Дәрестән тыш чаралар

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

Предварительный просмотр:

Бәләбәй шәһәре

сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе

бәйрәме үткәрү өчен

 эшкәртмәләр

Бәләбәй, 2010

“Нардуган” бәйрәме

Максат:

Укучыларда халкыбызның үткән тарихы, югалган рухи байлыклары белән кызыксыну уяту, туган телебезгә, борынгыдан килгән йолаларга игътибар арттыру, укучыларны үзләре яшәгән төбәкне, шулай ук читтә яшәүче милләттәшләребезне дә белергә, һәрбер халыкның борынгы йолалары һәм ышануларына хөрмәт белән карарга өйрәтү.

Бәйрәм  1-11нче сыйныф укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, кунаклар, ата-аналар өчен  үткәрелә

Программа:

Чаралар

Урыны

Вакыты

1

“Нардуган теләкләре әйтешү”

Сыйныф бүлмәләре.

14.00-15.00

2

“Нардуган мөбарәк булсын!” исемле театрлаштырылган тамаша.

Актлар залы.

15.00-15.40

3

“Нардуган уеннары”

Тышта.

15.40-16.40

4

Сыйныфларда чәй эчү

Сыйныф бүлмәләре.

16.40-17.00

Сыйныфлар арасында Нардуган әйтешү өчен текстлар:

Өйдәме, өйдәме, өйдәме, хужа?!

Нардуган!

Телибез шатлык, бәхетле дөнья!

Нардуган!

Өйдәме, өйдәме, өйдәме, түтәй?!

Нардуган!

Телибез туклык, бир каз, күкәй.

Нардуган!

- Ай, иртә иртәләде кучатлар,

Кычкыралар! Нар туган! Нардуган!

- Кучатлардан да иртәрәк

Хуҗабикәләр торган.

- Сый-хөрмәтләрен куйган,

Нар туган, Нардуган!

Яңа елыгыз котлы булсын,

Ашлыгыгыз яхшы булсын,

Башагы биш карыш булсын,

Сыерыгыз сөтле булсын,

Атыгыз көчле булсын.

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарәк булсын!

Тормыш түгәрәк булсын!

Мал туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез бик уңсын,

Күкәй кебек тук булсын,

Нардуган, нардуган.

Мә-ә, мә-ә,

Куйларыгыз күп булсын.

Му-у, му-у,

Сыерыгыз сөт бирсен,

Бозавыгыз да булсын.

Кыйтак, кыйтак,

Тавыкларыгыз йомырка салсын,

Чебиләр чыгарсын.

Га-га-га,

Казларыгыз күп булсын,

Ястык-түшәк җыегыз,

Аягым җиңел булсын.

Тр-р, пр-р,

Умарталарыгыз бал бирсен,

Мине чәй эчәргә чакырыгыз.

Абыстай каба төптә җеп эрләсен,

Миңа ыштан тексен.

Абзый чабата тукысын,

Миңа да бер кием бирсен.

Балаларыгыз күп булсын,

Минем кебек йомырка җыеп йөрсен.

Хуш, сау булыгыз!

Карак кермәсен,

Көчекләрегез карак җибәрмәсен,

Аягым җиңел булсын,

Туарларыгыз күп булсын,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез!..

Нардуган, нардуган!

Нардуганыгыз нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуганны кем җырласа,

Шул бик бәхетле булсын.

Нардуганым нарына,

Бакма кеше ярына.

Кеше яры яр булмас,

Үз ярыңа тиң булмас.

Нардуганым нар булсын,

Эче-тышы нур булсын,

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Нардуганым нар булсын,

Ризыклары мул булсын.

Нардуган ашы кемгә тия,

Шул бик бәхетле булсын.

1нче бала. - Бу елны казларыбыз күп итеп йомырка салсын, бәбкәләре күп булсын.

                     (Кашык ыргыта, аның кайсы ягы белән төшүенә карап, сөенүен яки көенүен белдерә).

2нче бала. - Сыерыбыз игезәк бозау китерсен (кашык ыргыта).

3нче бала. - Әти миңа базардан ефәк күлмәк алып кайтсын (кашык ыргыта).

4нче бала. - Яраткан егетем хат язсын (кашык ыргыта).

Бергә:

- Нардуган котлы булсын!

  Нардуган мөбарәк булсын!

Хәерле көн, хуҗалар!

Нардуган җитте, беләмсез?

Нарудуганчылар килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Нардуган, нардуган, хуҗалар,

Ага, эне, җиңгәләр!

Нардуган өйгә иңгәләр,

Нардуган мөбарәкбад.

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар!

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез бик уңсын,

Күкәй кебек тук булсын,

Нардуган, нардуган!

“Нардуган” бәйрәменә сценарий.

 

Iа.б. - Башка бик күп халыклардагы кебек, татар халкында да кышкы кояш торгынлыгы көннәре төрле тылсымлы йолалар, күрәзәлек итү уеннары белән билгеле.

II а.б. - Бигрәк тә татар-мишәрләр, керәшен, касыйм һәм нократ татарлары борынгы ышанулар белән бәйле булган традиция-йолаларны саклап кала алганнар.

Iа.б. - Нардуган бәйрәме - күрәзәлек, багу, тылсымлы йолаларга ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе.

II а.б. - Нардуган декабрьнең 24-25 ләрендә башлана һәм 12 көнгә сузыла. Нардуган йоласы Урта Идел буендагы күрше халыкларда билгеле: чувашларда - нартаван, удмуртларда - нардуган, мордваларда - нардван.

(Сәхнә алдына татар киемнәрендә 5-6 кыз чыга һәм нардуган такмаклары башкара).

Нардуганыгыз нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуганны кем җырласа,

Шул бик бәхетле булсын.

 Нардуганым нарына,

Бакма кеше ярына.

Кеше яры яр булмас,

Үз ярыңа тиң булмас.

Нардуганым нар булсын,

Эче-тышы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

(Көйнең ахрында яшьләр янына әби чыга).

Әби - Безнең ул нардуган 12 көн буладыр иде. Ул 12 көн эчендә искечә Яңа ел керәдер иде. Шул искечә Яңа ел кергәч, бер өйгә җыелалар иде яшьләр-кызлар. Нардуганда бер өйгә барып, аны “сатып алалар” иде дә күрәзәлек итәләр, уеннар уйныйлар иде. Иң кызыгы - танытмый торган итеп киенеп, өйдән-өйгә йөрү, бер-береңә матур теләкләр теләү.

Кызлар - Әби, безгә нардуган өе сат әле.

Әби - Сатуын- сатармын, бәясе күпмедер бит?!

Кызлар - Ике кадак май, ике дистә йомырка (әбигә кәрзин бирәләр).

Әби - Уйнагыз-биегез, такмак әйтегез. Төнге бергә чаклы өйне сезгә калдырам. (Әби чыгып китә).

Кызлар такмак җырлыйлар. “Җомга көе”.

(Ишек шакыйлар).” Җомга көе”нең 2нче куплеты уйнаганда ерактан егетләр җырлап килә “Баалмишкин”ны. Ишек янына туктап, шакыйлар, кызлар ачмый торгач, “Баламишкин”ның 2нче куплетын җырлыйлар - ирештереп. Ачмагач - инәлеп 3нче куплетын җырлыйлар.

1 кыз - Кем икән ул, кызлар? Әллә егетләр килгән инде? (тәрәзәдән карый). (егетләр җырлап килә.)

Егетләр - Кызлар, ачыгыз инде, туңып беттек бит. (җырлыйлар) “Баламишкин”.

Кызлар - Үтегез инде, егетләр.

Кызлар-егетләр - Менә барыбыз да җыелдык, бер җырлашып алыйк әле. 

Күмәк җыр. “Иртә буран, кич тә буран”.

I а.б. - Нардуганның иң кызыклы йолаларыннан берсе - йөзек салыш. Аны Яңа ел туган төнгә туры китереп үткәргәннәр.

        Йөзек салу өчен суны чишмәдән, яисә бәкедән генә алганнар. Суга хуҗаларның беренче яки төпчек баласы гына барырга тиеш булган. Ә су юлында бер авыз сүз дә сөйләшергә ярамаган. Биредә очраган кешегә дәшмичә үтеп китәргә кирәк.

II а.б. - Бәке янына җиткәч, егетләр бәке тирәли түгәрәк сызганнар. Су алучы чиләген чумырып тутырган. Аннары сулы чиләк өстенә тастымал япканнар. Чиләкне чәнти бармак белән күтәреп кайту дәрәҗә саналган. (Инсценировкалау).

Гөлназ: Тастымалны ал Рәшит, суның тылсымы бетмәсен!

Марат: Анда күп сөйләнеп йөрмәгез.

Камал: Чәнти бармагың ныклымы соң?

Егетләр такмак әйтәләр: Су буенда бер бака...

Кызлар: Әнә килә автомобиль...

1кыз. Хәзер чиләкләр белән “тылсымлы” су кайтты. (Кунак кызы да алар белән керә).  Эх, егетләр афәрин! Күрше авылдан Гөлсинәне дә алып килгәнсез. Рәхмәт сезгә!  Камал йөгереп барып чиләкне ала, иң күренгән урынга утырта.

Йөзекләрегезне әзерләгез, хәзер йөзек салыш була. (йөзекләрне һәрберсе чиләкләргә сала).

I а.б. - Бу йөзек кемнеке?

1 кыз - Минеке.  Нардуганым нар булсын,

Эче-тышы нур булсын!

Нардуган җырын кем җырласа,

Ул бик бәхетле булсын!     (Һәм үзенең уй-теләген әйтә).

Шул тәртиптә йола-уен дәвам итә.

1 егет - Ә мин бер йола тәкъдим итәм! Менә миндә арыш башаклары һәм саламнар. Хәзер һәрберегез суырып ала: кемгә тулы башак эләгә - шуңа бай кеше, ә кемгә салам кисәге эләгә - шуның кияүе фәкыйрь, ярлы була. (уен-йоланы үткәрә).

1 кыз - О-о-о, миңа тулы башак эләкте, димәк мин кияүгә чыгачакмын! Ишеттеңме?! (егеткә карап биеп ала). Кызлар, егетләр, әйдәгез бер биешеп алыйк. (Бию көе) “Уртага  алышлы” биюе.

II а.б. - Нардуган бәйрәменең тагын бер йоласы булган. Яңа ел төнендә кызлар, дөм караңгы абзарга кереп, берәр сарык тотарга һәм шуның аягына тасма бәйләргә тиеш булганнар. Иртән чыгып карыйлар: яшь сарык икән - яшь кияү, карт сарык икән - карт кияү булачак, имеш. Ә кайчагында сарыклар янына бозау япканнар. Бозау тоткан кызның кияве “бозау”, ягъни йомшак, җебегән булачак. (ишек шакыйлар, ике “куучы” керә.)

II а.б. - Элекзаманда бәйрәмнәрне яратмаучы “куучылар” йөргән.

“Куучылар” такмак әйтәләр:

Җаман эшне - нардуганны

Һич тә искә алмагыз.

Шайтан туе - нардуганга

Кусалар да бармагыз.

Нардуганны саласың,

Төне буе җыелып.

Нардуганны уйнаучыга

Шайтан йөри сыенып.

(Яшьләр 1 рәт булып басып, “куучыларга” каршы баралар. “Куучылар” әкрен-әкрен чигенәләр һәм идәнгә утыралар. Шул вакыт арттан өстенә тунның кире ягын кигән, битен танытмый торган итеп буяган бер бала чыга һәм бер куучының өстенә арты белән утыра. “Куучылар” “шайтан, шайтан”, - дип, сәхнәдән чыгып китәләр.)

I а.б. Нардуган көннәрендә махсус азыклар, йола икмәге пешерәләр. Шуларның берсе - чигелдек (вак бавырсак). Аны бик тозлы итәләр.  40 бавырсак ашап, кызлар йокларга яталар. Төшендә кайсы егет су бирә, шуңа кияүгә чыгасың, дип ышаналар. Төш күреп өлгермиләр, эчәселәре килеп, бик тиз уяналар да суны үзләре алып эчәләр. Кайсыбер шаяныраклары, кызлар йокларга яткач, өйдә бер тамчы су калдырмый, түгеп бетерә икән. Кызлар, су эзләп, төн уртасында коега, я чишмәгә баралар.

“Бавырсак” биюе.

1 кыз. - Бик күңелле бәйрәм иттек. Кайтыр вакыт та җитте. (парлашып басып, җырлап чыгып китәләр “Нардуагн” җыры белән).

II а.б. Менә шулай итеп юктан гына кызык табып уйнаганнар, көлгәннәр, шаяртканнар бу бәйрәмдә. Яңа елга күтәренке күңел белән аяк басканнар.

I а.б. Нардуганым нар булсын,

Эче-тышы нур булсын!

Нардуган җырын кем җырласа,

         Ул бик бәхетле булсын!

 - Ә хәзер “Нардуган” бәйрәмен дәвам итеп, тышка уйнарга чыгабыз!

Нардуган уеннары

Сыйныф

Уенның исеме

1

“Бүре аулау”

2

“Кулъяулык салу”

3

“Җебегән”

4

“Ал кирәк, гөл кирәк”

5

“Әби, тавык, чебиләр” татар халык уены

6

“Җитез атлар”

7

“Капчык белән узышу”

8

“Аркан тартышу”

9

“Таш калада мин генә”

10,11

“Җебегән”

Файдаланылган әдәбият

  1. Сәмига Сәүбанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”. Казан :Раннур, 1999. 35-72 б.
  2. Ш.Ш.Җәләлиев “Татар халык педагогикасы” Казан :Мәгариф,2000. 118б.
  3. “Сүз эчендә хикмәт бар” Татар халык иҗаты. Казан: Мәгариф, 1999. 37-38б.
  4. Көч һәм рух тамырлары:Әдәплелек дәресләре. 5-11нче сыйныфлар өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000

“Нардуганым нурлы булсын” – 161б.

  1. Рәшит Ягъфәров “Ал кирәк, гөл кирәк” Казан: Мәгариф, 1995

             “Нардуган” уены – 44б.

      6. Р.Ф. Ягъфәров “Балалар фольклоры” Казан: Мәгариф, 2000.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                     

Төзеде: милли эшләр оештыручы Садыйкова Г.Г.

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХАЛЫК МӘГАРИФЕ МИНИСТРЛЫГЫ

65 енче САНЛЫ ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ

1нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән

сыйныфтан тыш чара

“Нардуган бәйрәме”нең

методик эшкәртмәсе

Төзүче: укытучы-сыйныф җитәкчесе

Минниханова Илсөяр Илүс кызы

 

 (Бәйрәм үткәреләсе бүлмә татар өенчә бизәлгән.)

(Укучылар ярым түгәрәк булып басалар)

Укытучы: Кадерле балалар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Һәм татарча, ата-бабаларыбызча яңа ел бәйрәме – Нардуганга чакырабыз.

Искәндәр.

Бик матур икән монда,

Дуслар җыелган залга,

Утырганнар тезелеп,

Безләрдән нидер көтеп.

Алия.

Ә сез безне тыңлагыз!

Тик кенә утырмагыз!

Алып килдек зур бүләк,

Өләшәбез бергәләп.

(Җыр)

Тышка чыгаек.

Тышта кар ява,кар ява.

Нинди саф һава, саф һава.

Тышка чыгаек,чыгаек,

Чаңгы шуаек, шуаек.

Кырга бараек,бараек,

Юллар яраек,яраек.

Битләр ал булсын, ал булсын,

Яхшы ял булсын, ял булсын.

Наилә.

Чормадан сикереп төште

Чаңгылар һәм чаналар.

Ак мамыктай ап-ак кышны

Сагынып көткән алар.

Таһир.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

(Җыр). 

Кыш килде.

Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы тунны

Куркытмый салкын һава.

Куркытмый безне бураннар

күңелле үтә кышлар.

Тимераяк, чаңгы, чана

Безнең иң якын дуслар.

Мәдинә.

Иске елның төнендә,

Яңа елның таңында

Дөнья гүя матуррак,

Тылсымлырак тагын да.

Алсу.

Бәйрәм бүген, Нардуган!

Бөтен җиргә кар кунган.

Нардуганны каршылап,

Балалар да җыелган.

С. Руслан.

Йолаларны искә алып,

Әзерләдек бәйрәмне.

Кыенсынмый, рәхим итеп

Кушылырсыз бит, әйме?

(Малайлар утыралар.)

Кызлар “Кар бөртекләре”җырлы биюен башкара.

Без ак кар бөртекләре

Карчәчәкнең дуслары

Очабыз, очабыз кышкы аланда,

Салкын җилсез һавада.

Кышын җирне каплыйбыз,

Тыныч кына йоклыйбыз.

Очабыз, очабыз кышкы аланда,

Салкын җилсез һавада.

 

Укытучы. Нардуган – яңа ел тууына багышланган бәйрәм. Аны ата-бабаларыбыз 22декабрьдә башлап, атна-ун көн бәйрәм иткәннәр. Ни өчен 22-се соң дигән сорау туарга мөмкин. Нәкъ шушы көнне иң озын төннәр тәмамлана һәм көн үсүгә китә. Һәм бабаларыбыз шушы көнне аның туган көне дип билгеләгәннәр. Хәзергечә чыршылар бизәү, Кыш бабай- Карсылулар да булмаган. Аларның борынгыдан калган үз йолалары, гореф-гадәтләре булган: кунакка йөрешкәннәр, күңел ачып, җырлап-биеп кич утырганнар, күрәзәлек иткәннәр.

Без дә сезнең игътибарга Нардуганның бер кичен күрсәтербез. Рәхим итеп карагыз.

(Татар өе келәмнәр белән бизәлгән. Әби бәйләм бәйләп утыра. Ишек шакыйлар. Кызлар керә.)

Бергә.

Исәнмесез, әбекәй!

Әби.

Исәнмесез, балалар!

Алия.

Бәйрәм белән!

Наилә.

Нардуган котлы булсын!

Әби.

Рәхмәт. Сезне дә бәйрәм белән!

Алсу.

Нардуган өе сат әле безгә.

Әби.

Ә сез нәрсә түләрсез соң?

Элеонора.

Май да күкәй.

Әби.

Матур гына утырырсызмы соң?

Кызлар.

Утырырбыз.

Әби.

Я, алайса керегез.

Кызлар.

Рәхмәт, әбекәй.

(Кызлар өйгә керәләр.)

Әби.

Без яшь чакта утырмага кул эшләре белән йөри торган идек. Хәзерге яшьләр бик эшләргә атлыгып тормый шул.

Наилә.

Ә без палас суга беләбез.

Әби.

Күрсәтегез әле эшегезне.

(“Палас сугу” биюе.)

(Кызлар биеп бетеп урыннарына барып утыралар, кул эшләрен алалар. Тышта егетләр “Кәрия-Зәкәрия “ җырын җырлыйлар.)

Бу – бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы

Аннан үрнәк алыгыз.

(Ишектән керә-керә)

Кәрия-Зәкәрия комая.

Кәри кома Зәкәрия

Зәкәрия комая.

Бергә.

Исәнмесез!

Линар.

Бәйрәм белән!

Таһир.

Менә кызлар кайда икән?

Рузил.

Бәйрәм көнне дә эшлиләр.

Алия.

Ә сез трай тибеп йөрисезме?

Наилә.

 Ялкаулар.

Линар.

Без дә эшли беләбез.

Диана.

Күрсәтегез әле.

Җырлы-уен “Күрсәтегез әле...”

Кызлар:

Күрсәтегезче, малайлар,

Ничек утын кисәләр?

Малайлар:

Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын кисәләр.

Күрсәтегез әле, кызлар,

Ничек суга баралар?

Кызлар:

Менә шулай, менә шулай,

Шулай суга баралар.

Күрсәтегезче, малайлар,

Ничек утын яралар?

Малайлар:

Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын яралар.

Күрсәтегез әле, кызлар,

Ничек керне уалар?

Кызлар:

Менә шулай, менә шулай,

Шулай керне уалар.

Күрсәтегезче. малайлар,

Ничек печән чабалар?

Малайлар:

Менә шулай, менә шулай,

 Шулай печән чабалар.

Күрсәтегез  әле, кызлар,

Ничек күңел ачалар.

Кызлар:

Менә шулай, менә шулай,

Шулай күңел ачалар.

Күрсәтегезче, малайлар,

Ничек күңел ачалар.

Малайлар:

Менә шулай, менә шулай,

Шулай күңел ачалар.

Азат.

Әйдә табышмак әйтәбез.

- Әйдә.

М. Руслан.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.(Кыш)

Линар

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.(Кар)

Тимур.

Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми

Ул үзе шундый зирәк.(Суык)

Ваня.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(Куян)

Алсу.

Әйдә җырлыйк!

- Әйдә.  

Җыр “Уфа-Чиләбе”.

        Биючеләр бииләр,

Көе килми димиләр.

Кушымта:

Уфа-Чиләбе,

Пешә кура җиләге.

Бас, бас эзенә,

Күз тимәсен үзенә.

Кушымта.

Яшел чирәм үсеп бара

Аяк баскан эзенә.

Кушымта.

Әби.

Уеннар да уйнап алырга кирәк балалар. Мәсәлән  “Йөзек салыш”.

Уен.”Йөзек салыш”.

Наилә - Азат

Йөзек кемдә йөгереп чык.

Әби.

Нинди җәза бирәбез инде?

Н. Руслан.

Шигырь сөйләсен.

Азат.

Г. Тукай “И туган тел”.

(Алия)

С. Руслан

Җырласын.

Алия.

Мин Алсу белән җырлыйм.

Җыр “Курчагым”.

Әй, курчагым, курчагым,

Син бит әле бик нәни.

Җитәр менә зур чагың

Әйтерсең: “Үстем, әни!”

“Инде миңа эш бир”- дип

Әйтерсеңме шул чак син.

“Итәгеңнән төшмим”-дип

Әйтмәссеңме шул чак син

...........

(Линар)

    ........

Рузил.

Әтәч булып кычкырсын.

.........

(Рузил)

Әби.

Рузил балам, матур гына теләкләр телә әле.

Рузил.

Нардуганым нар булсын,

Еллар гел имин торсын.

Иген ишелеп уңсын!

Нардуганым нар булсын

Мәңге сүнмәс нур кунсын.

Нардуганны бәйрәм иткән

Бәхет-тәүфыйклы булсын!

Әби.

Эй,яхшы теләкләрең! Рәхмәт балам!

Әйдәгез яңа елда нәрсә булачагына күрәзәлек итик әле!

 

Кем чишмә суына барып килә. Мәдинә кызым, сиңа каравылчы итеп Искәндәрне дә җибәрик инде. Тик карагыз аны авызыгызны ача күрмәгез.

Чишмә суына төшкән ай нурын куркытмагыз.

Алар кайтканчы җырлап күңел ача торыгыз.

Җыр “Без яулыклар юабыз”.

Без яулыклар юабыз,

яхшы итеп юабыз.

Менә шулай, менә шулай

Яхшы итеп юабыз.

Яулыкларны чайкыйбыз,

Чиста итеп чайкыйбыз.

Менә шулай, менә шулай

Яхшы итеп чайкыйбыз.

Яулыкларым кипсеннәр,

Кулларым ял итсеннәр.

Менә шулай, менә шулай

кулларым ял итсеннәр.

Яулыкларыбыз кипте,

Аяклар биеп китте.

Менә шулай, менә шулай

Аяклар биеп китте.

(“Әпипә” көенә бииләр.)

(Су алып кайталар.)

Искәндәр.

Уф, тышта суык та соң.

(Әби йөзекләр җыеп чыга һәм күрәзәлек итә.Теләк әйтә һәм бер йөзекне                    

ала. Кемнең йөзеге -  күрәзәлек шуңа насыйп була.)              

- Бу йөзекнең хуҗасы Яңа елда баеп китәр.

- Бу йөзекнең хуҗасына көтелмәгән хәбәр килер.

- Бу йөзекнең хуҗасы үз бәхетен табар.

- Бу йөзекнең хуҗасына күп эшләргә туры килер.

- Бу йөзекнең хуҗасы ел буена чирләмәс.

- Бу йөзекнең хуҗасы төннәрен начар йоклар.

- Бу йөзекнең хуҗасы яхшы дуслар табыр.

 ...........................

Бәй, бу бит минем йөзегем. Үземә нәрсә төшкән?.....

Төнлә йокламагач та нишләмәк кирәк? Сәгать бер тулган бит, балалар. Сезнең белән, менә, йокларга да ятырга онытканмын.

Я, әйдәгез, бер матур җыр җырлагыз да өйләргә таралышыгыз. Йокларга кирәк.


Җыр “Зилем”

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Кушымта:

Эх, Зилем, Зиләле!

Сандугачым, кил әле!

Кил әле, дустым, кил әле

Икәү әйләник әле!

Әйләнсәң, әйләнмәсәң дә

Син минеке бит әле.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа якын дустым

Менә сиңа бу җырым.

Кушымта.

(Барсы бергә соңгы кушымтаны җырлыйларһәм чыгып китәләр).



Предварительный просмотр:

«НӘҮРҮЗ» - ЯЗ БӘЙРӘМЕ.

(Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен)

Катнашалар:   КЫШ БАБАЙ НӘҮРҮЗ БЫЛТЫР ШҮРӘЛЕ АЛЫП БАРУЧЫ АЛЫП БАРУЧЫ:   Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә. Яшеллеккә төреп язлар килә Ямьнәр биреп безнең төбәккә. Исәнмесез, дуслар! Сезне яз бәйрәме белән чык күңелебездән котлыйбыз, сезгә уңышлар, шатлыклар телибез. Нәүрүз мөбәрак булсын!

(Балалар белән: Нәүрүз мөбәрак булсын!) концерт номерлары:

(көй яңгырый, җырлап Былтыр керә) БЫЛТЫР:    Кояш җылыта Тамчылар тама, Барам урманга утын кисәргә. Мин бит бик батыр, Мин бит бик тапкыр, Таныгансыздыр, мин шул ук Былтыр. Исәнмесез, дуслар! Әллә монда бәйрәм инде, нинди бәйрәмгә җыелдыгыз? (балаларның җавабы) Ә-ә, сез дуслар язны каршыларга килдегезмени? Мин дә язны бик яратам, яз көне рәхәт, күңелле, барлык җир йөзе уяна. Тамчылар тама, их тизрәк яз килсен иде, мин үзем дә менә Нәүрүзне эзләп йөрим.

(көй яңгырый, Шүрәле керә, җырлый) ШҮРӘЛЕ:    Бар мөгезем, койрыгым Ялт-йолт итәдер күзем . Балаларга шат үзем. Озындыр бармакларым, Йөзләрем көлеп тора. Сез дусларымны күргәч Уйныйсы килеп тора! Нәрсә дип җыелганнар монда", әй, егет, син кем?

БЫЛТЫР: Сез үзегез кем соң? Бик шикле дә күренәсез, ә без монда күңел ачарга җыелдык, яз кызын - Нәүрүзне көтәбез.

ШҮРӘЛЕ: Бер дә шикләнмә, егет син, мин карак угры түгел, юл да кисмим, шулай да бик тугры түгел. Гадәтем ялгыз кешеләрне кытыклап йөдәтү. Мин сине күргәч, шатлыгымнан үкерәм (сызгыра, кытыкламакчы була).

БЫЛТЫР: Тукта әле, урман сарыгы, мин бит сиңа әйтеп торам, без бәйрәм итәргә җыелдык, хәзер яз бәйрәме. Нәүрүзне дә көтәбез, күрмисеңмени бүген көн нинди ямьле, тамчылар тама, гөрләвекләр ага.

ШҮРӘЛЕ: Сөйлә шартың нинди, и бичара әдәмчеккенәм. Тик тиз уйныйкчы зинһар, нәрсә кушсаң шуңар күнәм.

ПЫЛТЫР: Сөйлим, тыңла шартым шундый. Әнә бар, бер озын бүрәнә алып кил әле, салыйк бергә арбага, бер очында бар арчылган ярыгы. Тот тизрәк шул урыннан, әй урман сарыгы (Шүрәле барын тотына, Былтыр балтаны тартып ала, Шүрәле кысылып кала).

ШҮРӘЛЕ:    Ах-ух, син бераз кызган мине, коткар зинһар,

моннан ары үзеңә, нәселеңә тимәм, ул минем дустым диеп,

бу урманда йөрергә мин куштым дип. Әйтче зинһар,

мәрхәмәтсез, кем син, исемең ничек? БЫЛТЫР:    Әйтсәм әйтим, син белеп тор, чын атым - Былтыр

минем (чыгып китә). ШҮРӘЛЕ:    Ах, үләм, бу бәладән кем килеп йолкыр мине, кем

коткарыр?!

(көй яңгырый, Кыш бабай керә) КЫШ БАБАЙ: Минем биләмәләремдә тәртип микән, бар да

яхшы микән? (Шүрәлене күрә). Ә син нинди җан иясе, бу

урманда нишлисең? ШҮРӘЛЕ: Мин, мин урман иясе, тик менә Былтыр атлы берәү

бармакларымны кыстырды, коткар зинһар бабай, ярдәм ит. * КЫШ БАБАЙ: Белмим шул, андый батырларга мин ышанмыйм/

(балалардан сорый). Балалар, шүрәле дөресен сөйлиме, нинди

егет кысты аның бармакларын? Ә шулаймы, әле син

кытыклап шаярдыңмени? ШҮРӘЛЕ: Юк, юк, бабай, мин юри генә, мин әз генә, коткар

зинһар мине.  Минем сиңа ярдәмем тияр,  мин сиңа

булышырмын.

45

КЫШ БАБАЙ: Балалар, коткарыйкмы Шүрәлене? Ярый сон, коткарам, тик син яман эшләреңне ташла (коткара)

ШҮРӘЛЕ: Ух, ух рәхмәт сиңа бабай, кара әле син бик әйбәт бабай икәнсең, миңа бернинди дә яз кирәк түгел, мин кышны яратам.

