ваз (кичү), газ, каз, саз, таз; ут – ук, уз, уй, ул, ун, уң, ур, уч; сат – бат, ват, зат, кат, шат, хат, чат.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 7 – 9 нчы күнегүләр.

                                 

                                   2 нче дәрес (2 нче бирем)

  Тема: Сөйләмдә аваз үзгәрешләре.

  Максат: сөйләмдә аваз үзгәрешләренең төрләрен искә төшерү, аларның үзенчәлекләрен аңлатып бирә һәм мисаллар белән дәлилли белү күнекмәсен үстерү.

  Дәрес тибы – белемнәрне гомумиләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 8 нче күнегү;

ә) и 9 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 2 нче бирем.  К.җ.: Модельдә 6 төрле сөйләмдәге аваз үзгәрешләре күрсәтелгән,димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 10 нчы күнегү. К.җ.: Янгын – [йаоңғын] , бердәмлек – [бэрдәмнэк], игеннәр – [игэннәр], ташта – [таоштао ], унбиш – [умбиш], мәктәпкә – [мәктәпкә], быелгы – [быйылғы], кышкы – [қышқы], урманнан – [урмаоннаон], җирдә – [җирдә], кабарынкы – қ [қаобаорыңқы], кызчык - [қыччық], омонимнар – [аомонимнаор], сыйныфташ – [сыйныфтаош], якынлаш – [йаоқыннаош], атказанган – [аотқаозаоңғаон], юлдаш – [йулдаош], әнкәй – [әңкәй]. Үзбәя.          (Ләлә Рәисовна! Укларны куя алмыйм)

2. 11 нче күнегү. К.җ.:  Редукциягә мисаллар: [қ(ы)рлайғао], [йаон(ын)дағы], [төй(ө)рө],[йөг(ө)рөп], [ычқынд(ы)рып], [б(э)лән].  Үзбәя.

3. 12 нче күнегү. К.җ.:  1) рәт гармонисенә караган сүзләр: киӊәшле, юлга, остазлар, сагынылды, татарча, җырларым, авылдаш, туганлык, зиһенле, алтынчы; 2) ирен гармонисенә караган сүзләр: гомерлек, бөек, йолдызчык, сөекле, очсыз, өтер, төнге, өметсез, дөреслек, өлге. Үзбәя.

4. 13 нче күнегү. К.җ.: күп - рәк – күбрәк, сап- ы – сабы, кип - ү - кибү; күкрәк - е – күкрәге, түк – ә – түгә; кадак –ы – кадагы, как - у – кагу. Бу төр аваз үзгәрешләре чиратлашу дип атала. Үзбәя.

5. 14 нче күнегү. К.җ.: сат – сөт, бал – бил, оч – өч, уч – үч, кар- кер, боек – бөек, кул – күл, җай – җәй, ут – үт. Тартык авазларныӊ калын яки нечкә әйтелешенә сузык авазларның арткы яки алгы рәтнеке булуы тәэсир итә.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 15 – 17 нче күнегүләр.

                                                 3 нче дәрес (3 нче бирем)

  Тема: Сүзләргә фонетик анализ ясау. Сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы.

 Максат: фонетик анализ төшенчәсен актуальләштерү, сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аермалар турында белгәннәрне искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту. 

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 16 нчы күнегү;

ә) и 17 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 3 нче бирем.  К.җ.: Бирелгән схеманы фонетик анализ ясау өчен файдаланабыз. Димәк, без бүген фонетик анализ ясау белән шөгыльләнербез.. Үзбәя.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла. 

II. УМ адымлап чишү.

1. 18 нче күнегү. К.җ.:

Болан – [болаон], әйтелеш белән язылыш арасында аерма юк.

Хыял – [хыйаол], аерма бар: я хәрефе ике аваз кушылмасы [йа] ны белдерә.

Саргай – [саорғаой], аерма бар: г хәрефе  [ғ]авазын белдерә.

Яшел – [йәшэл], аерма бар: я хәрефе ике аваз кушылмасы [йә] не белдерә.

Мәгънә – [мәғнә], аерма бар: г хәрефе  [ғ]авазын белдерә, ъ билгесе аваз белдерми, [ғ]итеп уку өчен кулланыла.

Кораб – [карап], аерма бар: басымсыз [ō] сузыгы басымлы иҗек алдыннан [а] авазына охшатып әйтелә; сүз ахырында [б] авазы саңгырау [п] авазын белдерә.

Галәм –  [ғәләм], аерма бар: г хәрефе  [ғ]авазын белдерә, моның өчен анардан соң а хәрефе языла.

Компьютер – [кампйутэр], аерма бар: басымсыз [ō] сузыгы басымлы иҗек алдыннан [а] авазына охшатып әйтелә; ю хәрефе ике аваз кушылмасы [йу] ны белдерә; ь билгесе аваз белдерми; е хәрефе [э] авазын белдерә.

Ватык – [wаотық]; аерма бар: в хәрефе - [w]авазын, к хәрефе  [қ]авазын белдерә.

Еш – [йыш], аерма бар: е хәрефе ике аваз кушылмасы [йы] ны белдерә.

Онык – [оноқ], аерма бар: ирен гармониясе нигезендз ы хәрефе [о] авазын белдерә, [қ] авазы к хәрефе белән бирелә.

Көчле – [көчлө], ирен гармониясе нигезендз е хәрефе [ө] авазын белдерә.  Үзбәя.

2. 19 нчы күнегү.  К.җ.:  Мәсәлән: ботка, очкын, код, сорт, организм, помидор, ректор, профессор; ындыр, арыш, рыцарь, тыл; эмблема, экспонат, сер, теләк, маэмай, тәэсир; кинәт, карусель, канат, аксыл; мәңге, төгәл, гариза, маңгай; диван, вирус, авылдаш, әверелү, авторитет, автограф. Үзбәя.

3. 20 нче күнегү.  К.җ.:  язу – [йа], юкә – [йү], читен – [э], сигез – [э], иярү – [йә], октябрь – [а], бишек – [э], елан – [йы], бишьеллык – [йы], юмарт- [йу], бюллетень – [у], [э[, [э], элемент –[э], [э], [э], җимеш –[э], берьюлы –[э],[йу], кулъяулык –[йа], елъязма – [йы], [йа], белешмә – [э], [э], вестибюль – [э], [у], рецензия – [э], [э], [йә], футляр –[а].Үзбәя.

4. 21 нче күнегү. К.җ.: 1. Усак. 2. Кашык. 3. Тавыклар. 4. Таш. 5. Төш.

Үрнәк: җилсез – [җил-сэ'с] – 6 х., 6 ав.

җ – [җ] – яңгырау, парлы, тел-аңкау авазы,

и – [и] – иренләшмәгән, парсыз, басымсыз, югары күтәрелешле алгы рәт сузыгы,

л – [л] – яңгырау, парсыз, тел-теш тартыгы,

с – [с] – саңгырау, парлы, тел-теш тартыгы,

е – [э] - иренләшмәгән, парлы, басымлы, урта күтәрелешле алгы рәт сузыгы,

 з – [с] - саңгырау, парлы, тел-теш тартыгы.

Сүз сингармонизм законына буйсына.

Әйтелеш белән язылыш арасында аерма бар: сүз ахырында сангыраулашу күзәтелә һәм з хәрефе [с] авазын белдерә. Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 22 – 24 нче күнегүләр.

                                      4 нче дәрес

Тема:  Грамматик биремле контроль диктант “Көзге урман”.   (Кереш контроль эш)

“Көзге урман” дигән диктант тексты ... нче (ы) биттә.

Максат: фонетика бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Грамматик бирем: 1. Бирелгән сүзләрнең транскрипциясен язарга: йөрде, никадәр, ялкын, юрган, орлыкларын, пәрәвез, коры, ефәк, коена, янган.   2. Сыек һәм  биек сүзләренә фонетик анализ ясарга (вариантлап).

К.җ.: 1. [йөрдө], [ниқәдәр],[йаолқын], [йурғаон],[орлоқлаорон],[пәрәwэз], [қоро], [йэфәк],  [ қойонао],[йаоңғаон] .  

2. Фонетик анализ үрнәге 21 нче күнегүне үтәгәндә бирелде. Сузык һәм тартык авазлар таблицасын экранда бирергә мөмкин.  

                                5 нче дәрес (4 нче бирем)                   

Тема: Татар орфографиясенең төп принциплары.

 Максат: татар орфографиясенең төп принциплары турында төшенчә бирү һәм, шуларга нигезләнеп, дөрес язу күнекмәсен камилләштерү.

  Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 23 нче күнегү;

ә) и 24 нче күнегү.  Үзбәя.

Искәрмә: белемнәрне актуальләштерү һәм өй эшләрен тыӊлау урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 4 нче бирем.  К.җ.: Модельнең исеме  Татар орфографиясенең төп принциплары булырга мөмкин. Димәк, без бүген шул турыда сөйләшербез.Үзбәя.Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 25 нче күнегү. К.җ.:  

                          Татар орфографиясенең төп принциплары

фонетик            морфологик            график              экономия            тарихи-традицион

ишетелгәнчә язу     сүзнең беренчел                   алынма сүзләрне           сүзләрне                    сүзлзрне борынгыча язу

                                 морфологик нигезен           шул телдәгечә язу         кыскартып язу

                                  саклап язу

Үзбәя.

2. 26 нчы күнегү. К.җ.: 1. Фонетик принцип: сулыш, алсу. 2. Морфологик принцип: зыянлы, көлке. 3. График принцип: менеджмент,филолог.  4.Экономия принцибы: журфак, АЭС. 5. Тарихи-традицион принцип: 20 нче урын, 15 ләп кеше. Үзбәя.

3.  27 нче күнегү. К.җ.: 1. Буранлы – [бураонны]. 2. Гомер – [ғөмөр]. 3. Йөзлекәй-[йөзлөкәй], борынгы – [бороңғо]. 4. Җиңелүләр –[җиңлүләр], илтә ала – [илтәлао]. 5. Соры - [соро]. Үзбәя.

4. 28 нче күнегү. К.җ.:                                                                                                                                                                          

   ф.пр.                м.пр.             ф.пр.           эк. пр.      г. пр.       т.-тр.пр.   м.пр.           г.пр.              ф.пр.         м.пр.

киләчәктә, имәнлек, дусларча, КДУ, гитара, 5% лы, сүнгән, формула, түбән, тәнкыйть,

     эк.пр.                   м.пр.             ф.пр.         ф.пр.        г пр.               т.-тр.пр.                м.пр.             г.пр.

медколледж, китә ала, сораш, күбрәк, помидор, 98 не 2 гә бүл, явымсыз, фильм    Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 29 – 31 нче күнегүләр.

                                              Лексикология

                                       6 нчы дәрес (5 нче бирем)                                          

Тема: Татар әдәби теленең сүз байлыгы.

 Максат: сүзнең лексик мәгънәсе һәм грамматик мәгънәсе төшенчәләрен актуальләштерү, бер һәм күп мәгънәле сүзләрне, күп мәгънәлелек барлыкка килү ысулларын аера белү күнекмәсен камилләштерү. 

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 30 нчы күнегү;

ә) и 31 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 5 нче бирем.  К.җ.: Сүзнеӊ мәгънәсен, телнеӊ сүз байлыгын өйрәнә торган бүлек  лексикология дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 32 нче күнегү. К.җ.:  1. Лексик мәгънә: Авылга – кешеләр яши торган урын мәгънәсен белдерә. Ерак – зур ара, якын түгел дигәнне аңлата. Грамматик мәгънә: авылга - исем, юнәлеш килешендә, берлек санда, җөмләдә урын хәле була. Хәтле – бәйлек, юнәлеш килешен таләп итә,ике сүзне бәйләү өчен хезмәт итә. Ерак – рәвеш, урын рәвеше, җөмләдә урын хәле була. Әле – кисәкчә, ышандырып әйтүне белдерә.2. Лексик мәгънә: Габдулла - ир-ат исемен белдерә. Апасының – үзеңнән өлкәнрәк булган кыз туганын белдерә. Йөзенә – чыраена, битенә дигән мәгънәдә кулланыла. Карады – күз салу, карашын юнәлтү мәгънәсен белдерә. Грамматик мәгънә:  Габдулла - исем, баш килештә, берлек санда, җөмләдә ия була. Апасының - исем, иялек килешендә, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, җөмләдә аергыч була. Йөзенә - исем, юнәлеш килешендә, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык була.Карады – фигыль, III затта, берлек санда, билгеле үткән заманда, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә − хәбәр.Үзбәя.

2. 33 нче күнегү. К.җ.: 1.Бүлмәбез белән – метонимия. 2. Очлы күз – метафора. 3. Метафора – ак күңелле. 4. Йөзләрне – синекдоха. 5. Арыш – синекдоха.  Үзбәя.

3. 34 нче күнегү. К.җ.: (Курай белән җыр ) агыла башлый – ишетелә дигән мәгънәдә. Капкынга эләккәндәй – аерылып китә алмау мәгънәсендә. Татлы әсирлек – үз теләгең белән тоткын булу мәгънәсендә. Бөтен дөньяны онытып – берни турында да уйламау мәгънәсендә. (Дала) җәелә дә җәелә – зур , киң дала мәгънәсендә. (Бөркет) йөзә – салмак, тыныч кына оча мәгънәсендә. Үзбәя.

4. 35 нче күнегү.  К.җ.: Ак ромашка – ак көнләшү, алтын беләзек – алтын туй, бәхет теләү – бәхет йолдызы,сары роза – сары сагыш, салкын су – салкын караш, таш вату – таш йөрәкле, көмеш алка – көмеш чәчләр, күзгә дару салу – бәйләм күзе, чиста кием – чиста намус, тел күрсәтү – телгә килү. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 36 – 38 нче күнегүләр.

                                           7 нче дәрес (6нчы бирем) 

Тема: Синонимнар.

 Максат: синонимнар төшенчәсен актуальләштерү, доминанта сүзнең вазифасын искә төшерү, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 37 нче күнегү;

ә) и 38 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 6 нчы бирем.  К.җ.: Мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торган төрле сүзләр синонимнар дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 39 нчы күнегү. К.җ.: Текстны күчереп языгыз, синонимнарныӊ асларына сызыгыз, алар арасыннан доминанта сүзне билгеләгез.

   

   1.Барысыныӊ да кәефләре яхшы, күӊелләре күтәренке. 2.Бүген һәр бала үзе теләгәнчә, җаны тартканча ял итте: су коенды, балык тотты, төрле уеннарда катнашты, бүләкләр, призлар отты. 3.Тик Зөфәр сизеп, тоеп торды: никадәр генә шат булып күренергә тырышсалар да, Дәминнекеләр сынатты, чөнки табын янында ук күзләре йомыла башлады. 4. Палаткаларга кергәч тә, башкалар шикелле, юк кына сүздән дә кызык табып, шаярып, көлешеп ятмадылар. 5. Башлары мендәргә тиюгә, йомшарып, изрәшеп йокыга талдылар. Үзбәя.

2. 40 нчы күнегү. К.җ.: нәсел, нәсел-нәсәп, ыру

яшәү, тору, гомер итү, көн күрү, гомер сөрү

сагышлы, моӊлы, кайгылы, зарлы, моңсу

әкрен, салмак, талгын,

исәнлек, саулык, тазалык, иминлек

  Үзбәя.

3. 41 нче күнегү. К.җ.: Синонимнар

-  мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торган төрле сүзләр,

- якын мәгънә белдергән сүзләр төркеме – синонимик рәт,

- доминанта сүз бөтен рәттәге сүзләр өчен уртак төшенчәне белдерә,

- кешенең сөйләм культурасын үстерә. Үзбәя.

4. 42 нче күнегү.К.җ.: Хәтеремдә, исемдә тотамын, хәтеремдә саклыйм, беләм. Синонимнар куллану сөйләмне матурлый, кабатлаулардан азат итә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 43 – 45 нче күнегүләр.

                                    8 нче дәрес (7 нче бирем)

Тема: Антонимнар.

 Максат: антонимнар төшенчәсен актуальләштерү, даими антонимнарны  контекстуаль антонимнардан аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау.  

а) я 44 нче күнегү.

ә) и 45 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 7 нче бирем.  К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр – антонимнар. Димәк, без бүген дәрестә антонимнар  турында  сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 46 нчы күнегү. К.җ.:   дус – дошман (ис.), төньяк – көньяк (ис.), тырышлык – ялкаулык  (ис.), кайгы – шатлык (ис.), кыш - җәй (ис.); ела – көл (ф.), уян – йокла (ф.), ач – яп (ф.), киӊәй – тарай (ф.), ки – сал (ф.); эссе – суык (с.), аяз – болытлы (с.), кичке – иртәнге (с.), ачы – төче (с.), җилле – җилсез, тыныч (с.); ерак – якын (р.), тиз – әкрен (р), юри – чынлап (р.), югары –түҗән (р.), эчтән – тыштан (р.). Үзбәя.

2. 47 нче күнегү. К.җ.: иртә-кич, вакытлы-вакытсыз, яше-карты, ут-су, егыла-тора, эреле-ваклы, уйлар-уйламас,көне-төне, аслы-өсле, җир-күк, ак-кара, кайта-китә, теләр-теләмәс, ул-кыз, уңлы-суллы, җәен-кышын.Үзбәя.

3. Модельләштерү. 48 нче күнегү . К.җ.:        

                                             Антонимнар

                                     − капма-каршы мәгънәле сүзләр,

                                     − ике төре бар: даими һәм контекстуаль,

                                     -  сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтәләр.  Үзбәя.

 4. 49 нчы күнегү. К.җ.: 1) даими антонимнары булган мәкальләр:1,2,3,4,7,8.                         2) контекстуаль антонимнары булган мәкальләр: 1,5,6. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 50 - 52 нче күнегүләр.

                                            9 нчы дәрес (8 нче бирем)

Тема: Омонимнар.

