Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

5 нче сыйныф өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos_dres_5.docx18.01 КБ

Предварительный просмотр:

5 нчы сыйныф  өчен татар теленнән дәрес планы (татар мәктәбе).

Дәреснең темасы:  Татар теленеӊ килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:
  •  татар теленеӊ килеп чыгышы ягыннан сүзлек составын ачыклау;
  • “Алынмалар” тɵшенчəсен аӊлау;
  1. Үстерү максаты:

- Логик фикерлəү чылбырын тɵзү;

- Үзлəштерү дəрəҗəсен билгелəү;

 - Фикерлəрне бүлешү, тыӊлый һəм бəя бирə белү.

  1. Тәрбия бирү максаты:
  • Туган телебезнең сүз байлыгына хөрмәт уяту, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов 48 – 50 нче битләр), презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле иртә, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  1. Кизү торучы укучыны тыңлау.
  1. Актуальләштерү.

Укучылар,  экранга карыйк әле. (6 слайд буенча эшлибез, үзбəя.)

  • бу нинди сүзлəр? ( күп мəгънəле сүзлəр)
  • бу сүзлəр турында нəрсə əйтə аласыз? ( туры һəм күчерелмə мəгънə)
  • əлеге  сүзлəр турында нəрсə əйтə аласыз? (омонимнар)
  • мондый сүзлəр ничек атала? (синонимнар)
  • капма-каршы мəгънəле сүзлəр ...( антонимнар)
  •  бу сүзлəр тезмəсен ничек атап йɵртəлəр?

- Без хəзер татар теленеӊ нинди бүлеген үтəбез? (Лексик)

  • Килəсе слайдка игътибар итегез əле, ни ɵчен бу сүзлəр икегə бүленгəн?

 ( мотивация)

кɵн, җир, су,күл...                                              мɵгаллим, мəктəп, интернет, флешка...

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
  • Әлеге сүзлəр арасына безнеӊ тема яшеренгəн. Нəрсə турында сɵйлəшəбез бүген?

+ Татар теленеӊ үз сүзлəре һəм башка теллəрдəн алынган сүзлəр.

  • “ Алынмалар” тɵшенчəсен ничек аӊлыйсыз?

+ Башка теллəрдəн кергəн сүзлəр.

  • Димəк, бүгенге дəреснеӊ темасы нинди?

+ Татар теленеӊ килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы.

  • Укучылар ничек уйлыйсыз, дəрескə нинди максат куела? 

+ Татар теленеӊ сүзлек составын белү, ачыклау.

  • Телнеӊ сүзлек составын белү ни ɵчен кирəк?

+ Без үзебезнеӊ телне, андагы сүзлəрне белергə тиеш.

 Ял вакыты.”Тэйк оф  - тач даун” (Сингапур).

  • Мин сезгә  сүзләрне бутап әйтәм. Татар сүзе булса,   – басабыз, алынма сүз булса – утырабыз.

Ат, фотоаппарат, алтын, аю, экран, видео, бала.

  1. Ныгыту.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1). Дəреслектəге кагыйдəлəрне уку, аӊлау.

  1. 49 нчы күнегү эшләү. Сыйныф белән тикшерелә.

Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (үзбәя, бәяләү критерийлары экранга чыгарыла).

  1.  96 нчы күнегү. (Балалар   бирелгән сүзләрне дɵрес итеп язарга тиеш. Эшләп бетергәннән соң, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә. Шуңа карап, үз эшләренә бәя бирәләр).
  2. Иҗади эш. 5 сүз белəн 5 җɵмлə тɵзилəр.
  1. Рефлексия.
  1. Ике вариантка бирем әйтелә. Парларда эш.

1 вариант – Татар телендə нинди теллəрдəн сүзлəр алынган?

2 вариант – Нəрсə ул алынма?

  1. Белемнәрне бәяләү.

  1. Өй эше.
  1. 97 нче күнегү.
  2. 10 алынма сүз язып килергə.
  3. Әдәи әсәрдән алынма сүз кергән 3 җөмлә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Аннотация. Татар теле дәресе эшкәртмәсе.Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен төзелде.Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.Максатлар:1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыл...

презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Проект урока "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Проект урока "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек сүзләре.

Уку предметы: татар теле Сыйныф: 5 Укытучы: Хисмәтуллина Гөлшат Ринат кызы УМК: авторлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Дәреснең темасы: Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек с...

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"...

"Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына чыгыш

quot;Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына татар теле укытучылары методик берләшмәсендә  чыгыш...