(Былтыр керә)

БЫЛТЫР:    Кара инде бу яз кызы кайда йөри икән? (Шүрәлене

күрә) Ах, явыз кем сине коткарды? ШҮРӘЛЕ: Мине бабай коткарды, мин кышны яратам, бернинди

дә язны китермибез, вот. КЫШ БАБАЙ: Мин коткардым аны, ул монда яман акыра, ямьсез

тавышлар чыгара. БЫЛТЫР:    Аңа шул кирәк, яхшы кешеләрне аздырмасын,

яхшы юлдан яздырмасын. Ә син, Кыш бабай, һаман

китмәдеңмени, без бит язны көтәбез, ә сиңа китәргә вакыт.

Тышта яз, гөрләвекләр ага. КЫШ БАБАЙ: Юк инде, батыр егет, мин болай гына бирешмим,

мин ашыкмыйм. БЫЛТЫР:    Кыш бабай, һәр фасылның үз вакыты, хәзер яз

җитте.

КЫШ БАБАЙ: Син, егет, нәрсә сөйлисең, нинди яз? Минем әле

патшалык итәсем килә. ШҮРӘЛЕ: Әйе, син нәрсә, егет, без болай гына китмибез. Миңа

кыш көне рәхәт, миңа яз кирәкми. БЫЛТЫР: Сез, дуслар, курыкмагыз, тыңламагыз Шүрәлене, әйдәгез бергәләп Нәүрүзне чакырыйк. (Алып баручы чыга) АЛЫП БАРУЧЫ: Туктагыз әле, ашыкмагыз, әйдәгез балалардан сорыйк, кирәк микән аларга яз. Сезгә, балалар, яз кирәкме? Кирәк икән шул, әйдәгез бергәләп Нәүрүзне чакырабыз, (чакыралар)

(Көй яңгырый, Нәүрүз керә) НӘҮРҮЗ:     Якын дуслар, сезне сагынып килдем, Теләкләрем ихлас күңелдән. Юлыгызга якты бәхет юрап, Яз гөлләре булып сибелгән.

Исәнмесез, минем якын дусларым. Сез мине сагынып көткәнсездер, мин дә сезне бик сагынып килдем. Ә син, Кыш бабай, мондамыни әле. Син ашык инде, сиңа китәргә вакыт.

КЫШ БАБАЙ: Нишләп китим ди, мин ашыкмыйм.

ШҮРӘЛЕ: Әйе, әйе без ашыкмыйбыз.

НӘҮРҮЗ: Нишләргә инде безгә, бабайның китәсе килми, миңа килергә вакыт.

АЛЫП БАРУЧЫ: Ярый кайгырмагыз, әйдәгез без сезне сынап

карыйк. Кыш бабай, Яз кызы килегез әле. БЫЛТЫР: Мин Нәүрүз яклы булам. ШҮРӘЛЕ: Ә мин бабайны яклыйм.

АЛЫП БАРУЧЫ: Ярый, без язны көткәч, кыңгырауны язның ярдәмчесенә бирәбез, ә син Шүрәле башыңа калпак киясең дә Былтырны тотарга тырышасың, башладык, (калпак киеп уен, куышалар)

Беренче ярышыбызда көчләр тигез, ә бу юлы безгә балалар ярдәм итә. Алар җырны кайсыгыз турында күбрәк беләләр микән (фонограмма астында яз, кыш турында җырлар, балалар кушыла)

Булдырдыгыз, сезгә тагын бер сынау, мин сораулар бирәм, беренче сорау сиңа Кыш бабай, синең өч мөмкинлегең бар. Язның беренче чәчәген ата? - Кыңгырау чәчәге, умырзая, роза чәчәге, ландыш чәчәге. Беренче мөмкинлегең залдан ярдәм сорау, телефоннан дустыңа звонок яисә 50x50.

КЫШ БАБАЙ: Нишләргә соң инде миңа, ә мин Кар кызына шалтыратам. (Телефоннан сөйләшә) Алло, Кар кызы, миңа синең ярдәмең кирәк. Язның беренче чәчәге нинди икән умырзая чәчәгеме, ландышмы, роза чәчәгеме, кыңгырау чәчәгеме? Белмисең. Их, кызым да ярдәм итмәде. Мин бер генә чәчәк беләм, ул карчәчәк.

АЛЫП БАРУЧЫ: Юк, Кыш бабай белмәдең, балалар. Кыш бабайга ярдәм итегез әле, нинди чәчәк ул (балаларның җавабы)

Ә хәзер сиңа сорау Нәүрүз. Кыш бабайның иң якын кешесен ата. Шулай ук дүрт вариант: - кар патшабикәсе, -урман кызы,    убырлы карчык, - кар кызы.

НӘҮРҮЗ: Минем җавабым бер генә, тик шулай да мин балалардан сорыйм әле. Балалар кем икән ул Кыш бабайның якын кешесе? (балаларның җавабы: кар кызы) Әйе, дуслар, шулай дөрес әйтәсез.

АЛЫП БАРУЧЫ: Менә бабай чынлап та синең көчен кимегән, сиңа китәргә вакыт.

КЫШ БАБАЙ: Их, бер дә китәсе килми бит.

АЛЫП БАРУЧЫ: Син бер дә кайгырма, без сине киләсе елга

көтеп алырбыз. ШҮРӘЛЕ:    Син бабай китә тор, мин куып җитәрмен.

АЛЫП БАРУЧЫ: Төкле аягың белән, Нәүрүз, түргә үт. Һәр

фасылның үз вакыты,үз яме. Яз килгәч күңелләр күтәрелә,

әйдәгез күңел ачыйк, бәйрәм итик. (Концет номерлары) НӘҮРҮЗ:     Менә кышны да озаттык, хәзер иркенләп күңел

ачыгыз, минем яшел чирәмнәремдә җыр-бию, уен-колке,

тапкыр сүз тынмасын. (Бәйрәмнең икенче өлеше урамда

үткәрелә, Нәүрүз боткасы пешереп балаларны сыйлыйлар,

уеннар уйнала).



Предварительный просмотр:

Төзүче: З.Т.Файрушина, ФМЭБДУ

Халык традицияләре милли мәдәниятнең үтә мөһим бер өлеше булу белән бергә халыкның яшь буынга тәрбия бирүдәге мәгълүм законнар җыелмасы да ул. Халык элек-электән яшь буынны Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияли килгән, аңарда гаделлек, намуслылык, тыйнаклык, иптәшлек сыйфатлары булдырырга тырышкан.

Менә шуңа күрә дә соңгы вакытта халык традицияләренә һәм аның гореф-гадәтләренә игътибар арта төште. Үткән заманнардан килгән уңай казанышларны саклап калу, аларны кешенең ниятләрендә һәм кылган гамәлләрендә яңадан гәүдәләндерү, яңа байлыклар исәбенә тагын да тулыландыру һәм ишәйтү яшь буында әнә шул традицияләргә таянып эш итү
күнекмәләре булдыру — боларның барсы да шәхеснең милли үзаңын тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия. Халык традицияләре тәрбия өлкәсендә бәя биреп бетергесез хәзинә булып исәпләнә, чөнки кешенең үз-үзен тотышына, кылган эшләренә тәэсир итә.

Безнең гимназиядә халык педагогикасының мөһим принципларына туры китереп, балаларда милли мәдәният рухы тәрбияләү максаты белән төрле эшләр эшләнә. Гимназия тормышында халык йолалары, бәйрәмнәре киң урын ала. Андый чаралар балаларны, әти-әниләрне, укытучыларны берләштерүдә әһәмиятле роль уйный.

Гимназиянең традицион бәйрәмнәре булып исәпләнгән "Сөмбелә - уңыш бәйрәме" табигатькә, кеше хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләсә, "Аулак өйләр", атна саен үтә торган "Кичке уеннар" буыннар чылбырын ялгаучы, яшьләр арасында буыннан-буынга тапшырылучы әдәп, әхлак, үзара дөрес мөнәсәбәтләр тәрбияләү чарасы. Яңа ел, Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй бәйрәмнәре укучыларның шәхси сәләт юнәлешен, иҗади мөмкинлекләрен ачыкларга, үстерергә ярдәм итә.

Бу бәйрәмнәр аеруча зур тәрбияви мөмкинлекләргә ия, укучылар һәм укытучылар, әти-әниләр күңелен сафландырып, тирән хисләр уята.

  1. Кил син безгә, Сөмбелә! ..........................5
  2. Сөмбелә бәйрәме ......................................11
  3. Уңыш бәйрәме ..........................................19
  4.  Сөмбелә .....................................................
  5. Көзге алан бәйрәме (Сөмбелә) .................

 

Катнашалар:

Сөмбелә              

Җир-ана

Игенче бабай

Карчык

Яшьләр-балалар

Биюче кызлар

Кояш

Зал бизәлеше: укучыларның конкурска алып килгән чәчәкләр композицияләре, плакатлар, арыш башаклары

Җырлар: “Мәктәп бакчасы”, “Көзге бәйрәм Сөмбелә”, “Көзге табын”

Биюләр: парлы бию, кызлар биюе

Бәйрәмне җиһазлау: арыш башагы, Сөмбелә өчен тәхет, Сөмбеләгә кием, Игенче бабай, карчыкка кием, Кояшка кием, музыкаль үзәк, аудиоязмалар, ак күмәч, сөлге, кечкенә өстәл.

(Музыка уйный)

А.Б.(чыга): Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Сезне иң матур бәйрәмнәребезнең берсе – Сөмбелә бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген сезнең йөзләрдә шатлык, елмаю, бәхет нурлары чагыла.

Сап-сары яфраклар                             Сөмбелә, Сөмбелә -

Өерелә һавада.                                     Көзге матур бәйрәм.

Бетмәс бер моң булып                        Уңышка сокланып

Алтыннар явалар.                                Калабыз без хәйран.

 “Сөмбел” сүзенең килеп чыгышы безнең эрага кадәр Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа.

 Сөмбелә - ул көн белән төн тигезләшкән чакта, 22-23 сентябрьдә үткәрелә торган бәйрәм.

Халыкның күп гасырлы тәҗрибәсенә нигезләнгән сынамышларда, мәкаль-әйтемнәрдә дә без “Сөмбелә” атамасы  белән очрашабыз. “Сөмбелә туса, су суыныр”; “Сөмбеләдә өелеп килә”; “Сөмбелә өйрәсе куе була”; “Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал” һ.б.

Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш – уңышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.

Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын-сары толымлы, “Сөмбел чәчле” кыз кыяфәтендә кузалланган.

Бүген без сезгә “Кил син безгә, Сөмбелә” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша тәкъдим итәбез. Рәхим итегез, дуслар!

Акрын гына пәрдә ачыла. Сәхнәдә серле караңгылык. Залда тавыш колонкаларыннан ягымлы калын тавыш яңгырый: «Мөхәммәд галәйһис-сәламнең хезмәтне зурлап-данлап әйткән мондый хәдисе бар: «Хулика әлинсәну ликтисәби әссәгадәти билиҗтиһади», ягъни ул «кеше дөньяда эш белән бәхет тату өчен яратылган» дигән фәлсәфи фикер әйткән. Ә икенче бер хәдисендә Мөхәммәд галәйһис-сәлам «Ихтәриму әлризка», ягъни «икмәкне хөрмәтләгез» дигән әманәт калдырган.

Прожекторлар сәхнә уртасында торучы Игенче бабайның сынын яктырта.

Игенче бабай (тезләнеп һәм кулларын ике якка җәеп, Җиргә мөрәҗәгать итә). Әй син, туендыручым Җир анасы Асылбикә, ишетәсеңме, мин игенче, анам кебек якын күреп, сиңа эндәшәм. Бөтен үсемлекләрнең тамырына шифалы сүл бирүче, игеннәрне үзеңнең уңдырышлы туфрагыңда үстерүче Җир-ана, ишетәсеңме, мин сиңа эндәшәм.

       Эфирда хатын-кыз тавышы белән эндәшкән Җир-ананың җавабы ишетелә.

Җир-ана. Ишетәм, хөрмәтле игенчем, мине эшкәртүче һәм ашлаучы бәндәм, сөйлә, тыңлыйм.

Игенче бабай. Мин, ал-ял күрмичә, төнне көнгә ялгап, синең күкрәгеңдә талпын-дым, Җир-ана, сабан белән җир сөрдем, җир тырмаладым, басуларыңны тутырып арыш-бодай чәчтем. Башаклар эре булсын дип, буразналарга чәчкән орлыкларга йомырка кушарга да онытмадым. Инде бар өметем синдә, мәрхәмәтле Җир-ана. Алкышымны-келәвемне тыңла һәм кадерләп үстер чәчүлекләремне.

Җир атасы Җирән сакал!                        Тамырына ныклыгың бир,

Җир анасы Асылбикә!                             Ил эчендә безгә дә бир!              

Түбәсенә туклыгың бир,                          Җир, җир, барын бир!

 

Җир-ана тавышы. Хөрмәтле игенчем, мине эшкәртүче һәм ашлаучы бәндәм, алкыш-теләгең кабул булсын. Игеннәреңә хәләл сүлемне кызганмам, уңдырышлы туфрагымда сабакларын биек итәргә, башакларын эре итәргә тырышырмын. Әмма мул уңыш үстерү җир куәтеннән генә тормый. Вакытында ява торган шифалы яңгыр да кирәк, аяз-матур көннәр, Кояш җылысы да кирәк.

(Балалар килеп керә. Исәнләшәләр)

1 бала. Бабай, әйдә без дә сиңа келәү әйтергә ярдәм итәбез.

Балалар:

 Яңгыркаем, яу, яу, яу,

 Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Начар чирләр йөрмәсен,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын,

Кибән-эскерт зур булсын,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Кара сарык суярмын,

Ботын сиңа куярмын,

Сөтле сыер абзарда,

Бар да булыр, яуганда,

Яңгыркаем, яу, яу, яу! (Яуган яңгыр тавышы ишетелә)

Игенче бабай: Балалар, ә хәзер әйдәгез, кояшка келәү әйтик.

Кояш чык, чык, чык!                         Маен сиңа куярмын,

Майлы ботка казанда,                       Итен үзем ашармын,

Тәти кашык базарда,                         Сөяген эткә ташлармын.

Симез үгез суярмын,                         Кояш, чык, чык, чык!

Аяз, ач, болыт, кач,  

Игеннәр үсәр, җылыткач!

Кояш: Бу теләгең дә кабул булды, кадерле игенче. Ләкин белеп тор, без — нибары синең ярдәмчеләрең генә. Арабызда иң куәтлесе — син үзең. Чөнки син — Кеше. Син безнең барыбыздан да өстенрәк, акыллырак. Акыл белән, фикер белән эш йөрткәнгә, тир түгеп, күз нурларыңны кушып иккәнгә күрә дә, икмәгең уңа, икмәгең тәмле була синең, Кеше. Әнә кара, быел да икмәгең нинди уңды.

Игенче бабай: Әйе, аллага шөкер. Хәзер балалар бу турда җыр җырлап күрсәтер.

Җыр “Мәктәп бакчасы” (бабай тыңлап тора)

1 бала:  Беренче буразнаны иллә дә шәп итеп ярган идең, бабай. Игеннәр дә шәп булып үсте...

2 бала:  Бала-чага, оныклар үстереп кенә калмагансың, игеннәрне дә менә дигән итеп үстерә беләсең икән, бабай.

Игенче бабай. Әйе шул! Барысы да үзебезнең куәттән тора бит, оланнар. Игеннәрне үрчетү-уңдыру сере дә үзебезнең кулда, сезнең белән минем кулларда... (Кулларын як-якка җәеп күрсәтә.)

Бию. “Парлы бию”(Игенче бабай дәртләндереп уртада тора)

1 бала. Бабакай, кара әле, бодай нинди эре булган.

 

Игенче бабай. Алтын гәрәбә кебек булган бу бөртекләр... (күрсәтә) Оланнар, без — табигать балалары. Табигатьнең юмартлыгы, үзебезнең тырышлыгыбыз аркасында, без быел да мул уңыш үстереп алдык. Инде бәйрәм итәргә, уңыш бәйрәмен уздырырга да вакыт җитте. Бергә-бергә күңелле булыр, әйдәгез, мул уңыш үстерергә ярдәм иткән табигать көчләреннән уңыш алиһәсе Сөмбеләне чакыртып китерик. Яшьләр (бабайны хуплап).

—  Әйдәгез, шулай итик.

—  Әйдәгез, чакыртыйк.

— Син табигать телен беләсең, син чакырт, бабай.

Игенче бабай. Әй син, күктә балкучы Кояш! Син Җир тирәли әйләнәсең, якты нурларыңа коендырып, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

Әй син, бөдрә Яңгыр болыты! Син җир өстен иңләп-буй-лап йөзәсең. Көмеш тамчыларың белән иркәләп, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

Әй син, Җир-ана, син безнең барыбызның да бишеге, аяк басып торган терәге. Хәтфә чирәм келәмеңне җәеп, Сөмбеләне безнең янга чакыр!

Музыка. (көчәйгәннән-көчәя)Сөмбелә килеп керә. Ул озын итәкле сары атлас күлмәктән, чәче-толымнары да алтын кебек сап-сары. Өскә сузылган куллары очында көлтә. Уртада арыш-бодай көлтәләреннән ясалган «алтын» тәхет тә пәйда булган. Сөмбелә вак-вак адымнар белән акрын гына алга үтә.

Җыр”Көзге бәйрәм Сөмбелә” 

                       Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә -

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.

Балалар:  Афәрин, төкле аягың белән, Сөмбелә!

— Әйдүк, түрдән уз!

—  Бәйрәмебезгә рәхим ит!

(Сәхнәдәгеләр артка, тәхетнең ике ягына тезелеп басалар)

Бию. Кызлар Сөмбелә белән бииләр.

 Бию тәмамлангач,Сөмбеләне тәхеткә утырталар.

Биюче кызлар (Сөмбеләгә) Синең урының түрдә, шушы тәхеттә, Сөмбеләкәй, иркенләп утыр.

Сөмбелә. Рәхмәт, сылу җир кызлары, рәхмәт сезгә, тырыш игенчеләр.

(Сөмбелә каршына Игенче бабай килеп баса. Бу юлы янәшәсендә Сөмбеләгә дип йомры икмәк пешереп китергән карчыгы да бар. Җиңнәре сызганулы, итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырган. Чуклы тастымал өстенә куелган икмәкне болар бергәләп алиһәгә сузалар).

Игенче бабай. Менә сиңа быелгы уңыштан пешерелгән, әле генә мичтән чыккан ак калач, Сөмбеләкәй.

Карчыгы. Ипекәем бик уңды. Рәхмәт сиңа шундый уңыш алырга ярдәм иткәнең өчен. Булачак уңышны син сакладың.

Игенче бабай. Инде минем сиңа, уңдырышлылык алиһәсенә дә алкыш-келәвем бар, Сөмбеләкәй, менә тыңла.

Дәвер берлән дәүләт бир,        

Тәүбә берлән тәүфыйк бир,      

Хәерле эшкә хәрәкәт бир,        

Ашыбызга бәрәкәт бир.

Тәнебезгә сихәт бирбир.

Фәкыйрьлектән чара бир,

Сырхаулыктан дару бир,

Шөкер кылдык барлыкка,            

Төшермә безне тарлыкка.

Сөмбелә. Кояштан алда торган булсагыз, иренмәсәгез, мин һәрчак сезгә юлдаш булырмын.

Игенче бабай белән карчыгы алиһәнең икесе ике ягына басалар. Сөмбелә каршына тәхетнең як-ягында ярым түгәрәк ясап торучы яшьләрнең берничәсе чыга һәм аңа дәшә.

1 бала: Сөмбелә, безнең сиңа “Көзге табын” җырын ишеттерәсебез килә. Җырлыйлар.

Көзге табын – бай табын,                  Әткәм кебек тырыш көз,

Кыяр, карбыз һәм кавын.                   Әнкәм кебек юмарт көз.

Телем – телем теленгән,                   Көзләр юмарт булганга,

Өем - өем өелгән.                                  Бик бәхетле, бик шат без.

Сөмбелә: Афәрин, балалар. Ә минем сезгә әйтер сүзем шул. (калачка күрсәтеп) Бу тәмле калач сезнең барыгызның да өстәлләрен бизәп торсын.Аны, күкрәгегезгә терәп, сез кисәргә, тәмләп ашарга тиешсез. Чөнки сез – уңышның чын хуҗалары.

Табыннарыгыз һәрвакыт сый-нигъмәттән сыгылып торсын, йөзләрегездән шатлык нуры китмәсен, сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Алып баручы. Кадерле, балалар! Без бүген халкымның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылында — көн белән төн тиңләшкән мәлдә — татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул — көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. «Сөмбелә»— башак дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар. Балалар! Бүген без дә көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз. Әнә алар үзләре дә: Ай белән Кояш кемне җитәкләгәннәр!

Көй астында, Ай, Кояш, Яңгыр һәм Сөмбелә керәләр.

Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән.

Әйтегезче, кем белә?

Балалар.       Сөмбелә! Сөмбелә!

Кояш.            Исәнмесез, саумысыз,

Нигә тавык суймыйсыз?

Әтәчегез бозаулаган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Сөмбелә. Син ялгыштың, ахрысы, алай түгел ул, болай!

Исәнмесез, саумысыз...

Нигә кәҗә суймыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Әссәламегаләйкем, дуслар!

Барысы  бергә. Әссәламегаләйкем!

«Әссәламегаләйкем» җыры башкарыла.

Сөмбелә.       Кыр казлары, бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

«Яз кайтырбыз!» —диеп киттеләр.

Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

Сау-сәламәт очып барыгыз.

Ә без монда, матур мәктәпләрдә

Рәхәтләнеп белем алырбыз.

Ай.                 Көз көнендә урман, кырлар алтын була,

Яфраклар да сары, кызыл-ялкын була.

Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

Амбарларга өем-өем ашлык тула.

Алып баручы. Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул «Сөмбелә!»

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек «Сөмбелә».

Көй тавышына ипи күтәргән бала, Игенче, Ипи  пешерүче керәләр.

Сөмбелә.        Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән!

Ай. Әй ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ипи күтәргән бала.

Ярый, мин сөйлим сезгә:

Үзем — хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның —игенче.

Игенче, игенче,

Үзегезне күрикче!

Игенче.    Әйе, мин ул — игенче,

Мин аны үстерүче,

Тик түгел үзем генә.

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа.

Кояш.       Әйе, мин —Кояш, җәй буе

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем,

Ярдәм итте Яңгыр да

Шифасын бирде кырга.

Яңгыр.     Мин — Яңгыр, үз вакытында

Кичекми килеп җиттем,

Игенгә дым эчерттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

Игенче.    Аннан комбайн килде.

Бөртекләрне түкми, чәчми,

Урып, җилгәреп бирде.

Аннан игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче. Ә мин ипи пешердем.

Миннән кибетче алды,

Киштәгә тезеп салды.

1  нче бала.         һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да,

Очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар

Ачучыга да кирәк.

2  нче бала.       Ипи сатучыга да,

Ипи сезгә дә кирәк!

Ипи безгә дә кирәк —

Һәммәбезгә дә кирәк!

Знче бала.         Ипи эшләргә кирәк!

Юллар сузарга кирәк.

Тайгаларда иң авыр

Юллар узарга кирәк!

Шуңа да игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк!

4  нче бала.        Боткасының да тәме юк,

Ашының да тәме юк.

Хәтта чәйнең дә тәме юк,

Табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк,

Бары ипи генә юк.

5  нче бала.        Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барсын да!

6  нчы бала.       Әти ипи үстерә,

Әни ипи пешерә,

Ә мин... мин ипи ашыйм.

Ә аннары ипине

Үзем үстерә башлыйм.

7 нче бала.         Ипекәйне әтием

Безнең өчен үстерә.

Ипи безне үстерә,

Рәхәтләнеп үс кенә.

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә — бары да.

Сөмбелә.            Инде белдек, рәхмәт сезгә,

Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи — хезмәт җимеше,

Без белербез икенче.

Кояш.                 Рәхмәт сезгә, уңган куллы

Абыйлар һәм апалар!

Уңган куллар кешеләргә

Ипекәй ашаталар.

«Кояшлы ил» җыры башкарыла.

Алып баручы.  Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган.

Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар.       Бабай утырткан аны!

«Зур шалкан» әкияте сәхнәләштерелә.

Алып баручы. «Эш беткәч уйнарга ярый», —диләр халыкта. Күмәкләшеп без дә, дуслар, Биеп алыйк, әйдә әле; Котлы булсын, гөрләп торсын Сөмбеләнең бәйрәме.

«Кәрия-Зәкәрия» җырлы биюе башкарыла. Залга кинәт кенә Ата Ялкау йөгереп керә.

Ата Ялкау. Ай, ай, коткарыгыз, каравыл, баш бетте!

Алып баручы. Нәрсә булды? Ни булды?

Ата Ялкау. Кыйпылчык оча!

Алып  баручы. Нинди кыйпылчык?

Ата Ялкау. Кояшның бер кыйпылчыгы кителеп төшкән, шул хәзер җиргә төшсә, баш бетә. Качыгыз тизрәк, качыгыз!

Алып баручы. Ата Ялкау, син тагын нәрсә уйлап чыгардың инде?

Ата Ялкау. Ә сез минем уйлап чыгарганны каян беләсез?

Алып баручы. Мин балаларга синең турыда бик күп кызык хәлләр сөйләдем. Безнең гимназиядә сине һәр бала белә!

Ата Ялкау. Гимназия? Ә-ә-ә! Татар гимназиясен мин бик яхшы беләм!

Монда барысы да бар!             Карават та җәелгән.

Шоколадлар, кәнфитләр          Йокың килсә, ят та йокла.

Ьәм бик күп китаплар.             Ашыйсың килсә, авызың ач.

Һәрбер агач ботагына              Үзе төшә алмасы да.

Уенчыклар эленгән.                 Пешә хуш исле калач.

Йоклар өчен түшәк кебек

Менә шул ул, гимназия, дөресме, балалар?

Балалар. Юк!

Ата Ялкау. Алайса, мин сезнең белән уйнамыйм да!

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, Ата Ялкауга ярдәм итәбез. Гимназия турында бергәләп сөйләп, җырлап, биеп күрсәтик.

Балалар бииләр, җырлыйлар.

Ата Ялкау. Ә, хәзер мин гимназянең нәрсә икәнен беләм инде. Монда бик күп балалар йөри, алар барысы да дус, тату яшиләр, бергә укыйлар, белем алалар һәм күңел ачалар икән. Алай гына да түгел, алар эш сөяләр, бергәләп чәчәкләр үстерәләр һәм кошларга да ярдәм итәләр.

Алып баручы. Ата Ялкау, ә синең балалар бакчасына йөрисең киләме соң?

Ата Ялкау. Нәрсәгә?

Алып баручы. Ничек инде нәрсәгә? Без гимназиядә санарга, рәсем ясарга, матур итеп биергә, шигырь сөйләргә, хезмәт яратырга һәм дус, тату яшәргә өйрәнәбез бит! Синең дә өйрәнәсең килмимени?

Ата Ялкау. Ә мин барыгыздан да әйбәтрәк саный да, рәсем дә ясый, матур итеп бии дә, шигырь дә сөйли беләм!

Алып баручы. Шулаймыни, алайса, карап карыйк! Я әйтеп кара әле, песи — йорт хайванымы, әллә кыргый хайванмы?

Ата Ялкау Кыргый хайван! Мин аны урманда очраттым, бөтен җәнлекләргә ташлана. Көч-хәл белән урманнан кайтып җиттем. Б-р-р! Искә төшерергә дә куркыныч!

Алып баручы. Син барысын да бутыйсың, Ата Ялкау. Песи турында җыр тыңлап кара әле!

Балалар «Карак песи» җыры башкаралар.

Ә, хәзер, Ата Ялкау, шигырь сөйләп күрсәт әле!

Ата Ялкау Г. Тукайның «Гали белән кәҗә» шигырен сөйләмәкче була, ләкин сөйли алмый, ялгыша, оныта.

Ата Ялкау, ә хәзер безнең балаларның шигырь сөйләүләрен тыңла әле!

Бер бала Г. Тукайның «Гали белән кәҗә» шигырен сөйли, икенче бала «Тавык белән әтәч»

 шигырен укый.

Ата Ялкау! Ә, син, безнең дусларыбыз йорт кошлары һәм йорт хайваннары турында җыр беләсеңме?

Ата Ялкау. Белмәгән кая ул?! Беләм, беләм!

Ата Ялкау бию көенә такмаклар башкара.

Иртә торып тышка чыксам,         Ары баскан аягыңны

Сыер чабата кигән.                       Бире бассаң ни була!

Очып бара, очып кайта                Бире баскан аягыңны

Безнең кәҗә көтүдән.                  Кире бассаң ни була?

Әбиемнең кәҗәсе                         Әтәчтә дә кикерик,

Бакчада кәбестәдә.                       Тавыкта да кикерик.

Биемәгәч, җырламагач,               Биючегә сүз әйтмәгез,

Син монда нәмәстәгә.                   Үзе төште сикереп.

Алып  баручы. Җитәр, җитәр, уздырдың,

Бигрәк тузан туздырдың,

Аягыңны шапылдатып,

Колагымны тондырдың.

Ә хәзер, Ата Ялкау, безнең җырлаганны тыңлап кара әле!

«Кояшым» җыры (М. Кәшипов көе, Л. Әмирханова сүзләре) башкарыла.

Ата Ялкау, ә безнең балалар матур итеп бии дә беләләр! Бию башкарыла.

Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

«Җиләк җыям, как коям» уены уйнала.

Сөмбелә.            Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Кызлар кия кызыл тун.

Кызыл тунның бәясе —

Йөз дә илле ике сум.

