Закирова Кадрия Наилевна

И туган тел, иң матур тел, әнкәм-әткәмнең теле!

Без булдырабыз!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Люблю читать класическую литературу

Увлечения: регулярно посещаю плавательный бассейн

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Арск

Место работы: АСОШ №1 им.В.Ф.Ежкова

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova12345
Кем эшлэми , шул ашамый!
Татар халык мәкале.

Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.

Балачакның барлык шатлыкларын,

Ачышларын алып килдең син,

Сукмакларың илтә киләчәккә-

Бик кирәкле белем бирдең син.

Ике катлы иркен бу бинада

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Ничә тапкыр безне тезгенләде,

Ничә тапкыр безгә елмайды.

Хушлашсак та синең белән, йөрәк

Һаман сыкрый, һаман сагына,

Каерылып карыйм киткән чакта

Яшьлек илем- мәктәп ягына.

Хыялымда көтәм: шул дөньяга

Кабат кайтыр көнем җитәр лә!

Мин үтәрмен якты классларга

Яңа шәкертләрне җитәкләп.  

 

*Укыт,чөнки син –укытучы.

 

*Гаеп такма,ягъни хөкем итмә, чөнки син -судья түгел.

 

*Хезмәттәшләреңнең һәрберсен һәм һәр төрлесен ярат.

 

*Башка фәннәрне дә үзең укыткан фән кебек ярат.

 

*Түрәләрнең сине “үз кеше” итүеннән читләш,ләкин мәрхәмәт күрсәтүеннән йөз чөермә.

 

*Түрәләр ачулануын исәпкә ал, ләкин йөрәгеңә якын кабул итмә.

 

*Укучыларның әти-әниләре белән әңгәмә корганда, алардан акыллырак булып күренергә омтылма.

 

*Беркемнән дә түземсезлек белән рәхмәт көтмә.

 

*Укучыларның сине яратуына башың әйләнмәсен.чөнки киләчәктә аларның башка укытучылары, синең башка укучыларың булачак.

 

*Укучыларның язмышына алдан күрәзәлек итмә,чөнки сиңа, алар белән киләчәктә нәрсә буласын һәм нәрсә булмасын белү сәләте бирелмәгән.

О себе

Үткәндә матур мизгелләр дә, кайгы-хәсрәтләр дә булды. Халыкча итеп әйтсәк, тормыш бер алдын, бер артын күрсәтте. Яшьлегем бик күңелле үтте. Язмышымнан канәгатьмен. Әгәр тормышымда ялгышларым булган икән, анысына бары үзем генә гаепле. Тәкъдирдә язылган дигән нәрсәгә ышанмыйм. Язылгандыр ул, әмма аны сизә-тоя, ишетә белергә дә кирәк. Кайвакытта без аны ишетми, күрми калабыз. Шул вакытта ялгышлар да эшләп куябыз.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Баширов "Җидегән чишмә".

Г.Баширов "Туган ягым-яшел бишек".

Аяз Гыйләҗев "Яра".

Мой взгляд на мир

БАСКЫЧЛАР(Ренат Харис)

Без,
Нәрсә генә ясасак та,
Нәрсә генә эшләсәк тә,
Үзебезгә баскыч төзибез.
Басмалары буйлап
Йортлар, юллар сала-сала,
Хәнҗәр безенә баса-баса,
Күкрәк белән дотлар каплый-каплый,
Шахталарда шартлый-шартлый,
Космик корабларда яна-яна,
Ак кәгазьгә канлы шигырь булып тама-тама,
Әкрен генә
Өскә ашабыз,
Тырыша-тырмаша
Хыялыбызга якынлашабыз.
Без калдырган
Агач, таш, сүз, нур баскычлардан,
Безнең эзләргә баса-баса,
Безнең варисларга төшә
Табигатьнең ачылып китеп
Бәхеткә әверелгән сихри сере.
Без баскыч басмаларында гына
Бәхет белән очрашабыз!
Баскыч басмаларында гына
Кеше тере!

Моё портфолио

 

*Укыт,чөнки син –укытучы.

 

*Гаеп такма,ягъни хөкем итмә, чөнки син -судья түгел.

 

*Хезмәттәшләреңнең һәрберсен һәм һәр төрлесен ярат.

 

*Башка фәннәрне дә үзең укыткан фән кебек ярат.

 

*Түрәләрнең сине “үз кеше” итүеннән читләш,ләкин мәрхәмәт күрсәтүеннән йөз чөермә.

 

*Түрәләр ачулануын исәпкә ал, ләкин йөрәгеңә якын кабул итмә.

 

*Укучыларның әти-әниләре белән әңгәмә корганда, алардан акыллырак булып күренергә омтылма.

 

*Беркемнән дә түземсезлек белән рәхмәт көтмә.

 

*Укучыларның сине яратуына башың әйләнмәсен.чөнки киләчәктә аларның башка укытучылары, синең башка укучыларың булачак.

 

*Укучыларның язмышына алдан күрәзәлек итмә,чөнки сиңа, алар белән киләчәктә нәрсә буласын һәм нәрсә булмасын белү сәләте бирелмәгән.

Без булдырабыз!

Добавить грамоту в портфолио