ФДББС таләпләре нигезендә рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында татар телен укытуга карата заманча таләпләр
методическая разработка на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы 2009 елның 6 октябреннән «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования” приказын чыгарды. Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты – укучының шәхесен үстерү.

ФДББС таләпләре нигезендә татар теле дәресләре дә үзгәрешләргә дучар булды. Яңа буын стандартлары татар телен укытуга яңа таләпләр куя. Әлеге сорау хезмәтнең актуальлеген билгели.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashlangych_mktpt_fddbs.docx53.99 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ

“121 НЧЕ ЛИЦЕЙ”

МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЕ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

“ФДББС таләпләре нигезендә

рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында татар телен укытуга карата заманча таләпләр”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызы

КАЗАН - 2015

ЭЧТӘЛЕК

Кереш........................................................................................................................3

I бүлек. ФДББСның гомуми таләпләре һәм башлангыч сыйныфларда укытуга таләпләр...............................................................................................................4

II бүлек. ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)..................................9

III бүлек. ФДББС таләпләре нигезендә башлангыч мәктәптә татар телен укыту.................................................................................................................14

Йомгаклау........................................................................................................17

КЕРЕШ

“Безнең яңа мәктәп” белем бирү иницитаивасының бер юнәлеше яңа белем бирү стандартларына күчү булып тора.

2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы 2009 елның 6 октябреннән «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования” приказын чыгарды. Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты – укучының шәхесен үстерү.

ФДББС таләпләре нигезендә татар теле дәресләре дә үзгәрешләргә дучар булды. Яңа буын стандартлары татар телен укытуга яңа таләпләр куя. Әлеге сорау хезмәтнең актуальлеген билгели.

Хезмәт 3 бүлектән тора. I бүлектә ФДББСның гомуми таләпләре һәм башлангыч сыйныфларда укытуга таләпләр,III бүлектә дәрес структурасына куелган таләпләр, III бүлектә башлангыч сыныфларда татар телен укытуга куелган заманча таләпләр турында сүз бара. Кушымтада ФДББС таләпләренә туры килгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә.

I бүлек.ФДББСның гомуми таләпләре һәм башлангыч сыйныфларда укытуга таләпләр

2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 373 нче боерыгы нигезендә расланган «Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты»  раслана. Икенче буын стандартлар нигезендә мәктәпләрдә татат телен укыту буенча программалар да үзгәрешкә дучар була, яңа таләпләр барлыкка килә. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем алучы татар балаларына туган телне өйрәтүгә куелган таләпләр дә үзгәрә.

Беренчедән, таләпләр башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

Икенчедән, башлангыч белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

Өченчедән, таләпләр башлангыч белем бирү программасын тормышкаашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, башлангыч белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Башлангыч белем алуга дүрт ел вакыт билгеләнгән. ФДББС нигезендә тезелгән яңа программалар рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз  милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;

б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;

в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Программалар тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгеләргә һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тотарга тиеш.[4, 9]

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы. Программаларның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә.

Гомуми программа башлангыч белемне сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;

  • укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;
  • мәктәпкәчә белем, төп гомуми белем, урта гомуми белем, башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм югары һөнәри белем алуны эзлекле итеп оештырырга ярдәм итә;
  • күп милләтле Россия халыкларының, шул исәптән татар мәдәниятен сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерү өчен җирлек булдыра;
  • төрле белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре эшли торган Россия шартларында бердәм мәгариф системасын булдыра;
  • башлангыч белем бирүне укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

Программа башлангыч сыйныфларны тәмамлаучының шәхси сыйфатларын күзалларга ярдәм итә:

  • укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;
  • гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;
  • тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;
  • белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;
  • гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;
  • тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;
  • үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә.

Яңа программалар буенча укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела. Укучы:

  • шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
  • үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;
  • Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән  горурлану хисләренә ия;
  • төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
  • бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
  • рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;
  • тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандарттаэшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар теле укытуның максатлары:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  • телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  • укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

II бүлек. ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиешле моментлар:

Иң беренче дәрес этапларының конструкциясен төзү мөһим.