Син аю буласың! (Уен ике тапкыр уйнала.)

Алып баручы. Ата Ялкау, син аю кулына эләктең, хәзер сиңа җәза бирәбез! Балалар, әйдәгез, Ата Ялкауга ярдәм итәбез, аның яраткан җырын җырлап алыйк.

«Эшләсәң, эш табыла» җыры башкарыла.

Ә хәзер табышмак әйтешле уйныйбыз! Яле, Ата Ялкау, башыңны эшләтеп җибәр әле!

Ата Ялкау.        Соскы борын — бакылдык,

Күп сөйләшә — такылдык.

Аңар әйтәләр үртәп,

Корсак батыр син ... (Үрдәк.)

Мыеклы, сакалы юк,         Кешенең якын дусты,

Туны бар, чапаны юк.        Йортның туры сакчысы.

Сыйпый аны һәммәсе,       Аннан гел игелек көт,

Шуны ярата ... (Мәче.)     Ә исеме аның — ... (Эт.)

Алып баручы. Ә хәзер без әйтәбез, ә син җавабын тап!

8нче бала.         Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә, нинди төстә?

Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә.)

9  нчы бала.       Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (Помидор.)

10  нчы  бала.   Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер? (Кызыл чөгендер.)

«Елмаю» биюе башкарыла.

Алып баручы.  Бүлмәбездә җыр йөри

Көлү-шаяру белән!

Ник бу Сөмбелә бәйрәме

Көн саен булмый икән?

9 нчы бала («Киек казлар» җырының көе астында сөйли).

Кыйгачланып тезелеп             Торыйк-торыйк торналар,

Очып бара торналар.               Кайсы якка күчәсез?

«Сау булыгыз!» дигәндәй       Ай-һай биек очасыз —

Канат җилпиләр алар.            Болытларга җитәсез.

1  нче торна.   Торыйк-торыйк, очабыз,

Без диңгезләр кичәбез.

Кыш үткәреп килергә

Җылы якка күчәбез.

Килми безнең китәсе,

Чөнки монда бик ямьле.

Туып үскән җирләрнең

Борчагы да бик тәмле.

2  нче торна.   Үтте ләкин җылы җәй,

Килеп җитте көз көне.

Яңгыр ява көн саен,

Үзәккә үтә җиле.

Без салкынга күнмәгән,

Кар буранын күрмәгән.

Киез итек, тун киеп,

Көртләр ерып йөрмәгән.

Знче торна.     Без китәбез еракка,

Кыш булмый торган якка.

Карлар бетәр, бозлар китәр,

Без кайтырбыз шул чакта.

11 нче бала.    Сау булыгыз, торналар!

Исән йөреп кайтыгыз!

Көньяктагы балаларга

Бездән сәлам әйтегез!

«Киек казлар» көенә торналар залдан чыгып китәләр.

Алып баручы. Шатлык булып бүлмәбезне

Гөлгә күмә Сөмбелә,

Саубуллашу җырына

Син дә кушыл, Сөмбелә!

Сау бул, Сөмбелә! Киләсе көздә сине көтеп калабыз!

(I класс укучылары белән үткәрү өчен)

Бәйрәмнең максаты:

1.  Уеннар, җырлар,  биюләр, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчвлөр, җиләк-җимешлөр, дару үләннәре белән таныштыру,

2.  Укучыларның күзәтүчөнлеген, игьтибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.   Табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйрәмгө әзерлек эшләре.

 1. Көзге яфраклар җыю.

2. Яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре төшерелгән калфаклар әзерләү.

3. Бөртекле үсемлекләрнең башаклары, орлыклары рәсемнәрен ясап, калфак әзерләү.

4. Укучылар санынча кәгазьдән көзге яфраклар ясау.

5. Ипи, тоз, чигүле сөлге, татар кызы костюмы.

6. Буратино (аның капчыгында дару үләннәре).

Бәйрәм барышы.

1.  Бәйрәмнәр турында сөйләшү, аларның әһәмиятен аңлату.

Укытучы:

— Кадерле балалар! Сезнең «бәйрәм» дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Сез нинди бәйрәмнәр беләсез? Нинди бәйрәмнәрдә катнашканыгыз бар? Сез ни өчен бүген матур итеп киенеп килдегез? Бездә нинди бәйрәм? Бүгенге бәйрәм ни өчен «уңыш бәйрәме» дип атала һәм ул кай-чан үткәрелә?

2.  Укытучы тактага язылган түбәндәге шигырьне укый:

Көз килде,      

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

3.   «Көз»   җыры   башкарыла. (М. Андерьянова музыкасы,)

Салкын җилләр исә-,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим нәрсә булган. (Җыр башкарыпгйнда яфраклар очыртыпа)

4. Тиз һәм салмак темптагы музыка уйнала. Укучылар кезге яфракларның җилдә очып йөрүен һәм җиргә төшүен хәрәкәтләр белән  күрсәтелер.  Дөрес, матур хәрәкәтләр ясаган балаларга көз карточкасы» бүләк ителә; (Балаларның түшләренә кәгазьдән ясалган көзге яфраклар беркетелә,}

Укытучы:

— Бу яфракларны югалтмагыз, бүгенге бәйрәм истәлеге итеп саклагыз!

5. Уңыш бабайның телеграммасын уку. Аңа мондый сүзләр язылган: «Уңыш бәйрәме» уңаеннан, сезне иген басуына экскурсиягә чакырам. Уңыш бабагыз».

Велосипедта йөргән кебек хәрәкетләр ясау һәм җыр башкару:

Велосипедка утырып

Без басуга барабыз.

Анда ниләр үскәнен

Бик тиз бөлеп кайтабыз.

6. Бөртекле культуралар белән танышу.

Укытучы;

— Балалар! Бу басуда нәрсә үсә икән? — ди.

Кулына арыш башаклары тоткан бала сөйли:

Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп.

Көздән чәчеп калдырганга,

Өлгерәм мин иң элек.

Шигырь ятлатыла.

Укучылар арыш башакларын һәм орлыкларын карыйлар. Бодай, борчак, көнбагыш, тары башаклары, орлыклары белән дә шушы тәртиптә танышалар. Балалар яши торган колхозда карабодай, арпа, сопы үстерелгәнлеге әйтелә, орлыклары курсәтелә.

Ятлау өчен шигырьләр:

Бодай.

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп.

Минем оннан күмәч пешә,

Күбек кебек күпереп.

(Бодайдан он һәм манный ярмасы ясалуы әйтелә.)

Борчак.

Үзем ап-ак, вак-вак йомры,

Мул ител уңыш бирәм.

Вакытында җыймасагыз, 

Өйдән чыгыл йөгерәм.

Көнбагыш.

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем ите күзләре.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле йөзларе.

Тары.

Бодай белен ярыша алмыйм

«Оным ак», — дип,          

Аңа карап һичкем мине

Кирекакмый.

Бөртегемнән ботка өчөн

Ярма ясый.

Кош-корт, терлек мине бик-бик

Сөеп ашый.

Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңәрләгән бөртегем бар

Чукларымда.

Суда икегә, сөттә җидегә

Ярылам да,

Алтын сары бөртекләрем

Ботка була.

(Тары орлывы һәм ярмасы күрсәтелә, чагыштырыпа.)

7.  Кулына ипи-тоз тоткан татар кызы сүз ала:

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә,  

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә,

Һәркемгә ипи. кирәк!        

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә — бары да...

Ипекәйнең кайсы.да.

Ризыкның хөрмәтлесе.

Җирдә иң кирәклесе!

Укытучы. Ипи, өстәлгә килгәнче, никадәр юл үтә, никадәр хезмәт сорый икән! Ипи - иң зур байлык. Ипидән башка яшәп тә булмас и дә. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Сез, балалар, ипине хөрмәтлисезме, әрәм итмисезме?

8.   Татар   кызының  киеменә игътибар иттерү һәм халкыбызның һәрбер кунакны ипи, тоз, якты йөз белән каршы алганлыгын әйтү. Икмәкне зурлап өстәлгә кую.

Укытучы. Быел әтиләребез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Җыр булган җирдә оста биюче дә табыла.

Татар халык биюө башкарыла.

9.  Ишек.шакып Буратино керә.  Ул   капчыкка  салып дару үләннәре (мәтрүшкә,   үги   ана яфрагы, гөлҗимеш, миләш, балан һ, б.) алып килгән. (Карагыз: “Салават күпере» журналы, № 7,1991).

Буратино  хат та алып килгән. Хатка түбәндәге сүзләр язылган:  «Витаминлы дару үләннәре белен танышасыгыз килсә урманга барырга киңәш итәм. Сезне «җигелгән атлар» көтә».

10. Түгәрәккә басу, «ат» белән урманга «бару», барганда җырлау.                           .   .

Көз җиткән, көз җиткән,

Сап-сары булган урман.

Түгәрәккә басабыз,

Атлар булып чабабыз.

Трр!

Укытучы (кулына балан тоткан балага күрсәтеп). Карагыз әле, урманда нинди матур агач үсә икән! Бу нинди агач?

Балалар. Балан.

Укытучы. Балан! Безгә әйтер сүзең бармы?

Балан.

Суымны эч авырсаң,

Йөткерсең, я карлыксаң.

Шәп дару юк моннан да.

Дару ясыйлар минем ,

Хәтта кабыгымнан да.

(Балан ашап  карау.)

Укытучы. Әйдәгез ергәләп блан җыеп алабыз.

«Не горе-то калина» дигән-рус халык көенә уен оештырыла. Җыр сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясала. Уенның эчтәлеге:

1. Тау өстендә бер балан,

Тау астында бер балан.

(Куллар белән күрсәтәләр).

Ай-һай тау өстендә бер балан!

Ай-1ай, тау астында бер балан!

(үгәләп-чүгәләп кул чәәклиләр.)

2. Баланны сындырганнар,

Баланны сындырганнар.

Ай-һай, баланны сындырганнар! (Агачны сындырып алу хәрәкәте ясала.)

3. Юлларга ыргытканнар,

Юлларга ыргытканнар.

Ай-һай, юлларга ыргытканнар.

{Тәлгәшне өзеп ыргыткан хәрәкәтләр ясала.)

Укытучы:

—Урманнан тагын нәрсәләр җыялар?

11. Урыннарга утырту (Ат белән кайту).

Укытучы. Ә хәзер узебезнең бакчаларда нәрсәләр үскәнен ачыкларбыз.

Мин сезгә табышмаклар әйтермен.

Түтәлләрдә үсте бик күп  яшелчә:

Кыяр, кабак, чөггендер, кишер һәм кәбестә.

Алар ничек усте?    

Нинди төстә?

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (кәбестә)

Озын, яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә. (Кыяр)

 Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул ни булыр? (кишер)

Ите симез – мае юк, Тиресе калын, йоны юк. (шалкан)

12.  «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү.

13.    «Огородная-хороводная» уены. Балалар түгәрәккә басалар. Җырның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Бар безнең бакчабыз,

Анда кәбестә үсә.

Менә мондый зурлыкта,

Менә мондый киңлектә.

Кәбестә чыга уртага,

Тиз генә биеп ала,

Соңга калмыйча гына

Кәрзингә кереп чума. (Һәр куплетта бер яшелчә исеме атала)

Бар безнең машина

Ул йөкләр ташый ла.

Менә мондый зурлыкта,

Менә мондый киңлектә.

Шофер алга ашыга,

Машинасын кабыза.

Соңга калмый тиз  генә

Уңышны алып китә.

Укытучы. Уңыш җыелды. Яшелчәләр озатылды. Әйдәгез, балалар һәм кадерле кунаклар, бәйрәмне күмәк бию белән тәмамлыйк.

КАТНАШАЛАР:

КӨЗСЫЛУ

АЛЫП БАРУЧЫ

КАРАЧКЫ

СЕНТЯБРЬ

ОКТЯБРЬ

НОЯБРЬ

МИЛӘШ

БӘРӘҢГЕ

ЧИЯ

АЛМА

(зал, уртада тәхет, моңлы көй яңгырый)

АЛЫП БАРУЧЫ:  Бар дөньяда бер серле ил,

Ул әкият дөньясы.

Зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр

Күрсәң килеп...

Дуслар, без бүген сезнең белән серле әкият иленә китәбез, Көзсылу бәйрәменә. Без үзебез белән юлга җырлар, биюләр, уен-көлке алабыз. Көзге әкияткә без алардан башка үтеп керә алмыйбыз. Бары шушы тылсымлы сүзләрне әйтеп кенә, без әкият иленә үтә алабыз: «1,2,3 ӘКИЯТКӘ КҮЧ». Ачыгыз күзләрегезне, менә бу әкият дөньясы. (өч ай керә, кулларында игъланнар)

ОКТЯБРЬ: Тыңлагыз, тыңлагыз. Барлык кунакларга, олыларга, кечеләргә Көзсылуның фәрманы! Таң атканчы уйнарга, көлергә, күңел ачарга. Кемдә-кем бу фәрманга каршы килә, аны каты җәза көтә!

НОЯБРЬ:   Игътибар, игътибар! Бүген бу бәйрәмгә Көзсылу үзе килә. Рәхим итеп каршы алыгыз. (Көзсылу керә) 

АЛЫП БАРУЧЫ:   Алтын төскә кертеп табигатьне,

Табыннарга өстәп сый-хөрмәтне,

Горур атлап юмарт көз килә

Бөтен дөнья нурга күмелә.

КӨЗСЫЛУ: Мин, Көзсылу, киләм сезгә

Көзге байлык кулымда!

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда, (көз турында җыр)

Тыштан тавышлар ишетелә: Кертегез мине, кертегез...

Тукта, ярамый!

КӨЗСЫЛУ:   Нәрсә булды, нинди тавыш, безнең бәйрәмнең ямен җибәрергә кемнең кыюлыгы җитте! (Карачкы килеп керә, тәхет алдына килеп тезләнә) КАРАЧКЫ:   Көзсылу, гүзәл патшабикә, алтыным!

Бирмә башны кисәргә, бир сүземне әйтергә!

КӨЗСЫЛУ: Кем син, кайдан син? Нигә мондый киемдә бәйрәмгә килдең?

КАРАЧКЫ:  Мода буенча киенмим, матур түгел киемем.

Гомер буе постта мин, карга куарга оста мин.

СЕНТЯБРЬ: Син баш катырма, Көзсылуның соравына җавап бир.

КАРАЧКЫ: Көзсылу алтыным! Нишләп алар мине куалар, якла зинһар, мине рәнҗетмә (елый). 

КӨЗСЫЛУ: Бәйрәмгә килгәнсең икән, елама, я тынычлан, сөйлә безгә, ни булды.

КАРАЧКЫ: Көзсылу, мин ялкау, эшсез түгел, мин бакча карачкысы. Җәй буе эссе кояшта да, салкын яңгырда да, эчмичә, ашамыйча көне буе хуҗаларның җиләк-җимешен, яшелчәләрен саклыйм, кулымны төшермичә эшлим. Мине бәйрәмгә җибәрмиләр, киемем матур түгел диләр. Хе, матур кием кигәч, миннән кем курка.

КӨЗСЫЛУ:  Үпкәләмә безгә Карачкы, рәхим ит, кунак бул. (карачкы утыра)

СЕНТЯБРЬ:  Кадерле Көзсылу, мин туганнарым октябрь, ноябрь белән синең күңелеңне ачарга булдык, һәрберебезнең ышанычлы ярдәмчеләребез бар. Бәйрәмебезне башларга, Көзсылу, рөхсәт ит.

КӨЗСЫЛУ: Әйе шул, кемдер көзне моңсу дигән. Юк, көз вакыты күңелсез түгел. Әйдәгез бергәләп күңел ачыйк. Яле, шаян сентябрь, бәйрәмне башлап җибәр.

СЕНТЯБРЬ:   Көз көннәре бик күңелле, бик күп җимешләр үсә.

                Помидор, карбыз өлгерә, алмалар өзелеп төшә! (көй яңгырый, миләш керә)

АЛЫП БАРУЧЫ:  Көз җиткәнен миләш уйламый да,

Ул кызарып тулган, күр әле.

Юк, саргаеп түгел, уттай янып,

Каршылый ул көзге көннәрне. (миләш булып киенгән бала керә)

АЛЫП БАРУЧЫ:   Йодрык кадәрле, йомры гәүдәне,

                                 Ак тәнле, их, бигрәк тәмле бәрәңге. (бәрәңге булып киенгән бала керә)

АЛЫП БАРУЧЫ:   Көзләргә сөенеп, кызылдан киенеп,

Бакчамда үсәләр чияләр.

Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,

Иң матур чагыбыз, - дияләр.  (чия керә)

АЛЫП БАРУЧЫ:

Алмалары, әй, уңганнар, кызарышып тулганнар,

Балга манып алган сыман, шундый татлы булганнар. (алма керә)

СЕНТЯБРЬ:   (иң матур костюм кигән баланы билгеләп үтә) Уңыш 2010 конкурсында җиңгән җиләгебез бүләкләнә... Уңыш 2010 конкурсында җиңгән яшелчәбез бүләкләнә...

КӨЗСЫЛУ:    Булдырдың, Сентябрь, рәхмәт, (сентябрь китә) Ә хәзер син алтын октябрь үзеңнең һөнәреңне күрсәт.

ОКТЯБРЬ: Мин октябрь, сизгәнсездер бар җиргә дә кагылырга өлгердем. Урмандагы агачларны алтыннан киендердем. Калды көзге мәшәкатьләр инде артта. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк дуслар монда. (бию, икмәк турында шигырь).

КӨЗСЫЛУ: Рәхмәт, алтын октябрь, синең ярдәмчеләрең миңа бик ошадылар. Салкын, кырыс ноябрь, синең дә вакытың җитте.

НОЯБРЬ: Белмим инде, ничек итеп сөендерергә сине Көзсылу, үзең беләсең, ноябрь ямансу вакыт, көзнең соңгы ае. (карачкы чыга)

КАРАЧКЫ:   Брр, үләм, үләм, катып үләм, ни диеп әле моңаеп утырасың... Кая   әле мин сиңа булышам, Көзсылуның күңелен күтәрәм: кунакларын да сөендерәм.

НОЯБРЬ: Кара моны, каян килеп чыккан мондый акыллы Карачкы, син каян беләсең Көзсылуның күңелен ничек күтәрергә?

КАРАЧКЫ: Менә беләм шул. Минем башта акыллы фикерләр бик күп, хуҗаның бакчасында бер алмагачта минем эш урынында транзистор эленеп торды, ну сөйләп тә куя иде, малай, шулай итеп мин акылны күп итеп. җыйдым. Мин әле сезгә төрле темага лекция укый алам, мәсәлән, ничек тәртипле булырга, кунакларга грубить итмәскә. Вот!

КӨЗСЫЛУ: Ярар инде, Карачкы дус, рәнҗемә чыннан да әйдә ноябрьга булыш әле, я, әйт безгә, син нәрсә уйлап таптың?

КАРАЧКЫ: Балалар, сез Көзсылуның күңелен ачарга ризамы? Алай булса башлыйбыз, мине игътибар белән тыңлагыз. Менә әйтегез әле миңа (кызыклы сораулар): Мыеклы яшелчәләргә нәрсәләр керә? Нинди яшелчәләрнең борыны кызыл? Кайсы петрушканы ашка салмыйлар? Ә нинди яшелчә принцессага йокларга комачау итә?

НОЯБРЬ: Ой, бик рәхәт булып китте. Мин дә балалар белән берәр уен уйнап алыйм әле, Карачкы, булыш әле миңа. Менә монда яшелчәләр таратыйк әле. Булды, хәзер «Кем тизрәк» дигән уен уйныйбыз.

КӨЗСЫЛУ: Рәхмәт сиңа, ноябрь. Синең уеннарың да миңа ошады. Әйе дусларым, мин төрле булам, кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да, карлы да. Минем юмартлыгым сирәк булса да, җылы көннәрем өчен мине яратуыгыз өчен мин бик шатмын. Безнең көзге әкият иленә кунакка килгәнегез өчен рәхмәт сезгә.

АЛЫП БАРУЧЫ: Рәхмәт сиңа, Көзсылу. Киләсе елга да мул уңышларың белән рәхим ит. Ярый, дуслар, сезнең белән хушлашам.

Алдагы көннәрегездә телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез, якын дуслар!

(СӨМБЕЛӘ)

КАТНАШАЛАР:

1 КЫРМЫСКА

2 КЫРМЫСКА

3 КЫРМЫСКА

4 КЫРМЫСКА

ЧИКЕРТКӘ

ҮРМӘКҮЧ

КЕРПЕ

ТИЕН

Эш кораллары күтәреп кырмыскалар керә, үзләренә йорт салыр өчен урын карыйлар.

1 КЫРМЫСКА: Менә монда бик яхшы урын, йортны шунда салабыз.

БАШКАЛАР: Әйе, әйе, шунда салабыз.

Җырлыйлар:

Мин кырмыска, кырмыска, барыбыз да кырмыска.

Йорт салабыз, тырышабыз, безгә дуслык булыша.

Син кырмыска, син кырмыска, барыбыз да кырмыска.

Без эшлибез, тырышабыз. Шат яшибез тормышта. (Кырмыскалар эшлиләр, шул вакыт чикерткә керә, җыры ишетелә)

1 КЫРМЫСКА: Теге ялкау тагын җырлый башлады инде. Җыры җыр булса ярар иде.

2 КЫРМЫСКА: Ана сөте белән кермәгән - тана сөте белән керми инде ул.

3 КЫРМЫСКА: Бар белгәне җыр да җыр.

4 КЫРМЫСКА: Шуны акылга утыртасы иде.

2 КЫРМЫСКА: Ул үзе акылга утырыр әле. (Җырлап чикерткә керә. «Әбиемнең шәле» көенә)

ЧИКЕРТКӘ: Мин чикерткә, чикерткә,

Аякларым сикертә.

Очырта канатларым,

Минем рәхәт чакларым.

Мин чикерткә, чикерткә.

Мине куып кем җитә.

Я сусаганда эчерәм,

Миңа тамчы су җитә.

ЧИКЕРТКӘ: Һәй, күрми дә торам. Исәнмесез, кырмыскалар.

1 КЫРМЫСКА: Исән ич күрмисең мени?

2 КЫРМЫСКА: Дөбердәтеп эшләп ятабыз.

ЧИКЕРТКӘ: Сезнең шул булыр инде. Көне-төне эш тә эш. Ни кызык табасыздыр эшләп.

3 КЫРМЫСКА: Эштән туйган - бәхетен җуйган. Сусыз икмәксез калган, йөзенә хурлык алган.

4 КЫРМЫСКА: Әйдә син дә безгә булыш.

1 КЫРМЫСКА: Үзеңә дә бергә-бергә йорт салырбыз. Рәхәтләнеп яшәрсең.

ЧИКЕРТКӘ: Матур өс-башымны пычратыпмы? Миңа өй кирәкми, кая теләсәм шунда очам, теләсә кая сикерәм.

2 КЫРМЫСКА: И шулай итеп вакыт уздырып йөрисең, әйдәгез әле моның белән вакыт уздырып тормыйк, эшебез дә бик күп.

ЧИКЕРТКӘ: Эшләгез, эшлә, сезгә эш килешә. (җырлый)       

Кулымда магнитофон,

Уйнатам да куямын.

Чәчәктән чыклар эчеп

Ашамый туямын.

Магнитофон уйнатам,

Мин җырларга яратам, ля-ля...

Күңелемне юатам.

КЫРМЫСКАЛАР:

Магнитофон тавышларын, ялда кирәк тыңнарга,

Безнең өчен бигрәк матур эш кораллары кулларда.

Эштән башка кем торган, кем эшләми тук булган,

Исеме дә, үзе дә җир йөзеннән юк булган.

1 КЫРМЫСКА: Менә ул эш кораллары, көрәк дип аталганы теләсә нинди эшне башкара.

ЧИКЕРТКӘ: (җырлый)    Минем дә эш коралым бар,

Бик яратам мин аны. -:

Сез эшләгез, ә мин җырлыйм,

Кызык итәм дөньяны.

4 КЫРМЫСКА: Карале, чер чер чикерткә, син әллә бии белмисеңме, гел ля-ля, дә ля-ля.

ЧИКЕРТКӘ: Бию бит ул талдыра, көчсез,хәлсез калдыра.

Аякларны ардыра, бармакларны талдыра.

Мин җырлар өчен тудым бу дөньяга, кыр-кыр кырмыска.

Менә бит минем магнитофоным ничек сыздыра.

1 КЫРМЫСКА: Бер дә кызыгырлык түгел, менә безнең куллар, алар әллә ниләр эшли ала.

2 КЫРМЫСКА: Без теләсәк таулар күчерә алабыз.

3 КЫРМЫСКА: Кара нинди матур йорт салабыз.

ЧИКЕРТКӘ: Әй сез эшләгез, эшләгез, мин әзрәк ял итеп алам. (Чикерткә ята, йоклап ала. Кырмыскалар эшлиләр, чикерткә уяна)

ЧИКЕРТКӘ: Һәй, һаман эшлиләр.

4 КЫРМЫСКА: Кызганабыз без сине, гомер буе җырлап йөрисең дә, син бик бәхетсез бит. Менә көз килер, көз артыннан кыш килер, салкында нишләрсең?

2 КЫРМЫСКА: Шул турында уйлаганың бармы синең, чикерткә?

ЧИКЕРТКӘ: Сез көз буласын каян беләсез? Сезгә әллә хәбәр итеп торалармы? Бәлки быел көз дә, кыш та булмас, нигә юкка кайгырырга.

(Чикерткә жайлап ята)

3 КЫРМЫСКА: Ул шулай җырлап, йоклап кына яшәмәкче.

1 КЫРМЫСКА: Сизәсезме дуслар, салкынайды, җил чыга башлады.

4 КЫРМЫСКА: Әйе, тизрәк өйне салып бетерик.

(Җил күренеп китә. Үрмәкүч керә.) 

ҮРМӘКҮЧ: Мин үрмәкүч, бетми торган миндә көч.

Җәтмәне үреп торам, чебенне тотып алам. (Чикерткәне күрә) Кара, кара, монысы тагын кем?

1 КЫРМЫСКА: Әллә танымыйсыңмы?

ҮРМӘКҮЧ: Бер дә танырлык түгел шул, кем бу?

2 КЫРМЫСКА: Күрмисеңмени, ничек бизәнгән, ясанган (көлешәләр).

ҮРМӘКҮЧ: Таныдым, таныдым, бу бит чикерткә.

3 КЫРМЫСКА: Атаклы җырчы.

ҮРМӘКҮЧ: Мин бу урынны аның өчен әзерләмәдем.

4 КЫРМЫСКА: Ул шундый йомшак урынны ярата.

ҮРМӘКҮЧ: Мин аны хәзер татлы йокысыннан уятырмын (селкетә, чикерткә егыла).

ЧИКЕРТКӘ: Бу ни хәл? Нишләвең бу?

ҮРМӘКҮЧ: Бу сиңа бишек түгел, чикерткә, ычкын моннан, әнә көз килә.

ЧИКЕРТКӘ: Көззз...

ҮРМӘКҮЧ: Көз шул, көз артыннан кыш та килер, кар күмәр дөньяны, нишләрсең икән. сиңа акыл кертергә кирәк (кырмыскалар өйләренә кереп китәләр).

ЧИКЕРТКӘ: Көз килә, көз, кыш килә, имеш. Нишләрсең имеш. Мин нишләрменме? (җырлый).

Кулларымда магнитофон.

Уйнатырмын, куярмын.

Чәчәктән чыклар эчеп, ашамый да туярмын.

(Керпе керә, өстендә гөмбәләр, ашыга) 

ЧИКЕРТКӘ: Нишләп ашыгасың син болай, керпе дус?

КЕРПЕ: Синең сыман җырлап йөрмим, кышка әзерләнәм.

Кем эшләми, шул ашамый, мин беләм шул турында.

Җәй буена хезмәт итәм, кышын рәхәт торырга.

Исә бирсен салкын җилләр, ява бирсен кар-буран.

Җылы өемдә яшәрмен, беркайчан да ач булмам.

ЧИКЕРТКӘ: Син дә шул эш, эш дисең.

КЕРПЕ: Димичә, кыш бит ул шаяртмый. Туңдыра, өшетә, аңларсың әле, тик соң булыр.

(Кәрзин тотып тиен керә) 

ТИЕН: Чикләвек, гөмбәсен, һәммәсен җыямын мин.

             Җәй буе хезмәт итеп, кышка әзерләп куям мин.

ЧИКЕРТКӘ: Кара, монысы да кыш ди.

ТИЕН:  Кыш димичә,  кышка әзерлек булмаганда,  кыш куркыныч, салкын. Чикләвекләр, гөмбәләр кар астында кала. Ләкин кыштан курыкмыйм. Аңарга бик күп әзерләдем, җылы өем бар. Синең белән сөйләшеп торырга вакытым юк, син дә кышка әзерлән (чыгып китә).

ЧИКЕРТКӘ: Кыш имеш, куркыталар, әнә тегендә матур алан, шунда барыйм әле (китә, кырмыскалар чыга).

1 КЫРМЫСКА:      Эш беткәч уйнарга да ярый. (җырлыйлар).

Йорт салып морҗа куйдык,

Мич ягып коймак койдык!

Ашадык, эчтек, туйдык.

Шатлыклы безнең көннәр,

Гөлгә сулар сибәбез,

Чәчәкләрне өзәрбез,

Йортыбызны бизәрбез.

Шатлыклы безнең көннәр.

2 КЫРМЫСКА: Безнең мактанчык җырчы кая китте соң әле?

1 КЫРМЫСКА: Әллә җылы якка очтымы?

3 КЫРМЫСКА: Кызганам мин аны, кышын ничек яшәр.

4 КЫРМЫСКА: Теләсә кая барам ди бит, йөрсен шунда.

1 КЫРМЫСКА: Әйдәгез дуслар, бал - май белән чәй эчик.