 Максат: омонимнар һәм аның төрләре турында белемнәрне гомумиләштерү, паронимнар төшенчәсен формалаштыру , аларны омонимнардан аера белү күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 51 нче күнегү;

ә) и 52 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 8 нче бирем.  К.җ.: Бирелгән төшенчәләр арасыннан омонимнар турында аерып сөйләшмәдек. Димәк, без бүген омонимнар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 53 нче күнегү. К.җ.:  1. Кырда куян эзе бар. (Җыр) – Син әбиләргә кунакка бар. 2. – Ач инде, акыллым! (И.Гази) – Ач кадерен тук белми. (Мәкаль) 3. Икенче көнне кичкә таба нарат астына эскәмия, урындыклар чыгарып тезделәр. (Г.Мөхәммәтшин) – Әнием таба ашлары пешерергә бик ярата. 4. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. (Г.Ибраһимов) – Алмаз әтисенә безне китереп бирде. 5. Бер генә кеше дә аныӊ телләренә чыдый алмый бит! (Н.Исәнбәт) – Мин укып чыккан китапта 367 бит бар иде. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 54 нче күнегү. К.җ.:

                                       Омонимнар

     - бертөрле аваз составына ия, ләкин мәгънәләре буенча төрле сүзләр,

    - 4 төре бар: саф омоним, омофон, омограф, омоформалар,

    - паронимнар – яӊгырашы ягыннан якын, бер тамырдан булган сүзләр белән бутамаска,

   - омоним сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый.  Үзбәя.

3. 55 нче күнегү.  К.җ.: 1. Кар аталар  - караталар (омофоннар). 2. Яшь – яшь (саф омонимнар) 3. Таң - таң (саф омонимнар) 4. Ура – ура (омоформалар) 5. Җәймә – жәймә (омографлар) 6. Башка – башка (омоформалар). Үзбәя.

4. 56 нчы күнегү. К.җ.: Уен омонимнардан оста файдалануга нигезләнгән.Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 57 – 59 нчы күнегүләр.

                                10 нчы дәрес  (9 нчы бирем)

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

 Максат: фразеологик әйтелмәләр турында белгәннәрне гомумиләштерү, аларны ирекле сүзтезмәләрдән аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 58 нче күнегү;

ә) и 59 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 9 нчы бирем.  К.җ.: Дөнья иләгеннән иләнеп кала – әһәмиятен югалта, онытыла. Бу берәмлек – фразеологик әйтелмә.  Димәк, без бүген фразеологик әйтелмәләр турында сөйләшербез. Үзбәя.

     Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 60 нчы күнегү. К.җ.: 1.Тын алырга курку – бик игътибар белән тыңлау.2. Йөрәк түзмәү – сабырсызлану. 3. Телгә алу – искә төшерү, әйтү. 4.  Чишмә булып яшь агу – көчле елау. Көн итү – яшәү. 6. Күңелне шик кимерү – шикләнү, ышанып бетмәү.  Үзбәя.

2. Модельләштерү. 61 нче күнегү. К.җ.:

                 Фразеологик әйтелмәләр 

- кимендә ике сүздән торалар,

- составындагы сүзләр арасына башка сүзләр өстәп булмый,

-  бербөтен мәгънә аӊлата,

- күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар,

- бер сүз белән алмаштырып әйтеп була. Үзбәя.

3. 62 нче күнегү. К.җ.: авызына су кабу – эндәшмәү, сөйләшмәү, энәсеннән җебенә кадәр – җентекләп, авызыннан сөт кипмәгән - яшь, йөрәк җитмәү - курку, күз ачып йомганчы - тиз, ачык авыз - игътибарсыз, араларыннан кара мәче үтү- үпкәләшү, керфек тә какмау - йокламау, килмәгән җире юк - матур, алтын куллы - оста, баш бирмәү - буйсынмау, табан ялтырату - качу, аяз көнне яшен суккандай – кинәт. Үзбәя.

4. 63 нче күнегү.  К.җ.: Тел ярасы, кече телгә дә җитмәү, тел бистәсе, теле белән майлау, теленнән табу, теленә салыну, телсез калу, телгә килү, теле телгә йокмау, татлы тел, телгә дә алмау,телне тешләп түзү, телдән төшмәү, усал телле һ.б.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 64 – 66 нчы күнегүләр.

                                        11 -12 нче дәресләр 

Тема:  Контроль эш. (Демоверсия № 1)

Максат:

                                       13 нче дәрес (10 нчы бирем)

Тема: Татар теленең сүзлек составы.

 Максат: тема буенча билгеләнгән төшенчәләрне актуальләштерү, кулланылу үзенчәлекләрен аерырга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: хаталарны төзәтү өстендә эш. Үзбәя.

2.УМ кую ситуациясе. 10 нчы бирем.  К.җ.:  Сорау билгесе урынына Татар теленең сүзлек составы дип язарга кирәк. Димәк, без бүген татар теленең сүзлек составы турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.1. 67 нче күнегү. К.җ.: Татар теленеӊ үз сүзләре: дуслык, авыл, көлке, күңел, тамчы, сөенеч, урын, җырла, кинәт, йокы, теләктәш, көндез;  алынма сүзләр: митинг, буфет, китап, фатир, институт,шифаханә, җәмгыять, дәва, вальс, җиһан, өстәл. Үзбәя.

2. 68 нче күнегү. К.җ.: Җанаш – җаный, җаным; әрләгән – ачуланган, орышкан; өрекмәсәнә – курыкмасана; басмак – басарга; берлә – белән; сәке – агач карават; чалшая – кәкрәя, төзлеген югалта; җәш – яшь; сораган итенәләр – сораган булалар; бакыт – вакыт; ару – чиста; әйбир – әйбер; беген – бүген; җангылышырмын – ялгышырмын; төн ката – төн буе; саташтым кана  - саташтым бит; бичә- хатын; ләй –лә; сән – син; сауып – савып; җерәк – йөрәк; җатыйм – ятыйм; чүт кенә – аз гына. Үзбәя.

3. 69 нчы күнегү. К.җ: Бу сүзләр -  тәрәзә куючылар куллана торган сүзләр . Үзбәя.

4. 70 нче күнегү.  К.җ.: 1) архаизмнары булган җөмләләр: 1, 2, 3;  2) тарихи сүзләре булган җөмләләр: 4, 5, 6. Үзбәя. 

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 71 – 73 нче күнегүләр.

                                                                Морфология

                                        14 нче дәрес (11 нче бирем) 

Тема: Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

 Максат: сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне актуальләштерү, мөстәкыйль сүз төркемнәренең һәм хәбәрлек сүзләрнең төп үзенчәлекләрен искә төшерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 72 нче күнегү;

ә) и 73 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 11 нче бирем.  К.җ.:  Морфология сүз төркемнәрен өйрәнә. Димәк, без бүген сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.1.74 нче күнегү. К.җ.: Китәр (ф.) алдыннан (б.с.),  мин (ал.)  дустымны(ис.) юатырдай(р.) иӊ (к.) кадерле(с.) сүзләрне (ис.)әзерләдем(ф.). 2. Беркөнне (р.) капка (ис.) төбенә (б.с.) чыгып (ф.) бастык (ф.) та (т.)кая (ал.) барырга (ф.)белми (ф.)аптырап (ф.) торабыз (ф.).  3. Агыйдел! (ис.) Рәсемдәге (с.)төсле(б.) матур(с.), әкияттәге (с.) төсле (б.)серле(с.), җырдагы(с.) төсле(б.) моӊлы(с.) елга (ис.) ул(ал.) Агыйдел... (ис.) 4. Күрше (с.)бакчада (ис.), бөтен (ал.)һаваны (ис.)яӊгыратып(ф.), сандугач (ис.)сайрый (ф.)иде (я.ф.).Үзбәя.

2.Модельләштерү. 75 нче күнегү. К.җ.:

                                           Сүз төркемнәре - 13

мөстәкыйль            хәбәрлек сүзләр           модаль                   бәйләгеч

исем, фигыль,                                            кисәкчә,                       бәйлек һәм бәйлек сүз,

сыйфат, сан,                                             ымлык,                     теркәгеч һәм теркәгеч сүз

алмашлык,                                                 модаль сүзләр

рәвеш, ияртем

Үзбәя.

3. 76 нчы күнегү. К.җ.: Бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфатны алмаштыра, төрләнми, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; кырлар -  уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; үзәннәрдә -  уртаклык исем, урын-вакыт килешендә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; минем - зат алмашлыгы, исемне алмаштыра, иялек килешендә, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; эзләрем - уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, I зат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә ия була; бик  - күләм-чама рәвеше, рәвешне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә күләм хәле була;  иртә – вакыт рәвеше, фигыльне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә вакыт хәле була;  салынган - хикәя фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, үткән заманда, III зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була.

2. Иртәнге  – нисби сыйфат, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, ясалма сүз, җөмләдә аергыч була; кояшныӊ  - уртаклык исем, иялек килешендә, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә аергычбула; йомшак – асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; нурларына - уртаклык исем, юнәлеш килешендә, күплек санда, III зат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә кыек тәмамлык була; иркәләнеп  - I төр хәл фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, ясалма сүз, җөмләдә рәвеш хәле була; уяндым - хикәя фигыль, төп юнәлештә, барлыкта, үткән заманда, I зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 77 – 79 нчы күнегүләр.

                                         15 нче дәрес ( 12 нче бирем)

Тема: Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре.

 Максат: сөйләмдә бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен тану, аңлатып бирә белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 78 нче күнегү;

ә) и 79 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 12 нче бирем.  К.җ.: Модельдәге сорау билгеләре урынына бәйләгеч сүз төркемнәре һәм модаль сүз төркемнәре дип язарга кирәк.  Димәк, без бүген бәйләгеч  һәм модаль сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1.80 нче күнегү. К.җ.: 1) модаль сүз төркемнәре: аһ (ымлык); кенә ( кисәкчә);  2) бәйләгеч сүз төркемнәре: әгәр (теркәгеч); дә (теркәгеч), белән (бәйлек), да (теркәгеч). Үзбәя.

2. 81 нче күнегү. К.җ.: 1. Мени – сорау кисәкчәсе, кушылып языла. 2. Генә – чикләүче кисәкчә, аерым языла. 3. Ай-һай – эмоциональ ымлык, төзелеше буенча парлы төп ымлык, сызыкча аша языла. 4. Һәм – тезүче (җыючы) теркәгеч. Бит – раслау кисәкчәсе, аерым языла. 5. Зинһар – модаль сүз, үтенү төсмерен белдерә. Дә – көчәйтүче кисәкчә, аерым языла. Әле – үтенүне белдерүче кисәкчә, аерым языла. Үзбәя.

3. 82 нче күнегү. К.җ.: 1.а  2.б  3.ә   4.а   5.а   6.б   7.ә  8.б  9.а  10 ә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 83 – 85 нче күнегүләр.

                                        16 нчы дәрес

Тема: Контроль диктант “Туган тел”

Максат: I чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Дәрес барышы:

  1. Диктант язу.
  2. Биремнәр үтәү:

А) Бирелгән сүзләргә синонимнар табып язарга: уңай, әрнүле, көчәйтә, бәхет.

К.җ.: уңай, җайлы, ансат; әрнүле, газаплы, тирән сагышлы; көчәйтә, арттыра, күбәйтә; бәхет, сәгадәт, рәхәтлек.

Ә) Беренче абзацны сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

К.җ.: Якшәмбе(ис.) көнне(ис.) Мәскәү(ис.) татарлары(ис.) Измаил(ис.) паркына(ис.) җыелалар(ф.). Өч(сн.) ел(ис.)буе(б.с.)шушы(ал.) паркка(ис.) мин(ал.) дә(к.) йөрдем(ф.).

“Туган тел” дигән диктант тексты ... нчы биттә.

                                                 Сүз ясалышы

                                      17 нче дәрес  ( 13 нче бирем)

Тема: Сүз ясалышы ысуллары.

 Максат: сүз ясалышы төшенчәсен актуальләштерү, сүз ясалышы ысулларын искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 84 нче күнегү;

ә) и 85 нче күнегү.  Үзбәя.

Искәрмә. Укытучы кирәк санаса, өй эшләрен тикшерү урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 13 нче бирем.  К.җ.:  . Татар телендә яӊа сүзләрнеӊ нинди чаралар, ысуллар белән барлыкка килүен өйрәнә торган бүлек сүз ясалышы дип атала. Димәк, без бүген сүз ясалышы турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 86 нчы күнегү. К.җ.: 1. Шундый – алмашлыктан ясалган; шатлык, көрлек – сыйфаттан. 2. Конвертлап – исемнән; тартмасына – фигыльдән. 3. Уйланып – исемнән; бүлмәсендә – фигыльдән; көндезге – рәвештән. 4. Күңелле – исемнән; барлыкка – хәбәрлек сүздән; дәһшәтле – исемнән; гөрселдәвеннән – ияртемнән. Үзбәя.

2. 87 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Өчпочмак, казаяк, суүсем – кушма сүзләр; очсыз- сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән ясалганнар. Үзбәя.

 3. 88 нче күнегү. К.җ.:  Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы (конверсия) белән ясалганнар.Үзбәя.

4. 89 нчы күнегү. К. җ.: Игелек – изгелек, акрын – әкрен, эндә'ш − э'ндәш, олы  - олуг, биек – бөек, ке'реш - кере'ш, әзер- хәзер, ачы- әче, ... Үзбәя.

5. 90 нчы күнегү. К.җ.: Бу сүзләр исем сүз төркеменә карыйлар. Алар сүзнең мәгънәсен үзгәртү юлы белән ясалганнар. Бу сүзләрдә мәгънә уртаклыгын сизеп була.Үзбәя.

6. Модельләштерү. 91 нче күнегү.

Сүз ясалышы ысуллары: 1. Фонетик ысул (сүзнеӊ аваз составын үзгәртү).

                                       2. Морфологик ысул (кушымчалау).

                                        3. Синтаксик ысул (сүзләр кушылу).

                                        4. Морфологик-синтаксик ысул(конверсия яки бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү).

                                        5. Лексик-семантик ысул (сүзләрнеӊ мәгънәсе үзгәрү).

                                        6. Аббревиация ысулы (сүзләрне кыскарту). Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 92 – 94 нче күнегүләр.

                                 18 нче дәрес (14 нче бирем)

Тема: Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре.

Максат: сүзләрнең ясалыш буенча төрләрен аера һәм дөрес яза белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 93 нче күнегү;

ә) и 94 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 14 нче бирем.  К.җ.:    

                       Сүзләрнеӊ ясалыш буенча төрләре                                      

              тамыр                                                       ясалма

                                                   ясалма                                            тезмә

                                                                       кушма     парлы

Димәк, без бүген сүзләрнең ясалыш буенча төрләре  турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 95 нче күнегү. К.җ.: 1.Ясалма сүзләр: мондый (сыйфат), дәһшәтле(сыйфат), яшел(сыйфат), якынлашкан (фигыль), кадәрле(бәйлек), зураеп(фигыль), шомланып(фигыль), ачык(сыйфат), буйлы(сыйфат), ябалдашлары (исем). Кушма сүзләр: бермәлне(рәвеш). Парлы сүзләр: адаштыра-адаштыра(фигыль). Тезмә сүзләр: көн яктысын(исем), йота бара (фигыль),  күк йөзен(исем). Үзбәя.

2. 96 нчы күнегү. К.җ.: РФ, райком, драмтүгәрәк,медкөллият, БРИ, профком, БМО, ДЙА, ТР, филфак, КФУ, ИҮТ, АЭС. Үзбәя.

3. 97 нче күнегү. К.җ.: 1) синоним сүзләрне парлап ясалган: җиде-сигез, уйнап-көлеп, абына-сөртенә, очсыз-кырыйсыз, этә-төртә; 2) антоним сүзләрне парлап ясалган: юк-бар, караӊгылы-яктылы, аклы-каралы, этле-мәчеле, урынлы-урынсыз, бата-калка; 3) сүзләрне кабатлау юлы белән ясалган: бөртек-бөртек,эшли-эшли, бергә-бергә, ерак-еракта; 4) аваздаш сүзләрне парлап ясалган парлы сүзләр: кәкре-бөкре, иләс-миләс, алпан-тилпән,иге-чиге.

4. 98 нче күнегү. К.җ.: 1.Кушма, батырлык, көйсез, җәяүле, аучы, сәхнәдәш, урак, изгелек, сөтләч, кирәкле, сакчыл, кискеч, очлы, бишлек, ялтыра, чүплек, ямьсез, дулкынлан, соӊгы, икелән, әтәчтәй, үсмер, яшьлек, нечкәлек. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 99 – 101 нче күнегүләр.

                          Гади җөмлә синтаксисы

                               19 нчы дәрес (15 нче бирем) 

Тема: Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

 Максат: сүзләр арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнешләрне тану һәм аеру күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 100 нче күнегү;

ә) и 101 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 15 нче бирем.  К.җ.:  Сорау билгеләре урынына тезүле һәм ияртүле сүзләрен язарга кирәк. Димәк, без бүген җөмләдә сүзләр бәйләнеше турында сөйләшербез.   Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 102 нче күнегү. К.җ.: (225) көн һәм төн; туп һәм танклар (гөрелтесеннән); дәһшәтле, канкойгыч (сугышта); (ун меңнәрчә кеше) яралана һәм һәлак була. Тезүле бәйләнеш тиңдәш кисәкләр арасында була. Үзбәя.

2. 103 нче күнегү. К.җ.: 1. Егет йөрәге, зур хис, бер хис, йөрәгендә кабынып килү.  2. Андый көннәр, бик шат, шат күренү.3. Миңа алып килү, бик матур, матур курчак, курчак алып килү. 4. Кичә биләүдә яткан, бүген эшли башлау, акча эшли башлау, икмәклек акча, биләүдә яткан бала.Үзбәя.

