Сыйныфтан тыш чаралар
методическая разработка по теме

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

Предварительный просмотр:

Музейда дәрес. Музейга сәяхәт

 Максат: үз Ватаныбыз тарихы, мәдәнияте, горур халкы, аның гореф-гадәт, йолалары белән таныштыру,горурлык хисләре тәрбияләү; үткән тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: музей экспонатлары

Кереш олеш. Музей турында белешмә.

Безнең музей мәктәп коллективы инициативасы белән 1996 нче елда оештырылды.

Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләрнең, ата-аналарның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп материаллар,тарихи экспонатлар җыелды

Хәзерге көндә дә музей фонды төрле табылдыклар белән баеп тора. «Туган якны өйрәнү» музее кечкенә генә мәйданлы бүлмәдә урнашса да, бай мәгълүмат туплаган.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - ди халкыбыз.

Музейда мәктәп тарихы турында кызыклы һәм тарихи чыганаклар бар, шулай ук төрле борынгы көнкүреш эйберләре дә урын алган.

Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап, Мәшәкатьләреңне ташла да, Әй, туганым, үткәнеңә кара, Анда синең нәселең башлана. Ерак бабайлардан аваз килә: “Тамырыңны өйрән,и бала! Оныта күрмә, нинди җепләр белән Кеше заты җирдә саклана”.

Музейда әби- бабаларыбызның яшәешен, көнкүреш шартларын чагылдырган кечкенә почмак та бар. Анда самовар, авыл миче, чуен,лампа һәм башка борынгы әйберләрне очратырга була.

Гасырлардан килгән, ерак бабаларыбыз үзләренә көн күрү өчен агачтан, тимердән ясалган эш кораллары да урын алган.. Монда пычкы урак, туку орчыклары, жилпуч, җеп эрләгеч, агач көрәк, чабагач бар... Халкым бик тырыш булган, чөнки үзләреннән никадәр эш кораллары калган.

Алар игенчелек, терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнгән, сәүдә дә иткәннәр. якты киләчәккә ышанып яшәгәннәр, күнел җылылыгын да югалтмаганнар. Әнә никадәрле кул эшләре сакланып калган. Бияләй, оекбашлар бәйләгәннәр, кулъяулыклар чиккәннәр. Сөлге, тастымаллар тукыганнар. Музейда урын алган каба, орчык кебек эш кораллары шул хакта сөйли. Кул эшләренә элек тә, хәзер дә оста булган татар кызлары. Кул эшенең серләрен буыннан- буынга оста күчерә килгән халкым.

Чигү

Элек-электән татар кызлары чигү өчен төрле тукымалар - үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр. Чигү өчен ефәк, катылган җепләр, мулине, гарус, йон җепләре, канитель һәм мишура кулланылган.

Музейда булучыларны биредә тупланган эш коралларыннан –, урак, киле, шулай ук тормыш-көнкүреш кирәк-яракларыннан төрле керосин лампалары, сәгатьләр, үлчәүләр, бизмән, кистән, әбиләребезнең кул эшләреннән челтәр , чигүләр, сугылган тастымаллар, хатын-кызларның һәм ирләрнең милли киемнәре, чабата, бишек, XX гасыр акчалары, гарәпчә язылган иске китаплар, догалар, төрле значоклар җәлеп итә.

Милли киемнәр

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә. Ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган

Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән.Борынгы бабаларыбыз Идел буе болгарлары

сафьян дип йөртелә торган йомшак күннән затлы читекләр теккәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре үткән гасырда дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән.

Хәзер бу чигүле читекләрне биюче кызлар кия.

Экспонатлар белэн танышу.

Экспонатларнын кайберләре:

· Үлчәүләрнең күп төрләре;

· Күмер үтүкләре;

· Самоварлар;

· Борынгы акчалар;

· Керосинка һәм керосин фонарьләренең төрләре;

· Ташка әверелгән агач

· Борынгы тимер әйберләр

Татар кызлары элек – электән чибәр, тыйнак һәм кул эшләренә аеруча хирыс булулары белән аерылып торганнар. Музеебыздагы «Милли мәдәният» бүлегендә алар суккан кызыл башлы сөлгеләр, төн йокыларын калдырып чиккән ишек – тәрәзә кашагалары; кабатланмас бизәкле чигүләр урын алган.

Стендларны карау

Сугыш елларын хәтерләтүче истәлекләр дә музейда урын алган. Алар безгә сугыш фаҗигасен искә төшереп торалар.

Пионер тарихына караган экспонатлар - барабан, значоклар, байрак, укучы формасы бар.

“Мәктәбем-горурлыгым” бүлегендә мәктәпнең тарихы, аның директоры, укыткан укытучылар, чыгарылыш укучылары турында материаллар, альбомнар, фотографияләр тупланган.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә, илебезнең чын патриотлары булырга тиешбез.

Йомгаклау.

-Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

-Сез музей турында нинди яңа мәгълүмат белдегез?

- Безнең шәһәребездә музейлар бармы?

Өй эше.

Бәләбәй шәһәрендә булган музейлар турында мәгълүмат алып килергә.



Предварительный просмотр:

Су буенда кичке уен

Максат:  Мили гореф гадәтләрне балаларга өйрәтү,балаларны халык  

                  мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү,балаларның күңелен    

                  күтәрү.

Җиһазлар: Зал матур итеп бизәлә, татар милли киемнәре, сөлгеләр, ашъ-  

                      яулыклар куела.

                      Язгы алан-яфраклар яра башлаган каеннар. Каен ботакларында

                      “сандугачлар” куелган.

Тәрбияче 

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Уен” үткәрик әле.

(Әби белән бабай керәләр)

Бабай: Шушы аланлыкта кичке уенар үткәрә торган идек, хәтерлисеңме, карчык?

Әби: Соң онытыла мени инде ул чаклар...  Үзебез дә шушында кауштык бит . Исеңдәме, яулык салышлы уенын уйнаганда сиңа нинди җаза бирделәр? Уң якта утырган күршеңнең бит очыннан үбеп алырга. Ә ул күршең мин идем. Вот китте дә инде шуннан бездә мәхәббәт.

Бабай: Әйе шул.

(“Сандугачлар”сайравы ишетелә)

Әби: Аптырама карт карәле,

         Ничек матур аланда.

         Сандугач сайрый өздереп,

         Җыры сарыла җанга

         Карыйм, карыйм,

         Тик күрәлмим

         Кайда соң үзе, кайда?

(Әби үрелеп-үрелеп ачач башына карый)

Бабай: Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып җырлыйсы килә башлады.

Әби:  Яшь чагында уйнап – көлеп, җырлап – биеп йөргән тавышлар әле дә колагыма ишетелә сыман. Әйдәле, карт , булмаса ананда утырып,  шул вакытларны искә төшереп алыйк эле.

Бабай: Әйдә.

(Әби белән бабай аска төшеп утыралар)

(Кызлар керәләр, көянтә, ведро берничәсендә)

    Су буенда ялгыз гына,

Үсеп утыра ак каен.

 Кыз:                                       Бәхетле бул, озак яшә,

      Ялгыз булма, дускаем,

     

 Кыз:                                          Онытма син бу дөньяда

     Бәхет дигән сүз барын

            Шатлык кына килсен сиңа

  Тик боекма, дускаем.

Кыз:  Кызлар, су буенда нинди ямле, нинди матур. Әйдәгез бер җырлап алабыз.

Кызлар: Әйдәгез!

(Җыр “Ай былбылым”)

(Кармаклар тотып малайлар керә )

 Малай:

 Исәнмесез кызлар

Һавадагы йолдызлар.

Кыз: Исәнмесез! кемнәр дисәк, безнең малайлар икән. Нәрсә, балык тотарга дип төштегезме.

Малай:  Әйе!

Малай:  Юк инде... Сез монда микән дип эзләп төштек.

Малай:  Ә сез суга килдегезме?

Кыз: Без дә шул сезне очратырбыз бәлки диеп килдек.

Кыз: Йә, ярый алайса, әйдәгез бергәләшеп ял итик!

  Малай :              — Эх бар иде нәни чаклар,

                                   Кесә тулы борчаклар,

                                  Саламнан тәртә каерып,

                                       Кырмыска җиккән чаклар...

Кыз: Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,

               Безгә карап көләсезме?

               Сайрар кошлар, саф чишмәләр,

               Безнең җырны ишетәсезме?

Җыр (Чияле)

Кыз: Кызлар, малайлар. Әйдәгез яулык салышлы уенын уйнап алабыз.

(Көй яңгырый. Яулык салыш)(Беренче җәза Уң якта утырган күршеңнең бит очыннан үбеп алырга)

Малай:  

Сезне матур бии, диләр,

Биетеп карыйк әле.