2 КЫРМЫСКА: Безгә хәзер кыш куркыныч түгел.

3 КЫРМЫСКА: Кар яуса да исебез китми (кереп китәләр, җил керә).

Әкрен генә Чикерткә керә, көчкә атлап бара.

ЧИКЕРТКӘ: Һәй, салкын үзәккә үтә. Кырмыскаларга шакыйм әле (шакый). Нигәдер ишетмиләр, әллә йоклап яталар инде (җил керә, карлар яудырып чыгып китә). Уф, салкын, туңам (ныгытып шакый).

1 КЫРМЫСКА: Кем бар анда? Безнекеләр барысы да өйдә.

ЧИКЕРТКӘ: Бу мин. Сезнең чикерткәгез. Өшедем, туңдым. Мине өегезгә кертегез әле.

2 КЫРМЫСКА: Синмени әле ул, чикерткә. Җырлап-биеп кара, бәлки җылынырсың.

3 КЫРМЫСКА: Кертер идек тә, урыныбыз юк ялкауларга.

ЧИКЕРТКӘ: Кызганыгыз мине, мескен, бәхетсез чикерткәне (елый, җырлый).

Гел җырлап кына йөрдем, гөлдән-гөлгә сикердем. Гомерләр зая үтте, мин бәхетсез чикерткә.

4 КЫРМЫСКА: Син бәхетсез түгел, син ялкау.

ЧИКЕРТКӘ: Мине беркем кызганмый.

1 КЫРМЫСКА: (өйдән чыга, кулында көрәк) Кызганабыз, кызганабыз, чикерткә. Менә бу көрәкне тот әле.

ЧИКЕРТКӘ: Бу нәрсә, нигә кирәк ул миңа?

2 КЫРМЫСКА: Хәзер аңлатып биребез (җырлыйлар).

Нәрсә ул көрәк диелә, ул яхшы эш коралы.

Йөрәкне таза итә, ныгыта ул кулларны.

4 КЫРМЫСКА: Ишетәсеңме, чикерткә? (көрәкне чикерткәгә тоттыра).

(Сәхнәгә керпе, үрмәкүч, тиен керәләр) 

КЕРПЕ: Я, ничек, кырмыскалар, сез кышка әзерме? (җавап бирәләр).

ТИЕН: Мин дә кышка җитәрлек азык әзерләдем.

ҮРМӘКҮЧ: Мин дә кыштан курыкмыйм.

Җырлыйлар: Хезмәт иткән - көн иткән,

Бәхетенә ирешкән.

Аның исемен ил белгән.

Син минем, балам, дигән.

Буйга да эш үстерә,

Эш белән килә хөрмәт.

Без җырлыйбыз, сез тыңлагыз,

Мәңге яшәсен хезмәт.

Эшкәртмәләр түбәндәге әдәбияттан алынды:

1. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. “Юлдаш” китапханәсе. Тамаша үрнәкләре. Сәмига Сәүбанова туплавында. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1999

2. Зарипова Ф.Я. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе: Балалар бакчалары тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2003. – 255 б.

3. Сәрварова Фирая. Уңыш бәйрәме кичәсе. - // Мәгариф журналы, № 9, 1992

4. Залидә уеннары.



Предварительный просмотр:

«Аулак өйләр» фольклор уеннары турында

  1. «Аулак өйләр» фольклор уеннары халык педагогикасы чарасы, тәрбия эшен камилләштерү чарасы буларак гамәлгә кертелә һәм ел саен татар халкы тарихы һәм мәдәнияты атналыгы кысаларында узгарыла.
  2. Уенда, аңа әзерлек барышында түбәндәге максатлар күз алдында тотыла:
  1. Балаларга файдалы һәм тәүфиклы ял итү рәвешен, алымнарын хәрәкәттә гамәлдә җиткерү-өйрәтү, күрсәтү. Чарада борынгы уеннар да тиешлечә урын тотарга тиеш.
  2. Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, традицияләрен, уеннарын, җыр-биюләрен өйрәнү.
  3. Балаларның төрле өлкәдә, шул исәптән  өстәмә белем бирү системасында   ирешкән уңышларына смотр һәм стимул булдыру.
  4. Өстәмә белем бирү системасы эш дәрәҗәсенә күзәтү ясау (хакимият, җәмгыять).
  5. Сыйныфларда үзэшмәкәр эшләргә этәргеч ясау.
  6. Милли җырларга, биюләргә (шул исәптән классик танецларга) өйрәнү.
  7. Балаларны сәхнәгә ияләштерү, үз-үзен сәхнәдә тота белергә өйрәтү.
  8. Үзаллы оештыру эшләре башкарырга өйрәтү.
  9. Өлкән сыйныфларда үткәрелә торган “Кичке уеннар” – үзэшмәкәр ял оештыруга әзерлек чаралары булып тора.
  10. “Аулак өйләр”, “Кичке уеннар” – тора-бара балаларның үзэшмәкәр, үзаллы ял оештыру чарасына әверелеп, аларның үз фигыльләре булып әверелергә тиеш.
  1. “Аулак өйләр” ел саен гимназия күләмендә расланган график, оештыру өчен мөһим булган чараларны эченә алган һәм ошбу тәгаенләмә кысаларыннан чыгып һәр сыйныф тарафыннан сәхнәләштерелеп гамәлгә куела.

2.1. Гомүм җаваплы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, сыйныфларда – сыйныф җитәкчеләре, озынайтылган көн төркемнәре тәрбиячеләре һәм сыйныф җитәкчеләре ярдәмчеләре методик яктан милли үзаң үстерү кафедрасы булышлык итә.

Сәнгати яктан, өстәмә белем бирү системасы эшмәкәрлеген тулысынча чагылдыру өчен әстәмә белем бирү мөгаллимнәре җаваплы.

2.2. График кысасы:

“Аулак өйләр” үткәрәсе сыйныф

Җитәкче

Көне

Тамашачы сыйныфлар

Искәрмә

         

 2.3. Сыйныф җитәкчеләре үз сыйныфларындагы укучыларның һөнәрләрен, белемнәрен күрсәтү өчен кирәк булган ярдәмне өстәмә белем бирү системасының мөгаллимнәреннән алалар, аерым гамәлләрне аларның ярдәме белән әзерлиләр.

         Мәсәлән музейдан кирәк-яраклар алып тору, музей түгәрәгенә йөрүчеләрдән кызыклы мәгълүматлар алу, сөйләшү оештырырга ярдәм итү түгәрәкләрдән төрле татар биюләренә, җырларына өйрәнү, музыкаль бизәү (шул исәптән аккомпониаторлык итү), оештыру, “Оста куллар”, “Тегү-чигү” түгәрәкләре сәхнә атрибутлары остаззлык күрсәтү мизгелләренә атрибутлар әзерләүгә; спорт түгәрәкләре “егетлек күрсәтү” мизгелләрен әзерләүгә, театр, гарәп графикасы   дини йолаларны, көнкүреш мизгелләрен сәхнәләштерүгә методик гамәлен ярдәм оештыру һ.б. таләп ителә.

  1. Чарада катнашучылар даирәсе:

Гимназия Шурасы әгъзалары (чакыру буенча)

Гимназия хакимияте (мотлак), мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, укучы балалар- тамашачылар,  ата-аналар, картәни-картәтиләр.

  1. Чараның барышына, сыйфатына жюри күзәтчелек итә һәм бәя бирә. Аның составына: директор, гимназия Шурасы  әгъзалары, ата-аналар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, башка мөгаллимнәр кертелә.

4. “Аулак өй” үрнәгендә башка бәйрәмнәрне үткәрү дә тәбрикләнә.

“...Аулак өйләр гөрләп торсын,

Җырлыйбыз да уйныйбыз!”

(җырлы-биюле тамаша)

 3 нче сыйныф укытучысы

 Арсланова Лилия Фаил кызы

                                                                                декабрь, 2009

Җиһазлау:

борынгы сөлгеләр, паласлар, сандык, самовар, киез итекләр. Балалар татар халкының милли киемендә.

Талгын гына татар көе уйнап тора. Әни кеше бәйләм бәйли, әти кеше итек ямый. Кызлары туплы уйнап йөри. Әтисе итек ямап бетүгә, әнисенә эндәшә.

Әти:

  • Карале, әнисе, тагын кайсыларына итек ямарга икән?

Әни:

  • Менә Гүзәлнекен яма да, бүгенгә җитеп торыр, әтисе.

(Эш дәвам итә.)

Әти:

  • Эш бетте, әнисе. Әллә, мин әйтәм, Мәтәүбашка җизниләргә кунакка барып кайтыйк микән?

Әни:

  • Бик яхшы булыр, әтисе.

(Җыена башлыйлар.)

Әни:

  • Юлга чыгар алдыннан дога кылып алыйк, әтисе.

(Барысы бергә утырып дога кылалар.)

Әни:

  • Кызым, берүк без киткәч, аулак өй ясап, егетләр җыеп ятасы булма.

Кыз:

  • Юк, әнием, борчылмагыз.

Әти:

  • Кызым, исән-сау торыгыз.

(Чыгып китәләр. Ат кешнәгән тавыш, кыңгырау чылтыраганы ишетелә.)

Кыз:

  • Ура-ура! Аулак өй оештырам! Әбием, әбием дим! Әйдә аулак өй ясыйбыз!

(Әкрен генә әбисе килеп чыга.)

Әби:

  • Әү, кызым, әү! Тукта, кызым, әти-әниләрең ишетсә, орышырлар бит!

Кыз:

  • Әбием, гөлкәем!

(Кочаклый, үбә)

Әби:

  • Ярар инде алайса, мин күрше әбиеңнәргә кич утырырга керәм. Егетләр кертәсе түгел!

(Төенчеген алып әзерләнә башлый. Әби чыгып китә.)

Кыз:

  • Ура-ура! Аулак өй! Аулак өй!

(Урын-җирләрен рәтли, өстәлне күчереп куя, почмактан-почмакка йөгереп кызларны чакыра башлый.)

Кыз:

  • Айгөл, ишетәсеңме, бездә бүген аулак өй, кер, яме!
  • Рузилә, син дә калма!

(Җиңелчә көй, кызлар керә, утыралар, чигү чигә башлыйлар.)

“Ай, былбылым” җыры.

(Егетләр сызгырган тавыш ишетелә)

Кызлар:

  • Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме?

Егетләр:

  • Кызла-а-ар! Кертәсезме безне-е-е?!

Кызлар үзара:

  • Кертәбезме, нишлибез?

Хуҗа кыз:

  • Әниләр егетләр кертергә кушмады!

Егетләр:

  • Кертмәсәгез, кайтып китәбе-ез!

Кызлыр:

  • Ә сез тәртип бозмыйсызмы соң?

Егетләр:

  • Нишләп инде, кызлар, тәртип бозып утыра ди!

Кызлар:

  • Тәртип бозмасагыз – керегез!

(Егетләр керә.)

Егетләр:

  • Сәлам чибәр кызларга!!!

Кызлар:

  • Сәлам уңган егетләргә!

(Егетләр кереп утырышалар.)

Җыр-бию, уеннар башлана.

  1. “Тәңкә-батыр, сикереп чык!” уены.
  2. Егетләр җырлый. “И, әргәнем-гармуным” җыры.
  3. Парлы бию.
  4. Такмаклар әйтешү.(“Тала ике беләгем” көенә)
  5. Егетләр биюе.
  6. Табышмаклар әйтешү.

Егетләр:

  • Әйдәгез, хәзер йолдыз санарга чыгабыз!

Барысы бергә:

  • Әйдәгез!!!

(Талгын музыкага парлашып чыгып китәләр.)

“Аулак өй” күренеше.

Милли бизәкләр белән җаһазланган авыл өе күренеше. Әтисе һәм әнисе кунакка китергә җыенып йөри.

Әнисе. Кызым, без бүген апаңнарга кунакка барабыз. Син өйне саклап калырсың.

Кызы. Әнием, иптәш кызларны чакырсам ярыймы? Кул эшләре эшләр идек.

Әнисе. Әтиең нәрсә әйтер бит.

Әтисе керә.

Әтисе. Бибиәсма, син әзерме?

Әнисе. Әзер, Габдулла, әзер. Менә кызыбыз кич белән кызлар чакырсам ярыймы дип сорый бит әле. Ничек булыр икән?

Әтисе. Тәртипле генә утырсалар ярый ла. Ләкин ул-бу була күрмәсен.

Әтисе (кызына). Безнең йөзгә кызыллык китерелек булмагыз.

Әнисе. Кызым, тәртипле генә утырыгыз, кул эшләрегезне эшләгез.

Әтиес. Әнисе, юл алдыннан дога кылып алыйк. (дога кылалар)

Әнисе. Ярый, кызым, без китәбез инде.

Кызы. Хуш, сау булыгыз. Исән-сау йөреп кайтыгыз. Хәерле юл.

Сәхнәдә Сания берүзе. Өй җыештырып йөри һәм көйли.

Сания. Аулак өй,

             Аулак өйгә йөрмәгән кыз

             Егет күңелен яуламый.

Кая әле, кызларга хәбәр җибәрим. (телефоннан шалтырата).

Сания. Исәнме, Бибкәй, мин әле бу, Сания. Әти-әниләр кунакка китте. Кул эшләрегезне алыгыз да безгә килегез. Башка кызларга да хәбәр ит. Ярый, очрашканга кадәр. (өй җыештыра)

Кызлар килеп керә.

  • Исәнме, Сания.

Сания. Исәнмесез, кызлар. Әйдәгез түргә үтегез. Утырыгыз. Кул эшләре эшләп, бераз күңел ачып алыйк әле. (Кызлар кул эшләре эшләп, җыр башлыйлар “Тала-тала” җыры.) 

Сания. Кызлар, нинди кул эшләре алып килдегез? Ягез әле, күрсәтегез. (Кызлар берәм-берәм кул эшләрен күрсәтә).

1 кыз. Мин менә нинди сөлге чигәм.

2 кыз. Ә мин куляулык чигәм.

3 кыз. Мин бияләй бәйлим (һ.б. лар)

Сания. И кызлар, бигрәк уңган икәнсез дә инде.

Бибкәй. Әйдәгез әле, уен уйнап алабыз?

Кызлар. Әйдәгез, “Без-без идек”не уйныйбыз.

1 кыз көлдерә, көлгән кызга җәза бирелә.

1 – бию, 1 – җыр башкарыла.

Утырышалар. Күмәк җыр “Каз канаты”н җырлыйлар. Егетләр сызгызганы ишетелә.

Сания. Кызлар, егетләр килә! Кертәбезме?

Бибкәй. Тәртипле генә утырсалар, кертәбез. Егетләр, “Ай, илләре, илләре” җырын җырлап тәрәз янына килә. (кызлар бизәнә-төзәтенә)

Егетләр. Кызлар кия кызыл яулык

                Без киябез француз.

                Без исән-сау килеп җиттек,

                Сез ни хәлдә торасыз?

Кызлар. Су буенда куаклар,

Асыл кошлар кунаклар.

Сагынучылар интекмшсен,

Хуш килдегез кунаклар.

Самат. Аһ-һа, ялт итте, чибәр әйтте. Значит, алар безне көтә, сөя. Ягез әле, егетләр, бездән дә ялтыр җавап кирәк.

Егетләр. Ал кирәкме?

Кызлар. Гөл кирәк.

Егетләр. Мин кирәкме?

Кызлар. Син кирәк.

Егетләр. Сезнең кебек кызлар кирәк.

Кызлар. Безнең егтеләр зирәк.

Бергә. Сирәк-мирәк шулай кирәк,

            Яшьнәп торсын яшь өйрәк!

Егет. Ягез инде, кызлар, ишекне ачыгыз!

Бибкәй. Ач булсаң, туеп кил,

                Бер янчык акча алып кил!

Егет. Бездә акча бер букча.

Гөлсем. Ишек бавы бер алтын, безнең кызлар мең алтын.

Егетләр. Ачыгыз!

Кызлар. Теләгегез нәрсә?

Егетләр. Хәмдия, Бибкәй, Зөлхәбирә, Сания дигән яр!

Кызлар. Бүләгегез нәрсә?

Егетләр. Бар да бар.

1 кыз. Ишекне ачабызмы?

Кызлар. Ачыйк инде.

Самат. Әссәламегаләйкем, кара кашлар, карлыгачалар? Әллә бер дә сагынмадыгызмы?

Сания. Сагынып үләбез инде, Самат агай.

Самат. Бигрәк тә Сания сагынгандыр инде.

Сания. Илаһи, гомеремдә бер күрмәсәм дә үкенмим.

Самат. Ай-һай, яучы җибәрергә йөри идем, болай булгач, җибәрмим инде, бик ачы телле икәнсез.

1 егет. Әй, бетмәде инде төрткәләшүегез. Әйдәгез такмаклар әйтешәбез.

Бергә.Әйдәгез, әйдәгез.

Егетләр.    Ике сарык юлга чыккан,

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар –

Ә битләрен юмаган!

Кызлар.     Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Нурбака.

Сезнең ише ташбакалар

Күпер астында ята.

Егетләр.    Биек тауның башларында

Ике куян баласы.

Сездән арыурак җырлый

Безнең песи анасы.

Кызлар.     Сез бик матур, бик чибәр,

Сезгә крап туймыйлар.

Нигә сезне зоопаркка

Маймыл итеп кймыйлар?

Егетләр.    Ал ашыйсыз киләме?

Гөл ашыйсыз киләме?

Кызаргансыз, бүртенгәнсез,

Талашасыгыз киләме?

Кызлар.     Биек тауның башларында

Ике аю сугыша.

Безнең класс малайлары

“Ике” алмаска тырыша.

Егетләр.     Ике атвык, бер курица,

Конькида катаются.

Минем ничәле алганым

Тебя не касается.

Бергә.         Әнә килә автомобил,

Төягәннәр күмерләр.

“Ике”ләрсез бигрәк рәхәт

       Узар иде гомерләр.

Бибкәй. Җитте, җитте, уен уйнап алыйк, булмаса. “Челтәр элдем читәнгә” уены.

1 егет. “Йөзек салышлы” уенын уйнамыйча аулак өй, аулак өй булмас!

“Йөзек салышлы” уенын Сания уйната.

Сания. Йөзек салдым - йөгереп чык! Нинди җәза бирәбез?

Бергә. Әкият сөйләсен.

1 егет. Борын-борын заманда

Яшәгән, ди, бер торна.

Мин әкият сөйләгәндә

 Авызыңны ачып торма.

Бергә. И-и, шул да булдымы әкият.

Тагын уйныйлар.

Бергә. 5 мәкал әйтсен.

1 егет. 1. Кем эшләми, шул ашамый.

            2. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

            3. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

            4. Туган җирем – алтын бишек.

            5. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Ишек шакыйлар. Миңлегөл әби керә.

Миңлегөл әби. Исәнме, Сания кызым?

Сания. Исәнмесез,  Миңлегөл әби? Ни хәлдә генә торасыз? Әйдә, әби, түрдән уз.

Әби. Аллага шөкер, балам. Хәлегезне белеп чыгыйм дип кергән идем. Әти-әниең кайда соң, кызым?

Сания. Алар апамнарга кунакка киттеләр. Без кызлар-егетләр белән кич утырабыз, кул эшләре эшлибез.

Миңлегөл әби. И күрми дә торам, исәнмесез, балалар? Хәлләрегез ничек?

Бергә. Исәнмесез, әбекәй?

Әби. Бигрәк тәртипле утырасыз инде. Минем дә яшь чакларым искә төшеп китте.

1 кыз. Әби, сез яшь чакта аулак өйдә нишли идегез?

Әби. Бәетләр җырлый торган идек, балалар. Ә сез бәет беләсезме?

1 кыз. Беләбез, әбекәй.“Сак-Сок” бәетенең кыскача эчтәлеген сөйли.

Әби. Балалар, карарга, начар теләк теләргә ярамый. Каргаган кеше үзе гөнаһлы була. Шулай итеп, әниләре дә гөнаһлы булган. Шуның аркасында балаларыннан да язган. Ә балалары әниләре сүзен тыңламыйча гөнаһлы булганнар. Пәһгамбәребез әөтә: “Әлҗәннәтү тәхтә әкъдәмил - үммаһати”, - ягни – “Җәннәт – аналарның аяк астында”, - ди. Балалар, әниләрегезнең сүзен тыңлагыз, әниләрне рәнҗетмәгез! Мин сезгә “Сак-Сок” бәетен көйләп күрсәтәм.

Әби.

Бергә. Рәхмәт, әби.

1 кыз. Әбекәй, без әле догалар да ебләбез.

Бергәләп “Фатыйха” сүрәсен укыйлар.

Әби. Балалар, сез боларны кайда өйрәндегез? Нинди мәктәптә укыйсыз?

1 кыз. Без татар гимназиясендә укыйбыз.

Әби. Укыткан укытучыларыгызны хөрмәтләгез, тырышып укыгыз. Бигрәк тә татар телен яхшылап өйрәнегез. “Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр”, - дигән борынгылар. Милләтебез йөзенә Кояш булыгыз. Я, ярый, балалар, мин чыгыйм инде. “Кунак булсаң, тыйнак бул”, - ди бит халык. Исән булыгыз, балалар. Сау бул, Сания кызым. Иманлы булыгыз!

1 егет. Кызлар, безгә китәр вакыт җитте. Су буенда очрашырбыз. әлегә, хуш сау булыгыз. (“Ай илләре, илләре” җырының 2 куплетын җырлап чыгып китәләр)

1 кыз. Озакламый Саниянең әти-әнисе дә кайтып җитәр. Без дә кузгалыйк, кызлар.

Сания. Бик күңелле утырдык, кызлар. Хуш, сау булыгыз.

Әти-әнисе кайта.

Сания. Исән-сау гына йөреп кайттыгызмы?

Әнисе. Әйе, кызым. Иптәшләрең килдеме?

Сания. Калделәр, әнием. Бик күңелле утырдык. Җырлар җырладык, уеннар уйнадык.

Әнисе. Ярый, кызым, бик яхшы булган. Шулай тәртипле генә булыгыз.

Әтисе. Юлдан кайткач, дога кылыйк, әнисе. (дога кылалар)

Әтисе. Хәзер инде йокларга да вакыт.  

Аулак өй кичәсе

Ибрагимова Әлмирә Камил кызы

                                                1 нче сыйныф укытучысы

Җиһаз: чигүле тастымаллар , ашъяулыклар, паласлар, челтәрләр, самовыр, татар халкының милли ризыклары.

Катнашучылар:

Бәдри абзый – хуҗа карт

Бәдигаттәй – аның карчыгы

Бибиасма – арларның кызлары

Гөлчәчәк – күрше кызы

Хәкимәҗан – авыл малае

Егетләр, кызлар – авыл яшьләре

I күренеш.

Сәхнә борынгыча бизәлгән - чигүле тастымаллар, паласлар, челтәрләр эленгән.

Пәрдә ачылганда Бәдри абзый белән Бәдигаттәй самовар янында чәй эчеп утыралар.Өстәлдә татар халкының милли ризыклары.

Бәдигаттәй: Атасы дим, китер әле чәеңне, яңартып алыйм.

Бәдри абзый: Мә әле, әнисе, шулай ит, булмаса.

Бәдигаттәй: Атасы дим, базарга баргач Бибиәсмәгә ефәк күлмәк белән чуклы шәл алырга онытма инде яме, чигү өчен җепләр дә кирәк.

Бәдри абзый: Ярар әнисе... Аны үзем дә уйлаган идем инде. Бибиәсмә кызыбызны әйтәм, бигрәкләр дә уңган, акыллы бала инде. Ходай тәгалә тәүфигын гына бирә күрсен инде.

(Шул вакыт тыштан тавыш ишетелә).

Хәкимҗан: Бәдри абзый, Бәдигаттәй!

 Бәдигаттәй: Әү! Кем бар анда?

Хәкимҗан: Бу мин Хәкимҗан. Сезне төбән оч Җәмиләттәй кич утырырга чакырды, соңга калмагыз ярармы?

Бәдигаттәй: Ярар, балам, ярар. Бигрәк тәүфиклы бала соң инде, рәхмәт төшкере.

(Хәкимҗан китә).

        Бәдигаттәй: Атасы дим, чакырган җиргә барып кайтык инде булмаса?

        Бәдри абзый: Ярар әнисе, җыен. Чакырган җиргә әдәпсез кеше генә соңга калып йөри.

II күренеш

(Бибиәсмә керә).

        Бибиәсмә: Әни, әти мин сез кушкан эшләрнең барысын да эшләдем.

        Бәдигаттәй: Ярар кызым, рәхмәт.

        Бәдри абзый: Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен кызым.

        Бәдигаттәй: Кызым, безне төбән оч  Җәмиләттәй кич утырырга чакырган. Син өйдә тәртипле генә тор, ярыймы?

        Бәдри абзый: Яшьләр җыелса, матур гына уйнагыз!

        Бибиәсмә: Ярар әни, ярар әти!

(Картлар чыгарга җыеналар, саубуллашкач чыгып китәләр).

        Бибиәсмә: Аллага шөкер, кунакка киттеләр. Их, Гөлчәчәккә әйтим әле, кызларны аулак өйгә чакырсын.

(Тәрәзәгә карап).  Әнә үзе дә күренә! Гөлчәчәк, Гөлчәчәк, безгә кереп чык әле!

III күренеш

(Гөлчәчәк керә).

        Гөлчәчәк: Ни булды Бибиәсмә?!

        Бибиәсмә: Гөлчәчәк, беләсеңме, әти белән әни кич утырырга киттеләр. Бүген бездә аулак өй.

(Икесе кулга кул тотынышып әйләнәләр).

        Бергә: Афарин, афарин, бүген бездә аулак өй!

        Гөлчәчәк: Бибиәсмә, мин хәзер кызларны чакырып килим, ә син өйдә генә тор.

        Бибиәсмә: Ярар мин сезне көтеп торырмын.

(Гөлчәчәк чыга, Бибиәсмә җырлый-җырлый өй җыештырып йөри).

IV күренеш

        Кызлар ишек шакып керәләр, исәнләшәләр.

        Бибиәсмә: Әйдәгез, кызлар түрдән узыгыз!

        Кыз: Без буш килмәдек, кул эшләре алып килдек.

(Бер берсенең кул эшләрен карыйлар, бер-берсен мактыйлар, утырышалар).

        Гөлназ: Кызлар, монда килгәндә беләсезме кемне күрдем мин?

        Кызлар: Кемне?

        Гөлчәчәк: Төбән оч Садрины. “Гөлназ кая барасың? Әллә берәр җиргә аулак өй бармы дигән була.

        Гөлчәчәк: Кызлар егетләр килсә, без аларны кертмәбез, китегез моннан!” диярбез ярармы.

        Бибиәсмә: Әй кызлар, сөйләмәгез әле шул егетләрне. Әйдәгез булмаса, берәр җыр җырлап алыйк.

(“Бер егеткә күзем төште” дигән җырны башкаралар).

  1. Бер егеткә күзем төште,

Салган чакта чүмәлә.

Серләр итеп кенә әйтәм,

Кешеләргә сөйләмә.

  1. Ял вакытында димләдем мин

Әйдә диеп чиягә.

Җавап бирде, йокым килә,

Монда җиләс, күләгә.

  1. Әйттем аңа, йөрәгем яна,

Сиңа оча төтене!

Күләгәгә утыр диде,

Бик эссе шул җәй көне!

  1. Егетмени ачык авыз!

Әйтерсең дә бер күбә!

Шуңа гашыйк булганымны

Сөйли күрмә беркемгә!

V күренеш

(Җыр туктаганда, тышта егетләр тавышы, сызгырган тавышлар ишетелә).

        Кызлар: Кызлар, егетләр килгән бугай? (бер-берсе белән сөйләшәләр, кертергәме юкмы дип бәхәсләшәләр).

        Бибиәсмә: Кызлар мин хәзер (ишеккә таба бара). Кем бар анда-ау?

        Егетләр (тыштан): Бу без, авылның иң шәп егетләре!

        Гөлчәчәк (ишек янына килеп): Безнең авылда шәп егетләр бармыни ул?

        Егетләр: Шәпләрнең дә шәпләре. Ачыгыз инде кызлар ишекне!

(җырлый башлыйлар).

  1. Без үзебез дә вакланып

Йөремибез мактанып.

Без урамнан үткән чакта

Кызлар кала уфтанып.

                     Ай илләре, илләре, илләрендә күлләре,

                Без илләрдә кызлар йөри

                Сандугачтай телләре.

(Бибиәсмә барып ишек ача).

(Егетләр җырлап керә).

  1. Урам аша үткән чакта,

Әллә абындыгызмы?

Сарыларга сабышкансыз,

Әллә сагындыгызмы?

Кушымта: Ай илләре, илләре, илләрендә күлләре,

                Без илләрдә кызлар йөри

                Сандугачтай телләре.

        1 егет: Исәнмесез авылыбызның иң чибәр!

        2 егет: иң уңган!

        3 егет: иң зирәк!

        4 егет: иң матур!

        5 егет: иң шәп кызлары!

        Бибиәсмә: Әй Әпсәләм, Әпсәләм!

(Кызлар бергә).

        Сәлам бирдек, Әпсәләм!

        Сездән безгә тиештер бит

        Егетләр: Вәгәләйкум әссәләм!

        1 кыз: Шуннан?

        1 егет: Тугыз ким уннан!

        2 кыз: Шуннан?

        2 егет: Кишер белән суган!

        3 кыз: Шуннан?

        3 егет: Утырган да шуган!

        4 кыз: Шуннан?

        4 егет: (аптырап башын кашый)

                   Эх, егетләр, ярдәм итегез әле?!

        Егетләр: Без җырлыйбыз шаян җырлар,

                     Ә сез тыңлап торыгыз.

                     Әнә килә автомобиль

                     Булыр безнең җырыбыз.

