Татар теленнән эш программасы 9 нчы сыйныф
календарно-тематическое планирование (9 класс) на тему

Татар теленнән эш программасы

9 нчы сыйныф 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9kl_tat.doc298 КБ

Предварительный просмотр:

 

Татар теленнән эш программасы

9 нчы сыйныф

(68 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия Федерациясенең Конституциясе(26,68 м.);Татарстан Республикасының Конституциясе (8 м.) “ Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы  Федераль Законы №273-ФЗ(Федераль закондагы үзгәрешләрне  исәпкә алып, 3 февраль 2014 ел,№11-ФЗ,15-ФЗ), Татарстанның “Мәгариф турында”гы Законы, №68-3РТ22 июль,2013 ел, 8м., Татарстан  Мәгариф  һәм фән Министрлыгының  рус мәктәпләрдәге  татар  төркеме укучыларына татар теленнән гомуми  белем бирүнең  дәүләт стандарты (2008) салынды ;”Россия Федерациясе халыкларының   телләре турында”законы (24 июль ,1998 ел,№126-ФЗ;Россия Федерациясенең милли мәгариф сәяси концепциясе  (3август,2006 ел, №201); ”Татарстан  Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында “ Татарстан Республикасы Законына (8июль 1992 ел №1560-XII (03.03.2012);”2014-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк”-“Будущее);”2014-2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм үстерү” буенча программасы), “ Татарстан Республикасында 2014-2020 нче елларга мәгариф һәм фәнне үстерү” дәүләт программасына;“Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм   әдәбиятыннан үрнәк программалар укыту программалар” га (төзүче авторлары: Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011), “Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова; Татарстан республикасы  Әлмәт муниципаль районының  муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе  “2 нче  урта гомуми белем мәктәбе”нең   укыту планына(2014-2015 уку елы өчен) һәм мәктәпнең   «Положение о рабочей программе» локаль актына  нигезләнеп төзедем.

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

        

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

   Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

    Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

    Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

    Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

    Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

   Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

   Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.  Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

 Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

  Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

  Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

  Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

   

Атнага       -   2 сәгать

Чиреккә    -   16-16-20-16 сәгать

Елга           -   68 сәгать

Программаның эчтәлек һәм гамәли өлешләре материалны берләштерү исәбенә үтәлә

№  п/п

Бүлек исеме

Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

1

Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

1

2

Кушма җөмлә турындагы гомуми төшенчә.

Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

1

3.

Кушма җөмлә төрләре

Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат.

25

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр.  Алар янында тыныш билгеләре

Теркәгечсез  тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш бигеләре

Күп тезмәле кушма җөмлә.

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат.

Аналитик иярченле кушма җөмләләр.

Синтетик иярченле кушма җөмләләр.

Сочинение

Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Татар һәм рус телләрендә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.Кабатлау.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

        

Җөмлә  кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә бәйләнеше.

Сочинение

Иярчен  ия җөмләләр.

Иярчен  хәбәр җөмләләр

Белдерү язу

Диктант

Иярчен аергыч җөмләләр.

 Иярчен   тәмамлык җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен вакыт җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен урын  җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен  рәвеш җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен   күләм җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен сәбәп,иярчен максат җөмләләр

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен шарт,иярчен кире җөмләләр

Иярченле кушма җөмләлр янында тыныш билгеләре.

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау.

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Контроль диктант

(Контроль)

3.

Текст һәм пунктуация.

Текст турында гомуми төшенчә

4

Туры һәм кыек сөйләм.Алар янында тыныш билгеләре.

Туры һәм кыек сөйләм.Алар янында тыныш билгеләре.

Текст һәм пунктуация  темаларын гомумилщштереп кабатлау.

Контроль изложение

4.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

4

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

5.

Стилисика һәм сөйләм культурасы

Сөйләмә стиль.

12

Язма сөйләм стильләре:фәнни,рәсми,эпистоляр,публицистик стильләр.

Язма сөйләм стильләре:фәнни,рәсми,эпистоляр,публицистик стильләр

Контроль сочинение

Матур әдәбият стиле.Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Матур әдәбият стиле.Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре

Стилистик хаталар.

Сөйләм культурасы.

Сөйләм культурасы.

Әдәби сөйләмнең төп билгеләре:дөрес, ачык,эзлекле,сәнгатьле,аһәңле,җыйнак,матур яңгырашлы сөйләм.

Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы.

