Укытучыларга ярдәмгә

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

Бу бүлектә укытучыларга ярдәм өчен төрле темаларга чыгышлар, тәгаенләмәләр һ.б. урнаштырылды

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты нигезендә ватанпәрвәрлек тәрбияләү” дигән тема буенча концепция тәкъдим итәм.

Слайд

      Алтын булачак бер укучыны

туфрак итеп җирдә калдырган

укытучы да бар, туфрак булачак

бер баланы алтын итә белгән

укытучы да бар.

                    Ризаэддин Фәхретдин

         Башкортстаныбыз цивилизацияле юл белән социаль - икътисади һәм рухи үсешкә  омтыла.   Бу  омтылышньң  уңышлылыгы  республиканың  үзаллылыгын үстерүгә, югары мәдәнияткә, әхлакка, дөнья стандартларына туры килгән белемгә ия булган, йөрәге халкым дип янган алдынгы карашлы яшь буынга бәйләнгән. Чынлап та, халкыбызньң киләчәге, аньң белем һәм тәрбия бирү системасы  һәм   аның  төп  элементы   буларак  мәктәп - милли  рухны,  үзаңны, үзяшәешне, интеллектуаль мөмкинлекне һәм физик саулыкны формалаштыручы булып  тора.  XXI гасыр башында дөнья җәмәгатьчелегенең фикере бер:  кыю рәвештә күп мәдәниятлелеккә, күп милләтле мөхиттә яшәргә өйрәнүгә күчәргә кирәк. Хәзерге белем һәм тәрбия бирүнең төп юнәлеше - туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне аякка бастыру аша культураны, интеллектны үстерү. Соңгы елларда гына телләрне һәм милли мәдәниятне саклап калуга һәм ирекле үстерүгә юнәлтелгән күп кенә законнар кабул ителде. "Башкортстан халыклары телләре турында" гы Закон кабул ителү милли сәясәт үткәрүдә мөһим адым булды. Һәм күп милләтле мөхиттә туган телгә сөю аша яңа шәхес тәрбияләүгә мәгариф алдындагы төп мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Элек-электән халык педагогикасы тәрбия турындагы фәнне баета, аның чыганагы һәм нигезе булып хезмәт итә дигән фикер яши. Я.А. Коменский   балаларның туган телендә белем алуларын тәэмин итүне беренче куя. Бу фикерне күренекле педагог К.Д.Ушинский да яклап чыга. Ул балаларда Ватанга сөю тойгысы формалашуын рус халык тәрбиясендә күрә. Аның фикеренчә, халык тәрбиясе баланы ана телендә укыту аша алып барылырга тиеш. Телдә халык үзе, аның бөтен Ватаны гәүдәләнә.  

          Ватанпәвәрлек - Ватаныңны, илеңне һәм халкыңны яратуны аңлата. Ягъни, ватанпәрвәр затларның батырлыгы, талант, әхлакый сыйфатлары, героик көрәш традицияләре үрнәгендә яшь буын аңына йогынты ясау процессы. Үз эченә милли-төбәк компонентында каралган халык һәм милләт үзенчәлеген, аларның мәдәниятен һм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту материалларын үз эченә берләштерә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирүне  милли – региональ компонент кулланмыйча алып баруны күзаллау мөмкин түгел.

Тулаем алганда, милли-төбәк компоненты куллану нигезендә ватанпәрвәрлек тәрбияләүне төбәкне үстерү, аның үзенчәлекләрен чагылдыру факторы һәм чарасы да итеп карарга мөмкин.

Слайд

"Милли-төбәк компонентын кулланып, туган тел аша югары әхлаклы иҗади шәхес – ватанпәрвәр тәрбияләү " концепциясенең төп максаты: Укучыларда туган телгә, илгә ихтирам, игътибар һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү; гражданин шәхесен, ватан һәм дөнья мәдәниятен үзләштерүгә юнәлтеп, аны тормыш юлын мөстәкыйль сайларга, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрергә, профессиональ белем алырга, үзлегеннән белемен күтәрергә, камилләштерергә сәләтле итеп үстерү.

Өйрәнү объекты: татар гимназиясенең укучылыры, туган телгә, илгә сөю тәрбияләүнең эчтәлеге һәм өйрәтү алымнары.  

Слайд

Бурычлары:

  • 1. Югары    әхлаклы    иҗади    шәхес    тәрбияләүнең    үзенчәлекләрен, алымнарын билгеләү.
  • 2. Милли-төбәк компонентын куллану нигезендә, туган телгә, илгә сөю тәрбияләүнең торышын өйрәнү.
  • 3. Туган илнең үткәнен, бүгенгесен, мәдәни тормышын өйрәтү.

Слайд

Югары әхлаклы иҗади шәхесне тәрбияләү эше түбәндәге принципларга таяна:

1.   Кешелеклелек принцибы - һәр кешедәге яхшы башлангычларга ышану.

2. Толерантлык принцибы - башка милләтләрне кабул иту, аларны аңлап, сыешып тыныч , дус яшәү.

3.  Демократик принцип - киң хокуклылык, милләтенә карамый, һәр кешегә мәктәптә, гаиләдә, җәмгыятьтә рухи азатлык, уңайлылык булдыру.

4. Плюрализм принцибы - күп милләтле мөхиттә диалог мөнәсәбәтендә яши белү, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү.

Укытучының төп коралы – сүз. Сүз белән ул балалар күңеленә үтеп керергә, аның эчендә кешелек сыйфатлары формалаштырырга, югары максатлар булдырырга, аларга ирешү юлларын билгеләргә бурычлы.

Ватанпәрвәрлек тәрбияләү концепциядә түбәндәгечә билгеләнә:

Слайд

А) Формалары

1. Эшләү формалары:

        Иң беренче чиратта мин укучыларда туган тел һәм әдәбиятның кеше тормышында тоткан зур урынын билгеләп укуга, аны өйрәнүгә теләк булдыру өстендә эшлим.  

Икенче чиратта укучыларда үзләренең кешеләргә кирәк булу ихтыяҗы формалаштырыла.

Аннары  укучыларны шәхес итеп күрә белү  һәм аларны конкрет эшләр белән кызыксындыру, аларга җәлеп итү тора.

2. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү компонентларының :

Төп мотивы булып Туган җир идеалы һәм кешеләрдәге югары әхлакый сыйфатлар билгеләнә. Туган илгә, кешеләргә кирәк булу теләге һәм шуңа омтылу күрсәтелә.  

-  укучыда күңел һәм материаль ихтыяҗлары гармониясе булдырыла, танып-белү , үз-үзен үстерү, ихтыяҗы өстенлек ала.

- Туган ил, кешеләр өчен яшәргә кирәклеген аңлау, тормышта конкрет һәм реаль максатлар кую, үз-үзеңнең тормыш эшчәнлеген, булачак профессияңне сайлау перспективасын күзаллау

3. Укучыларда тиешле сыйфатлар барлыкка килә:

- аның тормыш позициясе аңлы һәм максатлы. Теләкләре, омтылышлары туган илгә, кешеләр өчен хезмәт итүгә юнәлтелгән;

- тормыш позициясе барлык эштә дә күренә.Танып белү эшмәкәрлеге күпкырлы. Максатлары туган ил өчен, кешеләр өчен хезмәт итеп, тулы торомыш белән яшәүгә юнәлтелгән;

- эшмәкәрлекнең максатын һәм мотивларын югары дәрәҗәдә аңлый;

- эштә актив булырга тырышу ихтыяҗының көчлелеге билгеләнә

Системалы эш нәтиҗәсендә укучыда аның туган илгә, кешеләргә кирәклеге турында төпле фикер урнаша, эшчәнлектә һәрдаим катнашуы, тирә-якны тирәнтен өйрәнүе, кешеләр белән аралашуы, дәресләрдә алган белемнәре нигезендә тормыш принциплары, дөньяга карашы, инанулары формалаша.

слайд

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган тел аша югары әхлаклы иҗади шәхес тәрбияләү түбәндәге шартларда уңышлы хәл ителә:

1. укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә таянып эш иткәндә;

2. җиңелдән-авырга, таныштан-таныш  булмаганга, якыннан-еракка һ.б.дидактик принципларны саклаганда;

3. программаның   эчтәлегендә     дәвамчанлыкны   һәм     күчемлелекне тормышка ашырганда;

4. белем бирү ана телендә тормышка ашырылганда;

5.югары әхлаклы иҗади шәхес тәрбияләүдә отышлы, яңа форма, методик алымнар һәм ысуллар кулланылса;

6. күn милләтле мөхиттә башка милли телләргә сөю һәм хөрмәт тәрбияләнсә;

7. бала   белән   системалы  рәвештә   һәм   шулай, ук   аерым   эш   алымнары кулланылса.

Слайд

Мин балаларда туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүнең ике төп факторын билгеләр идем:

  1. технологик фактор – укытучы тарафыннан чын ватанпәрвәрлек белән сугарылган, укытучының үзен дулкынландырган ачык гражданин позициясен күрсәткән материал эзләү һәм уку әсбапларында бирелгән әсәрләрдә эзли һәм күрсәтә белүе:
  2. шәхси фактор – укытучының шәхес буларак Туган илгә мәхәббәте, аның югары идеяләр белән сугарылган педагогик фәлсәфәсе, укучыларны яратуы һәм аларга аңында, җанында булган иң яхшы башлангычларны җиткерергә тырышуы.

Бу концепциянең максатын һәм бурычларын гамәлгә ашыруда тубәндәге эш формалары һәм алымнары кулланыла:  

Слайд

         Эш формалары: дәресләр, дәрестән тыш чаралар, милли бәйрәмнәр, ата-аналар белән эш, муниципаль-региональ чаралар, вакытлы матбугатта чыгышлар һ.б.

Милли-төбәк компоненты нигезендә ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең эчтәлеген формалаштыруның төп чыганагын төбәкнең: табигый-географик, социаль-икъадый, сәяси-хокукый тарихи-мәдәни үзенчәлеге тәшкил итә.

Дәресләрдә эш төрләре: әңгәмә, инша, иҗади эш,

Татар телен өйрәнүче балалар өчен тел һәм аралашу мөхитен булдыру,  сыйныфтан тыш төрле чаралар үткәрү: “Сөмбелә”, “Нардуган”, “Нәүрәз”, “Сабантуй”, "Аулак өй", " Каз өмәсе", "Кичке уен", "Әбием сандыгы" һ.б.

        Вакытлы матбугат чараларында катнашу, алар белән һәрдаим танышып бару, дәресләрдә куллану.

Слайд

     Нәтиҗәдә ватан һәм дөнья мәдәниятен үзләштергән, тормыш юлын мөстәкыйль сайларга өйрәнгән, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә алырдай, профессиональ белем алырга максаты булган, үзлегеннән белемен күтәрергә, камилләштерергә сәләтле, шәхес тәрбияләнә;

- укучыларда сүзлек хәзинәсе баетыла;

- ана телендә логик фикерләү сәләте үстерелә;

- укучыларның иҗади көче, танып белү сәлатләре, мөстәкыйль эшләү күнекмәләре үстерелә;

- туган илне туган җирне ярату, гүзәл кешеләре белән горурлану кебек патриотик хисләр тәрбияләнә;

- дөньяга карашлары киңәя, җәмәгать эшләренә җәлеп ителә, матурлыкны аңларга өйрәтелә.  

      Шулай итеп, күп милләтле мөхиттә балаларның югары әхлаклы  иҗади шәхесен үстерүдә төп рольне ана теле уйный. Татар балалары татар телен ана теле итеп тоючы, туган илгә,   халыкның   үткәненә,   гореф-гадәтенә,   йолаларына   ихтирамлы   булып тәрбияләнәләр; сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар, төрле очрашулар, милли уеннар, конкурслар, иҗади дәрес алымнары кулланганда туган телгә сөю, милли үзаң, туган телне,туган якны өйрәнүгә омтылыш тәрбияләнә. Тел аша югары әхлаклы иҗади шәхес тәрбияләү мөмкинчелекләре ачыла. Шулай итеп, туган телгә сөю, хөрмәт тәрбияләү балаларда гомумкешелек сыйфатларын, ягъни рухи-әхлакый сыйфатларны булдыруньң бердән-бер дөрес юлы.   Укыту-тэрбия   эше   ана   телендә   алып   барылып,   халыкның   тарихына, мәдәниятенә нигезләнеп, яңа технологияләргә таянып тормышка ашырылса гына, мәгариф алдындагы бүгенге бурычлар уңышлы үтәлер.

Туган җиргә мәхәббәт, туган якны ярату, анын күренекле шәхесләренә ихтирам тәрбияләү - татар теле һәм әдәбияты укытучысының эшчәнлегендә аерым урын алган максатлы юнәлеш. Шушы төбәктә туып – үскән мәгьрифәтчеләр, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар турында мәгълүмат бик күп. "Илһам чишмәләре" фестивале, Аксаков көннәре белән тирә - якка дан тараткан Бәләбәй шәһәре күренекле шәхесләргә бик бай. Шәһәребезне төзүгә зур өлеш керткән патриот җитәкчеләр, эшчеләр гомер юлларын халыкка хезмәт итүгә багышлаган купме гүзәл кешеләр яшәгән һәм яши шәһәребездә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен үрнәк темалар

1) Бәләбәй шәһәренең физик-географик урнашу шартлары.

2) Бәләбәй исеменең килеп чыгышы.

             Шәһәргә нигез салыну тарихы.

3) Ерак тарихка сәяхәт:

4) Барысы фронт өчен!

5) Геройлар турында сүз.

6) Бәләбәй предприятиеләре: тарихлары һәм бүгенге көндә торышы.

7) Бәләбәйнең иҗади йөзе:

8) Тарих һәм мәдәниятне саклаучылар:

9) Уку йортлары:

10) Аларның эшләренең якты эзләре:

11) Аларның исемнәре шәһәр һәм өяз тарихында.

Башкортстаныбызның киләчәге дөнья стандартларына туры килгән, белемгә ия булган, йөрәге халкым, туган җирем дип янган алдынгы карашлы яшь буынга бәйләнгән. Чыгшымны төбәк язучысы, башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Камил Фазлыйның “Башкортстан” шигыре белән тәмамлыйсым килә:  

Слайд

Башкортстан – курай моңлы илем,

Халкыбызның кайнар йөрәге.

Бер ананың ишле баласыдай,

Милләтләрнең уртак терәге.

Шушы җирдә туып, тамыр җәйдем,

Нурлы кояш зәңгәр күгемдә,

Җил-давылны ярыр канатым син,

Таянычым картлык көнемдә.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң?

Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

  • Уку материалының темасын
  • Теманың дидактик максатын
  • Дәреснең дидактик максатының тибын,
  • Дәрес тибын ачыклау:
  1. Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту
  2. Яңа белемнәрне ныгыту
  3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану
  4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
  5. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
  • Дәрес структурасын уйлау
  • Дәресне җиһазлау
  • Уку материалының эчтәлеген сайлау
  • Укыту методларын сайлау
  • Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау
  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү
  • Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар.

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6)    Яңа белемнәрне ныгыту.

7)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы

(ныгыту дәресе)

1)     Оештыру этабы.

2)    Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4)    Беренчел ныгыту:

- таныш ситуациядә (типлаштырылган)

- үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

7)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең  структурасы

(кабатлау дәресе)

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

- контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

- яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).    Контроль дәресләрнең формалары:

- язма контроль;

- телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Катнаш дәрес структурасы

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)     Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

6)    Беренчел ныгыту.

7)    Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.

8)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)



Предварительный просмотр:

Дәрескә анализ ясау схемасы

     Дәресне карауның максаты: 

     Дата:

    Сыйныф, укытучы: 

    Сыйныф укучыларының саны:

    Дәрестә катнаштылар:

    Дәреснең темасы:

    Дәреснең тибы:

    Дәрес алдына куелган дидактик бурычлар:

    Дәреснең максаты:

    Дәрескә анализ бирүнең әһәмиятле аспектлары

Дәрескә анализ бирүнең беренчел аспектлары

Күзәтүләрнең эчтәлеге

Дәреснең дидактик бурычы (кыскача бәяләү анализы)

дәрес алдына куелган дидактик бурычның сайлап алынган эчтәлеккә туры килүе; дидактик мәсьәләләрнең чишелеш нәтиҗәләре

Дәреснең эчтәлеге

дәреснең эчтәлеге дәреслекнең һәм программаның эчтәлегенә туры киләме?

Укыту методлары

сайлап алынган уку-укыту алымнары һәм чаралар куелган максатка җавап бирәләрме?

Укыту формалары

 укыту формалары (фронталь, төркем, шәхси, коллектив) дәреснең дидактик бурычларына җавап бирәме? тәкъдим ителгән биремнәр максаттан чыгып биреләме ?

Дәреснең нәтиҗәләлеге

дәреснең нәтиҗәсе куелган бурычларга җавап бирәме? 

Дәреснең гамәли юнәлеше

укучыларга тәкъдим ителгән сорауларның, биремнәрнең  гамәли эчтәлеге 

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге

укучыларның дәреснең дидактик бурычларын чишкән вакытындагы мөстәкыйлҗ эшчәнлекләренең дәрәҗәсе   укучыларның мөстәкыйль

эшчәнлекләренең характеры (репродуктив, иҗади) бер-берсенә ярдәм күрсәтү

Дәреснең һәр этабында УУГ формалаштыру

шәхси, танып-белү, коммуникатив, регулятив

ИКТ компетентлыкны  формалаштыру

дәрестә ИКТны  куллану, укучыларда ИКТ компетентлыгының формалашу дәрәҗәсе

Дәреснең структурасы

дәреснең структурасы дидактик бурычларга җавап бирәме?

Педагогик стиль

Педагогик этика кагыйдәләре сакланамы ?

Гигиена таләпләре

Температура режимы, сыйныфны һаваландыру, эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру, динамик тәнәфесләр ясау.

Теләкләр һәм киңәшләр.

    Дәрескә үзанализ – укытучының профессиональ үсешен, камиллеген тәэмин итә торган чара.