        Кызлар: Әнә килә автомобиль,

                     Төягәннәр калайлар.

                     Безнең авыл егетләре–

                     Туксан яшьлек бабайлар.

        Егетләр: Әнә килә автомобиль,

                      Төягәннәр капчыклар.

                      Безнең авыл кызлары –

                     Сиксән яшьлек карчыклар.

        Кызлар: Әнә килә автомобиль,

                     Төягәннәр бүрәнкә.

                     Безнең авыл малайлары,

                       Бөтенесе бер тәнкә.

        Егетләр: Әнә килә автомобиль,

                      Төягәннәр гөлҗимеш.

                      Безнең авыл кызлары

                      Елак-сытыклар имеш.

        Кызлар: Әнә килә автомобиль,

                     Агып бара майлары

                     Шәп җырлый безнең егетләр,

                     Җырлый торган чаклары.

        Егетләр: Әнә килә автомобиль,

                       Сез нигә утырмыйсыз?

                      Башка кызлар тиз онтыла,

                      Сез нигә онтылмыйсыз?

        Кыз: Кызлар-егетләр, булмаса бер биеп тә алыйк.

(Күмәк бию).

        Егет: Кызлар-егетләр әйдәгез, йөзек салышлы уенын уйныйк!

                Кем йөзек сала?

                Ә кем күзәтә?

(Йөзекне таба алмаган күзәтүчегә җәза бирәләр).

        (1 күзәтүче – әтәч булып кычкыра.

        2 күзәтүче – җыр “Күбәләк”.

        3 күзәтүче – бию. Ул бию күмәк биюгә, уртага чыгып биюгә күчә).

        Шул вакыт хуҗалар кайтып керә.

        Бәдри абзый: Кунаклар да бар икән!

        Балалар хуҗалар белән исәнләшә.

        Бәдри карт: Бик матур итеп күңел ачасыз, балалар! Безнең дә яшь чаклар бар иде. Бик күңелле иде ул чаклар!

        Бәдигаттәй: Яшь чак бер генә була ул, кадерен белегез, балалар.

        Егет: Егетләр – кызлар, әйдәгез су буена, кичке уенга төшәбез.

Барысы да: әйдәгез!

        Саубуллашалар, җырлый-җырлый чыгып китәләр.

Пәрдә.

“Яшьнәп торсын яшь йөрәк!”

Фаттахова Люзия Наир кызы –

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

10 нчы сыйныф җитәкчесе

1 нче күренеш.

Сәхнә ачыла.

        Ике кыз сөйләшә-сөйләшә өй җыештыралар.Бер әби дисбе тартып, дога укып утыра.

Кызлар сөйләшәләр:        

1нче кыз.- Беләсеңме, югары очка бер кунак кызы килгән.

2 нче кыз.-Ә-ә, шулаймыни? Альбиналаргамы?

1 нче кыз. -Юк, Ириналарга. Исеме дә бик матур-Гүзәл.

Әби: Кызларым,чәй эчәсем килде,самавырга чишмә суы салып, чәй куегыз әле, яме.

Кызлар: Ярар,картинәй,хәзер.

        Шулчак ишек шакыйлар. Сәлимәбану әби керә.

-Әссәләмәгаләйкем, исәнмесез.Ни хәлдә генә яшәп ятасыз, ахирәткәем? Ни эшләр бетерәсез?

Кызлар: Исәнмесез, әбекәй, түрдән узыгыз,утырыгыз.

Зөһрә әби: Әйдә, ахирәт, түрдән уз, утыр. Аллага шөкер,бер көе генә яшәп ятабыз әле.

        Сәлимәбану белән дога кылалар.

Сәлимә:Әй, Зөһрәбану ахирәт, тазалыкларың ничек?

Зөһрә: Болай аллага шөкер,әлхәмдү-лилләһи, әмма картаябыз инде. Колаклар начар ишетә, күзләр дә начар күрә хәзер. Картайтты, ахирәт, картайтты. Инде хәзер оныклар үсеп бетте бит.

Сәлимә. Әйе шул. Без картаймый, кем картайсын. Әнә бит оныклар нинди матурлар. Әй, бар иде яшь чаклар!

Зөһрә. Әй,Сәлимә, хәтереңдәме, Салихҗан сине урлап алып китә язды.

Сәлимә. Әйе шул, тәки аннан урлатмадым, үзем яраткан кешемә кияүгә чыктым.

Зөһрә. Яшь чаклар үткән дә киткән.  

Сәлимә.Әй , онытып торам бит. Мин сине чәй эчәргә алырга кергән идем бит.Әйдәле, икәүләп кич утырып, яшь чакларны искә төшереп алыйк.

          Кызлар чыш-пыш киләләр.

Берсе.Әйдә, без дә әбидән сорыйк, кызлар җыеп, кич утырыйк.

Икенчесе. Әйдә соң, әзрәк аулакта уйнап-җырлап, күңел ачып алыйк.

1нче кыз.-Син сора.

2 нче кыз.-Юк, син.

1 нче кыз.Әйдә икәү бергә сорыйк әле.

Икесе бергә.-Картинәй,безгә дә кызлар белән кич утырырга рөхсәт ит әле.

         Әби ялындыра.

-Килешерме? Яхшы гына утырсагыз ярый ла. Малайлар кертмәсәгез генә.

Кызлар: Юк,юк,кертмибез.Тәртипле итеп кенә утырабыз.

Зөһрә. Ярар алайса, бик тәртипле генә булыгыз.Мин хәзер кайтам.

  1. нче кыз.Әйкәем, әйдә кызларны чакырабыз.Картинәй кайтып та җитәр.

Кызларны чакыралар. Кызлар керә.

Исәнләшеп,сөйләшә-сөйләшә, утырышалар.Бәйләм бәйлиләр,чигү чигәләр.

Кызларның берсе хәбәр сөйли.

-Кызлар, сез ишеттегезме, югары оч Саматларга кунакка бер егет килгән. Әй,матур, ди,кызлар!

1нче кыз. Кит инде, монавы Лилияне, берәр чибәр егет күрсә, ушы китә.

2нче кыз. –Син аның холкына кара, тәртибен күзәт.Тота да чибәр дип сүз башлый.

Лилия дигәне. Аның матурлыгы да кирәк инде ул.Шайтанга охшаганына бер дә кияүгә чыгасың килмәс әле менә.

Гөлнара. Әй кызлар, юк өчен үпкәләшеп утырмагыз әле. Әйдәгез, берәр уен уйнап, җыр җырлап алыйк.

     Җыр җырлыйлар.

Шулчак ишек шакыйлар. Кыз булып киенгән бер егет керә.

Кызлар танымыйча кертәләр. Бу егет кызлар күлмәге кигән, башына шәл ябынган,кулына самовар тоткан. Самоварын өстәлгә куеп,күчтәнәчләрне кием астына яшереп, кызларны иңнәреннән тотып, кочаклап йөри.

Егет.-И-и, кызлар,исәнмесез. Күптән күрешкәнебез юк. Хәлләрегез ничек кенә?

Шулчак кәнфитләре коела.

1 кыз.  Абау,бу ялганчы, егет кеше түгелме соң ул? Менә карак тотылды!

Сәлимҗан. ( чыга башлый)

Кәнфит кулга төшкән иде,

Кулым нык пешкән иде.

Уңмадым шул,тотылдым,

Ярый качып котылдым.

Егетләр кул селтиләр,” аһ “оралар.

  • Җебегән, кит, булдыралмадың.
  • Кызлар. Әйдәгез әле “Без-без идек”не уйныйк.
  • Әйдәгез, әйдәгез.

      Егетләр хәйлә коралар да икенче егетне “бүләкләр “ белән кертеп җибәрәләр.

     Айнур салам тутырылган капчык күтәреп керә, салам өстенә күчтәнәчләр куелган.

    Бик авыр капчык күтәргәндәй абына-сөртенә керә дә җырлый.

Бусага ялым капчыкта,

Кердем ишек ачыкта.

Егетләрнең күчтәнәче

Сезгә булыр тансыкка.

(кызлар килеп карый башласалар, салам чыга, бүләкләр аз,юк дәрәҗәсендә)

Айнурны әрләп,”алдакчы” дип, куып чыгаралар.

Айнур.Эх, алдап булмады.

Егетләр аптырашта калып торалар.

Егетләр: Әнә берсе суга киткән иде.Хәзер шул чибәрне тотабыз да кызларны куркытабыз; чиләкләрегезне дә, иптәшегезне дә урлыйбыз дип.

1 егет. Кызлар, тәмле чәй эчәсегез киләме?

Кызлар тәрәзә аша: Шуннан...

Егетләр: Кызлар-кымызлар, Лиананы күрәсегез киләме?

1 кыз. Ә Лиана кайда? Әллә сезнең яндамы?

1егет. Әйе шул, без аны әсирлеккә тел итеп алдык. Әгәр дә мәгәр безне кертмәсәгез, күрше авылының бер бабаена кияүгә биреп җибәрәбез үзен.

Кызлар. И ходаем, нишлибез?  Аларга ышансаң, нәкъ шулай итәрләр дә.Чибәр егет урынына тешсез бабайга да кияүгә чыгып  китәрсең.

1 кыз. Кертик булмаса,егетләр булмагач, күңелсез бит.

Хуҗа кыз. Әйем лә, картинәй белсә...

1 кыз. И-и, белми дә калыр әбиең. 1-2 уен уйныйбыз да, өйләргә таралабыз.

Хуҗа кыз. Сез бик үтенеп сорагач кына ризалашабыз.

Тик озак уйнамабыз,яме.

Өйләрне җыегыз,егетләр килгәндә матур булсын бар җир.

(Кызлар җыештырыналар,бизәнә-төзәнәләр)

Азат.Егетләр,әйдәгез,гармун уйнап, бер җырлыйк әле, күңелләре эремәсме?

       Егетләр җырлыйлар.”Ай, илләре,илләре”.

Егетләр.Әйттерикме,типтерикме,Баламишкин көенә,

              Сулар кичеп,диңгез үтеп,килеп җиттек өенә.

Кызлар. Аргы урамнан килдеңме,бирге урамнан килдеңме,

              Без сагынганны белдеңме,үзең сагынып килдеңме?

Егетләр.Аргы урамнан килмәдек, бирге урамнан килдек без,

               Сез сагынганны белмәдек,үзебез сагынып килдек без.

Бергә.  Егет илнең былбылы,кызлар былбылның гөле,

            Гөл былбылын, былбыл гөлен сагынгандыр, билгеле.

Егетләр.Кызлар кия кызыл яулык, без киябез француз,

              Без исән-сау килеп җиттек, сез ни хәлдә торасыз?

Кызлар.Су буенда куаклар,асыл кошлар кунаклар,

               Сагынучылар интекмәсен,хуш килдегез,кунаклар.

Самат.Аһһа, ялт итте, чибәр әйттеләр, значит, алар безне көтә,сөя. Ягез әле, егетләр,

бездән дә ялтыр җавап кирәк.

Егетләр. Ал кирәкме?

Кызлар. Гөл кирәк.

Егетләр.Мин кирәкме?

Кызлар. Син кирәк.

Егетләр. Сезнең кебек кызлар кирәк.

Кызлар. Безнең егетләр зирәк.

Бергә.

Сирәк-мирәк шулай кирәк,

Яшьнәп торсын яшь йөрәк!

Самат. Ягез инде,кызлар,ишекне ачыгыз!

Бибкәй. Ач булсаң туеп кил,бер янчык акча алып кил!

Шәхзәд. Бездә акча бер букча.

Ләйлә. Ишек бавы бер алтын, безнең кызлар мең алтын.

Егетләр.Ачыгыз!

Кызлар. Теләгегез нәрсә?

Егетләр. Хәмдия, Бибкәй,Зөлхәбирә ... дигән яр!

Кызлар. Бүләгегез нәрсә?

Егетләр. Бар да бар!

Кызлар. Ишекне ачабызмы?

        Кызлар егетләрне кертә

Самат.Әссәламәгаләйкем, кара кашлар, карлыгачлар! Әллә безне бер дә сагынмадыгызмы?

Бибкәй. Сагынып үләбез инде, Самат агай.

Самат. Бигрәк тә Бибкәй сагынгандыр инде.

Бибкәй. Илаһи, гомеремдә бер күрмәсәм дә үкенмим.

Самат.Ай-һай, яучы җибәрергә йөри идем, болай булгач, җибәрмим инде. Бик ачы телле икәнсең.    Әй,җан кисәгем,багалмам,

Бик сагындым, күзалмам.

Кич кунарга чакырсаң да,

Үпкәләмә, бара алмам.

Азат Бурганов. Әй, бетмәде инде төрткәләшүегез! Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйк.

Бергә. Әйдәгез,әйдәгез.

“Йөзек салыш”лы уйныйлар.Йөзек алып чыккан укучылар һөнәрләрен күрсәтәләр.

1.Усманова Г. җырлый.

2.Гибадуллин Р. баянда уйный.

3.Кызлар төркеме (11 кл.) җырлый.

4.Малайлар (10 кл.) җырлый.

5.Өч кыз биюе.(11 кл.)

1 кыз. Әйдәгез әле,күмәкләшеп биеп алыйк.

Бергә : Әйдәгез, әйдәгез.

        Түгәрәккә басып милли бию бииләр

1 кыз. Заманча да бер биеп алыйк инде, бер кызгач.

Вальс бииләр.

Хуҗа кыз. Карагыз әле, егетләр-кызлар, таң атып килә бит, кайтыйк булмаса.

1 егет. Картинәң әллә ничә пар оекбаш бәйләгәндер инде,әйеме?

Хуҗа кыз.И-и, шушы Азатны, Шаярта да шаярта.Картинәйдән эләгер әле менә үзеңә.

Әби кайтып керә.Егетләр яулык ябынып утыралар.

Әби. Әй,балакайлар, кич утырдыгызмыни? Тәртипле,ипле итеп кенә уйнадыгызмы соң?

Һай,күп җыелгансыз икән.Әллә күрше авыл кызлары да бар инде? Менә монысы түбән оч Фәтхелбаян кызы түгелме соң, бигрәк әтисенә охшаган. Һай, әттәгенәсе, бу егет булып чыкты! Кара әле, кызым, егетләр дә керткәәнсез икән бит.

Кызлар. Әбекәй, ачуланма инде, без тәртипле генә утырдык.Матур җырлар җырладык, бергәләшеп биедек,күңел ачтык.

Егетләр. Әйдәгез,егетләр-кызлар,кайтыйк инде,бүгенгә җитәр.

Бергә.Исән булыгыз,рәхмәт инде сезгә.Бик күңелле булды.Исән –сау торыгыз.

”Ай, илләре,илләре” җырын җырлап, кайтып китәләр.

Пәрдә төшә.

“Каз өмәсе” ннән соң аулак өй.

                                Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы –

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 

        Һәр халыкның үзенә генә хас йолалары, гадәтләре, бәйрәмнәре бар. Безнең татар халкында да күп алар.

        Татар халкы элек-электән күп итеп каз асрарга яраткан. Каз мамыгыннан тутырылган ястык-мендәрлар, һәр өйгә ямь биреп, хуҗаларның уңганлыгын күрсәтеп тора. Көннәр суыткач авылларда каз өмәләре башлана. Элек каз өмәсендә катнашу кызлар өчен дәрәҗә саналган, анда уңган кызларны гына чакырганнар. Хәтта кайбер кызлар: «Җиңги каз өмәсенә чакырсаң, урагыңны бушлай урып бирер идем», — дип, алдан ук әйтеп куя торган булганнар. Өмәдә кызлар осталыкларын, җитезлекләрен күрсәткәннәр. Яшьрәкләре алардан үрнәк алган. Кызлар җырлый-җырлый каз йолкыганнан соң, эчен-башын чистартып бетергәч, чишмәгә каз юарга киткәннәр. Аларны, гармуннар уйнап, егетләр озата барган. Каз юып кайткан кызларны кайнар чәй, каз мае белән Майланган тәбикмәк белән каршы алганнар.

Өмәгә килгән бала чага канат суерган. Соңыннан үзләре суерган каурыйларны юл буена чәчә барган. Шаян сүз, уен-көлке белән эш тиз эшләнгән.

Күргәнебезчә, каз өмәсе — авыл тормышының бер бизәге. Бу гадәтебез яшь буынга яңадан да әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә. Хәзер Түбән Аташ мәктәбе фольклор төркеменең «Канат су-еру» өмәсе бәйрәмен ничек үткәрүләре белән танышыйк.  (Ул районда  үткәрелгән фольклор бәйрәмендә I урынны алдык

Сәхнәгә татар милли киемнәрендә ике алып баручы (егет) чыга.

Хәерле көн, дуслар, хәерле кон!

1алып баручы.

Авылларда бүген Кызлар җыры.

 Тальян моңычыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп,

Кабат яңгырый иске көйләр дә.

Мамык кына,  гүя, очып куна    

Кызлар җыры, назы күңелгә.

 Иске йолаларны изге итеп,

 Муллык җыры

 Җиргә кителә.

2 алып баручы.

Каз канаты, канат суеру

Елларына бер була. 

Узе җырлы, үзе моңлы — 

Авыл шатлыкка тула.

1 алып баручы. 

Бүген бездә «Канат суеру»,

 «Канат суеру» бүген бездә. 

Канат суерырга килгәнкызлар,

Уңыш юлдаш булсын сезгә!

2 алып баручы. Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын!

(Пәрдә ачылганда кызлар чәй табыны артында утыра лар.  Чәй эчәләр. Хуҗабикә, кыстый-кыстый, аларга чәй ясый).

1   кыз.   ....апа,   тәбикмәгең бигрәк тәмле булган.

Хуҗабикэ. Рәхмәт, балалар! Кичә каз өмәсенә килгән кызлар да мактый-мактый ашаган иделәр.  Кыстатып тормагыз, туйганчы ашагыз. Балыннан, маеннан авыз итегез. Кая әле, кызым, сиңа чәй өстим.

2 кыз, Юк,...апа, мин туй дым, рәхмәт. (Башка балалар да рәхмәт әйтә-әйтә урыннарыннан кузгала.)

Хуҗабикэ.  Ярый,  балалар, Аллага тапшырып, эшне башлыйк алайса. Сез менә монда утырырсыз.   Менә  канатлар. Мамыгын каз оясына   салырсыз, каурыйларын монда салып барырсыз. (Табак куя). Алъяпкычлар кирәкмиме?

1 кыз. Юк, юк, үзебезнеке бар. Матурмы?!

Хуҗабикэ. Бигрәк матур. Уңган да инде үзегез. (Кызлар утыралар, эшне башлыйлар). Нигә тынып калдыгыз әле?

Каз канаты каурый-каурый,    ц

Хатлар язарга ярый. 

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу өмә нигә ярый?

Өй эчләре мамык кына,

Шатлык тулы өй эче.

Әй, өмәләр! Күңелләргә

Бәйрәм-гади йорт эше.

2. Каз канатын санасаң да,

Барыбер 3 кә тулмас.

Язын бәбкәләр уңмаса,

Көзен өмәләр булмас.

3. Каз канатын суерабыз,

Суерып ни кылабыз?!

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп,

Куңелне  юатабыз.

«Каз канаты» җыры. (Халык көе.)

Хужабикә. Каз өмәләренә бәйләп, халкыбызның бик куп сынамышлары, ырымнары бар бит әле!  

1 кыз. Әйе, шул.  Мендәр ишелсә, кунак килә.

2 кыз. Бепнең әни дә: «Каз канатын кешегә бирергә ярамый, кул китә, каз уңмый башлый», — ди.

3 кыз. Әйе, ә канат очын кисеп, сыпырып бирсәң, ярый, ди.

4 кыз. Кызлар, казны сатканда да теләсә кемгә сатмыйлар икән. Усал, саран кешегә бирсәң дә, каз уңмый башлый, ди. Әгәр урлап кайтсаң, казың   уңа.

5 кыз. Каз өмәсендә канат урларга тырышалар.

6 кыз. Әгәр без менә шулай шау-гөр килеп эшләсәк, киләсе    елга...апаның да казлары бик    уңачак.

Хужабикә.  Рәхмәт,  кызым, шулай булсын. (Гармун тавышы ишетелә).  

1 кыз. Кызлар, егетләр килә түгелме?

2_кыз ...апа, ата-бабадан калган йоланы эшләмичә ярамый, диләр. Егетләрне кертәбезме?      

3 кыз. Егетләр дә кертмәгәч, өмә буламыни ул?

4 кыз. ...апа,  кертик инде егетләрне.

Хуҗабикэ. Ата-баба йоласы бит, кертерсез инде.    

1  кыз. Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме? ^

Кызлар.   Түләтәбез,   түләтәбез!

2 кыз. Әйдәгез, кызлар, икешәр канат алыгыз, егетләргә сатарбыз.   Җебеп  тормагыз.   Акча  салмыйча,   канат  бирмәгез.

 Егетләр. (Сәхнә артында. «Наласа» көенә.)

 Тәрәзәдән карыйсыз ла,

Карап кемне таныйсыз?

Карап тилмереп торганчы,  

Ник чакырып алмыйсыз?      

 (Кызлар,  үзара пышылдашып,  бик җитди сөйләшеп   торалар да,  үзләре каршы җырлыйлар)

Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын

Ишекне бикләп куярбыз,

Шундый сүз булса тагын.  

1 егет.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрең.

Әй, сез, дуслар, кем тапкыр?    

Күрсәтсеннәр үзләрен.

(Егетләр мәкальне башлый, кызлар төгәлли).

— Каз канаты белән ... (кеше дусты белән көчле).

— Балалы коштан ... (җим артмый).

— Сандугач сайрап җиңәр... (карга кычкырып җиңәр).

— Кошның да ... (туган оясы була).

1 кыз. Ә хәзер табышмак әйтәм, җавабын таба алырсызмы? Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри.

— Каз бәбкәсе.

2 кыз. Башы— тарак, койрыгы —урак.

1 егет. Әтәч. Ә хәзер мин. Канаты бар, оча алмый. Аягы бар, йөзә алмый.

— Тавык.

3 кыз. — Ике кызыл багана, канатларын кагына.

— Каз.

1 кыз. — Кызлар, егетләр! Әйдәгез, берәр уен уйнап алыйк.

2 кыз. «Түбәтәй» уены. (Бию . көе уйнала. Бер егет, түбәтәен кулына тотып, биеп әйләнеп килә дә түбәтәй кулдан- кулга җибәрелә. Көй туктагач, түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә).

— Нинди җәза бирәбез?

— Әтәч булып кычкырсын.

— Юк, мәзәк сөйләсен. Ул мәзәкләрне күп белә.

Мәзәк. «Хуҗа һәм каза».

(Яңадан көй уйнала. Түбәтәй кулдан кулга — җибәрелә.)

— Нинди җәза бирәбез?

— Биесен, биесен.

[Егет бии башлый. «Әйдәгез, бергәләп биибез», ди. “4»ле биюе башлана.)

Егет (Ишекне шакый) Ник кертмисез инде?

Кыз. Ашыкма, ашка пешәрсең. Акчаларыгызны әзерләгез, берәм-берәм керерсез.

Егет.  Әссәламәгаләйкүм!

Кыз.  Егет, сиңа ни кирәк?

Егет. Пешкән симез кыз кирәк! Юк ла., симез каз кирәк!

Каз казанга төшмәгән,

Кызлар: Егет үзе пешмәгән.

(2 егет керә).

Кызлар. Егет сиңа ни кирәк?

2 егет. Каз, мамык, ястык кирәк! !

Кызлар. Казларыбыз мамыксыз,

Кызлар йоклый ястыксыз!

3 кыз. Егет, сиңа ни кирәк?    

3 егет. Ак каз канаты кирәк!

Кыз. Буш сүз сузма кызлар, кызларга акчаң кайда?

Егет. Акча бездә бер букча.    (Янчык белән акча күрсәтә.)

Кызлар. Канат сатам, канат сатам.

1 егет. Кая ул? Мин алам.

Кыз. Акчаң синең җитәрме? Үзең ничек, чибәрме?

Егет. Акчам  җитәр,   үзем чибәр. (Кызга акча бирә, канатны «сатып» ала.)

2 егет. Миңа да канат кирәк. (Күчтәнәчен күрсәтә. Бер кыз, оялып кына, канатын сата»,)

«Канат сату» җыры. (Мөхәммәт Муллануров сүзләре һәм көе.) Җырлаганда төрле бию хәрәкәтләре башкарыла.    

Хуҗабикэ. Кызлар, канатларны сыдырып бетерик инде. Егетләр дә булышыр. (Әйдәгез, әйдәгез, дип утырышалар).

1 кыз. Табышмаклар да әйтештек, биеп тә алдык. Әйдәгез, хәзер...     апаның     мөнәҗәт әйтүен сорыйк.

2 кыз. Чыннан да,   ...апа, әйтеп күрсәтегез әле.

Хуҗабикэ. Булдыра алырмынмы икән соң?

Балалар. Булдырырсыз.

Хуҗабикэ. Ярый, алайса, әйтеп карыйм.    

Мөнәҗәт.

Мөнәҗәтләр укыйм әле,

Тыңласагыз куңел салып.

Узган гомерләрне уйлап,

Утырам хәйранга калып.

Бу агачлар бөгелә икән,

ботаклары кая икән?

Бу агачлар минем кебек

Сагынып саргая микән?

Бу агачның яфракларын

 салкын җилләр коя микән?

Минем йөземнең нурларын сагынулар җуя микән?

3 кыз. Бигрәк моңлы мөнәҗәт икән.

Хуҗабикэ. Рәхмәт, балам.

4кыз.  Канат та, канат, дибез. Безнең бит «Каз канаты» биюебез дә бар. Шуны башкарып алыйк әле.

4 кыз бии. (Кызларның кулларында канат).

5 кыз.  Кызлар, егетләр! Каурыйларны җыеп бетерик, әйдәгез.

Хуҗабикә.  И-и, бигрәк куп суердыгыз! Тагын бер мендәрлек булды. Әйдәгез, хәзер чәйләп алырбыз.

1 кыз. Юк, апа! Хәзер Күәш буена каурый сибәргә төшәбез.

 — Төшәбез, төшәбез!

Егетләр.   Казларыгыз   күп булсын!

Кызлар. Казларыгыз симез булсын!

Җыр. "Каз өмәсе» (Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА сүзләре. Гөлсинә ГӘРӘЕВА көе. I

Канат сибә-сибә сәхнәдән чыгалар. Хуҗабикэ канатларын җыештырып, икенче якка чыга.

ӘДӘБИЯТ.

1 «Балалар җырлый». «Мәгърифәт» китап нәшрияты, Чаллы, 1995 ел. Җыентыкны төзүче Гөлсинә ГӘРӘЕВА.

2. Бәетләр, мөнәҗәтләр. — Казан: Мәгариф, 2000 ел. 142 бит.

3. Журнал. «Мәгариф» №10, 1994 ел, 54 бит.

4. Нәҗибә САФИНА. «Каз өмәсе» шигыре.

5. Кәрим ТИНЧУРЙН. «Сүнмәс йолдызлар» драмасы.

Җырлар сүзләре:

Каз өмәсе

Гөлсинә ГӘРӘЕВА көе.

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА сүзләре.

Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

 Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Җырлап-биеп калыгыз.

Кушымта.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән гадәт—

Татарның каз өмәсе.

Каз мамыгы яшь киленгә

Түшәк, ястык, юрганга.

 И, Ходаем, насыйп итсен

Үзе кебек булганга.

Кущымта,

Юл аягы — каз коймагы,

Сыйлансаң суык тимәс.

Өмәләрдә йөргән кеше

Кайгы-хәсрәт күрмәс.

 Кушымта.

Канат сату

Мөхәммәт    МУЛЛАНУРОВ сүзләре һәм көе.

Барысы бергә:

Канат сату - кызык уен:

Каз өмәсендә була.

Таныштыра, дуслаштыра,

Яшьләрне иске йола.

Кызлар:

Саткан канаткаем ап-ак,

Тап кунмасын гомергә.

Гел ак булсын, гел пакьбулсын,

Сафлык бирсен күңелгә. (Кызлар егетләргә каз канатларын бирәләр.)

Егетләр: Синдә — канат,

миндә — канат

Ике канат пар булсын!

Канат саткан чибәркәем

 Мәңгелеккә яр булсын!

Бергә:

Каз канатыкаурыеннан

Ясарбыз әле каләм.

Ерак җирләргә очсак та,

Язарбыз, дуслар, сәлам.

"АУЛАК   ӨЙ"    КИЧӘСЕ

Катнашалар: Факиһә, Хәбибрахман, яшь гаилә (ир, хатын, бала), алып баручы, Хәмдебану әби, күрше әби, Йолдыз, Энҗе, Гөлнара, егетләр һәм кызлар.

Кичәне җиһазлау:

1. Мәҗлес залының ишек өстенә һәм ишегенә матур  итеп мондый сүзләр язылган:

"Аулак өйгә рәхим итегез!"

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк нәммәбезгә дә!

2.  Сәхнәнең түрендә  мондый сүзләр:

Каз өмәсендә уеннар

Төрле була, куп була.

Аулак өйсез каз өмәсе.

Булмаган да күк була.

Каз өмәсе күренешләре төшерелгән рәсемнәр ясалган: Каз йолку, су буена каурый сибү һ.б.

3.       Сәхнә       авыл       өе       кебек  җиһазланган: уң якта ишек, эскәмия; сул   ягында   2   тәрәзә,   тәрәзәдә   ак пәрдәләр,   тәрәзә   төбендә   чәчәкләр. Тәрәзә      кырыенда      өстәл,     өстәлгә шакмаклы   руккан   ашъяулык   җәелгән, өстәлдә җиз зур самовар, җиз подноста чәйнек,   чынаяклар,   агач   коштабакта коймак        өеме.     Түрдә сәке. Сәкедә, эскәмиядә,   идәндә   суккан   паласлар. Сәкенең   бер   башында   эре   чәчәкле сатин   тышлы   мендәр-ястыклар   өеме, икенче    башта    каз    канатлары һәм каурыйлары, Тәрәзә араларына, көзге башына, стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Кичә   башланыр   алдыннан   бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул чана өстери, чанага ике капчык салынып, аларның берсенә "он", берсенә "шикәр" дип язылган.