Сөйләмдә калькаларны куллану.

Стилистика һәм сөйләм культурасы темасын гомумиләштереп кабатлау.

6.

5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография.

8

Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография.

Лексикология.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Диктант  

Морфология.

Синтаксис һәм пунктуация.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

  Сочинение  

7.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Тикшерү диктанты

13

9 нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар.(4)

Сочинение (7)

Яраткан шагыйреңнең иҗатына кыскача күзәтү ясау.

Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.

Контроль эшләр

№ п/п

Бүлек исеме

Контроль эшләр

1

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

Кереш диктант

Кушма җөмлә төрләре

Сочинение

Диктант

Сочинение

Диктант

Сочинение

Текст һәм пунктуация

Кон.изложение

Синтаксис

Кон.сочинение

Изложение

Стилисика һәм сөйләм культурасы

Сочинение

Кон.сочинение

5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Диктант

Кон.диктант

Сочинение

Барлыгы-14(5)

Соч-7(2);диктант 5(2);изложение-2(1)

14 (5)

Контроль эшләр  графигы

№ п/п

Тема

Контроль эшләр

дата

1

 Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

Кереш диктант

08.09

2

Текст һәм пунктуация

Кон.изложение

26.01

3

Синтаксис

Кон.сочинение

02.02

4

Стилисика һәм сөйләм культурасы

Кон. сочинение

09.04

5

5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Кон.диктант

04.05

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы  укучыларның белем,осталык һәм күнекмәләренә таләпләр.

Фонетика

  • Сузык һәм тартык авазларның классификациясен ,сингармонизм законын,аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.
  • Татар телендә иҗек калыплары,сүзләрне дөрес басым белән әйтү.Җөмләләрдә  логик басымны дөрес билгеләү,тиешле интонация белән сөйләү.
  • Аваз һәм хәрефләрне аера белү.Алфавитны истә калдыру.
  • Сүзләргә фонетик анализ ясау.
  • Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.

Лексикология һәм фразеология:

  • татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы,кулланылуы йлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү
  • сүзләрне  һәм фразеологизмнарны урынлы куллану,аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү.Омоним,синоним,антоним сүзләрне дөрес куллану.
  • Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.
  • Сүз төзелеше  һәм сүз ясалышы:
  • Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү.Тамырдаш сүзләр табу.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
  • Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
  • Морфология
  • Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе,морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү.Морфологик  анализ ясау.
  • Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү.Сүз төркемнәренең төрле ысуллары белән ясалышын белү.

Синтаксис

  • Сүзтезмәләргә,гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.
  • Сүзтезмәне җөмләдән аера белү.Сүз төркеме белән төмлә кисәген дөрес билгеләү.
  • Аерымланган җөмлә кисәкләре,эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү.
  • Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану,алар кергән җөмләләр төзү
  • Кушма җөмләләрнең схемасын төзү.
  • Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү.Аның стилен дөрес билгеләү.
  • Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү.
  • Пунктуация :
  • Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу.Бирелгән төмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.
  • Диалог,туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.
  • Сөйләм эшчәнлеге
  • Укучыларнның үз тәҗрибәсеннән чыгып,диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
  • Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү,планын төзү.
  • Бирелгән план буенча сочинение язу.
  • Әдәби геройларны сурәтләп бирү
  • Караган спектакль буенча хикәя төзү(телдән яки язма)
  • Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу
  • Эш кәгазьләреннән гариза,белдерү,ышаныч кәгазе һ.б. язу.
  • Якын дустыңа яки туганыңа хат язу
  • Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.
  • Сочинение элементлары булган изложениеләр язу.
  • Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстны төзәтү.
  • Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү

Укыту – методик комплекты

  1. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар  теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалар  ”   (Ч.М.Харисова,К.С.Фәтхуллова,З.Н.Хәбибуллина. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2011)
  2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Казан, 2008.)
  3. 9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов -  Казан, “Мәгариф” , 2011)
  4. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.
  5. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.
  6. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000

Тематик план

Дәрес темасы(дәрес тибы)

Сәгать саны

Эчтәлекнең мәҗбүри элементы

Укучыларның әзерлегенә таләпләр.(Көтелгән нәтиҗә.)

Контроль төре.

