Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"
статья по теме

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad1.docx15.91 КБ

Предварительный просмотр:

  Мәгариф министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы

                                     Карабаш икенче санлы гомүми урта белем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту

                                                           

                                                                                Төзеде: икенче квалификцион категорияле

                                                                                               татар әдәбияты укытучысы

                                                                                              Насыйбуллина Рәзилә Минзыя

                                                                                               кызы чыгышы

                                       

   

                                          Бөгелмә

                                                      2012 нче ел

Хәзерге заман таләпләре укытуга карата өч төрле мәсьәлә куя:

  1. кемне укытырга?
  2. нәрсәгә өйрәтергә?
  3. ничек өйрәтергә?

Беренче сорауга без озак уйламыйча җавап бирә алабыз. Икенче сорауга мин, татар теле укытучысы буларак әйтә алам : татарча матур итеп сөйләшергә, дөрес язарга өйрәтергә тиешмен.

Шуңа ирешер өчен укучыларны нәрсә белән кызыксындырырга соң? Ничек һәрбер баланың татар теленә карата игътибарын юнәлдерергә?

Балалар сыйныф бүлмәсенә теләк белән керергә һәм теләк белән дәрес буе эшләргә тиеш.Әгәр балаларның татар теленә өйрәнүгә теләкләре булмаса, аларның белем күрсәткечләре  түбән булачак. Уку сыйфатларын арттыру өчен без яңадан-яңа эффектив ысуллар эзлибез.

Минемчә, бу вакытта безгә сыныфтан тыш чаралар ярдәм итә. Сыйныфтан тыш чара ул - уку процессының бер өлеше. Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыруда мөһим эшләрнең берсе булып кала. Алар укыту  - тәрбия эшен оештыруда зур роль уйный.

 Сыйныфтан тыш чаралар үз алдына түбәндәге максатларны куя:

1.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, индивидуаль кызыксынуларын тормышка  ашыру.

2.Фәнгә карата кызыксыну  уяту, уй һәм фикерләү эшчәнлеген арттыру.

3.Телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Мәктәптә татар теленә бәйле сыйныфтан тыш эшләрнең төрләре:

 

1.Туган тел түгәрәге, тел бәйгесе, татар теле атналыгы, айлыгы, әдәби-музыкаль кичәләр, викторина, конкурс, диспут, КВН, брейн-ринг, олимпиада, тел сөючеләр клубы, иҗат күргәзмәләре оештыру һ.б;

 2.Әдәби газета, журналлар чыгару, кулъязма альбом төзү, рефератлар язу һ.б;

 3.Өстәл уеннары: грамматик лото, домино уйнау, башваткычлар чишү һ.б.

Дәрестән тыш эшләр планлы рәвештә алып барыла.Мондый эшләрне планлыштыруда директор урынбасары, укытучы һәм китапханәче катнаша. План төзегәндә республикага, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бәйле истәлекле көннәр исәпкә алына. Алар, нигездә, белем  һәм тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнелә, дәреснең дәвамы буларак, укучының кызыксынулары исәпкә алып үткәрелә.

Бу чараларны әзерләгәндә укучыларны кызыксындыра белергә кирәк.

Әйткәнемчә, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә беркем дә читтә калмый:

   1.Укытучы кирәк булган материалны таба.

   2.Китапханәче укытучыга булыша. Ул укучылар мөстәкыйль укырга тиеш булган китаплар исемлеген төзи. Күргәзмәләр оештыра.

   3.Әти-әниләрнең бурычы- костюмнар, декорацияләр ясау.

   4.Ә иң зур бурыч, билгеле, укучылар өстендә. Алар — башкаручылар.

 Төрле интелектуаль уеннар балаларның белемнәрен үстерә, уку  сыйфатын арттыруга китерә. Туган тел түгәрәге, тел бәйгесе, татар теле атналыгы, әдәби-музыкаль кичәләр сөйләм телен үстерә. Балалар кызыксынып сыйныфта, мәктәп күләм чараларында, хәтта район күләм чараларында да катнаша. Кечкенә балаларны иң кызыксындырганы — ул  төрле кызык әкиятләр күрсәтү. Әкиятләрне яратып укыйлар һәм ошаганнарын сәхнәләштерәселәре килә. Бу      бик мөһим. Бу вакытта алар үзләре дә сизмәстән белем  иленә кереп китәләр. Әкиятләрне сәхнәләштергәндә үзләре өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чишәләр.

Йомгаклап әйткәндә, уңыш түбәндәгеләрдән күренә:

1.Балаларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары арту.

2.Укучыларның эш нәтиҗәләрен күтәрелү (конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем  сыйфаты күтәрелү)

3.Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклашу белү, иҗадилык, конкурент булырга сәләтлелк.