3. Модельләштерү. 104 нче күнегү. К.җ.:

                               Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше

                               тезүле                      ияртүле

тиңдәш кисәкләр арасында,           бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында,

бәйләүче чаралар:                           бәйләүче чаралар:

тезүче теркәгечләр,                       килеш кушымчалары,

тезү интонациясе;                        бәйлек һәм бәйлек сүзләр,

                                                          янәшә тору,сүз тәртибе,

                                                         хәбәрлек кушымчалары, сүзләрне кабатлау.. Үзбәя.

4. 105 нче күнегү. К.җ.: Караңгы төн – янәшә тору; бернинди хәрәкәт - янәшә тору; бернинди тавыш - янәшә тору; хәрәкәт, тавыш – тезү интонациясе; кинәт сибәли башлау - янәшә тору; якында күренмәү- янәшә тору ; ышыкланыр агач – сыйфат фигыль формасы;  караӊгы дала  - янәшә тору; дала һәм уйларым – тезүче теркәгеч;  минем уйларым – иялек килеш кушымчасы; ара-тирә узып китү - янәшә тору; караӊгы төндә  - янәшә тору; юл буенда басып торган – бәйлек сүз;  ялгыз кешене  - янәшә тору; кешене утыртсын – төшем килеше кушымчасы; басып торган кешене – сыйфат фигыль формасы;  төнлә чыккан -  янәшә тору(рәвеш ясаучы кушымча); юл буенда ышанмыйлар – бәйлек сүз; ялгыз чыккан – янәшә тору; ялгыз чыккан кешегә - сыйфат фигыль формасы; кешегә ышанмыйлар – юнәлеш килеше кушымчасы; яныма килеп туктады – тартымлы юнәлеш килеше кушымчасы; өч күчәрле -  янәшә тору;өч күчәрле ЗИЛ - янәшә тору(сыйфат ясаучы кушымча дип карарга мөмкин);(өсте )ябулы ЗИЛ -  янәшә тору(сыйфат ясаучы кушымча дип карарга мөмкин); яшь солдат - янәшә тору. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 106 – 108 нче күнегүләр.

                                      20 нче дәрес (16 нчы бирем)

Тема: Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында мөнәсәбәтләр.

 Максат: ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында хәбәрлекле, ачыклаулы (төгәлләүле) һәм аныклаулы мөнәсәбәтләрне таный һәм аера белү күнекмәсен камилләштерү, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 107 нче күнегү;

ә) и 108 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 16 нчы бирем.  К.җ.:  Күзләре ялтырап киттеләр – хәбәрлекле мөнәсәбәт;  сокланудан ялтырап киттеләр – ачыклаулы мөнәсәбәт; кызларның, бигрәк тә Нуриянең – аныклаулы мөнәсәбәт. Димәк, без бүген ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында хәбәрлекле, ачыклаулы  һәм аныклаулы мөнәсәбәтләр турында сөйләшербез. Үзбәя.        

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 109 нчы күнегү. К.җ.: 1. Хәбәрлек кушымчалары. 2. Зат-сан кушымчалары. 3. Сүз тәртибе. 4. Хәбәр итү интонациясе. Үзбәя.  

2. 110 нчы күнегү. К.җ.: 1. Кышкы каникулдан – янәшә тору; каникулдан соң килү –  бәйлек;  аларныӊ сыйныфына – иялек килеш кушымчасы; сыйныфына килү – юнәлеш килеше кушымчасы; бер малай – янәшә тору;  тагын бер – янәшә тору. 2. Агачлар артыннан агыла башлады – бәйлек сүз;  тау-тау болытлар -  сүзләрне кабатлау ; кара-кучкыллы болытлар - янәшә тору (сыйфат ясагыч кушымча дияргә дә мөмкин). 3. Казан-йорт  көчле, халкыбыз тәвәккәл – сүз тәртибе (бу очракта хәбәрлекле мөнәсәбәт барлыкка килә). 4. Кеше күӊеле  - янәшә тору; (кеше) күңеле өчен кирәк – бәйлек; туган як – янәшә тору (сыйфат фигыль кушымчасы итеп карарга да мөмкин).  5. Шомырт эзе  - янәшә тору; юсаӊ  бетмәү – шарт фигыль кушымчасы. Үзбәя.  

3. 111 нче күнегү. К.җ.: 1. Аныклау интонациясе. 2. Аныклау интонациясе. 3. Аныклаучы теркәгеч.  Үзбәя.

4. Модельләштерү. 112 нче күнегү. К.җ.:                

                   Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләр

хәбәрлекле                                 ачыклаулы                                       аныклаулы

ия белән хәбәр                       бер сүз икенче сүзне                 аныклагыч белән

 арасында,                           ачыклап килгәндә,                    аныкланмыш арасында .    

                                                                                                                    Үзбәя.

4. 113 нче күнегү. К.җ.: 1.Хәбәрлекле мөнәсәбәт: Хәерниса белән ике бала килгәннәр иде. 2. Ачыклаулы мөнәсәбәт: Бикъярдан килгәннәр иде; теге ике бала. 3. Аныклаулы мөнәсәбәт: ике бала - Фәгыйлә белән Миӊлегалим . Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 114 – 116 нче күнегүләр.

                                     21 нче дәрес (17 нче бирем)

Тема: Җөмләдә кушымча, теркәгеч һәм кисәкчәләрнең язылышы.

 Максат: җөмләдә кушымча, теркәгеч һәм кисәкчәләрнең язылышы турындагы кагыйдәләрне искә төшерү һәм аларны дөрес язу күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 115 нче күнегү;

ә) и 116 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 17 нче бирем.  К.җ.:. Тә, соң, -мени, гына, -дер – кисәкчәләр, алар аерым да, кушылып та язылырга мөмкин. –да, -дә – урын-вакыт килеше кушымчалары, алар һәрвакыт кушылып языла. Да, да – кабатланып килгән теркәгечләр, алар аерым язылалар. Димәк, без бүген шул берәмлекләрнең язылышы турында сөйләшербез. Үзбәя.        

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 117 нче күнегү. К.җ.: 1. Лагерьга икенче көнне үк кузгала алмадык.  2. Бу минутта мин үземне дөньяда иӊ бәхетле, иӊ көчле һәм чибәр бер кеше дип хис итәм. 3. Ара әллә ни ерак түгел.  4. Каз бәбкәләре әкрен генә  әниләре артыннан йөзәләр. 5. Их, ямьле лә Агыйделнеӊ айлы кичләре! 6. Кубрат хан укныӊ агулымы-юкмы икәнен тикшерергә кушты. 7. Төрмә тып-тын, моӊсу караш белән Күктән карый тулган ай гына. 8. Карга саесканны каядыр куа... 9. Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети. 10. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаӊгыга басып, япа- ялгыз чыгып китте. Үзбәя.

2. 118 нче күнегү. К.җ.: Тезүче теркәгечләр: да, ләкин, бәлки, һәм. Ияртүче теркәгечләр: гүя. Алар аерым язылалар. Үзбәя.

3. 119 нчы күнегү. К.җ.:  1. Быелгы мәйданда халыкныӊ күплеге! -да – урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайда? соравы куеп карап була. 2. Марат кошка төзәп торды да бер таш атып җибәрде. Да – теркәгеч, чөнки аны һәм теркәгече белән алмаштырып була. 3. Бу вакытта аныӊ күзендә дә, кәҗәсенеӊ күзендә дә яшьләр мөлдерәп торалар. -та - урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайчан? соравы куеп карап була; -дә- (күзендә) - урын-вакыт килеше кушымчасы,  чөнки аңа басым төшә, кайда? соравы куеп карап була; дә, дә –кабатланып килгән теркәгечләр,  чөнки аларны һәм теркәгече белән алмаштырып була. 4. Күктә болытныӊ әсәре дә күренми. –тә - урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайда? соравы куеп карап була; дә - кисәкчә, чөнки һәм теркәгече белән алмаштырып булмый, үзенә басым алмый, кайда? соравын да куеп булмый.  5. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Тә - кисәкчә, чөнки һәм теркәгече белән алмаштырып булмый, үзенә басым алмый, кайда? соравын да куеп булмый. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 120 – 122 нче күнегүләр.

                                   22 нче дәрес (18 нче бирем)

Тема: Җөмләдә бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

Максат: бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылышы белән бәйле кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 121 нче күнегү;

ә) и 122 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 18 нче бирем.  К.җ.:.   1. Беркөнне кичкә таба  мине сагыш басты.  2. Рәхилә апасы укучысы янына зур йомыш белән килде. 1нче җөмләдә бәйлек бирелгән, ә 2 нче җөмләдә – бәйлек сүз. Димәк, без бүген аларның язылышы турында сөйләшербез. Үзбәя.        

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 123 нче күнегү. К.җ.:  1. Белән – баш килешне сораучы бәйлек. 2. Өчен - баш килешне сораучы бәйлек. 3. Кебек - баш килешне сораучы бәйлек. 4. Күрә – юнәлеш килешен сораучы бәйлек.5. Соң - чыгыш килешен сораучы бәйлек.6. Саен - баш килешне сораучы бәйлек.  7. Элек - чыгыш килешен сораучы бәйлек. Үзбәя.

2. 124 нче күнегү. К.җ.: Алар учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урманныӊ эченә (Ю.к.) дә кереп торма, кырыйдагы чыршыларныӊ корыган ботакларын гына сындырып ал, бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр учак якмадылар алар, мондый утлар урман тирәсендә (Ур.-в.к.)куркыныч була. Шуӊа күрә, яр астына (Ю.к.) төшеп, чокыр сыман җир казыдылар да шунда ут яктылар. Коры чыбык, чатыр-чотыр килеп, бик тиз янып та китте. Елга өстеннән (Ч.к.)куе ак томан күтәрелде, һәм ул, төтен шикелле, яр өстенә (Ю.к.) үрмәләде.Үзбәя.

3. 125 нче күнегү. К.җ.: болытлар өстеннән йөзү – өс(т)-е-ннән - тартымлы чыгыш килеше;  тау астына төшү – ас(т)-ы-на – тартымлы юнәлеш килеше;  ишек ягына карау – як-ы-на - тартымлы юнәлеш килеше; өй эченә керү – эч-е-нә -  тартымлы юнәлеш килеше;  дәфтәр читендә билгеләү – чит-е-ндә - тартымлы урын-вакыт килеше;  дуслар арасында булу – ара-сы-нда - тартымлы урын-вакыт килеше; елга уртасыннан йөзү – урта-сы-ннан - тартымлы чыгыш килеше; укытучы тарафыннан макталу – тараф-ы-ннан - тартымлы чыгыш килеше;   агач төбендә утыру – төп-е-ндә - тартымлы урын-вакыт килеше; каен башына үрмәләү – баш-ы-на - тартымлы юнәлеш килеше;  мәктәп тирәсеннән эзләү – тирә-се-ннән - тартымлы чыгыш килеше. Үзбәя.

4. Модельләштерү. 126 нчы күнегү. К.җ.:

     Бәйлек                                                                  Бәйлек сүз

- сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли,                - сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли,

-төрләре:1) Б.к.таләп итүче,                          -төрләре: 1) тартымлы Ю.к. була,

              2) Ю.к. таләп итүче,                                       2)тартымлы Ч.к. була,

              3) Ур.-в. к. таләп итүче.                                  3) тартымлы Ур.-в.к. була. Үзбәя.

5. 127 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән:1.Бәхетлеләр күп булган шикелле, бәхетсезләр дә аз түгел шул. 2.  Иртәдән бирле кәефем начар. 3. Болытларга хәтле үреләсе иде. 4. Хәтердә калганнар буенча языгыз. 5. Әнием өчен бүләк сайлыйм. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 128 – 130 нчы күнегүләр.

                                     23 нче дәрес (19 нчы бирем)

Тема: Аерымланган хәлләре булган җөмләдә тыныш билгеләре.

 Максат: аерымланган хәлләр төшенчәсен актуальләштерү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

 2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 129 нчы күнегү;

ә) и 130 нчы күнегү.   Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 19 нчы бирем.  К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән берәмлек – аерымланган хәл. Бу очракта ул ике яктан да өтерләр белән аерымлана.  Димәк, без бүген аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.      

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 131 нче күнегү. К.җ.: 1. Иртәнге тынлыкны чатнатып, ату тавышы гөрселдәде. 2. Кошлар, котлары алынып, пар өянке ягына очтылар... 3.Ана үрдәк тәненә, яндырып, ядрә керүен сизде...4. Ул, балалары белән хушлашып, берничә тапкыр кычкырды да, мәрхәмәтсез кулларга эләкмәс өчен, әле генә үзләре күтәрелгән күлгә таба борылды. 5. Күлгә килеп җитү белән, таш кебек, туп-туры аска томырылды. 6.Иртәнге шәфәкътән алланган су өстенә якынайгач, инде аңа кереп киткәндә, ул үзенең шәүләсен күрергә өлгерде.Үзбәя.

2. Модельләштерү.132 нче күнегү. К.җ.:

                         

                         Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

                          өтер                                                     өтерләр

аерымланган хәл җөмлә башында                          аерымланган хәл җөмлә          

яки җөмлә ахырында килсә                                      уртасында килсә           Үзбәя.            

3. 133 нче күнегү. К.җ.: 1.Урамда җыелган балаларны капкадан чыгуга күрдем. 2. Җил  минем чәчләремне шаярып туздыра. 3. Әни: “Син кай арада кайтып җиттеӊ соӊ әле?” – диде гаҗәпләнеп. 4. Зилә эшен ахырына кадәр бик арган булуына карамастан җиткерергә булды. 5. Һәрвакыт максатыӊа тырышсаң ирешерсеӊ. Үзбәя.

4. 134 нче күнегү. К.җ.: 1. Күктәге болытка карап, җирдән урын сайлама.(рәвеш хәле)

2. Акчаӊны югалтсаӊ да, акылыӊны югалтма.(кире хәл)

3. Кешене беләсеӊ килсә, аныӊ дустына кара.(шарт хәле)

4. Сыйлаганда, су эч.(вакыт хәле)

5. Шапырынасыӊ икән, колакларыӊны тыгып куй.(шарт хәле)  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 135 – 137 нче күнегүләр.

                               24 нче дәрес (20 нче бирем)

Тема: Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.

 Максат: аныклагычлар төшенчәсен актуальләштерү, алар янындагы тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 136 нчы күнегү;

ә) и 137 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 20 нче бирем.  К.җ.:

                    Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

        өтер                       сызык                       ике нокта                   җәяләр      

Димәк, без  бүген аныклагычлар янында тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 138 нче күнегү. К.җ.: Аныклагычлар:  1. Бөек Тукай теле – аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, сызык куела. 2. Матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды - фигыль белән белдерелгән аныкланмыштан соң ягъни сүзе булмаса, аныклагыч алдыннан ике нокта куела. 3. 1942 нче елда – аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, сызык куела. 4.Калий содасы -  аныкланмышның башка исемен яки тәрҗемәсен белдергән аныклагыч җәяләр эченә алына. 5. Кытайдагы шәһәр - аныкланмышның башка исемен яки тәрҗемәсен белдергән аныклагыч җәяләр эченә алына. 6. Җир җиләкләре - аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, сызык куела. Үзбәя.                                                                     

2.139 нчы күнегү. К.җ.: 1. Беренче аебызны Кара диӊгез буенда, дөресрәге Одессадагы иҗат йортында уздырдык. 2. Туйны без Яӊа ел кичендә, ягъни 31 нче декабрьдә ясадык. 3. Бик күп язучылар – Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Нур Баян, Әхмәт Исхак, Гали Хуҗи катнашты. 4. Аны Хәсән абыйга, 16 ел буена төрмәләрдә, лагерьларда интегеп, газап чигеп кайтканнан соӊ, 1964 нче елда, үзебезнеӊ көмеш туйда укыдым.Үзбәя.

3. 140 нчы күнегү. К.җ.:  1.а; 2. б; 3. б; 4. ә;5. б.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 141 – 143 нче күнегүләр.

                                25 -26 нчы дәресләр  

 Тема: Контроль эш. (Демоверсия № 2)

 Максат:  

Дәрес тибы – контроль.

                                

                                  27 нче дәрес  (21 нче бирем)

Тема: Тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

 Максат:  тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую үзенчәлекләрен күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: демоверсия буенча хаталарны төзәтү өстендә эш. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 21 нче бирем.  К.җ.:   Дуслар рәтенә ул шушы төбәкнеӊ җирен, күген,күктә йөзгән яшенле болытларын, урманда мәш килгән кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын - һәммәсен кертә иде .Бирелгән җөмләдә тыныш билгеләре тиңдәш кисәкләр һәм алар янындагы гомумиләштерәче сүз янында куелды. Димәк, без  бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.  

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 144 нче күнегү. К.җ.: Тиңдәш кисәкләр:   1. Матур, җыйнак (кәрзиннәр)  - тиңдәш аергычлар. 2.Бер кыз белән бер малай (кайтты) – тиңдәш ияләр. 3. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп (кайтуыбызга карамастан) – тиңдәш хәлләр, иркенләп, рәхәтләнеп (ял итәргә язмаган) -  тиңдәш хәлләр 4. Шатлык,  шифа, моӊ (бүләк иттеӊ) – тиңдәш тәмамлыклар. 5. Татар теле һәм әдәбияты (буенча лекция курслары) - тиңдәш аергычлар;  әзерли, укыта, шөгыльләнүен дәвам итә – тиңдәш хәбәрләр; гарәп, фарсы, татар һәм төрек (телләрен) - тиңдәш аергычлар . 6. Оялам – туктый алмыйм – тиңдәш хәбәрләр. Санау интонациясе булган урыннарда  - өтер, 6 нчы җөмләдә,кискен каршы кую булганга, сызык куела. Үзбәя.