Укыту эчтәлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

План   факт

1

Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. (Кабатлау, белемнәрне системага салу дәресе)

1

Укчыларның синтаксис буенча өйрәнгән белемнәрен камилләштерү

Әйтү максаты ягынна җөмлә төрләрен, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, тиңдәш кисәкләрне, аерымланган кисәкләре, модаль кисәкләре һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышын    искә төшерү

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү.

01.09

2

Кушма җөмлә турындагы гомуми төшенчә. (Кабатлау, белемнәрне системага салу дәресе)

1

Кушма җөмлә турындагы гомуми төшенчә бирү

Бер составлы һәм ике  составлы җөмләләр, тулы һәм ким җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләр, туры һәм кыек сөйләм, һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышын  искә төшерү

.

Күнегүләр эшләү, мөст.эш, тикшерү, хаталарны төзәтү.

04.09

3

Тикшерү диктанты

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Диктант язу

Кереш диктант

Диктант язу

08.09

Кушма җөмлә төрләре (25 сәг)

4

Хаталар өстендә эш.

Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат.Теркәгеч ле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү

Кушма җөмләнең ике яки берничә гади җөмләдән торуы, гади җөмләдән төзелешләре белән аерылуы.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту

11.09

5

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр.  Алар янында тыныш билгеләре

Теркәгечсез  тезмә куш- ма җөмләләр. Алар янында тыныш бигеләре (Катнаш дәрес)

1

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре һәзм

теркәгечсез  тезмә куш- ма җөмләләр, алар янында тыныш бигеләре белән укучыларны таныштыру

Кушма җөмләгә берләшкән гади җөмлә-нең форма ягыннан үзара тыгыз бәйләнгән булулары, түбәндәге чаралар (теркәгеч, мөнәсәбәтле сүз, интонация, кушымча, бәйлек һәм бәйлек сүз, янәшәлек,)  ярдәмендә бәйләнүләре

Теркәгечле кушма җөмләләрнең үзара җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе; теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-бер берсеннән өтер белән аерылулары

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

15.09

6

Теркәгечсез  тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш бигеләре .(Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Теркәгечсез  тезмә куш- ма җөмләләр, алар янында тыныш бигеләре белән укучыларны таныштыру

Кушма җөмлә эчендәге гади җөмлә -ләрнең үзара тезү һәм ияртү юлы белән бәйләнүләре.Үзара тезү юлы беләг бәйләнгән җөмләләәрдән торган кушма җөмләләрнең тезмә кушма җөмлә дип аталуы.Теркәгечле һәи теркәгечсез кушма җөмләләр булуы.Алар янында тыныш билгеләре. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне бәйли торган чаралар: санау интона -циясе, каршы кую интонациясе. Санау интонациясе ярдәмендә бер үк вакытта булган, бер-бер артлы килгән һәм төрле вакытта булган күренешләрнең саналып күрсәтелүе; каршы кую интонациясе ярдәмендә күренешләр бер-берсенә каршы куелулары; бер-берсеннән өтер белән аерылулары, гади җөмләләрнең үз эчендә өтер булса, андый җөмләләр үзара нокталы өтер белән аерылулары, кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт аерылышуын белдергән җөмләләр арасында сызык куела

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

18.09

7

Күп тезмәле кушма җөмлә.( Катнаш дәрес)

1

Күп тезмәле  кушма җөмләләр белән таныштыру,бөйләнешле сөйләм телен үстерү

Күп тезмәле кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү. Үзара тезүле бәйләнештәге икедән артык гади җөмләдән торган катлаулы җөмлә күп тезмәле кушма җөмлә дип аталуы.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

22.09

8

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. (Катнаш дәрес)

1

Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат бирү

Үзара иярчен юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип аталу, ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип аталуы. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куелу. Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен кереш һшм иярчен хәл җөмләләргә бүленүе. Төзелешләре ягыннан , ягъни бәйләүче чараларның иярчен җөмләнең хәбәре составында булу-булмавыннан чыгып. Иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүләре.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

25.09

9

Аналитик иярченле кушма җөмләләр. (Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе)

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу

Үзара иярчен юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип аталу, ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип аталуы. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куелу. Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен кереш һшм иярчен хәл җөмләләргә бүленүе. Төзелешләре ягыннан , ягъни бәйләүче чараларның иярчен җөмләнең хәбәре составында булу-булмавыннан чыгып. Иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүләре.

тест

Күнегүләр эшләү, кагыйдәне искә төшерү, тест эшләү.

