Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес планнары ,сыйныфтан тыш чаралар,укытучыларга тәкъдимнәр.
план-конспект урока по теме

Абдуллина Гөлфинә Наил кызы

Предварительный просмотр:

5нче сыйныфта Хәйдәрова(рус мәктәбенең рус төркеме өчен)дәреслеге белән эшләгәндә Риза эддин Фәхреддиннең хезмәтләрен укыту-тәрбия эшендә файдалану.

                                                                             Абдуллина Гөлфинә Наилевна

                              Кама Тамагы районы Кирельск       мәктәбенең татар теле һәм  

                                                                   әдәбияты укытучысы .

“Алтыннан бәһале,оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә,тәрбияле баладыр”.

Мин утыз елдан артык татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытам.Укытучының төп бурычы-балаларга белем һәм тәрбия бирү,халык йолаларына,традицияләренә,иҗатына,гореф-гадәтләренә таянып,балаларда туган телгә хөрмәт,халкыбызга хас гүзәл әхлакый сыйфатлар тәрбияләү..Татар теле һәм әдәбият дәресләре-төп тәрбия дәресләре дип саныйм.Һәрбер ишеткән,язган,әйткән җөмлә балага тәрбия бирергә тиеш.Шуңа күрә мөстәкыйль эш өчен карточкалар әзерләгәндә,текстлар төзегәндә,яңа теманы аңлату өчен җөмләләр сайлаганда,мин моңа аеруча игътибар итәм.

Һәрбер җөмлә балага уңай тәрбия бирсен,тормышта ярдәм итсен.

      Мин дүртенче ел рус мәктәбендәге рус  төркемендә татар теле укытам.

Балаларга татар теле өйрәтү белән бергә ,татар халкына хас гүзәл сыйфатларны да төшендерергә,әхлакый сыйфатларын үрнәк итеп алырлык икәнен күрсәтергә тырышам.Үз тәҗрибәм белән коллегаларым белән дә уртаклашам.Мин 5нче сыйныфта татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытканда  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтеннән файдалану турында сөйләргә телим.

     Дәреслекләр белән беррәттән укучының һәм укытучының өстәл китабы итеп алырлык китаплар бик күп түгел.Шундый китаплар авторы,күренекле галим,педагог-Ризаэддин Фәхреддин.”Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы-ата-бабаларыбызның гаҗәеп акыл хәзинәсенә нигезләнгән чыганак ул.

Таблицада 5нче сыйныфта үтелгәнтемаларда “Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабыннан файдаланырга мөмкин булган бүлекләрне күрсәтәм.

Дәрес темасы

“Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабындагы бүлек

бит

Кыскача эчтәлек

1

Без мәктәптә.

Мәктәп әдәпләре.

Китап уку

.Укытучы.

Укучы балалар.

22-25

28-30

“Мәктәпкә баргач,әдәп белән үз урыныгызга утырыгыз...”

“Китап уку кешенеңйөзенә нур...”

“Укытучыларга хөрмәт күрсәтегез...”

“Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән калмагыз”

2

Мин-өйдә булышчы.

“Тәрбияле бала”

Ата-ана

Өй эчендә

3-13

14-17

20-22

“Тәрбияле бала бетмәс-төкәнмәс хәзинә...”

“Сезгә иң якын кешеләрегез ата-аналар,шуның өчен...”

“Һәрбер эшнең үз вакыты,һәр вакытның үз эше булганга күрә.вакыт үткәнче,иң кирәкле һөнәрләрне яшь

Вакытыгызда өйрәнегез.

3

4

Бергә эшлә,бергә аша.

Ничек эшләсәң шулай җавап бирерләр

Ашау-эчү әдәпләре

Тырышлык

Дуслык әдәпләре

Йөз әдәпләре

Сөйләшү әдәпләре

41-43

63

30-32

32

50-53

...Вакытында ашауга гадәтләнегез

Һәрвакыт хөрмәт күрсәтеп тору һәм хакын җиренә җиткерү сәбәпле дуслык       көчәя.

Сөйләсәң,яхшы сүз сөйлә,булмаса тик тор.

