Әфганчылар көненә сбор
материал по теме

Әфганчылар көненә багышланган сбор сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon afgan_-sbor.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

“Әфган кызалаклары”.

Әфганстаннан совет гаскәрләре  чыгарылуга 19 ел тулуга багышланган сбор  сценариесе.

Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият: Вахит Имамовның “Әфган кызалаклары”, Әхәт Гаффарның “771 аршын җир”, Әфган сугышының хәтер китаплары.

План.

1. Исәнләшү.

2. Игътибарлылыкка уен.

3. Россиянең Әфганстанда 10 еллык  хәрби хәрәкәтләр  алып баруы турында сөйләү. Әңгәмә.

4. Якташ  Әфганчы егетләребез белән танышу, аларны хөрмәтли белү күнекмәләренә ия булу.

5. “Әфган  кызалаклары”.

6. Хәрби хәзерлек буенча конкурслар үткәрү.

7. Йомгаклау. Дружина җырын җырлап саубуллашу.

1 нче  укучы:

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде.

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы.

“Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы...

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

Аналарның йөрәк түзерме?!

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк –кулы кирәк идеме?!

Илдә нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?!

“Интернациональ бурыч” имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы” булып,

Әсирлектә...

Газап чигә кемнең башлары?!

Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә-

“Бурыч” түләр өчен түгелме?!

Хәрби кием кигән егет Луиза Батыр- Болгариның Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган “Кичер кайта алмавымны” җырын башкара.

Язмышымны белми

Озак  көткәнсеңдер.

Кайтыр, диеп,

Өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар

Килми идеме соң?

Гомер киселүен

Тели идемме соң?

Кушымта:

Кичер, әнкәй, мине,

Кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан

Кайта алмавымны...

Кичер, әнкәй, кичер

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны...

Сугыш фаҗигасен

Онытмасын еллар.

Язмышлары миндәй-

Миллионнар!

Барсын илгә бирдем,-

Күпме көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

Кушымта: шул ук.

Алып баручы: Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак. Быел 2008 нче елның 15 нче феврале- соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 19 ел. Әйе, моннан нәкъ 19 ел элек 1989 нчы елның 15 нче февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Хәер тәмамлана микән? Гомумән ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

2 нче укучы: Әфганстан. Бу ил турында сиксәненче елларда күпчелек кеше мәктәп дәреслекләрендәге кыска параграфлардан гына укып беләләр. Гомуми мәйданы 647 км булган илдә әле 1982 нче елда да автомобиль юллары нибары  18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре-терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

3 нче укучы: Менә шушы илдә 1978 нче елның 27 нче апрелендә милли демократик революция, ә чынында исә законлы властьне хәрби көчләр ярдәмендә  бәреп төшерү була.

4 нче укучы: Бөтен дөньяда тынычлык һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче Л.И.Брежнев Әфганстанга  совет гаскәрләре кертелү  турындагы хәбәрне үзәк телеведение буенча шәхсән үзе 1979 нчы елның 27 нче декабрендә игълан итә. Халык котычкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы пәрдә артына яшерелә.

5 нче укучы: 1980 нче елда Әфганстан җирендә- 1500 гә,сиксән бердә- 1300гә, ә сиксән икедә- 2000 гә  якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.

1982 нче елда Брежнев вафат була. Тик аннан соң идарә иткән Юрий Андропов, аннары Константин Чернинко да Әфган җирендәге канлы яуны туктатмыйлар. 1983 нче елда- 1500 гә, сиксән дүрттә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта. Ләкин ил башлыклары акылга килмиләр, ярымфеодаль, ярымкапиталистик дәүләткә социализм системасын көчләп күчереп утырту тәҗрибәсен дәвам итәләр.

6 нчы укучы: Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый, һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.