    Дәрескә үзанализ ясау түбәндәгеләргә мөмкинлек бирә:

     укучы һәм укытучы эшчәнлеге алдына дөрес максатлар формалаштырып куерга;

   үз педагогик эшчәнлекнең шартлары белән максатка илтү юллары, алымнары арасында бәйләнеш тудыру күнекмәләрен үстерергә;

   үз педагогик хезмәтнең нәтиҗәләрен төгәл планлаштырырга һәм аларны күрә белү күнекмәләрен формалаштырырга;

  укучыда үзаңны формалаштырырга, башкарылган эшләр һәм дәреснең соңында барлыкка килгән нәтиҗәләр арасында бәйләнешне күрә алырга.



Предварительный просмотр:

Предмет___________________________________

Дата _________________, класс_______________        

Тема урока:_______________________________________________________________________

Цель урока:_______________________________________________________________________

Задачи:

Образовательные:

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Развивающие:

- интеллектуальное развитие учащихся;

- развитие языковых, интеллектуальных и познавательных способностей, ценностных ориентаций, чувств и эмоций школьника, готовность к коммуникации;

- гуманитарное и гуманистическое развитие личности ученика.

Воспитательные:

- воспитание культуры общения;

- воспитание интереса к учению и формирование познавательной активности;

- формирование потребности в практическом использовании языка в различных сферах деятельности;

- воспитание уважения и бережного отношения к своей малой Родине.

Оборудование:  ___________________________________________________________________

Ход урока:

  1. Организационный момент (приветствие учащихся, отметка отсутствующих)
  2. Актуализация знаний (проверка дом. задания - устно: фронтально, индивидуально, письменно: у доски, тесты, проверочная работа)
  3. Подведение к теме урока (наводящие вопросы, загадки, проблема)

Объявление темы урока (запись темы на доске)

  1. Постановка целей и задач урока (ФГОС - вовлечение  учащихся в процесс целеполагания)
  2. Изучение нового материала (или работа над повторением, обобщением материала)

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

     Практическая, самостоятельная работа учащихся (если необходимо)

     Физминутка (20-25 мин. урока)

  1. Закрепление материала (устно, фронтально, письменно)
  2. Домашнее задание (запись на доске, инструктаж по выполнению)
  3. Рефлексия. Подведение итогов урока (усвоили, не усвоили материал, что получилось, что нет, над чем пришлось потрудиться, как ощущали себя в процессе урока, понравился ли урок и тд.,  оценивание: самооценка, взаимооценка, оценка учителя)



Предварительный просмотр:

Структура каждого типа урока по ФГОС

 

1. Структура урока усвоения новых знаний:

1) Организационный этап.

2) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

3) Актуализация знаний.

4) Первичное усвоение новых знаний.

5) Первичная проверка понимания

6) Первичное закрепление.

7) Информация о домашнем задании, инструктаж по его выполнению

8) Рефлексия (подведение итогов занятия)

 

2 Структура урока комплексного применения знаний и умений

1) Организационный этап.

2) Проверка домашнего задания, воспроизведение и коррекция опорных знаний учащихся. Актуализация знаний.

3) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

4) Первичное закрепление

  • в знакомой ситуации (типовые)
  • в изменённой ситуации (конструктивные)

5) Творческое применение и добывание знаний в новой ситуации (проблемные задания)

6) Информация о домашнем задании, инструктаж по его выполнению

7) Рефлексия (подведение итогов занятия)

 

3. Структура урока актуализации знаний и умений (урок повторения)

1) Организационный этап.

2) Проверка домашнего задания, воспроизведение и коррекция знаний, навыков и умений учащихся, необходимых для творческого решения поставленных задач.

3) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

4) Актуализация знаний.

  • с целью подготовки к контрольному уроку
  • с целью подготовки к изучению новой темы

5) Применение знаний и умений в новой ситуации

6) Обобщение и систематизация знаний

7) Контроль усвоения, обсуждение допущенных ошибок и их коррекция.

8) Информация о домашнем задании, инструктаж по его выполнению

9) Рефлексия (подведение итогов занятия)

 

4. Структура урока систематизации и обобщения знаний и умений

1) Организационный этап.

2) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

3) Актуализация знаний.

4) Обобщение и систематизация знаний

  • Подготовка учащихся к обобщенной деятельности
  • Воспроизведение на новом уровне (переформулированные вопросы).

5) Применение знаний и умений в новой ситуации

6)Контроль усвоения, обсуждение допущенных ошибок и их коррекция.

7) Рефлексия (подведение итогов занятия)

  • Анализ и содержание итогов работы, формирование выводов по изученному материалу

 

5. Структура урока контроля знаний и умений 

1) Организационный этап.

2) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

3) Выявление знаний, умений и навыков, проверка уровня сформированности у учащихся общеучебных умений. (Задания по объему или степени трудности должны соответствовать программе и быть посильными для каждого ученика).

  • Уроки контроля могут быть уроками письменного контроля, уроками сочетания устного и письменного контроля.
  • В зависимости от вида контроля формируется его окончательная структура

4) Рефлексия (подведение итогов занятия)

 

6. Структура урока коррекции знаний, умений и навыков.

1) Организационный этап.

2) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

3) Итоги диагностики (контроля) знаний, умений и навыков.

  • Определение типичных ошибок и пробелов в знаниях и умениях, путей их устранения и совершенствования знаний и умений.
  • В зависимости от результатов диагностики учитель планирует коллективные, групповые и индивидуальные способы обучения.

4) Информация о домашнем задании, инструктаж по его выполнению

5) Рефлексия (подведение итогов занятия)

 

7. Структура комбинированного урока.

1) Организационный этап.

2) Постановка цели и задач урока. Мотивация учебной деятельности учащихся.

3) Актуализация знаний.

4) Первичное усвоение новых знаний.

5) Первичная проверка понимания

6) Первичное закрепление

7) Контроль усвоения, обсуждение допущенных ошибок и их коррекция.

8) Информация о домашнем задании, инструктаж по его выполнению

9) Рефлексия (подведение итогов занятия)




Предварительный просмотр:

Яңа мәктәп шартларында дәрес структурасы.

В.Д.Шадриков методикасы буенча дәрес планнары төзү.

Заманча дәрес нинди булырга тиеш?

Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү,  дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә.

Дәресне планлаштырганда ике төрле модельгә таянып эш итәргә була. Берсе аның традицион модель, ә икенчесе -  үстерешле технология.

Үстерешле системада заманча дәрес укытуның традицион моделендәге заманча дәрестән нәрсә белән аерылып тора?

Традицион модель

Үстерешле система

Укытуның максаты

Белем, күнекмә, осталык формалаштыру.

Функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхесне үстерү.

Белем бирү процессында катнашучылар

Укытучы – белем бирүче субъект.

Укучы - әйтелгәнне яхшы үтәүче объект.

Ата-ана – укытучы, класс җитәкчесе, мәктәп администрациясе тәэсир итү объекты.

Укытучы – танып-белү процессын оештыручы.

Укучы – эзләнүле эшчәнлек субъекты.

Ата-ана – укытучының актив булышчылары.

Эш ысулы

Ятлау, истә калдыру.

Укытуда традицион методлар.

Яңа белем “ачу”, танып-белүдә эзләнүле эшчәнлек. Педагогик технологияләр.

Бәяләү системасы

Таләпләр нәтиҗәгә куела. Билге һәм бәя синонимнар буларак карала. Алар укытучы тарафыннан куела. Традицион бәяләүдә барлык җепләр укытучы кулында: ул кимчелекләрне һәм проблемаларны күрсәтә. Мөстәкыйль һәм контроль эш эшләгәндә күп очракта укытучы һәм укучы арасында бәйләнеш тыела.

Бәяләүдә өч дәрәҗәле якын килү: мәҗбүри минимум – программа таләпләре – индивидуаль максимум. Процесс һәм нәтиҗәне бәяләгәндә билге мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә генә куела. Бәяләү объекты – гомумуку күнекмәләре. Үзбәя, рефлексия.

Укытучы һәм укучы аралашуы

Укучының укытучыга буйсынуына нигезләнгән формаль аралашу.

Хезмәттәшлек, укучы фикере югары бәяләнә.

Дәрестә эш оештыру формалары

Фронталь.

Фронталь һәм коллектив эш (парлы эш, төркемдә эш)

Инструментлар

  • такта, акбур;
  • күрсәтмә материаллар;
  • дидактик материаллар;
  • журнал;
  • өстәмә әдәбият, энциклопедия, сүзлекләр.
  • интерактив такта, медиапроектор;
  • электрон плакатлар;
  • электрон тренажер;
  • электрон журнал;
  • портал, интернет-китапханә, интернет-каталог.

Чыгышымның икенче өлешендә В.Д.Шадриков методикасы буенча дәрес планнарын төзүгә тукталып үтәм. Белгәнегезчә, 2011нче уку елында педагогларны аттестацияләүдә үзгәрешләр барлыкка килде.  Бу үзгәреш Шадриков методикасы буенча эшләүне күздә тота. Әлеге методика буенча педагоглар беренче, югары категорияләргә һәм вазифага туры килүгә (соответствие должности) аттестация узалар.

Педагог вазифага туры килүгә аттестацияләнгәндә дәрес конспекты яза.

 Дәрес конспектын язуга таләпләр:

  1. Педагог алдан ук предметны һәм программаны  билгеләп куярга  тиеш.
  2. Конспектны язу вакыты 1,5-2 сәг.
  3. Дәрес конспекты яна теманы ( яна уку материалын)  үзләштерү белән бәйле булырга тиеш.
  4. Конспектта дәреснең төп этаплары чагылыш табарга тиеш: оештыру моменты, өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, уку материалын ныгыту, өй эше. Конспект язганда укытучы дәреснең кайбер этапларын төшереп тә калдыра ала.
  5. Педагог алдан ук дәрес конспектын бәяләү критерийлары белән таныш булырга тиеш.

Традицион дәрес структурасы:

- оештыру моменты;

- өй эшен тикшерү;

- яңа теманы аңлату,

- ныгыту, кабатлау,

- билгеләр кую;

- өй эше бирү;

- дәрескә йомгак ясау.

Дәрес конспектының схемасы

Эш этаплары

Этапның эчтәлеге

(педагог тутыра)

1.

Оештыру моменты:

  • дәреснен бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффектлы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк)
  • дәреснең бу этабында максат һәм бурычларны билгеләү;
  • дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага  тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып);

I. Оештыру моменты.

   1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

   2. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, без сезнең белән тартык аваз хәрефләрнең дөрес язылыш өйрәнәбез һәм грамоталылыгыбызны үстерәбез. Барлык хәрефләр дә аваз белдерми һәм язуда кыенлыклар туарга мөмкин. Бүгенге дәресебездә без шул очракларны карап үтәрбез.

2.

Өй эшен тикшерү.

-  дәреснен бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;

  • дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү,
  • максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре;
  • дәреснең бу этабында максат һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү
  • укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү;
  • сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;
  • сорау алу  вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү.

II. Өй эшен тикшерү.

  1. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә орфографик сүзлектән язылышлары  кагыйдәләргә туры килмәгән, җ аша языла торган 10 сүз язып килергә кушылган иде. (2-3 укучы сүзләрне укый, калганнарының дәфтәрләреннән карап чагыштыра)
  2. Актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.

  • Алдагы дәрестә без [җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәндек.
  • Җ һәм й хәрефләренен сүз башында язылышын аңлатыйк әле.
  • Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып й,е, ю,я хәрефләренең берсе килсә, сүз башында җ языла. Мәсәлән: җиләк, җир, җай, җәя.
  • Эйе, бик дөрес. Й хәрефе язылышын да искә төшерик.
  • - Сүзнен икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла. Мәсәлән: йомшак, йомгак, йөз.
  1. Сүзлек диктанты.

(бер “йомшаграк” укучы  тактада яза, калганнары дәфтәрдә)

Йомгак, җыю, яшьлек, җәза, елъязма, тәкъдим, җитез, Мәрьям,пульс.

- Бу сүзләрне язганда, Гали нинди хаталар җибәрде? Без әлеге сүзләрне нинди кагыйдәләргә буйсынып яздык?

- Й һәм Җ хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсе (кагыйдәне тагын бер кат искә төшерү).

-  Галинең ни өчен ь һәм ъ куйганын без беләбезме? Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

3.

Яңа теманы аңлату.

- укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә);

- дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя;

- яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү;

- яңа теманы аңлату өчен укытучы нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү;

- укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнен төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү;

- яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кызыксынуын билгеләү өчен төп критерийларны тасвирлап күрсәтү;

- яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;

III. Яңа теманы аңлату.

   - Без бүген дәрестә ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнербез.

  1. Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

 (Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез)

Укучылар өчен бурычлар:

А) ь һәм ъ  функцияләре (5 функция);

Ә) һәр функциягә мисал китерә белү, дәлилли белү;

Б) алынма сүзләрдә, кеше исемнәрендә  һәм кушма сүзләрдә дөрес яза белү.

3. Яңа теманы аңлату өчен компьютер презентациясе күрсәтү.

Ь һәм ъ хәрефләре нечкәлек һәм аеру билгесе буларак кулланалар.

ь “эшләре”:

- рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә;

- иҗекне нечкәртә;

- е, ю, я алдыннан аеру функциясен белдерә.

ъ “эшләре”:

- к, г хәрефләренең [къ], [гъ] дип укылышын күрсәтә;

- е,ю,я хәрефләре алдыннан килеп, аеру билгесе була.

4. Дәреслектән кагыйдәне һәм мисалларны уку.

4.

Ныгыту.

  • укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш);

-  дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;

- яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

- укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланган критерийларны тасвирлау;

- укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү;

IV. Ныгыту.

  1. Мөстәкыйль эш. (дәфтәрдә эшлиләр)

150 нче күнегү, 80 бит.

- Хәзер сез үзегез бирелгән сүзләрне кайсы кагыйдәгә туры килүләреннән чыгып, үрнәктәгечә языгыз. 1 варианттагы укучылар ь хәрефе кергән сүзләрне, 2 варианттагылар ъ хәрефе кергән сүзләрне язалар. (группаларда эш)

   2.  Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

2. Дәреслектән күнегүләр эшләү.

149 нче күнегү, 79 бит. (сүзлекләр ярдәмендә эшләргә мөмкинлек бирергә)

а) Дәрестә алган белемнәребезне тикшерү өчен кеше исемнәрен язып карыйк. (Биремне укый, калганнар карап бара.) Биремне үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәк? ( ь һәм ъ дөрес урынга куярга кирәк)

ә) Белемнәрне куллануда яңа ситуация  тудыру.

- Укучылар, уйлап карагыз әле: барлык очракта да ь һәм ъ куярга кирәкме? (Айгөл сүзендә бернинди билге дә куелмый)

- Ни өчен? (чөнки татар исеме)

- Татар телендә тартыкның нечкәлеген белдерү өчен нечкә сузыклар ярдәм итә.

б) Дәфтәрдә эшләү. (2 укучы тактада эшли. Биремне алдан эшләп бетергән укучыларга күнегүдәге исемнәр белән җөмләләр төзергә тәкъдим итәргә яки индивидуаль биремле карточкалар  хата төзәтү гуппада бирергә)

V. Бәяләү.

    Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

5.

Өй эше бирү.

- укучылар өчен мөстәкыйль эшнен максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргэ тиеш)

- өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота;

- укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү

   VI. Өй эше бирү.

   Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр. 151, 149 нче күнегүләр, сүзлек диктантына әзерләнергә

VI. Йомгаклау

 1. Әңгәмә .

  - Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек?( 5 функция)

 - Дәрес сезгә ошадымы?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

Профессиональ стандартлар буенча педагогның квалификациясе 5 төп  компетентлылыкның бердәм чагылышыннан чыгып бәяләнә.

Компетентлылык  -  профессиональ эшчәнлекнең асылын тәшкил итүче аң, белем, сәләт, осталык һәм шәхси сыйфатларның бердәм чагылышы.

Дәрес конспектын бәяләү критерийлары

Бәяләү характеристикалары

Бәяләү критерийлары

Педагогик эшчәнлектә максат һәм бурычлар кую өлкәсендә компетентлылык

- Укытучы дәрес темасын һәм максатын аерып күрсәтә;

- Максатлар укучыларга аңлашылган формада җиткерелә;

- укучылар алдында куелган максатлар укыту эшчәнлегенә кызыксыну (мотив) тудыра;

- укучылар алдында куелган максатлар индивидуаль һәм группаларда эшчәнлекне оештыруга этәргеч ясый;

- укытучы куйган максатлар укучыларның танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә һ.б.

Укучыларда эшчәнлеккә мотив тудыра белү өлкәсендә компетентлылык

- Укытучы укучыларның дәрескә һәм предметка кызыксынуны арттыру өчен төрле метод һәм алымнарны куллана белүен күрсәтә;

- укытучы белемнәрне бәяләүне укыту активлыгын  һәм мотивацияне күтәрү максатыннан файдалана;

- укытучы төрле биремнәрне укучыларның уңышы өчен файдалана;

- укытучы укучыларга мөстәкыйль эшләргә һәм фикер йөртергә мөмкинлек бирә һ.б.

Педагогик эшчәлектә информацион нигезләрне куллану өлкәсендә компетентлылык

  • укытучы дәрес конспектын язганда предметын яхшы белүен күрсәтә;
  • укытучы өстәмә методик материаллардан оста файдалана белүен күсәтә;
  • яңа теманы алдагы темалар белән бәйли белүен күрсәтә;
  • укытучы яңа теманы укучыларга аңлаешлы формада дидактик принципларга таянып бирә;
  • укытучы заманча укыту ысуллары белән уңышлы файдалана алуын күрсәтә;
  • укытучы төрле инфармацион ресурслар, информацион коммуникатив технологияләр, компьютер һәм мультимедиа программалардан оста файдалана белүен күрсәтә;
  • дәрескә максатлар һәм бурычлар куйганда, укыту эшчәнлеген оештырганда ысыл һәм эш формаларын укучыларның индивидуаль мөмкинлекләренә карап файдалана;
  • укытучы өлгермәүче укучылар белән эшне дөрес оештыруны күрсәтә.