5

Минем туган көнем

Кунак әдәпләре

Ашау-эчү әдәпләре

Мәҗлес әдәпләре

44-46

41-43

43-44

Кунакларны ачык йөз белән каршы ал....

...яшәр өчен ашагыз,ашау өчен түгел...

Халык алдында иң сөйкемсез кеше-мәҗлестә үз- үзен олыга санаучыдыр.

6

Минем дустым бар

Мәрхәмәт вә йомшак күңеллелек.

Дуслык әдәпләре

Йөрү әдәпләре

65

30-32

38-40

Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр урыны-үзенең дусларыдыр.

                                                         



Предварительный просмотр:

Татар халкының яратып уйный торган уеннары

Сыйныфтан тыш чара

Абдуллина Гөлфинә Наил кызы

(татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

Уенның максаты.

1. Татар халкының яратып уйнала торган уеннары белән укучыларны таныштыру.

2. Туган ягыбыз  талантлы кешеләре турында мәгълүмат бирү, укучыларның бу темага караган белемнәрен барлау, тирәнәйтү.

3. Укучыларда уен күнекмәләре булдыру, җирле әдәбиятка кызыксыну уяту, һәрьяклап камил булган шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация материаллары, Кама Тамагы әдипләренең Китапларыннан,фотолардан күргәзмә; уеннар өчен: 7 урындык, 5 яулык (күз бәйләгеч), 1 тукмак, 1 йөзек, ромашка (таҗларында бирем, сораулар язылган).

Уеннар:

1. Гөлбану                                        6. Кем артык?

2. Назалы                                        7. Җебегән

3. Йөзек салыш                                8. Тукмак

4. Башмаклар                                9. Кем өлгер?

5. Капкалы

Уенда катнашалар:

1. Алып баручы

2. 10 уенчы

3. Гармунчы

Уен барышы.

Алып баручы. Хәерле көн, укучылар, әдәбият сөючеләр, укытучылар, кичәбез кунаклары.  Бүгенге кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүген без сезнең белән халкыбызның яратып уйный торган уеннары, туган  ягыбыз  Кама Тамагы районында туып- үскән  талантлы кешеләр белән танышырбыз.

Уен тәртибе мондый-кем җиңелә,шул җавап бирә.

Алып баручы. . Беренче уен “Гөлбану”ны башлар өчен безгә уенны алып баручы кирәк. Әйдәгез, санамыш әйтеп аны билгелик.

Уенчылар түгәрәккә басалар, 1 уенчы санамыш әйтә.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал – мин чык!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

Алып баручы. Чыгучы –Даша        Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы        була. Уенның эчтәлеген исегезгә төшерәбез: уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада          кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач,     бию хәрәкәтләре ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.

/Гармунчы уен көе уйный, уенчылар җырлап әйләнәләр, көй туктый, бию көе башлана,          бии, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә./

Алып баручы. Уенның беренче җиңелүчесе билгеле булды, аңа җәза бирелә. Ак чәчәк таҗларында биремнәр, сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.

Кама Тамагында уып -үскән әдипләрдән кемнәрне беләсең? Исем, фамилияләрен санап чык.

/Уенчы җавап бирә. Экранда  Ибраһим Гази,Туфан Миннуллин,Һ.б портретлары күрсәтелә/

Алып баручы. Рәхмәт сиңа.

Икенче уенны уйнарга әзерләник. Ул - Назалы уены. Уен болай уйнала: уйнаучылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Алда бер парсыз уенчы кала. Гармунчы көй уйный башлый. Уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, уенчыга багышлап җыр җырлыйлар. Җырның азагында ул парлар арасыннан уза, бер парның сыңарын “йолкып” алып китә һәм тезмәнең ахырына барып баса. Парсыз калган уенчы алга чыгып баса, уен яңадан башлана. Көй туктаганда ялгыз калган кеше үзенә пар табып өлгермәсә, аңа җәза бирелә.

/Уен башлана. Гармунчы көй уйный./

Җыр:         1.        Синмени, килдеңмени?

                Зәйтүн гөле өч тармаклы,

                Аның берсе синмени?

