Сыйныфтан тыш чаралар
классный час по теме

Нурова Рүзилә Альберт кызы

Бу бүлеккә сыйныфтан тыш чаралар үрнәкләрен урнаштырам.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башкортстан – дуслык иле.

(шигырь укучылар конкурсы)

- Исәнмесез, кадерле балалар,укытучылар, хөрмәтле кунаклар! Туган җиребез, туган төбәгебез Башкортстан респубикасына багышланган, “Башкортстан – дуслык иле” дип аталган  шигырь укучылар конкурсына рәхим итегез! Алтын көзнең ямьле мәлендә, 1990 нчы елның 11 октябрендә, без яшәгән ил азат, суверенлы дәүләт дип игълан ителде.  Ирек һәм хезмәт сөйгән горур халкыбыз тарихында яңа дәвер башланды, ә 2011 ел Башкортстан республикасында халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту елы дип игълан ителде.

Мостай Кәрим.

Каен яфрагы турында.

Җир шарының картасына

Карасаң яхшы гына –

Башкортстан шул картада

Бер яфрак чаклы гына.

Әйе, яфрак, ак каенның

Бер яфрагы нибары.

Ә каены – бөек Рәсәй –

Шундый яшел, югары.

Башкортстан республикасы – Бөек Ватаныбыз Россия Федерациясенең кечкенә генә бер кисәге. Мәйданы ягыннан Бельгия сыман дәүләттән биш тапкырга диярлек зуррак. Ә экономик әһәмияте ягыннан исә ул нык аерылып тора, чөнки үзенә зур байлыклар туплаган.

Хәзинәләрнең муллыгы, җирләрнең уңдырышлылыгы, табигать күренешләренең гүзәллеге белән кемнәрне генә сокландырмый безнең республика! Җылы аяз көннәре белән Төньяк Кавказны, чатнама суыгы белән Себерне, көчле җиле белән Казахстанны, коеп яуган яңгырлары белән йончу көнле тайганы хәтерләтә ул. Рудаларга бай булганы өчен мәшһүр “Урал энҗесе”, җире “кара алтынга” мул булганы өчен “Икенче Баку”, шифалы чишмәләре белән сугарылганы өчен “Икенче Кавказ” дип атыйлар.

Әйтерсең лә төрле якның үзенчәлекләрен үзенә сайлап туплар өчен ул Европа белән Азия, Рус платформасы белән чал Уралның җыерчыклы таулары, урман зонасы белән дала, көлсу туфрак белән кара туфрак, субтропик һава массасы белән Арктика ягыннан килгән салкын һава очрашкан зонага шулай җәйрәп урнашкан. Гаҗәп катлаулы аралашу, гаҗәп чуар бизәк, табигать хәзинәләренең көнләшерлек бай төре!

( Башкорт биюе)

Башкортстан – дуслык иле,

Дуслар белән без көчле:

Урал таудай какшамаслык,

Агыйделдәй пакь хисле.

Республикалар һәм өлкәләрне берләштергән олы йортыбызда төрле милләт кешеләре дус һәм тату тормыш көтә. Россиядәге 21 республика һәм өлкә арасында халык саны буенча иң зуры – безнең Башкортстан. Башкортлар, руслар, татарлар, чувашлар, удмуртлар һәм башка бик күп милләт вәкилләре монда зур гаилә булып яши. Халыклар дуслыгы – безнең иң зур байлыгыбыз.

( Шәүкәт Галиев “Дуслык балы”)

Башкортстан – таулар иле,

Монда алсу, тын таңнар,

Шул таңнарга уй-хисләрем

Яшьтән үк манчылганнар.

Урал тавы борын-борыннан үзенең кыйммәтле ташлары белән дан казанган. Аның куенында гаҗәп күп һәм төрле байлыклар саклана.

Урал тауларын ташларның гигант музее дип атарга мөмкин. Монда меңнән артык минерал билгеле. Алар арасында тимер, бакыр, алтын, платина, күмер, асылташлар, бизәү ташлары бар. Аның мәрмәр, яшма, малахит ташлары төзелештә киң кулланыла. Уралның кызыл мәрмәр ташы белән Мәскәүнең метро станцияләре бизәлгән. Санкт-Петербургтагы Эрмитажның бер бүлмәсе Урал малахиты белән эшләнгән.

Кешеләр Урал хәзинәләрен эзлиләр, табалар, эшкәртәләр. Безгә кирәкле бик күп әйберләр ясыйлар. Тик Урал тауларының ачылмаган байлыклары да чиксез күп. Алар яшь эзләп табучыларны – геологларны көтә.

