"Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына чыгыш
материал на тему

Минһаҗева Гөлшат Искәндәр кызы

"Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына татар теле укытучылары методик берләшмәсендә  чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге.

    XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар көндәлек кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешебезне электрон технологияләр чолгапалган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа ,белем бирүдә заманча информацион технологик чаралар уйлап табу — бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора.

    Заман таләпләре татар телен укыту процессында да  зур үзгәреш - уку-укыту процессында яңа технологияләрне куллануны таләп итә. Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлекне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Минем уйлавымча, заманча технологияләр файдаланып белем бирү укытучыга түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

-укучыда телгә кызыксыну уяту;

-аның танып белү, эшчәнлек активлыгын үстерү;

-укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

-белемнәрне тирәнәйтү.

   Яңа технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.

    Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия. Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Минемчә, бүгенге укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора.

    Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр берсен икенчесеннән аерып булмый торган ике өлештән тора:

1.техник чаралар (компьютер техникасы һәм шуңа бәйләнеш чаралары),

2. билгеле максатта кулланылган төрле программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итәргә тиеш.

   Ни өчен татар теле дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион

технология чаралары кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләрне чишеп, хәл-итеп була соң?

   Шушы сорауга җавап биреп карыйк. Беренчедән, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә. Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар  теле  дәресләренең дә компьютер, Интернет кулланып өйрәнергә мөмкин икәнлеген күрәләр. Бу исә телнең абруен күтәрүдә зур этәргеч булып тора.

Икенчедән , мондый интерактив белем бирү чаралары баланың фикерләү сәләтен үстерә;

Өченчедән,эстетик тәрбия бирә.

Дүртенчедән,информацион культура тәрбияли;

Бишенчедән,укытуның сыйфатын күтәрә;

Алтынчыдан,предметара бәйләнеш булдыруга ярдәм итә;

Җиденчедән, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уята.

   Дәресләрдә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә?Шуларны карап китик:

-дәрес материалы, тема ачык итеп күз алдына килә. Мәсәлән, “Кыш” темасына текстлар укыганда, укучыларның күз алдында кышкы табигать, карга күмелгән урамнар, кар көртләре баскан басу-кырлар, кар бөртекләре пәйда була;

-укучыга үз белемен үзе тикшерергә ярдәм итә. Тест формасындагы биремнәр нигезендә экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр;

-индивидуаль белем бирү;

-дифференциаль белем бирү;

-мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү;

-укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү;

    Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары менә шулар.

   Компьютер технологиясен дәресләрдә, чараларда куллану  торган саен камилләшә бара. Хәзер мәктәптә кабинетлар компьютер, мультипроектор белән җиһазландырылган. Һәр дәрестә  компьютер технологиясен куллану мөмкинлеге бар. Бу исә , үз чиратында, дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга да, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә  ярдәм итә. Компьютер технологиясен куллану - ул махсус программаларны белеп эш итү. Мин шуларның  берничәсенә тукталып үтәсем килә:

      - электрон дәреслекләр һәм кулланмалар; аларны компьютер һәм видеопроектор ярдәмендә эшләп, укучыларга зур күләмдә мәгълүмат бирергә мөмкин, бүгенгесе көндә  СД- дискларга яздырылган электрон белешмәләр, “Татар телле заман”, “Мин татарча сөйләшәм” һ.б. компакт-дисклардан   файдалану мөмкин. Шулар арасыннан мин “Сәләт” фонды чыгарган TATAR TELLE ZAMAN  электрон дәреслекне аерып әйтер идем Анда  50 темага 2000  сүз, 2500 рәсем, фотографияләр, 3 төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, диалоглар, уеннар тупланган.   Укучыларның эшчәнлеген активлаштыруда бу чыганакларны мин   укытучылар өчен зур хәзинә дияр идем.

интерактив такта ярдәмендә дәрестә булган материалны күрсәтү генә түгел, ә яңаны да ясарга була.  Бу бигрәк тә укучыларга ошый, чөнки әлеге тактада рәсем ясарга да, текстларга комментарий язарга да, диаграммалар һәм төрле графиклар сызарга да була. Интерактив такта укучыларның мөстәкыйль эзләнүләрен, эшчәнлекләрен активлаштыруда   зур урын алып тора.

-тест уздыру программалары  исә укучыларны on-lin режимда эшләргә өйрәтә. Әлеге процесс барышында укучы бирелгән вакытны исәпләп тотарга, булган белемнәрен дөрес файдаланырга, уйларга һәм эзләнергә өйрәнә.  Бу программа БДИна әзерләнүдә зур ярдәм булып тора.

интернет-ресурслардан дөрес файдалану бик күп дидактик мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә: рус телле балалар татар телендә текстлар тыңлый, татарча уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерә, ишетеп аңлау (аудирование) биремнәре эшли. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләү – фәнни-эзләнү методының бер формасы, шуңа да ул дәреслек кысаларыннан чыгып, яңа белем эзләүдә безгә бик ярдәм итә.

     Күптән түгел генә Татарстан  Республикасы  Мәгарифне үстерү институты белән берлектә  татар тел укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.

    Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче. Мин  дәрестә  мультфильмнардан бик еш файдаланам. Мәсәлән, дәрес башында балаларга теге яки бу тема турында мәгълүмат бирелә. Аннан соң әсәр белән таныштырыла, балалар әсәрне башта дәреслектән укыйлар, бу әсәрне ничек күзаллаулары турында сөйлиләр. Шуннан соң мультфильм тәкъдим ителә. Балалар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга җавап бирәләр. Шулай ук мультфильмның лексикасына да игътибар итәләр. Шуннан соң балаларга бу әсәрне сәхнәләштереп карау мөмкинлеге бирергә була. Бердән, рус телле балалар мультфильм геройларының татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, телне аңларга һәм өйрәнергә омтылыш ала; икенчедән, әлеге мульфильмнарның һәркайсы тәрбияви әһәмияткә дә ия.

http://belem.ru сайты да- укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла.

   Татар теле укытучыларына ярдәмгә укыту-тәрбия процессында куллану өчен белем чыганаклары:

http://belem.ru/  сайты -  татар телендә белем бирүче укытучылар өчен зур ярдәм.

http://www.rusedu.ru/http://metodisty.ru/http://nsportal.ru/ төрле презентацияләрне  шул сайтлардан алырга була.

http://www.openclass.ru/node/224468  сайтында кроссвордлар.

http://ggulnaz.jimdo.com/http://ras2203.narod.ru/ - Татарча мультфильмнар, спектакльләр. 

 http://qushlawich.ru/node/134 - Кушлавыч авылы сайты.

http://ras2203.narod.ru/shubino-karaoke.htm - сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә куллану өчен   татарча караоке  урнаштырылган.

    Компьютер презентацияләре  кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җиткерергә булыша һәм аларны дәреснең барлык төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Информацион технологияләр укыту-тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә. Ә бу үзе укучыларда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора.Өлкән сыйныфларда презентацияләрне  укучылар үзләре дә бик теләп ясый.  Бүгенгесе көндә укучылар тарафыннан эшләнгән “Минем яраткан ел фасылым” , “Туган ягым табигате”, “Татар халкының милли киемнәре” һ.б бик күп  презентацияләребез бар.

Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәм: укытуны камилләштерүнең чиге юк, бары эзләнергә, яңалыкка омтылырга, куелган максатка кыю барырга кирәк. Укытучы дәрестә заманча технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,  һичшиксез уңышка ирешәчәк.

    Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

   Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:

-      укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;

-      укучының танып белү, дәрестә эшчәнлекнең  активлыгын арттыру;

-      тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;

-      укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

    Шул рәвешле, заманча технологияләрне куллану татар телен укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә.

       Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.  Минем өчен  ул- компьютер  технологияләре элементларын уңышлы куллану дип әйтә алам. Дәресләрдә  мин укучыларны  мөстәкыйль эшчәнлеккә тарта алам икән, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятам икән- димәк мин дөрес юлда. Балаларның эшчәнлеген активлаштыру максатында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацияле технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу – чынбарлык һәм замана таләбе.

     Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне кулланып алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"

Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту  өстендә эшләү....

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

ФДББС таләпләре нигезендә рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында татар телен укытуга карата заманча таләпләр

2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы 2009 елның 6 октябреннән «Об утверждении и введении в действие Федерального г...

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"...

Проект «Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?»

Проек эше "Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?"...

Татар телен нәтиҗәле укыту чарасы буларак педагогик остаханәләр.

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган берничә технология....