Эш программасы.(8 нче сыйныф әдәбият)
рабочая программа (8 класс) на тему

Закирова Кадрия Наилевна

Аңлатма язуы.

Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максатлары

-        татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар хал­кының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчә­лекләре белән таныштыру;

-        укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатын яхшырту;

-        татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирү;

-        гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксы­нуларын арттыру;

-        танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;

-        вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_nche_klass_dbiyat.doc128 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максатлары

  • татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;
  • укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатын яхшырту;
  • татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирү;
  • гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;
  • танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;
  • вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

Норматив документлар

 Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь)

 4. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар, Р.З. Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

5. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми    белем учреждениесе  “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.

6. 2014/2015 нче уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта (рус төркеме) татар әдәбияты дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән.

Эчтәлек

Күп укыган күп белер – 7 сәгать

К. Насыйри. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Әбүгалисинә” хикәясе.

В.Нуриевнең “Өлгерәм әле” хикәясе.

Л.Лерон “Пирамида” әсәре.

Мин һәм минем яшьтәшләрем - 9 сәгать

Н.Гыйматдинова.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Болын патшасы” әсәре. Ш.Галиев.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Безнең йорт малайлары” һәм “Ялгыш адым” шигырьләре. Ф.Шәфигуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Әнфисә кемгә елмая?” хикәясе. Р Миңнуллин “Подъезддагы язулар” шигыре.Фразеологик берәмлек төшенчәсе.Ф.Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Җилкәннәр җилдә сынала” хикәясе.

Ялган нинди төстә? – 3 сәгать

Кадыйр Даянның “Өзелгән чәчәкләр” хикәясе.

М.Галиевның “Җиңәсем килде” хикәясе.

А.Алиш. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.  “Алдакчы Наил” хикәясе.

Бәхет кайда була? – 4 сәгать

Нәби Дәүли. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.  “Бәхет кайда була?” шигыре. “Хезмәткә – хөрмәт” тексты.

Дәрдемәнд. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Бер хәзинә” хикәясе.  

Роберт Миңнуллинның “Кирәк” шигырен уку.

Үткәннәрне онытма син! – 3 сәгать

Р.Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Онытма син!”

  Татар халык авыз иҗаты. Легенда һәм риваятьләр.

Татар халкының күренекле әдипләре турында истәлекләр – 9 сәгать

Г. Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.   “Исемдә калганнар” хикәясе, “Су анасы” шигыре.

Г.Ибраһимов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.  “Алмачуар” хикәясе.

8 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

8 нче сыйныф укучысының татар әдәбиятыннан

белем һәм күнекмәләренә төп  таләпләр

Тыңлап аңлау. 3 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу;  диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

Диалогик сөйләм. Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу;.кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш)

Монологик сөйләм.Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу;

сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлегенэзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

Уку.Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны табып әйтә алу; шигырьне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле сөйли белү.

Язу.Лексик темага караган бәйләнешле текст яза алу; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген яза алу; бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләрне (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) яза алу.

Уку материалының төп бүлекләрен планлаштыру

        Төп бүлекләр

Барлыгы

Теоретик

материал

Класстан тыш уку

Сөйләм телен үстерү

Административ контроль эш

1

Күп укыган күп белер

7

5

2

2

Мин һәм минем яшьтәшләрем

9

7

1

1

3

Ялган нинди төстә?

3

3

4

Бәхет кайда була?

4

3

1

5

Үткәннәрне онытма син!

3

2

1

6

Татар халкының күренекле әдипләре турында истәлекләр

9

8

1

7

Барлыгы

35

28

1

5

1

Календарь – тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План

Факт

Күп укыган  күп белер – 7 сәгать

1

Сөйләм теле үстерү. “Мәктәп еллары”

Р.Вәлиева “Мәктәбем”

1

2

Каюм Насыйриның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты

1

3

К.Насыйри “Гыйлем эзләп ерак юлга”

1

4

К.Насыйри “Әбүгалисина”

1

5

В.Нуриев “Өлгерәм әле”. (1 бүлек)

1

6

В.Нуриев “Өлгерәм әле”. (2 бүлек)

1

7

Сөйләм теле үстерү. “Тырышып укырга кирәк!”Л.Лерон “Пирамида”

1

Мин һәм минем яшьтәшләрем -  9 сәгать

8

Н.Гыйматдинова “Болын патшасы” 1,2 бүл.

1

9

Н.Гыйматдинова “Болын патшасы”(соңгы бүл.)

1

10

Ш Галиев.”Безнең йорт малайлары”, “Ялгыш адым”

1

11

Класстан тыш уку.Дуслык турында әсәрләргә күзәтү

1

12

Ф.Шәфигуллин “Әнфисә кемгә елмая?”

1

13

Р Миңнуллин “Подъезддагы язулар”

1

14

Ф.Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

15

I яртыеллык өчен административ контроль эш.

1

16

Хаталар өстендә эш. Фразеологик берәмлек төшенчәсе. Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”

1

Ялган нинди төстә?- 3 сәгать

17

К.Даян. “Өзелгән чәчәкләр”

1

18

М.Галиев “Җиңәсем килде”

1

19

А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты. "Алдакчы Наил" хикәясе

1

Бәхет кайда була? – 4 сәгать

20

Н.Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты. "Бәхет кайда була?" шигыре

1

21

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты.  "Бер хәзинә" хикәясе

1

22

Н.Дәүли “Хезмәткә-хөрмәт”, Роберт Миңнуллинның “Кирәк” шигыре

1

23

Сөйләм теле үстерү."Кеше хезмәтенә - хөрмәт"

1

Үткәннәрне онытма син! – 3 сәгать

24

Р.Фәйзуллин “Онытма син!”

1

25

Татар халык авыз иҗаты.

1

26

Сөйләм теле үстерү.Әкиятләр, табышмак, бәетләр

1

Татар халкының күренекле әдипләре турында истәлекләр –9сәгать

27

Г.Тукайның  тормыш юлы һәм иҗаты

1

28

Г.Тукай. “Исемдә калганнар”

1

29

Г.Тукай. “Асрарга бала бирәм”

1

30

Г.Тукай. “Су анасы”

1

31

Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты.  “Алмачуар” хикәясенең 1-бүлеге

1

32

Г.Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясенең 2 нче бүлеге

1

33

Г.Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясенең соңгы бүлеге

1

34

Хаталар өстендә эш. Класстан тыш уку. Ә.Гаффар. “Болытлардан эзләгез мине!”

1

35

8 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп

кабатлау. Йомгаклау.

1

Укытуның методик тәэмин ителеше

Укыту - методик әдәбият:

1. Дәреслек:  Хәйдәрова Р.З.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы  өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2008.  

2. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

Электрон ресурслар исемлеге:

Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары

Өстәмә әдәбият

  1. Гыйләҗетдинова А.И. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2004.
  2. Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): Рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф, 2005.
  3. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся./Авт.-сост. Р.С.Нурмухаметова. – Изд. 2-е, испр. и доп. – Казань: Гыйлем, 2008.
  4. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең V-IX сыйныфлары өчен ярдәмлек). – Казан: Гыйлем, 2009.
  5. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М.  Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 8 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы. 2010.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программасы 9 нчы сыйныф

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту программалары”на...

Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...

Татар теленнән эш программасы (3 нче сыйныф)

Татар теленнән эш программасы (3 нче сыйныф)...

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныф(рус төркеме). Дәреслек Хайдарова Р.З.

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З....

Татар теленнән эш программасы 9 нчы сыйныф

Татар теленнән эш программасы9 нчы сыйныф...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект

11 нче сыйныф әдәбият дәреслеге буенча конспект...