  • Уку материалының темасын
  • Теманың дидактик максатын
  • Дәреснең дидактик максатының тибын,
  • Дәрес тибын ачыклау:
  1. Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренч ел ныгыту
  2. Яңа белемнәрне ныгыту
  3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану
  4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
  5. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
  • Дәрес структурасын уйлау
  • Дәресне җиһазлау
  • Уку материалының эчтәлеген сайлау
  • Укыту методларын сайлау
  • Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау
  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү
  • Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар.

Яңа белемнәрне үзләштер үдәресенең структурасы

1) Оештыру этабы.

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3) Белемнәрне актуальләштерү.

4) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5) Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6) Яңа белемнәрне ныгыту.

7) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы кулану дәресенең структурасы (ныгыту дәресе)

1) Оештыру этабы.

2) Өй эше тикшерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4) Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган)

- үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади кулану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6) Өй эше турында мәгълүмат, анны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

7) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең структурасы

(кабатлау дәресе)

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны иҗади чишү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

- контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

- яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Өй эше турында мәгълүмат, анны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗәя сау, өйрәнелгән материалны анализлау.

 

Белем һәм осталыкларны контрольләштер үдәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү (биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

- язма контроль;

- телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

 

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескәмаксатһәмбурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белеем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белеем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәминдивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4. Өй эше турында мәгълүмат, анны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Катнашдәресструктурасы

1) Оештыру  этабы.

2) Дәрескә максатһәмбурычлар кую. Укучыларныңукуэшчәнлегенмотивлаштыру.

3) Белемнәрнеактуальләштерү.

4) Яңабелемнәрнеберенчелүзләштерү.

5) Яңабелемнәрнеүзләштерүнеберенчелтикшерү.

6) Беренчелныгыту.

7) Үзләштерүдәрәҗәсентикшерү, җибәрелгәнхаталарбуенчафикералышуһәмтөзәтүләркертү.

8) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Шулай итеп, ФДББС таләпләренә туры килерлек дәрес оештыру өчен, укытучы дәрес структурасы,  дәрес этапларының конструкциясен төзеп, исәптә тотып эшләргә тиеш.

III бүлек.ФДББС таләпләре нигезендә башлангыч мәктәптә татар телен укыту

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның  уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә  дә игътибарны арттыра. Яңа шартларда беренче сыйныфта ук инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан  эзлекле рәвештә файдалану зарур.

Татар теле танып белү чарасы буларак 1 нче сыйныфта ук укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук рус телендә сөйләшүче укучыларда татар халкына карата  хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү, мәдәниара диалогка осталык  формалаштыру да  мөһим мәсьәлә булып тора.

Татар теленә өйрәтүнең максатлары: беренче сыйныф укучыларының аралашу даирәсен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата ихтирам тәрбияләү.        

Башлангыч  сыйныфларда  татар теленә өйрәтүнең төп эчтәлегеукучыларда тел, сөйләм һәм социаль–мәдәни компетенцияләр булдыруга юнәлтелә. Моның өчен телгә өйрәтүне аңлы-коммуникатив методка  нигезләнеп оештыру таләп ителә. Аның төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлыкпринцибы (укытуның сөйләм эшчәнлегенәюнәлтелгән һәм табигый аралашуга максималь рәвештә якын булуы); аңлылык принцибы (тел материалын укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү өчен системалы оештырылган уку-укыту материалының бер өлеше буларак карау). Моннан тыш, татар теленә өйрәтү сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерүне, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алуны һәм  укытуның күчүчәнлеген күздә тотарга тиеш. Әлеге уку-укыту юнәлешеннән эзлекле рәвештә файдалану телгә өйрәтүнең  нәтиҗәлелеген арттырырга, укучыларда кызыксыну булдырырга мөмкинлекләр тудыра. Укый белү — укучыларда күнекмәләр һәм осталыклар булдыруның мөһим факторы.[6,17]