(Татар биюе)

(Уен дәвам итә. Икенче җаза 1 малайга)

Кыз: Без биедек, ә сез җырлап күрсәтегез.

Малай:  Булдырабыз! Әйдәгез, егетләр!

(Малайлар тезелеп басалар)

Җыр. Агыйделгә таш ыргыттым. Чүлт итте.

Кыз: Алдадыгыз сез безне.

(Уен дәвам итә. Икенче җаза 1 Илвинага)

Илвина. Мин үземнең яраткан  җырымны җырлыйсым  килә.

(Җыр.)

(Колхоз председателе белән кул биреп исәнләшеп килергә.

5 тапкыр әтәч булып кычкырырга.)

        

Кыз: Кичкырын суыта төште. Әйдәгез учак янынарак утырып җырлап җылынып алабыз.

(Су буенда учак яна)

Әби: Карале, карт. Исеңдәме, теге күрше Сәкинә белән Сабир ничек каушып киттеләр?

Бабай:  Ялгышмасам, Сабир Сәкинәне кочаклап алган булса кирәк.

Әби: Әйе, күз бәйләп уен уйнаганда ялгыш кына килеп кочаклады дигән була инде Сәкинә аны. Менә бит язмыш ничек...

Кыз: кызлар, егетләр, әйдәгез күз бәйләшле уенын уйныйбыз.

(Уен 3 тапкыр)

Әби: Теге түбән очтагы Әминә ничек матур җырлый иде. Барый карт шул тавышына гашик булды да инде аның.

Бабай:  Ул җырлый башласа бөтен дөнья тын калып тыңлый иде.

Малай:Әминә, син безгә матур итеп җырлап күрсәт әле.

(Җыр. Алина башкара)

Такмаклар.

Уеннар бит дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

               Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

     Күркәм гадәтләрне яшәтүче

 Олуг телем-татар теле бар.

Туган телем, тургай  җырлы телем,

Айланасың  алсу таңнарда.

Син  илһамлы, назлы  һәм  ягымлы,

Сөенәмен  һаман  шуңарга.

         Чал тарихлы горур кешеләр  без,

          Тынмас моң бар безнең каннарда

    Ата- бабай мирас иткән сымак

Дәвам итәр юлын без барда.

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән-көн

Уен йолалары, җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

                         Челтерәп аккан чишмәгә

                           Суга дип килгән идек.

                           Тиз генә әйләнеп өйгә

                           Кайтырбыз дигән идек

  Кыз:      Кызлар, малайлар! Җырладык та, биедек тә, уйнадык та, әни өйдә су көтә, әйдәгез кайтыйк инде. Чиләкләрегезне су белән тутырыгыз!

       — Әйдәгез киттек кызлар, малайлар!

(Көй яңгырый. Кызлар, малайлар чыгып китәләр. Әби белән бабай чыга)

Әби: Яшь чаклар күңелле, яшьлекнең кадерен белегез балалар!

Бабай: Олыларны олылагыз, кечеләрне кече итегез!

Әби:  Хуш, сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме

Музыка уйнаганда балалар залга керә.

Алып баручы(Самира)

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь буген,

Нәрсәдән бу?- Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хөрмәтле әниләр, әтиләр, апалар, сеңелләр һәм балалар! Буген без сезнең белән дөньядагы ин матур бәйрәмнэрнең берсенә җыелдык – Яңа ел бәйрәменә! Сезне барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, бәхет, ризык, гаилә тынычлыгы, иминлек, эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Балаларның  игелеген күреп яшәргә ходай насыйп итсен.

Алып баручы(Данил)

Яңа еллар безгә барыбызга да яңа шатлыклар алып килсен иде!

Сезнең килүегезгә без бик шат, рәхмәт сезгә. Бәйрәмебезне ачык итеп белдерәм.

1 укучы:

Жирнең  бөтен төше нурлы,

Илемнен күге якты.

Жырлап – биеп каршылаган

Яңа ел таңы атты.

Жырлыйбыз да биибез-

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яна елда яна утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Алып баручы(Самира):

Бүген безнен бәйрәмгә кунак килгән. (күрсәтә) Карагыз эле, нинди матур бизәлгән! Ләкин, никтер, чыршыбызнын утлары янмый. Әйдәгез әле, бергәләшеп чыршыбызның утларын кабызыйк!

Бергә:

Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!

(Утлар кабына, кул чабалар)

2 укучы:

Янсын әйдә шәмдәлләрдә

Бизәкле шәмнәр.

Уйнап – көлеп, шау –гөр килеп

Үтсен бәйрәмнәр.

(Балалар чыршы тирэсендэ жыр жырлыйлар «Җем-җем көмеш тун кигән …»)

Алып баручы( Данил)

Балалар, безнен бәйрәмгә тагын бер кунак килергә тиеш. Я, кем соң ул, беләсезме?

Балалар: Кыш бабай.

Алып баручы( Данил)

Әйдәгез, чакырып карыйк үзен.

-Кыш бабай! Кар кызы! Ау!!!

(Тавыш ишетелә)

-Мин монда, киләм, киләм.

(Убырлы карчык керә.)

Убырлы карчык:

-Исәнмесез усал малайлар, тәртипсез кызлар, икелегә укучылар! Мин сезгә бик ашыгып  килдем! Сез бит бик начар нәрсәләр, шулаймы?

Алып баручы(Самира)

Юк, юк, син ялгышасың, без бик яхшы малайлар, кызлар. Без  укый да, яза да беләбез. Безнең арада начар балалар юк.

Убырлы карчык:

Юкмы? Булса мин аларны үзем белән карурманга алып китәр идем. Я, кайсыгыз бара минем белән?

Алып баручы ( Данил)

Балалар, бу соң  Кыш бабаймы икән?  

Убырлы карчык:

Мин Кыш бабай. Менә таягым, менә сакалым.

Алып баручы(Самира)

Әйдәгез без моны сынап карыйк. Табышмаклар әйтеп карыйк. Җавапларын таба алырмы икән?

1 табышмак:

Ишектән керде, түргә менеп китте. (суык)

Убырлы карчык:

Бу мин инде!

2 табышмак:

Ак кына, вак кына, ак мамык сымак кына.

Югала, юк була, учта тотсаң аз гына. (кар бөртеге)

Убырлы карчык:

Мин инде, мин.

3 табышмак:

Утта янмый, суда батмый. (боз)

Убырлы карчык:

Мин инде, мин.

Балалар: Белмәдең, ул боз була.  Син Кыш бабай түгел. (Резеда)

Убырлы карчык: Юк, мин Кыш бабай!

Алып баручы(Данил)

Я, Кыш бабай,  әйдәле , берне биеп тә кара инде!

(Флешмоб-Балалар да бии. Убырлыны биетәләр. Убырлы бии, сакалы төшә, чапаны салына. Егыла)

Алып баручы( Самира)

Бу кем соң ? Бу бит Кыш бабай түгел!(Убырлы карчык)

Убырлы карчык:

Кыш бабай сезнен бәйрәмгә килә алмас. Мин аның юлларын себеркем белән себердем. Карлар өйдем, юлдан адаштырдым. (Чыга)

Алып баручы (Данил)

Әйдәгез, малайлар,кызлар,  чын Кыш бабабызны чакырыйк. Бәлки юлны безгә таба алмыйдыр.

Бергә:

Суык бабай, кил безгә яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнергә.

Азалия:

Уенчыклар, бүләкләр безгә  тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай. Атлап түгел, чабып кил. А-ууу! А-ууу!А-ууу!

Кыш бабай: (Керә Кар кызы белән)

А-ууу! Без монда. Сезнең гимназияне  бик озак эзлэдек.Сезнен тавышны ишетеп килдек. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, шатлык, бәхет телибез.

Алып баручы (Данил)

Рәхим ит,Кыш бабай! Түрдән уз ,Кар кызы!

3 укучы:

Рәхмәт, Кыш бабай яхшы сүзенә.

Кайларда булдың сөйләп бир безгэ.

Кыш бабай:

Мин сезгә ерак жирләрдән килдем, тайгалар аша үттем. Боз- диңгезен ерып чыктым. Кырлар, урманнар аша үттем. Мин сезгә кар кызымны да алып килдем.

Кар кызы:

Кар- буранда тудым мин, кар биләудә үстем мин.

Кар биләүләрдә үстем мин, кар сулары эчтем мин.

Карлы –бозлы күлмәгем, капрон челтәр итәгем.

Ап- ак, ап-ак кар чәчәкләр сезгә буләк итәрмен.

Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда.

Сезне чын – чын күңелдән котлыйм Яңа ел белән!

Алып баручы (Самира)

Кыш бабай, син бик арыгансындыр инде. Бераз ял ит. Ә без сина җырыбызны җырлап алыйк.