7 нче укучы: Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш” безнең халык өчен 15 меңгә якын  кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайта. Бу сугыш безнең ил өчен 60 миллиард сумлык акланмаган һәм кирәксез чыгым булып әверелә.

Татарстан Республикасы әфган сугышында 257 егетен югалтты. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”. Әфган “кызалаклары”...... 

Алып баручы:

Әфганстан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганына

Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә?

(“Солдатлар” җыры Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе яңгырый. Бер төркем егет җырлый – җырлый чыгып китә, кызлар, кулъяулык болгый-болгый, аларны озатып кала.)

Алып баручы:

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең- кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Шулар хөрмәтенә  1 минут тынлык.

Укучылар, Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл һәм мәңгелек ут янында чәчәкләр куялар).

8 нче укучы:

Күпме утлар-сулар кичмәдек без

Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап.

Туган илне сөю- сагнуларны

Йөрәк түрләрендә генә саклап.

Тарлавыклар, кыя-кичүләр

Төштәгедәй хәтерләрдә калды.

Газиз гомерләрне кыя-кыя

Өстебезгә үлем уты яуды.

Тир, каныбыз белән сугардык без

Чит-ят җирне, ялган хакны без хаклап.

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап

Башны салдык. Без бит бары солдат.

А.Б.: Хәлим, Ринат! Сез Әфганстан сугышында солдат бурычын намус белән үтәдегез.   Безнең максат әфганчы якташлар белән очрашу иде. Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сезнең укучыларга әйтер сүзләрегез бардыр.   Сүзне үзебезнең төбәктә туып-үскән, хәзерге вакытта Югары – Аты авылында яшәүче әфган сугышында катнашкан Вилданов Хәлим  һәм Нуриев Ринатка бирәбез .

9 нчы укучы: (егет).

Таулар-кыяларны кичәбез без,

Фляга буш. Корсак-шулай ук!

Ком шытырдый тешләр арасында

Ач буламы солдат? Солдат – тук!

Бердәнбер юл-алга солдат өчен

Чигенү юк! Соңгы сулышта

Тәмугына барып керәчәк ул,

Ватан кушса әгәр, ил кушса...

10 нчы укучы: (егет).

Кабул өсләрендә йолдыз яна

Минем белән бәхилләшкән сыман.

Нигә соң мин туган илдә түгел,

Чит туфракка ятып күзем йомам?

Соңгы сулыш. Соңгы тамчы каным

Ят туфракка, кыя ташка тама.

Зәңгәр йолдыз нуры бәхилләшеп,

Сүнеп бара мәчет- манарада.

Сүнә йодыз. Туган илдәй ерак.

Яшьле күзем белән калам озатып.

Бәхилләшәм якты дөнья белән.

Чит-ят җирдә, салкын карга ятып.

Җыр: “Ышанмыйм”.

Ана:

Бүген тагын килдем кабереңә

Туфрагыңа ачы яшь түгәм.

Баш очында үскән яшь юкәне

Төсең итеп иркәлим, үбәм.

Синең җаның мәллә - тургай сайрый.

Кыска булды гомерең, җыр сыман.

Шатлыкларым синең белән сүнде,

Йөрәгемә таудай моң сыйган.

Күптән инде кайтты иптәшләрең,

Сау калдырып әфган җирләрен.

...Яшь аналар иртә картаялар,

Чал толымнар баса иңнәрен.

11 нче укучы:(егет)

Кичерә күр, әнкәй язмыштан

Без җиңел юл өмет итмәдек.

Үлем килсә бастык йөзгә-йөз,

Чигенмәдек, качып китмәдек.

Үзебезгә тигән өлешне

Башкаларга бүләк итмәдек

Үзебезнең йөкне үзебез

Үтәселәр идек күтәреп.

Җибәрмәде әҗәл үткәреп...

Җыр: “Әфганстан”.

Алып баручы: Исән кайткан “әфганчылар” арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрендә һаман ышаныч юк.