29.09

10

Синтетик иярченле кушма җөмләләр. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Белемнәрне системага салу

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала.

Күнегүләр эшләү,тестка анализ.

02.10

11

Сочинение (БСҮ)”Исәнме мәктәп”

1

Бсү

Бирелгән теманы ачып яза белү.

Сочинение

Тема буенча әңгәмә, язү.

06.10

12

Хаталар өстендә эш.

Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.( Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү

Үзара иярчен юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип аталу, ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип аталуы. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куелу. Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен кереш һәм иярчен хәл җөмләләргә бүленүе. Төзелешләре ягыннан , ягъни бәйләүче чараларның иярчен җөмләнең хәбәре составында булу-булмавыннан чыгып. Иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүләре. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә иярган җөмләнең аналитик җөмлә дип аталуы, бәйләүче чаралары өч төрле булуы: иярчен теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе, мөнәсәбәтле сүзләр, ике төрле тыныш билгесе куелу-өтер һәм ике нокта. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә иярган җөмләнең синтетик җөмлә дип аталуы, бәйләүче чаралары өч төрле булуы: кушымчалар, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору, бер төрле тыныш билгесе куелу.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

09.10

13

Татар һәм рус телләрендә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Укучылар ның  белемнәрен камиләштерү

Тел байлыгын арттыру,сөйләгәндә,язганда бертөрлелектән котылырга,сөйләмне аһәңле итәргә.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

13.10

14

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре(Катнаш дәрес)

1

Укчыларның белемнәрен камилләштерү

Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен күләм һәм иярчен хәл җөмләләргә бүленүе.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

16.10

15

Җөмлә  кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә бәйләнеше.   ( Катнаш дәрес)

1

Укчыларның белемнәрен камилләштерү

Җөмлә  кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә бәйләнешен системага салу

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту, беркетмә язу.

20.10

16

Диктант

1

Укучылар ның белемнәрен камилләш терү һәм тикшерү

Бирелгән текстны дөрес итеп язу, гр. биремне үтәү.

Диктант

Диктант язу.

23.10

17

Хаталар өстендә эш.

Иярчен  ия җөмләләр.     ( Катнаш дәрес)

1

Иярчен ия җөмләләрне дөрес аерырга өйрәтү

Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең аергычы урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные определительные предложения дип аталуы

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

27.10

18

Иярчен  хәбәр җөмләләр (Катнаш дәрес )

Белдерү язу

1

Бсү

Иярчен хәбәр җөмләнең я баш җөмләнең хәбәре урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклавы; бары тик  аналитик булуы; рус телендә придаточные  изъяснительные предложения дип аталуы

Белдерү язу

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту, белдерү язу.

30.10

19

Сочинение “Алтын көз” (БСУ)

1

Бсү

Бирелгән теманы ачып яза белү. предложения дип аталуы

Сочинение

Тема буенча әңгәмә, язу.

10.11

20

Хаталар өстендә эш.

Иярчен аергыч җөмләләр.( Катнаш дәрес)

1

Укучыларның белемнәрен камилләш терү һәм тикшерү

Иярчен аергыч җөмлә я баш җөмләнең аергычы урынында килә,я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый.Иярчен аергыч җөмләләрнең аналитик төренә охәаган рус телендәге җөмләләр придаточные опредилительные предложения дип аталалар.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

13.11

21

 Иярчен   тәмамлык җөмләләр.(Катнаш)

1

Укучылар ның белемнәрен камилләш терү

 Иярчен тәмамлык җөмләнең я баш җөмләнең иясе урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

17.11

22

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен вакыт җөмләләр.(Катнаш)

1

Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү

Иярчен вакыт җөмләнең я баш җөмләнең вакыт хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә кайбер килеш һәм хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

20.11

23

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен урын  җөмләләр.(Катнаш)

1

Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү

Иярчен күләм җөмләнең я баш җөмләнең күләм хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле кушымчалары һәм дәрәҗәдә, кадәр бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен урын җөмләнең я баш җөмләнең урын хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә кайбер килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

24.11

24

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен  рәвеш җөмләләр.(Катнаш җөмләләр)

1

Үз фикереңне дәлилли белү

Иярчен рәвеш җөмләнең я баш җөмләнең рәвеш хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә гүя теркәгече, мөнәсәбәтле сүзләр һәм –мыни/-мени кисәкчәсе ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә –ча/-сә, -дай/-дәй хәл фигыль кушымчалары , кебек, шикелле, сыман, төсле, килеш, хәлдә, итеп бәйлекләре һәм бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту, гариза язу.

