Закирова Наиля Хамитовна

сайт педагога-организатора, библиотекаря школы

Ни шагу назад, ни шагу на месте, только вперед и только вместе

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: воспитание

Увлечения: садоводство

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Утар-Атынская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova-nailya-hamitovna
Воспитание - дело трудное, и улучшение его условий - одна из священных обязанностей каждого человека, ибо нет ничего более важного, как образование самого себя и своих ближних.
Сократ

Китап канатлы.

Син тудың. Син инде урамга йөгереп чыга башладың. Син тирә - юньгә исең китеп карыйсың. Бу кояш, бу агачлар, бу йолдызлар, бу ай, бу кошлар - синең өчен барысы да яңа, барысы да кызык. Әтиең сөйли, әниең сөйли, үзең дә күп нәрсәләрне күрә, ишетә, әкренләп дөнья таный башлыйсың.

Синең бик беләсең килә: таулар, диңгезләр, елгалар каян килеп чыкканнар соң? Моннан мең ел элек яшәгән кешеләр нишләп йөргәннәр? Син яшәгән авыл йөз ел элек булганмы? Ә менә синең баш очыннан очып узып киткән самолетларны кемнәр ясый? Шундый зур самолетлар ничек егылып төшмиләр? Ни өчен кешеләр элек әкияттә генә очканнар да, ни өчен бүген әкиятсез дә очып йөриләр? Боларның барсын да белү өчен сиңа китап актарырга туры киләчәк.

Ә кешеләр каян яралган? Сандугачлар, каргалар каян килеп чыккан? Ә ни очен Казанда,  Мәскәүдә кешеләр йоклап ятканда, Владивостокта инде күптән кояш чыккан була да кешеләр эшкә ашыгалар. Боларны белү өчен дә сезгә, укучылар, китап битләрен ачарга туры киләчәк.

Ә китап үзе каян килеп чыккан соң? Борынгы заманда ни өчен китапны чылбырлап куя торган булганнар? Ә таш китап турында сезнең ишеткәнегез бармы? Татар халкында: " Тузга язмаганны сөйләмә!" дигән сүз бар. Димәк, кайчандыр кешеләр каен тузына язганнар икән. Ә кәгазьне кемнәр кайчан уйлап тапкан?  .......

Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь ул. Яхшылал уйлап баксаң, китап - ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы дияр идем. Могҗиза, чөнки Пушкин үлгән, Тукай үлгән, бик күп язучыларыбыз инде юк. Шулай булса да, без бүгенге кешеләр, алар белән кара - каршы сөйлэшкән кебек сөйләшәбез, алар нинди уйлар белән яшәгәннәр, нинди хис - тойгылар белән янганнар, язып калдырылган китапларының битләрен ачып, без дә шул уйлар, шул хисләр белән янабыз... Моннан ничә мең еллар элек яшәгән борынгы Мисыр, Рим, Һинд язучылары, галимнәре буген безнең белән янәшә яшиләр, китаплары безнең алдыбызда...

Димәк, укучылар, китап миллионнарча буыннарның акыл, күңел җимешләрен безгә түкми - чәчми китереп җиткергән... Дәүләтләр яшәгән - беткән,  халыклар яшәгән сөяге дә калмаган. Ай калган, Кояш калган да китап калган.

Укучылар,  сез китапны иң якын дустыгыз итеп күрегез. Китап канатлы ул!  Канатына утыртып, сезне ул мең елга илтеп ташлый ала Анда сезне әллә кайчан үлеп беткән кешеләр белән таныштыра.    Китап сезне йөз елга алга алып китә ала. Анда сез кешелек дөньясының киләчәге белән таныша аласыз.

Китап әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. Китапны яратыгыз, укыгыз, аны һәрвакыт саклап, кадерләп тотыгыз!

 

О себе

Работаю библиотекарем школьной библиотеки и педагогом-организатором

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

З. Кадырова "Көтеп узган гомер", "Сагынырсың, мин булмам..", "Язмыш сынавы" и другие

Мой взгляд на мир

Учитель – это человек, который, в первую очередь, является примером для подражания. Первый учитель во всем должен быть идеальным для ребенка. Ведь именно с этого человека начинается его общение с внешним миром. От учителя зависит многое. Дети перенимают его манеру говорить, улыбаться, одеваться. Она как вторая мама – является идеалом женщины. Место учителя огромно в жизни его учеников.
Главная задача педагога – умение общаться с ребенком. Маленький человек всегда нуждается в понимании и поддержке взрослых. Учитель будет иметь огромный успех тогда, когда он найдет ключ к сердцу своих учеников.
Учитель должен учить детей не только тому, что указано в программе, он должен учить их жизни, раскрывать духовные ценности: доброту, милосердие, дружбу. Это действительно очень важно, нет ничего страшнее умнейшего человека с черствой душой. На мой взгляд, настоящий учитель должен по-настоящему любить свою профессию и понимать, что не бывает одинаковых учеников. Нужен индивидуальный подход к каждому ребенку. Учитель должен преподнести так свой предмет, чтобы каждый смог раскрыть в нем свои таланты и способности.

Моё портфолио

В портфолио содержатся реализованные проекты, участия в конкурсах. Здесь обобщены результаты моей работы и достижения учеников. Прилагаются документы, подтверждающие успехи данной деятельности - сертификаты, грамоты, благодарственные письма.

Добавить грамоту в портфолио