Ә төннәрен кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була. Сүзне Арча районы Орнашбаш авылы егете  Гумеров Фәриткә бирәбез.  

Алып баручы: Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь-яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында мәңгелеккә

Күңелләргә - җанга уела торган.

А.Б.: Ватанны саклау гомер-гомергә ир-егетләрнең бурычы. Шуны истә тотып хәрби – хәзерлек дәресләрендә безнең мәктәптә хәрби – патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Ватанны саклаучыларны хәзерләү максатында  Ватаныбыз турында белемнәребезне арттырабыз. Төрле конкурсларда катнашабыз. Яңалыклар белән таныштырыла. Хәзерге вакытта  Армия  тормышында төрле үзгәрешләр бара. Бүген дә сезнең алда конкурслар күрсәтергә планлаштырдык.  

Конкурсларның ничек барганын билгеләү өчен жюри составы билгеләнә.  Жюри составына озак еллар хәрби - хәзерлек дәресләрен алып барган Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы  Илсум Хакимович, кунагыбыз Гумеров Фәрит, Вилданов Хәлим чакырыла.

1 нче конкурс: Медицина ярдәме күрсәтү.

 

Кул астындагы әйберләрне файдаланып кан киткәндә беренче ярдәм күрсәтү.(Беләзектән кан китә). Син нишләр идең?

Кирәкле әйберләр(бинт, жгут, кәгазь, ручка, этикетка язылырга тиеш).

Сөяк чыкканда, буын тартылганда (бинт, карлы пакет).

Беләк сөяге сынганда врачка кадәр 1 нче ярдәм.

Кирәкле әйберләр (катыргы кисәге, карлы пакет, бинт, косынка, аналгин.)

2 нче конкурс: Автомат сүтеп җыю.

3 нче конкурс: Отжимание.

4 нче конкурс: Противогаз киеп билгеле бер араны әйләнеп килергә.

Конкурслардан соң җиңүчеләргә бүләкләр бирелә.

Җыр: “Солдатта булган диләр”.

А.Б.       Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Яшьле күзләр карашында

        Катгый таләп:

                        Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

Дөньялар гел тыныч булсын,

Кояш һаман көлеп торсын,

Фирүзәдәй саф күк йөзен

Капламасын болыт.

Гомере булсын балаларның,

Нурлы йөзен аналарның

Кара кайгы көйдермәсен

Кара ялкын булып.

Күгәрченнәр очсын уйнап,

Дуслык йөрсен илләр буйлап,

Зәңгәр күктән, үлем түгел,

Нурлар яусын җиргә.

Яшьләр, кулга кул алышып,

Хезмәттә, җырда ярышып,

Килер көннәр каршысына

Атласыннар бергә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Формирование коммуникативной и социальной компетенций у обучающихся через применение методики коммунарского сбора"

С данной статьей я принимал участие во Всероссийском фестивале "Открытый урок 2009". В статье раскрываются особенности применения методики коммунарского сбора, организации сотрудничества со студенческ...

сбор детской организации

Сценарий  сбора детской организации «Новое поколение»  - «Моя Родина – Россия» с презентацией...

Информационно - исследовательский проект "Исследование проблемы сбора и переработки бытового мусора в мире".

Оценить масштабы накопления бытового домашнего мусора. Вычислить масштабы накопления мусора в мире....

Урок повторения и изучения нового материала в 8 классе по теме: «Сбор и анализ статистических данных»

Урок  повторения и изучения нового материала в 8 классе по теме: «Сбор и анализ статистических данных»...

Составление, сбор данных для выполнения проекта. Сбор литературы.

Оценить свои возможности в проектной деятельности. Разработать проект. Выполнить практическую работу (изготовить изделие). Защитить проект.                 ...

Әфганчылар. Класс сәгате

Дәреснең максаты:Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга к...

Баулы районы Татар Кандызы "әфганчылары"

Безнең авылда туып-үскән "әфганчылар" турында...