( “Тынычлык җыры”)

Башкортстан – күлләр иле,

Күлләре зәңгәр күзле.

Чишмәләре ачык йөзле,

Каршылар җырлап сезне.

Башкортстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында зур мөгезле мәһабәт пошилар, аюлар, бурсыклар очрата аласың. Кызыл тунлы төлкеләр, усал бүреләр дә юк түгел. Төрле кошлар да бик күп.

Башкортстан, матур синең табигать! Һәр мизгелең үзенчә гүзәл. Һәр мизгелең сихри ямь белән тулы. Кеше синнән бер генә минутка да аерыла алмый. Сине күрмәсә, тоймаса, уйламаса – аңа яшәү юк. Синең языңда да, көзеңдә дә, җәеңдә дә, кышыңда да күңелне иркәләүче наз бар. Битләрдән сөеп искән йомшак җилләрең, көч сынашырга дәшкән давылларың бар синең. Без сиңа сокланабыз һәм сине яратабыз, Башкортстан!

Безнең бөтен тирә-ягыбызны яшеллек бизи. Гөрләп торган урманнарга, йә булмаса хәтфә болыннарга ни җитә! Табигатьнең шундый гүзәл урыннарын искә алу белән, колакларга яфракларның җиңелчә генә шыбырдашуы, кошларның сайравы ишетелгәндәй була. Янәшәдә генә бөреләрнең яки чәчәкләрнең хуш исе аңкый шикелле тоела. Күз алдына ямь-яшел үлән каплаган аланнар килеп баса. Борынга тәмле җиләк исе килеп керә. Әйе, бик гүзәл ул яшеллек дигән нәрсә!

(Татар биюе)

Башкортстан – иген иле,

Чайкала гүя диңгез.

Икмәкле ил – бәхетле ил,

Бәхетләр шуңа тигез.

Безнең якларның бай табигате, йомшак һавасы игеннәр үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Басуларында бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, тары, киндер, җитен, чөгендер, көнбагыш, тагын күп төрле игеннәр үсә.

Җиләк – җимешләре илебездә иң тәмлеләрдән санала.

(Энҗе Мөэминова “Туган илем минем”)

Башкортстан – алтын иле,

Җирем тулы алтыннар...

Иң зур байлык: алтын тапкан

Алтын сыман халкым бар!

Башкортстанның туфрагы бик бәрәкәтле дә, бик мәрхәмәтле дә шул ул! Изге туфрактан яралган халыкның рухы нык, акылы камил, зиһене үткен, уйлары чая. Матурлык һәм батырлык безнең халыкның аерылмас сыйфаты.

(Ф. Яруллинның туган җиргә багышланган шигырен сәхнәләштерү)

Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче, кояш, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

- Әйе, - ди кояш, беләм,

Мин әйттем, тыңлап кара,

Иң матур җир, туган җир ул,

Онытма моны, бала.

Башкортстан – җырлар иле. Аңа бары шундый гына исем бирергә мөмкин. Башкортстан җирләренең шигъри исемнәре нинди генә җырга кермәгән дә  кайсы гына якка барып җитмәгән. Күкселләнеп яткан Урал таулары, Агыйдел, Ашкадар, Дим, Сакмар елгалары йөзләрчә башкорт, татар җырларында җырланалар. Башкортстан – ул чын мәгънәсендә җырлар бишеге, көйләр ватаны, музыка чишмәсе, шигырь бакчасы.

(Җыр “Әйлән-бәйлән”)

Уралымдай җирләр кайда? А.Игебаев.

Күрегезче, керфек сирпеп,

Гөл елмая Уралтауда!

Дуслык гөле гөрләп үскән

Уралымдай җирләр кайда?

Тыңлагызчы, җанны арбап,

Курай чыңлый Уралтауда!

Кураема саф моң биргән

Уралымдай җирләр кайда?

Күп милләтле халыкларның

Шат төяге – газиз Урал!

Татулыкның, туганлыкның

Кояшыннан, әйдә, нур ал!

Күкрә, дуслык иле – Урал!



Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

Үсте чыршыбыз урманда Шаулап торды ул анда.

3 нче бала.

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

4 нче бала.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яшел тора һаман да

Алып баручы. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы саескан керә.

Саескан. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

Юлны бик зур көрт баскан,                Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм,                        Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем,                        Көри торыгыз шунысын –

Түшәлсә юлга чирәм.                        Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.

Алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

Кызылтүш костюмы кигән бала.

Кыш бабайга без үзебез                        Юлны чистартыйк кардан без,

Булышырбыз бергәләп.                        Җыелышып, күмәкләп.

Кызылтүш костюмнары кигән балалар бииләр.

Фонарьлар. Ә без, нәни фонарьлар, юлны яктыртырбыз. Кыш бабайга килергә якты булсын.

(Фонарьлар биюе башкарыла.)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, кошчыклар, рәхмәт сезгә, фонарьлар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Басыгыз чыршы тирәли –

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Җыр җырлана.

Кыш бабай. Ә хәзер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар. Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.

Алып баручы. Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы. Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Куян, Төлке, Аю, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез.

Җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп, чыршы тирәли әйләнәләр һәм Карчәчәк өе янына килеп туктыйлар.

А ю, Т ө л к е, К у я н. Карчәчәк, син өйдәме? Чык әле бире!

Карчәчәк өендә ут кабына. Җыр көйләгән тавыш ишетелә.

Аю, Төлке, Куян. Карчәчәк, чык инде!

Карчәчәк чыга.

Карчәчәк. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Мине нигә чакырдыгыз?

Аю. Балалар сине бакчада чыршы бәйрәменә көтәләр.

Карчәчәк. Мин һич каршы түгел, киттек тизрәк.

Дугага бәйләнгән бауны дилбегә сыман итеп тотып, чыршы тирәли әйләнеп чыгып балалар каршысында туктыйлар. Җәнлекләр урыннарына утыралар.

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

 Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Наяннар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

Петрушкалар бии. Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы – бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай.

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар. Башлап Иркәбикәгә бәрәңге тутырылган пакет бирәләр.

Иркәбикә. Шушымы инде, Кыш бабай, синең күчтәнәчең? Балалар, карагыз әле.

Кыш бабай. Юк, Иркәбикә, балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә. (Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә. Иркәбикә ни эшләргә дә белми карап тора, елыйсы килсә дә түзә, еламый.) Балалар, монда тагын бер пакет калды. Бусы кемгә соң? (Балалар дәшми.) Балалар, бу Иркәбикәгә инде, күрәсезме, ул күчтәнәчкә бер пакет бәрәңге генә алса да бу юлы еламады, түземлеге җитте. Аңа бу күчтәнәч.

Иркәбикә. Рәхмәт, Кыш бабай! Моннан соң мин дә елак булмам, түзем булырмын. Әйдәгез чыршы белән саубуллашып бер җыр да җырлап алыйк әле.

Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә.        

Килермен киләсе елга,        

Ә сез белем туплагыз,        

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.



Предварительный просмотр:

Упкынга илтүче юллар.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

Димәк бүгенге сыйныф сәгатенең  темасы: “Упкынга илтүче юллар”.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Балалар минем  сезгә бер вакыйга турында сөйлисем килә. “Булган ди, бер ана, ул үзенең улы белән генә яшәгән ди. Ул, улы начарлык эшләгән саен, тактага кадак кага барган ди. Улының бу начар эшләре гадәткә әйләнеп киткән. Еллар уза барган, бала үсеп буйга җиткән. Беркөнне ул кадакка игътибар иткән һәм әнисе янына килеп.: “Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың?”-дигән.

“Улым,  синең бер начар гадәтең килеп чыккан  саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, синең һәрбер начар гадәтең шушы кара тактага тезелеп киткән”- дигән әнисе.

Улы уйга калаган һәм үз-үзенә сүз биргән. Начар гадәтләрне бетерергә, арынырга.

- Менә ул ир уртасы булып җитешкән, әнисе дә олыгайган.  Әнисе янына килгән дә: “Әни, кара әле, тактада бер кадак та калмады. Мин начар гадәтләремнән арындым, начар гадәтләремне бетердем,  бетергән саен берсен ала бардым.- дигән ди.

Улым, син начар гадәтләреңне бетердең, тик кара әле тактада никадәр кадак эзе калган”- дип җавап биргән әнисе.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу эзләр нәрсәне аңлата соң? (Начар гадәтләр булдырмаска кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әнинең хәтерен калдырырга ярамый).

Ә нәрсә соң ул гадәт?

Гадәт – кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре.

Балалар, кешеләрдә нинди гадәтләр булырга мөмкин? (яхшы, начар)

Начар гадәтләр вакыт үтү белән, холыкка әйләнә. Ә халыкта шундый мәкаль бар:

Гадәтләр чәчсәң – холык урырсың,

Холык чәчсәң – язмышыңны урырсың.