Кушымта.         Алсуланып кояш чыга таң аткач,

                             Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?        

                2.         Исемнәре Нургата,

                Синең кебек ялкау бака

                Күпер астында ята.

                3.         Кара каеш ник  будың?

                Эш эшләргә ярамагач,

                Җан көйдереп ник тудың?

                4.         Исемнәре Алтынбай.

                Бер битендә балкый кояш,

                Бер битендә балкый ай.

/Көй туктала. Парсыз калучыга җәза бирелә./

? “Оныылмас еллар”,”Малайлыкта  кунакта”китапларының авторы кем? Аның үзе һәм иҗаты турында ниләр сөйли аласың?

/Уенчы җавап бирә, экранда  Ибраһим Газиның портреты, китаплары күрсәтелә/

Алып баручы.  , сиңа киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

Ә хәзер өченче уенны башлыйбыз. Ул уен “Йөзек салыш” уены дип атала. Бу уен барчагызга да таныштыр. Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. Аны        үзенең санамышы белән билгеләр.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Уенны Алинә алып бара

Даша. “Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Уен уйнала, уен барышында гармунчы күңелле татар халык көйләрен уйный./

Алып баручы. Менә инде җиңелүче дә бар. Алсу, үзеңә җәзаны үзең сайла инде.

Тиздән Бөек җиңүнең 71 еллыгы якынлаша.Авылдашларның батырлыгы турында нәрсә сөйли аласың?

/Уенчының җаваплары тыңлана. Экранда  авылдагы обилеск,Советлар Союзы Герое М.А.Чирков портреты күрсәелә.

Алып баручы. Җавапларың өчен рәхмәт.

Ә хәзер музыкаль тәнәфес. Җыр сөюче кызларыбыз сезгә үзләренең көй моңнарын бүләк итәләр. /Җыр тыңланыла/

- Рәхмәт сезгә, кызлар. Ә хәзер алда уйналачак уенга күчәбез. Ул – Башмаклар уены. Уенның барышы белән              таныштырыр.

Ангелина. Уенчылар түгәрәккә тезелеп басалар, аяк киемнәрен салып, алларына, түгәрәк эченә куялар, күзләрен яулык белән бәйлиләр. Гармунчы көй уйный башлый, ә алар түгәрәк буйлап берсе артыннан берсе биеп әйләнәләр. Музыка туктауга, уенчылар аяк киемнәрен табып кияргә тиешләр. Күз бәйләвечләрен салалар һәм кем ялгышкан, шуңа җәза бирәләр.

/Гармунчы дәртле көйләр уйный, көй туктала, җиңелүче ачыклана, чәчәк таҗыннан җәза сайлап алына/

Экранда Рәис Сафиуллин портреты күрсәтелә

? Бу кем,аның урында ниләр беләсең, шул турыда сөйлә.

        /Уенчы җавап бирә)

Алдагы уеныбызның исеме “Капкалы”. Уенны башлап җибәргәнче, уен тәртибе белән танышыйк. 2 ярдәмче – капкачылар кирәк. Капкачылар залда утыручы җанатарлардан сайлана. Алар кулга-кул тотышып “капка” ясыйлар. Гармунчы көй уйный башлау белән, уенчылар капка аша бии-бии чыгалар. Көй туктаганда кем капка эчендә кала, шуңа җәза бирелә. Башладык.

/Гармунчы уйный..., көй туктала, ..... җиңелүчегә җәза бирелә./

Туфан Миннуллинның нинди китапларын беләсез? Аның иҗатыннан яраткан пьессаларыгызны  атагыз.

/Уенчы җавап бирә

Алып баручы. Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай. Түгәрәк буенча урындыклар тезеп куелган. Урындыклар саны уйнаучылар саныннан 1-гә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, һәрберсе урындыкка утырырга тырыша. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Гармунчы бию көе уйный, уенчылар уйныйлар, җиңелүче ачыклана, ул үзенә чәчәк таҗыннан җәза сайлап ала./

?  “ Кама Тамагы гимны”н кемнәр язган? Авторларын әйтегез.