Программалар төзү һәм педагогик нәтиҗәләр кабул итә белү өлкәсендә компетентлылык

  • дәрескә әзерләнгәндә укытучы төп норматив документларга таяна;
  • дәрес конспекты укучыларның теманы үзләштерә алу мөмкинлекләреннән чыгып төзелгән;
  • укытучы үзе төзегән методик һәм дидактик материаллардан куллана белүне күрсәтә;
  • конспектта чагылган педагогик карарлар дәлилләнгәнлеге белән аерылып тора.

Укыту эшчәнлеген оештыра белү өлкәсендә компетентлылык

  • укытучы дәрестә  тәртип һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыра белүен күрсәтә;
  • укытучы укучылар белән яхшы мөгамәләдә булуын һәм алар белән әңгәмә оештыра белүен күрсәтә;
  • укытучы укучыларны фикерләргә өйрәтү ысулларын оста файдалана;
  • укытучы бәяләү критерийларын дөрес файдалана;
  • укытучы  индивидуаль һәм группаларда эшләүне дөрес оештыра
  • укытучы укучыларга теманы үзләштергәндә өстәмә материалдан файдалану мөмкинлекләрен күрсәтә һ.б.

Дәрес конспектын бәяләү схемасы.

компетентлылык

Дәрес этаплары

Педагогик эшчәнлектә максат һәм бурычлар кую өйлкәсендә компетентлылык

Укучыларда эшчәнлеккә мотив тудыра белү өлкәсендә компетентлылык

Педагогик эшчәлектә информацион нигезләрне куллану өлкәсендә компетентлылык

Программалар төзү һәм педагогик нәтиҗәләр кабул итә белү өлкәсендә компетентлылык

Укыту эшчәнлеген оештыра белү өлкәсендә компетентлылык

билгеләр

саны

Оештыру моменты

Өй эшен тикшерү

Яңа теманы аңлату

Ныгыту

Өй эше бирү

Билгеләр

саны

Нәтиҗә

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган

дәрес планы үрнәкләре

Татар теле. 5 сыйныф.

(Р.Хәсәншина дәреслеге буенча.)

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат: 1) ь һәм ъ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның  кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру;

2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”, “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек (Р.Г. Хәсәншина .“Татар теле” 5 сыйныф, Казан,2007 ел, 56-57 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

     а) Грамматик эчтәлектәге әкият сөйләү.

     ә) Әңгәмә.

  - Укучылар, әкият нәрсә турында? (ь һәм ъ турында)

  - ь һәм ъ ишетеләме? (ишетелми, аваз белдерми)

 - Аваз белдермәгәч, бу билгеләр ни өчен кирәк? (сүзләрне дөрес уку һәм язу өчен)

3. Белемнәрне тигезләү.

Әңгәмә.

 - Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез. (алдагы дәрестә без сузык авазларның дөрес язылышын һәм тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышын өйрәндек; в, к, г хәрефләренең ике авазга билге булып йөргәнен белдек)

II. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

  1. Мөстәкыйль эш.

   25 нче бирем, 56 бит. Бирелгән сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга. (Бер укучы тактада эшли, калганнары – дәфтәрдә)

Көтелгән җавап: сәгать, алъяпкыч, пальто, мәгънә...

  • Галинең ни өчен ь һәм ъ куйганын без беләбезме?
  • Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

2. Тактага язылган укучы өчен бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар:

  • ь һәм ъ  функцияләре (5 функция);
  • һәр функциягә мисал китерә белү, дәлилли белү;
  • алынма сүзләрдә, кеше исемнәрендә  һәм кушма сүзләрдә дөрес яза белү.
  1. Үзбәя.
  2. Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

Ш. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

     1. Модельләштерү.

        а) Мөстәкыйль эш.

        180 нче күнегү, 56 бит.

        Бирем. Кагыйдәгә таянып, ь һәм ъ хәрефләренең кулланылу үзенчәлекләрен  чагылдырган модель төзиләр. (Парларда эшлиләр)

Көтелгән җавап:

ь “эшләре”:

- рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә;

- иҗекне нечкәртә;

- е, ю, я алдыннан аеру функциясен белдерә.

ъ “эшләре”:

- к, г хәрефләренең [къ], [гъ] дип укылышын күрсәтә;

- е,ю,я хәрефләре алдыннан килеп, аеру билгесе була.

ә) Слайд белән чагыштыру.

б) Үзбәя.

IV. Ныгыту.

  1. Мөстәкыйль эш. (дәфтәрдә эшлиләр)

181 нче күнегү, 57 бит. (бирелгән сүзләрне таблиөага урнаштыру)

2.  Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

 - Ни өчен беренче бүлеккә шушы сүзләрне яздыгыз? (Көтелгән җавап: беренче бүлектә рус теле аша татар теленә кергән сүзләр, тартыкны нечкәртү өчен ь языла.)

- Икенче бүлеккә ни өчен мондый сүзләр керде? (Көтелгән җавап: бу сүзләрдә калын укылырга мөмкин булган иҗекне нечкәртә)

- Өченче бүлеккә ни өчен бу сүзләрне яздыгыз? (я,ю, е – ике аваз белдерүче хәрефләр. Алар алдыннан ь аеру билгесе булып килә.)

Башка бүлекләр дә шулай ук исбатлана.

3.Үзбәя.

4. 182 нче күнегү, 57 бит. (сүзлекләр ярдәмендә эшләргә мөмкинлек бирергә)

а) Дәрестә алган белемнәребезне тикшерү өчен кеше исемнәрен язып карыйк. (Биремне укый, калганнар карап бара.) Биремне үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәк? ( ь һәм ъ дөрес урынга куярга кирәк)

ә) Белемнәрне куллануда яңа ситуация  тудыру.

- Укучылар, уйлап карагыз әле: барлык очракта да ь һәм ъ куярга кирәкме? (Айгөл сүзендә бернинди билге дә куелмый)

- Ни өчен? (чөнки татар исеме)

- Татар телендә тартыкның нечкәлеген белдерү өчен нечкә сузыклар ярдәм итә.

б) Дәфтәрдә эшләү. (2 укучы тактада эшли. Биремне алдан эшләп бетергән укучыларга күнегүдәге исемнәр белән җөмләләр төзергә тәкъдим итәргә яки индивидуаль биремле карточкалар бирергә)

в) Үзбәя.

V. Рефлексив йомгаклау.

   1. Әңгәмә .

  - Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек? Ничек чиштек?

  - Нәрсәләр белдек?

  2. Гомуми бәяне чыгару.

  3. Өй эше бирү.

Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр. 183, 184 нче күнегүләр,185 күнегү (диктантка әзерләнергә)

Татар теле. 5 сыйныф.

(традицион дәреслек буенча)

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат: 1) ь һәм ъ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның  кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру;

2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;

3) толерантлык тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”, “Татар исемнәре сүзлеге”, дәреслек (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина “Татар теле” 5 сыйныф, Казан, 2007 ел, 79-80 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

   1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

   2. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, без сезнең белән тартык аваз хәрефләрнең дөрес язылыш өйрәнәбез һәм грамоталылыгыбызны үстерәбез. Барлык хәрефләр дә аваз белдерми һәм язуда кыенлыклар туарга мөмкин. Бүгенге дәресебездә без шул очракларны карап үтербез.

II. Өй эшен тикшерү.

  1. - Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә орфографик сүзлектән язылышлары  кагыйдәләргә туры килмәгән, җ аша языла торган 10 сүз язып килергә кушылган иде. ( 2-3 укучы сүзләрне укый, калганнарының дәфтәрләреннән карап чагыштыра)
  2. Актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.

  • Алдагы дәрестә без [җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәндек.
  • Җ һәм й хәрефләренен сүз башында язылышын аңлатыйк эле.
  • Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып й,е, ю,я хәрефләренең берсе килсә, сүз башында җ языла. Мәсәлән: җиләк, җир, җай, җәя.
  • Эйе, бик дөрес. Й хәрефе язылышын да искә төшерик.
  • - Сүзнен икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла. Мәсәлән: йомшак, йомгак, йөз.
  1. Сүзлек диктанты.

(бер “йомшаграк” укучы  тактада яза, калганнары - дәфтәрдә)

Йомгак, җыю, яшьлек, җәза, елъязма, тәкъдим, җитез, Мәрьям,пульс.

- Бу сүзләрне язганда Гали нинди хаталар җибәрде? Без әлеге сүзләрне нинди кагыйдәләргә буйсынып яздык?

- Й һәм Җ хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсе (кагыйдәне тагын бер кат искә төшерү).

-  Галинең ни өчен ь һәм ъ куйганын без беләбезме? Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?

III. Яңа теманы аңлату.

   - Без бүген дәрестә ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнербез.

  1. Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

 (Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез)

Укучылар өчен бурычлар:

А) ь һәм ъ  функцияләре (5 функция);

Ә) һәр функциягә мисал китерә белү, дәлилли белү;

Б) алынма сүзләрдә, кеше исемнәрендә  һәм кушма сүзләрдә дөрес яза белү.

3. Яңа теманы аңлату өчен компьютер презентациясе күрсәтү.

Ь һәм ъ хәрефләре нечкәлек һәм аеру билгесе буларак кулланалар.

ь “эшләре”:

- рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә;

- иҗекне нечкәртә;

- е, ю, я алдыннан аеру функциясен белдерә.

ъ “эшләре”:

- к, г хәрефләренең [къ], [гъ] дип укылышын күрсәтә;

- е,ю,я хәрефләре алдыннан килеп, аеру билгесе була.

4. Дәреслектән кагыйдәне һәм мисалларны уку.

IV. Ныгыту.

  1. Мөстәкыйль эш. (дәфтәрдә эшлиләр)

150 нче күнегү, 80 бит.

- Хәзер сез үзегез бирелгән сүзләрне кайсы кагыйдәгә туры килүләреннән чыгып, үрнәктәгечә языгыз. 1 варианттагы укучылар ь хәрефе кергән сүзләрне, 2 варианттагылар ъ хәрефе кергән сүзләрне язалар. (группаларда эш)

   2.  Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

2. Дәреслектән күнегүләр эшләү.

149 нче күнегү, 79 бит. (сүзлекләр ярдәмендә эшләргә мөмкинлек бирергә)

а) Дәрестә алган белемнәребезне тикшерү өчен кеше исемнәрен язып карыйк. (Биремне укый, калганнар карап бара.) Биремне үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәк? ( ь һәм ъ дөрес урынга куярга кирәк)

ә) Белемнәрне куллануда яңа ситуация  тудыру.

- Укучылар, уйлап карагыз әле: барлык очракта да ь һәм ъ куярга кирәкме? (Айгөл сүзендә бернинди билге дә куелмый)

- Ни өчен? (чөнки татар исеме)

- Татар телендә тартыкның нечкәлеген белдерү өчен нечкә сузыклар ярдәм итә.

б) Дәфтәрдә эшләү. (2 укучы тактада эшли. Биремне алдан эшләп бетергән укучыларга күнегүдәге исемнәр белән җөмләләр төзергә тәкъдим итәргә яки индивидуаль биремле карточкалар  (хата төзәтү) группада бирергә)

V. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

VI. Өй эше бирү.

   Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр. 151, 149 нче күнегүләр, сүзлек диктантына әзерләнергә.

VI. Йомгаклау.

 1. Әңгәмә .

- Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек? (5 функция)

- Дәрес сезгә ошадымы?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мәгариф бүлеге

Мөслим, 2006

Төзүче: Мөслим муниципаль районы Мөслим № 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы.

        Бәяләүче: Республика мәгълүмати – методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәгенең Мөслим муниципаль районындагы филиалының  милли мәгариф буенча югары категорияле баш белгече Шәймәрданова Нурания Әзһәм кызы.

        Т 02 “Татар теле һәм әдәбияте укытучысының өстәл китабы”. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик кулланма. – Мөслим, Республика мәгълүмати – методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәгенең Мөслим муниципаль районындагы филиалы, 2006 нчы ел.

Эчтәлек

Кереш сүз............................................................................................................... 7

Яшь укытучыга

Укытучылар өчен кагыйдәләр........................................................... 7

Мөгаллимгә дәрескә әзерләнү өчен күрсәтмәләр........................ 7

Дәрескә куела торган таләпләр........................................................ 8

Өйгә бирелә торган эшкә таләпләр................................................. 9

Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты

укытучыларының методик берләшмәсе эше белән

идарә итүнең төп юнәлешләре..................................................................... 10

Методик эшне оештыру формалары......................................................... 10

Методик берләшмәдә эшнең нәтиҗәлелеген үстерү йөзеннән

3 зур төркем эшли............................................................................................. 11

Дәрес - белем һәм тәрбия бирү, күнекмәләре

формалаштыруның төп формасы.............................................................. 12

Дәрес типлары.................................................................................. 12

Дәрес төрләре....................................................................................12

Укыту процессын планлаштыру..................................................................13

Укыту өчен төп документация.........................................................13

Укыту процессын оештыру формалары.......................................13

Татар теленнән календарь-тематик план үрнәге.................................. 13

Хәзерге заман дәресенә таләпләр................................................................... 13

Укытучының дәрестә оештыру эшчәнлеге һәм аның шәхси сыйфатлары................................................................................................... .....13

Мөгаллимнең укыту бурычларын үтәве.......................................................14

Укытучының тәрбия бурычларын үтәве.......................................................14

Дәрестә укучылар эшчәнлеге һәм класска характеристика....................15

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлау.........................15

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә  анализ

 ясауның гомуми тәртибе...............................................................................19

Дәрескә анализ ясау төрләре...........................................................................21

Горизонталь анализ ………………………………………………...21

Вертикаль анализ ...............................................................................21

А.В. Текучев системасы буенча анализ ………………………….22

Дәрескә үзанализ схемасы ………………………………………...23

Үзанализ тәртибе............................................................................................. 23

Мәктәптә тел материалларына анализ ясау тәртибе.........................24

Фонетик анализ ...................................................................................24

Лексик анализ......................................................................................25

Сүз ясалышын тикшерү....................................................................26

Морфологик анализ ...........................................................................................26

Затланышсыз формалары.................................................................27

Сыйфат фигыль........................................................................................... .......27

Хәл фигыль...........................................................................................................27

Исем фигыль........................................................................................................27

Инфинитив...........................................................................................................28

Тикшерү үрнәге..................................................................................................29

Синтаксик анализ................................................................................29

Җөмлә кисәкләре................................................................................29

Баш кисәкләр ......................................................................................................29

Иярчен кисәкләр.................................................................................................29

Җөмләләр.............................................................................................................30

Гади  җөмлә..........................................................................................30

Тезмә кушма җөмлә...........................................................................30

Иярченле кушма җөмлә....................................................................30

Күп иярченле кушма җөмлә............................................................31

Катнаш кушма җөмлә........................................................................31

Сүзтезмә................................................................................................31

Гади  җөмлә .........................................................................................32

Тезмә кушма җөмлә...........................................................................32

Катлаулы кушма җөмлә....................................................................33

Катнаш кушма җөмлә........................................................................33

Татар теленнән язма эшләр һәм аларны бәяләү......................................34

Язма эшләрдәге хаталарны төркемләү.......................................................35

Урта мәктәпнең чыгарылыш классларында имтихан

 сочинениесенең титул битен тутыру тәртибе,

татар теле һәм әдәбиятыннан медальгә тәкъдим

 ителә торган язма эшләргә таләпләр..........................................................40

Сочинениенең титул битен тутыру үрнәге..............................40

Сочинение язуга таләпләр...........................................................40

XI сыйныф укучыларның чыгарылыш имтиханында язган сочинениеләренә рецензия язу..........................................................................42

Әдәбият дәресен заманча оештыру

Мәктәптә әдәбият укытуның төп бурычлары.......................................43

Әдәбтят дәресенең нигез ташлары..............................................................43

Әдәбиятны укыту ысулары...........................................................................43

Укыту алымнары..............................................................................................44

Әдәбият укытуда кулланыла торган чаралар.........................................45

Әдәбият дәресләрен төркемләү.....................................................................45

Әдәби әсәр тикшерү дәресләре........................................................................46

Әдәбият теориясе һәм тарихын өйрәтү дәресләре.................................46

Сөйләм үстерү дәресләре.................................................................................46

Татар әдәбиятыннан тематик-календарь планның якынча

схемасы.................................................................................................................46

Драма әсәрләренә анализ..................................................................................47

Проза әсәрләренә анализ...................................................................................47

Лирик әсәрләргә анализ......................................................................................48

Әдәби әсәрне анализлау төрләре....................................................................48

Анализ юлы........................................................................................48

Әсәр төзелеше...................................................................................49

Төп сюжет элементлары.................................................................49

Сюжеттан тыш элементлар...........................................................49

Әдәбият дәресендә тел – сурәтләү чараларын

анализлау өчен кулланма – сүзлек...............................................50

Лексик чаралар..................................................................................50

Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары............................50

Стилистик фигуралар.....................................................................51

Фонетик чаралар...............................................................................53

5 – 11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белемнәрен бәяләү...........................................................................53

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты паспорты......................................55

Әдәбият кабинетының төзелеше.................................................................57

Дәрестән тыш эшләрне психологик-педагогик анализлауның

якынча тәртибе.................................................................................................58

Файдаланган әдәбият исемлеге......................................................................60

Кереш сүз.

Яшь буынга сыйфатлы белем бирү, аны тормышка әзерләү – бүген дәүләт, хөкүмәт, мәгариф системасы, бөтен җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. “Мәгариф” дәүләт проекты бу эшне җайга салуның конкрет юлларын күрсәтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Р.Ф.Шәйхелисламов, август конференциясендәге чыгышында педагогик коллективлар һәм гомумән, мәктәп алдында торган иң зур проблема итеп белем сыйфатын күтәрү бурычын куйды һәм һәр мәктәп, нинди җирлектә урнашуына карап, кешелек тәҗрибәсен алдагы буыннарга милли формада тапшырырга бурычлы булуын ассызыклады. Димәк, белем бирүнең сыйфатын күтәрү – милли - әхлакый тәрбия бирү белән аерылгысыз. Бүген, бөтен ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары кертү турында сүз барганда, башка фәннәр белән беррәттән, татар теле һәм әдәбиятыннан да дәүләт стандартына туры килерлек белем бирү таләп ителә.