Посеешь привычку – пожнешь характер.

Посеешь характер – пожнешь судьбу.

Димәк кайберәүләрнең тормыш юлы тауга күтәрелә, кемнекедер упкынга төшә.

Ә нәрсә ул упкын? (төбе булмаган урын, әгәр дә кеше анда төшә икән, ул аннан чыга алмый)

Ә нинди юллар упкынга төшерә?

(Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек)

Шунысы аяныч, көннән көн бу күренешләр кешеләрнең тормышына ныграк үтеп керә. Аеруча яшь формалашып бетмәгән организм моңа бигрәк тә тиз бирешә, каршы тора алмый.

Мәсәлән менә шушы слайдка гына игътибар итик. Монда нинди начар гадәтнең  барлыкка килүе күзәтелә?

Слайдтагы язуны ничек аңлатыр идегез?

Ничек итеп безгә упкынга илтүче юллардан сакланырга? (балаларның фикерен тыңлау)

План:

  1. Ихтыяр көче тәрбияләргә.
  2. Ныклы режим белән яшәргә.
  3. Спорт белән шөгыльләнергә.
  4. Физик эш эшләргә.
  5. Начар гадәтле кешеләрдән ераграк торырга.



Предварительный просмотр:

Күңелләрдә дуслык тамыр җәйсә, йөрәк белән йөрәк  серләшә.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

Димәк бүгенге сыйныф сәгатенең  темасы: “Күңелләрдә дуслык тамыр җәйсә, йөрәк белән йөрәк  серләшә”.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем куышым бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
  • Без – дуслык, бәхет һәм байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

-Сез ничек уйлыйсыз көтүче кемне сайлаган?

- Ни өчен?

(Дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән)

  1. Нәрсә ул дуслык? (балалар җавабы)

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аңа шундый билгеләмә бирелгән.

(Дуслык - ихтыяҗларның. карашларның, фикерләрнең уртаклыгына  нигезләнгән  мөнәсәбәт).

Дуслык мөнәсәбәте кемнәр һәм нәрсәләр арасында булырга мөмкин?

Нәтиҗә: сез кем белән дус?

Мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Чын дус йөз елдан соң да дус булыр).

Шушы мәкальгә карата үзегезнең фикерләрегезне әйтегез.

Дуслык турында тагы нинди мәкальләр беләсез? Слайд сезгә ярдәмгә килер.

  • Бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

Уйнап алабыз.

Куллар дуслашырга ярдәм итәме?

  •   Бер-берегезнең кулларын тотыгыз.
  •   Алар турында нәрсә әйтеп була?
  •   Дусларча бер-берегезнең кулларын    кысыгыз.
  •   Нәрсә тоясыз?
  • Әйдәгез әле сыйныфта утырган бар кеше дә бер-берсе белән дус икән дип күз алдына китерик һәм дусларга карата яхшы, җылы сүзләр әйтик, теләкләр әйтик (таза бул, бәхетле бул, әти-әниеңне хөрмәт ит, тырыш, уңган бул, тәртипле, итәгатьле бул, дөреслек яклы бул, син минем киңәшчем һ.б.)

Әле сез дуслашырга өйрәнәсез генә. Сезнең дуслыгыгыз нык, чын, мәңгелек булсын өчен аның таләпләрен  үтәргә кирәк. Мин сезгә берничәсен тәкъдим итәм (слайдтан уку)

Әгәр дә сез шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, һичшиксез чын дуслар табарсыз һәм үзегез дә шундый ук дус булырсыз.

Нәтиҗә.

Бүгенге сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында барды?

Үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Класс сәгатебезне билгеле мультфильм герое Леопольд сүзләре белән бетерик!

Әйдәгез, дус яшик!!!!



Предварительный просмотр:

Гаилә -  тормыш учагы.

Максат: Балаларда гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү;  гаилә әгъзаларына карата һәрвакыт яхшы , җылы карашта булырга өйрәтү.        

Сөйләм телләрен үстерү.

Әти-әниләргә ,өлкәннәргә,туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелексыйфатлары тәрбияләү.

Сыйныф сәгатенең барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

  • Димәк бүгенге сыйныф сәгатенең  темасы: “Гаилә – тормыш учагы”

II   Төп өлеш.

  • Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.

Ике күрше.

  Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.

        Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр, төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык  табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

        - Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?

        - Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.

        - Нәрсә соң ул гаилә?

        - Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

        - Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, аның беренче мәгънәсе болай икән:

        - Гаилә. и. 1. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган  кешеләр төркеме.

  • Слайдтагы рәсемнәр сездә нинди фикерләр тудыра?

Нәтиҗә.

  • Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә ул – йорт кебек, Аның нигезе нык булырга тиеш, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә.

Әйдәгез әле шушы йортны бергәләп төзеп карыйк.

Йорт салу нәрсәдән башлана? ( Нигез)

Ә гаиләнең нигезен кем төзи? (әти, әни) нигез ябыштыру

Стенасыз йорт булмый, аның стенасын да куябыз, өй якты булсын өчен аңа нәрсәләр кирәк? (тәрәзә)

  • Сез ничек уйлыйсыз ә гаиләнең тәрәзәләре кемнәр? (балалар) Балалар тәрәзәләрен ябыштыра.

Чират йортның түбәсенә җитте. (түбәсен ябыштыру)

  • Әти-әни – йортның нигезе, ә балалар – аның көзгесе.
  • Без төзегән гаилә йорты ныклы булсын өчен шушы өйдә яшәгән кешеләр арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш? (дус, тату, тырыш, хөрмәт итү) Какое должно быть отношение меңду членами семьи?
  • Ә алар нәрсәдә күренә? (Сөйләшкәндә, эшләгәндә, теләкләрдә)
  • Әйдәгез,  без дә гаиләбезгә булган теләкләрне язып карыйк әле.
  • Сезнең алдыгызда кирпечләр ята, әти-әниегезгә, туганнарыгызга  ярату, хөрмәт итү хисләрен белдереп матур сүзләр теләкләр языйк.

Ә хәзер матур теләкләрегезне әйтеп бер-бер артлы шушы өйнең стеналарына ябыштырып куйыйк.

Шулай итеп , безнең гаилә йорты төзелеп бетте. Бу йортта бер вакытта да  тормыш учагы сүнмәсен, сүрелмәсен.

III. Нәтиҗә ясау.

  • Без бу сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?
  • Гаилә турында.
  • Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.
  • Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
  • Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.
  • Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә – тормыш учагы. Үзегезнең гаиләгезне хөрмәт итегез, саклагыз, яклагыз, кадерен белегез, бер-берегезне ихтирам итегез. Минем сезгә берничә  киңәшбирәсем килә. Сез аларны укыгыз һәм күңел түренә салып куегыз.



Предварительный просмотр:

ТЕЛЕФОН: КИЧӘ ҺӘМ БҮГЕН.

(сыйныф сәгате)

Максат. Сыйныф сәгатендә телефонның килеп чыгышы тарихы, кесә телефоны бәйле бәхәсләр, әлеге элемтә чарасыннан файдалану кагыйдәләре һ.б. турында сүз алып барыла.

Сыйныф сәгатен укытучы башлап җибәрә.

Укытучы. Телефоннан башка тормышны күз алдына да китерү кыен. Без  телефон ярдәмендә тиз  генә бер-беребезнең хәлен белешәбез, өйгә табиб чакырабыз. Ләкин меңннәрчә еллар кешеләр,бер-берсе белән күзгә- күз очрашып кына аралаша алган. Сыйныфташларыгыз әзерләгән презентация шул турыда сөйли.

1.Телефонның килеп чыгу тарихы.

 1 нче укучы.Борынгы кешеләр  үзләрендәге вакыйгалар турында икенче кабиләгә хәбәр итәр өчен, йомычкага шартлы билгеләр язып аны суга агызганнар.

Тау халыклары,аралашу ихтыяҗы туса, бау әйләндергәнәр.

2 нче укучы. 19 нчы гасырның утызынчы елларында электр батареяләре уйлап табылган. Бу ачыш телеграф барлыкка килүгә тәүге адым ясау була.  Россиядә бу өлкәдә П.Шиллинг ачышлары тарихка кереп калган.  Белгәнебезчә, 1837 елда Америка галиме С.Морзе үз телеграфы өчен махсус билгеләр уйлап чыгара.

3 нче укучы.Сөйләмне һәм башка тавышларны теләсә нинди ераклыкта тапшыру өчен махсус җайланманы – телефонны амемерика профессоры  А.Г. Белл уйлап таба. белл 1877 елда телефон ярдәмендә 30 км арага кадәр тавыш сигналы җибәрергә мөмкин булуын дәлилләгән.

