Милли мәктәпләрдә ана теленә кызыксыну уяту
материал на тему

Сираева Резеда Хайдаровна

Милли мәктәпләрдә ана теленә кызыксыну уяту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_mktplrd_ana_tele.docx30.93 КБ

Предварительный просмотр:

  Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе

Милли мәктәпләрдә ана теленә кызыксыну уяту

(чыгыш)

Эшләде:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираева Р.Х.

                                                 

2015нче ел.

        Безнең Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе милли мәктәп булып санала. Анда укучыларның күбесе татар милләтеннән. Фәннәр укыту да татар телендә алып барыла. 2014нче уку елында мәктәбебездә милли үзәк төзү каралды. Мөгаен, милли үзәк төзү очраклы гына түгелдер. Безнең авыл җирлегендә балаларны бала чактан алып милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм белем бирү өчен шартлар күп. Узган ел авылда яңа балалар бакчасы төзелде, мәктәпкә капиталь төзекләндерү үткәрелде, мәдәният йортында халык театры,”Чияләр”фольклор ансамбле бар. Шуңа күрә без тарих, традицияләр, халык мәдәнияте нигезендә өзлексез рәвештә туган телдә белем алу процессын мәдәният үзәге, балалар бакчасы, мәктәпнең үзара бәйләнеше аша гамәлгә ашыруны максат итеп алдык.

             Мәктәп белән балалар бакчасы- белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен, балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Безнең авылдагы “Йолдыз” балалар бакчасында балаларны кече яштән үк туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен барлык шартлар тудырылган.  Туган телне өйрәнү дәресләре кечкенәләр төркемендә үк башлана. Балалар бакчасында туган якны, телне өйрәнү буенча махсус бүлмәләр бар. Милли киемнәр күргәзмәсе, татар өе күренешләре аша, тәрбиячеләребез кече яшьтән үк бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре уята. Балалар бакчасы белән мәктәп даими бәйләнештә тора. Балалар бакчасы балалары мәктәпкә экскурсиягә керәләр, класслар һәм музей белән танышалар. Мәктәп укучылары балалар бакчасы балалары каршында концерт, театрлар күрсәтәләр. Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. “Белем бәйрәме”ндә исә, тәрбиячеләрне һәм балалар бакчасы балаларын мәктәпкә кунакка чакырабыз. Авыл күләмендә мәдәният йортында үткәрелгән чараларда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә җыр, бию, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтәләр. Быел  “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бәйгесендә дә катнаштылар. Югары сыйныф укучыларына интервью бирделәр. Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безнең мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр, балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә,уңышлы гына укып китәләр.

            Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Мәктәптә бу юнәлештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары максатчан эш алып баралар. Ничек һәрбер баланың татар теленә карата игътибарын юнәлдерергә? Балалар сыйныф бүлмәсенә теләк белән керергә һәм теләк белән дәрес буе эшләргә тиеш. Әгәр балаларның татар теленә өйрәнүгә теләкләре булмаса, аларның белем күрсәткечләре  түбән булачак.

Һәр мәгариф учреждениесе бүген яңача яшәргә, яңача эшләргә омтыла. Шул уңайдан, укыту процессына Икенче буын дәүләт укыту стандартлары кертү шартларында , һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәламәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган , бүгенге тормышта үз урынын таба , максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Минемчә, әлеге гамәли юлларны үтәгәндә укучыларны телебезнең  матурлыгы, аһәңлеге, бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып калу гына түгел, аның  матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе  тәрбияләү максатын беренче урынга куярга кирәк. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала.      

Бүгенге көндә тел өйрәтүдә компьютер технологияләре шактый киң кулланыла. Быел яңа ел алдыннан татар теле һәм әдәбияты кабинетына интерактив такта кайтты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары эш практикаларында дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүдә әлеге заманча технологияләрдән файдалана. Аларны куллану яңа информацион технологияләр барлыкка килүгә ярдәм итә.

Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күп төрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Microsoft  Power Point(повер поинт) программасы нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә була.  Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Тестлар төзү өчен Hyper Test программасы аеруча отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый  дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт таләп итә. Укытучы сүзен бернинди  комьютер да алыштыра алмый бит.Тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый.

Кабинетта “Әдәбият-сәнгать”, “Үрнәк алыгыз”дигән стенд бар.Анда юбиляр язучыларның портретлары, әдәбият яңалыклары даими алмаштырылып торыла.Укучыларның күз алларында торган күрсәтмәлелекләр күбрәк кызыксынуларга этәрәләр.