Факиһә, янган-пешкән, "уф" дип капчыкка   утыра.

Факиһә. Уф! Туйдым "бу дөньясыннан. Беренче число җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Мин дә ир белән торам дип яшим инде.

Ходаем, кара әле, Торна Касыйм да үзенең Разиясы белән татар гимназиясенә аулак өй бәйрәменә киттеләр. Безнекенә-ә бернәрсә дә кирәкми. Автонормаль өч ай акча түләми, түләмәсә, барыбер ачка үлми. Өч ай макарон ашый да битенә гәҗит каплап йоклый. Тагы йоклыйдыр әле. (Кычкыра.) Хабибрахман дим, Хабибрахман! (Хәбибрахман ванна халатыннан, сөлге тотып  килеп  чыга)

Хабибрахман. Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Бүрегеңне салдыралар дип торам.

Факиһә. (Төче      теллеләнеп.)      Хабибрахман, Хабибрахманчик, җаным. Әйдә без дә барыйк әле аулак өй бәйрәменә.

Хабибрахман. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә син генә бар. Берни дә булмас. Юк-юк, бармыйм. Беренчедән, бүген   "Хозяйка судьбы", "Кармелита", "Бандитский Петербург". Юк, кыстама юк белән.

Факиһә.

Хабибрахманчик, дим, барыйк инде. Үзебезне кешегә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән ким мени, валлаһи? Әтәч Шәфый да хатыны белән шунда   киттеләр.

Хабибрахман. (Җиңелеп диярлек.) Хабибрахманчик имеш. Ө өскә ничек? Нәрсә киябез?

Факиһә. (Шатланып.) Барабыз, әйеме, йөрәк маем. Киенә тор, мин хәзер. (Чыгып китә.) Хабибрахман. (Башын кашып.) Белмим шул, ничек булыр икән. Минем үземнең дә бик барасым килә, бер күрәсем килә килүен. Татар гимназиясен, директорын бик мактыйлар. Малаема да бик ошый мәктәплә-оенлә.   Әллә   барыйк микән? Соң минем  Әтәч  Шэфыйдан  кайсы  җиремким? (Көзгедән үзен карап, чәчләрен сыпыра, масаеп баш, күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә.)

Траттатам, траттатсш

Буген мәктәпкә барам.

Траттатам. Траттатам

 Директорларын курәм.

Траттатам, траттатам

Хатынның күңелен курәм.

(Шул вакыт Факиһә чыга.)

Факиһә.

Чү!'Чү! Җаным, бу нишләвең?

Хабибрахман: (Хатынын килеп култыклый.) Киттек, җаным, аулак өй бәйрәменә. (Чыгып китәләр һәм өсләрен алыштырып, кире өйләнеп   керәләр.)

Икесе. (Алып   баручыга)   Исәнмесез,   соңга калмадыкмы?  

Алып баручы. Исәнмесез! Узыгыз, рәхим итегез! (Бар кешегә мөрәҗәгать итеп.) Ягез, туганнар, җыелып беттек, ахрысы. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Хәерле көн!... (Шул вакыт ишек шакыйлар.) Ишектән яшь бер гаилә керә. Алар заманча, шәһәрчә киенгән. Коляскада 3-4 яшьлек малайны утыртып керәләр.

Яшь әни. Уф, слава богу, җитештек, (иренә) Ә син переживал.

Яшь әти. Че, че, мин не переживал. Просто татарча җырлар ишетәсем, кушылып җырлыйсым килгән иде.

Яшь әни. Әйе шул. Менә үзебез на половину татарча, на половину русча сөйләшеп, татар телен оныта яздык. Ә шулай да туган тел йөрәккә якын. Менә бәләкәчебезне кечкенәдән үк татарчага өйрәнеп үссен   әле дип йөрибез.

Яшь әти.  Әйе-әйе.       Сезнең       аулак       өй бәйрәмендә катнашырга мөмкинме?

Алып баручы. Мөмкин, рәхим итеп утырыгыз. (Яшь гаилә уза.) Шулай итеп, бәйрәмебезне башлыйбыз.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар! Хәерле кич! "Аулак өй" кичәсенә рәхим  итегез! (Ике егетһәм ике кыз Айдар Хәлимнең шигырен сөйлиләр)

Ут сәхнәдә генә яна. Залда караңгы. Сәхнә артында акрын гына "Каз канаты" көе яңгырый. Пәрдә ачылганда эскәмиядә, сәке читендә унлап кыз милли киемнәр киенеп,

кул эше эшләп утыралар (Кулъяулык, сөлге чигәләр; бияләй бәй пиләр;

бер-ничәсе каурый сыдырып утыра.)

(Кызлар "Каз   канаты"   җырын җырлыйлар, кул  эшләрен   эшлиләр.)

Каз канаты кат —кат була,

Ир канаты ат була;

Чит җирләрдә йөргән чакта,

Бик сагынган чак була.

Каз канаты кат кат була,

Ир канаты ат була;

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Туган җирең ят була

Каз канаты каурый-каурый

Хатлар язарга ярый

Уйнамагач та, көлмәгәч

Бу дөнья нигә ярый.

 Ишектән 2  карчык  керәләр.

1 нче әби.

Әйдә, уз. Түрдән уз әле, күршекәем. Менә каз  коймагы авыз итәрсең

2 нче әби. Ай-ай, Хәмдебану абыстай, синең каз түшкәләреңне карап кердем әле. Нәрсә генә ашатып, ул казларны болай симертттег;? Берсеннән берсе зурлар, симезләр, чиста йолкынганнар. Хан табынына куйсаң да    йөзең     кызарырлык түгел. Ничә баш иде үзләре?

1 нче әби. 26 баш иде. Бик уңдым шул быел казлардан. Хәзерге яшьләр дә бик җитезләр бит. Кай арада шундый күп казны йолкып та бетерделәр, су буеннан юып та алып менделәр!

2 нче әби. Мин дә беркөн өмә үткәргән идем әле. Әййй, Әхәтләр кызының сылулыгына, уңганлыгыча исләр китте инде! Безнең Салихны әртәм әле, башына тай типмәсә, әнә шул кызны кәләшкә сайларга тиеш тә бит, ходай ни язгандыр инде...

1 нче әби. Әйе шул, бик пар килгәннәр. Әгәр яшьләр бер-беренә ошаса, яучы булып үзем барырмын, алла теләсә. Әхәтләр безнең кардәшләр бит.

Рәхмәт яусын яхшы сүзенә, бик әйбәт булыр иде.

(Шулвакыт йөгереп   Энҗе белән Йолдыз керәләр.)

Энҗе. Исәннәрмесез? Хәмдебану әби, җаным, егетләр дә  килделәр. Ата-бабадан калган йоланы эшләмичә ярамый, диләр. Кызлар да кичкә егетләр кертмичә моннан чыгу юк, диләр. Егетләр дә кертмичә, каз өмәсе буламыни ул?

Хәмдебану әби ; (Йолдызга карап): Соң, бәбкәм, ни эшлик?

Йолдыз. Әби, кертик инде, кертмәсәк, кызлар да үпкәләрләр. Әбием, бәгырем, ризалаш инде.

Хәмдебану әби. Болай нык сорагач, ата-баба йоласын бозып булмас.   Кертерсез.

Энҗе. Менә рәхмәт, Хәмдебану әби, бик рәхмәт. Әйдә, Йолдыз, кызлардан сөенечен алыйк. (Чыга башлыйлар.)

Хәмдебану аби. Мин күршедә булырмын. Соңга калсам, юньле генә утырыгыз: ярамаган эшләрегез булмасын.

Йолдыз. Ярый, ярый, әби.

Энҗе. Ярый, борчылма, әби. Мулла кызлары шикелле инсафлы булырбыз. Тыныч   бул!

2 нче әби. Әйдә, күршекәем, безгә. Яшьләр үзләре генә утырсыннар. (Әбиләр чыгып китәләр.)

Энҗе. Кызлар!   Егетләр   кергәнче,   бераз   өйне җыештырып алыйк әле.

Бар да. Әйдәгез! Әйдәгез! (Кайсы нәрсә эшли.)

Энҗе. Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме?

Кызлар.  Түләтәбез! Түләтәбез!

Ләйсән. Кая, сөлгеләр әзерләргә кирәк. (Сөлге ишәләр.) Никадәр ныграк суксаң, шулкадәр, егетләрнең күңеле була. Я, кызлар һәркайсыгыз үзегезгә канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (Кызлар 2шәр канат алалар.)

Йолдыз. (тәрәзәдән карап) Егетләр киләләр, егетләр! (Ыгы-зыгы башлана. Еракта егетләрнең "Уфа-чиләбе" җыры ишетелә.)

1 .Биючеләр бииләр дә бии белмим димиләр.

Бииләр дә, бииләр бию көе килми димиләр.

2. Бас әле, бас эзенә дә күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп бара аның баскан эзенә.

3. Биюченең итәге бии-бии кыскара.

 Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара.

Кушымта: Уфа, Чиләбе, ңешә кура җиләге.

Энҗе. Я, кызлар, урыннарыгызда булыгыз. Әйдә, Йолдыз,  (Ишекне ябып, тотып торалар.)

Егетләр. (Ишек янында җырлыйлар).

Каз канаты кат-кат була

Ир канаты ат була.

Җаның сөйгән яр алдында

Җанга рәхәтлек була.

Кызлар.

Каз канаты кат-кат була,

Каз канаты ак була.

Бусага ялын түләгән

Хөрмәтле кунак була.

Егетлар. (Шау-шулап    ишеккә    ябырылып).    Кызлар, нигә    кертмисез    инде,  ачыгыз! Энҗе. Ач булсагыз, ашап килегез! (Көлешәләр.)

Егетләр. Ачыгыз тизрәк!

Энҗе. Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм генә керегез! (Әүвәлгеләр һәм беренче егет.)

Ильшат. Әссалемегаләйкем! Кызларыгыз симез булсын! (Кызлар сөлге белән кыйныйлар.)

Кызлар. Кызларыбыз симез булсынмы, мә ал. (Кыйныйлар.)

Ильшат. Юк ла, казларыгыз симез булсын! Кызларыгыз сылу булсын!

Энҗе.

Сиңа, егет,   ни кирәк?

Ильшат. Кара канлы кыз кирәк.

Энҗе. Ни эшкә соң ул кирәк?

Ильшат. Әнигә килен кирәк.

Энҗе. Канат сатам, канат сатам!

Ильшат. Мин алам,  мин алам!

Энҗе. Акчаң җитәрме? Үзең чибәрме?

Ильшат. Акчам тулы өй асты,  үзем албасты.

Кызлар. Ха - ха - ха! (Егет Энҗене кочакламакчы була.)

Энҗе. Кагылма миңа, исәр! Кайда бусага ялың?

Ильшат. Мә, ал. (Янчыкны югары күтәрә, Энҗе үрелеп ала.)

Энҗе. Кер, кал.   (Канат бирә).

Ранис керә.

Гөлнара. Чү, чү, бусага ялың кая? Сиңа, егет, ни кирәк?

Ранис. Миңа нечкә бил кирәк!

Гөлнара. Ни эшкә соң ул кирәк?

Ранис. Ансыз яна  яшь йөрәк.

Гөлнара. Егет,  сиңа  ни  кирәк?  

Ранис. Канатлы яшь кыз кирәк.

Гөлнара. Канат хакы йөз  алтын.

Ранис. Ала алган, алсын! (Янчыгын югары күтәрә. Гөлнара үрелеп ала, канат бирә. Парлап эскәмиягә барып   утыралар.)

Ишектән Руслан  күренә. Казларыгыз симез  булсын,  кызлар!

Кызлар. Казларыбыз симез,   үзебез игез!

Руслан. Игезлектән  йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр, бикә булып түрдә утырыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәяр,  көз  мунча  ягар.

Алсу. Егет,   сиңа  ни   кирәк?

Руслан. Каз — мамык ястык  кирәк.

Алсу. Казларыбыз мамыксыз, Кызлар йоклый ястыксыз.

Кызлар. Шуны  да  белмәгәч,   йөрмә  монда  вакытсыз! (Сөлге  белән  кыйныйлар.)' - Руслан. Ай- ай - ай!   Казларыгыз    кыз,  кызларыгыз каз.... ( кызлар сөлге белән    кыйныйлар:   Алаймы? Алаймы?)

Алсу. Канат сатам,   кем   ала?

Руслан. Мин алам!

Алсу. Үзең чибәрме,   акчаң  җитәрме?

Руслан. Үзем чибәр, акчам җитәр. Тот янчыкны.

 Алсу. Ярый, кал. (Янчыкны ала,   канат бирә.)

Кызлар. Канат сатам, канат сатам!

Динар. Кызлар, илчегә үлем юк. Менә егетләрдән сезгә, бусага ялын алыгыз. Тамагыгызга ут булып керсен. (Кесәсеннән чуклы конфетлар, чикләвекләр бирә.)

Кызлар. Канат хакы  йөз   алтын!

Динар. Үзеңдә калсын. (Китәргә борыла).

Йолдыз. Чын егет   булса   калсын! (Шулвакыт калга егетләр дә  шаулашып, гармун   уйнап керәләр.) Бергәләп   җырлыйлар.

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар лзапга ярый;

Уйнам,агач та көлмәгәч.

Ву дөньх нигә ярый.

(Кызлар,  егетләр эскәмияләргә утырышалар,   кызлар   кабат   кул   эшенә тотыналар.) Егетләр     җырлыйлар. "Талы, талы "җыры

 1.Тал әйләнә, тал әйләнә,

Талга ефәк бәйләнә.

Күргәнче сүзем күп була,

Күргәч, телләр бәйләнә.

2. Тал-тирәкләр утыртканар

Агыйдел читләренә.

Алсу алча суы тамган

Дусларның битләренә.

3. Былбыл булсам бакчаларда,

Бер тирәк сайлатр идем.

Шул тирәктә сезне мактап,

Иртә-кич сайрар идем.

Кушымта: Талы, талы

Тагы бөгелеп тора.

Тагын бер күрәсем килә,

Үзәк өзелеп тора.

(Һәрберсе    назлап    кына    үз    парларын эшләрен алып, сәкегә куялар. Кызлар кулъяулыкларын, бияләйләрен егетләргә бүләк итәләр. Егетләр бик шатланып тотып карап, кесәләренә салалар. Каршы бүләк бирәләр: иннек, ислемай, исле сабын, билле прәнник, чуклы конфет ь. б.)

Энҗе. Әйдәгез,  бераз уйнап  алыйк эле!

Бар да. Әйдәгез!  Нинди уен  уйныйбыз?  

Егетләр. Арка сугыш!

Кызлар. Йөзек  салыш!

Йолдыз. Әйдәгез, йөзек салыш уйныйбыз! (Шәп кенә салып чыга.) Йөзек кемдә, сикереп чык! (Йөзекле кызны егетләр жибәрмиләр.)

Йолдыз. Динарага нинди  җәза  бирәбез?

Бар да.   Биесен!   Юк, җырласын!

Динара. Ярар инде, җырлармын.

(Шулай ук тагын 2 кешегә   җәза   бирәләр ( "Сөекле кызына ун назлы сүз әйт". "Башыңны  түшәмгә тидер").

Айгөл. Кызлар,    аяклар    тыпырдап тора,  әйдәгез  әле  бер  биеп  тә  алыйк! (Күмәк бию түгәрәк эчендә)

Егетләр. Әй, кызлар!  Без  сезгә  багышлап, бер җыр җырламакчы идек,   рөхсәтме? Кызлар. Җырлагыз! Җырлагыз!

(Егетләр "Наласа" җырын җырлыйлар.)

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында.

Йөрәгемә утлар яктын –

Янам мин ялкынында.

Төнбоеклы тирән күлдә

Тезлеп йөзә аккошлар.

Үсеп җиткәч, чит җирләрдә

Йөртә безне язмышлар.

Бала чагым гөрләп үтте

Наласа кырларында.

Сагынуларым, сагышларым

Бу моңлы җырларымда.

Кызлар. Ай, рәхмәт, егетләр! Бик шәп җырладыгыз.

Йолдыз. Егетләр, кызлар! Күз бәйләш уйныйбызмы?

Бар да. Уйныйбыз!

(Уенда катнашучылардан бер кешенең күзен бәйлиләр. Моңа берсе дә риза булмаса, сөлге алып тотышалар. Кемнең кулы өскә чыкса, шул кешенең күзе бәйләнә. Күзе бәйләнгән кешенең каршына берәүне чыгарып бастыралар да җырлый башлыйлар:

Чибәр егет, ныклап уйла

Алдыңда кем торганын;

Ялгышмыйча әйтеп кара

Исеме кем булганын.

Җырдан сон егет үзе сайлаган кызның исемен әйтә. Әгәр дөрес әйтсә, шул исеме әйтелгән кызның күзен бәйлиләр. Дөрес әйтмәсә, яңа жыр башлап, белгәнче кешеләрне алмаштыра баралар. (Уен   шау-шу белән бик  тиз бара.)

Гөлнара. Әйдәгез әле, бергәләп бер уйнап та алыйк. (Уен жыры "Чума үрдәк, чума каз"ны басып җырлыйлар.)

Хәмдебану әби. (Ишектән сөйләнә-сөйләнә керә.) Я, балалар, күңелле генә утырдыгызмы?

Егетләр (Итәгатьле   генә   кул   биреп   исәнләшәләр). Нихәл,  әби? Исәнлекләр ничек? Хәмдебану әби. Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, әкрен генә йөрим әле. (Йолдызга карап.) Йолдыз, балам, әле сез чәй дә эчмәгәнсез, коймак та ашамагансыз икән. Бар да суынып беткән. Йолдыз, әйдә, син  самоварны шаулатып җибәр, ә мин коймакларлы җылытыйм. (Самовар, коймакларны алып чыгып китәләр.)

Пәрдә ябыла.Пәрдә артында җыр ишетелә. "Яңгырасын безнең моңнар". (Егетләр, кызлар бергәләп җырлыйлар).

  1. Туганнар, дуслар җыелган

Халык моңын тыңларга.

Кушыгыгыз безнең белән

Бергәләшеп җырларга.

Яңгырасын безнең моңнар

Яланнарда, кырларда.

Кушылыгыз безнең белән

Бергәләшеп җырларга.

  1. Туган илем, газиз җирем,

Мин өзелеп яратам.

Илем турында җырларны

Мин халкыма таратам.

"Аулак өй''  кичәсе шуның белән тәмамлана.        

“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да ”

(җырлы - биюле тамаша)

 

Муллагалиева Альбина Закариевна -  тәрбияче.

     

Болында кызлар, малайлар уйнап йөри. Кызлар җиләк, чәчкә җыялар. Кошлар сайравы ишетелә.

Кыз. Кызлар, егетләр күрегез әле,

Без бик матур болында.

Нинди соклангыч урын,

Чәчәкләр бик матур монда.

Малай. Төрле-төрле күбәләкләр,

Монда куышып уйныйлар,

Бергәләшеп уйный-уйный,

Ничек кенә туймыйлар.

Кыз. Әллә күпме матур чәчәк,

Әллә бәйләм ясыйкмы?

Чәчәкләр белән бергәләп

Әллә бәйрәм ясыйкмы?

Малай. Алсу гөлләргә күмелгән

Безнең тирә-як.

Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл

Безнең балачак.

Кыз. Без җырлаган дәртле җырлар

Истә калачак.

Дәртле җырлар төсле дәртле Безнең балачак.

Малай. - Әйдәгез, бергәләп "Күрсәт әле үскәнем " уенын уйнап алабыз.

-Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем,

Гөлләр ничек үсәләр?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай гөлләр үсәләр.

-Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек печән чабалар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай печән чабалар.

-Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек күңел ачалар?

-Менә шулай, менә шулай,

Биеп күңел ачалар.

Малай. -Әй,малайлар,кызлар! Бабакай туган көнемә кәләпүш алып бирде, күрмисездә!

(Балалар кәләпүшен мактыйлар)

Кыз. - Бигрәк матур булган!

Малай. -Ялтырап тора үзе!

Малай.     - Без кәләпүш турында җыр беләбез, бергәләп җырлыйбызмы, малайлар? - Әйдәгез, әйдәгез. "Кәләпүшем, кәләпүш " җыры.

Кыз. - Капма-каршы такмаклар җырлап алыйк әле.

Малайлар: Безнең артта тал-куак,

Тармаклары бик тә вак.

Юк-бар сүзгә үпкәләмә,

Зинһар, җаным, көлеп бак.

Кызлар:   Олы урам егетенең

Билендә сары каеш,

Бу урамда мин генә дип,

Йөри ул, понимаешь.

Малайлар: Аклы ситса күлмәгеңне

Әллә сабынладыңмы?

Салкын-салкын сөйләшәсең,

Әллә сагынмадыңмы?

Кызлар:   Ак самавырның борынын

Бормый торыгыз әле,

Беләсегез килә икән,

Белми торыгыз әле.

Малай.     Без биебез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Без башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып. Татар биюе (парлы)

Кыз.        Апам-анам уйнаган,

Уйнап һич тә туймаган.

Без дә уйнап калыйк әле,

Балачак бит узмаган.

Малай.     - Әйдәгез, "Йөзек салыш " уенын уйнап алабыз. Мин алып баручы булам.

-Кемдә йөзек, йөгереп чык!

-Нинди җәза бирәбез?

Кыз. Табышмак әйтсен.

Малай.     Берсе сөйли,

Икесе тыңлый,

Икәве карап тора. (тел,колак,күзләр)

Ашамый-эчми, Көне-төне эшлп.(сәгать)

Кыз. Җырласын.

Кыз. - Кызлар, әйдәгез бергәләп җырлыйбыз.

"Минем әтием- гармунчы " җыры.

Малай. Бигрәк матур җырладыгыз.

Кыз. - Альберт,,берәр сүрә укып ишеттер әле.

(Сүрә укыла)

Малай. Әтәч булып кычкырсын.

Кыз. Такмак әйтсен.

 Малай.     Әтитәм, бәтитәм,

Бәрәңге жарить итәм.

Миңа бишле куймасагыз

Мәктәптән кайтып китәм.

Кыз. - Ильдар, берәр табышмак әйт әле, безгә?

Малай.    Яз килсә-киенә,

Көз килсә-чишенә.(агач)

Кыз. - Алдавыч әйтсен.

Малай.     - Кигәвен, - диген.

-Кигәвен.

-Мин булырмын киявең. -Пәрәмәч,- диген. -Пәрәмәч.

-Ике күзең тәгәрмәч.

Татар кызлары биюе.

Кыз.        Менә нинди безнең кызлар,

Бигрәк гүзәл йолдызлар.

Күз дә тияр димиләр,

Шундый матур бииләр.

Малай.     Бәйрәм ясап йөрдек без,

Уйнадык без, көлдек без.

Ата-бабаларыбызның йоласын

Искә төшереп үттек без.

Кыз. - Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергә "Туган тел" җырын җырлыйбыз. Ул әби-бабаларыбыз рухына дога булып ирешсен.

Малай. - Уйнап арыдык, вакыт та соң. Әниләр көтә торгандыр, кайтыйк инде. (Балалар сәхнәдән җырлый-җырлый чыгып китәләр).

Яшьнәп торсын яшь йерәк!

Ахметова Зәмирә Мирхәт кызы –

9 нчы сыйныф җитәкчесе

Катнашалар: Зөлхәбирә, Сания, Бибкәй, Зифа, Гәлсем, Самат, Җәмил, Шомбай, Кызлар, егетләр.

Уртача байлыктагы әй эче, тәрәзэгә сөлге, стенага чигешлэр эленгән, сәке-эскәмияләрдә, өй тутырып, аулак өйгә килгән кызлар кайсы чигу чигә, кайсы йон эрли, кайсы бәйләм бәйләп җыр суза.

Сания. Ягез әле, япь-яшь башыгыз белән хәсрәт сөреме чәчеп утырмагыз. Кайгы кургәнегез бармы сон, эле сезнең, хәсрәтләр?

Бибкәй. Әй, Сания апа, матур гына җырлап утырганда, кеше кәефен бозарга оста да инде син, алай иткәнче бәлешеңне карар идең!

Кызлар. Әйе шул.

Зөлхәбирә (атылып йөгереп чыга). «Яраткан да ябышкан», кызлар!

Сания. Ай, Ходаем, нәрсә булган, бәлешемнең төбе ябышканмы әлле?

Кызлар. Кем ябышкан, кемгә ябышкан?

Зөлхәбирә. Табышмак әйтәм бит, я табыгыз: «Яраткан да ябышкан». Нәрсә ул?

Зифа. Апуштыр ул. Зөлхәбирәне яраткан да ябышкан.

Зөлхәбирә (кистереп). Апушка да ябышкан.

Гөлсем. Анысы син узең

Зөлхәбирә. Көлмәгез, көлмә. Миңа да ябышкан ул, сиңа да ябышкан...

Зифа. Сезгә генә ябышалар инде, менә мин, тыйнак булгач, берәу дә ябышмый.

Зөлхәбирә. Сиңа да ябышкан ул, әнә Сания апага да ябышкан.

Кызлар. Юк-юк. Алай булгач, ул кеше тугелдер. Киемдер ул. Кием һәркемдә дә бар ич.

Зөлхәбирә. Киемгә дә ябышкан.

Кызлар. Тигәнәк.

Зөлхәбирә. Тигәнәккә дә ябышкан. Хәтта ябышканга да ябышкан!

Зифа. Алай булгач, без белә торган нәрсә булмады инде. Бирелик кызлар, әйтсен үзе.

Кызлар. Биреләбез, биреләбез, әйт узең!

Зөлхәбирә. Кайсы каланы бирәсез, әйтәм!

Бибкәй. Минзәлә каласын ал, әйдә.

Зөлхәбирә. Юк, юк, Минзәләнең калалыгы, аның белән нәрсә эшлим?

Гөлсем. Әйдә, алайса, Бохара каласын бирәбез.

Кызлар. Бирәбезме?

Кызлар. Алсын, алсын, бөтен Бохаралары белән узенә алсын.

Зөлхәбирә. Бохара каласына әйтәм.

Кызлар. Я, я?

Зөлхәбирә. Исем!

Кызлар. Исем? Ничек? (Нык аптырау.)

Зөлхәбирә. Ничек булсын, исемсез әйбер юк ич. Исем бар нәрсәгә дә ябышкан.

Зифа. Ә-әй, әйтим генэ дигән идем, исемә килмәде шул, каһәр. Менә мин узенә бер башваткыч әйтим әле.

Кызлар. Әйдә әле, Зифа апа.

Зифа. Сыерныц ятканда иң беренче кай җире җиргә тия?

Кызлар төрлечә җаваплар әйтеп карыйлар, җаваплары туры килми.

Зифа. Белмәдегез, ионы жиргә тия.

Зөлхәбирә. Җәзана әзерлән. Икенче сорау. Аш пешергәндә иң башта нәрсә салалар? (күз.) Өченче сорау. Дөньяда иң тиз нәрсә йөри? (Уй.) Кызлар, Зөлхәбирәгә нинди җәза бирәбез? Белмәде бит.

Кызлар. Биесен.

Зөлхәбирә «Әпипә» көенә бии.

Сания. Шул башваткычларыгыз белән башны катырмагыз эле. Аларны йокларга яткач кына әйтешәләр, әллә рәтле уен беткәнме?

Гөлсем. Алайса, «йөзек салышлы».

Сания. Юк, юк, әйдәгез, «Без-без идек»не.

Бергә уен башлана.

Күмәкләп. Без, без, без идек, без унике кыз идек. Бер тактага тезелдек. Базга төштек, бал ашадык, келәткә кердек, май ашадык. Тан, атканчы юк булдык. Кап та коп, Якубым, авызыңны ач та йом. (Арада берсе көлдерергә тырышып йөри. Зөлхәбирәнед кытыклавына тузә алмыйча, Бибкәй көлеп җибәрә.)

Берсе. Авызын ачкан очен нинди җәэза бирик?

Кызлар. — Биесен!

  • Узенә кемне яр итуен сөйләсен!
  • Юк, юк, яңа откан җырын җырласын!

Бибкәй җыр башлый, кызлар кушыла, ике кыз шул көйгә

бии башлый. Уен матур гына барганда,

урамнан егетләр сызгыра.

Бер  кыз. Егетләр килә! (Утны киметә төшәләр.)

Тальян гармунга кушылып «Баламишкин» көенә егетлэр җыр башлый.

Егетләр. Әйттерикме, типтерикме, Баламишкин көенә, Сулар кичеп, диңгез үтеп, килеп җиттек өенә.

Кызлар.

Аргы урамнан килдеңме, бирге урамнан килдеңме, Без сагынганны белдеңме, узең сагынып килденме?

Егетләр.

Аргы урамнан килмәдек, бирге урамнан килдек без, Сез сагынганны белмәдек, узебез сагынып килдек без.

Бергә.

Егет илнең былбылы, кызлар былбылның гөле,

Гөл былбылын, былбыл гөлен сагынгандыр, билгеле.

Егетләр.

Кызлар кия кызыл яулык, без киябез француз,

Без исән-сау килеп җиттек, сез ни хәэлдә торасыз?

Кызлар.

Су буенда куаклар, асыл кошлар кунаклар, Сагынучылар интекмәсен, хуш килдегез, кунаклар!

Самат. A-ha, ялт итте, чибәр эйттеләр, значит, алар безне көтә, сөя. Ягез, ягез әле, егетләр, бездэн дә ялтыр җавап кирәк.

Егетләр (урамнан). Ал кирәкме?