2. 145 нче күнегү. К.җ.: 1. Инеш, чишмәләр, урамнар, тар тыкрыклар – һәммәсе – тиңдәш ияләр. 2. Барлык кошларны: песнәкләрне, саесканнарны, кызылтүшләрне, тукраннарны - тиңдәш тәмамлыклар. 3. Хәрәкәтен,йөз-кыяфәтен, буй-сынын, табигатен – барысын -  тиңдәш тәмамлыклар.4. Түбәндәге күренекле кешеләр: Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәрим Тинчурин, Камил Якуп, Солтан Габәши - тиңдәш ияләр. Тиӊдәш кисәкләрдән соӊ килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела. Тиӊдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соӊ ике нокта куела.  Үзбәя.

3. Модельләштерү. 146 нчы күнегү.  К.җ.:

                  Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

      өтер                                         нокталы өтер                             сызык

1)тезү интонациясе,                тиӊдәш кисәкләр җәенке           бер-берсенә кискен

2)каршы куючы теркәгеч,        булып,үз эчләрендә                     каршы куюны

3) кабатлаулы җыючы,            өтерләр булса                             белдерсә

бүлүче теркәгеч булса

                Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

                      сызык                                          ике нокта

тиңдәш кисәкләрдән                                   тиңдәш кисәкләрдән

соң килсә                                                        алда килсә                         Үзбәя.

4. 147 нче күнегү. К.җ.:  1. ә; 2. а;  3. б; 4.а; 5. а.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 148 – 150 нче күнегүләр.

                                    28 нче дәрес (22 нче бирем)

Тема: Кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәләре булган җөмләдә тыныш билгеләре.

 Максат: кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куеп язу күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 149 нчы күнегү;

ә) и 150 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 22 нче бирем.  К.җ.:.  1 нче җөмләдә эндәш сүз бирелгән, 2 нче җөмләдә – кереш сүз һәм 3 нче җөмләдә - өстәлмәләр.  Димәк, без  бүген хикәя, шарт һәм боерык фигыльләрдә басым турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 151 нче күнегү. К.җ.:  1. Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисмәсләрме?  2. Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. 3. Әй сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар! Сезнеӊ иӊкүлектә уйнаган төлкеләргә әйтегез: сак булсыннар, аучы килүен сизми калмасыннар!  Эндәш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер  яки өтерләр белән аерыла. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соӊ өндәү билгесе куела, җөмләнеӊ дәвамы баш хәрефтән башлап языла. Бер гомуми интонация астында әйтелгән әй,  ымлыгы белән эндәш сүз арасына өтер куелмый.Үзбәя.

2. 152 нче күнегү. К.җ.:  1. Ниһаять, күз алдында, ак шәүлә төсле генә булып, урман төсмерләнә башлады. 2. Син үзеӊ дә, Энәбикә, зинһар, саграк йөр инде. 3. Бу минутларда Әхтәм Мостафин да шул хакта уйлагандыр, мөгаен.  4. Яз-матур белән алтын көз, чыннан да, бергә атлыйдыр сыман.  5. Әлмәткә юл Чистай аша уза. Димәк, Хөсәен үзенеӊ каенатасында берәр кич кунмый булдыра алмастыр. Үзбәя.

3. 153 нче күнегү. К.җ.: 1. Апрель ахыры яңгыры. Ямьле-тәмле, рәхәтле-ләззәтле яңгыр. 2. Бер гомер. Безнең кыска гына гомеребезнең тылсымлы бер мизгеле.  3.Борылыш ачкычлары! Өстәлмәләр ярдәмендә язучы кайбер җөмлә кисәкләренең  мәгънәләренә игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә.Үзбәя.

 4. 154 нче күнегү. К.җ.: 1. Халкым минем гомере буе читтә... Читтә... (урын хәле) 2. Безгә шагыйрь кирәк! Мәӊге кирәк! (хәбәр) 3. Юл буйлап киләм. Борынгы, бик әүвәлге юл бу. Меӊнәр вә меӊнәр үткән борынгы юл.(ия) 4. Кич тагын килегез. Сәгать төгәл җидедә. (вакыт хәле)5. Әгәр шул чакта иренеӊ телен чиштерсә, бүген бу хәлгә калмас иде. Калмас иде.(хәбәр)Үзбәя.   

   III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 155 – 157 нче күнегүләр.

                                   Кушма җөмлә синтаксисы

                                 29 нчы дәрес (23 нче бирем)

Тема: Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

 Максат: җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш төшенчәсен актуальләштерү, аның сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнештән аермасын ачыкларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 156 нчы күнегү;

ә) и 157 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 23 нче бирем.  К.җ.:.  Модельдәге сорау бтлгеләре урынына тезүле һәм ияртүле дип язарга кирәк. Димәк, без  бүген   кушма җөмләдә бәйләнеш төрләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 158 нче күнегү. К.җ.: Схемалары: 1. [   ], ә [   ] – каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә. 2. Йә [   ], йә[   ] - бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмлә.  3. [   ], һәм[   ] – җыючы  теркәгечле тезмә кушма җөмлә.    4. [   ], [   ] - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. 5. [   ] – [   ] - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.  Бу җөмләләрнең гади җөмләләре үзара тезүле бәйләнештә торалар.Үзбәя.

2. 159 нчы күнегү. К.җ.: Схемалары: 1. (...-дә),[   ]- синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 2. (...-кәч), [   ]-  синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. (...-еп),[   ] – синтетик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә.              4. [   ]: (   ) – аналитик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә.                          5. (Әгәр  ...-сә),[   ] - синтетик иярчен шарт җөмләле иярченле кушма җөмлә.  6. [... шул]: (   ) -   аналитик иярчен хәбәр җөмләле иярченле кушма җөмлә.  Бу җөмләләрнең гади җөмләләре үзара ияртүле бәйләнештә торалар  Үзбәя.

3. Модельләштерү. 160 нчы күнегү. К.җ.:  

                   Бәйләнеш төренә карап, кушма җөмләләр

         тезмә                                                                 иярченле

тезү юлы белән бәйләнәләр,                        ияртү юлы белән бәйләнәләр,

бәйләүче чаралар:                                            бәйләүче чаралар:

санау, каршы кую интонациясе,                    синтетик (хәбәр составындагы чара),

тезүче теркәгечләр                                        аналитик(хәбәр составында булмаган)Үзбәя.

4. 161 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: 1. Салкын җил исә, һәм агачлардан соңгы яфраклар төшә.- Салкын җил исә дә, агачлардан соңгы яфраклар төшә.-  Салкын җил искәч, агачлардан соңгы яфраклар төшә.- Салкын җил искәндә, агачлардан соңгы яфраклар төшә. (Беренче ике җөмләдә - тезүле бәйләнеш , ә соңгы икесендә – ияртүле бәйләнеш). 2. Алар сөйләшкәндә, өстәлгә аш килде. (Ияртүле бәйләнеш)3. Мин шуны беләм: изгелек җирдә ятмый. - Мин шуны беләм ки, изгелек җирдә ятмый. - Мин изгелек җирдә ятмаганны беләм. (Ияртүле бәйләнеш) 4. Яңгыр яуды, һәм тузан басылды. (Тезүле бәйләнеш) – Яңгыр яугач, тузан басылды. (Ияртүле бәйләнеш) 5. Кояш елмаеп җибәрде дә, авыр болытлар таралды. (Тезүле бәйләнеш) - Кояш елмаеп җибәрүгә, авыр болытлар таралды .(Ияртүле бәйләнеш) 6. Көтегез: мин кайтырмын. (Ияртүле бәйләнеш)Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 162 – 164 нче күнегүләр.

                                30 нчы дәрес  (24 нче бирем)

Тема: Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

 Максат: тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 163 нче күнегү;

ә) и 164 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 24 нче бирем.  К.җ.: 1. Хөсәен абзый скрипкасын алды, болын моңлы музыка авазы белән тулды. 2. Каты итеп җиңемнән тарттылар, һәм мин сикереп тордым. Ике очракта да өтерләр куела, чөнки болар – тезмә кушма җөмләләр. Димәк, без  бүген тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 165 нче күнегү. К.җ.: 1.[   ], [   ] – б. ч . – санау интонациясе. 2. [   ] – [   ] – б.ч. – каршы кую интонациясе. 3. [   ]; [   ] – б.ч. - санау интонациясе. 4. [   ], [   ] – б. ч . – санау интонациясе. 5. [   ] – [   ] – б.ч. – каршы кую интонациясе. 6. [   ], [   ] – б. ч . – санау интонациясе. Үзбәя.

2. Модельләштерү.166 нчы күнегү. К.җ.:

           Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре

           сызык                  нокталы өтер                                өтер

кискен каршы кую      гади җөмләләрнең үз                    алдагы шартлар

булганда                    эчендә өтерләр булса                       булмаганда.    Үзбәя.

 3. 167 нче күнегү. К.җ.: Схемалары: 1. [   ] – [   ]. 2. [   ], [   ].  3. [   ], [   ].    4.  [   ] – [   ]. 5.[   ]; [   ].   Үзбәя.

4. 168 нче күнегү. К.җ.: 1. Күтәрүе авыр - ашавы җиңел. 2. Юмарт көлә, саран елый. 3. Авырып китү тиз, савыгу озак. 4. Ай йокларга ята, кояш эшкә тора.Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 169– 171 нче күнегүләр.

                                      31 нче дәрес  (25 нче бирем)

Тема: Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

  Максат: тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 170 нче күнегү;

ә) и 171 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 25 нче бирем.  К.җ.:   Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләреннән өтер, сызык һәм нокталы өтер куела, ә теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре үзара өтер белән аерымлана. Димәк, без бүген дә тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү турында сөйләшербез.  Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 172 нче күнегү. К.җ.: 1. [   ] дә, [   ] – б.ч. – җыючы теркәгеч. 2. [  ], тик [   ] – б.ч. – каршы куючы теркәгеч. 3. [   ], һәм [   ] –б.ч. - җыючы теркәгеч. 4. [   ], ләкин [   ] – б.ч. – каршы куючы теркәгеч. 5. [  ], ә [   ] – б.ч. – каршы куючы теркәгеч. 6. Я [   ], я [   ] – б.ч. - кабатланып килгән бүлүче теркәгечләр. 7. [... дә...], [... да...]- б.ч. – кабатланып килгән җыючы теркәгечләр. Үзбәя.

2. 173 нче күнегү. К.җ.: 1) җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмләләр: 1,2,7;

2) каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмләләр: 3,5;

3) бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмләләр: 4, 6. Үзбәя.

3. 174 нче күнегү. К.җ.:   1. Тик. 2. Ләкин. 3. Һәм. 4. Дә. 5. Һәм. 6. Һәм.Үзбәя.

4. 175 нче күнегү. К.җ.: 1. а;  2. ә;  3. ә; 4. б; 5. а. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 176 – 178 нче күнегүләр.

                              32 нче дәрес

Тема: Контроль диктант “Нәрсә ул СПИД?”

Максат: II чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Дәрес барышы:

  1. Диктант язу.
  2. Биремнәр үтәү:

А) Тексттан аныклагычы булган җөмләне язып алырга.

К.җ.: 2 нче җөмлә.

Ә)  “Нәтиҗәдә СПИД йоктырган кеше төрле авырулар китереп чыгаручы микробларга, яман шешләргә бирешүчән булып кала” җөмләсендә җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәшләнгән? Җавапны  бер сүз белән язарга.

К.җ.: Тәмамлыклар.

“Туган тел” дигән диктант тексты ... нчы биттә.

                           33 нче дәрес (26 нчы бирем)

Тема:  Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

 Максат:  иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куеп язу күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: хаталарны төзәтү өстендә эш.(Укытучы кирәк дип санаса)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 177 нче күнегү;

ә) и 178 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 26 нчы бирем.  К.җ.:  Ике җөмләдә дә өтерләр куела, ләкин 1 нче җөмлә – тезмә кушма җөмлә, ә 2 нче җөмлә – иярченле кушма җөмлә. Без тезмә кушма җөмләдә куела торган тыныш билгеләре турында сөйләштек инде. Димәк,  бүген иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез.  Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 179 нчы күнегү. К.җ.:  1. [...(... –ган)...] – синтетик ииярченле кушма җөмлә.2. ( ... –кәч), [   ] - синтетик ииярченле кушма җөмлә. 3. (... –сын өчен), [   ]  - синтетик ииярченле кушма җөмлә. 4. [ ... шулкадәр ...], (   ) – аналитик иярченле кушма җөмлә. 5. [   ]: (   ) – аналитик иярченле кушма җөмлә.6. [... (... дәрәҗәдә)...] – синтетик ииярченле кушма җөмлә.7. [   ], (әйтерсең ...) – аналитик иярченле кушма җөмлә.Үзбәя.

2. 180 нче күнегү. К.җ.: Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес кую өчен, иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә ияреп килүен белергә кирәк.

 Бу чаралар синтетик һәм аналитик төзелешкә карый.

 Синтетик чаралар ( кушымчалар, фигыль формасы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору) иярчен җөмләнең хәбәре составында тора, аңа бәйле була, ә аналитик чаралар (мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч һәм теркәгеч сүз, көттерү интонациясе) иярчен җөмләнең хәбәренә бәйле түгел.

    Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында кайбер очракта тыныш билгесе куела, икенче очракта  куелмый.Моның өчен махсус кагыйдәләр бар.

    Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында һәрвакыт тыныш билгесе куела.Үзбәя.

3. 181 нче күнегү. К.җ.: 1. Ул күрсәткән якка борылып карадым. (... якка) [   ]- синтетик иярчен урын җөмләле иярченле кушма җөмлә.2. ( ... кебек),[   ] – синтетик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. [   ]: (   ) – аналитик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. Үзбәя.

4. 182 нче күнегү. К.җ.: 1. а; 2. а;  3. ә; 4. ә; 5. ә. Үзбәя. 

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 183 – 185 нче күнегүләр.

                                     34 нче дәрес  (27 нче бирем)

Тема: Синтетик иярчен җөмләле иярченле  кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

 Максат: синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында тыныш билгесен кую яки куймау белән бәйле кагыйдәләрне гамәли куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 184 нче күнегү;

ә) и 185 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 27 нче бирем.  К.җ.: Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән иде.    ( ...-да), [   ] – синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. Димәк, без бүген синтетик иярчен  җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 186 нчы күнегү. К.җ.:  1.( ...-гач),[   ] – синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 2. (...-еп),[   ] - синтетик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. (...-салар да), [   ] - синтетик иярчен кире җөмләле иярченле кушма җөмлә. 4. [... , (..-кәнче),  ...] - синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 5. (... –сен өчен), [   ] - синтетик иярчен максат җөмләле иярченле кушма җөмлә. 6. [... (   ) ...] - синтетик иярчен аергыч җөмләле иярченле кушма җөмлә. 7.( ... –ган җирдә) [   ] - синтетик иярчен урын җөмләле иярченле кушма җөмлә. 8. [... (...-не)... ]- синтетик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. 9. (...-да), [   ] - синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 10. [... (...-гә) ...] - синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. Үзбәя.

2. 187 нче күнегү. К.җ.:  1. Мин пәрдә алдына чыгып басуга, тавышлар басылды. 2. Бүреләр генә шулай тезелешеп йөри дип, куянның башына да килми. 3. – Микулай дәдәй, әти кайткач, без аның белән үрдәк атарга барабыз әле. 4. – Теге вакытта без утырткан сәрви куагы корыдымыни, Миңлеҗамал әби?  5. Көннәр үткән саен ,“Хөсәен” үсә бара... 6. Ай батып барган яктан һавага ике көтү үрдәк күтәрелә. 7. Чыршының куе ботаклары җимлектәге азыкны кар басудан сакларлык иде. 7. Гаҗәп йомшак, искиткеч саф тавышы тын урманда кош балаларына бишек җыры булып яңгырый. Үзбәя.

3.188 нче күнегү.К.җ.: Мәсәлән: 1. Төн бик краңгы булуга карамастан, без юлга кузгалдык.   2. Син килгәнне сизми дә калганмын. 3. Дустым килмәү сәбәпле, без бәйрәм чараларына бара алмадык. 4. Улы киткәч, Сания апа ялгыз калды. 5. Без эшләгән җирдә каеннар күп иде. Үзбәя.

4. 189 нчы күнегү. К.җ.: 1) аерымланган кисәкле гади җөмләләр: 2, 5, 6.

2)синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр: 1, 3, 4, 7, 8. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 190 – 192 нче күнегүләр.

                            35 нче дәрес ( 28 нче бирем)

Тема: Аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

 Максат: аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында белемнәрне тирәнәйтү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 191 нче күнегү;

ә) и 192 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 28 нче бирем.  К.җ.:  а. Бу - аналитик төзелешле иярчен җөмләле  иярченле кушма җөмлә.  Димәк, без бүген аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре  турында сөйләшербез. Үзбәя.  

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 193 нче күнегү. К.җ.:  1.[...шунысына...]: (   ). 2. [   ]: (   ). 3. [... шулкадәр ...], (әйтерсең ...). 4. [... шуны ...]: (   ). 5. [   ], (гүя ... ). 6. (Кем ... ), [шул ...].  7. [   ], (чөнки ... ). 8. [   ], (дөресрәге ...).  Үзбәя.

  2. Модельдәштерү. 194 нче күнегү. К.җ.:  

Аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре 

өтер                                                   ике нокта                                          сызык

1)иярчен җөмлә алдан килеп,                1) мөнәсәбәтле сүзе булган            1)иярчен

баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз                    баш җөмлә алдан килсә;           җөмлә алдан

белән башланса;                                       2) көттерү һәм аныклау             килеп, баш

2)иярчен җөмлә баш җөмләгә                  интонациясе  ярдәмендә           җөмлә    

теркәгеч белән бәйләнсә;                            бәйләнеш булса.                      мөнәсәбәтле

3) теркәгеч сүз бәйләүче чара булса;                                                          сүз белән

4) теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен                                                            башланмаса.