/Экранда  авторларының портретлары күрсәтелә, исем фамилияләре язылган/

Алып баручы. Укучылар, “Җебегән” уены сезгә танышмы? Бу уенны болай уйныйлар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә.

        Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кар, балчык,

Син кал, бу – чык!

Уенны алып баручы уенда катнашучыларга “йөзем”, “алма”, “хөрмә”....һ.б. дип, җимеш исемнәрен әйтеп чыга. Аннан соң бу исемнәрне искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “Җебегән” була.

/Алып баручы исем куша, музыка уйный, “Җебегән” җәза ала./

Безнең районнан нинди җырчылар чыккан?

/Уенчы җавап бирә.  

Алып баручы. Матур җавапларың өчен зур рәхмәт

Алдагы уеныбыз белән танышып китик. Борын-борыннан аулак өйләрнең күрке булган уен – “Тукмак” уены. Аны уйнау өчен уенчылар түгәрәккә басалар, уртада 1 алып баручы тукмак тәгәрәтә. Тукмак башы кемгә карый, шуңарга җәза биргәннәр. Алып баручыны санамыш ярдәмендә билгелибез.

Ары карадым, бире карадым,

Аны күрдем, моны күрдем,

Ә монысын күрмәдем.

/Көй уйнала, тукмакны әйләндерәләр, тукмак башы караган уенчыга җәза бирелә./

Безнең районыбызда нинди музейлар бар?Алар кемнәргә багышланган?

/СлайдлардаТуфан Музее.,М.Горкий музее,үзәк музей күрсәтелә 

Алып баручы. Безнең уенчыларыбызның рәтләре кимегәннән кими бара. Хәзер безнең 2 уенчы калды. Аларның кайсысы җиңүче исеменә лаек булачагын нәкъ менә шушы уен ачыклар. Бу уеныбыз “Кем өлгер?” дип атала. Уен өчен безгә 2 урындык кирәк, аларны артлары белән терәп куябыз, ә урындыклар астына сузып тасма салына. Көй уйный, уенчылар урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга, алар урындыкка утыралар һәм, иелеп, тасманы тартып алырга тиешләр. Тасмасыз калган уенчыга җәза бирелә. Уенчыларга көч өстәп, җанатарлар, әйдәгез кул чабыйк.

/Гармунчы көй уйный, уенчылар уйныйлар, көй туктауга, алар утыралар һәм өлгер уенчы тасманы тартып ала. Җиңелүчегә җәза бирелә./

Безнең районда туып-үскән дәүләт эшлеклетәреннән кеемнәрне беләсез?

/Уенчы җавап бирә./

Алып баручы , уен азагына кадәр җитүең белән тәбриклибез.

Алып баручы. Алия, ә сине уенда җиңүең белән тәбрик итәбез. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтең өчен сиңа зур рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Алия. Тагы бер кат сине җиңүең белән тәбрик итәбез, сиңа ныклы сәламәтлек телибез, туган телгә, татар әдәбиятына, татар моңнарына булган мәхәббәтең сүнмәсен, сүрелмәсен, алар елдан-ел артып, тирәнәеп торсын. Кичә истәлеге итеп Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләребезнең китапларын һәм талисман бүләк - Ак мәчет сурәтләнгән картина бүләк итәбез.

Алып баручы. Кадерле укучылар, укытучылар, кичәбез кунаклары. Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Кичәдә катнашучы укучыларга һәм аларга көч биреп утырган барлык җанатарларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Туган як тарихына, әдәбиятына, туган телебезгә карата кызыксыну сүнмәсен, ә арта гына барсын. Ә хәзер кичәне “Гүзәл Кама Тамагы”җыры  тәмамлый.



Предварительный просмотр:

8 сыйныфта татар теле дәресе.

Дата: 17.11.2015

Укытучы:Абдуллина Гөлфинә Наил кызы

Тема: Исем фигыль

Белем бирү максаты:

  1. Исем фигыльтурында белемнәрне ныгыту
  2. Исем фиг-нең исемгә һәм фиг-гә караган үзенчәлекләрен ачыклау 
  3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның сүзлек запасларын баету.
  4.  Белем алырга омтылыш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. 
  5. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
  6. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

 биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, дәреслек , презентация.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе

                                                                      Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы

(ныгыту дәресе)

1

   Оештыру этабы.