Хәзерге мәгарифкә үзгәрүчәнлек, вариативлык кебек сыйфатлар хас, моны хәзерге тормыш шартлары таләп итә. Инновацион педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге фән ияләренең ни дәрәҗәдә компетентлы булуына бәйле. Мәгариф өлкәсендә бара торган үзгәрешләр укытучының – үз фәнен тирән белүе өстенә, методикасы, педагогиканы, психологияне һ.б. фәннәрне  тирәнтен белүен һәм фәнни белемнәрне үз эшчәнлегендә куллануын, яңа педагогик технологияләр исә фәнни педагогик системаны игътибар үзәгендә тотуны таләп итә.

Китапчыкта дәрес структурасы, дәресләргә анализ ясау тәртипләре һ.б. берничә вариантта тәкъдим ителде. Укыту таләпләреннән чыгып, төрле типтагы мәктәпләрдә укучыларның язма эшләренә бәя бирү нормалары урнаштырды, дәрес материалларына анализ ясау тәртибе һәм үрнәкләре бирелә.

Тәкъдим ителгән методик куланма татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өстәл китабына әверелер, дип ышанабыз.

Укытучылар өчен кагыйдәләр.

• Балаларны ярат!

• Эшкә зыян китермә!

• Балалардагы яхшы сыйфатларны күрергә тырыш.

• Балаларны уйларга һәм яратырга өйрәт!

• Балаларны мәҗбүр итмичә генә эшләтергә өйрән.

• Бер көн дә яңалыктан башка үтмәсен.

• Укытучы — укучының үсешендә һәм үзкамилләшүендә дусты һәм ярдәмчесе.

• Укучыны аның характерын искә алып тәрбиялә.

• Онытма! Укытучы үз эше, кылган гамәлләре, үзенең эш системасы, методлары, үзе төзегән программалар өчен җаваплы.

• Мөгаллим үзе укыганда, өйрәнгәндә генә башкаларны өйрәтә ала.

• Ялгышудан курыкма—ялгышны танымаудан һәм төзәтмәүдән курык.

• Хезмәттәшләрең белән тәҗрибә уртаклаш.

• Беренче чиратта—үз-үзеңә, аннары башкаларга таләпчән бул.

• Әгәр дә йөрәгеңдә балаларга җылы хис булмаса, мәктәптән китәргә кирәк.

Мөгаллимгә дәрескә әзерләнү өчен күрсәтмәләр.

1. Теге яки бу дәрестә өйрәнелергә тиешле материалның программада ничек бирелеше белән танышырга.

2. Дәрестә өйрәнелергә тиешле теге яки бу мәсьәлә, тема, бүлек материалы белән таныш, кирәклесен сайлап ал.

3. Класс коллективын, аерым укучыларның мөмкинлеген һәм нинди кыенлык кичерүен күз алдыңнан кичер.

4. Дәреснең максатын һәм төп юнәлешен, нәрсәгә ирешергә теләвеңне, әлеге дәрес  материалында укучыларны тормышка ничек әзерләргә кирәклеген, тәрбия һәм үсеш мөмкинлеген билгелә.

5. Куелган максатны гамәлгә ашыруның мөмкин булган юл һәм ысулларын анализла.

6. Барлык методик алымнар арасыннан теге яки бу дәрес яки укучы өчен иң нәтиҗәлесен сайлап ал. Дәрестә укучыларның танып-белү эшчәнлеге белән идарә итү системасын төзе.

7. Сайлап алган алымнарны үзеңнең мөмкинлегең белән чагыштыр. Дәрестә үзеңнең эшчәнлегеңне модельләштер. Биремнәрнең төрле вариантларын, шәхси ярдәм чараларын күздә тот.

8. Класстагы барлык укучыларның да нәтиҗәле эшләве турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган кире элемтә системасы турында уйла.

9. Дәреснең гомуми конструкциясе турында уйла.

10. План-конспектта үзең сайлаган иң әһәмиятле материалларны, ысул, алымнарны билгелә. Анда дәреснең эчтәлеге генә түгел, ә бәлки методик ягы да чагылыш тапсын.

11. Дәреснең һәр этабына, һәр биремне үтәргә күпме вакыт кирәклеген алдан ук билгелә.

12. Укучылар эшчәнлеген төрләндерүгә игътибар ит, аларның игътибарын бер төр эштән икенче төр эшкә ничек юнәлтү, ару-талчыгуларын булдырмау, эшчәнлегенә бәя бирү һәм стимуллаштыру, үзара ярдәмләшүгә тарту турында уйлан һәм моның алдан ук чарасын күр.

13. Өй эшенең күләмен һәм характерын, аны аерым укучыларга үтәргә кирәклеген, үтәгәндә барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыкларны билгелә.

Дәрескә куела торган таләпләр

1. Дәреснең программада күрсәтелгән вакытка туры китереп үткәрелүе.

2. Дәрес структурасы, аның этапларының максатчанлыгы.

3. Идеялелеге һәм фәннилеге.

4. Дәрестә эстетик тәрбия бирү.

5. Яңа материалны аңлату.

6. Үстерешле укыту принципларын үтәү.

7. Дәреснең тормыш белән бәйләнеше.

8. Укытуда күрсәтмәлелек, техник чараларны куллану.

9. Китап белән эш.

10. Яңа төшенчәләрнең барлыкка килүе, танып-белү шатлыгы.

11. Күнекмә булдырырга ярдәм итә торган күнегүләр эшләүне оештыру.

12. Укучылар эшендә мөстәкыйльлек.

13. Укучыларның активлыгы һәм инициативалылыгы.

14. Балаларны төрле эш төрләренә тарту.

15. Сөйләм телен үстерергә ярдәм итәрдәй күнегүләрне телдән үтәү.

16. Шәхси якын килү (сәләтле балалар һәм дәрес материалын авыррак үзләштерүче балалар белән эшләү).

17. Укучыларның белемен тикшерү.

18. Балаларга төпле һәм тирәнтен белем бирү.

19. Билгенең белем дәрәҗәсенә туры килүе һәм аларга аңлатма бирү.

20. Өйгә эш бирүне оештыру.

21. Дәресне үткәрү темпы.

22. Укытучының педагогик тактлылыгы.

23. Укытучы сөйләме.

24. Аваз һәм сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнү.

25. Сүзлек-фразеологик һәм стилистик эш.

26. Бәйләнешле сөйләмне үстерү, аның гамәли юнәлешле булуы.

27. Грамматиканы, лексиканы өйрәнү.   .

28. Уку техникасы.

29. Сөйләм һәм язу культурасы.

30. Әдәби әсәрләрне өйрәнү.

31. Язма эшләр системасы.

Өйгә бирелә торган эшкә таләпләр.

1. Бирем һәр укучыга аңлаешлы булырга тиеш.

2. Биремнең тиешле күләмдә һәм башка фәннәрдән бирелә торганнарының күләмен истә тотып бирелүе зарури.

3. Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга кирәк.

4. Бирем укучыларның мөстәкыйль эшләвен, элегрәк туплаган белем һәм күнекмәләрне файдалануны күздә тотып бирелергә тиеш.

5. Биремнәр кирәгеннән артык күптөрле булырга тиеш түгел.

6. Терәк белемнәрне актуальләштерү максатыннан, өйгә биреләчәк биремдә элек өйрәнгән материалны кабатлау күздә тотылсын.

7. Һәр бирем билгеле бер кыенлыкны җиңү максатына юнәлтелсен.

3. Биремнәрне ничек үтәү турында аңлатма, аны үтәү алгоритмы бирелсен.

9. Укучыны аналитик-синтетик фикер эшчәнлегенә юнәлтергә кирәк.

10. Биремнәр кызыклы, эчтәлекле булырга тиеш.

Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе эше белән идарә итүнең төп юнәлешләре:

  • педагогларның фән өлкәсендә белемнәрен күтәрү;
  • педагогика , психология буенча белемнәрне күтәрү;
  • методика буенча белемнәрне күтәрү;
  • педагогларның һөнәри осталыкларын үстерү;
  • педагогларны Интернет-ресурслар белән эшләргә өйрәтү;
  • педагогларның аралашу культурасын үстерү.
  • педагогик коллективта (командада) эшләргә өйрәтү;
  • педагогик этика, корпоратив фикер йөртү һәм гамәл кылу кагыйдәләрен үзләштерү;
  • сөйләм теленең фәнни стилен үзләштерү;
  • фәнни тикшерү методикасын үзләштерү, фәнни – методик, фәнни-практик эш белән шөгыльләндерү;
  •  шәхси педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату;
  •  укыту – тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү;
  •  яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү.

Методик эшне оештыру формалары.

  1. Ачык дәресләр
  2. Ачык тәрбия чаралары
  3. Фәнни – методик семинарлар
  4. Фәнни – гамәли конференцияләр
  5. Педагогик укулар
  6. Педагогларның август киңәшмәсе (секция утырышы)
  7. Эшлекле уеннар
  8. Проектлар эшләү
  9. Фән атналыклары
  10.  Методик киңәшмәләр
  11.  Фәнни – методик проблемаларга багышланган лекцияләр
  12.  Педагогик практикумнар
  13. Мастер – класс
  14.  Түгәрәк өстәл
  15.  Экспресс – консультация
  16.  Практикум
  17. Конкурс, бәйгеләр, фестивальләр
  18. Төрле редакция хезмәткәрләре белән очрашу.
  19.  Язучылар белән очрашу, китап тәкъдим итү кичәләре.
  20. Яшь каләм тирбәтүчеләр форумы
  21. Алдынгы тәҗрибәне район һәм республика матбугаты аша тарату.
  22. Күргәзмәләр оештыру.

Методик берләшмәдә эшнең нәтиҗәлелеген

үстерү йөзеннән 3 зур төркем эшли.

Төркем

Эш юнәлеше

1

“Эзләнүче” эксперименталь төркеме

Профильле классларда укытучылар, авторлык программасы белән эшләүче укытучылар, яңа педагогик технологияләр белән эшләүче укытучылар, гамәли програмага үзгәреш кертеп, иҗади эшләүче укытучылар.

2

“Остаханә” алдынгы тәҗрибә төркеме

Алдынга педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, яңа идеяләрне тарату, квалификацион категорияләрен күтәрүче укытучыларга ярдәм итү белән шөгыльләнә.

3

“Яшь укытучы мәктәбе”

Яңа эшли башлаган укытучыларга авырыксыну тудырган өлкәне ачыклау, аларның һөнәри осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештыру максатын күздә тота.

Дәрес - белем һәм тәрбия бирү, күнекмәләр формалаштыруның төп формасы.

Дәрес типлары:

  1. Яңа теманы өйрәнү дәресе (яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру дәресе).
  2. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе.
  3. Кабатлау – йомгаклау дәресе.
  4. Катнаш дәрес (барлык тип дәресләрнең функциясен үтәүче “синтетик” дәрес).
  5. Контроль дәрес.

Дәрес төрләре:

1.  Семинар дәресләр ("Мәгариф" 1991 № 2, 1992 №8).

2. Зачет, имтихан дәресләр ("Мәгариф" 1991 №2, 1994 №5).

3. Лекция дәресләр ("Мәгариф" 1992 №8).

4. Интеграль дәресләр ("Мәгариф" 1991 №6).

5. Уен дәресләр ("Мәгариф" 1991 №6, №9, №10, 1992 №4, 1996 №4, №1, 1997 №8).

6.  Конференция дәресләр ("Совет мәктәбе" 1988 №7, "Мәгариф" 1992 №8).

7.  Консультация дәресләре ("Совет мәктәбе" 1988 №1).

8.  Дискуссия, диспут дәресләр ("Мәгариф" 1990 №10).

9.  Экскурсия, сәяхәт дәресләр ("Совет мәктәбе" 1989 №2). Ю. Класстан тыш уку дәресләре ("Совет мәктәбе" 1982 №2).

11. КВН дәресләр ("Мәгариф" 1991 №6).

12. Дәрес-практикум ("Мәгариф" 1992 №8).

13. Дәрес-презентация ("Мәгариф" 1996 №3).

14. Кино - дәрес

15. Дәрес – тикшеренү

16. Дәрес – әңгәмә

17. Интернет-сәяхәт дәрес

Укыту процессын планлаштыру.

Укыту өчен төп документация:

  • Программалар
  • Календарь – тематик планнар
  • Дәрес планнары

Укыту процессын оештыру формалары:

  • Индивидуаль
  • Коллектив (фронталь)
  • Парларда эшләү
  • Төркемдә эшләү.

Татар теленнән календарь-тематик план үрнәге.

Дәреснең

тәртибе

Тема

Җиһазлау

Метод

һәм

алымнар

Информа-

цион яки

проблемалы

сораулар

Сөйләм

үстерү

күнегүләре

Өйгә

эш

Дәресне

уздыру

вакыты

Календарь срок

Үтәлеш

Хәзерге заман дәресенә таләпләр.

I. Укытучының дәрестә оештыру эшчәнлеге һәм аның шәхси сыйфатлары.

1. Эш планын төзү һәм аның үтәлешен оештыру.

2. Психологик һәм гигиена таләпләрнең үтәлеше.

3. Дәрестә укучылар эшчәнлеген оештыру.

4. Дәрестә дәфтәрләрнең, класс журналының, көндәлекләрнең тутырылышы.

5. Укытучының үзе укыта торган фәнне белүе һәм аның педагогик осталыгы.

6. Укытучы сөйләме (сөйләм темпы, дикциясе, сөйләм ритмы, культурасы, образлылыгы, хиссилеге).

7. Мөгаллимнең педагогик культурасы, такты, тышкы кыяфәте.

8. Өйрәнелгән материал күләме белән өйгә бирелгән эшнең чагыштырмасы.

9. Дәрес... минут соңга калып башланды.

10. дәрестә ... минут вакыт бушка сарыф ителде.

II. Мөгаллимнең укыту бурычларын үтәве.

1. Дәрестә дидактик принциплар ничек үтәлде:

—күрсәтмәлелек;

—белемне аңлы һәм актив үзләштерү;

—дәрес материалының аңлаешлы, системалы һәм эзлекле булуы;

—белемне ныклы үзләштерү;

—белемнең тормыш белән бәйләнеше;

—фәннилеге.

2. Дәрес мантыйгын һәм укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытучының укыту методларын сайлау оптимальлегенә бәя бирү;

3. Мөгаллимнең дәрестә укытуның техник чараларын, шулай ук мәгьлүмати технологияләрне куллану күнекмәләренә ия булуы;

4. Дәрестә... укучы сорауларга җавап бирде.

5. Өйгә эшне аны сыйфатлы итеп башкару өчен күпме вакыт кирәклеген искә алып бирү.

6. Гамәли эшләрне башкарганда укытучының тиешле күнекмәләргә ия булуы һәм эшчәнлеге нәтиҗәләре.

7. Укыту процессында укучыларга дифференцияле якын килү.

III. Укытучының тәрбия бурычларын үтәве.

1. Әхлакый тәрбия бурычларының үтәлеше.

2. Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәр юнәлеше бирү бурычларының үтәлеше.

3. Белем алуга ихтыяҗ булырга тиешлеген төшендерү һәм акыл хезмәте күнекмәләре булдыру.

4. Дәрестә эстетик тәрбия бирү.

5. Физик тәрбия һәм гигиена тәрбиясе бирү.

6. Укыту материалының тәрбияви мөмкинлекләреннән файдалану.

7. Тәрбия бурычларының гамәли эш белән бәйләнешле рәвештә гамәлгә ашырылуы.

8. Укучы белемен бәяләү билгесенең тәрбияви мөмкинлегеннән файдалану.

9. Дәрестә кисәтүләр ясалуы.

10. Укытучы үткәрә торган дәрестә укучыларның үз-үзен тотышы һәм классның гомуми оешканлыгы.

IV. Дәрестә укучылар эшчәнлеге һәм класска характеристика.

1. Дәреснең төрле этапларында укучылар активлыгы.

2. Укучыларның дәрес материалы һәм фән белән кызыксынуы.

3. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булуы.

4. Дәрес өчен кирәкле материалларның алдан ук әзерләнеп куелуы.

5. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

6. Әлеге классның интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенә бәя бирү.

7. Укучылар җавабының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы.

8. Дәрестә ничә укучы кисәтү алды?

9. Дәрестә гамәли эшләрне үтәүдә укучыларның тиешле күнекмәгә, хезмәт культурасына ия булуы һәм иминлек техникасы кагыйдәләрен үтәве.

10. Укучыларның укытучыга һәм бер-берсенә мөнәсәбәте.

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлау.

Дәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә.

Дәрес анализлау берничә төрле булырга мөмкин. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрен анализлау башка төр анализлардан эчтәлеге белән аерыла. Аның төп үзенчәлеге — укучының чит телдә сөйләшергә өйрәнүен күзәтү; өйрәтү ысуллары, чараларының методик яктан камиллеген бәяләү, дәреснең психологик, дидактик яктан дөрес оештырылуын күзәтү.

Дәрес анализлауның игътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегәндә, эшенә узанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрүгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк.

Дәрескә керер алдыннан, укытучының исем-фамилиясе, класс, дәреснең үткәрелү вакыты, тикшерүнең (дәрес карауның) максаты билгеләнә. Дәрес тәмамлангач, иң беренче чиратта, укытучының үзанализы тыңлана. Бу вакытта тыңлаучы үзе өчен дәреснең максатларын ачыклый, тагын бер тапкыр дәреснең билгеле бер тәртиптәге (структур) төзелешен, файдаланылган алымнарны күздән кичерә.

Укытучының үзанализын тыңлаганнан соң, дәрес анализлана.

Дәрес анализлауның гомуми схемасы.

1. Дәрес максатларының дөрес билгеләнгән булуы, аларның дәрес тибына туры килүе бәяләнә.