җөмлә ягында килеп, баш җөмләдә

мөнәсәбәтле сүз булса;

5) бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә

килгән компонент булса.                                                                            Үзбәя.

3. 195 нче күнегү. К.җ.: 1. Класста, әйтерсең бомба шарлаттылар, гөрс итте дә тынды. 2. Соңыннан гына белдем : ул сакау балаларның телен ачтыра ала икән. 3. Тамань полкының батыр кызлары дошманга шундый курку салалар ,хәтта бу машиналарда хатын-кызлар очуына фашистлар ышанып та бетмиләр.4. Җәй ничек коры килмәсен -урманлы җирдә иген уңа. 5. Ханга хәбәр килде: кичә кичке якта каганның төп көче илхан белән очраша. 6. Ай яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән, шунлыктан өй эчләрендә якты балкыш чагылып киткәли. 7.Кичкә таба ,кояш баер алдыннан, печәнчеләр кайтты. 8.Мин ышанам ки, сез ачу сакламассыз. 9. Телевизордан маҗаралы кино күрсәтәчәкләр - мин шуңа ашыгам. Үзбәя.

 4.196 нчы күнегү. К.җ.: 1.б; 2. ә; 3. а; 4.б; 5. а.  Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 197 – 199 нчы күнегүләр.

                             36 нчы дәрес ( 29 нчы бирем)

Тема: Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

 Максат: кушма җөмләләрне һәм алар янында куела торган тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау, күнегүләр өстендә ныгыту. .

 Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 198 нче күнегү;

ә) и 199 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 29 нчы бирем.  К.җ.:  

                                                                               Кушма җөмлә

                                                 тезмә                                                                 иярченле

                      теркәгечсез              теркәгечле                                 төзелеше                    мәгънәсе

                                                                                         синтетик            аналитик

                                                                                                                                              ия         аергыч            хәл                

                                                                                                                                                   хәбәр           тәмамлык

Димәк, без бүген кушма җөмлә һәм алар янындагы тыныш билгеләрен кабатларбыз. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 200 нче күнегү. К.җ.:  1.(... –га карамастан), [   ]. 2. [... шунысы ...]: (   ). 3.  [   ] – [   ].   4. [   ]; [   ]. 5. ( ... –да), [   ]. 6. ( ... –гә) [   ]. 7. [   ], ләкин [   ]. 8. [ ... , ( ... –гач), ... ]. 9. [   ]; [   ]. 10. [   ] – [   ].  Үзбәя.

2. 201 нче күнегү. К.җ.: 1. [   ], ( чөнки ...). 2. [   ], әмма [   ]. 3. [ ... ки], (   ). 4. [   ], ләкин [   ]. 5. ( ... –сәләр дә), [   ]. 6. [ ... шулкадәр ... ]: (   ). 7. ( ...-нән соң), [   ]. Үзбәя.

3. 202 нче күнегү. К.җ.: 1.  Көн җылынгач, каз бәбкәләрен чирәмгә чыгардык.  (синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә)2. Аңлашыла ки, гаеп аның үзендә булган.( аналитик иярчен ия җөмләле иярченле кушма җөмлә)  3. Син миңа үпкәләмә: мин башкача эшли алмый идем.( аналитик иярчен сәбәп җөмләле иярченле кушма җөмлә)   4. Җил тавышы тынган кебек булды, һәм без тәрәзәләрне ачтык. ( теркәгечле тезмә кушма җөмлә) 5. Кунакларны бик озак көттек -  алар күренмәде. ( теркәгечсез тезмә кушма җөмлә) Үзбәя.

4. 203 нче күнегү. К.җ.: 1. ә; 2. а; 3. б; 4.ә; 5. б. Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 204 – 206 нчы күнегүләр.

                          Стилистика һәм сөйләм культурасы

                            37 нче дәрес (30 нчы бирем)

Тема: Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.

 Максат: әдәби сөйләм һәм аның стильләре турында төшенчә формалаштыру, стилистика бүлегенең өйрәнү объектын аңлатып бирә белү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 205 нче күнегү;

ә) и 206 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 30 нчы бирем.  К.җ.:   Димәк, без бүген әдәби сөйләм һәм аның стильләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 207 нче күнегү. К.җ.: 1.Нигезендә әдәби тел нормалары яткан сөйләмне әдәби сөйләм дип атарга мөмкин. Ул билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерләрен аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча җиткерергә ярдәм итә. Үзбәя.

2. 208 нче күнегү. К.җ.: Стиль сүзе үзенчәлек, ниндидер аерым билгеләргә ия булу дигән мәгънәне белдерә. Мәсәлән, романтик стильдә иҗат итү дигәндә, чынбарлыкны бераз бизәп, хыялый күренешләргә бәйләп сурәтләүне күздә тотабыз. Кешенең киенү стиле дип тә әйтә алабыз. Кайбер кешеләрнең сөйләм стиле үзенчәлекле булып аерылып тора һ.б. Үзбәя.

3. Модельләштерү. 209 нчы күнегү. К.җ.:

                                 Сөйләм стильләре

әдәби                 публицистик          фәнни      рәсми          сөйләмә

Үзбәя.

4. 210 нчы күнегү. К.җ.: 1.Телдәге стильләрне өйрәнә торган фән стилистика дип атала. 2. Телдәге барлык стильләргә дә карый торган сүзләр битараф сүзләр дип йөртелә.Үзбәя.

5. 211 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: инеш, сабырлык, шикәр, әби, күзлек, бәйрәм, ачкыч, дуслык, йөрәк, бала, җиде, агач.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 212 – 214 нче күнегүләр.

                            38 нче дәрес ( 31 нче бирем)

 Тема: Әдәби стиль.

 Максат: әдәби стиль турында төшенчә формалаштыру, аның үзенчәлекле сыйфатларын аерып әйтә алу күнекмәсен булдырырга ярдәм итү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 213 нче күнегү;

ә) и 214 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 31 нче бирем.  К.җ.: Модельдәге сорау билгесе урынына әдәби сүзен язарга кирәк. Димәк, без бүген әдәби стиль турында сөйләшербез. Үзбәя.  

 Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 215 нче күнегү. К.җ.: 2 нче өзек әдәби стильгә карый. Беренчедән, бу – әдәби әсәрдән алынган өзек. Икенчедән, өзек укучының күңел хисенә дә тәэсир ясый. Тойгылы җөмлә булуы да моңа ишарә итә.  Үзбәя.

2. Модельләштерү. 216 нчы күнегү. К.җ.:  

                             Әдәби стиль 

  • әдәби телнең нигезен тәшкил итә,
  • барлык әдәби әсәрләр шул стильдә языла,
  • сурәтләү чараларына бай,
  • тойгы-кичерешләрне белдерә торган сүзләр күп. Үзбәя.

3. 217 нче күнегү. К.җ.: Беренчедән, бу –әдәби әсәрдән алынган өзек. Ул әдәби телдә язылган. Икенчедән, сурәтләү чараларына бай Мәсәлән: чагыштыру (минем шикелле бәхетсез), фразеологик әйтелмәләр(икәү бер иш, кирәгем бер тиен, икмәк өсте), мәкаль-әйтемнәр(Берәүгә берәү кирәк, кыешка терәү кирәк), сынландырулар(яшен суккан куш каенның берсе әйтте), гипербола (Баш очыбызда өзлексез кошлар сайрап торачак, алдыбызда пырылдап, ак күбәләкләр очып, безгә юл күрсәтеп барачак. Безнең куанычны күреп, чәчәкләр баш иячәк, еланнар - ояларына, бүреләр өннәренә качачак...) һ.б. Тойгы-кичерешләрне тирәнәйтү максатыннан, халык җыры кертеп җибәрелгән, диалогларга зур урын бирелгән.Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 218 – 220 нче күнегүләр.

                                 

                          39 нчы дәрес  ( 32 нче бирем)

Тема: Публицистик стиль.

 Максат: публицистик стильгә хас билгеләрне аерып әйтә белү күнекмәсе формалаштыру, аны әдәби стильдән аерып ала белү ысулын билгеләү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 219 нчы күнегү;

ә) и 220 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 32 нче бирем.  К.җ.: Бирелгән текст публицистик стильгә карый  дияргә нигез бар, чөнки ул аерым бер шәхес турында мәкалә рәвешендә язылган. Димәк, без бүген  публицистик стиль турында сөйләшербез дип уйлыйбыз. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 221 нче күнегү. К.җ.: 1 нче өзек әдәби стильгдә язылган, чөнки ул – әдәби әсәр, тел-сурәтләү чараларына бай, тойгы бик көчле һ.б.  2 нче өзек публицистик стильгә карый,мәкалә формасында язылган, аның авторының Нил Юзеев булуы да моны дәлилли. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 222 нче күнегү. К.җ.:

                  Публицистик стиль

  • газета-журнал мәкаләләре, юлъязмалар, очерк һәм фельетоннар иҗат ителә ,
  • алар яңалыкны хәбәр итә, авторның уй-фикерләрен халыкка җиткерә,
  • сәясәткә караган терминнар, автор карашын сиздерә торган сүзләр кулланыла,

- язмаларның һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылуы шарт.     Үзбәя.

3. 223 нче күнегү. К.җ.:  Беренчедән, бу – журналист язмасы. Икенчедән, автор М10 трассасында булган автомобиль бөкеләренә карата үз фикерен белдерә, илнең кышка әзер булмавын тәнкыйтьли. Язма һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылган. Үзбәя.

4. 224 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән:

1. Әлеге спорт төренең үзенчәлекләре.

2. Спорт мәйданында тоткан урыны.

3. Бу спорт төрен әйдәп баручы спортсменнар.

4. Минем бу спорт төренә мөнәсәбәтем һ.б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 225 – 227 нче күнегүләр.

                                      40 нчы дәрес (34 нче бирем)

Тема: Фәнни стиль.

 Максат: фәнни стиль турында төшенчә формалаштыру, аңа хас үзенчәлекләрне аерып ала белү күнекмәсе булдыру.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 226 нчы күнегү.

ә) и 227 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 33 нче бирем.  К.җ.: Модельнеӊ тулып бетмәгән өлешенә фәнни сүзен язарга кирәк.  Димәк, без бүген фәнни стиль турында өйрәнербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 228 нче күнегү. К.җ.: Бу текстта кытай розасы турында белешмә бирелгән.Автор аз сүз белән дә бик күп мәгълүмат бирүгә ирешкән.Текст сурәтләү чараларына бай түгел. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 229 нчы күнегү. К.җ.:

                           Фәнни стиль

-гыйльми мәкалә һәм китаплар, белешмә һәм дәреслекләр, диссертацияләр языла,

-махсус фәнни терминнар күбрәк кулланыла,

-сүзләр туры, төгәл мәгънәсендә бирелә,

-фикерне логик эзлеклелектә бирүгә аеруча игътибар ителә,

-калыплашкан сүзтезмәләр (дип атала, хасил була, булырга мөмкин ) еш кулланыла,

-кереш сүзләр, аныклагычлар киң файдаланыла. Үзбәя.

3. 230 нчы күнегү. К.җ.:   1. Аныклагычлар, теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә кулланыла. 2.  Махсус фәнни терминнар, аныклагыч кулланыла. 3.  Махсус фәнни терминнар, аныклагыч , теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә кулланыла.  Барысының  да авторлары – тел һәм әдәбият галимнәре. Үзбәя.

4. 231 нче күнегү.  К.җ.: Фәнни стиль белән язарга туры килсә, без түбәндәге синонимик оялардагы сүзләрне сайлар идек: күп; ару; самолет; яхшы; кеше;авыру; боерык. Чөнки сүзләр туры, төгәл мәгънәсендә бирелергә тиеш. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 232 – 234 нче күнегүләр.

                                         41 нче дәрес (34 нче бирем)

Тема: Рәсми стиль.

 Максат: рәсми стиль турында төшенчә формалаштыру.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 233 нче күнегү;

ә) и 234 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 34 нче бирем.  К.җ.: Күп нокталар урынына рәсми стиль дип язарга кирәк. Димәк, без бүген рәсми стиль турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.     

1. 235 нче күнегү. К.җ.:        ТР Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                                  директоры Кайбышев Сәйфи Рифхәт улына

                                                  9 нчы а сыйныфы укучысы Галиев Нияз Гаяз улыннан

                                                                          гариза.

        Мин Сездән, яшь җырчылар конкурсында катнашу сәбәпле, 10 нче апрель көнендә дәресләрдән азат итүегезне үтенәм. Гаризама конкурста катнашу өчен бирелгән чакыру кәгазен дә терким.

                                                                           08. 04.14.            Имзам: ...                 Үзбәя.

2. 236 нчы күнегү. К.җ.: мәкалә, хат,белешмә, акт, аңлатма язуы, акт, гариза,расписка.

                                             Белешмә 

Бу белешмә Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе тарафыннан Кыямов Альмирга аның әлеге мәктәпнең 9 нчы а сыйныфында укуын раслап бирелә.

Белешмә шәһәр Спорт сараена тапшыру өчен алына.

Мәктәп директоры  С. Р. Кайбышев.

                                                                                                          (Имза)

                                                                                                           12.09.2014 ел

                                                                                                          (Мөһер)  Үзбәя.                           

3. Модельләштерү. 237 нче күнегү. К.җ.:

                              Рәсми стиль

-гаризалар, ышаныч кәгазьләре, төрле дәүләт документлары, карарлар, әмерләр, указлар, шартнамәләр, беркетмәләр, актлар, аңлатмалар языла,

 -алар билгеле бер калыпларга буйсыналар, мәҗбүри җөмлә калыплары, сүзтезмәләр кулланыла,

-сүзләр туры мәгънәләрендә генә кулланылалар,

-озак еллар дәвамында үзенең тотрыклылыгын саклап килә.  Үзбәя.  

4. 238 нче күнегү. К.җ.:  Сыйныф җыелышының беркетмәсе түбәндәге  тәртиптә языла:

                                                                    Беркетмә.

        Татарстан Республикасы Чирмешән районы Иске Кади урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары җыелышының 3 нче номерлы беркетмәсе.

                                                                                       11 нче декабрь, 2014 нче ел.

        Рәис:                                                                     (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

        Сәркатип:                                                             (фамилиясе, исеме)

        Катнаштылар:                                                      ( катнашучыларның саны күрсәтелә)

        Чакырылдылар:                                                    (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

                                             

                                                  Көн тәртибе:

         1.

         2.

         Тыңланды:                                                           (фамилиясе, исеме)

         (Чыгышның эчтәлеге языла)

         Өстәмә чыгыш ясадылар:                                   (фамилиясе, исеме)

         (Чыгышларның эчтәлеге языла)  

         Карар:

         1.

         2.

         Рәис:                                                                        (имза)

         Сәркатип:                                                                (имза)                   Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 239 – 241 нче күнегүләр.

                                      42 нче дәрес  (35 нче бирем)

Тема: Эш кәгазьләре: ышанычнамә язу.

 Максат: ышанычнамә турында төшенчә формалаштыру, язу тәртибен үзләштерергә ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 240 нчы күнегү;

ә) и 241 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 35нче бирем.  К.җ.: Модельдәге безгә таныш булмаган эш кәгазе – ышанычнамә. Димәк, без бүген ышанычнамә язарга өйрәнербез. Үзбәя.  

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.      

1.242 нче күнегү. К.җ.: Ышанычнамә -

Үзбәя.

2.  243 нче күнегү. К.җ.: План.

1. Уртага ышанычнамә сүзе язып куела.

2. Ышанычнамә язылган урын, язылу вакыты күрсәтелә.

3. Ышанычнамә төзегән ике якның да исем-фамилияләре, кем булулары искәртелә.

4. Ышанычнамәнең эчтәлеге әйтелә.

5. Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 – 189 нчы статьялары эчтәлеге искәртелә.

5. Ышанычнамәне яздыручының имзасы куела, ул имза раслана, мөһер сугыла.Үзбәя.

3. 244 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән:

                                              Ышанычнамә

   Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, ике мең ундүртенче ел, 14 нче март.

   Мин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы а сыйныфы укучысы Яппарова Физәлия Рафис кызы, шул ук мәктәпнең 10 нчы а сыйныфы укучысы Гыйльфанова Алия Фаяз кызына 2014 нче елның гыйнвар аенда “Ялкын” журналында басылып чыккан мәкаләм өчен 200 (ике йөз) сум гонорар акчасын алуны ышанып тапшырам.

    Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 – 189 нчы статьялары эчтәлеге безгә аңлатылды.

                                                                                                                                                                                                                                              Имза

    Ф.Р.Яппарованың имзасын раслыйм.

    52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры                                                                                                            Имза

    Мөһер                                                                                                                    Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 245 – 247 нче күнегүләр.

                                      43 нче дәрес (36 нчы бирем)

Тема: Сөйләмә стиль.

 Максат: сөйләмә стиль турында төшенчә формалаштыру, аны башка стильләрдән аеру ысулын билгеләргә ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

 а) я 246 нчы күнегү;

ә) и 247 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 36 нчы бирем.  К.җ.: Кешеләрнең көндәлек аралашулары вакытында кулланыла торган стиль сөйләмә стиль дип атала.  Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 248 нче күнегү. К.җ.: Конспект. Үзбәя.

2. 249 нчы күнегү. К.җ.:  1) хәбәр итү хатлары: 4;  2) хәл-әхвәл белдереп язылган хатлар: 1; 3) үз фикереңне белдереп язган хатлар: 2;  4) хисләреңне белдереп язган хатлар: 3. Үзбәя.                                                  42 нче дәрес (35 нче бирем)

Тема: Эш кәгазьләре: ышанычнамә язу.