4 укучы:

Эй Кыш бабай, Кыш бабай, хуш киләсен, уз бире.

Шатланышып җыр белән каршылыйбыз без сине.

Жыр «Кыш бабайның ак туны»

Алып баручы (Данил)

Кыш бабай, без сиңа матур – матур шигырьләр дә әзерләдек  ( 3 а кл шигырьләр сөйлиләр)

“ Чыршы,чыршы без сине...” җыры

Алып баручы (Самира):

Әйдәгез хәзер бергәләп уен уйнап алабыз

“ Кыш бабай бияләе” уены

Уенның шарты: Кыш бабай    бияләе кулдан-кулга күчерелә. Көй тукталуга, бияләй  кемдә кала шул кеше сорауга җавап  бирә.

    Сораулар:

  1. “Туган тел” шигырен кем язган?
  2. Сезнең класста ничә укучы?
  3. Без кайсы республикада яшибез?
  4. Шигырь сөйлә.
  5. Бәйрәм белән котлау.
  6. Өченче сыйныфта иң шук малай кем ул?
  7. Иң яраткан һәм иң яратмаган дәресең нинди?
  8. Этәч булып кычкыр.

 ( балалар утыралар)

Кыш бабай :Сез бик акыллы  икәнсез. Миңа бик ошадыгыз.

Кар кызы:

Ягез эле,кар бөртекләрем,биеп  алыйк.

“Кар бөртекләре “биюе ( 3 а кызлары башкаруында)

Алып баручы (Самира): 

Я, Кыш бабай, бераз ял иттеңме? Берәрне  җырлап алабызмы?

Җыр “В лесу родилась елочка”

5 укучы:

Буген бездэ зур бәйрәм,

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күнелләр җырга

һәм биюгә җилкенә.

Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

6 укучы:

Каршылыйк, дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә.

Әнэ күпме кунак килгән

Әйләнә – тирәбезгә.

Малайлар биюе “ Моряклар” ( 3 а кл)

7 укучы:

Ёлочка-ёлка, зеленая иголка,

С гирляндами, хлопушками,

С шарами и игрушками,

С нарядными подарками

Зажгись огнями яркими!

Бию  “ Ча-ча-ча” (3 а кл укучылары )

Кыш бабай: Балалар, безгә китәргә кирәк инде, безне башка укучылар да көтәләр. Тырышып укыгыз, апаларны, абыйларны тыңлагыз. Киләсе Яңа елларга кадәр сау булыгыз! (Чыгалар)

Бергә : Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Сагынырбыз бер елдан сон

Тагын да кил, Кыш бабай!

 

«Вальс»  биилэр ( 3а сыйныфы укучылары)

Алып баручы( Данил)

Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер кат Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз.

Алып баручы( Самира)

Яна 2018 ел һәрберебезгә яңа шатлыклар, яңа бәхетләр алып килсен.

1 укучы:

Жирнең  бөтен төше нурлы,

Илемнен күге якты.

Жырлап – биеп каршылаган

Яңа ел таңы атты.

Жырлыйбыз да биибез-

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яна елда яна утлар

2укучы:

Янсын әйдә шәмдәлләрдә

Бизәкле шәмнәр.

Уйнап – көлеп, шау –гөр килеп

Үтсен бәйрәмнәр.

3 укучы:

Рәхмәт, Кыш бабай яхшы сүзенә.

Кайларда булдың сөйләп бир безгә.

4 укучы:

Эй Кыш бабй, Кыш бабай, хуш киләсен, уз бире.

Шатланышып җыр белән каршылыйбыз без сине.

5 укучы:

Буген бездэ зур бәйрәм,

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күнелләр җырга

һәм биюгә җилкенә.

Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

6укучы:

Каршылыйк, дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә.

Әнэ күпме кунак килгән

Әйләнә – тирәбезгә.

7 укучы:

Ёлочка-ёлка, зеленая иголка,

С гирляндами, хлопушками,

С шарами и игрушками,

С нарядными подарками

Зажгись огнями яркими!

Убырлы карчык 

-Мин монда, киләм, киләм.

(Убырлы карчык керэ.)

Убырлы карчык:

-Исәнмесез усал малайлар, тәртипсез кызлар, икелегә укучылар! Мин сезгә бик ашыгып  килдем! Сез бит бик начар нәрсәләр, шулаймы?

Убырлы карчык:

Юкмы? Булса мин аларны үзем белән карурманга алып китәр идем. Я, кайсыгыз бара минем белән?

Убырлы карчык:

Мин Кыш бабай. Менә таягым, менә сакалым.

Убырлы карчык: (табышмакны чишкәндә)

Бу мин инде!

Убырлы карчык:

Мин инде, мин.

Убырлы карчык: Юк, мин Кыш бабай!

Убырлы карчык:

Кыш бабай сезнен бәйрәмгә килә алмас. Мин аның юлларын себеркем белән себердем. Карлар өйдем, юлдан адаштырдым. (Чыга)

Кыш бабай: (Керә Кар кызы белән)

А-ууу! Без монда. Сезнең гимназияне  бик озак эзлэдек.Сезнен тавышны ишетеп килдек. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, шатлык, бәхет телибез

Кыш бабай:

Мин сезгә ерак жирләрдән килдем, тайгалар аша үттем. Боз- диңгезен ерып чыктым. Кырлар, урманнар аша үттем. Мин сезгә кар кызымны да алып килдем.

Кыш бабай:

Балалар, безгә китәргә кирәк инде, безне башка укучылар да көтәләр. Тырышып укыгыз, апаларны, абыйларны тыңлагыз. Киләсе Яңа елларга кадәр сау булыгыз! (Чыгалар)

Кар кызы:

Кар- буранда тудым мин, кар биләүдә үстем мин.

Кар биләүләрдә үстем мин, кар сулары эчтем мин.

Карлы –бозлы күлмәгем, капрон челтәр итәгем.

Ап- ак, ап-ак кар чәчәкләр сезгә буләк итәрмен.

Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда.

Сезне чын – чын күңелдән котлыйм Яңа ел белән!



Предварительный просмотр:

“Илһам чишмәләре – 2011”

бәйрәменә багышланган сценарий.

Кызлар биюе.

Алып баручы чыга:

А.Б.

- Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне шигърият бәйрәме - “Илһам чишмәләре” фестивалендә сәламлибез.

        Соклангыч яз һәм яшлек бәйрәме “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале унөченче тапкыр үткәрелә. Унөченче яз борынгы Бәләбәй җирендә яшь талантларның яңа буынын башкорт, рус, татар һәм чуваш әдәбиятларының рухи гөмбәзендә исемнәре сүнмәс нур булып балкыган шагыйрьләрнең мәңгелек иҗатын дәвам итүчеләрне ача. Безнең гимназиябез дә бу олуг бәйрәмнән әлбиттә читтә алмый.        

        Бүген бездә кунакта:

1. Бәләбәй районы муниципаль районы хамиятеннән Тәбрис әфәнде Яхин,

2. Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Вакиф әфәнде Нуриев,

3. Шагыйрь Радик әфәнде Хәкимянов,

4. шагыйрә, “Башкортстан” гәҗитенең әдәбият бүлеге мөдире Шаехзада Бабич исемендәге дәүлет премиясе лауреаты Лариса ханым Абдуллина,

5. “Илһам чишмәләре-2009” фестиваленең Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым Каримова,

6. “Илһам чишмәләре-2011” фестивалендә катнашучы, Башкорт дәүләт университетының бишенче курс талибәсе Олеся Ахметрахимова,

7. Русиянең һәм Башкортстанның журналистлар шурасы әгъзасы, педагогик хезмәте ветераны, “илhам чишмәләре 2011” фестивале катнашучысы Зәлифә ханым Кашапова

8. Благовар районының район мәдәният йорты башлыгы,  “илhам чишмәләре 2011” фестивале катнашучысы Филзә ханым Кулуева

9. Башкортстанның язучылар шурасы әгъзасы, шагыйрә Зәйфә Салихова

        20011 нче ел төрки халыклар арасында Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Безнең укучыларыбыз бу вакыйганы шатланып каршы алды. Сүз аларга, рәхим итегез, укучылар.

Г. Тукайга багышланган әдәби-музыкаль композиция.

А.Б.

        Чишмәләр, чишмәләр... Кай тарафлардан гына ургылып чыкмыйлар. Аларның җыры, моңы электән үк күңелдән – күңелгә, йөрәктән –йөрәккә шигъри аһәң булып күчә килде. Заманында безнең төбәгебезнең шул көмештәй чишмәләрнең суын уртлап, елгаларында су кереп Сергей Аксаков, Марина Цветаева, Владимир Даль кебек күренекле шәхесләр яшәгән. Алай гына да түгел, чуваш халык шагыйрьләре Константин Иванов һәм Яков Ухсай, күренекле әдипләр Фатих Кәрим, Ярлы Кәрим, Габдулла Әхмәтшин, Гази Кашшаф, Таһир Таһиров һ.б. шушы якларның данын, матурлыгын җырладылар һәм өч республиканың да әдәбиятында җуелмас эз калдырдылар.