Дәрес максатлары: белем-күнекмәләр, тәрбия бирү, сәләтне үстерү.

Дәрес типлары:

— лексик күнекмәләр формалаштыру;

— грамматик күнекмәләр формалаштыру;

— лексик күнекмәләр камилләштерү;

— грамматик күнекмәләр камилләштерү;

— лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү;

— диалогик һәм монологик сөйләм дәресләре (контроль дәресләр).

2. Укытучының куелган дәрес максатларына ирешү эзлеклелеге анализлана. Моның өчен структур анализ ясау кулай. Мәгълүм булганча, дәрес билгеле бер тәртиптә башкарыла торган күнегүләр җыелмасыннан тора. Анализ барышында укучы эшләгән һәр күнегүгә түбәндәге юнәлешләрдә бәя бирелә:

— күнегү эчтәлегенең дәрес максатларына ярашлылыгы;

— күнегүнең вакытлы һәм урынлы файдаланылуы;

— күнегү эшләү өчен вакытның дөрес бүлеп бирелүе, гомуми дәрес барышына (динамикасына) ярашлылыгы;

— максатта күрсәтелгән сөйләм материалының бу күнегүләрдә өйрәнелү дәрәҗәсе.

3. Күнегүләрнең сыйфат үзенчәлеген ачыклаганда, аларның бүгенге методика таләпләренә җавап бирү-бирмәве билгеләнә:

  • Күнегү биреме фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап сайланганмы? Ул гади кабатлауга, ятлауга гына корылмаганмы?
  • Күнегү  эчтәлеге аерым бер вакыйга, хәл, күренешне чагылдырамы, әллә ул үзара бәйләнешсез җөмләләрдән гыйбарәтме?
  • Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалын үз эченә алган хәлдә, күнегү укучыга нинди дә булса яңалык хәбәр итәме, аның аңының, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсешенә уңай йогынты ясыймы?
  • Күнегү укучының яшь үзенчәлеген искә алып сайланганмы, аның кызыксыну өлкәсен чагылдырамы, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәме?

4. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалының барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрендә (ишетеп аңлау, сөйләшү, уку, язуда) файдаланылуы анализлана. Дәрес максатына карап, сөйләм эшчәнлегенең кайсы төре өстенлек алырга тиешлеге ачыклана.

5. Дәрестә вакытның дөрес бүленү-бүленмәве билгеләнә.

Дәресләрнең тибына карап, төрле күнегүләргә төрлечә вакыт бирелә. Әйтик, лексик күнекмәләр формалаштыру дөрес икән, вакытның күп өлеше яңа лексика белән таныштыруга, аларны элек үзләштерелгән лексик-грамматик структуралар белән бәйләнешкә кертүгә, яңа лексиканы диалогик-монологик сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерүгә багышлана. Бу вакытта телне фән буларак өйрәнүдә ярдәм итүче күнегүләр дә, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү төрендәге күнегүләр дә кулланыла. Ә диалогик-монологик сөйләм дәресләрендә, нигездә, сөйләм теленә өйрәтү төрендәге күнегүләр дәрес максатына ярашлы була.

Вакыт бүленешенә анализ ясаганда, укытучы һәм укучылар сөйләменә сарыф ителгән вакыт чагыштырыла. Укытучы сөйләме дәрес вакытының 10% ыннан артыгын алмаска тиеш.

6. Укучыларның активлык дәрәҗәсе билгеләнә. Моның өчен махсус таблица кулланырга мөмкин.

                               1?И.Д.                  2.С.Д.? I

Таблицадагы саннар — укучылар, ә хәрефләр — укучыларның активлык дәрәҗәсен билгеләү өчен махсус тамгалар:

? — сорау бирүдә катнаша;

Җ — сорауга җавап бирә;

А — аудирование (тыңлап аңлау) күнегүләрендә катнаша;

Д—диалогта катнаша;

И — имитатив (охшатып кабатлауга нигезләнгән) күнегүләрдә катнаша һ. б.

Таблицага карап, һәр баланың эшчәнлек төрләрендә катнашу дәрәҗәсен ачыклау уңайлы.

7. Укытучының дәрес үткәрү технологиясе түбәндәгеләрдән чыгып бәяләнә:

—Сөйләм материалын үзләштерү цикллылыкка (максатка ирешелгән бөтенлеккә) корылганмы?

—Дәрестә аралашу ничек оештырыла? Табигый аралашу өстенлек итәме, әллә рольле аралашумы?

— Эш оештыру режимы нинди? Фронталь, парлы, төркемнәрдә эшләүнең нисбәте нинди?

— Укучыларның уку эшчәнлеге белән идарә итүдә шәхси якын килү ничек оештырыла? Аның нинди төрләре кулланыла?

— Билге кую, бәяләү рәвеше дөрес сайланганмы? Билге куюда укучыны белем алу белен кызыксындыру искә алынамы?

—Күрсәтмә чаралар уңышлы, максатка ярашлы итеп кулланыламы?

— Укучыларның сөйләм хаталарын төзәтү ысуллары дөрес сайланганмы?

— Укытучы уку эшчәнлеген оештыру турындагы күрсәтмәләрне дөрес бирәме?

— Өй эшенә таләпләр дөрес үтәләме?

Анализ вакытында шулай ук дәреснең психологик-педагогик яктан дөрес оештырылуына да игътибар итәргә кирәк. Нигездә түбәндәгеләр искә алына:

—Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эш алып барылдымы? Дәрестә иҗади фикерләүгә нигезләнгән күнегүләр башкарылдымы?

—Уку эшчәнлеге хәтернең нинди төренә нигезләп алып барылды? Ихтыяри (произвольное) хәтер белән ихтыярсыз (непроизвольное) хәтернең нисбәте нинди?

—Укуга теләк уятуның һәм мәҗбүр итеп укытуның нисбәте нинди булды?

—Тел өйрәнү барышында укучыларның мөстәкыйльлеге ни дәрәҗәдә булды? Мөстәкыйльлек үстерүнең нинди ысуллары файдаланылды? Үзконтроль, үзара контроль ни рәвешле оештырылды?

Укытучы үз-үзен культуралы тотамы, йөз,  гәүдә хәрәкәтләре килешле булдымы?

—Укучылар уку эшчәнлеген оештыра белергә өйрәтелдеме?

— Дәреснең тәрбияви максаты ничек тормышка ашырылды?

Дәрес анализлау, әйткәнебезчә, гаять катлаулы эш. Ачык дәрестән соң, 10—15 минут дәвамында «дәреснең бу өлеше ошады, бу өлеше ошамады» дәрәҗәсендә бәя бирү анализның объектив эчтәлеген югалта.

Югарыда күрсәтелгән схема буенча хезмәттәшләрнең генә түгел, үз дәресләреңне дә анализларга мөмкин. Болай эшләгәндә, укытучының дәрес бирү тәҗрибәсе байый, камилләшә, фәнниләшә. Ә бу үз чиратында укыту процессын оештыруның нәтиҗәлелеген күтәрә.

Дәрес анализлауның максаты — укытучы эшендәге кимчелекле якларны эзләп табу түгел, бәлки дөреслекне ачыклап, аңа эшлекле ярдәм күрсәтү. Һәр мөгаллим аралашуда әдәп нормадларын сакларга бурычлы.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә  анализ ясауның гомуми тәртибе.

1. Дәреснең темасы. Программада бу дәреснең нинди урын тотуы (үтелә торган тема ничәнче дәрес булуы Һ.6.).

2. Дәреснең тибы:

-яңа материалны өйрәнү дәресе;

-материалны ныгыту (ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе);

-кабатлау-йомгаклау (белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру);

-катнаш дәрес;

-белем һәм күнекмәләрне тикшерү - контроль дәрес (контроль эшләр, зачет, үзара контроль, тест эшләүләр Һ.6.).

3. Дәреснең максатлары:

-өйрәтү, белем - күнекмәләр формалаштыру;

-белем һәм күнекмәләрне үстерү;

-тәрбияви максат.

4. Дәреснең методик яктан оештырылуы:

-фәннилек, аңлаешлылык, укытучының материалны белүе;

-укытучының нинди метод һәм алымнар кулланып эшләве;

-укытучының сөйләме, укучылар белән мөгамәләсе;

-проблемалы сораулар куеламы, алар актуальме, укучыларның үзенчәлекләре һәм индивидуаль мөмкинлекләре исәпкә алынамы, алар акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәнме;

-укучы эшчәнлеге ничек оештырылган (активлыгы, интенсивлыгы).

-дәрес   этапларының   чиратлашуы   (бер-берсенә   керешеп   китүе   яки   күчеш моментларының кискенлеге, эзлеклелек);

-ял моментлары, психологик киеренкелекне бетерү чаралары (дөрес утыру, матур язу, дөрес басып торуга игътибар итү, күзләргә гимнастика, физкультминут һ.б.);

-дәрес этапларының укытучы куйган максатларны тормышка ашыруда ни дәрәҗәдә хезмәт итүе;

-укыту чараларыннан файдалануы (техник чаралар һәм күрсәтмәлелек, аларның сыйфаты, дәрес максатларына яраклы булуы, укытучының тактага язуы Һ.б.)

- компьютер чаралары, электрон укыту ярдәмлекләре;

- белем сыйфатын тикшерү чараларыннан файдалану (тестлар, индивидуаль - дифференциаль биремнәр һ.б.)

5. Дәреснең нәтиҗәлелеге:

-дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр бирелдеме?

-укытучы дәрес материалы белән кызыксындыра алдымы һәм тормыш белән бәйләү ни дәрәҗәдә?

-сөйләм телен үстерүгә, терминнарны урынлы куллануга игътибар ителдеме?

-мөстәкыйль эзләнергә, укырга күнектерү бурычы үтәлдеме, дәрес укучыларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгәнме?

6. Дәреснең иң отышлы яклары.

7. Дәреснең уңышсыз өлешләре. Тәкъдимнәр.

Дәрескә анализ ясау төрләре.

Горизонталь анализ

Дәрес этапларына анализ:

а) оештыру өлеше ничек үтте? ә) өй эшен тикшергәндә игътибар ителәсе нәрсәләр: укытучының куйган бәяләренә игътибар: алар объектив булдымы, анализландымы, нинди алымнар белән тикшерелде? б) укытучы укучыларны яңа материал өйрәнергә әзерләдеме? Проблемалы ситуация тудырдымы? в) метод-алымнар яңа теманы аңлатканда уңышлы сайланганмы? г) яңа материал аңлату дәреснең үзәгеме? д) яңа материал ничегрәк ныгытылды, нинди методлар кулланылды? е) дәрестә кулланылган барлык эш төрләренә, оештыру якларына ничек игътибар бирүе анализлана; ж) өйгә эш, аның эчтәлеге, укытучының ни дәрәҗәдә аңлатуына игътибар ителә; җ) йомгаклау этабы ничек, нинди формада оештырылды?

Вертикаль анализ

1) дәреснең фәннилеге һәм аңлату дәрәҗәсе;

2) системалылык;

3) теория белән практика бәйләнеше;

4) тәрбияви мәсьәләләр, алар белән белемнең бәйләнеше;

5) күргәзмәлелек, техник чаралар;

6) абстракт фикер йөртү һәм конкретлык;

7)кулланылган методларның рациональлеге (урынлымы -урынсызмы);

8)сыйныфның оешканлыгы, тәртибе, укучыларның дәрестәге хезмәте, хезмәтнең оештырылышы, эш төрләрен чиратлаштыру,

9) укытучының сыйныф белән контакты;

10) педагогик такт;

11)укытучының сөйләме, дикциясе, йөз хәрәкәте (мимикасы), тышкы кыяфәте, үзен тотышы;

12) укучыларга индивидуаль якын килү,

13) дәреснең темпы;

14) белемнәрнең ничек үзләштерелүе;

15) бәя куюның дөреслеге (бәяне әйтеп кую);

16) язу күнекмәләре.

А.В. Текучев системасы буенча анализ

1.  Дәреснең максаты, ул дөрес куелгамы?

2.   Дәреснең темасы дөрес аталганмы?

3. Өйрәнелә торган бүлек эчендә бу дәреснең тоткан урыны нинди?

4. Дәреснең тибы, төзелеше нинди? Алар уңышлы сайланганмы?

5. Дәрес үткәргәндә планнан читкә китү булганмы? Булса, ни өчен? Методик яктан бу дөресме?

6. Дәреснең фәннилеге ни дәрәҗәдә? Дөрес булмаган билгеләмә, нәтиҗә бирелмәдеме, терминнар әйткәндә хаталар китмәдеме? Тема белән максат туры киләме?

7. Дәрес теоретик материал белән артык катлауландырылма-ганмы, күнегүләр артык түгелме? Дәрес материалы ашыгып, өстән-өстән аңлатылмаганмы, яңа материалны ныгытыр өчен вакыт җитәрлек булганмы? Планда язылган барлык биремнәр дә үтәлгәнме, дәреснең темпы ничек?

8. Укучыларның уйлау сәләтләре һәм бәйләнешле сөйләмнәре ничек, нинди формада үстерелде?

9. Дәрестә кулланылган текстларның эчтәлеге нинди? Алар бүгенге тормыш белән бәйләнгәнме, аңлашыламы, кирәкле грамматик, орфографик күренешләр текстта тиешле дәрәҗәдәме?

10. Күнегүләрнең дәрестә кулланылышы, аларның төрләре һәм формалары нинди?

11. Дәрестә күргәзмәлелеккә игътибар булдымы?

12. Дәреслек ничек, дәреснең кайсы этапларында, нинди формаларда файдаланылды?

13. Яңа материалны аңлатканда һәм үткәннәрне кабатлаганда нинди методлар кулланылды?

14. Дәрес үткән дәрес материаллары белән бәйләндеме, бәйләнсә, ничек?

15. Белемнәрне тикшерүдә нинди чаралар һәм формалар кулланылды?

16. Өй эшенең күләме; дәрес белән бәйләнеше; аны аңлату ни дәрәҗәдә куелган?

17. Укучыларның дәрестә активлыгы, аларның мөстәкыйль эшләре, дәрес белән кызыксынуы, тәртипләре ничек?

18. Укытучының тәртибе: сыйныфта үзен тотышы, сыйныфны җәлеп итә белүе, артка калучыларга игътибары, сөйләме канәгатьләнерлекме?

19. Дәрескә йомгак: укучыларның белем һәм күнекмәләренең ныклыгы һәм материалны өйрәнү дәрәҗәсе; дәрес максатына укытучы ничек иреште?

Дәрескә үзанализ схемасы

1.  Сыйныфка кыскача характеристика.

2. Дәреснең темасы.

3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

4. Дәреснең максаты: а) белем бирү, ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү, б) тәрбия бирү.

5. Дәреснең төре: а) яңа материалны аңлату, ә) ныгыту; б) го-мумиләштерү-йомгаклау; в) белемнәрне тикшерү-контроль; г) катнаш дәрес.

6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

7. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.

8. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

9. Дәрестә күргәзмәлелек.

10. Балалар белән индивидуаль эш формалары.

11. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

12. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).

Үзанализ тәртибе.

1. Укытучының Ф.И.О. белеме, эш стажы, категориясе. Нинди методик проблема өстендә эшләве. Ни өчен әлеге проблеманы сайлавы. Эксперименталь эше, нәтиҗәләре.

2. Дәреснең темасы, класс, программада бу дәреснең нинди урын тотуы.

3. Дәрес тибы.

4. Дәреснең максатлары. Өйрәтү, күнекмәләр үстерү һәм тәрбияви максатларга ирешә алу-алмавы.

5. Дәрес үткән классның үзенчәлекләре (үзләштерү дәрәҗәсе, башка дәресләрдә һәм хәзерге дәрестә активлыклары, мөмкинлекләре, укытучының бу класс укучылары белән эшләвендә нинди индивидуаль алымнар куллануы, ни өчен нәкъ шушы класста ачык дәрес күрсәтүнең сәбәпләре).

6. Дәресне оештыру өчен кулланылган фәнни һәм методик әдәбият, техник чаралар, компьютер технологияләре һ.б. күрсәтмәлелек.

7. Дәрестәге үзеңнең эшчәнлегеңә һәм укучылар эшчәнлегенә бәя, дәреснең нәтиҗәлелеге, планлаштырылган эшләрнең үтәлүе, үзеңнең тәэсирләрең. Дәреснең уңай һәм кимчелекле дип тапкан яклары.

8. Киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә планлаштырасың.

Мәктәптә тел материалларына анализ ясау тәртибе.

Фонетик анализ

1. Сүзне иҗекләргә таркату, басымын күрсәтү.

2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барын билгеләү.

3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгу.

4. Сузык авазларны рәттән санап, әйтелешләрен билгеләү (ка-лынмы-нечкәме, иренләшкәнме-иренләшмәгәнме), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыклау.

5. Тартык авазларны рәттән санап чыгу һәм әйтелешләрен билгеләү (яңгыраумы-саңгыраумы).

6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләү һәм аңлату.

Тикшерү үрнәге

Ямьсез.

1. Сүз ике иҗектән тора: ямь - сез, басым икенче иҗеккә төшә

2. Бу сүздә 6 аваз һәм 6 хәреф бар.

3. Авазлар [й], [ә], [м], [с], [э], [з].

Хәрефләр: "я", "эм", "нечкәлек билгесе ь", "эс", "е", "зэ".

4. Сузык авазлар: [ә, э] - икесе дә нечкә әйтелә, димәк, бу сүз сингармонизм законына буйсынган.

5. Тартык авазлар: [й], [м], [с], [з], [й], [м], [з] –яңгырау тартыклар, [с] - саңгырау тартык, [й] - тел уртасы тартыгы, [м] - ирен-ирен тартыгы, [с], [з] - тел-теш тартыклары.

6. Аваз белән хәрефләр бер-берсенә туры килмәгән очраклар бар. Сүз башындагы я хәрефе [й] һәм [ә] авазлары кушылмасын белдерә, ь хәрефе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтә

Лексик анализ

1. Сүзнең бер яки күп мәгънәле икәнлеген әйтү. Бу җөмләдә кайсы мәгънәдә кулланылуын күрсәтү (күпмәгьнәле булса).