27.11

25

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен   күләм җөмләләр.(Катнаш)

1

Укучылар  ны иярчен күләм җөмләләр белән таныштыру

Иярчен күләм җөмләнең я баш җөмләнең күләм хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле кушымчалары һәм дәрәҗәдә, кадәр бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.

Тестлар өстендә эш

01.12

26

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен сәбәп,иярчен максат җөмләләр.(Катнаш)

1

Укучыларны  иярчен максат һәм иярчен сәбәп җөмләләр белән таныштыру

 Иярчен максат җөмләнең я баш җөмләнең максат хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шуның өчен, моның өчен  мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле өчен бәйлеге, дип бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен сәбәп җөмләнең я баш җөмләнеңсәбәп хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә чөнки теркәгече, мөнәсәбәтле сүзләр һәм көттерү интонациясе ярдәмендә, синтетик

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

04.12

27

Иярчен хәл җөмләләр:иярчен шарт,иярчен кире җөмләләр.(Катнаш)

1

Укучыларны иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр белән таныштыру

Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең шарт хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән шарт хәлен  ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шулай булса, алай булса, югыйсә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. шарт  фигыль кушымчасы һәм исә, икән сүзләре ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен кире җөмләнең я баш җөмләнең кире хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән ктре хәлне ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. шарт  хәл фигыль кушымчалары, хәл фигыльнең –гач,-гәч, -ып, -еп  кушымчалары һәм –да,-дә кисәкчәсе, карамастан бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

08.12

28

Иярченле кушма җөмләлр янында тыныш билгеләре. (Катнаш)

1

Тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү

Иярченле кушма җөмләлр янында тыныш билгеләре

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту, ышанычнамә язу

11.12

29

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау.(Катнаш)

1

Укучылар ның белемнәрен камилләш терү

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту

15.12

30

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау

Диктант

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү

Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау

диктант

Төрле типтагы күнегүләр өстендә эш

Диктант

язу

18.12

31

Хаталар өстендә эш.

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

1

Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Төрле типтагы күнегүләр өстендә эш

22.12

32

Сочинение “Кыш” (БСУ)

1

Бсү

Бирелгән теманы ачып яза белү. предложения дип аталуы

Сочинение

Тема буенча әңгәмә, язу.

25.12

Текст һәм пунктуация  (4 сәг)

33

Хаталар өстендә эш.

Текст турында гомуми төшенчә (Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе)

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

 Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

12.01

34

Туры һәм кыек сөйләм.Алар янында тыныш билгеләре. (Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе)

1

Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану,алар кергән җөмләләр төзү

Сөйләмнең ике төрле булуы: телдән сөйләү һәм язма рәвештә; сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор булуы; текстта сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, сөйләүче кулланган башка кеше сүзләре чит сөйләм дип аталу; үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм, үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм кыек сөйләм дип аталу.

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

15.01

35

Туры һәм кыек сөйләм.Алар янында тыныш билгеләре. (Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

1

Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану,алар кергән җөмләләр төзү

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куелуның берничә төре булуы: 1. А:”Т?”, 2. “Т?” –а, “Т”, - а,”Т!” – а. 3. А:”Т?” – а. 4. “Т, - а, - Т”, “Т! –а. –Т”, “Т, - а, - т”.

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү, тест

19.01

36

Текст һәм пунктуация  темаларын гомумиләштереп кабатлау.( Катнаш дәрес)

1

Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу.

Эчтәлек тыңлаучыга тизрәк, җиңелрәк барып җитсен һәм сөйләм матуррак, аһәңлерәк булсын өчен, иярченле кушма җөмләнең төп мәгънәсенә зыян китермичә, бер төрле аналитик җөмләне икенче төр аналитик җөмләгә , бер төр синтетик җөмләне аның башка төренә, яки аналитик төрне синтетик төргә һәм киресенчә үзгәртеп төзергә мөмкинлеге  

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

22.01

37

 изложение

(БСҮ)

1

Бсү

Бирелгән текстның эчтәлеген тулы итеп яза белү.

Контроль изложение

Тексны уку, план төзү, сөйләү, язу.