Мөхтәрәм кунакларыбызны сәламләү өчен сүз гимназия директоры Нурмөхәммәт әфәнде Хөсәеновка бирелә.

Сүзне Бәләбәй районы муниципаль районы хамиятеннән Тәбрис әфәнде Яхин сәламли.

        Фестиваль кунакларын  беренче сыйныф укучысы Гатауллина Илнара

“Я килә” җыры белән сәламли.  

А.б.          

Шигырь яза шагыйрь

                күз нурлары белән,

Хисләр белән үреп һәр сүзен.

Бәхет ярларына күпер булсын

Кичкәндә дип язмыш диңгезен.

Шигырь иңнәренә күтәрә ул

Өметләрен, борчу, шатлыгын.

Шагыйрь салган шигъри бу күпернең

Вакыт үзе сыный ныклыгын.

Сүзне хөрмәтле кунакларыбызга - вакыт сынауларын кичкән, дуслык күперләре аша бүгенге  очрашуга килгән шагыйрьләргә бирәбез.

Сүз мөхтәрәм кунагыбыз Вакиф әфәнде Нуриевка бирелә рәхим итегез.

Сүз Ләйлә ханым Каримовага бирелә, рәхим итегез!

А.б.           Җырлыйк әле без татлы җыр

Мең рәхмәтләр әйтеп бу көнгә

Ишеттерик моңлы сазыбызны!

Урлап алган җырлар түгел лә!

Жырлыйк әле тагын бер яңа җыр

Халкыбызның моңлы көенә

Сезнең ничек - минем горур күңел

Татар булуына сөенә!

  11 нче сыйныф укучылары Шохзод һәм Эльмира башкаруында җыр. Рәхим итегез!

А.б.           Шагыйрьлек тә, пәйгамбәрлек кебек,

Бирелә бары Ходай тарафыннан.

Яза шагыйрь, каурый каләм алып

Фәрештәнең ап-ак канатыннан.

Шул каләмен күк нурына манып,

Ак кәгазь юллар тезә-тезә,

Халык күңеленә бара шагыйрь -

Мең-мең газапларга түзә-түзә.

Сәхнә түренә Радик әфәнде Хәкимяновны чакырабыз.

Сүз Лариса ханым Абдуллинага бирелә, рәхим итегез.

    А.б.       Биик әле, онытылсын

Тормышның мәшәкате.

Биеп туа күңел дәрте,

Тәндә кала сихәте.

7 нче сыйныф укучылары “Татар кызлары ” биюен башкара.

Аб. Әй, бу яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә.

     Бәләбәйдә табигать бүләк иткән яз бизәкләренең иң күркәмнәренең берсе – “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале. Ул бездә бөтен тирә-юньнән агучы бик күп инешләрдән, чишмәләрдән торучы киң шигъри елга булып җәелә.

Сүз Зәлифә ханым Кашаповага бирелә,

Сүз Филзә ханым Кулуевага бирелә, рәхим итегез.

Җыр “Бәхетле төш”  башкара 9 нчы сыйныф укучысы Фаизова Илвина                                

А.Б.       Шагыйрьлек тә, пәйгамбәрлек кебек,

Бирелә бары Ходай тарафыннан.

Яза шагыйрь, каурый каләм алып

Фәрештәнең ап-ак канатыннан.

Шул каләмен күк нурына манып,

Ак кәгазь юллар тезә-тезә,

Халык күңеленә бара шагыйрь -

Мең-мең газапларга түзә-түзә.

Сүз якташ шагыйребез Камил әфәнде Фазлыйга бирелә, рәхим итегез!

Сүз яшҗ шагыйрә Олеся Ахметрахимовага бирелә, рәхим итегез.

Сезне сәламли 3 нче сыйныф укучысы Шәнгәрәева Линара. Җыр “Гөлләрем”

А.б.           Безнең яклар гел чишмәле, җырлы,

Бәллүр чишмә, Сөю чишмәсе...

Шул чишмәләр суын эчеп үс тә

Моңлы булмый тагын нишләсе?

Безнең яклар гел чишмәле, җырлы,

Тау чишмәсе, Илһам чишмәсе...

Адым саен изге чишмә тибә,

Шагыйранә булмый нишләсе?

Сәхнәгә гимназиянең каләм тибрәтүче укучыларын чакырабыз. Рәхим итегез.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

А.б.                  Миллионлаган шәһәр арасында

                                Бәләбәй  бар - әйе, кечкенә.

                        Ә эшләре, даны, кешеләре

                        Күп калалар өчен – төш кенә.

                        Тик Бәләбәй күккә чөйми борын,

                        Аксакаллар сыман сабыр ул;

                        Аның күңелендә мең төрле гамь -

                        Гади шәһәр түгел, шагыйрь ул.

Районыбызның мөхтәрәм шагыйрьләрен сәхнә түренә чакырабыз: Хәмит Сәйран, Мәҗит Кәримов, Фәүзия Мәхмудова,  

        

Кадерле дуслар! Бүген безнең бәйрәмебездә Бишбүләк районы Мәнәвез-Мәскәү авылынна да кунаклар бар. Аларны сәламләү өчен сүз Гимназия директоры Нурмөхәммәт әфәндегә бирелә.

                Күпме чишмә бергә кушыла да

Агып китә елга, дәръялар.

Шуңа монда гына ямьле язлар,

Монда гына шигъри дөнья бар.

Ил1ам чишмәң суын чиләгемә

Мөлдерәмә салдың, жәлләмәй.

Канат куйдың миңа, дәрт өстәдең

Шигъри чишмәм башы - Бәләбәй!                      

Җыр “Бал җимеше”. Башкара 10 нчы сыйныф укучысы Төхватшина Гөлназ

А.б. Сезнең белән бергә булу вакытлары сизелми дә үтеп китте. Укучыларыбызның шушы кул эшләрен очрашуыбыз истәлеге итеп бездән кабул итегез.

                 Күңелегез түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгеннән китмәсен.

Сезнең тормыш юлларыгызда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

А.б. Хөрмәтле кунаклар! Очрашуыбызның соңгы минутларын  “Туган тел” җыры дәвам итә.

Башлап җырлый Илвина Фаизова, Тухватшина Гөлназ и др.

Бию “Умырзая”

Без сезгә рәхмәтебезне белдереп, тагын очрашуны көтеп, саубуллашып калабыз.

“Илһам чишмәләре – 2006”

бәйрәменә багышланган сценарий.

Җыр “Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!”

( З.Салихова сүз, Р.Ханнанов муз.)

Күңелем эзләгән

Халкым моңы, серле

Чишмәләрең җырлый, Бәләбәй.

Әниләрең әй изге,

Кочагың ай иркен

Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!

Йөрәгем теләгән

Әнкәй җылылыгы

Куеныңда синең, Бәләбәй.

Икмәгең әй тәмле,

Суларың ай татлы

Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!

Яшәүгә җан өргән,

Илһам көче, ялкын

Синең утларыңда, Бәләбәй.

Кызларың әй дәртле,

Улларың ай чәмле

Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй !

Алып баручы.  Мөлдерәмә тулы күңелләрдән

Ага җылы хисләр ташкыны

Яз, наз көткән бөтен Бәләбәйне

Ялмап алган иҗат ялкыны.

Бүген гадәти көн түгел.

Бүген – шигырь бәйрәме!

Җаннан җанга күчеп йөри

Утлы хисләр бәйләме.

Рәхим ит, әйдә, түрдән уз,

Саумы, Шигырь бәйрәме!

Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне шигърият бәйрәмендә - “Илһам чишмәләре” фестивалендә күрүебезгә бик шатбыз. Шигърият язын быел Бәләбәй унынчы тапкыр каршылый. Унынчы фестивальнең шәһәребезнең 225 еллыгына, Бәләбәй районының 75 еллыгына туры килүе һәм күптән түгел ун еллыгын билгеләп узган татар гимназиясендә үткәрелүе үзе бер мәртәбә түгелмени?!

Тәбрикләү һәм кунаклар белән таныштыру өчен сүз гимназия директоры Нурмөхәммәт әфәнде Хөсәеновка бирелә.

А.б.  Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре...

        Чишмә башы кайсы төбәктә?

Үзәндә дә түгел, тауларда да

Моңга тулы безнең йөрәктә

Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре…

Хәерле юл тели һәр чәчәк

Чишмәләрнең, шигъри чылтыравын

Ишетәчәк ерак Киләчәк.

Фестиваль кунакларын гимназиянең “Чулпан” бию төркеме сәламли.

А.б.          Җыр тумаса, шигырь язылмаса

Нишләр күңел? Таштай ул катар

Шундый илаһи моң синдә шагыйрь,

Ташларны да хәтта елатыр.

Сүзне хөрмәтле кунакларыбызга бирәбез.

1 нче кунак___________________________ рәхим итегез.

А.б.           Җырлыйк әле без татлы җыр

Мең рәхмәтләр әйтеп бу көнгә

Ишеттерик моңлы сазыбызны!

Урлап алган җырлар түгел лә!

Жырлыйк әле тагын бер яңа җыр

Халкыбызның моңлы көенә

Сезнең ничек - минем горур күңел

Татар булуына сөенә!

Йолдыз Гатиятуллина башкаруында “Туган телем” җыры бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

А.б.           Шигырь туе. “Кәләш” назлы Сүзгә

Баш ияргә килгән кунаклар

Дуслык чәчәгенең таҗларымы?

Чуваш, урыс, башкорт туганнар.

Кияү кемме? Илһам, илһам үзе!

Гыйшкы – шигьри сүзгә табына

Шигырь туа, моңлы җырлар туа –

Илаһи моң – алар кавыша!

Бәләбәйдә шигырь туе бүген

Тыеп булмый хисләр ташкынын

Шигырь булып тама йөрәкләрдән

Тылсым көче – иҗат ялкыны.

Сәхнә түренә _____2нче кунакны______________________________________ чакырабыз.

Аб. Әй, бу яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә.

Бу чорда аларның күңелләре дә тулышкан елгалар шикелле гади дөнья ярларына гына сыеп калмыйча, хис дулкыннары булып ташып – ургылырга гына торалар. Ә хисләр, язгы хисләр, әлбәттә, шигъри юлларга әверелә.Шуңа күрә “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале табигатьнең әлеге иң хозур мизгелендә уздырылуы да һич очраклы түгел. Табигатькә кабат яз килде. Ә тәүге тамчылар,  көләч кояш елмаюы һәм кыюсыз кечкенә инешләр белән бергә шәһәрәбезгә “Илһам чишмәләре” килде.

 “Туган як”. Башкара Йолдыз Гатиятуллина, Ильвина Фаизова

А.б. Чишмәләр, чишмәләр... Кай тарафлардан гына ургылып чыкмыйлар. Аларның җыры, моңы электән үк күңелдән – күңелгә, йөрәктән –йөрәккә шигъри аһәң булып күчә килде. Заманында безнең төбәгебезнең шул көмештәй чишмәләрнең суын уртлап, елгаларында су кереп Сергей Аксаков, Марина Цветаева, Владимир Даль кебек күренекле шәхесләр яшәгән. Алай гына да түгел, чуваш халык шагыйрьләре Константин Иванов һәм Яков Ухсай, күренекле әдипләр Фатих Кәрим, Ярлы Кәрим, Габдулла Әхмәтшин, Гази Кашшаф, Таһир Таһиров һ.б. шушы якларның данын, матурлыгын җырладылар һәм өч республиканың да әдәбиятында җуелмас эз калдырдылар.

3нче кунак              

А.б.           Биик әле, онытылсын

Тормышның мәшәкате.

Биеп туа күңел дәрте,

Тәндә кала сихәте.

Алина Хабибуллина башкаруында мари биюе

А.б.                      Миллионлаган шәһәр арасында

                                Бәләбәй  бар - әйе, кечкенә.

                        Ә эшләре, даны, кешеләре

                        Күп калалар өчен – төш кенә.

                        Тик Бәләбәй күккә чөйми борын,

                        Аксакаллар сыман сабыр ул;

                        Аның күңелендә мең төрле гамь -

                        Гади шәһәр түгел, шагыйрь ул.

Шәһәребезнең мөхтәрәм шагыйрьләрен чакырабыз: Хәмит Сәйран, Мәҗит Кәримов,

А.б.           Туктый иде узып баручылар

Пианино моңы ишетеп.

Оча иде кебек сандугачлар

Мең-мең төрле телдә сайрашып.

Ю.Виноградов “Татар кызы бии”. Башкара Ләйсән Гиззатуллина

А.б.          Кулда үткен каләм барда

Мин көрәшми буламмы?

Йөгән салып жыеп булмый

Ходай биргән бу аңны,

дип әйтә торгандыр инде һәр шагыйрь.

Сүзне гимназиянең каләм осталарына бирәбез:  Ф.Х.Махмудова;

Н.Н.Хөсәенов

Нәсимә ханым Багаева

А.б.           Җырлар өчен килдек без бу җиргә

Җырламаган йөрәк яналмый.

Җырламаган йөрәк – йөрәк түгел,

Моңланмаган йөрәк кирәк түгел,

Җырламыйча, дуслар ярамый.

Сәхнәбез түренә шәһәребезнең күренекле сәхнә йолдызларын Урал-батыр халык иҗаты үзәге артисларын чакырабыз. Татар халык җыры “Зөләйхә” башкара Рәзидә Ибатуллина.

Дуэт Гульнара Садыкова , Эдуард Егоров

Эдуард Егоров

Дуэт Р.Ибатуллина, Хамит Таухетдинов

Гульнара Садыкова

Гульсина Валеева

А.б. Сәхнәгә гимназиянең каләм тибрәтүче укучыларын чакырабыз. Рәхим итегез.

Регина Ганиева

Алина Муллагалиева

Гүзәл Усманова

“Бииләр итек, читекләр” Илнур Киямов

А.б. Хөрмәтле кунаклар! Очрашуыбызның соңгы минутларын  “Туган тел” җыры

дәвам итә.

А.б. Сезнең белән очрашу минутлары сизелми дә үтеп китте.

Без сезгә рәхмәтебезне белдереп, тагын очрашуны көтеп, саубуллашып калабыз.

                 Күңелегез түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгеннән китмәсен.

Сезнең тормыш юлларыгызда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

“Илһам чишмәләре – 2007”

бәйрәменә багышланган сценарий.

Җыр “Әссәламәгаләйкем”

( Р.Әхиярова муз.)

4 милләт вәкиле сәламли:

- Исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр! Хуш килдегез!

- Һаумыһыгыз, мөхтәрәм кунактарыбыз!

- Мы рады приветствовать  вас в стенах нашей гимназии.

- Аван-и, ыра кун сунатпар сире хаклы тавансем!

Алып баручы.  Тылсымлы бер җылы  учак кебек,

Дусларыңны  ел да җыясың.

Олы, нурлы бәйрәм - төрле милләт

Халкы йөрәгенә сыясың.

Кыю уз син, алга, Шигъри бәйге,

Шагыйрь табынының  түренә.

Хөрмәт һәм дан җыры күтәрелсен

Башкортстаныбыз күгенә!

Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне шигърият бәйрәмендә - унберенче “Илһам чишмәләре” фестивалендә сәламлибез.

Көтеп алынган Иҗат бәйрәме безне тагын очраштырды.

Бүген бездә кунакта: Бәләбәй районы муниципаль районы хамияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Фәнил Фаилевич Муллахметов

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

Мөхтәрәм кунакларыбызны сәламләү өчен сүз гимназия директоры Нурмөхәммәт әфәнде Хөсәеновка бирелә.

Сүзне Бәләбәй районы муниципаль районы хамияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Фәнил Фаилевич Муллахметовка бирәбез.

А.б.  Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре...

        Чишмә башы кайсы төбәктә?

Үзәндә дә түгел, тауларда да

Моңга тулы безнең йөрәктә

Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре…

Хәерле юл тели һәр чәчәк

Чишмәләрнең, шигъри чылтыравын

Ишетәчәк ерак Киләчәк.

Фестиваль кунакларын “Йолдызлар яңгыры” конкурсы лауреаты “Чулпан” бию төркеме сәламли.

А.б.          Шигырь яза шагыйрь

                                    күз нурлары белән,

Хисләр белән үреп һәр сүзен.

Бәхет ярларына күпер булсын

Кичкәндә дип язмыш диңгезен.

Шигырь иңнәренә күтәрә ул

Өметләрен, борчу, шатлыгын.

Шагыйрь салган шигъри бу күпернең

Вакыт үзе сыный ныклыгын.

Сүзне хөрмәтле кунакларыбызга - вакыт сынауларын кичкән, дуслык күперләре аша бүгенге  очрашуга килгән шагыйрьләргә бирәбез.

1 нче кунак_________________________________________________________________________________ рәхим итегез.

А.б.           Җырлыйк әле без татлы җыр

Мең рәхмәтләр әйтеп бу көнгә

Ишеттерик моңлы сазыбызны!

Урлап алган җырлар түгел лә!

Жырлыйк әле тагын бер яңа җыр

Халкыбызның моңлы көенә

Сезнең ничек - минем горур күңел

Татар булуына сөенә!

“Йолдызлар яңгыры” конкурсы лауреаты Рәшит Мөхәмәдиев башкаруында “Туган телем” җыры  бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

А.б.           Шагыйрьлек тә, пәйгамбәрлек кебек,

Бирелә бары Ходай тарафыннан.

Яза шагыйрь, каурый каләм алып

Фәрештәнең ап-ак канатыннан.

Шул каләмен күк нурына манып,

Ак кәгазь юллар тезә-тезә,

Халык күңеленә бара шагыйрь -

Мең-мең газапларга түзә-түзә.

Сәхнә түренә _____2нче кунакны______________________________________ чакырабыз.

Муз. номер

Аб. Әй, бу яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә.

     Бәләбәйдә табигать бүләк иткән яз бизәкләренең иң күркәмнәренең берсе - “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале. Ул бездә бөтен тирә-юньнән агучы бик күп инешләрдән, чишмәләрдән торучы киң шигъри елга булып җәелә.

 ____3нче кунак__________________________________________________________

Муз. номер______________________________________________________________

А.б. Чишмәләр, чишмәләр... Кай тарафлардан гына ургылып чыкмыйлар. Аларның җыры, моңы электән үк күңелдән – күңелгә, йөрәктән –йөрәккә шигъри аһәң булып күчә килде. Заманында безнең төбәгебезнең шул көмештәй чишмәләрнең суын уртлап, елгаларында су кереп Сергей Аксаков, Марина Цветаева, Владимир Даль кебек күренекле шәхесләр яшәгән. Алай гына да түгел, чуваш халык шагыйрьләре Константин Иванов һәм Яков Ухсай, күренекле әдипләр Фатих Кәрим, Ярлы Кәрим, Габдулла Әхмәтшин, Гази Кашшаф, Таһир Таһиров һ.б. шушы якларның данын, матурлыгын җырладылар һәм өч республиканың да әдәбиятында җуелмас эз калдырдылар.

4нче кунак              

А.б.           Биик әле, онытылсын

Тормышның мәшәкате.

Биеп туа күңел дәрте,

Тәндә кала сихәте.

“Татар кызы биюе”. Башкара

А.б.           Безнең яклар гел чишмәле, җырлы,

Бәллүр чишмә, Сөю чишмәсе...

Шул чишмәләр суын эчеп үс тә

Моңлы булмый тагын нишләсе?

Безнең яклар гел чишмәле, җырлы,

Тау чишмәсе, Илһам чишмәсе...

Адым саен изге чишмә тибә,

Шагыйранә булмый нишләсе?

Сәхнәгә гимназиянең каләм тибрәтүче укучыларын чакырабыз. Рәхим итегез.

Йолдыз Гатиятуллина

Виолетта  Насибуллина

Эльвира Дзюина

Муз. номер

А.б.                  Күпме чишмә бергә кушыла да

Агып китә елга, дәръялар.

Шуңа монда гына ямьле язлар,

Монда гына шигъри дөнья бар.

Ил1ам чишмәң суын чиләгемә

Мөлдерәмә салдың, жәлләмәй.

Канат куйдың миңа, дәрт өстәдең

Шигъри чишмәм башы - Бәләбәй!                      

Сәхнәгә шәһәребезнең мөхтәрәм шагыйрьләрен чакырабыз:

     Хәмит Сәйран, Зәйфә Салихова

А.б.           Туктый иде узып баручылар

Пианино моңы ишетеп.

Оча иде кебек сандугачлар

Мең-мең төрле телдә сайрашып.

_____________________________________________ Башкара “Бәләбәй - балачак планетасы” конкурсы лауреаты  Ләйсән Гиззатуллина

А.б.      Сүзне гимназиянең каләм осталарына бирәбез:

 Ф.Х.Махмудова

А.б.           Җырлар өчен килдек без бу җиргә

Җырламаган йөрәк яналмый.

Җырламаган йөрәк – йөрәк түгел,

Моңланмаган йөрәк кирәк түгел,

Җырламыйча, дуслар ярамый.

Сәхнәбез түренә шәһәребезнең күренекле сәхнә йолдызларын Урал-батыр халык иҗаты үзәге артисларын чакырабыз.

__“Берләшик!Рәзидә Ибатуллина.

___Татар халык көйләре тезмәсе. Гармунчылар төркеме___

____________________________________________________

А.б. Хөрмәтле кунаклар! Очрашуыбызның соңгы минутларын  “Туган тел” җыры

дәвам итә.

А.б. Сезнең белән очрашу минутлары сизелми дә үтеп китте.

Без сезгә рәхмәтебезне белдереп, тагын очрашуны көтеп, саубуллашып калабыз.

                 Күңелегез түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен.

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгеннән китмәсен.

Сезнең тормыш юлларыгызда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.



Предварительный просмотр:

“ Гимназияне тәмамлаучылар белән очрашу” кичәсе

 

Бию “Гүзәл” ләр биюе.

  1. М.Хәйбунасова һәм И. Файрушина җырлый.

Алап баручылар чыга:

1 А.Б.

Исәнмесез, дип башлыйм әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашуга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2 А.Б.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дуслардан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

1 А.Б.

Хәерле кич, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Сезнең белән гимназиядә кабат очрашуыбызга бик шатбыз.

2 А.Б.

Бүген яраткан укытучыларыгыз, сабакташ дусларыгыз, гимназия хезмәткәрләре белән Очрашу бәйрәменә җыелдыгыз.

1 А.Б.

Безнең халыкта һәр эшне олыларның хәер-фатихасыннан, изге сүзеннән башлап җибәрү бар. Шул гореф-гадәтне истә тотып, бүгенге матур кичәбезне башлап җибәрү өчен сүзне Зәйтүнә абыстайга бирәбез, рәхим итегез!

Дог аукыла.

2 А.Б.

Сагынып килдегезме, дусларым,

Онытылмас уку йортыгызны?

Искә алыр өчен шушы йортта

Укып, белем алган чагыгызны,

Якын дуслар, тәүге ярыгызны,

Тәрбиячеләрне, укытучыларыгызны?

Барча укучыларын сәламли гимназия директоры Нурмөхәммәт әфәнде Хөсәенов, рәхим итегез!

1 А.Б.

Төрле елларда укуларын тәмамлаган укучылар килгән бүген.

2 А.Б.

Хәтирәләр күңел түрләрендә,

Бер серләшик таңга кадәрле.

Бүген бездә яшьлек үзе кунак-

Бу очрашу шуңа кадерле.

1А.Б.

Гимназиянең беренче чыгарылышы – 1998-1999 нчы уку елына туры килә.

Бу беренче чыгарылышның беренче сыйныф җитәкчесе – Хөснетдинова Гөлшат Кашфулла кызы. Үткән еллны алар гимназияне тәмамлаганга 10 еллык бәйрәмнәрен каршы алдылар.

2 А.Б.

Сүзне  беренче сыйныф җитәкчесе – Хөснетдинова Гөлшат Кашфулла кызына һәм аның укучыларына бирелә, рәхим итегез.

Сезнең өчен

1 А.Б.

Кичәбезне дәвам итеп, сәхнәгә икенче чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Фәйрушина Зөлфия ханымны һәм аның бу елдагы укучыларын чакырабыз. Бу чыгарылыш 1999-2000 нче елларга туры килә. Рәхим итегез.

Биремнәр үтәлә.

Сезнең өчен

 А.Б.

2000-2001 нче елгы чыгарылышның сыйныф җитәкчеләре Бакирова Зәбирә Хәләф кызы. Сезгә сүз! Рәхим итегез!

Биремнәр үтәлә.

2 А.Б.

2001-2002нче чыгарылыш укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Ситникова Венера Рашитовнаны сәхнәгә чакырабыз.

Биремнәр үтәү.

2 А.Б.

Гөлшат Кашфулловнаның тагын бер чыгарылышын – 2002-2003 нче уку елы чыгарылыш укучыларын сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез!

Биремнәр үтәү.

2 А.Б.

Сәхнәбез түренә Фәттахова Люзия Назир кызын һәм 2003-2004 нче уку елы чыгарылышын чакырабыз. Рәхим итегез!

Биремнәр үтәү.

1.А.Б.

2 А.Б.

Ахметова Замира Мирхатовна 2004-2005 нче елгы чыгарылышның сыйныф җитәкчесе булып эшләде. Әйдәгез аларны сәхнәгә чакырыйк. Рәхим итегез!

Биремнәр үтәү.

2 А.Б.

Сәхнәбез түренә Файрушина Зөлфия Тимербаевна һәм Амирова Альмира Тәлгат кызын  кызын һәм 2003-2004 нче уку елы чыгарылышын чакырабыз. Рәхим итегез!



Предварительный просмотр:

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе сәнгать бүлегенең “Шәһри Казан” гәзите хезмәткәрләре белән очрашу концерты

2012-2013 уку елы

Алап баручы чыга:

1 А.Б.

Исәнмесез, дип башлыйм әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашуга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2 А.Б.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дуслардан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

1 А.Б.

Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Сезнең белән гимназиядә кабат очрашуыбызга бик шатбыз.

Дога укыла 2 нче сыйныф укучылары.

5 сыйн кызлары башкаруында “И, Туган тел!” җыры.

Мөхтәрәм кунаклар белән таныштыру өчен сүз гимназиябез директоры Нурмөхәммәт әфәндегә бирелә.

 

А.Б.

        2012-2013нче уку елында гимназиянең сәнгать бүлегендә хореография классы, рәсем студиясе, фортепиано классы, вокал студиясе, Баян классы эшләп килде. Ә түгәрәкләргә килгәндә Әхлак , Кул эшләре, Әвәләү, Музей, “Спорт” “Яшь атучы”   түгәрәкләре эшләде. Укучыларыбыз гомумгимназия һәм муниципаль чараларда актив катнашты.

        Бүген сезнең игътибарыгызга аларның иҗат җимешен тәкъдим итәбез

.

1. Бию. Татар биюе. 2нче сыйныф.

2. Җыр. “Матур гөлгенә” Шайгарданова Элвина, Габдрахманова Элза

        2нче сыйныф.

3. Бию. 7нче сыйныф укучылары.

4. Җыр. 3 нче сыйныф укучылары “Бәрәм бүген!”

5. Җыр. Җыр керсен күңелгә.  5нче сыйныф.

6. Габдулла Тукай. “Эш беткәч уйнарга ярый” 6нчы сыйныф укучылары башкара.

2010-2011елныкы.

3 нче сыйныф укучысы “___________” җырын башкара

2нче сыйныф укучылары башкаруында “Полька»

5 нче сыйныф кызлары башкаруында Татар кызлары биюе

2нче сыйныф малайларын каршы алыгыз: “Сакчылар” биюе

Кул эшләре түгәрәгендә башкарган эшләре белән 5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясый

3 нче сынйныф укучылары башкаруында “Вальс»

2нче сыйныф кызлары башкаруында «Каникул» биюе

9 нчы сыйныф укучысы Фаизова Элвина башкаруында җыр  ___________________

3 нче сыйныф малайлары башкаруында Татар егетләре биюе.

6,7нче сыйныф укучылары Кул эшләре түгәрәгендә башкарган эшләре белән.

Җыр Фаизова Элзана һәм Ахметгареева Камилла башкаруында җыр _______________________________________

9 нчы сыйныф укучылары башкаруында парлы бию

 3 нче сыйныф укучылары – парлы бию

7 нче сыйныф укучылары башкаруында Татар биюе

3 нче сыйныф укучылары башкаруында “Чишмә” биюе

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе сәнгать бүлегенең иҗади концерты

2012-2013 уку елы

Хорга тезелеп басалар.

1 сыйн кызлары башкаруында “Яшә син, туган илем!” җыры.

Алап баручы чыга:

1 А.Б.

Исәнмесез, дип башлыйм әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашуга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2 А.Б.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дуслардан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

1 А.Б.

Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Сезнең белән гимназиядә кабат очрашуыбызга бик шатбыз.

  А.Б.

        2012-2013нче уку елында гимназиянең сәнгать бүлегендә хореография классы Хореограф Багаутдинова Энҗе Рафаил кызы, рәсем студиясе укытучы Валиахметова Айгөл Хәлил кызы, фортепиано классы укытучы Рашитова Марина ханым, Хор, вокал студиясе җитәкчесе Султанова Әлфия ханым, Баян классы укытучысы Мигранова Минсылу Мансур кызы эшләп килде. Ә түгәрәкләргә килгәндә, Зәйтүнә апа Нәсибуллина  Әхлак , Венера ханым Ситникова  Кул эшләре, Бәхтияр әфәнде Шобаев  Әвәләү, Рәмис әфәнде Мназев Музей, Валера Әфәнде Петров “Спорт”, Руслан әфәнде Саяхов “Яшь атучы”   түгәрәкләрен җитәкләделәр. Гимназия укучылары гимназия һәм муниципаль чараларда актив катнашты.

        Бүген сезнең игътибарыгызга аларның иҗат җимешен тәкъдим итәбез

1. Хор.

2. Фортепиано. “Татар биюе”. Мухамадиярова Гөлназ чыгыш ясый.

3. Бию . 1 нче сыйныф укучылары – Парлы бию.

4. Җыр. 4нче сыйныф укучылары башкаруында “Укытучыма”

5. Баян. Зиннатуллин Алмаз. “Туган тел”

6. Бию. Татар биюе. 2нче сыйныф.

7. Фортепиано. “Татарча җыр”. Молякова Диана.

8. Җыр. Салаватова Энҗе. “Бүләк”. 2нче сыйныф.

 9. Баян. “Яулыклар белән бию” Туйчиев Дониер, Илясов Айдар. 5 нче сыйныф

10. Вальс. 3 нче сыйныф.

11. Фортепиано. Белорус җыры. Гайнетдинова Зарина башкара. 3нче сыйныф.

12. Җыр. “Матур гөлгенә” Шайгарданова Элвина, Габдрахманова Элза

        2нче сыйныф.

13. Баян. “Тамчы там”. Уразаев Павел. 4нче сыйныф

        “Ал чия төпләрендә” Хөснетдинов Ринат.4нче сыйныф

14. Бию. 7нче сыйныф укучылары.

15. Җыр. Шайгарданова Элвина “Өй алдында чебиләр”

16. Баян. “Зариф” Насибуллин Айнур. 2нче сыйныф

        “Кечкенә полька”

17. Бию “Мин рәсем төшерәм”________

18. Баян. “Полька” Ахметзянов Илнар 8нче сыйныф.

19. Полька биюе.  2нче сыйныф малайлары.

20. Баян. “Шәл бәйләдем” Насыров Динар, Уразаев Павел. 4нче сыйныф

21. Бию. Парлы бию. 4нче сыйныф.

22. Җыр. Җыр керсен күңелгә.  Фаизова Элзана 5нче сыйныф.

2010-2011елныкы.

3 нче сыйныф укучысы “___________” җырын башкара

2нче сыйныф укучылары башкаруында “Полька»

5 нче сыйныф кызлары башкаруында Татар кызлары биюе

2нче сыйныф малайларын каршы алыгыз: “Сакчылар” биюе

Кул эшләре түгәрәгендә башкарган эшләре белән 5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясый

3 нче сынйныф укучылары башкаруында “Вальс»

2нче сыйныф кызлары башкаруында «Каникул» биюе

9 нчы сыйныф укучысы Фаизова Элвина башкаруында җыр  ___________________

3 нче сыйныф малайлары башкаруында Татар егетләре биюе.

6,7нче сыйныф укучылары Кул эшләре түгәрәгендә башкарган эшләре белән.

Җыр Фаизова Элзана һәм Ахметгареева Камилла башкаруында җыр _______________________________________

9 нчы сыйныф укучылары башкаруында парлы бию

 3 нче сыйныф укучылары – парлы бию

7 нче сыйныф укучылары башкаруында Татар биюе

3 нче сыйныф укучылары башкаруында “Чишмә” биюе



Предварительный просмотр:

“Нәүрүз гүзәле” бәйгесе-2017

Яз килә, яз килә,

Кояш нурларын сибә.

Тып-тып итеп тамчы тама,

Инде кар эреп бетә.

Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар кайталар

Аларга оя ясыйлар

Мәктәптәге балалар.

Әй дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Җырлый-җырлый биик әле

Сез кул чабып торыгыз!

Көннең төнне куып җиткән вакытында, кыш бабайның чәчләре кар суы булып акканда безнең әби-бабайларыбыз язны - Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Кадерле дуслар! Без дә буген Язны - Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык. Март башында “Нәүрүз гүзәле - 2015” исеме астында гимназиябезнең уңган, булган татар кызларын сайлау буенча  конкурс игълан ителгән  иде.

Бүген,  ниһаять, гимназиянең Нәүрүз гүзәлен билгеләү көне!

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте сез,

Яшәү мәгънәсе дә син – гүзәл кыз!

Гүзәл кызларыбызны каршы алыгыз, менә алар: бәйрәм үзәгендә уңган, булган, чибәр, зифа, сылу татар кызлары:

Мәктәпкәчә әзерлек төркеменнән _____________________________

1а сыйныфы Билалова Гүзәл

1б сыйныфы Халилова Кәмилә

2а сыйныфы Шангаряева Аделина

3 сыйныф Самирханова Лиана

4 сыйныф Нартдинова Диләрә

Бәйге булгач, бәя куючылары да булырга тиеш. Безнең бәйрәмебез түрендә казыйлар. Әйдәгез алар белән дә танышып китик:

Гөлнара Гайсина – китапханәче

Лилия Арсланова – УТЭБДУ

Люзия Фаттахова – татар теле, әдәбияты укытучысы,

Энҗе Багаутдинова - Хореография укытучысы

Альфира Аширова - 6нчы сыйныф тәрбиячесе

Рүзилә Багаева - 8нче сыйныф укучысы

 

Бәйгеләр түбәндәгечә оештырылачак:

Танышу.

(үзләре белән таныштыру)

“Мин – татар кызы!”

Татарча топ-модель (татар кызлары киемнәре модасы, алъяпкыч,  калфак, аяк киеме, прическа,)

Мин – милләтем киләчәге. (сүз осталыгы. Шигырь, эссе һ.б.)

“Мин булдырам!”Иҗади конкурс – (актерлык осталыгы, милли ризыклар һ.б.)

Регламент:

Танышу – 5мин.

“Мин – татар кызы” – 2 мин.

“Мин – милләтем киләчәге” – 3 мин.

“Мин булдырам!” – 4мин.

Жюри әгъзаларының регламентны бозган очракта конкурсантны туктатырга хокукы бар.

Сылу кызларыбыз белән танышу минутлары да килеп җитте. Әйдәгез, беренче конкурсыбызны игълан итеп аларга сүз бирик!

_______________________________________________________сүз бирәбез.

Рәхим итегез! _______________________________________________________сүз бирәбез.

Рәхим итегез! _______________________________________________________сүз бирәбез.

Рәхим итегез! _______________________________________________________сүз бирәбез.

Рәхим итегез! _______________________________________________________сүз бирәбез.

Рәхим итегез! _______________________________________________________сүз бирәбез.

Рәхим итегез!

Сокланыгыз, сокланганда,

Тик күз тидерми генә.

Таудай бәхет, уңышлар,

Юлдаш булсын аларга.

Үрнәк булган эштә,

Лаек булсын санга,

Кайгы-хәсрәт кагылмыйча

Үтсен аңа!

Икенче конкурсны игълан итәм. “Мин-татар кызы!” Татарча топ модель. Рәхим итегез!

Кемнәр генә күрмәгән дә,

Кемнең генә күзе төшмәгән?

Шушы кадәр гүзәллекнең суын

Эчтең микән кайсы чишмәдән?

Кайсы якта, кайсы тарафта ул

Син йөгереп тәпи киткән җир?

Кайсы язлар сөю алып килгән,

Кайсы былбыл бүләк иткән җыр?

Өченче конкурс – “Мин – милләтем киләчәге”  дип атала. Конкурсант кызларыбыз сүз осталыгын күрсәтергә тиеш булалар..

Тыйнак та син,

Батыр да син,

Тырыш та син,

Матур да син

Киң күңелле Татар кызы!

Кояштан да иртә торып,

Җиң сызганып

Зур эшләргә тотынасың

Оҗмах кызы!

Дүртенче конкурс – иҗади конкурс. Кызларыбызны уңганлыкта, булганлыкта сынап карыйк.

Сүзне  жюрига биргәнче минем кызларга бер-ике соравым бар:

Мондый матур исемне сиңа кемнәр бирде икән? Ә ул нинди мәгнәне аңлата?

Буш вакытларыңда ниләр белән шөгылләнергә яратасың?

Елның кайсы вакытын ныграк яратасың ни өчен?

Киләчәктә кем булырга хыялланасың?

Зур рәхмәт кызларыбызга.

Сүз  жюрига бирелә. Рәхим итегез!

Зур рәхмәт!

Кадерле дуслар! Бүгенче чарада катнашучы кызларыбызга, аларны әзерләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә, музыка җитәкчеләренә зур рәхмәт!

         

                  



Предварительный просмотр:

“Бер очрашу - бер гомер”

(Германия татарлары , тарих һәм тел галимнәре белән очрашу сценарие)

“Әссәламәгаләйкем” җыры, Эльвира, Эльмира Хәбибуллиналар

А.Б. Әссәламәгаләйкем, исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! “Бер очрашу - бер гомер” дигән кичәгә рәхим итегез. Мөхтәрәм рамазан аенда,  алтын көзнең иң гүзәл мизгелендә Башкортстан республикасының татар мөхите үзәкләренең берсенә - Бәләбәй татар гимназиясенә очрашу кичәсенә килгән мөхтәрәм кунакларыбыз белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез:

1.Камилла Дәүләтшина-Линдер – тарих фәннәре докторы, Гамбург университеты хезмәткәре, якташыбыз тарихчы Тимербәк Дәүләтшинның кызы

2.Людвиг Линдер – Камилла ханымның тормыш иптәше, дөнья күләмендә танылган адвокат

3.Искәндәр Гыйләҗев – тарих фәннәре докторы, Казан  университеты профессоры, татар әдәбиятында зур урын алып торган язучы Аяз Гыйләҗевның улы.

4.Римзил Вәлиев - Бөтендөнья татар конгрессы рәис урынбасары, татар федераль милли-мәдәни   м                       рәистәше

4.Рөстәм Бәдретдинов – Бөтендөнья татар конгрессы бүлек мөдире

Мөхтәрәм кунаклар! Ерак араларны якын итеп, безнең гимназиягә игътибар биреп килүегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең өчен гимназия укытучылары һәм укучылары әзерләгән музыкаль сәламне, рәхим итеп, кабул итегез!

Парлы бию, 4 сыйныф

Бер күрешү – бер гомер дип,

Юкка гына әйтмиләр.

Яңа төсмер, мәгънә ала

Борынгы җыр, моңлы көйләр.

Садыкова Гүзәл башкаруында халкыбызның борынгы җыры – “Рамай”.

Сезне сәламли “Чулпан” бию төркеме.

Татар моңсыз яши аламыни –

Татар күңеленә моң кирәк.

Тальяныңны гына сузып җибәр, -

Дәррау кушылыр ана мең йөрәк.

Хәзер сүз гимназиябезнең директоры Нурмөхәммәт әфәндегә бирелә.

Н.Н.Хөсәеновның чыгышы.

Читтә йөргән чакта, сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап заманалар

Матур бәя бирсә эшенә, -

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Шигырьдә әйтелгәнчә, зур уңышларга ирешкән, хезмәтләренә дөнья күләмендә матур бәя бирелгән кунакларыбыз ата-бабаларының туган җирләренә кайтып бара.

Миләүшә Хәйбунасова һәм Рамиль Арсланов  башкаруында “Туган як” җыры сезнең туган җиргә аяк басуыгызны котлап яңгырасын.

“Туган як” җыры

Кадерле кунакларыбызның, әлбәттә, безгә әйтер сүзләре  күптер. Очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән сезне күрергә, сезне ишетергә килделәр. Сүз сезгә, рәхим итегез!

Әңгәмә өчен сораулар:

  1. Германиядә татар диаспорасы бармы? Татарларга бер-берсе белән очрашып күрешү өчен мөмкинлек бармы?
  2.  Телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен нәрсәләр эшләнә?
  3. Уку йортларында татар теле, тарихы өйрәнеләме?
  4. Татар телендә чыга торган вакытлы матбугат чаралары бармы?
  5. Теле-радио тапшырулар алып барыламы?
  6. ___________________________________________________
  7. ___________________________________________________
  8. ___________________________________________________
  9. ___________________________________________________
  10. ___________________________________________________

Кадерле дуслар! Очрашу кичәбез ахрына якынлашып килә. Кызыклы, мавыктыргыч, фәһемле чыгышлары өчен кунакларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм шушы очрашу истәлеге итеп кечкенә бүләкләребезне тапшырабыз.

Н.Н.Хөсәенов бүләкләр тапшыра.

Кичәбезне халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җыры дәвам итә.

“Туган тел” Валеева А, Фарукшина Гөлнара

Мөхтәрәм кунаклар, аралар ерак димәгез,безнең кунакчыл Бәләбәй җиренә килегез, безне онытмагыз! Сезгә уңышлар, сәламәтлек, изгелек, иминлек теләп, кабат очрашуларны көтеп хушлашабыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Сыйныфтан тыш чаралар

Бу бүлеккә сыйныфтан тыш чаралар үрнәкләрен урнаштырам....

Сыйныфтан тыш чаралар

Сыйныфтан тыш чаралар...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын өйрәнү максатында сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең мөһимлеге

Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез иҗатын сыйныфтан тыш чараларда куллану милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдә зур роль уйный....