2. Сүзнең туры яисә күчерелмә мәгънәдә кулланылуын әйтү.

3. Сүзнең омоним, синоним, антонимнарын күрсәтү (булсалар).

4. Сүзгә килеп чыгышы буенча характеристика бирү (төрки-татар, алынма).

5. Кулланылыш өлкәсе буенча характеристика (гомумхалык сүзе, диалекталь сүз, атама (термин), профессиональ сүз).

6. Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан характеристика (актив сүз, архаизм, тарихи сүз, неологизм).

Тикшерү үрнәге

Әкрен генә җиргә ак кар төшә,

Каплый-каплый җирнең карасын.

Бу сурәтне күргән һәрбер кеше

Сокланмыйча ничек карасын.

Төшә Күпмәгьнәле сүз. Биредә өстән аска таба юнәлүне аңлата, туры мәгънәдә кулланылган. Синонимы - ява; төрки-татар, го-мум-халык сүзе, актив кулланылышта.

Сүз төзелешен тикшерү

1. Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләү, мәгънәле кисәкләргә таркату, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтү.

2. Сүзнең тамырын табу, 2-3 тамырдаш сүз уйлап әйтү.

3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүен әйтү, мисалга 2-3 шундый ук кушымчалы сүз китерү.

4. Сүзнең нигезен күрсәтү.

Тикшерү үрнәге

Ташчыларыбызга - таш-чы-лар-ыбыз-га, исем 5 мәгънәле кисәктән тора: таш - тамыры, тамырдаш сүзләр: ташлык, ташлы; -чы - сүз ясагыч кушымча, -лар - модальлек кушымчасы (күплек саны кушымчасы), -ыбыз - бәйләгеч кушымча (тартым кушымчасы), -га - бәйләгеч кушымча (юнәлеш килеше кушымчасы), сүзнең нигезе - ташчылар. Шундый ук кушымчалары булган сүзләр: бак-чачыларыбызга, һөнәрчеләребезгә

Сүз ясалышын тикшерү

1. Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләү.

2. Аның ясалыш ысулын аңлату.

3. Ясалыш ысулы ягыннан төрен билгеләү. Тикшерү урнәге

Файдалы - сыйфат, сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы белән ясалган: файда-лы, ясалма сүз.

Морфологик анализ

ИСЕМ

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын ачыклау.

3. Санын әйтү.

4. Килешен әйтү.

5. Тартым кушымчасын билгеләү (әгәр булса).

6. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

7. Ясалышы

СЫЙФАТ

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Дәрәҗәсен ачыклау.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлату.

4. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

САН

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Төркемчәсен әйтү.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлату.

4. Төрләнүен-төрләнмәвен әйтү.

5. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

АЛМАШЛЫК

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Төркемчәсен әйтү.

3. Төрләнү-төрләнмәвен ачыклау.

4. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

ФИГЫЛЬ

Затланышлы формалары

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтү.

3. Төркемчәсен билгеләү.

4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыклау.

5. Затын-санын күрсәтү.

6. Заман белән төрләнү-төрләнмәвен ачыклау. Төрләнсә, заманын билгеләү.

7. Юнәлешен әйтү.

8. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Затланышсыз формалары.

Сыйфат фигыль

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтү.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыклау.

4. Заманын күрсәтү.

5. Юнәлешен әйтү.

6. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Хәл фигыль

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Затланышсыз форманың төрен ачыклау.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыклау.

4. Юнәлешен әйтү.

5. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Исем фигыль

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтү.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыклау.

4. Юнәлешен әйтү.

5. Санын әйтү.

6. Килешен билгеләү.

7. Тартым белән төрләнгән булса, тартым кушымчасын күрсәтү.

8. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Инфинитив

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Затланышсыз форманың төрен әйтү.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыклау.

4. Юнәлешен әйтү.

5. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

РӘВЕШ

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Төркемчәсен әйтү.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлату.

4. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

ТЕРКӘГЕЧ

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Төркемчәсен әйтү.

3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтү.

БӘЙЛЕК

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Таләп иткән килешләре буенча төркемчәсен әйтү.

3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен күрсәтү.

КИСӘКЧӘ

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Төркемчәсен әйтү.

3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыклау.

ХӘБӘРЛЕК СҮЗЛӘР

1. Сүз төркемен әйтү.

2. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

ЫМЛЫК

1. Сүз төркемен билгеләү.

2. Төркемчәсен әйтү.

АВАЗ ИЯРТЕМЕ

1. Сүз төркемен әйтү.

2. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Тикшеру урнәге

Җырларым...

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

                                                (М. Җәлил).

Җырларым -исем, уртаклык исем, күплек санда, баш килеште тартым белән төрләнгән, җөмләдә эндәш сүз, тамыр;

сез - алмашлык, зат алмашлыгы, баш килештә, җөмләдә ия;

бөтен - сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемне (тойгыларым) ачыклый, җөмләдә аергыч;

үлсәгез - фигыль, затланышлы, шарт фигыль, барлыкта, II зат, күплек санда, төп юнәлештә, җөмләдә хәбәр;

дә - кисәкчә, көчәйтү төсмерен белдерә, мин алмашлыгына карый.

Синтаксик анализ

 Сузтезмәләр

1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алу.

2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерү: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтү, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтү, бер-берсенә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүен аңлату.

3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау.

Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр

1. Ияне табу, аның төрен билгеләү һәм бирелешен аңлату.

2. Хәбәрне табу, аның төрен һәм бирелешен аңлату.

Иярчен кисәкләр

1. Тәмамлыкны табу, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлату.

2. Аергычны табу, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлату.

3. Хәлне табу, төрен билгеләү, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлату.

4. Аныклагычны табу, кайсы сүзне аныклый, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлату.

Җөмләләр

Гади  җөмлә

1. Җөмләнең гади икәнлеген билгеләү.

2. Җәенкеме-җыйнакмы булуын әйтү.

3. Тулымы-кимме икәнен ачыклау.

4. Составы ягыннан төрен аңлату.

5. Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләү.

6. Эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләр булу-булмавын ачыклау.

Тезмә кушма җөмлә

1. Җөмләнең тезмә кушма икәнлеген әйтү, аның эчендәге гади җөмләләрне аерып күрсәтү.

2. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтү, бәйләүче чараларны күрсәтү.

3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлату.

4. Җөмләнең схемасын төзү.

5. Кирәк булганда, гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Иярченле кушма җөмлә

1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнлеген әйтү, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтү.

2. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә төрен билгеләү, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтү.

3. Иярчен һәм баш җөмләләр арасында нинди тыныш билгесенең ни өчен куелу яки куелмавын аңлату.

4. Җөмләнең схемасын төзү. ,

5. Кирәк булганда, баш җөмләгә - аерым, иярчен җөмләгә аерым синтаксик анализ ясау.

Күп иярченле кушма җөмлә

1. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтү, иярчен җөмләләрнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын билгеләү.

2. Җөмләнең төрен әйтү.

3. Схема төзү.

4. Кирәк булганда, баш һәм иярчен җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Катнаш кушма җөмлә

1. Икедән артык җөмлә табып күрсәтү, алар арасында тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә булуын исбатлау, бәйләүче чараларны әйтү.

2. Тезүле бәйләнешнең баш һәм гади җөмләләр арасында булуын әйтү.

3. Схема төзү. Җөмләнең төрен билгеләү. .

4. Кирәк булса, җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Синтаксик анализ үрнәкләре

Сүзтезмә

Чирәм өстеннән яланаяк йөрү - файдалы һәм рәхәт мизгелләр.

1. Бу җөмләдә түбәндәге сүзтезмәләрне аерып чыгарырга мөмкин: чирәм өстеннән йөрү, яланаяк йөрү, файдалы мизгелләр, рәхәт мизгелләр.

2. Бу сүзтезмәләрнең төзелеше түбәндәгечә:

1) Чирәм өстеннән йөрү

     исем + фигыль

     өстеннән - бәйлек сүзе

     фигыль сүзтезмә

2) яланаяк йөрү

рәвеш + фигыль

янәшә килү, фигыль сүзтезмә

3) файдалы мизгелләр

сыйфат + исем

янәшә килү, исем сүзтезмә

4) рәхәт мизгелләр

сыйфат + исем

янәшә килү, исем сүзтезмә

3. Бу сүзтезмәләрдә түбәндәге мәгънәләр белдерелә:

1) эш һәм аның урыны;

2) эш һәм аның билгесе;

3) предмет һәм аның билгесе;

4) предмет һәм аның билгесе.

Гади  җөмлә

Язгы кояш, бик тырышып, нурларын җиргә сибә.

Бу - гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә; составында аерымланган рәвеш хәле (бик тырышып) бар;

кояш - гади ия, исем белән бирелгән;

сибә - гади фигыль хәбәр, хәзерге заман хикәя фигыль белән бирелгән;

язгы - аергыч, кояш сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, ясалма сыйфат белән белдерелгән;

нурларын -тәмамлык, сибә сүзенә ияргән, нәрсәләрен? соравына җавап бирә, төшем килешендәге исем белән белдерелгән;

җиргә - хәл, урын хәле, сибә сүзенә ияргән, кая? соравына җавап бирә, юнәлеш килешендәге исем белән белдерелгән.

Тезмә кушма җөмлә

Кинәт күктә болыт күренде, каты гына күк күкрәде, җылы яңгыр явып үтте.

1. Бу тезмә кушма җөмлә;

Беренче гади җөмләсе: кинәт күктә болыт күренде.  Икенчесе: каты гына күк күкрәде. Өченчесе: җылы яңгыр явып үтте.

2. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара тезү юлы белән санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.

3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында өтерләр куела, чөнки алар интонация ярдәмендә бәйләнгән.

4. Схемасы:

1

2

3

Иярченле кушма җөмлә

Кем чәчә, шул ура. (М.)

1. Бу иярченле кушма җөмлә. Баш җөмлә - шул ура, иярчен җөмлә - кем чәчә.

2. Иярчен җөмлә баш җөмләгә кем - шул парлы мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә бәйләнгән. Мәгънәсе буенча - иярчен ия җөмлә.

3. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында өтер куела.

4. Схемасы:

2 баш.җ.

1 иярчен җөмлә

Катлаулы кушма җөмлә

Күп иярченле кушма җөмлә

1) Сизеп торам: 2) мин белмәгән 3) бик мөһим сер бар монда (Ж.Т.)

1. Баш җөмлә - беренче җөмла 2, 3 җөмләләр - иярчен җөмләләр. Сизеп торам (нәрсәне?) - бик мөһим серләр бар монда. Иярчен җөмлә (3) - иярчен тәмамлык жөмлә Баш җөмләгә көттерү паузасы ярдәмендә ияргән, аналитик төре. 2 нче җөмлә - иярчен аергыч җөмлә, баш җөмләгә-гән кушымчасы ярдәмендә ияргән, синтетик төре.

2. Бу бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Схемасы:

1 баш ж.

3 иярчен тәмам. ж.

2 иярчен аергыч ж.

Катнаш кушма җөмлә

Көтү кайткач, авыл тынып калды, карт-коры капка тибенә чыгып утырды.

1. Бу катлаулы кушма җөмлә, 3 җөмләдән тора.

2. Беренче һәм икенче җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш (-кач кушымчасы); икенче, өченче җөмләләр арасында тезүле бәйләнеш (санау интонациясе). Димәк, бу җөмлә - катнаш кушма җөмлә.

3. Схемасы:

2                        3

1 иярчен җөмлә

Татар теленнән язма эшләр һәм аларны бәяләү

Сүзлек диктанты күләме

Мәктәп тибы Сыйныф

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телендә сөйләшүче балалар

V

15,20

16-20

12-15

VI

20-25

18-25

15-17

VII

25-30

22-30

18-20

VIII

30-35

26-34

22-25

IX

35-40

30-38

25-28

X

28-33

XI

33-35

Бәяләү

Мәктәп тибы Билге      

Татар һәм рус

мәктәпләрендә укучы татар балалары

Рус телендә сөйләшүче балалар

"5"

Хатасыз

Хатасыз, пөхтә

"4"

1-2 хата

1-2 хата

"3"

3-4 хата

3-5 хата, 4-5 төзәтү

"2"

5 һәм күбрәк хата

6 һәм күбрәк хата

Контроль диктант күләме

Мәктәп тибы

Сыйныф,

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

V

100

110

50

50-60

35-40

40-45

VI

110

120

55-65

60-70

45-5

50-55

ҮП

120

130

65-80

85-100

55-60

60-65

VIII

130

140

85-100

95-110

65-75

75-80

IX

140

150

105-120

115-125

80-90

90-100

X

150

160

120-130

125-135

95-105

105-115

XI

160

170

130-140

135-145

110-12

115-125

Бәяләү

Мәктәп тибы

Билге    

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

"5"

0/0 иск.: 1/0,0/1 (пөхтә эшкә)

0/0, 0/2, 1/0

0/0, 1/0,0/1

"4"

1/1 Иск.: 1/2, 0/3, 2/1

2-3/3-2    

2/2, 3/2, 2/3

"3"

2/2, 2/3 Иск.: 1/4, бер төрдәге 5/4

4/4, 3/6

4/4, 3/6

"2"

5/5 һәм 4 төзәтүле

6/5, 5/8

6/5, 5/8

"1"

6/5, 7/4 һ.б.

Изложение

Текстның күләме

Мәктәп тибы

Сыйны

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә

татар балалары

Рус телле балалар

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

V        

150-170

170-200

70-110

110-140

55-65

65-75

VI

200-220

220-250

140-160

160-190

70-80

85-95

VII

250-300

300-350

190-230

230-270

90-95

100-100

VIII

350-400

400-450

270-310

310-350

110-120

120-130

IX

450-475

475-500

350-370

370-390

130-140

140-150

X

475-500

500-525

390-410

410-430

150-160

165-175

XI

500-525

525-550

430-450

450-470

175-180

190-210

Бәяләү.

Мәктәп тибы

билге    

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә

татар балалары

Рус телле балалар

"5"

Текст эзлекле

бирелгән, фактик

хатасыз;

1/0, 0/1 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

Текст тулысынча

ачылган. Фактик

хатасыз;

1/2,0/2 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

Текстның

эчтәлеге тулы,

эзлекле, дөрес;

1/1 пунктуацион

яки грамматик

хата.

"4"

Тексттан бераз

читкә кит; 1

фактик хата 2/1

пунктуацион яки

грамматик хата.

Фикер белдерүдә

ялгышлыклар

җибәрелсә, 1-2

фактик хата;

2/2, 2/3 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

Текстның

эчтәлеге эзлекле,

дөрес язылган; 1 -2

эчтәлек ялгышы;

2-3/3-2 пунктуа-

цион яки грамма-

тик хата.

"3"  

Тексттагы эзлек-

лелек сакланма-

ган, фактик хата-

лар бар; 3/2, 1

грамматик хата.

Эчтәлек эзлекле

бирелмәсә, стиль

бердәмлеге сак-

ланмаса, 3 фактик

хата; 3/4 пунктуа-

цион, 2 грамматик

хата.

Эчтәлек өлешчә

эзлекле язылган;

4-5/4 пунктуацион

яки 4-5 грамматик

хата.

"2"

Эзлеклелек сак-

ланмаган, стиль

бердәмлеге юк,

сүзләр һәм

җөмләләр

бәйләнешендә

хаталар күп, ор-

фографик хата-

ларның саны

өчтән, пунктуаци-

он хаталарның

саны икедән,

грамматик хата-

ларның саны

өчтән артык.

Эчтәлек, стиль

бердәмлеге сак-

ланмаса, эш план-

га туры килмәсә,

фактик хаталар

күп булса, орфо-

график хаталар-

ның саны дүрттән,

пунктуацион ха-

таларның, саны

биштән, грамма-

тик хаталар саны

өчтән артык.

Эчтәлек бөтенләй

ачылмаган, эзлек-

ле язылмаган, 6

дан артык

орфографик, 5 тән

артык пунктуаци-

он яки 6 дан ар-

тык орфографик,

5 тән артык пунк-

туацион яки 6 дан

артык грамматик

хата.

Сочинениене бәяләү.

Мәктәп тибы

Билге

Татар мәктәбе

Рус мәктәбендә

татар балалары

Рус телле бала-

лар

"5"

Эчтәлек темага

туры килә, фактик ялгышлар юк, эзлекле

язылган; теле бай, образлы;

стиль бердәмлеге сакланган; 1 орфографик, 1 пунк-

туацион яисә грамматик хата.

Эчтәлек темага

туры килә, фактик хаталары юк; теле бай,

стиль бердәмлеге сакланган; 1 орфо-

график яисә 2 пунктуацион (грамматик)

хата.

Эзлекле язылган

һәм эчтәлек

тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1

пунктуацион

яки 2 грамматик

хата.

"4"

Язманын эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата; теле бай, образлы,

стиль бердәмлеге сак-

ланган;2/2 пунктуацион

һәм 2 грамматик

хата.

Эчтәлек нигездә

темага туры

килә; зур булмаган ялгышлыклар күзәтелә; 1-2 фактик хата; 2

орфографик, 3

пунктуацион

(грамматик)

яисә бер-ике

сөйләм хатасы.

Тема эзлекле

язылган, ләкин

2-3 эчтәлек ял-

гышы, 2-3 орфо-

график,2-3

пунктуацион

хата.

"3"

Эчтәлекнебирүдә моһим

читләшүләр бар:

ул нигездә дөрес, ләкин

фактик төгәлсезлекләр

очрый, хикәяләү

эзлекле түгел;

тел ярлы; сүз

куллануда ялгышлар

җибәрелә; стиль

бердәмлеге сакн

ланып җитмәгән; 3/3

һәм 3 грамматик хата.

Эчтәлекне

бирүдә җитди

ялгышлыклар,

фактик

төгәлсезлекләр;

эзлеклелек,

стиль

бердәмлеге сак-

ланмаган; теле

ярлы; 3 орфо-

график, 4 пунк-

туацион (грам-

матик) яисә 3-4

сөйләм хатасы.