26.01

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.(4 сәг)

38

Хаталар өстендә эш.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау (Кабатлау дәресе)

1

Укучыларның белемнәрен камилләштерү

Тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы пунктуация дип аталу; тыныш билгеләренә түбәндәге билгеләр керү: кызыл юл, нокта, өндәү билгесе, сорау билгесе, өтер, нокталы өтер, күп нокталар, ике нокта, сызык, җәяләр, куштырнаклар, сызыкча; интонациянең язуда тыныш билгесе белән күрсәтелүе.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту

29.01

39

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.Сочинение. (Кабатлау дәресе)

1

Укучыларның белемнәрен камилләштерү

Тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы пунктуация дип аталу; тыныш билгеләренә түбәндәге билгеләр керү: кызыл юл, нокта, өндәү билгесе, сорау билгесе, өтер, нокталы өтер, күп нокталар, ике нокта, сызык, җәяләр, куштырнаклар, сызыкча; интонациянең язуда тыныш билгесе белән күрсәтелүе.

Контрольсочинение.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту

02.02

40

Хаталар өстендә эш.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.(Катнаш)

1

Кушма җөмләләрнең схемасын төзү

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту

05.02

41

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Синтетик анализны системага салу,ныгыту

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту

09.02

42

Изложение  

БСҮ

1

Язма сөйләм телен камилләш терү

Бирелгән текстның эчтәлеген тулы итеп яза белү.

Изложение  

Тексны уку, план төзү, сөйләү, язу.

12.02

                                                        Стилистика һәм  сөйләм культурасы (12 сәг)

43

Хаталар өстендә эш.

Сөйләмә стиль.БСҮ.Телдән хикәя төзү. (Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе)

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу

Телдәге стильләрне һәм аларга хас тел-стиль чараларын өйрәнә торган фәннең стилистика дип аталуы.Телдә киң кулланыла торган сүзләрнең стилистик битараф сүзләр дип йөртелүе татар телендә 5 стиль булуы: әдәби стиль, публицистика стиле, фәнни стиль, рәсми стиль, сөйләмә стиль

Җөмләләр өстендә эш

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

16.02

44

Язма сөйләм стильләре:фәнни,рәсми,эпистоляр,публицистик стильләр.(Катнаш)

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу ,бәйләнешле сөйләмне үстерү

Язма сөйләм стильләре:фәнни,рәсми,эпистоляр,публицистик стильләрне укчыларга аңлаешлы итеп җиткерү.

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

19.02

45

Язма сөйләм стильләре:фәнни,рәсми,эпистоляр,публицистик стильләр.(Катнаш)

1

Бәйләнешле язма телне камилләш терү

Язма сөйләм стильләре:фәнни,рәсми,эпистоляр,публицистик стильләрне укчыларга аңлаешлы итеп җиткерү.

Төрле типтагы күнегүләр

23.02

46

сочинение “Яз”

1

Бсү

Бирелгән теманы ачып яза белү.

сочинение

Тема буенча әңгәмә, язу.

26.02

47

Хаталар өстендә эш.

Матур әдәбият стиле.Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.БСҮ.Тәрбия темасына анкета уздыру өчен сораулар төзү.

1

Бсү

Тәрҗемә итү  күнекмәләрен үстерү

Р-т, т-р тәрҗемә итү.

02.03

48

Матур әдәбият стиле.Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләштерү

Әдәби тел-матур әдәбият теле.Матур әдәбият тормышның барлык якларын чагылдыра.

Карточкалар өстендә эш

05.03

49

Стилистик хаталар. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләтерү

Җөмләдә сүзләрнең дөрес куелмавы аркасында әдәби тел нормаларының бозылуы, төрлечә уйларга юл калдырылуы, аларны кисәтү чаралары.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

09.03

50

Сөйләм культурасы. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләтерү

Дөрес, ачык,эзлекле,сәнгатьле,аһәңле,җыйнак,матур яңгырашлы сөйләм   өстендә системалы эш

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

12.03

51

Сөйләм культурасы.Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.(Катнаш)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләш терү

Дөрес,ачык,эзлекле,сәнгатьле,аһәңле,җыйнак,матур яңгырашлы сөйләм   өстендә системалы эш

Төрле типтагы күнегүләр, тестлар өстендә эш.