Максат: ышанычнамә турында төшенчә формалаштыру, аны язу тәртибен үзләштерергә ярдәм итү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

а) я 240 нчы күнегү;

ә) и 241 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 35 нче бирем.  К.җ.: Бирелгән эш кәгазьләре арасыннан безгә ышанычнамә таныш түгел. Димәк, без бүген ышанычнамә язарга өйрәнербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.     

1. 242 нче күнегү. К.җ.: Ышанычнамә – үз исемеңнән берәр җирдә эш йөртү(берәр нәрсә алу һ.б.) өчен бирелә торган махсус язу. Үзбәя.

2. 243 нче күнегү.  К.җ.:     План.

1. Уртага ышанычнамә сүзе языла.   

2. Бирелү урыны, датасы күрсәтелә.

3. Кемнең кемгә ышанычнамә язуы һәм аның эчтәлеге искәртелә.

4. Ышанычнамә язучының имзасы куела.

5. Ышанычнамә язучының имзасы раслана һәм раслаучының имзасы белән мөһер сугыла.                                                                     

Үзбәя.                           

3. 244 нче күнегү. К.җ.:                                                                            

                                              Ышанычнамә

   Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, ике мең ундүртенче ел, 18 нче октябрь

   Мин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Зыятдинова Гөлназ Вәккас кызы, апам Зыятдинова Эльвира Вәккас  кызына 2014 нче елның сентябрь аенда “Ялкын” журналында (№ 9) басылып чыккан мәкаләм  өчен тиеш 350 (өч йөз илле)) сум гонорар акчасын алуны ышанып тапшырам.

   Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 – 189 нчы статьялары эчтәлеге безгә аңлатылды.

                                                                                                                                    Имза

                                                                                                                                                                                                       Г.В.Зыятдинованың имзасын раслыйм.

     52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры                                     Имза                                                                                                                                                                  

    Мөһер

                                                                                                                                   Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 245 – 247 нче күнегүләр.

                                 43 нче дәрес (36 нчы бирем)

Тема: Сөйләмә  стиль.

 Максат: сөйләмә стиль турында төшенчә формалаштыру.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(План әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 246 нчы күнегү;

ә) и 247 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 36 нчы бирем.  К.җ.: Күп нокталар урынына сөйләмә стиль дип язарга кирәк. Димәк, без бүген сөйләмә стиль турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.     

1. 248 нче күнегү. К.җ.:  (Конспект) Үзбәя.

2. 249 нчы күнегү. К.җ.: 1) хәбәр итү хатлары:  4; 2) хәл-әхвәл белдереп язылган хатлар: 1; 3) үз фикереңне белдереп язган хатлар: 2;  4) хисләреңне белдереп язган хатлар: 3.Үзбәя.

3. 250 нче күнегү. К.җ.: Бирелгән өзек сөйләмә стильгә карый. Дәлилләр: 1) диалог формасында төзелгән; 2) көндәлек тормышта күп кулланыла торган һәм һәр кешегә аңлаешлы сүзләрдән тора; 3) гади, ким җөмләләр күп. Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 251– 253 нче күнегүләр.

                                 44 нче дәрес (37 нче бирем)

Тема: Стилистиканың нигезе буларак синонимика.

 Максат: стилистиканың нигезе буларак синонимика турында төшенчә формалаштыру.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Конспектның төп фикерләре әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 252 нче күнегү;

ә) и 253 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 37 нче бирем.  К.җ.: Димәк, без бүген стилистиканың нигезе буларак синонимика турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.     

1. 254 нче күнегү. К.җ.: 1.Кайтырга җыенды, кайтырга булды, кайтырга тотынды, кайтасы итте – сүз формалары.

 2. Күп, шактый, байтак, хәйран, хәтсез  – сүзләр.

 3. Бер кашык су белән йотарлык, күз өстендә каш кебек, күзнең явын алырлык – фразеологик әйтелмәләр.

 4. Мамык кебек йомшак, мамык төсле йомшак, мамык сыман йомшак, мамыктай йомшак – сүзтезмәләр.

 5. Кайда төрмә ябыла, шунда мәктәп ачыла. Төрмә ябылган җирдә мәктәп ачыла – җөмләләр.  Үзбәя.

2. 255 нче күнегү. К.җ.:  1- морфологик синонимнар. 2- лексик синонимнар.                                  3 - фразеологик синонимнар. 4,5 - синтаксик синонимнар. Үзбәя.

3. 256 нчы күнегү. К.җ.: Кәеф китү, кәеф кырылу, кәеф төшү. Үзбәя.

4. Модельләштерү. 257 нче күнегү. К.җ.:

                             Эчтәлекләре ягыннан синонимнар

  тулы                                       мәгънәви                                                    стилистик

мәгънәләре тәңгәл                 мәгънә төсмерләре                               стилистик кулланылыш

 була                                         белән аерыла                                           белән аерыла    Үзбәя.

5. 258 нче күнегү. К.җ.: Яхшы, әйбәт, ару, шәп; кеше, адәм, бәндә, җан, зат; буйсыну, баш ию, тез чүгү, кол булу; боерык, фәрман, әмер, приказ; төшем, доход, керем; зур, дәү, олы, олуг, өлкән; чиста, керсез, таза; игътибар, илтифат, дикъкать Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 259– 261 нче күнегүләр.

                                     45 нче дәрес (38 нче бирем)

Тема: Синтаксик синонимнар.

 Максат: синтаксик синонимнар турында белемнәрне тирәнәйтү, аларны сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 260 нчы күнегү;

ә) и 261 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 38 нче бирем.  К.җ.: Күп нокталар урынына синтаксик синонимнар дип  куярга кирәк. Димәк, без бүген синтаксик синонимнар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.     

1. 262 нче күнегү. К.җ.: шул хакта уйлау, шул турыда уйлау, шуны уйлау;  ишеккә кадәр озату, ишеккә хәтле озату, ишеккә чаклы озату, ишеккә тикле озату;  китү сәбәпле күрешмәү, китү аркасында күрешмәү, киткәнгә күрә күрешмәү, киткәнлектән күрешмәү; укысаң белерсең, укыдың исә белерсең, укыйсың икән белерсең, укыган шартта белерсең; дусларча сөйләшү, дуслар кебек сөйләшү, дуслар шикелле сөйләшү, дуслар сыман сөйләшү.        Үзбәя.

2. 263 нче күнегү. К.җ.:  көймәсе комга терәлү – эш бармау, уңышсызлык; дилбегәне үз кулыңа алу – инициатива күрсәтү, җитәкчелек итү; теле телгә йокмау- матур, оста сөйләү; авыз итү – ашап карау; бармак аша карау – игътибарсыз булу, кирәк дип санамау; сират күперен кичү – авырлыкны җиңү, нидәндер котылу;  баш вату – тирәнтен уйлау;  трай тибеп йөрү – эшсез вакыт уздыру; аяз көнне яшен суккандай – көтмәгәндә начар хәлгә калу;  күз-колак булу – күзәтү, игътибарга алып тору. Үзбәя.

3.264 нче күнегү. К.җ.:   1. Урманга керү белән  - аерымланган вакыт хәле. 2. Урманга керүгә - аерымланган вакыт хәле. 3. Урманга кергәч - аерымланган вакыт хәле. 4. Тырышсам – аерымланган шарт хәле. 5. Тырышам икән -  аерымланган шарт хәле. 6. Тырышкан очракта - аерымланган шарт хәле. Үзбәя.

4. 265 нче күнегү. К.җ.: 1. Кызның күлмәге яңа яуган кар кебек (төсле, сыман, шикелле, кардай)  ап-ак. 2. Аяз эш буенча (белән бәйле, эшкә бәйле) командировкага китәргә тиеш иде. 3. Таштай (төсле, сыман, шикелле, кебек) каты бәгырьле кешеләр дә очрый шул. 4. Салкыннан(салкын булу сәбәпле, салкын булу аркасында) битләребез кызарган.Үзбәя.

5. 266 нчы күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Бу киемнәр эшкә дип бирелде. Бу киемнәр эш өчен бирелде. Үзбәя. 

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 267– 269 нчы күнегүләр.

                                     

                                        46 нчы дәрес (39 нчы бирем)

Тема: Бер һәм ике составлы җөмләләр  синонимлыгы.

 Максат: бер һәм ике составлы җөмләләр  синонимлыгы турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 268 нче күнегү;

ә) и 269 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 39 нчы бирем.  К.җ.: 1 нче җөмлә – бер составлы, ә 2 нче җөмлә – ике  составлы. Алар үзара синоним. Димәк, без бүген бер составлы һәм ике  составлы җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. 

II. УМ адымлап чишү. 

  1. 270 нче күнегү. К.җ.:  1. Аналы-кызлы аларның монда беренче мәртәбә килүләре икән.  ( билгеле  үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) -  Аналы-кызлы алар монда беренче мәртәбә килгәннәр икән.2. Ике көймә койрыгын тотып булмый. (гомуми үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) – Кеше ике көймә койрыгын берьюлы тота алмый. 3. Юк, йоклап кителмәде. (үтәүчесез бер составлы фигыль җөмлә) – Юк, мин йоклап китәлмәдем. 4. Әйтергәме соң фамилиямне? (билгеле  үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) – Фамилиямне әйтим микән соң мин? 5. Миңа да шунда барырга иде! (билгеле  үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) – Мин дә шунда барырга тиеш! 6. Тимерне кызуында сугалар. (билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә)- Тимерне кызуында сугу яхшы. - Тимер кызуында сугылса яхшы.Үзбәя.

2. 271 нче күнегү. К.җ.: 1. Юк, минем башка нәрсә турында сөйләшәсем килгән иде. 2. Сезнең мине күрергә теләвегезне әйттеләр. 3. Аның беркайчан да, беркемгә дә хат яздырганы юк.  4. Синнән шүрләп утыруым, әнкәсе. 5. Онытылып ук кителгән. Үзбәя.

3. 272 нче күнегү. К.җ.:   1. Бу озын көннәрне ничек үткәрергә? – Бу озын көннәрне ничек үткәрим икән мин?  2. Садыйкны беләләр, яраталар. – Кешеләр Садыйкны беләләр, яраталар яки Садыйкны барысы да беләләр, яраталар. 3. Печәнчеләрнең авылга кереп килүе иде. 4. Анализ нәтиҗәләрен дәфтәрләрегезгә язып куярга кирәк. 5. Кинәт тирә-юнь караңгыланып китте.  6. Мин салкын суда коенган идем. Үзбәя.

4. 273 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Әти-әниләрне һәрчак хөрмәт итәргә кирәк – Без әти-әниләрне һәрчак хөрмәт итәргә тиеш. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 274– 276 нчы күнегүләр.

                                   47 нче дәрес (40 нчы бирем)

Тема:  Туры һәм кыек сөйләм  синонимлыгы.

 Максат: туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы турында төшенчә формалаштыру, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү ысулларын ныгыту.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 275 нче күнегү;

ә) и 276 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 40 нчы бирем.  К.җ.: 1 нче җөмлә – туры сөйләмле, ә 2 нче җөмлә – кыек сөйләмле. Алар үзара синоним. Димәк, без бүген туры сөйләмле һәм кыек сөйләмле җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. 

II. УМ адымлап чишү. 

  1. 277 нче күнегү. К.җ.: 1. Бал суырткан бабай белән әлеге малай умартаның аеруы турында шатланып сөйләп йөриләр. 2. Берничә минутлар шулай баргач, абый миңа  атны чаптырырга кушты. 3. Әткәйдән безнең колынны да үтерү-үтермәүләре турында сорап кычкырып елап җибәрдем. 4. Ибрай Әсгатьнең уйлап чыгаруын әйтте. 5. Әркәшә үзенең бернәрсә дә белмәве турында сөйләнеп утырган иде. 6. Кешеләр аңа ишеткәннәрен, әмма күрмәгәннәрен әйттеләр.Үзбәя.

2. 278 нче күнегү. К.җ.:  1. Әни торды һәм миңа ни булуын сорады, минем дә читегемнең булуын әйтте. 2. Әби үзенең, мине акыллы дип санап, читек тегүен, ә минем зур башым белән елап утыруымны әйтте. 3. Әти дә миңа еламаска, алай булса, мулла абыемны кызганмасам, читекне киеп барырга кушты. Үзбәя.

3. 279 нчы күнегү.К.җ.: 1. Исемнәре уелган.(төшем юнәлеше)  2. Халык  уйган. (төп юнәлеш)3. Дуслары җыелган. (төшем юнәлеше)4. Фәния  җыйган. (төп юнәлеш) 5. Физәлия  сөендерде. (йөкләтү юнәлеше) 6. Физәлиянең бу җиңүенә әнисе бик сөенде.(кайтым юнәлеше) 7. Тырыша торгач, йозак ачылды.( төшем юнәлеше) 8. Тырыша торгач, йозакны ачтык. (төп юнәлеш) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 280– 282 нче күнегүләр.

                                48 нче дәрес (41 нче бирем)

Тема: Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы.

 Максат: аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы турында төшенчә формалаштыру, бирелгән фәнни мәгълүматны тезислар рәвешендә яза белү күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 281 нче күнегү;

ә) и 282 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 41 нче бирем. К.җ.:1. [... (...-дә) ...] 2. (Кайчан ...), [... шул чакта ...].  Ләкин аларның 1 нчесе төзелеше буенча – синтетик, 2 нчесе – аналитик. Димәк, без бүген синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләр синонимлыгы  турында сөйләшербез.Үзбәя. Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 283 нче күнегү. К.җ.: 1. (... –гач), [   ]- синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә. – Күпмедер вакыт уза, шуннан соң кызның тагын моңлы тавышы ишетелә.2. (...-ган җирдә)[   ]- синтетик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә.  – Син кайда буласың, аны һәрвакыт шунда күрергә була. 3. (...-сә дә), ]   ] -   синтетик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә. Исле чәчәк өзелә, шуңа карамастан аның исе болында кала. 4. (...-са), [   ] -  синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә. – Сереңне эчеңдә тотасың икән, йортың тыныч булыр. 5. [...(... дип)...]-    синтетик иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә.- Мәрьямбикә уйлагандыр: бу якта кеше юк.                                  Үзбәя.

2. 284 нче күнегү. К.җ.:  1. [  ]: (   ). – Шунысын онытма ки, затлы мал дошман җанына вәсвәсә сала.2. [... бер нәрсә...]: (   ). – Шунысы ачык: игелекле түгел алар. 3. [Шунысы ... ки], (   ). – Шунысы мәгълүм: улыгыз исән, тап-таза. 4. (   ), [шунлыктан ...]. - Аның шатлыгы, әйтелмәгән сүзләре бик күп, шуна күрә иреннәре чатнагандай була.5. [   ], ( гүя ...). - Дөнья шундый тыныч, әйтерсең күңелсез сөйләшү бөтенләй булмаган да.  Үзбәя.  

3. 285 нче күнегү. К.җ.: 1. Ишек ачылды, шул вакытта класска Әхмәтша хәлфә килеп керде. 2. Кояш болыт астына капланган, шул сәбәпле көн бераз тоныграк. 3. Нурия үзенең ныклыгын танысын, моның өчен Зурганов сүзне теш арасыннан кысып чыгарды. 4. Күпме еллар узды, шуңа карамастан туган яклар  онытылмый. 5. Адәм баласы, йөрәге ни тели, шуңа колак салып яшәргә тиеш.Синонимик парларның синтетик төрләренә күбрәк өстенлек бирелә, чөнки алар кыскарак. Үзбәя.

4. 286 нчы күнегү. К.җ.: (Тезислар языла) Үзбәя.

5. 287 нче күнегү. К.җ.: Парларның охшашлыгы: алар мәгънәләре буенча охшаш. Аерма: парларның беренчеләре – иярченле кушма җөмләләр, икенчеләре – гади җөмләләр. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 288 – 290 нчы күнегүләр.

                             49 нчы дәрес (42 нче бирем)

Тема: Тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы.

 Максат:  тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы турындатөшенчә формалаштыру, тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен аеру күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 289 нчы күнегү;

ә) и 290 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 42 нче бирем. К.җ.: 1. [   ], [   ]- теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. 2. [   ], тик [   ]- теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Димәк, без бүген тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез, чөнки ике җөмлә үзара синонимик мөнәсәбәттә торалар.   Үзбәя.

   Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.             

1. 291 нче күнегү. К.җ.:   һәм, ләкин, вә, тик, фәкать, янә, яки, тагын, я, ә, бары, да, дә, яисә, бәлки, әмма, әле... әле, та, тә, ни... ни

                                                                                Теркәгечләр

                             җыючы                               каршы куючы                              бүлүче

    һәм,вә,янә, тагын,да, дә,               ләкин,тик, фәкать, ә, бары,                  яки,я, яисә,

та, тә ,ни...ни                                   бәлки,әмма                                               әле...әле

                                                                                                                                       Үзбәя.

2. 292 нче күнегү. К.җ.: Бәйләүче чаралары – санау интонациясе: 1, 4. Бәйләүче чаралары – җыючы теркәгечләр: 5, 6, 7, 8.    Үзбәя.

3.293 нче күнегү. К.җ.: 1. Искесе бетте, ә (ләкин, тик, әмма )яңасы өлгермәгән. 2. Син чакырдың, һәм (да,вә,) мин килдем.3. Киләсе җәйгә сез кайтырсыз, яки (яисә) без барырбыз.     Үзбәя.

4. 294 нче күнегү. К.җ.: 1. Сезнең нервларыгыз кузгалган, һәм сезгә тынычланырга кирәк. 2. Эшлегә сәгать җитми,  әмма эшсезгә сәгать үтми. 3. Ничә тапкыр чакырдым, тик килмәдең. 4. Озынның бөгеләсе килми, ә кысканың үреләсе килми. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 295 – 297 нче күнегүләр.

                        50 нче дәрес ( 43 нче бирем)

 Тема: Татар телендә калькалар.

 Максат: татар телендәге калькалар турында төшенчә формалаштыру, аларның бүленеш үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 296 нчы күнегү;

ә) и 297 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 43 нче бирем. К.җ.:  Белешмәдә сүз калькалаштыру турында бара Димәк, без бүген калькалар  турында сөйләшербез.Үзбәя. 

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 298 нче күнегү. К.җ.:    үзбилгеләнү - самоопределение, бозваткыч - ледокол, күпьеллык - многолетний,  гомуми белем бирү (мәктәбе) – общеобразовательная (школа), икейөзлелек - двуличие, хәрәкәтчәнлек - подвижность, хәрәкәтле (уен) – подвижная (игра), берләшмә - объединение, суүсем - водоросль, күпнокта - многоточие, класстан тыш - внеклассный, сайлау алды (дебатлары) – предвыборные(дебаты), кулъязма - рукопись, күпмиллионлы – многомиллионный                                                                                              Үзбәя.

2. 299 нчы күнегү. К.җ.: (Тезислар)      Үзбәя.

 3. 300 нче күнегү. К.җ.: Нигезләмә – положение, җыелыш – собрание, общественное течение, черное золото,голубое золото,итог,социальнаясеть. Аларның мәгънәсе чит телдәгечә кала, ә сүз үзе тулаем (морфологик кисәкләр генә түгел) татарчалаштырыла.       Үзбәя.

4. 301 нче күнегү. К.җ.:    Сознательность – аңлылык – рус сүзенең морфологик кисәкләрен татарчага тәрҗемә итү.

Самоцель – үзмаксат – сүзләрне кушу.

 Центр тяжести – авырлык үзәге – сүзтезмәләрне калькалаштыру.

Самостоимость продукции – продукциянең үзкыйммәте –  сүзләрне кушу+ сүзтезмәләрне калькалаштыру.

Море по колено – диңгез тубыктан – фразеологик сүзтезмәләрне калькалаштыру.

 Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 302 – 304 нче күнегүләр.

                 

                                         51 нче дәрес (44 нче бирем)

Тема: Сөйләм культурасы. Сөйләм төгәл булсын.

 Максат: сөйләм культурасы төшенчәсен формалаштыру һәм аңа ирешү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Тезислар әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 303 нче күнегү;

ә) и 304 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 44 нче бирем. К.җ.: Дөрес җавап: а.  Димәк, без бүген сөйләм культурасы турында сөйләшербез.        Үзбәя.   

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. Модельләштерү. 305 нче күнегү. К.җ.: 

Сөйләм                1) сөйләм төгәл булсын

культурасы          2) сөйләм аңлаешлы, әйтергә теләгән фикер ачык булсын;

                              3)  сөйләм саф (чиста) булсын;

                     4) сөйләм җыйнак булсын;

                     5)  сөйләм аһәңле булсын.                        Үзбәя.

2. 306 нчы күнегү. К.җ.: 1. Кулындагы яңа портфелен уйнаткалап,бер яшь егет һәм зәвык белән киенгән, ефәктәй чәчләрен иңсәсенә туздырып салган яшь кыз килә. 2. Шайтаныма ашкынасыңмы? – дип кычкырды карт. 3. Үзеңнең сменаңдагы эшчеләр белән ешрак очрашыла. 4. Язгы кыр эшләре өчен  план каралды. Аны берничә төзәтмә  белән кабул иттеләр һәм  район газетасында бастырырга  дигән тәкъдим керттеләр. 5. Аны хәзер элеккеләр белән берни бәйләп тота алмады, һәм шунлыктан ул үзен бу минутларда яңа туган кеше кебегрәк хис итте. 6. Хәзер кузгалып киткән урын да, барасы җир дә коточкыч ераклыкта булып күренә. 7. Безнең ышанычыбыз бары син генә. Бу сүзләрне ул үз иптәшләренә мөрәҗәгать иткәндәй әйтә.                                         Үзбәя.

3. 307 нче күнегү. К.җ.:  (Тезислар) Үзбәя.

4. 308 нче күнегү. К.җ.: Текст әдәби стильгә карый. 3,4.  (Үткәннәр, үткән заманар, үткәндәге)

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 309 – 311 нче күнегүләр.

                               52 нче дәрес (45 нче бирем)  

Тема: Сөйләм аңлаешлы булсын.

Максат: сөйләм аңлаешлы булсын дигән таләпне үтәү өчен кирәкле шартларны үзләштерергә ярдәм итү, аларны сөйләмдә куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 310 нчы күнегү;

ә) и 311 нче күнегү.  Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 45 нче бирем. К.җ.: Бирелгән җөмләне ике төрле аңларга мөмкин: 1) Үзенең өстәле белән янәшә торган кәнәфигә капитан Гатин утырды. 2) Гатин өстәле белән янәшә торган кәнәфигә капитан утырды. Димәк, без бүген сөйләмнең аңлаешлы булырга тиешлеге  турында сөйләшербез. Үзбәя. 

 Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 312 нче күнегү. К.җ.: 1. Шуннан соң Сәйфуллага бардым, ул эшләгән чүлмәкләрен  шул көнне генә сатып кайткан иде. 2. Олы күл буе гына йөрмәгән калды. 3. Тын торган нарат урманнары көтмәгәндә шаулады, елгаларда дулкын күбекләре уйнады. 4. Фәттах шулай мулла булып китте. 5. Ул нәфис аяклары белән җиргә түгел, йомшак кына итеп, Равилнең йөрәгенә баса төсле иде. 6. Мин шуны әйтмәкче идем: терелтелгән якташыбыз иртәгә иртәнге алтыда  махсус поезд белән Казанга кайта. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 313 нче күнегү. К.җ.:

Сөйләм аңлаешлы      1) җөмлә төзек булсын, фикер төрлелегенә урын калмасын,

булсын өчен:              2) бер үк бәйләүче чаралар кабатланмасын,

                                  3) туган тел үзенчәлекләре исәпкә алынсын.       Үзбәя.

3. 314 нче күнегү. К.җ.:  1.Авыл халкы бары тик күлне пычратуны туктатуны таләп итә. (2 нче шарт үтәлмәгән: сүзләрдә бер үк бәйләүче чаралар кабатланган.)2. Юлда биш тәүлек килгәннән соң, аяклар алынды. (3 нче шарт үтәлмәгән: җөмлә туган тел үзенчәлеген искә алмыйча төзелгән) 3. Таз патша кияве була алганны, мин дә элемтәче генә була алырмын инде. (1 нче шарт үтәлмәгән: фикер төрлелегенә урын калган)             4. Кайбер нервлары йомшаграк кешеләр мондый фильмнарны карамасыннар. (1 нче шарт үтәлмәгән: фикер төрлелегенә урын калган)5. Белдерү Хәйрүш эшли торган автотранспорт хуҗалыгы конторасы ишеге катына да эленеп куелган. (2 нче шарт үтәлмәгән: сүзләрдә бер үк бәйләүче чаралар кабатланган) 6. Ирегез белән бәхетсезлек булды. (3 нче шарт үтәлмәгән: җөмлә туган тел үзенчәлеген искә алмыйча төзелгән) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 315 – 317 нче күнегүләр.

                                   53 нче дәрес (46 нчы бирем)

Тема: Сөйләм саф булсын.

Максат: сөйләм сафлыгына ирешү шартлары турында төшенчә формалаштыру һәм аларны үтәү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 316 нчы күнегү;

ә) и 317 нче күнегү.  Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 46 нчы бирем. К.җ.: Сөйләм культурасына куелган 3 нче таләп – сөйләм саф булырга тиеш. Димәк, без бүген сөйләм сафлыгы, чисталыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.                                        

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 318 нче күнегү. К.җ.: берәүсен – берсен; гөпелдәттек – аттык; кәнишне – әлбәттә; җаткан – яткан; җырткычның – ерткычның; мыркылдыгы – дуңгызы; җук – юк; җерәксез – йөрәксез; җаман – яман; иләс-миләс(кунак) - гадәти булмаган (кунак); колак артын кашымасын – ташланмасын, рәнҗетмәсен; чалыш –кәкре; сыптырды – йөгерде, качты. Автор бу сүзләрне персонажларның холкын, алар яшәгән җирлекне күрсәтү өчен кулланган булырга мөмкин.     Үзбәя.

2. 319 нчы күнегү. К.җ.: Сөйләм сафлыгына ирешү шартлары: 1)сүз байлыгын дөрес куллана белү, 2) җөмлә төзегәндә, башка тел сүзләрен катнаштырмау, 3) сүз сөрешенә катнашы булмаган лексик берәмлекләр кулланмау.   Үзбәя.

3.320 нче күнегү. К.җ.:  1. Өйгә керергә кыстамыйм инде, төнәген (кичә) идән-сайгакларны буядык әле менә. 2. Исән-сау гынамы, нанием? (нәнием) 3. Син үзең ни майтарып (эшләп) йөрисең?) 4. Ә баксаң, (карасаң) бик тә хикмәтле икән. 5. Җәренгә, (киләсе елга) алла бирсә, ат алырбыз, аннан өйне сипләтербез. (ремонтларбыз) 6. Менә атна көн ( пәнҗешәмбе) дә җитте. 7. Бер-икесе чыгып ук шылды. (качты) 8. Ә рабучи (эшче) налук  (налог, салым) түлиме? 9. Бу нинди биззакун? (законсызлык) 10. Перәме (туп-туры) җылысы бәреп тора!     Үзбәя.

4. 321 нче күнегү. К.җ.: 1. Ә. 2. А. 3. Ә. 4. А. 5. Б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 322 – 324 нче күнегүләр.

                     

                                  54 нче дәрес (47 нче бирем)

Тема: Сөйләм җыйнак булсын.

Максат: сөйләм җыйнаклыгын тәэмин итүче шартларны үзләштерү һәм аларны дөрес куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Шартлар әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 323 нче күнегү;

ә) и 324 нче күнегү.  Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 47 нче бирем. К.җ.: Модельдәге сорау билгесе урынына сөйләм җыйнак булсын дип язарга кирәк. Димәк, без бүген сөйләм җыйнаклыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.                                                                                                                                    Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 325 нче күнегү. К.җ.: Җөмлә артык җәенке, мәгънәсен аңлау бик кыен.    Үзбәя.

2. Модельләштерү. 326 нчы күнегү. К.җ.:

                   Сөйләм җыйнак булсын өчен

    1) җөмләне артык киңәйтә торган ачыклаучы, аныклаучы сүзләр өстәмәскә,

   2) бер үк мәгънәле сүзләрне янәшә кулланмаска,

   3) бер үк сүз һәм җөмләләрне кабатламаска.     Үзбәя.

3. 327 нче күнегү. К.җ.: 1. Биш кыз урманга җиләккә киттеләр. 2. Яран гөлдән башка үсентеләрем салкынга түзә алмады. 3. Илдар Юзеев поэма яза. Ул “Таныш моңнар” дип атала. 4. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. 5. Махсус әзерләнгән урынга  мал-туар сатарга китергәннәр. 6. Ике шәһәр арасында йөри торган автобуслар расписаниесен язып алдым. 7. Үзе белән булган сәер вакыйганы Алия дусларының һәрберсенә  сөйләде.

Үзбәя.

4. 328 нче күнегү. К.җ.: 1 нче җөмлә - 1нче шарт бозылган. 2 нче җөмлә - 2 нче шарт үтәлмәгән (бөтенесе бергә барлык). 3, 4  нче җөмләләр - 2 нче шарт үтәлмәгән (аерым сүз белән бирергә мөмкин булганны берничә сүз тезмәсе белән бирү: эзләгәнен, ашау)

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 329 − 331 нче күнегүләр.

                                       

                                      55 нче дәрес (48 нче бирем)

Тема: Сөйләм аһәңле булсын.

Максат: сөйләмнең аһәңле булу үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 330 нчы күнегү;

ә) и 331 нче күнегү.  Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 48 нче бирем. К.җ.: Сөйләм культурасына куелган 5 нче таләп – сөйләм аһәңле булсын. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез.  Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.   

1. 332 нчы күнегү. К.җ.: 1. Курыккандай курыкты. 2. Өй турындагы бакча буендагы.3. [ш] авазының кабатлануы. 4. [Р], [б]  авазларының кабатлануы. 5. Күп иҗекле сүзләр: бертөрлелекләр, туйдырдылар. 6. Әверелеп, яратылып, карала, фаш ителә, тәнкыйтьләнелә. Үзбәя. 

2. Модельләштерү. 333 нче күнегү. К.җ.:

                       Сөйләм аһәңле булсын өчен

  1. җөмләдә бер үк авазлар кабатланмасын,
  2. күп иҗекле сүләр урынсыз кулланылмасын,
  3. авазлары бер үк булган сүзләр янәшә тормасын,
  4. бер төркем кешенең аерым төбәккә бәйле икәнен күрсәткән сүзләр урынсыз кулланылмасын.    Үзбәя.

3. 334 нче күнегү. К.җ.: 1. Азаплана торгач, авырлык белән булса да, Мортаза машинасын сазлыктан чыгарды. 2. Мин апама әлеге шатлыклы хәбәрне әйтергә ашыктым. 3. Гаиләле кешеләрнекедәй булсын дип тырыштык инде. 4. Сабирга урманнан утын алып кайтырга куштылар.5. Кесәләре булганнар яшел борчак тутырганнар.     Үзбәя.

5. 335 нче күнегү. К.җ.: 1.б. 2. б. 3.б. 4.ә. 5.ә.   Үзбәя. 

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 336 – 338 нче күнегүләр.

                   

                               56 нчы дәрес (49 нчы бирем)

Тема: Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел һәм тарих. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары.

Максат: телнең иҗтимагый әһәмияте, тарих белән бәйләнеше һәм аның тамырлары турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 337нче күнегү;

ә) и 338 нче күнегү. Үзбәя.

4. УМ кую ситуациясе. 49 нчы бирем. К.җ.: 1. Иле барның теле бар. 2. Телләр белгән илләр белгән. Димәк, без бүген тел турында өйрәнербез. Үзбәя.

II. УМ адымлап чишү.   

   Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла

1. 339 нчы күнегү. К.җ.: (Тезислар) Үзбәя.

3. 340 нчы күнегү. К.җ.: 1. Телләр белү – бик яхшы эш. Ләкин бер тел сүзләрен икенче тел сүзләре белән катыштырып сөйләшү – культурасызлык билгесе. Автор сөйләм сафлыгына басым ясаган. 2. М.Гафури ана теленең үзеңнеке булуына басым ясаган, аның матурлыгына дан җырлаган. 3. Х.Туфан телебез белән горурлану хисләре кичерә, аның башка телләр арасында үз урынын кайтарасына өметләнә. 4. Татар теленең үз иле бар –  Идел буе. Иле булган тел яшәргә хаклы, ягъни ул ятим түгел, аны назларга, үстерергә җирлеге бар. 5. И.Юзеев рус теленең көчен таный, ләкин аның башка телләрне алмаштырырга хакы юк. Һәр тел үз урынында, үзенчә бөек. Һәркем үз телен сакларга бурычлы!                                                       Үзбәя.

4. 341 нче күнегү. К.җ.: (Конспект)  Үзбәя.

5. Модельләштерү. 342 нче күнегү. К.җ.: 2 тамыры бар: 1)сөйләмә тел, 2) иске татар язма әдәби теле. Сөйләмә тел икегә бүленә: диалекталь сөйләм һәм эшкәртелгән, шомартылган сөйләм. Иске татар язма әдәби теле иске төрки әдәби телгә, ә анысы борынгы төрки язма әдәби телгә барып тоташа. Үзбәя.

6. 343 нче күнегү. К.җ.: 1. Мәзәк. 2. Табышмак. 3. Бәет. 4. Җыр. 5. Мәзәкчә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 344 – 346 нчы күнегүләр.

                                         

                      57 нче дәрес (50 нче бирем)

Тема: Татар милли әдәби теленең формалашуы.

Максат: татар милли әдәби теленең үсеш этаплары турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 345 нче күнегү;

ә) и 346 нчы күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 50 нче бирем. К.җ.: Модельдә татар милли әдәби теленең үсеш этаплары күрсәтелгән. Димәк,без бүген шул хакта сөйләшербез.  Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.   

1. 347 нче күнегү. К.җ.: (Конспект)            Үзбәя.

2. 348 нче күнегү. К.җ.: 1.К.Насыйри. “Югалган яшьлек”(“Кырык бакча” җыентыгыннан) 2.Г.Кандалый. “Сәхипҗамалга” поэмасыннан. 3.К.Насыйри. “Әбүгалисина” повестеннан. 4. Акмулла. 5 .Г.Тукай. “Дустларга бер сүз”. Үзбәя.

3. 349 нчы күнегү. К.җ.: Габделҗәббар Кандалый, Каюм Насыйри, Яков Емельянов, Габдрахман Ильяси, Фатих Халиди, Акмулла, Габдулла Тукай.     Үзбәя.

4. 350 нче күнегү. К. җ.: Бирелгән өзекләрдә алынмалар юк диярлек, фикер җиңел аңлашыла.       Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 351 – 353 нче күнегүләр.

                              58 нче дәрес (51 нче бирем)

Тема: Татар сөйләмә теленең төп диалектлары.

Максат: татар сөйләмә теленең төп диалектлары турында төшенчә формалаштыру, аларныӊ төп үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 352 нче күнегү;

ә) и 353 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 51 нче бирем. К.җ.: Бирелгән өзектә әдәби тел нормалары сакланмаган. Мондый сөйләм диалекталь сөйләм дип атала. Димәк, без бүген диалектлар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.   

1. 354 нче күнегү. К.җ.: (Конспект)                                       Үзбәя.

2. 355 нче күнегү. К.җ.: 1. Көнбатыш диалект. 2. Урта диалект.     Үзбәя.