2 мин

2

Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3 минут

3

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Проблема тудыру

-Укучылар,сезнең өй әшендә чакыру дигән сүз бар.Ул нинди сүз төркеме?

-Проблеманы чишү

Исем.

_ни өчен шулай уйлыйсың?

-

-Фигыль

-Ни өчен?

37 бит 1нче күнегүне уку,нәтиҗә ясау

16 минут

4

Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган)

2 нче күнегүне язып эшләү

3нче күнегүне бер-бер артлы эшләү

5нче күнегүне сүзлекләр белән эшләү,чагыштырып тикшерү.

4нче күнегү буенча диалог төзү

15 минут

6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату6нчы күнегү,38 бит

2 минут

7

    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

2 минут

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

   Оештыру этабы.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

1 слайд

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

Дежур укучы чыгышы.

 Исәнмесез, укучылар. Бүген кем дежур? 
- Бүген кем дежур? 
- Сыйныфта кем юк? 
- Бүген ничәсе һәм атнаның кайсы көне? 

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

1.-Укучылар! Әйдәгез өй эшен тикшереп үтик.

2. Укытучы: Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле. –Азат иртщн син нишлисең?

Көтелгән җавап: Йокыдан торам.

Укытучы: Балалар үткән дәресләрдә без нинди теманы өйрәндек?

Көтелгән җаваплар: Көндәлек режим.

                                   

Укытучы: Әйдәгез әле режимны күрсәткән фигыльләрне әйтик әле.

Көтелгән җавап: өокыдан тора,юына,ашый,мәктәпкә бара,укый,кайта,булыша,уйный,дәрес әзерли,укый,ял итә,йоклый.

Укытучы: Ә бу эшләр кайчан эшләнә?Как скажем по-татарский во сколько?

Үткәнне кабатлау:

Укытучы: Ә бу эшләр кайчан эшләнә?Как скажем по-татарский во сколько?

Көтелгән җавап –Сәгать ничәдә?

Сәг моделендә сәг-не әйтү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы: Без хәзер сораубирә беләбез,димәк җавап та бирергә кирәк.Нәрсә төзи алабыз.

 

Без  дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

Диалог төзербез,сөйләшербез,дөрес язарга өйрәнербез)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

Ял минуты

БҖ        “Физзарядка ясый куян

Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган)

Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану

-Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны  язабыз.

Унҗиденче ноябрь.

Чәршәмбе

Сыйныф эше.

1нче күнегү.

  1. Җәя эчендәге русча сүзләр урынына татарча сүзләр языгыз.

Мин өй эшләрен вакытында(готовлю).

Азат  ,мәктәптән кайткач,әнисенә(помогает)

Максим мәктәптә идән(моет).

Дәресләрне әзерләгәч(отдыхаю)

  1. Сүзлек диктанты (Тактада бер бала эшли)

    Йоклый,Укый.дәрес әзерлим,булышам,уйныйм

- Охшаш    якларын әйтегез:

   *режимны белдерәләр

фигыльләр

       

- Нәрсә белән аерылалар:

    Затлары белән-мин,ул

       

2.Шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез.  (5-6 җөмлә телдән тыңлау)

 - Җөмләләр төзегәндә нинди кагыйдәгә нигезләнеп эшләдегез?  

3.Бирелгән рәсемнәр буенча  җөмләләр төзегез .Кайсы команданың җөмләләре матуррак һәм дөрес

4.”Көндәлек режим”презентациясендәге  рәсемнәр буенча парлап диалог төзү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  • Үзбәя бирү.

 

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5ле

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4 ле
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

   Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйләргә өйрән



Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф, татар әдәбияты, рус төркеме

Тема. Г.Шамуков “Арыслан белән куян”,И.Крылов “Ат белән эт”

Максат. Г.Шамуков,И.Крылов иҗаты турында мәгълүмат бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:,

Ме т а п р е д м е т- татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп өйрәнү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Пр е д м е т- Язучылар белән танышу,мәсәлләрне уку ,нәтиҗә ясау.