Тема өлешчә

эзлекле язылган;

эчтәлек тулы-

сыңча ачылма-

ган; 4-5 орфо-

график, 4-5

пунктуацион

хата.

"2"

Тема ачылмаган; фактик

төгәлсезлекләр күп; эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз кулла-

ну ялгышлары

еш очрый; стиль

бердәмлеге юк;

7/7 хата.

Язма темага туры килми;

Фактик төгәлсезлекләр

күп; теле ярлы; текст кыска;

сүзләр дөрес кулланылмаган; стиль бердәмлеге сакланмаган; 5 орфографик, 8 пунктуацион

(грамматик) яисә 4-6 сөйләм хатасы.

Тема эзлекле

язылмаган һәм

эчтәлеге ачыл-

маган, 6 дан

артык орфогра-

фик, 6 дан артык

пунктуацион

һәм грамматик

хата.

Язма эшләрдәге хаталарны төркемләү.

Язма эш төре______________________________

Класс_____________________________________

Текст_____________________________________

Үткәрү вакыты ____________________________

Укытучы__________________________________

I. Орфографик хаталар.

1.

0-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е,ю,я

4.

Ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

Һ-Х

8.

Къ-гъ, к-г

9.

йо,йө кушылмалары

10.

в-[W]

11.

кушма сүзләр язылышы

12.

парлы сүзләр язылышы

13.

тезмә сүзләр язылышы

14.

алынма сүзләр язылышы

15.

кушымчалар, теркәгечләр язылышы

16.

кисәкчәләр язылышы

II. Пунктуацион хаталар.

1.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

2.

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.

3.

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре.

4.

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.

5.

Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.

6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре.

7.

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

8.

Туры сөйләмдә тыныш билгеләре

9.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

10.

Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

11.

Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

12.

Ия белән хәбәр арасында сызык

13.

Кызыл юлларны билгеләү

14.

Катлаулы төзелмәләрдә тыныш билгеләре

15.

Катнаш кушма җөмләдә тыныш билгеләре

III. Техник хаталар.

1.

Игътибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу

2.

Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу.

3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар.

4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

5.

Хәреф элементлары дөрес булмау.

Урта мәктәпнең чыгарылыш классларында имтихан сочинениесенең титул битен тутыру тәртибе, татар теле һәм әдәбиятыннан медальгә тәкъдим ителә торган язма эшләргә таләпләр.

I. Сочинениенең титул битен тутыру үрнәге.

1.1 нче биткә штамп куела.

Штамптан соң беренче юлга як-яктан 2 — 3 см ара калдырып, адрес языла.

Мәсәлән:      

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мөслим 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы  Галиев Ирек Мансур улының урта (тулы) мәктәп курсы буенча татар теле һәм әдәбиятыннан аттестация эше

(сочинение).

   

Иң аскы юлга уртага дата куела: 9 нчы июнь, 2004 нче ел.

2. 2 нче битнең өстәге ике юлына билге куела:

Эчтәлек: 5 (бик яхшы).

Грамоталылык: 4 (яхшы).

Аннан соң, 1 юл калдырып, комиссия рәисе һәм әгъзалары (фамилияләре күрсәтелә) кул куя.

Имтихан комиссиясе рәисе:                                      Исламов Н. Г.

Укытучы:                                                                         Хаҗиева Г.Ә.

Ассистентлар:                                                                Вәгыйзова Д.Г.

                                                                                           Маликова Н.С.

Яңадан 1 юл калдырып, сочинениегә кыскача бәяләмә языла.

(“Бәяләмә” дигән сүз үзе язылмый).

II. Сочинение язуга таләпләр.

1. 1 нче юлга — тема, темадан соң 1 юл калдырып, дәфтәр битенең уң ягына өчтән ике өлешкә эпиграф языла. Ул куштырнаклар эченә алынмый. Эпиграфтан соң, җәяләр куймыйча, автор күрсәтелә. Аннан соң нокта куелмый.

   2. Сочинение эпиграфтан соң 1 нче юлдан ук языла башлый.         3. Әдәби темага сочинение план буенча языла, ирекле темага сочинение өчен план төзү мәҗбүри түгел.

План гади яки катлаулы булырга мөмкин.

4. План төзегән очракта, аннан соңгы юл уртасына баш хәрефтән план сузе языла. (План.)

5. Аннары, бер юл калдырып, рим һәм гарәп цифрлары белән катлаулы яки, гарәп цифрлары белән генә, гади план төзелә.

Рим цифрларыннан, шулай ук аннан соң язылган җөмлә ахырына нокта куела.

Гади пландагы гарәп цифрларыннан һәм алардан соң язылган җөмлә ахырына нокта куела.

Катлаулы пландагы рим цифрларыннан соң нокта куела. Ноктадан сон җөмлә баш хәреф белән языла. Җөмлә ахырына—ике нокта, гарәп саныннан сон—җәя, аннан соңгы җөмлә ахырына—нокталы өтер, соңгы җөмлә ахырына нокта куела. Гарәп цифрлары, кызыл юлдан язылган кебек,—эчкәрәк кереп, һәр пункт исә юл хәрефе белән башлап языла.

Гади:                                     Катлаулы:

1.А.... .                                    I. А... :           II. Б... :        III. В ... .

2. Б... .                                     1)а... ;           1)а...;

3. В.....                                     2)а... .           2)а...;

4. Г... .                                                           3)а... .

6. Язма эш эчтәлегенә яраклаштырып чәчмә әсәрдән алынган текстлар куш тырнаклар эченә алына; шигъри әсәрдән алынган текст, язылу рәвеше белән аерылып торганга, куш тырнаклар эченә алынмый. Андый текстлардан соң, җәя эчендә, аның чыганагы күрсәтелә. (Г. Тукай. «Шүрәле».)

Сочинениенең күләме 4—7 бит булырга мөмкин. Эшне бәяләгәндә теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылыгына беренче дәрәҗә игътибар ителә.

XI класс укучыларның чыгарылыш имтиханында язган сочинениеләренә рецензия язу.

Рецензия язганда сочинениенең эчтәлеге, композициясе, язылу формасы, теле, тышкы оформлениясе исәпкә алынырга тиеш.

•   Сочинениенең эчтәлегенә карата бердәм таләпләр;

- эчтәлекнең темага туры килүе, теманың ничек ачылуы;

-  идея дәрәҗәсенең югарылыгы;

-  һәр әйтелгән фикернең дәлилләнүе;

- эчтәлекне бирүдә логик эзлеклелек саклану;

-  цитаталардан урынлы файдалану;

- укучының әдәби материал белән эшли белүе, (шул исәптән, эчтәлекне тулыландыру, тәэсирлеген арттыру өчен сәнгатьнең башка төрләреннән урынлы файдалана белүе);

- укучының шәхси фикерләре чагылуы һәм темага шәхси мөнәсәбәте;

- теманы яктыртканда укучының гомумиләштерүләре;

- фактларның һәм даталарның дөрес бирелүе.

•   Сочинениенең композициясенә карата төп таләпләр:

-  сочинениенең күләме;

- эчтәлекнең планга туры килүе;

-  планның аерым пунктлары арасында логик бәйләнеш булу;

-  сочинениедә төп өлешләрнең пропорциональлеге;

-  сочинениенең тәмамланган булуы.

•   Сочинениенең теленә карата таләпләр:

-  грамматик яктан камиллеге;

-  сөйләм һәм стиль ягыннан дөреслеге;

-  теленең сәнгатьлелеге, образлы сурәтләү чараларыннан урынлы файдалану; (Сүзләр үз мәгънәсендә төгәл кулланыламы, җөмлә төзелешендә бертөрлелек юкмы, штамплар, кабатланулар, стилистик ялгышлар юкмы, диалекталь сүзләр кулланылмаганмы.)    

  • Сочинениенең тышкы оформлениясенә карата таләпләр:

-   пөхтә итеп, дөрес почерк белән язылуы;

-  кызыл юл Һәм полялар калдыру, тиешле урында буш юл калдыру;

-  юлларны тутырып язу;

-  сүзләрне юлдан-юлга дөрес күчерү;

-  сочинениенең темасына Һәм эчтәлегенә туры килерлек эпиграф сайлау һәм дөрес итеп язып урнаштыру;

.

Мәктәптә әдәбият укытуның төп бурычлары.

  • әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру;
  • әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап уку белән кызыксындыру;
  • тормышка әзерләү;
  • әхлак тәрбиясе бирү;
  • эстетик культура, зәвык тәрбияләү;
  • укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү;
  • укучыларда милли рух, үз халкының сәнгатенә, тарихына, мәдәниятенә ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Әдәбият дәресенең нигез ташлары.

  • фәннилек;
  • тарихилык;
  • тәртиплелек (системалылык);
  • уку – укыту һәм тәрбиянең берлеге;
  • әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү;
  • әдәби әсәрне шәхси (субъектив) кабул итү;
  • эчтәлек һәм шәкел (форма) берлеге;
  • кешелеклелек (гуманлылык).

Әдәбиятны укыту ысулары.

Ысул (метод) – куелган максатка ирешү юлы. Укыту ысуллары өйрәтелә торган материалларны үзләштерүгә  юнәлдерелгән дидактик мәсьәләне чишү буенча укучының уку, төп белү эшчәнлеген оештыру юллары дигән сүз ул.

  1. Иҗади уку (сәнгатьле уку) ысулы.
  2. Эзләнү (эвристик) ысулы. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәтү, укучыларны фикер йөртергә, анализ эшенә тарту максатында кулланыла.
  3. Күчермә (репродуктив) ысул – аңлату – күрсәтү ысулы. Кыска вакыт аралыгында күләмле материалны укучыга җиткерергә мөмкинлек бирә. Укытучы информацияне әзер килеш үзе дә бирә ала, югары сыйныфта укучы үзе дә чыганаклар буенча әзерли ала.
  4. Тикшерү ысулының максаты – укучыларны әдәби әсәр белән мөстәкыйль танышырга, аны анализларга күнектерү, әдәби һәм калып эшләнешен тоярга, эстетик зәвыкны үстерергә, әдәби әсәр бәяләү критерийларын билгеләргә өйрәтү. Укучы эшчәнлеге үзәктә тора.

Укыту алымнары.

Укыту алымнары – танып белү эшендә кулланыла торган яки бу ысулның детальләре, кисәкләре, өлешләре яки аерым адымнары.

Алымнарны төрлечә төркемләү яши:

1

Мәгълүмат бирү алымнары

  • укытучы сүзе
  • әсәргә иллюстрацияләр карау
  • исем кушу
  • укытучы – укучы
  • сүзлек эше
  • аңлатмалар бирү (комментарий)
  • чагыштыру
  • портрет белән эшләү
  • өстәмә информация бирү
  • төшенчәләр бирү
  • китап тәкъдим итү
  • фактлар китерү һ.б.

2

Анализ алымнары

  • әсәрне өлешләргә бүлү
  • сюжет, композиция, пейзаж, геройлар һ.б. игътибар итү
  • план төзү
  • язучы стилен, телен күзәтү
  • эчтәлек сөйләү
  • әңгәмә
  • эзләнү
  • проблемалар чишү
  • чагыштыру

3

Иҗади эш алымнары

  • иҗади, ярым иҗади биремнәр үтәү
  • сөйләү (текстка якын итеп, кыскартып, сайлап, затын үзгәртеп иҗади)
  • әсәрне сәхнәләштерү
  • иллюстрация ясау
  • бирелгән текстның ахырын уйлау
  • хикәя, әкият, шигырь, иҗат итү
  • изложение – сочинение язу
  • сценарий язу

Әдәбият укытуда кулланыла торган чаралар.

Укыту чаралары – укытучыга  укучыларның танып белү һәм гамәли эшчәнлеген үстерүдә булыша, белем һәм күнекмәләр булдырырга ярдәм итә торган махсус материаллар. Әдәбият укыту чаралары ике өлешкә бүленә:

Төп чаралар

Ярдәмче чаралар

  1. Программа һәм дәреслекләр
  2. Фәнни – методик әсбаплар
  3. Әдәби материаллар
  1. Таратма материаллар
  2. Күргәзмә әсбаплар
  3. Күрсәтмә материаллар
  4. Тыңлау һәм карау өчен материаллар

Әдәбият дәресләрен төркемләү.

  1. Кереш дәрес.
  2. Әдәби әсәр өйрәнү дәресе.
  3. Әдәби әсәрне анализлау дәресе.
  4. Теория һәм тәнкыйтьне өйрәнү дәресе.
  5. Сөйләм үстерү дәресе.
  6. Йомгаклау дәресе.

Әдәби әсәр тикшерү дәресләре.

  1. Әсәрне кабул итәргә әзерлек.
  2. Текст белән эшләү.
  3. Әсәр өйрәнүне  гомумиләштерү.

Әдәбият теориясе һәм тарихын өйрәтү дәресләре.

  1. Әдәби – теоретик төшенчәләр булдыру.
  2. Фәнни - әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән эшләү.
  3. Язучы биографиясен өйрәнү.
  4. Тарихи - әдәби материаллар җиткерү.
  5. Гомумиләштерү, кабатлау, сорашу.

Сөйләм үстерү дәресләре.

  Тормыш күренешләре һәм әдәбият сәнгать әсәрләренә нигезләнеп, иҗади эшләр башкару.

  1. Телдән җаваплар бирергә һәм докладлар ясарга өйрәтү дәресләре.
  2. Сочинение язу күнекмәсе бирү.
  3. Сочинениеләрне анализлау.

Татар әдәбиятыннан календарь- тематик планның якынча схемасы.

Дәрес-

нең

тәртибе

Тема

Җиһаз-

лау

Кабат-

лау

материалла-

ры

Укучылар-

ның

үзлекләреннән

эшләүләре өчен биремнәр

Сүзлек

өстендә эш

Өйгә

эш

Дәресне

уздыру

вакыты

Кал.

срок.

Үтәлеш

Драма әсәрләренә анализ.

1)  Жанры (дәлиллә)

2) Темасы (нәрсә турында)

3) Идеясе (автор әйтергә теләгән фикер)

4) Төп конфликт

5) Ярдәмче конфликтлар

6) Сюжеты (төп сюжет сызыгы, ярдәмче сюжет сызыгы)

7) Композиция

8) Образлар системасы

9) Драма әсәренә хас элементлар:

-персонажлар исемлеге

-ремаркалар

-декорацияләр

-диалог

-индивидуаль сөйләм

10) Әсәрнең әһәмияте:

-идея-эстетик

-тәрбияви

-әдәбиятта һам язучы иҗатында тоткан урыны

Проза әсәрләренә анализ.

1.   Жанры (дәлиллә)

2.   Темасы (әсәр нәрсә турында?)

3.  Идеясе (автор нәрсә әйтергә тели)

4.   Проблемасы

5.   Сюжеты (төп сюжет сызыгы, ярдәмче сюжет сызыгы)

6.   Композиция:

  • төенләнеш
  • вакыйгалар
  • чишелеше

7. Образлар системасы:

  • актив һәм пассив образлар
  • төп һәм ярдәмче образлар

8. Портрет

9. Пейзаж (параллелизм, контраст)

10. Интерьер

1. Хикәяләү формасы (кем исеменнән сөйләнә, ниндм максаттан?)

2.  Персонажларның һәм авторның теле

3.   Әсәрнең әһәмияте:

1)   идея-эстетик кыйммәте

2)   тәрбияви роле

3)  автор иҗатында, әдәбиятта тоткан урыны

Лирик әсәрләргә анализ.

1.   Тематикасы.

2.   Идеясе.

3.  Лирик шигырьдә шагыйрьнең эчке кичерешләренең чагылу үзенчәлеге, герой образы һәм автор, гомуми хисләрне тасвирлау.

4. Лирик герой (хисләре, кичерешләре, өметләре, рух эволюциясе).

5.  Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр-символлар).

6.   Сюжетсыз әсәрләрнең композициясе (фәлсәфи шигырьләрдә).

7.  Тел-сурәтләү чаралары.

8.   Интонация.

9. Әсәрнең ритмы.

10. Иҗат методы.

Әдәби әсәрне анализлау төрләре.

  • Күзәтү, әсәргә гомуми бәя, караш.
  • Сайлап өлешчә анализлау - әсәрне ниндидер бер мәсьәлә, элемент яктылыгында бәяләү (герой, проблема, автор мөнәсәбәте һ.б.).
  • Җентекләп анализлау – тулы әсәрне, аның аерым бүлеген, вакыйгасын, образын төрле яклап тикшерү дигән сүз.

Анализ юлы.

Анализ юлы- әдәби тикшерүнең тәртибе, эзлеклелеге ул.

  • “Автор артыннан бару” юлының нигезендә әсәрнең сюжетына иярү - әдәби әсәрдә автор фикере үсешен күзәтү ята.
  • Образлар бирелеше аша анализлау.
  •  Проблемалы анализ – иҗади эзләнү формасы.(фәнни тикшерүгә охшаш: укучы проблемалы ситуацияне күзәтә, проблемалы сорауга җавап таба, логик анализ ясау ысулларын файдалана)

Әсәр төзелеше.

Композиция - әдәби әсәрнең төзелеше.

Конфликит - әдәби әсәрдә сурәтләнгән характерлар арасында, вакыйга һәм характерлар һ.б. арасында каршылык.

Сюжет - әдәби әсәрдә автор бәян иткән тәртиптә вакыйгалар бирелеше.

Фабула – хронологик тәртиптә бирелгән вакыйгалар чылбыры. Фабула сюжет белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин.

Төп сюжет элементлары.

Экспозиция (башлам) – хикәяләү башында вакыйга буласы урын, әдәби геройлар һ.б. белән таныштыру.

Төенләнеш - әсәр сюжетында каршылык тудырган вакыйга.

Вакыйгалар үстерелеше – каршылыкларны чишү юнәлешендә барган вакыйгалар.

Кульминация – конфликтның иң югары ноктасы.

Чишелеш- каршылыкның үсешенә нокта куйган әһәмиятле эпизод.

Сюжеттан тыш элементлар.