3. 356 нчы күнегү.  К.җ.: 1. Ә. 2. Б. 3. Б. 4. А. 5. Б. 6. Ә. 7.Б. 8. Б. 9. Ә. 10. А.      Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 357 – 359 нчы күнегүләр.

                       

                               59 нчы дәрес ( 52 нче бирем)

Тема: Икетеллелек. Татарстан Республикасы Законы.

Максат: икетеллелек төшенчәсен формалаштыру, аның төрләрен үзләштерергә ярдәм итү. ТР Законының кайбер статьялары белән танышу.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 358 нче күнегү;

ә) и 359 нчы күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 52 нче бирем. К.җ.: Кемнең дә булса ике телдә сөйләшә һәм аңлаша алуы икетеллелек дип атала. Димәк, без бүген икетеллелек турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 360 нчы күнегү. К.җ.: 1. Икенче телне дә тулы, камил белү тулы икетеллелек дип атала. Икенче телне өлешчә генә белү өлешчә икетеллелек дип атала. 2. Икенче телне халыкның зур күпчелеге яисә аерым кешеләре генә белүгә карап, икетеллелекне массакүләм һәм аерым (сирәк) икетеллелеккә бүләләр. 3.  Үзара аралашкан ике халыкның бары берсе генә ике телне дә белеп, икенчесе туган телен генә белсә, бу очракта бер яклы икетеллелек барлыкка килә. Үзара аралашкан ике халыкның  икесе дә бер-берсенең телләрен белсәләр, ике яклы икетеллелек  туа.  Үзбәя.

2. 361 нче күнегү. К.җ.: Безнең өчен татар-гарәп икетеллелеге бер яклы, чөнки гарәпләр безнең телне өйрәнмәгән.   Үзбәя.

3. 362 нче күнегү.  К.җ.: арыш,салам, алтын, бүрәнә, изюм, чулан, кәбестә, керән, деньги, тесьма, печать, аркан, арбуз, эскәмия, кәҗә, алмаз, барс, аршин, буразна, кафтан, паспорт, калпак, шалаш, герб, гражданин, атаман    Үзбәя.

4. 363 нче күнегү. К.җ.: Татарстан Республикасы,граждан,территория, учреждение, система, закон.Үзбәя.

5. 364 нче күнегү. К.җ.: (Статьяларның кыскача эчтәлеге тыңлана)   Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 365– 367 нче күнегүләр.

                       60 нчы дәрес ( 53 нче бирем)

Тема: Тел белеменең әһәмияте, төп бүлекләре.

 Максат: тел белеме һәм аның төп бүлекләре турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 366 нчы күнегү;

ә) и 367 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 53 нче бирем. К.җ.: Сорау билгесе урынына тел белеме дип язарга кирәк. Димәк, без бүген тел белеме турында сөйләшербез. Үзбәя.

 Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 368 нче күнегү. К.җ.: (Кыска конспект языла)  Үзбәя.

2. Модельләштерү. 369 нчы күнегү. К.җ.:

                Тел белеменең төп бүлекләре

  • фонетика- авазларны,
  • графика- авазларның язудагы билгеләрен,
  • орфоэпия – дөрес сөйләү нормаларын,
  • орфография – дөрес язу нормаларын,
  • лексикология – телнең сүзлек байлыгын,
  • семасиология - сүзләрнең мәгънә үзенчәлекләрен,
  • фразеология – фразеологик әйтелмәләрне,
  • лексикография- сүзләрне туплап, сүзлекләр төзүне,
  • терминология – термин, атамаларны,
  • этимология – сүзләрнең килеп чыгышын,
  • ономастика- ялгызлык исемнәрне,
  • сүз ясалышы- телдәге яңа сүзләр ясауны,
  • морфология – сүз төркемнәрен,
  • синтаксис – җөмлә төзелешен,
  • стилистика – сөйләм стильләрен,
  • диалектология – җанлы сөйләш үзенчәлекләрен,
  • әдәби тел тарихы – әдәби телләрнең барлыкка килү һәм үсешен,
  • гомуми тел белеме – телләр үсешенең гомуми закончалыкларын өйрәнә.

Үзбәя.                              р.      р.     р.         ал.         ф.                     ис.         ф.          ис.             к.

3. 370 нче күнегү. К.җ.:  Әле бик иртә. Мин, борылып, вокзалга кердем. Сагышым да

    ал.            ф.         р.           ф.        ис.       ф.                 ис.              ф.          ис.       б.с.        р.         к.

миннән калмый бергә керде. Урын табып, күзләремне йомдым. Күз алдыма шунда ук

 ис.           ф.        р.       ал.      ф.           ф.                к.       ал.         ис.             б.         ис.       ис.         ф.

Казан килде. Анда мин аңлап бетермәгән әллә нинди кайгысы белән Мирза абый торып

     ф.          с.         с.           ис.            ис.        ф.

 калды; боек, гүзәл Нилүфәр җиңги калды...

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 371 – 373 нче күнегүләр.

                                  61 нче дәрес ( 54 нче бирем)

Тема:  Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

 Максат: ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне гомумиләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. 

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

а) я 372 нче күнегү;

ә) и 373 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 54 нче бирем. К.җ.: Уку елының соңгы дәресендә ел буена үт кәннәрне кабатлау була иде. Димәк, без бүген шул эш белән шөгыльләнербез. Үзбәя.

 Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.   

1. 374 нче күнегү. К.җ.: 1. Ә. 2. Б. 3. Ә. 4. А. 5. А. 6. Б. 7. А. 8. Б. Үзбәя.

2. 375 нче күнегү. К.җ.:  1. [... ( ...-тан)...]- синтетик иярчен сәбәп җөмләле иярченле кушма җөмлә. 2. [... шулкадәр ...]: (   ) – аналитик иярчен күләм җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. ( ...-не)[   ] - синтетик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. 4.[... шундый]: (   ) - аналитик иярчен хәбәр җөмләле иярченле кушма җөмлә. 5. [   ], (әйтерсең ... ) - аналитик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә.       Үзбәя.

3. 376 нчы күнегү.  К.җ.: 1. Уйлап кара: бер гаебем булмыйча торып, нигә качыйм икән мин? 2. Инде алмагачларның чәчәк бөреләре ачыла, инде көймәләр суга төшкәндер. 3. Йомышым шул иде, Хәлим: әнә теге югарыгы киштәдән көрән тышлы китапны алып бирче.  4. Күрәсең, ишегалдында гына булгандыр, Сара үзе дә килеп чыкты. 5. Чишмә һәрвакыт күләгәдә булганганлыктан, суы да, картлар әйтмешли, җиң юанлыгы булып ага.   Үзбәя.

4. 377 нче күнегү.  К.җ. : 1. Баланың күзләреннән, мөлдерәп, яшьләре ага. (Сөйләм аһәңлелеге бозылган) 2. Бәхетемнең  табылмасын шул көнне аңладым. (Сөйләм аһәңлелеге бозылган)3. Бик әйбәт егет булып чыктың әле син.(Сөйләм сафлыгы бозылган) 4. Вәлиева каршысына Зәкия килеп басты (Сөйләм төгәлсезлеге)     Үзбәя.

5. 378 нче күнегү. К.җ.: ун-ынчы, көл-емсерә-де-ләр, очкын-лан-ып, бәхәс-ләш-ү-ләр-нең, ялгыз-лар-га, шук-лыг-ы-н, өч-әү-ләп, сора-ш-ма-ган-сыз, йөгер-еш-те-к, элек-ке-чә Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

                                                    Язма эшләр

               Еллык контроль диктант “Ут, Су һәм Намус”    (9 класс)

   Шулай бервакыт Ут,  Су һәм Намус, өчәүләп, юлга чыгарга җыенганнар.

   -  Туктагыз әле, - ди Ут, - юлда барганда, берәребезнең аерылып калуы яки икенче юлдан китеп адашуы мөмкин. Ул чагында без бер-беребезне нинди билгеләргә карап эзләрбез соң? Безгә әнә шул турыда алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. Мине, мәсәлән, төтенгә карап, ерактан ук табарга була, чөнки утсыз төтен булмый.

   Су болай ди:

   - Мине үсемлекләр көеп, башларын түбән иеп утыра торган җирләрдән, эсселектән җир ярылып, телгәләнеп беткән урыннардан эзләмәгез. Мин бөдрә таллар, зирек агачлары, камыш һәм биек яшел үлән үскән җирләрдә булырмын.

   - Миңа килгәндә, - ди Намус,-  минем күзгә бәрелеп тора торган билгеләрем юк. Минем белән дус буласыгыз килсә, сез үзегез мине югалтмаска тырышыгыз. Сыңар күзле кеше үзенең бердәнбер күзен ничек сакласа, мине дә шулай саклагыз. Минем шундый гаҗәп  хасиятем бар: бер тапкыр югалткан кеше мине яңадан беркайчан да таба алмый инде. (Татар халык әкияте) (137 сүз) 

Бирем үтәү:    тексттан  синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләре булган  ике иярченле кушма җөмлә сайлап язып алыгыз һәм схемаларын төзегез.    

                           

                               

                                   

                                     

                                                   



Предварительный просмотр:

26.01.2017, 9 сыйныф

Тема: Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре.

Максат:

-          әсәргә анализ бирү;

-          укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;

-          укучыларда туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Җиһәазлау:

И. Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәре, шагыйрьнең портреты, таблица, дәреслек, әдәбият дәфтәре.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

Дәреснең максаты белән укучыларны таныштыру.

Укучылар, без бүген И.Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.  Аның “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ бирәчәкбез.

II. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1. И.Юзеевның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү. Без аның нинди әсәрләрен өйрәндек? “Таныш моңнар” әсәре – жанры буенча нинди әсәр? “Гашыйклар тавы” әсәренең эпиграфы нәрсә? Үрдәкнең үлеменә сәбәпче кем? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

 2. “Гашыйклар тавы” әсәренең сюжетын искә төшерү.  ( Әсәрдәге төп вакыйгаларны санап үтелә.)

Әсәрдә туган якны ярату хисе ничек тасвирлана? Укучылар 165 нче биттән туган якны яратып тасвирлаган урыннарны табып укыйлар, үз фикерләрен әйтәләр. Туган җирнең һәр кеше өченкадерле булуын исбатлыйлар.

III. Әсәргә анализ ясау.

1. Әсәр ничәнче елда язылган? “Гашыйклар тавы” әсәре 1985-86 нчы елларда языла.

Илдә нинди тарихи вакыйгалар булган?  1985 нче елда, март аенда М.С.Горбачев үзгәртеп корулар политикасын игълан итә: бу – яңача сәяси фикер. Шул ук елның маенда эчүчелеккә каршы актив кампания башлана. Бу вакытта Әфган сугышы дәвам итә. 1986 нчы елның апрель аенда Чернобыль атом электр станциясендә авария була: табигатькә, кешелеккә зыян килә.

   “Гашыйклар тавы” әсәре И.Юзеевның иҗаты югары ноктада торган вакытта язылган әсәре.

Жанры буенча – повесть- поэма. Повесть, чөнки төп геройлар икәү, вакыйгалар күп, күләме зур. Поэма, чөнки бу –лирик эчтәлекле әсәр, авторның хисләре күп. Лирик герой автор белән туры килә.

2. Образлар системасы.

 

Төп образлар

 

Ярдәмче образлар

Символик образлар

Мөнирә, Сәет

Автор, Өмет, Хәнәфи абзый

Үрдәк, Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

 

Мөнирә - яшь матур кыз, матур җырлый, кыю кеше. Бер генә атна торып калган ирен гомере буе көтә, биргән вәгдәсенә тугры. Тормышы авыр, ялгыз бала үстерә. Үлгәнче авыл, тау турында кайгырта. Гашыйклар тавын җимерергә барган бульдозерга каршы бара. Нәсел кушаматы – үрдәк. Исеменең мәгьнәсе яктыртучы, якты йөзле, нурлы.

Сәет – 19 яшьлек, урман каравылчысы, аны сакларга куелган кеше. Бик матур итеп гармунда уйный.Гореф-гадәтләргә, риваятьләргә җиңел карый (заманга сылтый). Вәгъдәсен үтәми, туган якларына кайтмый. Кыр үрдәген аткан кулы паралич суга.Сау-сәламәт вакытта туган авылына кайтмый, инвалид коляскасына утыргач гына, авылын, Мөнирәсен исенә төшерә. Яңа гаиләсендә баласы да булмый. Авылда улы барлыгын белмичә үлеп китә. Яшьлектә биргән вәгъдәсенә тугры булмаганы өчен гомере буе газапланып яши.  Исеменең мәгънәсе – башлык, җитәкче, хөкемдар, хуҗа.

   Ни өчен Сәет белән Мөнирәне автор аера? (Чөнки Сәет яшьлегендә табигатькә, Мөнирәгә хыянәт итте (үрдәкне атты). Моның өчен гомере буе газаплана. Мөнирәне шагыйрь Сәеттән саклый, очраштырмый. Гомеренең азагына кадәр ул Сәетне көтә. Мөнирә мәхәббәте белән бәхетле, бик матур итеп яши, туган ягын ярата, аны саклый.)

  Өмет – Гашыйклар тавын җимерүдә әтисенең эшен турыдан-туры дәвам иткән кеше. Эчә. Хатыны, балалары ташлап китеп, әнисе үлгәч кенә акылына килә. Авылга кайтып, яңа өй сала, әнисе яшәгән өйне дә саклый. Гореф-гадәтләргә искелек калдыгы дип караган кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Авылны торгыза башлый, Гашыйклар тавындагы күлгә яңалан су белән тутырырга уйлый. Үрдәк кайтуын көтә. (Өметнең төшеннән өзек укырга) Исемен әнисе үзенең тормышка ашмаган хыялларының үтәлүенә өмет итеп кушкан була.

   Автор – лирик герой. Ул, Сәетнең хыялы булып, Таллыкүлгә кайта. Әманәтне тапшыра алмый. Геройлар өчен борчыла. Табигать фаҗигасен тирән кичерә.

    Символик образлар: Кыр үрдәге (риваятьтә) – Серле үрдәк (риваятьтә) – Яралы кош (җырда) – Үрдәк (Мөнирә белән Өметнең төшләрендә). Бу матурлык, мәхәббәт, ирек, тормыш символы.

Күл – яшәеш, тормыш символы. Күл булганда үрдәк тә кайта.

 Гашыйклар тавы – тугрылык, бәхет, биеклек символы, чөнки моның өчен кеше бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә бәхеткә ирешә. Кеше гомере дәверендә тауга менә.

Урман – серлелек, авырлык, билгесезлек символы.

Таллыкүл авылы – туган як символы. Мәхәббәт – монда тормыш, яшәү чыганагы, тормыш нигезе.(Мөнирә гомере буена Сәетне көтеп яши.) Тормышның нигезе һәрвакыт мәхәббәткә корылган булырга тиеш.

 

Гашыйклар тавы, Таллыкүл авылы

 

              Элек                                                     Хәзер

сәламәт кешеләр                                        авыру кешеләр

мәһабәт тау зур                                         зур булмаган тау

матур авыл                                                өйләр урынына хәрабәләр

куе урман                                                  сирәк агачлар

шат тавышлар                                           карга авазлары

үрдәкләр йөзгән күл                                 корыган күл, юкка чыккан

Нәтиҗә: табигатьнең, тауның, авылның үзгәрүенә кеше гаепле.

3. Әсәрнең темасы: Мөнирә белән Сәетнең мәхәббәте, Гашыйклар тавы.

Әсәрнең идеясе: кеше - табигать баласы, кешеләрдә булган кыйммәтләр саклангандә гына, табигый бөтенлек саклана.

4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар:

- табигатьнең пычрануы, сак караш бетү;

- гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы;

- эчкечелек;

- әхлаксызлык;

- сугыш афәте;

- авылларны эреләндерү һ.б.

5. Әсәрнең сюжет элементлары.

- экспозиция – авторның себердәге Юрга шәһәренә баруы

- төенләнеш – “Яралы кош”җыры

- хәрәкәт үстерелеше – Сәет-Мөнирә тарихы

- кульминация – Мөнирәнең кабере

- чишелеш – төштәге үрдәкнең кайтуы.

6. Әсәрнең әһәмияте – ышандыру көчендә, тормышчан булуында, күтәрелгән проблемаларның бүген дә актуаль, сәнгатьчә эшләнелеше югары булуында.

VI. Йомгаклау. Шулай итеп, укучылар, без бүген “Гашыйклар тавы” әсәренә анализ ясадык. Әсәрдәге Серле үрдәк бервакытта да туган якларына әйләнеп кайтмас. Авторның җәмгыятьтәге үзгәртеп кору белән бәйле өметләре – табигать байлыкларын кире кайтару - өлешчә генә мөмкин хәл, чөнки бер югалган табигать матурлыгы ул инде кире кайтмый. Матурлык бетүнең сәбәпчеләре – кешеләр. Кешеләрнең рухи байлыгы артмый торып, табигать яхшы якка үзгәрмәячәк.

 

V. Өй эше бирү.

Өйгә эш өч вариантта бирелә.

Гашыйклар тавы – биеклек символы. Аңа кемнәрне менгерә алыр идегез? Бу тауга  менәргә нинди кешеләр  лаек?

Әсәргә нинди иллюстрацияләр ясар идегез?

“Табигатьне саклау – безнең бурыч” дигән темага монологик сөйләм әзерләргә.

VI . Укучыларга билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Илдар Юзеев « Гашыйклар тавы » ннан өзек

Слайд 4

Идрисова Мөнирә Сафа кызы 1923-1986

Слайд 6

1942

Слайд 7

1943

Слайд 8

1945

Слайд 9

1950

Слайд 10

1952

Слайд 11

1962

Слайд 12

1970

Слайд 13

1980

Слайд 14

1982

Слайд 15

1986