Шә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.,үзеңә бәя бирергә өйрәтү.

Материал: дареслек (1 нче кисәк, 52-55 нче бит)

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

З. Актуальлаштерү.

Укытучы:

Укучылар,сез тагын нинди шагыйр-нең.язучыларның мәсәл язуын беләсез?

Рус язучыларыннан кем мәсәлләр яза?

4. Уку мәсьәләсен кую.

   Г.Шамуков “Арыслан белән куян”,И.Крылов “Ат белән эт” белән таныштыру.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Г.Шамуков һәм И.Крылов турында биографик белешмә бирү

2.Мәсәлне укытучы укый

Сүзлек өстендә эш

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр тезеп әйтәләр.

2. “Арыслан белән куян” нәсерен уку.-тәрҗемә итү

Укучыларның аңлау дәрәҗәсен белү өчен, сораулар биреп фикер алышу.

-

З. Биремнәр һәм сораулар.

 Дәреслектән 1-4 нче биремнәр эшләнелә. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса, тәрҗемә итәләр.

4.И.Крылов нәсерен уку,анализлау,ике мәсәлне чагыштыру

III. Рефлексия

1. Рефлексив кабатлау.

1) Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

2) Укучылар дәреслектәге 5, 6 нчы биремнәрне эшлиләр.

3) - Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнары бәяләп билгеләр куела.

З. Өй эше: дәреслектәге 5-6 нче биремнәрне эшләргә.(55 бит)

5 нче сыйныф, татар әдәбияты, рус төркеме

Тема. Белем укудан башлана.

Максат. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында мәгълүмат бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының элек-электән белемле булуы турында сөйләшү.

Ш ә х е с к ә кагылышлы-балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 80-81 нче битләр)

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, тарихи Казан фоторәсемнәре.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучылар әзерләп килгән белем турындагы табышмакларны тыңлау.

3. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра, нинди уку йортларын белүләре турында сорый.

4. Уку мәсьәләсен кую.

Элекке заманда татар яшьләренең кайларда белем алулары белән таныштыру.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Сүзлек белән эш.

2. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку.

1) Укытучы:

- Мәдрәсә нәрсә ул?

- Мәдрәсәдә шәкертләр нәрсәләр белән шөгыльләнәләр?

2) Укытучы белешмәне укый.

3) Укучылар тәрҗемә итәләр.

4) Аннан соң  чылбыр буенча укыйлар.

3. Биремнәр һәм сораулар.

1) Дәреслектәге 1, 2, 3, 5 нче биремнәр эшләнелә. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса, тәрҗемә итәләр, җавапларны язмача рәвештә эшләтеп алырга да мөмкин. 2 биремдә җөмләләрне бер-бер артлы укып, дөресләп барырга була.

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.

3. Өй эше: укылган текст буенча 5 сорау уйлап килергә.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап, нәтиҗә өчен сораулар бирә:

- Мәдрәсәдә укып чыгучыларның күбесе кем булып киткән? (Язучылар.)

- Аларның исемнәрен атагыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган ягым- г үзәл Кама Тамагы

Слайд 2

Кайларга китеп,кайларгабармадым. Сагынып кайттым Иделем таңнарын...

Слайд 3

Кама тамагы

Слайд 4

Кама Тамагының танылган кызлары һәм уллары п

Слайд 5

Миңнуллин Туфан Габдулла улы - драматург, халык язучысы , Г. Тукай исемендәге , К. Станиславский исемендәге премияләр лауреаты , Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты. 1935 нче елда Олы Мәрәтхуҗа авылында туган .

Слайд 6

Беляев Ислам Габделхак улы - шагыйрь , журналист. 1926 нчы елда Татар Каратае( Уразлино ) авылында туган .

Слайд 7

Хәмид Вәлиди ( Вәлиев Хәмид Фәттах улы ) – шагыйрь . 1938нче елда Олы Карамалы авылында туган .