Лирик чишелеш – авторның төп сюжет сызыгыннан читкә китеп, комментарийлар бирүе яки фикерен белдерүе. Авторның субъектив мөнәсәбәтен ачыклый.

Пролог – кереш өлеш.

Эпиграф - әсәрнең темасын, идеясен билгели торган кыска текст.

Эпилог – сюжет тәмамланганнан соң әдәби геройларның язмышы турында хәбәр ителә торган йомгаклау өлеш.

Әдәбият дәресендә тел – сурәтләү чараларын анализлау өчен кулланма – сүзлек.

(Әдәби терминнар минимумы)

1. Лексик чаралар:

Синонимнар – бер үк  әйбер яки күренешне белдерүче, аның төрле нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр.

Градация – мәгънәнең көчәя яки кими бару тәртибенә нигезләнгән  фикерләр  баскычы.

Мисал: Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява (Г.Тукай).

Эвфемизм – тотрыклы гыйбарәләр ярдәмендә һәм сүзнең туры мәгънәсен йомшартып, читләрен әйтүче яки бер сүзне аңлашылырлык итеп, икенче сүз белән атаучы фразеологик синонимнар. (алдыйсыз – дөрес сөйләмисез)

Антонимнар – капма – каршы мәгънәле сүзләр.

Омонимнар – аваз төзелеше, әйтеме ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр. Омонимнарның 3 төрен аералар:

  1. Омофоннар -  - төрлечә языла, бердәй яңгырашка ия булган сүзләр (сан алмадым – саналмадым)
  2. Омографлар – бертөрле язылып та, төрлечә әйтелә, мәгънә ягыннан да төрле була (кара – күз сал, кара – язу карасы)
  3. омоформалар – язылыш һәм әйтелеш ягыннан аерым бер  яссылыкларда гына тәңгәл килүче сүзләр. Мәсәлән: Телем – телем киссәләр дә, Яшәрсең, ана телем! (Р.Әхмәтҗанов)

Болардан тыш, архаизм, неологизм, гади сөйләм сүзләре, вульгаризмнар, жаргон сүзләр,  диалектизмнар, һөнәрлек сүзләре (профессионализм), алынма сүзләр, калькалар да анализлана.

2. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары.

Чагыштыру – нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы.

Метафора – күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы.

Метонимия – бер күренеш, әйбер, кеше башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. (Бер чынаяк эчтем, бер табак ашадым, чокырлы бит, тешсез сакал. Мин Тукайны укыйм. Базар арзан икән...)

Синекдоха – метонимиянең бер төре. Ул бөтен урынына өлешне атау, өлешне бөтен аша белдерү, берлек сан урынына күплек сан, һәм киресенчә, файдалану төсен ала. Мисал: Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы. (Г.Тукай)

Эпитет - әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы.

Оксюморон – эпитетның бер төре. (Нәни гигант, парлы ялгыз, татлы сагыш)

Гипербола – чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы.

Мәсәлән: Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. (Р.Фәйзуллин)

Литота - әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган сурәтләү чарасы. Мисал: Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан ..... (Дәрдемәнд)

Сынландыру – җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Мисал: Ай көлә,

                       Айга кызык була,

                       Ай – ялгыз ул картлык көнендә.

                       Өйләнәлми калган

Фразеологизмнар да әдәби текст эчендә ассоциатив сурәтләү чарасы вазифасын башкаралар.

Көлкенең берничә төре сурәтләү чарасы буларак та билгеләнә:

  • юмор – җитди нигезле  яратып көлү
  • сатира – иҗатчының сурәтләү предметына тискәре мөнәсәбәт белдерү
  • ирония – бәяләп көлү (мыскыллап көлү, усал тәнкыйди көлү рәвешендә).
  • сарказм – ирониянең иң югары дәрәҗәсе (үтергеч көлү)
  • инвектива – гаепләп көлү.

3. Стилистик фигуралар.

Анафора – бер үк сүз яки сүзтезмәнең шигырьнең һәр юлы башында кабатланып килүе.

Эпифора – шигырь юлларында ахыргы сүзнең кабатлануы.

Беләм күрәм,

Яшәү өләшәләр,

Бәхет өләшәләр

Кама ярында ...

Рәдиф – рифма хасил итүче гыйбрәтнең бер сүзе тезмә саен кабатлануы.

Рефрен – шигырьнең һәр строфасында яки строфаның билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмә. (Х.Туфан “Иртәләр җитте исә”)

Градация – охшаш элементларны, хәтта синоним гыйбарә яки сүзләрне санап китү.

Мисал:

И Идел – йорт, Идел – йорт

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт ... (“Идегәй” дастаны)

Янәшәлек – сүзләрне, гыйбарәләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү.

Каеннар булсаң иде!

Я илем дип,

Я җирем дип,

Бер шаулап куйсаң иде (М.Әгъләмов)

Инверсия – сүзләрне сөйләмдәге гадәти тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү.

Җырлый һәр тал, җирдә эңгер,

Тынмый алар, төн була (С.Хәким)

Антитеза – сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма – каршы куелуы.

Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьле,

Уңны – сулны белмәс булганга –

Кагылганмын былбыл оясына

Һәм басканмын кара еланга. (Зөлфәт)

Без калдык уйлап кына, син киттең уйнап кына.

Риторик сорау, риторик өндәү, риторик эндәш – лирик геройның укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе.

Карашларың нинди, туган авыл?

Моңсу да ул, нурлы, якты да... (Зөлфәт)

Җырлагыз, кошлар, таныш миңа

Шундый матур сезнең телегез (Ә.Баянов)

  1. Фонетик чаралар.

Аһәңлелек (эвфония) – тексттагы сузык һәм тартык авазларның гармонияле чиратлашуы ярдәмендә хасил була торган матур яңгыраш.

Какофония (ямьсез яңгыраш) – аһәңлелекнең бозылуы.

Аллитерация – шигърияттә тартык авазларның тәртипле кабатлануы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре.

Анафора – текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәләрнең кабатлануы.

Эпифора – шигырь юллары, сүзтезмә, җөмләләр ахырында бер үк сүзләрнең кабатлануы.

Охшату – нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру.

Маэмае – Рррр исемле,

Ә мәчесе – Мррр исемле (Р.Миңнуллин)

Шигырь – тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр ул.

Тезмә - ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы.

Строфа – ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме.

Рифма – риторик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр.

Ритм – шигьри сөйләмдә эчке үлчәмнәрне бер – берсенә тәңгәл тезмәләрнең юл – юл язылып төшүе.

5-11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белемнәрен бәяләү.  Укуны бәяләү.

Укучыларның 1 минутта   уку тизлеге   түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

II   ярты еллыкта

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

V

VI

VII

VIП-IХ

X

XI

355—600 415—650 445—700 455—725 465—735 475 -745

415—650 445—700 455—725 485—755 495—765 500—775

155—235 160—250 170—270 180—280 190—290 200-300

160—250 170—270 180-280 1 90— 290 200—300 210—320

65—105 70—110 75—120 80—125 85—130 90—140

70—110 75—115 80—125 85—130 90—135 100—145

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда—40—50 процентка, ә 8—9 нчы сыйныфларда 50—60 процентка югарырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр түбәндәгечә куелырга мөмкин:

Таләпләр

1

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер анлаеш лы бирелсә, ягъни:

— фонетик  үзенчәлекләр  (хәрефләрнең  укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

— татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

— җөмләләр сөйләмнең, төп структур берәмлекләренә (сүзләр — иҗекләргә; җөмлә — сүзтезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

— тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса;

— интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса.

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә

«5» ле билгесе куела

1

2

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

— кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

— сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

— җөмләне укыганда, интонацион яктан 1—2 төгәлсезлек җибәрелсә

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә

«4» ле билгесе

куела

1

2

3

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3—4 фонетик, 2—3 орфоэпик хата җибәрелсә

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса

«3» ле билгесе

куела

1

2

3

4

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда

“2” билгесе

куела

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты паспорты.

1. Кабинетның оештырылу елы.

2. Үлчәве :             биеклеге __________

                                  озынлыгы _________

                                  киңлеге ___________

                                  мәйданы __________

Кабинет мөдире

Ничәнче елдан эшли

Китү елы

4. Кабинет советы:

Ф.И.О

Кайда эшли, укый

Советка керү елы

Советтан чыгу елы

1. 2.

5. Кабинет җиһазы:

1. Таблицалар.

2. Күләмле кулланмалар.

3. Мөстәкыйль һәм контроль эш өчен индивидуаль биремле карточкалар.

4. Тестлар, белем сыйфатын тикшерү материаллары.

5. Аудио - видео әсбаплар, электрон укыту ярдәмлекләре.

6. Техник чаралар.

7. Методик әдәбият.

8. Дәреслекләр.

9. Сүзлекләр, белешмә әдәбият.

10.Әдәби әсәрләр.

11.Эшләү Һәм саклар өчен җайланмалар.

12.Кабинетның мебеле.

13.Башка материаллар.

14.Папкалар.

15.Альбомнар.                            

16.Картиналар.                            

17.Таблицалар.  

18.Стендлар.

19.Рефератлар.

20.Вакытлы матбугат.

21. Портретлар

22. БДИ га әзерләнү өчен материаллар.

23. Олимпиадага әзерләү өчен материаллар.

24. Имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар.

Әдәбият кабинетының төзелеше:

1.

Җитәкче документаль материаллар

Законнар җыентыклары, карарлар, классик хезмәтләр һ.б.

2

Матур әдәбият

Әдәби әсәрләрнең оригиналь текстлары, хрестоматияләр

3

Әдәби тәнкыйть

Тәнкыйтьчеләр хезмәтләре, әдәбият тарихы буенча материаллар, дәреслекләр, әдәби истәлекләр, газета-журналларның еллык тупламалары һ.б.

4

Сынлы, график һәм музыкаль күрсәтмәлелек

Рәсем сәнгате әсәрләре, әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр, әдәби темаларга язылган картиналарның репродукцияләре, язучыларның портретлары, әдәби плакатлар, музыкаль әсәрләр җыентыклары

5

Аудиовидео әсбаплар, компьютер чаралары

Диафильм һәм диапозитивлар, магнитофон язмалары, грампластинка, кинофильм, видеокасеталар, видеодисклар, дискеталар,  интерактив дәреслекләр, мультимедиопрограммалар, электрон укыту ярдәмлекләре

6

Техник чаралар

Музыкаль үзәк, компьютер, проектор, интерактив такта һ.б.

7

Класстан тыш эш өчен материаллар

Класстан тыш уку өчен китаплар, туган якны өйрәнү өчен материаллар, укучылар төзегән альбомнар, рефератлар, түгәрәкләр Һәм кичәләр өчен материаллар һ.б

8

Укытучының эшен фәнни оештыру чаралары

Методик әдәбият, алдынгы тәжрибәне яктырткан материаллар, укучыларның иҗади эшләре, үрнәк сочинениеләр, сүзлекләр, вакытлы матбугат, картотека

9

Укучыларның белемен тикшерү өчен таратма материаллар

Индивидуаль-дифференцияле биремле карточкалар, тестлар, перфокарталар, контроль язма эш текстлары Һ.б.

10

Милли төбәк компонентларын дәрескә кертү чаралары

"Хәтер китабы", төбәк турында басылган язмалар, якташ әдипләрнең биографияләре, әсәрләре, фото һәм видеодокументлар Һ.б.

11

Ярдәмче җайланмалар

Мебель, стендлар, күрсәтмә әсбапларны саклау өчен җайланмалар

Дәрестән тыш эшләрне психологик-педагогик анализлауның якынча тәртибе.

1. Мәктәп, сыйныф, эшнең төре.

2. Теманың педагогик нигезләнүе (ни өчен бу мероприятие тәрбия планына кертелгән, аның яшь үзенчәлекләренә туры килүе).

3. Эшнең максаты һәм бурычлары.

4. Бу чараны әзерләүгә укучыларның катнашу дәрәҗәсе.

5. Эшнең эчтәлеге һәм үткәрелү методикасы:

1) эчтәлекнең куелган максатка туры килүе;

2) сайланылган материалның танып-белү һәм тәрбияви кыйммәте;

3) укучыларның кызыксынуы, кичерешләре, активлыгы;

4) кулланылган метод һәм алымнар, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе;

5) күтәрелгән мәсьәләләрнең тирә-як мохит һәм сыйныф проблемалары белән тәңгәл килүе.

6. Мероприятие үткәрүченең шәхси үзенчәлекләре: ышандыру көче, кичерешләре, укучылар белән контакты, үз укучыларын, аларның эш-гамәлләрен аңлавы.

7. Үткәрелгән эшнең педагогик кыйммәте, коллективны ныгытудагы, сыйныфта мөнәсәбәтләрне яхшыртудагы әһәмияте.

8. Чараны үткәргәндәге җитешсезлекләр, аларны бетерү юллары.

9. Чараны әзерләгәндә һәм үткәргәндә кулланылган әдәбият.

Файдаланган әдәбият исемлеге.

  1. Вәлиева Ф.С.,. Саттаров Г.Ф “Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”, “Раннур”, 2000.
  2. Харрасов Ф.Ф. “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре”, “Мәгариф”, 2002.
  3. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5 – 11 нче сыйныфлар.
  4. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5 – 11 нче сыйныфлар, 2000.
  5. Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. “Мәктәптә фәнни тикшерүләр белән идарә итү”.
  6. Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. “Педагогик эшчәнлеккә экспертиза”.
  7. Заһидуллина Д.Ф. “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”, Мәгариф, 2000.
  8. Заһидуллина Д.Ф. “Әдәби әсәргә анализ ясау “Мәгариф”, 2005.
  9. Хатипов Ф. “Әдәбият теориясе”, “Мәгариф”, 2000.
  10. Мөхиярова Р.Х. “Татар теле һәм әдәбияты  белгечлеге буенча педагогик практика”, Казан, 2003.
  11. “Мәгариф” журналы № 5, 2004, Р.Хәйдәрова “Дәрес анализы”.
  12. “Мәгариф” журналы № 4, 1996 ел, 2000 № 4.
  13. “Мәгариф” № 2, 2004.
  14. Хәбибуллина З.Н. “Сочинение язарга өйрәнәбез”.

Өстәмәләр өчен.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Өстәмәләр өчен.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Приложение 5. Рекомендуемый комплекс упражнений гимнастики глаз 1. Быстро поморгать, закрыть глаза и посидеть спокойно, медленно считая до 5. Повторять 4-5 раз. 2. Крепко зажмурить глаза (считать до 3, открыть их и посмотреть вдаль (считать до 5). Повторять 4-5 раз. 3. Вытянуть правую руку вперед. Следить глазами, не поворачивая головы, за медленными движениями указательного пальца вытянутой руки влево и вправо, вверх и вниз. Повторять 4-5 раз. 4. Посмотреть на указательный палец вытянутой руки на счет 1-4, потом перенести взор вдаль на счет 1-6. Повторять 4-5 раз. 5. В среднем темпе проделать 3-4 круговых движения глазами в правую сторону, столько же в левую сторону. Расслабив глазные мышцы, посмотреть вдаль на счет 1-6. Повторять 1-2 раза.

Слайд 3

ФМ для улучшения мозгового кровообращения : 1. Исходное положение (далее - и.п.) - сидя на стуле. 1-2 - отвести голову назад и плавно наклонить назад, 3-4 - голову наклонить вперед, плечи не поднимать. Повторить 4-6 раз. Темп медленный. 2. И.п. - сидя, руки на поясе. 1 - поворот головы направо, 2 - и.п., 3 - поворот головы налево, 4 - и.п. Повторить 6-8 раз. Темп медленный. 3. И.п. - стоя или сидя, руки на поясе. 1 - махом левую руку занести через правое плечо, голову повернуть налево, 2 - и.п., 3-4 - то же правой рукой. Повторить 4-6 раз. Темп медленный.

Слайд 4

ФМ для снятия утомления с плечевого пояса и рук: 1. И.п. - стоя или сидя, руки на поясе. 1 - правую руку вперед, левую вверх. 2 - переменить положения рук. Повторить 3-4 раза, затем расслабленно опустить вниз и потрясти кистями, голову наклонить вперед. Темп средний. 2. И.п. - стоя или сидя, кисти тыльной стороной на поясе. 1-2 - свести локти вперед, голову наклонить вперед. 3-4 - локти назад, прогнуться. Повторить 6-8 раз, затем руки вниз и потрясти расслабленно. Темп медленный. 3. И.п. - сидя, руки вверх. 1 - сжать кисти в кулак, 2 - разжать кисти. Повторить 6-8 раз, затем руки расслабленно опустить вниз и потрясти кистями. Темп средний.

Слайд 5

ФМ для снятия утомления с туловища: 1. И.п. - стойка ноги врозь, руки за голову. 1 - резко повернуть таз направо. 2 - резко повернуть таз налево. Во время поворотов плечевой пояс оставить неподвижным. Повторить 6-8 раз. Темп средний. 2. И.п. - стойка ноги врозь, руки за голову. 1-5 - круговые движения тазом в одну сторону, 4-6 - то же в другую сторону, 7-8 - руки вниз и расслабленно потрясти кистями. Повторить 4-6 раз. Темп средний. 3. И.п. - стойка ноги врозь. 1-2 - наклон вперед, правая рука скользит вдоль ноги вниз, левая, сгибаясь, вдоль тела вверх, 3-4 - и.п., 5-8 - то же в другую сторону. Повторить 6-8 раз. Темп средний.

Слайд 6

Упражнение для мобилизации внимания И.п. - стоя, руки вдоль туловища. 1 - правую руку на пояс, 2 - левую руку на пояс, 3 - правую руку на плечо, 4 - левую руку на плечо, 5 - правую руку вверх, 6 - левую руку вверх, 7-8 - хлопки руками над головой, 9 - опустить левую руку на плечо, 10 - правую руку на плечо, 11 - левую руку на пояс, 12 - правую руку на пояс, 13-14 - хлопки руками по бедрам. Повторить 4-6 раз. Темп - 1 раз медленный, 2-3 раза - средний, 4-5 - быстрый, 6 - медленный.