Дәреслекләр укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Ул телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Беренче дәресләрдән үк балалар татарча исәнләшергә, сыйныф бүлмәсендәге әйберләрне һәм башка предметларны атарга, рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр һәм элементар диалоглар төзеп сөйләргә, сорау-җавап репликаларын, җөмлә калыпларын дөрес кулланырга, укытучының сорауларына күмәк рәвештә һәм аерым-аерым  җавап биререгә өйрәнәләр.  Телдән әзерлек чорыннан соң татар алфавиты белән танышу, үзенчәлекле авазларның әйтелешен һәм хәрефләрнең язылышын гамәли үзләштерүгә юнәлтелгән эшләр башкарыла, авазлар - сүзләр аша, сүзләр җөмләләр аша истә калдырыла. Моның өчен һәр дәрестә күп санлы сөйләм күнегүләре кулланыла. Телдән әзерлек чорында гамәли үзләштерелгән берәмлекләр алга таба тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу аша тагын да ныгытыла, укучыларның сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүне системалы оештыру куелган максатларга ирешүне тәэмин итәргә тиеш.

Башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укытучыдан дәрес этапларын дөрес билгеләү, эш төрләрен урынлы файдалану, тел һәм сөйләм берәмлекләрен күп санлы кабатлаулар аша истә калдыру  һәм аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү сорала. Шулай ук дәресләрдә уеннардан күбрәк файдалану, татар җырларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен яттан өйрәнү, һәр укучыга индивидуаль якын килеп, аның сәләтен ачып бирергә омтылуга дә зур игътибар бирелергә тиеш.

ЙОМГАК

“Безнең яңа мәктәп” белем бирү иницитаивасының бер юнәлеше яңа белем бирү стандартларына күчү булып тора.Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты – укучының шәхесен үстерү.ФДББС таләпләре нигезендә татар теле дәресләре дә үзгәрешләргә дучар булды. Яңа буын стандартлары татар телен укытуга яңа таләпләр куя, татат телен укыту буенча программалар да үзгәрешкә дучар була.  Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем алучы татар балаларына туган телне өйрәтүгә куелган таләпләр дә үзгәрә.

Беренчедән, таләпләр башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

Икенчедән, башлангыч белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

Өченчедән, таләпләр башлангыч белем бирү программасын тормышкаашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, башлангыч белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Башлангыч белем алуга дүрт ел вакыт билгеләнгән. ФДББС нигезендә тезелгән яңа программалар рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз  милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;

б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;

в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандарттаэшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиешле моментларда күп. Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.Башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укытучыдан дәрес этапларын дөрес билгеләү, эш төрләрен урынлы файдалану, тел һәм сөйләм берәмлекләрен күп санлы кабатлаулар аша истә калдыру  һәм аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү сорала. Шулай ук дәресләрдә уеннардан күбрәк файдалану, татар җырларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен яттан өйрәнү, һәр укучыга индивидуаль якын килеп, аның сәләтен ачып бирергә омтылуга дә зур игътибар бирелергә тиеш.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Шулай итеп, ФДББС таләпләренә туры килерлек дәресоештыру өчен, укытучы дәрес структурасы,  дәрес этапларының  конструкциясен тезеп, исәптә тотып эшләргә тиеш.

Кулланылган хезмәтләр исемлеге

1. Закон Российской Федерации «Об образовании». В редак., действ. С 1 января 2011 г. – Москва, Кнорус, 2011. – 80 с.

2. Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности граданина России / А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков, В.А.Тишков. – Москва, Просвещение, 2009. – 23 с.

3. Концепция федералных государственных образователных стандартов общего образования / А.М.Кондакова, А.А.Кузнецова. – Москва, Просвещение, 2009. – 36 с.

4. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары.  – Казан: “Мәгариф”, 2003.

5. Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми  программа(татар төркемнәре өчен) / төзүче-авторлар Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – Казан, 2011.

6. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / төз. Р.З.Хәйдарова, Р.М.Исхакова. – Яр Чаллы, 2013. – 70 б.