Слайд 8

Ибраһим Гази ( Мингазиев Ибраһим Зарифулла улы ) - язучы , Г. Тукай премиясе лауреаты 1907 нче елда Олы Кармалы авылында туган .

Слайд 9

Камалов Нариман – шагыйрь , журналист. 1942 нче елда Кече Салтык авылында туган .

Слайд 10

Сафиуллин Рәис - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе . 1926 нчы елда Бәрлегуҗа авылында туган .

Слайд 11

Рәдиф Сәгъди ( Сагъдиев Рәдиф Наҗип улы ) - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , драматург, җырлар авторы . 1957 нче елда Балчыклы авылында туган .

Слайд 12

Сөләйманова Флера Зиятдин кызы - Татарстан Республикасының атказанган артисткасы . 1939 нчы елда Иске Барыш авылында туган .

Слайд 13

Бакый Урманче – скульптор. 1897 нче елда туган . Әтисе Кече Салтыктан .



Предварительный просмотр:

Укытучы

Абдуллина Гөлфинә Наил кызы

Предмет

Татар теле-5сыйныф

Тема

Билгеле үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Максат

1)  Билгеле үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше  белән таныштыру, кушымчаларын өйрәнү.

2) Билгеле үткән заман фигыльләрне күнегүләрдә дөрес итеп куллану.

3)Дәрестә дустыңа карата ярдәмлек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган
нәтиҗәләр

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет:

Танып-белү:

Кирәкле информацияне эзләп табу;

Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

Коммуникатив:

Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;

Регулятив:
Билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру

Предмет:

Өйрәнелгән  билгеле үткән заман фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Билгеле үткән заманфигыльләр,зат-сан

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Чыганаклар

Дәреслек, сүзлекләр, эш дәфтәрләре, презентация

Җиһазлау

Экран, ноутбук, карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Актуальләштерү

6 мин.

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Үткән дәрестә өйрәнелгән лексиканы искә төшертү.Сүзлек диктанты:

Тора,чистарта,бара,ашый,кайта.

Әзерли,уйный.булыша,укый.,йоклый

Өй эшләрен тикшерү.

 

Бер-берсенә комплиментлар әйтү.

  • Син бүген бик матур.
  • Син бик тырыш, акыллы,  .

Өйдә язып килгән җөмләләрне укыйлар, кулланган фиг-не әйтәләр.

Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Проблема тудыра.

Слайд 1-5

Укучылар әйдәгез,балаларга исем куябыз,һәм әйтеп карыйк әле,әгәр бу балалар бу эшләрне инде үтәгән булсалар(если уже сделали)ничек әйтер идек?

Парларда фикер алышалар.

1пар-1слайд

2пар-2слайд

Калган слайдларны бергә карау

Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау

Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.Нишләде?

Мин

Син

Ул

Берәм –берәм җавап бирү

Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү.

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Максат: билгеле үткән хаман фиг-нең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү

Тактада аңлату

Мин юдым  Без юдык

Син юдың    Сез

             

Ул юды      Алар

. Дәреслектә 44 нче биттә кагыйдә.

Укучылар кагыйдәне ачып куялар.

Кирәкле информацияне табып укыйлар

Юклык формасын ясыйлар

Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү

2нче күнегү биремен аңлату

Күнегүне тикшерү

3нче күнегүне эшләү

Парларда эшлиләр сүзләрне зат-санбелән төрләндереп язалар.

Танып белү:

Белемнәрне структуралау, ягъни  өлеш  - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Карточкада җөмләләр язылган. Кушымчалар куй

2әр кешедән торган төркемнәрдә эшлиләр, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

Укучылар, дәреслек, сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.

Танып белү:

уй- фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру.

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Үтелгәннәргә таянып,рәсемнәр буенча парларда диалог төзиләр

Укучылар класс буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсе белән диалог төзиләр

Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.

Рефлексия

6 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Өй эше бирү һәм аңлату.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Танып белү: эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

Татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнар

Татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнар...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары

4 нче сыйныф, 7 нче сыйныф, 8 нче сыйныф, 9 нчы сыйныф, 10 нчы сыйныф, 11 нче сыйныфлар өчен программалар тәкъдим итәм....