Әфганчылар. Класс сәгате
план-конспект урока (8 класс) по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Дәреснең максаты:Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият: Вахит Имамов «Әфган кызалаклары», ноутбук.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgan_achyk_dres.docx18.54 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең максаты:Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият: Вахит Имамов «Әфган кызалаклары», ноутбук.

Дәрес барышы:

1. Укытучы:дөнья бер вакытта да тыныч тормаган. Әле анда әле монда кабынып киткән сугыш учаклары бозган аның тынычлыгын. Безнең көннәргә якыная борган саен сугышлар дәһшәтлерәк була бара, үз тырнагына тагын да күбрәк корбаннарны ала. Берсе тынарга да өлгерми икенчесе кабынып китә. Безнең илебез дә азат түгел мондый сугышлардан.

1979 ел 27 декабрь. Тагын хәсрәт килде аналарга.Бу юлы хәсрәт җиле Әфганстан ягыннан исте. Бу сугыш 9 ел 7 атна дәвам итте. Әфганстан йөрәкләрдә мәңге төзәлмәслек яра булып калды. Моннан 17 ел элек, 1989 елның 15 февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән "тантаналы марш” тәмамлана. Ләкин тәмамлана микән? Әйдәгез тарихка-артка борылып карыйк. Ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?

Әфганстан. Гомуми мәйданы 647мең кв. км. булган бу илдә әле 1982 нче елда автомобиль юллары нибары 18 мең км тәшкил итә.Илдә тимер юл бөтенләй булмый. 16 млн. халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре- терлекчелек. Кеше гомерен тиеннәр белән генә үлчиләр. Нигездә феодолизм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәтләр кереп кенә килә. Менә шушы илдә 1978 елның 27 апрелендә, Брежнев чоры сәясәтчеләре әйткәнчә, милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьны хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була.Президент кәнәфиенә халык-демократик партиясенең Генераль Секретаре Нур Мөхәммәт Тәррәкый утыра. Ил Әфганстан Демократик Республикасы дип игълан ителә. Ләкин бу революция түгел, ә бәлки фетнә генә була. Безнең хөкүмәт моны революция дип бәяли.Тәрракый хөкүмәте белән шундук дуслык җепләре урнаштырыла, матди, техник, икътисадый ярдәм күрсәтелә. Ләкин Тәрракый тантанасы озак дәвам итми. 1979 нчы елның февралендә Әмин җитәкләгән көчләр Тәрракый диктатурасына каршы баш күтәрә. Тәрракый үтерелә. Президент кәнәфиенә Әмин утыра.Ил ике лагерьга бүленә, гражданнар сугышы башлана. Әмин безнең ил җитәкчелеген хафага төшерә.

Бу вакытта Мәскүдә Тәрракый үтерелгәннән соң Әфганстан халык-демократик партиясе Генераль секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән Бабрак Кармаль сыену урыны таба. 73 яшьлек Брежнев илнең Югары Советы һәм хөкүмәт әгъзалары белән киңәшләшеп торуны да кирәк тапмыйча, Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декаберендә үзәк телевидение аша үзе игълан итә. Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы һәлак була. Мәскәү куйган бурыч үтәлә. Безнең гаскәрләр Кабулга керәләр, президент сараен штурмлыйлар, Әмин үтерелә. Мәскәүдән совет гаскәре белән кайткан Бабрак Кармаль үзен ил башлыгы дип игълан итә. Кармаль бу урында озак утыра алмый. 1980 нче елның февраль аенда Кабулның үзендә олы фетнә башлана һәм безнең десантчылар ротасын юкка чыгара. 1980 елда Әфганстан җирендә-1500гә, 1981 дә-1300гә, 1982 дә-2000гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә. 1982 нче елда Брежнев вафат була. Аннан соң идарә иткән Андропов.та, аннары Чернинко да бу канлы яуны туктатмыйлар. 1983 елда-1500гә, 1984-тә 2400гә якын сугышчы туган туфрагына кургаш кафенлеккә төренеп кайта. Бары тик 1988 елның 15 маенда гына Әфганстандагы гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый, ә 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфган чиген атлап чыга. Бу сугыш безгә 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы. 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайта. Илебез бу сугыш өчен 60 миллиард сум акча тота. 

Безнең җирлектән Әфганистанга егетләр җибәрелә.Менә алар:

Хөсәенов Раил Мансур улы

1960 нчы елда Чишмәбашавылында туган.

1980 – 1982 нче елларда Әфганстанда хезмәт итә.

Галимарданов Флүс Назиф улы

1964 нче елда Чишмәбаш авылында туган. 1984 – 1986 нчы  елларда Әфганстанда хезмәт итә.

Гәлләмов Илсур Фәрит улы

1965 нче елда Чиялек авылында туган.

1985 – 1987 нче елларда Әфганстанда хезмәт

Фаррахов Рим Өлфәт улы

1968 нче елда Чишмәбаш авылында туган.

1985 – 1987 нче елларда Әфганстанда хезмәт итә.

Фаррахов Рамиль Госсам улы

1961 нче елда Иске Байсар авылында туган.

1981 нче елда Әфганстанда һәлак була

. Фаррахов Рамиль, Мәккия апа белән Госсам абыйлар                            гаиләсендә 2 нче бала                             булып, 1961 елда дөньяга                             килә. 1968 нче елда Байсар урта мәктәбенең I классына укырга керә һәм 1978 нче елда уңышлы гына тәмамлый.Укыганда спорт ярышларында актив катнаша. Урта мәктәптән соң шофёрлар курсын тәмамлый. 1979 елда армия сафларына алына. Ике ел Әфганстанда барган сугышларда катнаша. Хезмәт срогы туларга санаулы көннәр генә калганда гаделсез сугышта һәлак була. 1981 нче елда туган авыл зиратына алып кайтып җирлиләр. (Мәккия апа турында сөйләү.)

Бәете белән таныштыру.

2. В. Имамовның “Әфган кызалаклары” китабы белән танышу.

3.  “Әфган җиле” җырын тыңлау.

4. Фаррахов Рамил каберенә венок салырга бару.

Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Класс сәгате.

Укытучылар өчен ярдәмлек....

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Класс сәгате эшкәртмәсе

Тормыш матур - күрә белсәң,Тормыш матур - яши белсән!...

Җиңү көнен билгеләп үтү өчен класс сәгате сценарие

Һәр язда халкыбыз Бөек җиңү көнен билгеләп үтә. Мәктәбебездә дә төрле чаралар оештырыла, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә....

Класс сәгате "Туган ягым"

Туган төбәк-Апас төбәгенә багышланган класс сәгате...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...