16.03

52

Әдәби сөйләмнең төп билгеләре:дөрес, ачык,эзлекле,сәнгатьле,аһәңле,җыйнак,матур яңгырашлы сөйләм. (Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләш терү

Дөрес,ачык,эзлекле,сәнгатьле,аһәңле,җыйнак,матур яңгырашлы сөйләм   өстендә системалы эш

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

19.03

53

Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы.(Катнаш)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләш терү

Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуын укчыларга җиткерү

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

02.04

54

Сөйләмдә калькаларны куллану.( Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне  камилләштерү

Сөйләмдә калькаларны кулланып, бөйләнешле сөйләмне үстерү

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

06.04

55

Стилистика һәм сөйләм культурасы темасын гомумиләштереп кабатлау.Сочинение.”яраткан язучым”   ( Яңа материал белән таныштыру дәресе)

1

Бирелгән план буенча сочинение язарга өйрәтү

Сөйләм культурасы-кешенең гомуми культурасының бер билгесе булу, матур итеп әдәби телдә сөйләшкән кешенең сүзе генә тыңлаучыга үтемле булу.  

Контроль сочинение

Төрле типтагы күнегүләр

09.04

                                                                                                       5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.(8)

56

Хаталар өстендә эш.

Фонетика,орфоэпия, графика һәм орфография. (Катнаш)

1

Укучыларның белемнәрен камилләш терү

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфографияне кабатлау

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

13.04

57

Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография.Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.(БСҮ)

1

Укучыларның белемнәрен камилләш терү

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфографияне кабатлау

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

16.04

58

Диктант  

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Бирелгән текстны дөрес итеп язу, гр. Биремне үтәү.

Диктант

диктант

20.04

59

Хаталар өстендә эш.

Лексикология. (Катнаш)

1

Укучыларның белемнәрен камилләш терү

Лексикологияне кабатлау

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

23.04

60

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. .( Катнаш)

1

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  темасын  кабатлау

Сүз төзелешен һәм сүз ясалышын кабатлау.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

27.04

61

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.( Катнаш)

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  темасын  ныгыту

Сүз төзелешен һәм сүз ясалышын кабатлау

Төрле типтагы күнегүләр

30.04

62

Контроль диктант

1

Грамоталы  язу

Контроль диктант

диктант

04.05

63

Хаталар өстендә эш.

Морфология.                   ( Катнаш)

1

Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү.

Морфологияне кабатлау.Морфологик анализ ясау.

Кагыйдә өстендә эшләү, күнегүләр эшләү, ныгыту.

Карточкалар өстендә эш

07.05

64

Синтаксис һәм пунктуация.                     ( Катнаш)

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Тәрҗемә итә белү, тыныш билгеләрен аңлата белү.

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

Тест (30 мин)

11.05

65

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау(Кабатлау дәресе)

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Тәрҗемә итә белү, тыныш билгеләрен аңлата белү.

Күнегүләр эшләү, мөст. эш, тикшерү, хаталарны төзәтү

14.05

66

  Сочинение   ”Күңелле вакыйгалар”

1

Бсү

Бирелгән теманы ачып яза белү.

  Сочинение  

сочинение

18.05

67

Хаталар өстендә эш.

Яраткан шагыйрь иҗатына  кыскыча күзәтү ясау.(БСҮ)

1

Бәйләнешле сөйләм телен камилләш терү

Яраткан шагыйрь иҗатына  кыскыча күзәтү ясау.Дөрес һәм аңлаешлы сөйләм.

Тема буенча әңгәмә

21.05

68

Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш

ясау.(БСҮ)

1

Бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү

Бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

Сорауларга җаваплар,дөрес уку

25.05

Кулланылган әдәбият

1.Татар теле китабы:рус телендә төп гомуми белем бирү  мәкт.9  нчы сыйныфы өчен дәреслек.(татар балалары өчен) К.З.Зиннәтуллина,Ф.Ф.Фатыйхова,Р.Х.Мирзаһитов.-5 нче басма.-Казан:Мәгариф 2011

2.Рус мәктәпләрендәге татар балаларына  татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт  стандартлары  (2008ел)                                                                                                                                                                      3.“Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен  татар  теле һәм әдәбиятыннан үрнәк   программалар”(2011 ел)

4.Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре.-Казан РИЦ “Школа”,2003.-296 с


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теленнән эш программасы 3 сыйныф

Рус мәктәбенең 3 сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән эш программасы...

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф.

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф....

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф.

Татар теленнән эш программасы.4 сыйныф....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...