.

 

 Тема:Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәреснең максаты:

1. Исемнең берлек һәм күплек саннары, күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу. Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү. Исем турында белемнәрне ныгыту. Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшне дәвам итү.

2. Анализлау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү. Бирелгән мәгълүматның иң әһәмиятлесен аерып алырга өйрәтү. Төркемдә эшләү,аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру.

3. Татар теленә ихтирам, әйләнә-тирәгә мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: җәнлек, кошлар, агачлар  рәсемнәре. Сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес этаплары    

Универсаль  уку

 гамәлләре

Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы.

Эшләү өчен без бүген ике төркемгә бүлендек. Төркем җитәкчеләре итеп кемнәрне сайлыйсыз.

 - Төркем җитәкчеләре сез төркемдәгеләрнең эшен оештырырга,күзәтергә, бәяләргә ярдәм итәрсез.Тартмаларда смайликлар. Дөрес эш, тулы җавапларыгыз өчен сез смайликны үзегез аласыз.

2.Өй эшләрен тикшерү. Текстның тәрҗемәсен тыңлау.

3. Актуальләштерү.

- Аю йоклаган шул урманга барасыгыз киләме?

- Әйдәгез җыеныйк та урманга экскурсиягә барыйк.

-Кышкы урманга бару өчен безгә ниләр кирәк була?

- чаңгы, куртка, башлык, бияләй,

1) Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр?

2) Исем нәрсәне белдерә?(предметны)

3)Исем нинди сорауларга җавап бирә?(Кем? Нәрсә?)

-Бу әйберләр һәркайсыбызга да кирәк булачак. Аларны күп итеп алыйк әле. Нәрсәләр алабыз?

  • Чаңгылар, курткалар,башлыклар, бияләйләр.
  • Димәк, бу предметлар нинди санда? Бу предетлар күплек санда.
  • Ә берлек санда булса ничек була? (Чаңгы....)
  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән?( Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.)
  • Алдыбызга нинди максат куябыз?
  • Бу максатка ирешү өчен дәрестә ничек эшләрбез?

4. Яңа материалны аңлату этабы.

  • Экскурсияне башлыйбыз. Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк?
  • Карагыз әле балалар урман хуҗасы – аю безгә ниндидер серле тартма калдырган. Ачып карыйк әле анда ниләр бар икән?
  • Ниндидер конвертлар?..
  • Яшел конвертларга  нәрсә язылган? Җәнлекләр
  • Сары конвертларга нәрсә язылган?( АГАЧЛАР)
  • Кызыл конвертларга өй эше дип язылган. Аларны әлегә читкәрәк алып куегыз.
  • Тавышланмыйча гына без хәзер җәнлекләрне күзәтербез.
  • Яшел конвертларны алыгыз әле. Анда сүзләр язылган карточкалар бар.
  • Мин җәнлекне күрсәтәм кайсы төркемдә ул   җәнлекне атаучы сүз бар, тактага чыгып ябыштырып куябыз.
  •  (рәсемнәрне карыйбыз , тактага берлек сандагы сүзләрне ябыштырып куябыз )
  • Кайсы җәнлекләрне без кышкы урманда очратмыйбыз? (Аю, керпе)
  • Тактадагы сүзләрне сузык аваз хәрефләре буенча ике төркемгә бүләргә кирәк.
  • Нинди төркемнәргә бүләр идегез? Нечкә, калын
  • Ни өчен?
  • Кайсы сүз бу төркемнәрнең берсенә дә керми?Поши
  • Ни өчен? (Кабатлап әйтеп карыйбыз)
  • Урманда җәнлекләр күп булалар бит, әйдәгез аларны күплек санда язабыз)

Башта число һәм матур язу минуты үткәрелә)

( тактада бер укучы эшли, дәфтәрләргә  бу сүзләрне күплек санда язабыз.

  • - Ни өчен поши сүзенә -лар /-ләр  кушымчасы ялгадыгыз?
  • Бу сүзне әйтеп карыйк әле. Сүзнең ахыры ничек

Әйтелә? (калын) Шуңа күрә –лар языла.

