"Галстуклылар иле" программасы
материал по теме

Варислар белән эшләү өчен "Галстуклылар иле" программасы (стендка  материаллар)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galstuklylar_ile_program.stendka_material.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче тематик ел 

“МИНЕМ ГАИЛӘМ”.

Елның максатлары:

  1. Балалар оешмаларында күмәк эшләүнең перспективаларын балаларга ачу;
  2. Балаларга шәҗәрәләрен, гаилә традицияләрен яхшырак белергә өйрәтү, буыннар арасын  ныгыту өстендә эш алып бару;
  3. Җәмәгать активлыгының беренче тәҗрибәсен формалаштырырга булышу.

15 сентябрь  – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.

 1 октябрь –  Әбиләр һәм бабайлар көне.

 27 ноябрь –  Бөтендөнья Аналар Көне.

 15 май  –  Бөтендөнья Гаилә Көне.

Икенче тематик ел  

“МИНЕМ ТУГАН ЯГЫМ”.

Елның максатлары:

  1. Балалар оешмаларында күмәк эшләү тәҗрибәсен  формалаштыруны дәвам итү;
  2. Эзтабарларны үз җирлектәге истәлекле урыннар, туган як табигатенең  матурлыгы белән таныштыру;
  3. Башкаларга файда китерерлек эшләргә тарту.

      Уен-сәяхәт “Туган ягыңны ярат һәм бел!”

  22 декабрь  – Изге ният көне.

  21 март   – Нәүрүз бәйрәме, язны каршы    

  алу көне.

  22 апрель   – Бөтендөнья Җир Көне.

Өченче тематик ел

 “МИНЕМ ТАТАРСТАНЫМ”.

Елның максатлары:

  1. Балалар оешмалары эшләрендә теләп һәм аңлап катнашуны үстерү;
  2. Республика символикасын, аның мирасын һәм казанышларын пропагандалау;
  3. Урта яшьтәге мәктәп балалар оешмалары программаларында катнашуга әзерлекне формалаштыру.

 

15 сентябрь  – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.

Уен-сәяхәт “Минем Татарстаным”.

26 апрель  – Габдулла Тукай туган көне.


Беренче тематик ел

 “ГЕРОЙЛАРГА ТИГЕЗЛӘНҮ!”.

     Елның максатлары:

  1. Үз-үзеңә һәм башкаларга файдалы булган эшләрне планлаштырганда һәм башкаргандв балаларның мөстәкыйльлекләрен һәм җаваплыкларын үстерүне дәвам итү;
  2. Ватаныбыз тарихының героик битләре битләре белән, туган илне саклап калган авылдашлар белән таныштыру;
  3. Үз Ватаныбызны саклауның патриотик хисләрен формалаштыру, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан авылдашларга ярдәм итү.

15 сентябрь  – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.

 4 ноябрь –  Халык бердәмлеге көне. (Россия геройлары көне).

 9  декабрь –  Ватан геройлары көне.

15 февраль  –  Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. (Россия геройлары көне).

 9 май  – Җиңү бәйрәме.(Россия геройлары көне).

Икенче тематик ел

 “ ИГЕЛЕК  КЫЛУЧЫЛАР ИЛЕ”.

Елның максатлары:

  1. Социаль активлыкны үстерү, якын-тирәдәгеләргә булышырга әзерлек;
  2. Мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык традицияләрен үстерү һәм саклап калу;
  3. Буыннар элемтәсенең мөһимлеген аңлату.

15 сентябрь  – “Варислар” балалар оешмасының туган көне.

 1 октябрь –  Әбиләр һәм бабайлар көне.

22 декабрь  – Изге ниятләр көне.

22 апрель   – Бөтендөнья Җир Көне.

19 май  – Балалар оешмалары көне.

Өченче тематик ел 

“БЕЗНЕ БӨЕК ЭШЛӘР КӨТӘ!”

Елның максатлары:

  1. Катнашучыларны – Россиянең яшь гражданнары буларак кабул итү, аларның позицияләрен һәм статусларын булдыруда булышу;
  2. Россиянең ил буларак нигезләре белән танышу;
  3. Балаларны ил үсешенең социаль- экономик перспективаларын өйрәнүгә тарту, үсеп килүче җәмгыятьтә үз урыныңны табу.

 

  15 сентябрь  – “Варислар” балалар

  оешмасының туган көне.

  4 ноябрь –  Халык бердәмлеге көне.  

  (Россия геройлары көне).

  20 ноябрь  – Халыкара бала  

  хокуклары көне.

  26 апрель  – Габдулла Тукай туган  

   көне.

  15 май –  Бөтендөнья Гаилә Көне.