Шулай ук дәресләрдә башваткычларга һәм кызыклы күнегүләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Укучылар эшләрен бер-берсе белән алмаштырып тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар. Бу вакытта укучылар яңа теманы гына үзләштермиләр, ә үзләренең гомуми фикерләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк. Укучылар практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Сингапур методикасыннан да төрле алымнарны дәресләрдә кулланабыз . Төрле эш ысулын куллану  балаларга да ошый, чөнки  бу балаларның бердәмлегенә китерә. Дәрестә укучылар актив, аларның кызыксынучанлыгы арта. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр. Татар теле дәресләрендә төбәгебезнең авыл хуҗалыгында, икътисад өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сүз алып бару  укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияли. Туган як турындагы материалларны дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану укучының дөньяга карашын киңәйтә, туып-үскән төбәге белән кызыксынуын арттыра, кече ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли. Җирле материалларны кулланганда, бары тик дәреслек буенча гына уздырганга караганда, дәрес күпкә җанлырак, активрак, кызыклырак уза. Программа материалы да җиңелрәк үзләштерелә, хәтергә яхшырак уелып кала. Халык авыз иҗатын өйрәнгәннән соң, укучыларга әби-бабайларыннан бәет, мөнәҗәт, риваятьләр , элек үткәргән уеннар турында материаллар җыярга тәкъдим итәм. Бу эшне кызыксынып башкаралар. Барысын да бергә туплап “Халык авыз иҗаты”дигән папкага туплап барабыз. Мәктәптәге “Туган якны өйрәнү” һәм “Дан музейлары” ндагы эш кораллары, киемнәр, көнкүреш әйберләре дәрес, тәрбия чаралары үткәргәндә  күрсәтмәлелек булып тора.

 Укучыларыбыз үз авылларының тарихи урыннарын, мәктәп тарихларын, күренекле шәхесләре турында тирәнтен өйрәнеп, фәнни эшләр башкаралар һәм республикакүләм, төбәкара фәнни-эзләнү конференцияләрендә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Мәсәлән, И.Хәлфин исемендәге 9нчы Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә Сибгатуллина Илзирә 3нче урынга лаек булды. Быелгы уку елында 10-11нче сыйныф укучылары Галиахметова Чулпан Илдусовна белән берлектә “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштылар. Казанның үзәк урамнары буенча йөреп, төрле биремнәр үтәделәр.Әлеге бәйге бик җиңел түгел, әмма укучылар бик зур тәэсир белән кайттылар, икенче елга да катнашабыз дип теләк белдерделәр.

        Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру - туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын- әкиятләр, мәкаль – әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Балаларда милли үзаңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен укучыларны төрле иҗади бәйгеләргә катнаштырырга тырышабыз. Укучыларыбыз сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясыйлар. “Бәхет йолдызы” исемендәге Республикакүләм халык иҗаты фестивалендә 6нчы сыйныф укучысы Галиева Әдилә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь сөйләү бәйгесендә 9нчы сыйныф укучысы Гараев Ришат беренче урын алды. Мәктәптә театр түгәрәге эшли. Әлеге түгәрәк татар театры сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли, әхлак сыйфатлары формалаштыра, киләчәк тормышка әзерли. Түгәрәктә йөрүче укучылар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз.Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендәге балаларга өстәмә белем бирү үзәге мәгариф учреждениясе үткәргән яшь артистлар бәйгесендә Хай Вахитның “Кыз урлау” спектаклен күрсәтеп 3нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Быелгы уку елында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган ”Театр яктылыкка нурга илтә “номинациясендә Валиуллина Ализә уңышлы гына чыгыш ясады.  Татар сәнгатенә уяткан мәхәббәт мәктәп кысалары белән генә чикләнми. Мәктәпне тәмамлагач та укучыларыбыз үзләренең осталыкларын, татар телен хөрмәт итүләрен күрсәтәләр. Авылыбыз мәдәният йортындагы халык театрына йөриләр. Матур уйнаулары белән авыл халкын шаккаттыралар. Авылыбызның ике егете, берсе юридик институтта, икенчесе театр училищасы студентлары “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар. 5нче сыйныф укучылары Мингазова Ләйсән, Самигуллина Алинә  “Татарча өйрәнәбез” тапшыруында катнаштылар.

Мәктәптә “Оста куллар” түгәрәге эшли. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфиевна җитәкли. Ул кул эшләрен өйрәтү аша татар халкының традицион һөнәрләренә карата кызыксыну тәрбияли. Укучылар үз куллары белән төрле әдәби герой рәсемнәрен чигәләр. Бик матур чиккәннәрен, рамнарга куеп, кабинетка эләбез. Әлеге эшләр белән башкалар да кызыксына, эшләп карыйсылары килә.

Гомумән, укучыларда ана телен өйрәнүгә  кызыксыну, гореф-гадәтләргә, йолаларга мәхәббәт тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итәргә тиеш.

Ана теле укытучысының эше иҗади булу зарур. Минем уйлавымча, нәкъ менә ана теле укытучысы оста психолог кына түгел, ә һәр баланың күңеленә үтеп керергә, аның йөрәгендә милләте белән горурлану, туган халкына карата мәхәббәт хисләре орлыкларын салырга сәләтле. Әгәр дә укытучы дәресне  укучы  кызыксынырлык  итеп оештырса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

V-IX сыйныфлар өчен татар теленнән милли-төбәк компонентларына нигезләнеп төзелгән дидактик материаллар

Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә.Аларның иҗатын өйрәнү,  әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра.Бездә ...

Татар милли әдәби теленең формалашуы

Тема. Татар милли әдәби теленең формалашуыМаксатлары:  татар милли әдәби теленең формалашуы турында  мәгълүмат бирү;Р.Миңнуллиның “Безнең җакның теле” шигырь юллары буенча туган тел, татар т...

"Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына чыгыш

quot;Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына татар теле укытучылары методик берләшмәсендә  чыгыш...

Проект «Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?»

Проек эше "Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?"...