Укытучы. Бераз ял итеп алыйк, кешенең телефоннан сөйләшкәнен тыңлап торырга ярамый ,әлбәттә.  Ләкин әкият геройлары –Белмәмеш белән Кирлемән булып уйнаучы дусларыгыз, безгә телефоннан аралашу кагыйдәләрен искә төшерегә ярдәм итәр. Аларның сөйләшүен тыңлап, хата кимчелекләрен табыйк.

Белмәмеш. Алло!

Кирлемән.Алло!

Белмәмеш. Иртәгә нинди дәресләр буласын әйт әле!

Кирлемән.   Сәгать ун тулып китте бит инде иртәрәк шалтыратсан ярамаганмы!

Белмәмеш. Без дуслар имеш. Мин синең белән бүтән сөйләшмим!

Укытучы. Укучылар, Белмәмеш белән Кирлемән телефоннан сөйләкәндә, нинди хаталар ясады?

Җаваплар.

  • Белмәмеш Кирлемән белән исәнләшмәде;
  • соң шалтыратты;
  • борчыган өчен гафу үтенмәде;
  • тылсымлы сүзләр кулланмады;

Укытучы. Димәк,телефоннан сөйләшүнең төп кагыйдәләре нинди?

- башта исәнләшергә,аннан соң кем шалтыратуын әйтергә;

  • мөмкин кадәр кыска сөйләшергә;
  • тылсымлы сүзләр кулланырга;
  • саубуллашырга онытмаска кирәк.

2. Телефонның зарары.

Кесә телефоны тормышыбызга чагыштырмача күптән түгел генә килеп керде, ләкин элемтәнең бу төре дөнья базарын зур тизлек белән яулап алды. Радио һәм кәрәзле телефонның сәламәтлеккә йогынтысын өйрәнү әле генә башланды.  Бу мәсьләдә белгечләрнең фикере төрле.

Кәрәзле телефоннан  озак сөйләшү нәтиҗәсендә:

  • баш авыртуы ихтималы бар;
  • арыганлык хәле озаграк вакытка сузыла;
  • телефоннан сөйләшеп бетергәндә кам басымы күтәрелә һ.б.

Укытучы. Әйдәгез,үзебезнең, күзәтүләрдән чыгып, кесә телефонының зыянлы һәм уңай  якларын билгеләп карыйк.  Моның өчен ике төркемгә бүленербез. Беренче төркем фикеренчә, кәрәзле телефонның файдасы нидә? Икенче төркем зыянын нидә күрә?

 

1 нче төркем җавабы. Теләгән кеше белән тиз генә элемтәгә кереп була, ул һәрвакыт янда, смс язышу мөмкинлеге бар, фотога,видеога төшерә һ.б.

2 нче төркем җаваплары.  Электромагнитик нурланыш бирә, озак сөйләшсәң баш авыртырга мөмкин, дәрестә комачаулый, акчаны күп ашый.

Йомгаклау.

Укытучы .Әлеге җавапларга өстәп шуны әйтергә мумкин: телефонны аралашу чарасы итеп түгел, элемтә чарасы итеп кенә файдаланырга кирәк.

Истә тотыгыз: телефонның иң зарарлы урыны – антеннасы.  Антенна югары ешлыктагы нурланыш тарату режимында эшли һәм ул баш миенә якын итеп китереп куела ,нәтиҗәдә аерым урыннар  җылына. Йоклаганда телефонны мендәр астына куеп ятмаска. Гомумән, аны үзеңнән ерактарак тотсаң яхшы.

Укытучы. Беренче төркем үзен телефон җитештерү компаниясе дип хис итсен, ә икенче төркем төрле тикшеренүчеләр буларак чыгыш ясарга әзерләнсен. Димәк бер төркем, кесә телефонының өстенлек якларын мактарга, икенче төркем кире реклама ясарга тиеш була. (җаваплар тыңлана)

Укытучы. Сыйныф сәгатен йомгаклап, сөйләшүгә кыскача  нәтиҗәләр ясыйк. Сез дәрестә нинди мәгълүмат алдыгыз? (җаваплар тыңлана)

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Сыйныфтан тыш чаралар

Сыйныфтан тыш чаралар...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Сыйныфтан тыш чаралар

Бу бүлектә гимназия күләмендә өештырылып үткәрелгән чараларга җыентыклар беркетелде....

Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын өйрәнү максатында сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең мөһимлеге

Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез иҗатын сыйныфтан тыш чараларда куллану милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдә зур роль уйный....