Кызлар. Гөл кирәк.

Егетләэр. Мин кирәкме?

Кызлар. Син кирәк.

Егетләр. Сезнең кебек кызлар кирәк.

Кызлар. Безнең егетләр зирәк.

Бергә. Сирәк-мирәк шулай кирәк, яшьнәп торсын яшь йерәк!

Бер   егет. Ягез инде, кызлар, ишекне ачыгыз!

Бибкәй. Ач булсаң туеп кил, бер янчык акча алып кил!

Җәмил. Бездә акча бер букча.

Гөлсем. Ишек бавы бер алтын, безнең кызлар мең алтын.

Егетләр. Ачыгыз!

Кызлар. Теләгегез нәрсә?

Егетләр. Хәмдия, Бибкәй, Зөлхәбирә ... дигән яр!

Кызлар. Буләгегез нәрсә?

Егетләр. Бар да бар!

Бер   кыз. Ишекне ачабызмы? (Киңәшләшәләр.)

Ачыйк, дигән фикергә киләләр. Ишекне ачалар, егетләр керә.

Самат. Әссәламегаләйкем, кара кашлар, карлыгачлар?     (Кызлар дәшмәгәч.) Әллә безне бер дә сагынмадыгызмы? Бибкәй. Сагынып уләбез инде, Самат агай.

Самат. Бигрәк тә Бибкәй сагынгандыр инде.

 Бибкәй. Илапи, гомеремдә бер курмәсәм дә укенмим.

Самат. Ай-һай, яучы жибәрергә йөри идем, болай булгач, жибәрмим инде, бик ачы телле икәнсең.

Әй, җан кисәгем, багалмам.        Кич кунарга чакырсаң да,

Бик сагындым кузалмам,        Упкәләмә, бара алмам.

Көлеш.

Шомбай. Әй, бетмәде инде терткәләшүегез! Әйдәгез, «сукыр тәкәле» уйныйк.

Гөлсем. Юк, «йөзек салышлы».

Бибкәй. Юк, Саматка узем табышмак әйтәм.

Самат. Минем өчен барыбер. Тик миңа каршы чыгарга хәлеңнән киләме?

Бибкәй. Әллә курка дисеңме? Әйдә!

Шомбай. Шауламагыз, башлыйлар.

Бибкәй. «Ыж-ыж, аждаһа, йөрәгендә уты бар, корсагында суы бар, тубәсендә күзе бар, ярый эле узе бар».

Самат (табышмакны кабатлап, уйлана). Самавыр.

Егетләр. Молодец, Самат, самавыр шул.

Бибкәй. И, мин Саматка юри генә җиңел табышмак биргән идем.

Самат. Курыкмагыз, егетләр, Саматта анлык кына тапкырлык җитәрлек. Менә мин аның узенә тозлап-борычлап табышмак әйтәм әле. «Ике ияр кашы, арты — тимер ташы, койрыгы — тушәк, аны белмәгән ишәк!»

Бибкәй (уйланып). Белмим!

Көлеш.

С а м а т. Бик жиңел нәрсә иде бит. Ирен, тел, теш.

Егетләр. Молодец, Самат! Баш та бар икән узеңдэ! Егет дисәң дә егет!

Самат (батыраеп). Я, егетләр, җинелүчегә нинди тозлырак җәза уйлап табыйк?

Шомбай. Яраткан егетен өч тапкыр упсен.

Самат (авызын очлайтып). Әйдә, Бибкәй, малай, чупылдат!

Бибкәй упкәнә, арага икенче егет килеп керә.

Самат (упкәләп). Дөрес булмады бу. Әйдәгез, кайтабыз, егетләр.

Зөлхәбирә. Упкәчелгә тычкан упкәсе ашатырбыз. Аңа карамагыз, беркемне дә жибәрмибез.

Кызлар. Жибәрмибез! Щиәрмибез!

Зифа. Бераз уйнап алабыз. Кунак егеткә узем табышмак әйтәм. «Башы бар, мие юк. Биле бар, корсагы юк. Койрыгы бар, ионы юк». Шул ни була, егет асылы? Нәкъ өстенә бас эле.

Җәмил (табышмакны баштан ук кабатлап, уйлана). Таптым — белмим!

Зифа. И, ж,ебегән, шуны да белмәдең, бик җиңел нәрсә иде бит. Чабата ул.

Җәмил. Бездә чабата кимиләр.

Бер   кыз. Нинди җәза бирәбез?

Кызлар. — Биетик, биетик

— Бик шәп җырлый диләр, җырлатыйк узен.

Бибкәй. Ягез, егетләрнең асыллары, нишләп туктадыгыз?

Бер  егет. Без түгел әле, сез үзегез туктадыгыз.

Бибкәй. Инештә су бетмәсә, бездә җыр бетмәс.

Бер егет. Сез дә безгә кушылып җырлыйсызмы? Бергә җырласак, җырларбыз.

Кызлар. Җырлыйбыз, җырлыйбыз.

Егет. Әйдәгез, егетләр, матур кызларнын, сузләре жидрдә  калмасын. Әйдә башлыйк «Җизнәкәй»не. (Кулга-кул тотынып, җырлый башлыйлар. Җыр бетү ә, бер кыз йөгереп чыга.) Бер   кыз. Әйдәгез, кичке уеннарны башлыйк. Уеннар:

  • Челтәр әлдем читәнгә. (Әсир алу.)
  • Йөзек салыш. (Җәзаларда ялгыз җыр, йолдыз санау, кугәрчен туендыру, ялгыз биюләр, җырлар, кызык эйтемнәр h. б. булырга мөмкин.)
  • Иделләре-кулләре. (Күмәк бию.)

Уеннарны дәвам итәргә мөмкин.

Бер   кыз. Әтәч кычкырды, ишетәсезме? Өйләргә таралырга вакыт.

Һәр егет узенец сөйгән кызы янына килэ, вәгъдә куешу, чиккән яулык биүу, сөйләшү дәвам итә.

Бер  егет. Аулак өйгә керткән очен рәхмәт, кызлар. Ху-

шыгыз.

Егетләр («Баламишкин» көен җырлап, урам буйлап кай-

тып китәләр).

Әйттереп жибәрәек, типтереп жибәрәек,

Ачылып китсен йокылар, бер яуырлап жибәрәек.

Уйнап җибәр гармунынны, күтәрелсен куңелләр, Уйнап, биеп, җырлап, көлеп утсен безнең гомерләр. Әйттер, типтер, сиптер, сүттер, дуйт иттереп йөреп кал! Яшь вакытның кадерен белеп, йөреп рәхәт күреп кал!

Төгәлләүгә 2 нче вариант:

Егетләр белән кызлар капма-каршы басалар да такмаклар әйтешәләр.

Малайлар.
Без жырлыйбыз шаян жырлар,       «Әнә килә автомобиль»
Ә сез тынлап торыгыз.        Булыр безнең жырыбыз.

Кызлар.
Әнә килә автомобиль,        Безнең авыл малайлары —
Төягәннәр калайлар.        Туксан яшьлек бабайлар.

Малайлар.

Әнә килә автомобиль,        Безнең авыл кызлары — Төягәннәр капчыклар.       Сиксән яшьлек карчыклар.

Кызлар.
Әнә килә автомобиль,        Безнең авыл малайлары —
Төягәннэр бурәнкә.        Җыенысы бер тәңкә.

Малайлар.

Әнә килэ автомобиль,        Безнең авыл кызлары  Төягәннәр гөлжимеш,        Елак-сытыклар, имеш.

Кызлар.
Әнә килә автомобиль,        Шәп жырлый безнең малайлар,
Агып бара майлары.        Җырлый торган чаклары.

Малайлар.
Әнә килә автомобиль,        Башка кызлар тиз онтыла,

Сез нигә утырмыйсыз?       Сез нигә онтылмыйсыз?

2   нче   кыз. Кызлар, егетлэр, без биредэ бик шаулаша-быз. Эйдэгез чишмэгэ суга барабыз. Кызлар. Эйдэгез! Эйдэ!

Малайлар. Без дэ барабыз, сезгэ ярдэм итэрбез. Кызлар. Юк, без сезне алмыйбыз! Малайлар. Алай икэн! Кызлар квянтэ-чилэклэрен алып китэлэр. «Бормалы су» квенэ, кызларныц чишмэгэ суга баруларын тасвирлап, бию башкарыла. Егетлэр, читэн буйлап кузэтеп, алар артыннан баралар. Бию буленэ, чишмэгэ килеп щитэлэр. Туктап чилэк-лэрен куялар, матурлыкка сокланып торалар, шул арада егетлэр килеп чыгалар.

Кулланылган әдәбият.

  1. Татар балалар фольклоры, Р.Ягъфәров, Казан, “Раннур”, 1999.
  2. Бәйрәмнәр, туйлар өчен, Казан, “Раннур” нәшрияты, 1999.
  3. Татар халык җырлары, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  4. Бәетләр, мөнәҗәтләр, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 200.
  1. С.Саубанова “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”. “Раннур” нәшрияты, 1999 ел.
  2. Ф.Ф.Харисов, Л.А.Харисова  “Уен – милли тәрбия чарасы: педагогик язмалар”. Чаллы, Камаз нәшрияты, 1994ел.
  3. Р.Г.Гыйләҗова “Гөрләп үсәбез”. Чаллы, 1995 ел.
  4. М.Муллануров “Кич утырганда”



Предварительный просмотр:

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

Бәләбәй районы муниципаль район

мәгариф идарәлеге

Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе

                       

(гомүм мәгълүмат, тәгаенләмә, киңәшләр, эшкәртмәләр)

Бәләбәй, 2017

ББК 74.97.245

С12

Рекомендовано НМС

МБОУ «Татарская гимназия с отделением искусств г.Белебея» РБ

Пр. № 73 от 06.05.2010

Туплаучы: Хәйбунасова М.И., татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча                      директор урынбасары

Бу җыентыкта Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучыларының уку елын йомгаклау Сабантуе материаллары тупланган.

Укучылар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар өчен тәгаенләнгән.

С 12

Сабантуй (гомүм мәгълүмат, тәгаенләмә, киңәшләр, эшкәртмәләр)./ Бәләбәй, 2010

САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕН ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

 

Сабантуй безгә ата-бабаларыбыздан калган рухи кыйммәтләрнең берсе. Язның матур көннәрендә, су буенда, болыннарда, табигатьнең иң матур җиреңдә бәйрәм үткәрү - көч сынашу, кызыклы ярышлар, уен-көлке, җыр-биюләр халкыбызны хезмәткә дәртләндергән, батырлыкка чакырган, таныштырган, дуслаштырган.

Еллар үтү белән фән-техника алга китеп, көнкүреш нык үзгәрсә дә, сабантуй һаман да гөрли, яңара, күркәмләнә.  

Үткән заманнардагы сабантуйларда көрәшчеләр, укчылар ярышкан, ат чабышлары булган. Сонга таба башка төрле ярышлар өстәлгән, җырчылар, биючеләр дә осталыкларын күрсәткән.

Безнең заманда да ат чабышлары һәм көрәш - сабантуйның күрке. Йөгерү, капчык киеп узышу, бүрәнәгә атланып капчык белән сугышу, багана башындагы әтәчне менеп алу, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка төрле ярышлар да үткәрелә. Кайбер төбәкләрдә җырчылар, биючеләр, музыкантлар, йон эрләүчеләр, татар ашлары пешерүчеләр арасында да бәйгеләр оештырыла.

Сабантуйга әзерлек бер-ике ай алдан җирле үзидарә карары нигезендә комиссия төзүдән башлана.

Сабантуйга әзерлек планына бүләкләр әзерләү, урын сайлау, мәйданны җиһазлау, бизәү, юлларны төзәтү, авылны, поселокны төзекләндерү мәсьәләләре кертелергә тиеш. Бу эшләргә акча хәстәрләү, сәүдә, сәламәтлек, тәртип саклау, транспорт, үзешчән яисә профессиональ артислар чыгышын оештыру, агитация алып бару, газета чыгару, афишалар, бизәкле плакатлар булдыру, гамәли сценарий язу эшләре алдан хәл ителергә тиеш. Мәйданның радиолаштырылуы зарури.

Элекке заманнарда сабантуй буласы көнне сөрәнчеләр, иртәрәк торып, яшь киленнәрдән яки яңа өй салып чыккан гаиләләрдән сөлге җыеп йөргәннәр. Безнең заманда бәйрәм алды көнне һәр семьядан диярлек бүләк җыялар. Затлырак сөлге, күлмәклек, яулык кебек әйберләрне сөрәнчеләр колгага бәйләп, я муенга асып, авыл буйлап күтәреп җырлап йөриләр. Кайчакта бүләкләрне арбага беркетелгән колгага эләләр. Төрле төскә буялган йомыркаларны, вак-төяк бүләк-санакны салырга кәрзиннәре була. Сөрәнчеләр төркеменә гармунчы, җырчы-биючеләр керә. Аларга малай-шалай да иярә. Малайларның кесәләрендә, кулларында - матур төстәге йомыркалар.

Сөрәнчеләрнең матур итеп бизәлгән атларда гармун уйнап, җырлап-биеп йөрүләре үзе үк зур бәйрәм төсен ала.

Сабантуй үткәрү өчен җирле үзидарә, колхоз-совхозлар, предприятиеләр, сәүдә оешмалары һәм коммерсантлар акчалата, яисә затлы әйберләр биреп ярдәм күрсәтәләр.

Сабантуйлар үзешчән музыкантлар, җырчы-биючеләр катнашында үткәрелә. Мөмкин булган урыңда профессиональ артистлар һәм язучылар да катнаша. Сабантуйда вакытны рациональ бүлү бик мөһим. Төп ярышлар мәйданның үзәгендә барганда, үзешчән артистлар чыгышы мәйданның аерым бер урынында үткәрелә. Соңгы елларда сабантуйны әзерләү һәм алып бару эшләре мәдәният бүлекләре, клуб хезмәткәрләренә йөкләнә.

Мәйданның уртасында ачык сәхнә, көрәш һәм башка ярышлар үткәрү өчен аерым җиһазланган урыннар, авыл өенең ике-өч данә декоратив макеты булырга тиеш. Ул өйнең берсе, җырда әйтелгәнчә, юан бүрәнәдән (карагайдан), дранча түбәле булыр. Сабан туйлары борынгы заманда игенчеләрнең хезмәт бәйрәме буларак, авылларда туган. Ярышта җиңүчеләргә бүләк итеп сөлге биргәннәр, ә төп батырга-тәкә.

Кызлар, яшь киленнәр, әни-әбиләреннән өйрәнеп, төннәр йокламый тырышып, матур итеп тукып, чигеп, сабантуйга бүләккә сөлге әзерләгәннәр. Бүләккә дигән сөлгеләрне булдыру гади хезмәт кенә түгел, әлбәттә. Кыз-кыркында бер-берсеннән көнләшеп; ярышып эшләү, иҗат итү, "иң матур сөлге - минеке - дип әйтерлек итеп сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерү, макталып дан казануга ирешү теләге зур булган. Бу ярышта мәхәббәт хисләре дә аерым урын тоткан. Хәзер шәһәр-поселокларда гына түгел, авыл җирендә дә милли сөлгеләр сирәк күренә.Сөлге булмагач, сабантуйның бер гүзәл бизәге тоныклана, төшеп кала.

Элекке еллардагы сабантуйларда флаг урынына, мәйдан уртасындагы колга башына эленгән төрле-төрле сөлгеләр җилфердәп, тирә-якны ямьләндереп, күңелне күтәреп, дәрт биреп торалар иде. Хәзер үткәрелә торган сабан туенда да, ичмаса, бизәк өчен генә булса да 10-15 данә матур сөлге булырга тиеш! Милли бизәкле сөлгеләр сабантуйларга гына түгел, читтән килгән кунакларга да бүләк итеп бирергә менә дигән әйбер бит, югыйсә. Алай гына да түгел, милләтебезнең горурлык символы итеп тоту өчен һәркемгә кыйммәтле сувенир ул!

Матур, төрле төскә буялган йомыркалар турында да берничә сүз әйтергә кирәк.  Сабантуй көннәрендә төрле төстәге йомыркалар белән кесәләр тулы була. Бу йоланы -сабантуй бизәген яңадан тергезергә кирәк, һәр гаиләдә дә йомырка пешереп буярга мөмкинлекләр бар. Урыслар үз бәйрәмнәренә буялган йомыркаларны даими рәвештә әзерлиләр, ә без бу йоланы нигә онытабыз соң?!

САБАНТУЙ МӘЙДАНЫ

Сабантуй мәйданы - изге урын. Монда гаделлек белән ярышып-көрәшеп бүләк алуны тамашачылар хозурланып, көрәшчеләрнең һәр хәрәкәтен күзәтеп, тын да алмыйча карап утыра торган җир.  Сабантуйларда традицион музыка инструменты - тальян гармун. Гармун тавышы төрле яктан яңгырап торса да беркемне борчымый, киресенчә, бәйрәмгә ямь генә өсти.

САБАНТУЙ БИЗӘКЛӘРЕ

Сабантуй бизәкләре бәйрәмнең эчке рухын чагылдырырга тиеш.  Төрле төстәге бәйрәм әләмнәре җилфердәп торсын — халыкта төрле төсләр төрле мәгънәгә ия.

Ал, яшел, зәңгәр төсләр күбрәк булсын. Бик борынгыдан ук язгы уяну, яңарыш символы һәм Сабантуйларның зур бүләге — тәкәгә аерым игътибар бирелсен, мөгезләре, җае килгән урыннарда рәсем итеп ясалсын. Рәсемнәрдә көрәшчеләр, герчеләр, ат чабышлары, чүлмәк ватыш, җыр-биюләр, тальяннар, чәкчәкләр, өчпочмаклар, түбәтәйләр, шәлъяулыклар, калфаклар, чулпылар, алтын-көмеш беләзекләр, читекләр, курайлар һәм башка шундый күп нәрсәләр зәвыклы чагылыш тапсын.

Сабантуй капкасы тирәсендә генә түгел, башка урыннарда да татарча язылган өндәмәләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәк сүзләр, җыр сүзләре булсын:

— Су буйсыныр буага, ил буйсыныр йолага.

— Батыр батыр белән алышыр.

— Беләкле берне егар, йөрәкле меңне егар.

— Егет мәйданда танылыр.

— Җыенда ят кеше булмас.

— Олы белән кечене — өләшкән белер, көчле белән көчсезне — көрәшкән белер.

— Йөгерек ярышта беленер.

— Көрәштә егылган әмәл өйрәнер.

— Көчең барында — көрәшеп кал, җегәрең барында — ярышып кал!

— Көч белән көрәшәләр, сол белән егалар.

— Сабан туе сары алтын.

— Сабан туе бер көн, кырык коймак бер тиен.

— Тимер — сандалда чыныга, батыр — мәйданда чыныга.

— Чапкан узар, яткан калыр.

— Йөгерек атка камчы кирәкми.

— Уен-көлке — яшьлек күрке.

— Бәйрәм ашы — кара-каршы.

— Кунак төшсә, йортка ямь.

— Ашның тәме тоз белән, мәҗлес яме сүз белән.

–   Мәҗлес яме кунак белән, табын яме коймак белән.

–   Мәҗлес көй белән, табын сый белән яхшы.

Авылда кемнәр кайчан батыр кылганлыгын язып бару да әйбәт гадәт.

Укучыларда милли кием элементлары булдыру зарури: малайларда – аксыл төстәге күлмәкләр, чалбарлар (футболка, трико түгел), түбәтәй, билбау. Кызларда мотлак рәвештә аксыл төсләрдәге зәвык белән бәйләнгән яулыклар, калфаклар, чигүле алъяпкычлар (хезмәт дәресләрендә үзләре үк чиккән), матур күлмәкләр (чалбар яки трико түгел).

 

           

                               

САБАНТУЙ ТУЛЫ БУЛСЫН

  Урамда йөреп бүләк җыю мөмкин түгел. Әмма бәйрәмнең матур гореф-гадәтләре югалмасын өчен, сөрән сугу, бүләк җыюны театрлаштырып күрсәтү  кирәк .

Соңгы елларда сабантуйны, данлыклы милли бәйрәмебезне, тулы итеп, аның сафлыгын саклап үткәрәсе урынга, бәйрәмгә хас булмаган уеннар кертә башладылар. Мәсәлән, төрле әкиятләрдән өзекләр, "кыз куу" күренешләре, спорт ярышлары: футбол, волейбол һәм башкалар. Аларның үз урыннары һәм үз вакытлары бар. Безнең фикеребезчә, сабантуй бәйрәмендә аларны үткәрүнең кирәге юк.

САБАНТУЙ КОРЫЛМАЛАРЫ ҺӘМ КИРӘК-ЯРАКЛАРЫ

1. Озын һәм шомартылган колга. Озынлыгы - 20-22 метр, юанлыгы - 18-20 см.

2. Җиргә казып утыртылган авыш бүрәнә. Аның өстеннән барганда селкенеп торырлык булсын. Калку башы җирдән 2,2 метр биеклектә була, юанлыгы - 10-16 см.

3. Мәйданның тигез урынында - көрәш мәйданчыгы. Анда тупас җәймә (маты) җәелә.

4. Ачык сәхнә, үлчәме - 10 х10 метр. Биеклеге - 50-100 см.

5. Аркан тартышу өчен ике юан бау кирәк. Аның берсе тартышканда өзелерлек (көлкеле күренеш күрсәтү өчен) булсын.

6. Матур бизәкле чиләкләр, көянтәләр.

7. Уртада ике-өч авыл өенең макеты. Алгы ягында - рәшәткә. Аның кечкенә генә капкасы була. Өйнең берсе юан карагай бүрәнәләрдән, дранча түбәле.

8. Чиста итеп юылган 5-6 капчык.

9. Берничә агач кашык, йомыркалар.

10. Печән яки салам тутырылган ике капчык. 15-16 см юанлыгындагы шома бүрәнәнең ике очын 1-1,2 метр озынлыктагы баганаларга беркетәләр.

11. Өч-дүрт чүлмәк, бер күсәк, күзне бәйләргә яулык, яисә тукыма.

12. Көрәшчеләр өчен нык 4 сөлге.

13. Колга башына беркетелгән тартмага әтәч бәйләп куелган. Егетләр колгага шуышып менеп, әтәчне алырга тиеш. Әтәч булмаса колга башына әтәчнең сурәте куела. Шул сурәткә кулын тидерсә, бүләккә лаек була.

14. Сабантуй флагын күтәрү һәм төшерү өчен җайланган колга. Сөлгеләр элеп куяр өчен да колга кирәк.

САБАНТУЙ ПӨХТӘЛЕКНЕ ЯРАТА

Сабантуйның бизәкләре дә соклангыч матур булып, үзенә җәлеп итеп торырга тиеш. Төрле төстәге аллы-гөлле флаглар җилфердәп торсын. Рәссамнарның осталыгы, милли орнаментлар белән эшләве сорала. Үз милләтебезнең кыйммәтләрен - чабышкы атлар, бизәкле милли киемнәрдәге кызлар, милли нигъмәтләр һәм башкаларны күрсәтергә кирәк. Рәсемнәрдә генә түгел, милли ашларыбыз - өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, сумса һәм башкалар буфетларда да мул булсын. Анда хезмәт күрсәтүче туташлар, ханымнар барысы да матур милли киемдә, һәркемгә игътибарлы, ягымлы булып, мөлаем йөз белән, татлы сүз белән каршы алып, югары тәрбиялелек күрсәтеп хөрмәт итсәләр, бәйрәмгә нур өстенә нур өстәлер.

Сатуда төрле түбәтәйләр, татар сөлгеләреннәң булуы - заман таләбе! Түбәтәй бүләк буларак та бик кыйммәтле әйбер. Теләге булган һәр татар кешесе, әһле ислам, түбәтәй эзләп зарыгып йөрмәсен, үзенә ошаганын сайлап, сатып алырлык булсын! Татар икәнебезне ерактан ук күрсәтүче, йөзебезгә иман нурын сирпүче бердәнбер милли киемебез – түбәтәй! Түбәтәй киеп йөргән кеше үзенен татар милләтеннән булуын яшерми.

ИРТӘГӘ САБАНТУЙ!

Элекке заманда авылларда: "Иртәгә бездә сабантуй!" - дип, күрше авылларга төрле юллар белән хәбәр биргәннәр. Телефон-радио элемтәләре ул чакта булмаган. Урал якларыңда тау башыңда караңгы төшү белән учак якканнар. Бу күрше авылларга: "Иртәгә бездә сабантуй була, рәхим итегез?' - дигән хәбәрне белгерткән. Яшьләр, алданрак килгән кунакларны тауга алып менеп, учак янында җырлап-биеп күңел ачканнар, танышканнар, дуслашканнар. Төрле авыллардан килгән яшьләр үзләренең җырда һәм биюдә осталыкларын күрсәтергә тырышканнар.

Башка төбәкләрдә "Иртәгә бездә сабантуй!" - дигән хәбәрне җиткерү өчен күрше авылларга бизәлгән атларга атланган яшүсмерләр җибәрелгән. Безнең заманда радио-телефоннар даими эшләп торса да, иске йолаларны яңартып җибәрү бик мөһим һәм кирәкле гамәл..

ТӘРТИП МӘСЬӘЛӘСЕ

Элек сабантуйларда буфетлар эшләмәгән. Ә менә һәр гаиләнең үзе белән самавыр алып килеп, тәмле ризыклары белән чәй эчеп утырган.  

Хәзер сабантуйда тәртип саклау бик әһәмиятле мәсьәлә.  

ТАТАРЧА КӨРӘШ

Көрәш мәйданы янында ерактан ук озын колга күренеп тора. Аның очында төрле төстәге тукымалар, сөлгеләр җилферди.

Сабантуйларында көрәшне үткәрү өчен баш судья итеп, гадәттә җирле үзидарә рәисе билгеләнә. Аңа ярдәмгә көрәшне яхшы белгән судья алына. Алар үзләре янына секретарь, келәмдәге судья (арбитр), ян-як судьялар һәм табиб алалар. Бу бригада низаг чыкмасын, ә чыга калганда гадел юл белән хәл итү өчен үзенә авылның, районның ихтирамга лаек, зур тәҗрибәле, могтабәр картларын (аксакаллар) алырга тиеш. Аксакаллар, шушы бригада көрәштә катнашырга теләгән ир-егетләрне бергә туплап, аларны табибка күрсәтә. Көрәшчеләр келәмгә табиб рөхсәтеннән башка чыга алмый.    

Сабантуйларда бил алышырга теләгән һәр көрәшче бер бит кәгазьгә, яисә махсус ясалган биткә үзенең мәгълүматларын тутыра. Анда көрәшченең фамилиясе, исеме, туган елы, спорт разряды, эшләгән урыны языла. Бу карточкаларны баш судья җыеп ала да, көрәшчеләрне үлчәүгә бастырып, кемнең ничә кило булуыннан чыгып, аларны аерым төркемнәргә бүлеп, исемлекләр төзи.

Татарча көрәш буенча ярышлар, соңгы еллардагы кагыйдәләр нигезендә, тугыз үлчәүдә үткәрелә. Сабантуйларда исә күпме көрәшче җыелуга карап, аларны ике (70 килограммга кадәр һәм авыррак үлчәүгә), өч (65,75 һәм авыррак), дүрт (65,75, 85, һәм авыррак), биш (60,70, ,80, 90 һәм авыррак) үлчәү авырлыкларына бүлеп көрәштерү бар.

Һәр үлчәү авырлыгында аерым-аерым шобага салына. Бу болай эшләнә: Үлчәү авырлыгында ничә көрәшче булса, шулкадәр номер язып, аларны бөкләп, судьяның түбәтәенә салалар. Шуннан һәр көрәшче үзенең номерын ала. Шул номерлардан чыгып, судья белән секретарь исемлек төзеп чыга.

Катнашучылар бик күп булганда очрашуларны олимпия системасы буенча, ягъни оттырган кеше шундук төшеп калырлык итеп үткәрәләр. Монысы болай: судья белән секретарь кемгә ничәнче номер чыга, аларны исемлеккә шул тәртиптә язып куя. Шуннан соң 1 нче номер белән 2 нче, 3 нче белән 4 нче очраша. Беренче әйләнештән соң бөтен көрәшченең яртысы гына кала. Очрашулар шул ук тәртиптә, исемлектәге күрше белән күршенең очрашуы төсеңдә дәвам итә. Өч кенә кеше калганда "батырлар тотышы" да уздырырга була. Монысы болай: арбитр финалга чыгучыларга бау тоттыра. Көрәшчеләрнең өчесе дә бауга чиратлап башта бер, аннары икенче кулы белән тотына да, бауның очына җиткәнче тотышны эзлекле рәвештә алмаштырып бара. Бауның очында 2 нче номер булып санала, башка чыгучы— 1 нче, ахырга калучы 3 нче булалар. Шуннан чыгып, 1 нче белән Знче номерлар көрәшә, 2 нче бу вакытта ял итә. Аннан соң җиңүче як 2 нче номер белән 1-2 нче урыннарны бүлешү өчен көрәшә. Ана кадәре очрашуда җиңелүчегә 3 нче урынны бирәләр.

Сабантуйда катнашучылар күп булганда көчлерәк көрәшчеләрне төрле урыннарга таратып, берничә подгруппага бүләргә дә ярый. Андый чакта үз подгруппаларында җиңеп чыгучылар ярымфинал һәм финал төркемен оештыралар. Алар арасында яңадан шобага салына.

Көрәш башланыр алдыннан судья көрәшчеләрнең икесен келәмнең ике ягына чакыра. Баш судья аларның кайдан, кем булулары белән таныштыргач келәмдәге арбитр сыбызгы сызгыртып, аларны уртага дәшә. Шуннан соң гына алар билбауларын бер-берсенең билләренә салалар.