  • (бергәләп төзәтәбез)
  • Нинди кисәкләр безгә исемнәрнең күплек санын ясарга ярдәм итте?
  • Калын сүзләргә нинди кисәкләр ялганды?
  • Нечкә сүзләргә нинди кисәкләрялганды?
  • Бу сүз кисәкләрен без кушымчалар дип атыйбыз. Аларны рус телендәге кебек аерып күрсәтәбез.
  • (дәфтәрләрдә күплек сан кушымчаларын аерып куябыз. Сүзне укыйлар. Кушымчаны әйтәләр)
  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
  • Димәк исемнәрнең күплек санын ясау өчен –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгана.
  • Калын сүзләргә калын кушымчалар, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.
  •  ФИЗМИНУТКА

5.Белемне беренчел ныгыту.

  • Урманда кошлар да яши бит. Алар белән дә танышыйк.
  • Мин кошларны күрсәтәм, сез сүзлек дәфтәрегезгә языгыз.
  • Кошларны күплек санда әйтегез. Башта төркемдә эшлисез. Аннан  җавап бирәсез.

6.Үрнәк буенча мөстәкыйль эш башкару.

  • Хәзер агачларның хәлләрен белик. Кыш көне  ап-ак юрган  ябынып агачлар да йоклый .
  • Мин сезгә җәйге агачларны күрсәтәм. Игътибар белән карагыз. Сез русча исемнәрен әйтегез.
  • Кыш көне алар бит яфраксыз. Танырсызмы икән аларны?
  • Сары конвертларны алыгыз эле
  •  Анда агач исемнәре язылган карточкалар бар.
  • Экранда тәрҗемәләре бирелгән.
  • Мин агачның рәсемен күрсәтәм кайсы тәркемдә шул сүз бар, төркемнән берәү чыгып тактага татарча исемнәрен ябыштыра
  • Күплек санга куеп языгыз.
  • Дәфтәрләрегезне алыштырып бер берегезнең эшен тикшерәсез.
  • -нар, -нәр кушымчалары нинди исемнәргә ялганды?
  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
  • -нар, -нәр кушымчалары н авазына беткән сүзләргә ялганды.

7. Өйрәнелгән материалны кабатлау этабы.

- Өйрәнелгән сүзләрне кулланып

Кышкы урман турында телдән хикәя төзибез.

Сорауларга җавапны башта төркемнәрдә әзерлисез.

-Кышкы урман нинди?

-Урман Һавасы нинди?

- Анда нинди агачлар үсә?

- Урманда нинди җәнлекләр яши?

- Нинди җәнлекләр кышкы йокыда?

   - Урманда нинди кошларны очратабыз?

- Аларга урманда азык җитәрлекме?

- Азык эзләп алар кая киләләр?

8. Рефлексия, бәяләү этабы.

  • Экранга карап нәрсәләр әйтә алабыз?
  • Исемнең күплек сан формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
  • Калын сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
  • Нечкә сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
  • -нар ,- нәр кушымчалары нинди авазларга беткән сүзләргә ялгана?
  • Бу кушымчалар белән без икенче дәрестә дә эшне дәвам итәрбез.
  •  Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды?
  • Нинди яңалыклар белдегез?
  • Дәрес барышында алган смайликларга карап үзегезгә үзегез билге куегыз. (билгеләрен аңлаталар)
  • 9. Өй эше

- Кызыл конвертларда

Сораулар язылганкарточкалар бар. Шул карточкаларга нигезләнеп, кышкы урман турында хикәя төзергә кирәк. Кемнәр язмача эшләргә тели алар кызыл карточкалар ала. Телдән хикәя төзергә теләүчеләр зәңгәр карточка ала.

  • Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз!
  • Кунаклар белән дә саубуллашабыз.

Регулятив универсаль уку гамәлләре(максат кую, планлаштыру)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре(максат кую, планлаштыру)

Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Проблемалар кую, эзләнү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту...

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...