Көрәшү өчен киңлеге 40-45, озынлыгы 110-115 см лы сөлге алына. Ул бер ягын озынрак калдырып, уң кулының беләзегенә (сулагайның сул кулына) салына. Кыска башы аста кала. Сөлгенең озын ягы баш бармак белән имән бармак арасына кысып тотыла. Болай иткәндә ул кулдан берничек тә шуып чыкмый. Гадәттә өлкән көрәшчеләр сөлгене бил өстенә ике кул арасына 20-25 см калдырып тоталар. Яшьләр өчен сөлгене 15-16 см чамасы тоту уңайлырак. Тик сөлге белән билдән тотканнан соң куллар (йодрыклар) көндәшеңнең бөеренә басарлык булмасын.

Арбитр ике якның да хәзерлеген тикшерә һәм сыбызгысын икенче тапкыр сызгыртып, көрәшә башларга боера. Көрәш олылар арасында - ун минут, 17-18 яшьлекләр арасында - сигез, 15-16 яшьлек үсмерләр арасында алты минут дәвам итә. Олылар биш минуттан соң, үсмер 3-4 минут көрәшкәч, берәр минут ял итәләр. Сөлгене билгә бәйләп тә, бәйләмичә дә көрәшергә мөмкин. Анысы кайсы якта нинди традицияләр булуга бәйле. Ә болай, гадәттә, вакытның беренче яртысын сөлгене бәйләмичә, ә бер минутлык ялдан соң сөлгене билгә бәйләп көрәшү кулланыла.

Әгәр көрәшче көндәшен җирдән (келәмнән) күтәреп, күкрәге, янбашы аша аркасына ташлый икән, аңа саф җиңү бирелә. Тик саф җиңү бирү өчен бригададан кимендә ике судьяның риза булуы кирәк. Моннан тыш, көрәшче баллар буенча өстенлеккә ирешеп, аның көндәше җәрәхәтләнеп, көрәшне дәвам иттерә алмаса, яисә судьялар тарафыннан ярыштан чыгарылса, шулай ук саф җиңү бирелә. Көрәшчеләрнең берсе 5 балл аермасы (әйтик, 5:0, 6:1, 7:2 һ.б.) белән бәяләнерлек алымнар күрсәткәндә дә аңа саф җиңү бирелә.

Әгәр көрәш бер якның да саф җиңүе белән төгәлләнмәсә, судьялар җиңүчене көрәшнең сыйфатыннан чыгып, кайсы якның күпме балл җыюыннан чыгып билгелиләр. Мондый юл белән җиңгән якка бер штраф очкосы, ә җиңелгән якка өч штраф очкосы языла.

Баллар ничек бирелә соң?

Көрәшче көндәшен күтәреп алып, аны үз аркылы гәүдәсенең кайсы да булса урыны белән - ян-ягына, дүрт аяклатып һ.б. җиргә (келәмгә) ыргытса, моның өчен аңа бер бал бирелә.

Көрәшче көндәшен ыргытырга теләп, келәм аша күтәреп үтсә, ләкин соңыннан яңадан аягына бастырса, бу активлык кына булып исәпләнә. Моның өчен бал бирелми. Һөҗүм итүче көрәшче каршы якны ыргытканда үзе аста калса, балл бирелми. Ул көндәшен күтәреп, аны ыргытырга тырышса, ә каршы як бу вакытта билбавыннан кулларының берсен яки икесен дә ычкындырса, тезләре белән һөҗүм итүченең билен кысса, аңа аяк чалса, көрәш туктатылмый һәм алымны төгәлләргә мөмкинлек бирелә. Каршы як келәмгә аркасы белән төшсә, һөҗүм итүчегә 1 очко бирелә. Көрәшче көндәшен ыргыта алмаса, билбавын кулыннан ычкындыручыга кисәтү ясала, әгәр һөҗүм итүче көндәшен келәмнән күтәреп алып ыргытырга теләгәндә, каршы як тезләре белән аның билен кысса, шуның белән егарга комачауласа, һөҗүм итүче якка, сөлгене күчермичә, көндәшен артка "утыртырга" рөхсәт ителә. Бу очракта каршы як аркасына егылса җиңелгән дип исәпләнә.

Көрәшче үзе каршы һөҗүмгә күчмичә, каршы якның һөҗүмнәрен генә кире кайтарырга тырышса, келәмнән читкә чыгу ягын караса яки көндәшен этеп чыгарса, аңа кисәтү ясала.

Көрәшчегә кисәтү ясала, каршы якка 1 балл өстенлек бирелә. Көрәшүчеләрнең икесенә дә пассивлыклары өчен кисәтү ясалганда, аларга берәр штраф баллы языла. Ләкин, көрәш башлануга ук, 2 минут вакыт үткәнче, пассивлык өчен кисәтү ясарга тәкъдим ителми.

Көрәшче бер кисәтүдән соң кагыйдәләрне яңадан бозса яки пассив көрәшсә, аңа икенче кисәтү ясала. Шуннан соң да тагын ике тапкыр кисәтү бирелсә, ул оттырган дип исәпләнә. Ләкин кисәтү белдерер өчен, бу очрашуга хезмәт күрсәтүче ике судьяның ризалыгы кирәк. Ризалык булса, көрәш туктатыла һәм кисәтү ясала.

Көрәштә түбәңдәге алымнарны кулланырга рөхсәт ителми: билбауны каршы якның корсак турысына китереп тоту, боргалау, бөтерү, өстән аска, бер яктан икенче якка күчереп йөртү, каршы якның биленнән түбән салу, аягына басу, аяк чалу, билен каеру, келәмен күтәреп тормыйча, көндәшен келәмгә ыргыту, келәмнән читкә ыргыту, келәм кырыена чыккач алым ясау, өс киеменә ябышып тотып тору, сугу яки тупас рәвештә этеп җибәрү, тезгә басу, билбауны ике кулга да чорнау, келәмдә сөйләшү, судьялар белән бәхәсләшү, каршы якның битенә һәм кулларына баш белән терәлү, каршы як аста калганда, аның күкрәгенә басу.

Көрәш тәмамлану турыңда сигнал гонг белән бирелә (сыбызгы түгел). Сигнал яңгырагач, көрәшчеләр җиңүче игълан ителгәнгә кадәр келәмдә калалар. Аннан соң бер-берләренә кул бирешеп, келәмнән чыгып китәләр. Көндәшенә кул бирүдән баш тарткан көрәшче ярыштан чыгарылырга да мөмкин.

Сабан туйларында баш батырны билгеләү өчен ике янәшә үлчәүдә җиңеп чыккан көрәшчеләрне очраштыралар. Мәсәлән, иң элек җиңелчә, җиңел, урта ярым авыр үлчәүләрдәге җиңүчеләр бер-берләре белән очрашып көч сынашалар. Алар арасында җиңүче урта һәм авыр үлчәү парының җиңүчесе белән очраша.

Сабантуйның төп батырына, традициягә кергән гадәт буенча, сарык тәкәсен бүләк итеп бирәләр. Соңгы елларда башка төрле кыйммәтле бүләкләр бирү дә гадәткә керә башлады, ә шулай да тәкә бирү - ул сабантуйның бер кыйммәтле символы, бизәге. Ул төшеп калырга тиеш түгел! Батыр тәкәне күтәреп, мәйданны әйләнеп чыгуы үзе үк зур вакыйга!

Көрәшергә, гер күтәрергә теләгән кешене табиб бик җентекләп тикшерергә тиеш. Исерек яисә авызыннан аракы исе килгәннәргә, шулай ук кан басымы югары булганнарга мондый ярышларда катнашырга рөхсәт ителми.

АЯКЛАРГА КАПЧЫК КИЕП ЙӨГЕРҮ

Катнашучыларның һәрберсенә берәр капчык бирелә. Алар капчыкны аякларына кияләр һәм капчык авызын куллары белән җыеп тоталар да старт сызыгы артына басалар. Сигнал бирелүгә, вак-вак атлап яки ике аяктан сикерә-сикерә, алга омтылалар. 75-100 метрлы дистанцияне беренче тәмамлаучы җиңеп чыга.

ЙОМЫРКА САЛЫНГАН КАШЫК КАБЫП ЙӨГЕРҮ

Катнашучылар, йомырка салынган кашыкның сабын авызларына кабып, старт сызыгы артына тезеләләр. Сигнал бирелүгә, алар йөгерә башлый. 80-100 м лы араны беренче булып тәмамлаучы җиңүче була.

Йомырка кашыктан җиргә төшсә, катнашучы уеннан чыга. Ярыш вакытында, йомырка җиргә төшмәсен дип, кашыкны кул белән тотып барырга рөхсәт ителми. Йомырка урынына өстәл теннисы шарларыннан да файдаланырга мөмкин.

КӨЯНТӘ-ЧИЛӘК БЕЛӘН ЙӨГЕРҮ

Ярышта күбесенчә кызлар катнаша. Алар ике сулы чиләкне көянтә белән иңбашларына күтәрәләр дә старт сызыгына тезеләләр. Сигнал бирелүгә, алдан билгеләп куелган арага (17-100 м) йөгерәләр. Беренче булып килгән һәм чиләгендә суы күбрәк калганы җиңеп чыга. Чиләкләр цилиндр формасында, бизәкле булса яхшырак.

 

БАУ БЕЛӘН ТАРТЫШУ

6-8 м озынлыгындагы бауның ике очына зур элмәк ясыйлар. Ике ярышучы җилкәләренә шул элмәкләрне кияләр дә (муенны кырмасын өчен элмәк материя белән урала), як-якка китеп һәм бауны тарттырып, бер-берсенә капма-каршы юнәлештә дүрт аякланып җиргә тезләнәләр. Судья сигналыннан соң тартыша башлап, берсе икенчесен билгеләнгән сызык аркылы өстерәп чыгаргач, уен тәмамлана. Ләкин тартышкан вакытта аягүрә басарга һәм чит әйберләргә кул белән ябышырга рөхсәт ителми.

                                               

БАГАНАГА МЕНҮ

10-15 м озынлыгындагы шома багана утыртып, аның очына кечкенә флаг беркетелә. Флаг урынына ике-өч бүләк элеп куярга да ярый. Баганага иң тиз арада үрмәләп менеп, флагка кулы белән кагылган кеше җиңүче була.

КАПЧЫК СУГЫШЫ

Бу уенны «һинд боксы» дип тә атыйлар. Ике уенчы озынлыгы 3 м булган һәм 1-1,2 м биеклеккә беркетелгән бүрәнәгә атланып йөзгә-йөз карап утыра. Аларнын кулларына салам яки печән тутырылган капчыклар бирелә. Сигнал булуга, уенчылар, капчык белән сугып, бер-берсен «дөмбәсли» башлыйлар, бүрәнәдән бәреп төшерергә тырышалар. Көндәшен бәреп төшереп, үзе егылмыйча калган як җиңүче була.

Уен барган чакта буш кул белән бүрәнәгә ябышу тыела (егылып төшкәндә генә бүрәнәгә ябышырга мөмкин). Ярыш урынын әзерләгәндә бүрәнә астына гимнастика келәмнәре җәелә яки җир йомшартыла.

 

СИРТМӘЛЕ БҮРӘНӘ БУЕНЧА

4-5 м озынлыгындагы бүрәнәнең бер очы җирдән 1-1,5 м биеклектә беркетелә, икенче очы селкенеп, тирбәлеп тора. Аның башына, кәрзингә салып бүләк элеп куела. Уеңда катнашучылар, шул бүрәнә буйлап чиратлашып үтеп, анын башына эленгән бүләкне алырга тырышалар.

Бүрәнә астындагы җир йомшартыла яки анда келәм җәелә.

ЧҮЛМӘК ВАТУ

Уенчының күзләре яулык яки сөлге белән бәйләнә, кулына 150-200 см лы таяк тоттырыла. Аннан соң аны судья чүлмәккә үкчәләрен тидереп бастыра.

Сигнал булуга, уенчы 10-12 адым алга атлый һәм, 180 градуска борылып, чүлмәккә таба бара башлый. Аныңча кирәкле ара үтелгәч, чүлмәккә таяк белән бәрә. Ватса - җиңүче була.

Бу уенның икенче варианты да бар. Күзләре бәйләнгән һәм кулына таяк тоткан уенчыдан 15-18 м алда җиргә чүлмәк куела. Катнашучыны бер урында өч тапкыр әйләндерәләр. Аннан соң ул алга атлый һәм, үзенчә кирәкле ара узгач, чүлмәккә өч тапкыр суга. Ватса - бүләк ала.

"БАЛЫК ТОТУ"

Бу уенны үткәрү өчен 1,5-2 м озынлыгындагы берничә кармак сабы яки таяк кирәк. Аларга җеп белән кечкенә боҗра тагыла. Уенда катнашучылар боҗраны җирдә торган шешә муенына кидерергә тырышалар.

ШАЯН ЙӨГЕРҮЛӘР

Әтәчләр йөгерүе. Катнашучылар бер аякта, икенче аякны артка бөккән килеш, кул белән тотып йөгерәләр.

Көнгерә йөгерүе. Катнашучыларның һәрберсенә берәр кечкенә әйбер (туп яки шырпы тартмасы) бирелә. Әйбер тезләр арасына кыстырыла. Һәм куллар тез өстенә куела. Шуннан соң вак-вак атлап яки сикерә-сикерә йөгерәләр. Әйбер төшсә, аны яңадан тез арасына кыстыралар да йөгерүне дәвам итәләр.

Аякларны бәйләп (капчык киеп) йөгерү. Аякларны тубыктан һәм тез өстеннән бау белән бәйлиләр (аякларга капчык кияргә дә мөмкин). Сикерә-сикерә йөгерергә генә рөхсәт ителә.

Кыршау тәгәрәтү. Катнашучыларның һәрберсенә мичкә кыршавы бирелә. «Башларга» сигналы буенча алар кыршауны таяклар яки кул белән этә-этә алга — финишка йөгерәләр. Кыршауны бер тапкыр да җиргә аудармыйча финишка беренче килгән кеше ота.

Өч аякта йөгерү. Уенда катнашучылар пар-пар булып бүленәләр. Аларның берсенең уң аягын икенчесенең сул аягына тубык яныннан яки тез өстеннән бер-берсенә бау белән бәйлиләр. Ярыш янәшә баручы белән адымнарны килештереп тизрәк йөгерүдән гыйбарәт.

АТТРАКЦИОННАР

Кечкенә тупларны мишеньга ыргыту. Мишень итеп 1x1 метрлы фанера алына. Аңа ачык төстәге буяу белән диаметры 20, 40, 60, 80 һәм 100 сантиметр булган биш түгәрәк сызалар. Түгәрәкләргә 1 дән 5 кә кадәр саннар сугыла. Тупны үзәк түгәрәккә тидергән кешегә 5 очко, аның белән янәшә түгәрәккә эләктергәндә 4 очко бирелә һ. б.

Боҗра элү. Авыш хәлдә урнаштырылган тактага эшләпәсез кадаклар кагалар. Шул кадакларга 3—5 метр ераклыктан 5—7 см диаметрлы тимер боҗралар ыргытып эләргә тырышалар.

Кадакларга бүләкләр (конфет, карандаш һ. б.) элеп куярга мөмкин.

Бу ярышны җиргә 50 сантиметрлы кечкенә казыклар кагып оештырырга да мөмкин. Болай уйнаганда катнашучылар боҗраны 5—7 метрдан ыргыталар.

Балык тоту. Бу кызыклы уенны үткәрү өчен 1,5—2 метр озынлыгындагы берничә таяк кирәк. Аларга җеп белән кечкенә генә боҗра тагыла. Уенда катнашучылар боҗраны җирдә торган шешә муенына кидерергә тырышалар.

Ямьсез. Бер бит кәгазьгә күмер белән «ямьсез» итеп кеше йөзе сурәте төшерелә. Битнең борыны исә аерым ясала. Катнашучыларның күзләрен бәйлиләр дә борынны булавка (чукмар башлы энә) белән рәсемдәге кеше битенә беркетергә тәкъдим итәләр. Гадәттә, уйнаучылар борынны үз урынына беркетә алмыйлар. Бу исә тамашачыларның рәхәтләнеп көлүенә сәбәп була.

Призлар кисеп алу. Кәгазь капчыкларга тутырган бүләкләрне җеп белән элеп куялар. Уйнаучының күзен бәйлиләр дә кулына кайчы тоттыралар. Ул җепкә элеп куелган бүләкне кайчы белән кисеп алырга тиеш. Кул белән җепкә һәм капчыкка кагылырга рөхсәт ителми.

Раслыйм”

Татар гимназия директоры

___________Н.Н.Хусаинов

“_____”__________20___ ел.

Фәрман №  _______ 20___ ел.

Туристик җыенның  һәм Cабантуеның

коменданты вазыйфасы инструкциясе

Туристик җыенның  һәм Cабантуеның коменданты директор фәрманы белән җыен үткәрү вакытына билгеләнә һәм җыен өчен гомум җаваплы-тәрбия буенча директор урынбасарына (ТЭДУ) буйсына.

Коммендант гимназиядә гомум тезелү-барлау вакытында һәр сыйныфта ничә бала җыенда катнашуы турында мәгьлүмат туплый, килеп урнашкач балаларны барлый һәм җыен азагына кадәр укучыларның сәбәпсез китмәвен хәстәрли; җыен тәмамлангач та укучыларны барлауны тәлап итә, аларның фәкать тәрбиячеләр белән генә юлга чыгуларын тәэмин итә.

  1. Бер көн алдан, маршрут салучылар белән бергә килеп җыен урынын карый (сайлауда катнаша), андагы җайсызлыклар, яки санитар торыш һ.б. турында ТЭДУга хәбәр итә; җайлаштыру өчен чаралар күрә; транспорт өчен хәвефсез урын билгели.
  2. Җыенның штабын (төп бивуак, казаннар, чатыр урыннарын) килештерә; казыйлар урынын (өстәлләр, урындыклар), күргәзмәләр һ.б. кую урыннарын, бәйгеләр үткәрү урыннарын куюга җитәкчелек итә; гимназия әләмен элү һәм күтәрү җайланмысын хәстәрли; ризык отходлары өчен чокыр әзерләүне оештыра.
  3. Җыен тәмамлануга һәр сыйныфның бивуакларын җыештырып, учакларны сүндереп, җирлекләрдә чуп-чарны җыеп яндыру һәм/яки күмеп куюны тәэмин итә; җыен таралыр алдыннан җирлекне урап чыга, санитар җыештыруга искәрмәләр ясый; һәр сыйныфтан берничә укучыны алып бивуак ара, һәм аланның сыйныф командалары биләгән урыннарында җыештыру оештыра; җыен тамамлангач җирлекне тагын бер тикшереп чыгып ТЭДУга хәбәр итә.
  4. Җыенның график буенча баруына күзәтчелек итә, чараларның вакытында башлануын җаваплыларга искәртеп тора.

“Раслыйм”

Татар гимназия директоры

___________Н.Н.Хусаинов

“_____”__________20___ ел.

Фәрман №  _______ 20___ ел.

Туристик җыенның һәм Сабантуеның матди тәэминат буенча җаваплы вазыйфа инструкциясе

Матди тәэминат буенча җаваплы итеп башлыча хуҗалык буенча директор урынбасары фәрман аша билгеләнә һәм аңа буйсына.

 Ул:

  1. Җыен буласы көн алдыннан алдагы көн торышын белешә; ТЭДУ һәм комендант белән тиешле әйберләр исемлеген барлый, яки булдыра; автотранспорт, спорт чараларын хәстәрли; физкультура, ОБЖ, хезмәт мөгәллимнәре, техник хезмәткәрләр, һ.б. ярдәме белән кирәк-яракларны төяүне тәэмин итә.
  2.  Җыен урынында саклык чаралары белән әйберләрне бушата, техниканы урнаштыра; музыка өчен электроэнергиясе чыганагын хәстәрләп тоташтыра; штаб (төп бивуак) кирәк-яракларны элүне оештыра; биредәге кирәк-яракларны саклый; бәйгеләр өчен әзерләнгән әйберләрне (маршрут палаткасы, һәм аның комплектындагы әйберләре; эш кораллары, улчәү инвентарьләре, төрле җайланмалар һ. б.) бөтенлеге һәм иминлеге өчен җавап бирә.
  3. Җыен тәмамлануга сыйныфлардан һәм чаралар өчен җаваплылар әйберләрне җыйный; штабтагы (төп бивуактагы) әйберләрне барлый; тиешлеләренә демонтаж ясап төяүне һәм кайтарып бушатуны тәэмин итә. Юешләнгән, сүтелгән яки башка зарар күргән әйберләрне киптерү, төзәтү һ.б. чараларны күрә.
  4. Эш тамамлангач ТЭДУга доклад бирә.

         

Раслыйм

Татар гимназиясе директоры

_____________ Н.Н. Хөсәенов

12 нче май 2010 ел.

“Сабантуй – 2010” бәйрәмендә милли һәм спорт уеннарын оештыру

№ п/п

Уеннар

Уен үткәрүгә гомүм җаваплы

Ярдәмчеләре

Кирәк-яраклар

Имзалар

1.

Капчык киеп йөгерү

2.

Бүрәнәдә капчык белән бәрешү

3.

Чүлмәк вату

4.

Кашыкка йомырка салып йөгерү

5.

Кыек баганага менү

6.

Аркан тартышу

7.

Кул көрәштерү

8.

Көянтә-сулы чиләкләр белән йөгерү

9.

Күз бәйләп бүләкләр кисү

10.

Җырлы-биюле милли уеннар: “Җебегән”, “Кулъяулык салыш”, “Уртага алышлы” һ.б.

11.

Таяк тартышу

12.

100м йөгерү

13.

Көрәш бәйгесе

14.

“Иң яхшы милли бивуак” – җыр  – бию белән кунак каршы алу

Әзерләде М.И. Хәйбунасова

Раслыйм

Татар гимназия директоры

__________

                                        

“Сабантуй”

Программа

9.30 – линейка, бәйрәм үтәсе урынга бару.

10.00 – ипподромда линейка, котлаулар, тантаналы өлеше.

11.00 – концерт

11.45 – милли уеннар:

Ашату:

11.45-12.00 – 1,2 нче сыйныфлар

12.00-12.15– 3,4 нче сыйныфлар

12.15-12.30 – 5,6 нчы сыйныфлар

12.30-13.00 - 7,8,9,10 нчы сыйныфлар

Уеннар:

12.15 – “Чүлмәк вату”,

            “Капчык киеп йөгерү”,

             “Кашык белән йөгерү”,

             “Көянтә белән су ташу”.

12.45 –    спорт уеннары

             “Аркан тартышу”

              “Йөгерү”

              “Туры баганага менү”

              “Кул көрәштерү”, һ.б.

13.15 –     Көрәш

14.00   –   Йомгак ясау. Линейка.

14.15  –    Урыннарны җыештыру. Өйгә кайту.

Фәрман     №      

“Сабантуй” бәйрәмен үткәрү турында

        Милли гореф-гадәтләребез, милли бәйрәмнәребезнең асылларыннан берсе - “Сабантуй” бәйрәме - сабан эше беткәч тә үткәрелгән һәм статусы белән ул грекларның олимпиадалары белән тиңдәш. Бу бәйрәмнең милли рух тәрбияләүдә әһәмияте бәяләп бетергесез булуын истә тотып

ФӘРМАН БИРӘМ:

1. “Сабантуй” бәйрәмен көн җылы, кояшлы булса, 2010нче елның 29 нчы маенда 10.00 сәг., бу көнне яңгыр яуса, суык булса, 1 нче июньдә үткәрүне планлаштырырга.

2. Гомум әзерлеккә җаваплы итеп Миләүшә ханым Хәйбунасованы билгеләргә.

3. Бәйрәмне югары оешканлык белән төгәл үткәрүне тәэмин итер өчен түбәндәге исемлектә штаб төзергә:

1) Гүзәл ханым Садыйкова - төп оештыручы (төп (гомум) сценарий, уеннар, бәйгеләр билгеләү һ.б.). Гүзәл ханымга тәрбиячеләр: Маргарита, Венера, Альбина, Лена ханымнар ярдәмче итеп билгеләнәләр. Алар төп уеннарны үткәрүгә җаваплылар. Шуның өчен барлык кирәк-яракларны планлаштырып тәэмин итәләр. Алар эшләгән укучылар янында  сыйныф җитәкчеләре булалар.  

2) Сәнгать бүлеге мөгаллимнәре – Роберт әфәнде, Энҗе ханым, тавыш режиссеры, музыкаль бизәүче (аппаратура урнаштыру, музыка кораллары, кассеталар һ.б.), концерт әзерләүгә җаваплы.

3)  Роберт әфәнде Шәйхуллин бүләкләр җыюны оештыруга, милли уеннар оештырып үткәрүгә җаваплы.

4) Хуҗалык мөдире Халикова Г.Б. - бәйрәм үткәрү өчен хуҗалык хәстәрлеге күрүче, матди базаны көйләүче (кирәк-яраклар исемлеген тиз арада төзергә).

5) Валера, Бәхтияр, Айрат, Ирек   әфәнделәр - спорт  уеннарын планлаштыру һәм оештыру өчен гомум җаваплы.

6) Валера әфәнде Петровны бәйрәм комменданты итеп билгеләргә.

4. Бәйрәмне әзерләгәндә һәм үткәргәндә план-графикка нигезләнергә (кушымтада).

5. Чара үткәргән көнне  укучыларның гомере, исән-иминлеге өчен, төрле хәвефсезлекләрдән иструктаж үткәреп, имзаларын алуга җаваплы итеп сыйныф җитәкчеләрен билгеләргә.

6. Аланда янгын хәвефсезлегенә гомум күзәтчелек итүне хуҗалык мөдире Гөлсинә ханымга йөкләтергә.

7. Укучыларның бәйрәмгә килүләрен тәэмин итүгә җаваплылыкны сыйныф җитәкчеләренә тәгаенләргә.

8. “Сабантуй” бәйрәмендә аш-су оештыру, казан асу, термослар хәстәрләүне һәм барлык кирәк-яракларны булдыруга гомүм җаваплы итеп тәрбияче Наташа ханым Габдрахманованы билгеләргә.

8. Сәркәтип Әлфия ханым Янбухтинага ошбу фәрман белән хезмәткәрләрне имза аша фәрман чыккан көнне таныштырырга.

Гимназия директоры                                  Н.Н.Хөсәенов

Әәзерләде Хәйбунасова М.И. 


Раслыйм

Татар гимназияседиректоры

____________  

“Сабантуй-2010” бәйрәмен үткәрүгә план-график

Чаралар

Гомүм җаваплы

башкаручылар

танышу турында имзалар

1

“Сабантуй”  үтәсе урынны әзерләү, тиешле оешмаларга хат әзерләү, хәбәр итү

Хөсәенов Н.Н.

Хәйбунасова М.И.

2

2009-2010 нчы уку елы нәтиҗәләре бунча мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, бүләкләр, директор чыгышына мәгълүматлар әзерләү

Файрушина З.Т.

Тухватшина Р.С., Хәйбунасова М.И., сыйныф җитәкчеләре

3.

Бәйрәм ашы әзерләү, буфет эшен, камыр ашлары сатуны оештыру.

Габдрахманова Н.Н.

Ф.Хакимова, ашханә хезмәткәрләре

4

Бәйрәмгә сценарий төзү, музыкаль яктан бизәү,

Садыкова Г.Г.

Багаутдинова Э.Р., Шайхуллин Р.Ф.

5.

Бәйрәмне гомум бизәү (сөлгеләр, Сабантуй тугы, язулар һ.б.), игъланнар элү.

Валиева Г.М.

Назмиева Р.Ф., Маргарита, Венера, Альбина, Лена ханымнар

6

Хуҗалык кирәк-яракларын барлау, булдыру бәйрәмнән соң кире алып кайтып урыннарына урнаштыру:

- балта,

- көрәк,

- утын,

- казан (3),

- казан асу корылмалары,

- 1нче гимназиядән термослар алып килү, аларга кичтән су кайнатып әзерләп кую,

- бау,

- казанга капкачлар,

- өстәлләр (поход өстәлләре, 5 - иске парта),

- кадаклар,

- чүкеч,

- урындыклар (8),

- озын скамейкалар (2-3)

- чиләкләр (2-3),

- кәстрүльләр (2),

- тәрлинкәләр (50),

- стаканнар (50),

- калаклар (50)

- уҗаулар (3)

- чүмеч (1)

- табак-савыт юу өчен зур табаклар (2), фэйри,

- пычаклар (3-4),

- сөлгеләр,

- маталар, ковриклар,

- йөк машинасын әзерләү, Равил әфәндегә әйтеп кую,  

- чатыр, аңа кирәкле корылмалар, флаг һ.б.

Гөлсинә ханым

Шакиров Р., Петров В.И., Шобаев Б.Н., Ахмедуллин А.М., ир-ат техник хезмәткәрләр

  7.

Музыкаль аппаратура алып бару, урнаштыру, бәйрәмнән соң алып кайтып урыннарына урнаштыру

Шайхуллин Р.Ф.

Багаутдинова Э.Р.

8.

Уеннар оештыру. Мәхсүс план, график төзү, кирәк-яракларны булдыру, бәйрәм урынына алып бару, бәйрәмнән соң алып кайтып урыннарына урнаштыру.

М.И. Хәйбунасова

Тәрбиячеләр: Венера, Альбина,  Лена, Маргарита ханымнар, Зәйтүнә апа, Айрат, Бәхтияр әфәнделәр,  Гөлнара туташ (И)

9.

Бүләкләрне туплау, хисаплау, уеннарга бүлеп бирү.

Г.Г. Садыкова, ,

М.И. Хәйбунасова

10.

Сабантуй бәйрәменә чаралар, уеннар, ашату графигы төзү.

М.И. Хәйбунасова

Н.Н. Габдрахманова.

Әзерләде М.И. Хәйбунасова

Кулланылган әдәбият: