Татар теленнән эш программасы 4 класс
рабочая программа по теме

Закирова Кадрия Наилевна

.                                                              Аңлатма язуы

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар бала­лары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

а) фонетика, лексикология, сүз ясалышы, грамматика, стилисти­кага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗек­ләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3.   Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укыр­га, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темаларга әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.

      Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан РеспубликасыДәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

 4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы“Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту”: гомуми программа (татар төркемнәре өчен) Төзүче_авторлары:Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.Казан.2011

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_kl.tat_.t.docx43.06 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды:                                      Килешенде:                                   Расланды:

Методик берләшмә җитәкчесе      Директор урынбасары                  Мәктәп директоры

_________/Ф.Т.Хәйретдинова /     _______/Э.М.Камалова/            _ ____ /Э.Н.Сафина/

Протокол № 1                                  “27” август 2013 ел                       Приказ №

“26” август 2013ел                                                                                “ 31” август 2013 ел

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова  Кадрия Наилевнаның

татар теленнән  эш программасы

ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган   В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

4 класс

                                                                                               Педагогик совет

                                                                                              утырышында каралды

                                                                                               Протокол № 1

                                                                                               “31” август 2013 ел

2013 – 2014 нче уку елы

Укыту – тематик планлаштыру

Фән:       татар теле

Класс:           4Б

Укытучы:      Закирова Кадрия Наилевна

Сәгать саны:        102:   атнага  3 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү-25 сәгать ( диктант-6, изложение-4 сәгать, сочинение-2 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү-12 сәгать, административ контроль эш-1 сәгать).

Дәреслек: Ф.Ф Харисов, Ч.М.Харисова Татар теле (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен) Казан “Мәгариф”нәшрияты, 2009

.                                                              Аңлатма язуы

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары:

рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

а) фонетика, лексикология, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3.        Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темаларга әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.

      Эш программасы түбәндәге  документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан РеспубликасыДәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

 4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы“Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту”: гомуми программа (татар төркемнәре өчен) Төзүче_авторлары:Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.Казан.2011

5.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 нче уку елына укыту планы.

6.2013|2014 нче уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 нче уку елына укыту планы буенча 4 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 102 сәгать) вакыт бирелгән.

             

                                     

Белем бирүнең эчтәлеге

                      1. 1—3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (20 сәгать)

1—3 нче сыйныфларда авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау: сузык һәм тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар; татар теленең үзенчәлекле авазлары; сүзләрнең басымын билгеләү; сүзләргә фонетик анализ ясау.

Сүзлекләр турында белешмә бирү. Аларның төрләре. Төзелү принциплары турында мәгълүмат. Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү. Сүзләрне (сүзтезмә һәм җөмләләрне) тәрҗемә итү.

Татар һәм рус телләрендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү, өйрәнгәннәрне ныгыту.

Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыль) ясаучы кушымчалар.

Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә — күплек сан, килеш; фигыльләрдә — юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.

Морфология һәм синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау.

                 2. Морфология (30 сәгать)

Исем. Яңгырау, саңгырау һәм борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Аларның дөрес әйтелеше, язылышы һәм сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат. Тартымның берлек һәм күплек сан формалары, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше.

Сыйфатның дәрәҗә формалары, аларның дөрес язылышы. Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләреннән аермасы.

Сан. Предметның төгәл микъдарын, саналу тәртибен белдерә торган саннар. Аларның сөйләмдәге әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлекләре.

Алмашлыклар.  Тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре. Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану. Рус телендә бу алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары.

Фигыль. Боерык фигыльләр. Аларның мәгънәләре, белән төрләнеше. Боерык фигыльләрне тексттан табу, аларны сөйләмдә тиешле интонация белән куллану.

Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның зат-сан белән төрләнеше.

Хикәя фигыльләрнең барлык заман формаларын зат-сан  белән төрләндерү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. Аларны сөйләмдә  дөрес куллану.

Кабатлау.

             3. Синтаксис (22 сәгать)

Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләрнең урнашу тәртибе.

Җөмләнең баш кисәкләре. Исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе.

Боерык һәм хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып  килүе.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Сыйфатларның, тәртип саннарының, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булып килүләре.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында җыю, каршы куючы теркәгечләрне дөрес куллану.

Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую. Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау(5 сәгать) 

            4. Бәйләнешле сөйләм үстерү (25 сәгать)

Өйрәнелгән сүз төркемнәренең тиешле формаларын кулланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне телдән яки язып төзү. Диалогларда аларны дөрес куллану.

Укылган өзек яки караган рәсем буенча, өйрәнелгән төрләрен файдаланып, хикәя төзү.

Тиңдәш кисәкләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Укылган өзек буенча “телдән рәсем ясау”.Синоним, омоним, антоним сүзләрне урынлы куллану.

Төрле диктантлар язу.

Ел дәвамында бирелгән терәк сүзләрне яки үз сөйләменең лексик байлыгын файдаланып,  изложение язу күнекмәләре тәрбияләү.

-

4 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

4 нче сыйныф ахырында  укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны күрсәтү.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау, алар белән җөмләләр төзи белү.

Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда  дөрес куллану.

Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән әдәби тексттан баш кисәкләрне табу.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру.

Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

60-70 сүздән торган текст буенча изложение язу.  Дәрестә өйрәнгән темага 40-55 сүздән торган сочинение язу. Сүзлек диктантының күләме – 12 -16 сүз. 50-65 сүздән торган контроль диктантлар яздыру.

Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр:

1.Тыңлап аңлау:

- укытучының(сыйныфташының) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау; текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү; текстны тыңлап аңлау, аңа исем бирү;

-татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

2.Сөйләү:

-укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору; диалогта катнашу;

-текстның эчтәлеген сөйләү; рәсем яки план нигезендә сөйләү; укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;

-татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

3.Уку:

-хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку; кыска сүзләрне тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;

-укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;

-этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку; текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү; сорауларга җавап бирү.

4.Язу:

-бирелгән темага(татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ.б турында) сочинение язу;

            -орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;

             -план нигезендә изложение язу;

             -үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше

Темалар

Барлыгы

Теоретик

материал

Кабатлау

Бәйләнешле

сөйләм үстерү

1

1-3 классларда үткәннәрне кабатлау.

25

20

5

2

Морфология

41

28

2

10+1 ад.контроль эш

3

Синтаксис

29

20

2

7

4

Ел буе үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

7

5

2

Барлыгы

102

48

29

25

                                                            Календарь-тематик план

Дәрес темасы

сәгать саны

дәресне үткәрү вакыты

план буенча

факт. план буенча

1-3нче классларда үткәннәрне кабатлау-25 сәгать

1

Аваз һәм хәрефләр

1

2

Сузык авазлар

1

3

Сузык авазларны кабатлау

1

4

Тартык авазлар. Сүзлек диктанты (х,һ.в хәрефләре)

1

5

Ъ, ь  хәрефләре

1

6

Алфавит. Хәтер диктанты

1

7

Фонетик анализ ясау

1

8

Тамыр һәм кушымча.

1

9

Аңлатмалы диктант. Сентябрь (1-4, 99 нчы бит)

1

10

Хаталар өстендә эш. Кушма сүзләр.

1

11

Парлы сүзләр

1

12

Синоним, антоним, омонимнар

1

13

Сүзлекләр, аларның төрләре, сүзлекләр белән эшләү

1

14

Исем

1

15

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әни эштә чагында.

1

16

Сыйфат

1

17

  Җөмләдә сыйфатларны кулланышы

1

18

Алмашлыклар

1

19

Фигыль. Хәтер диктанты

1

20

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Татар теле дәресендә.

1

21

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

22

Контроль диктант. Күңелле өмә (1-4, 105 нче бит)

1

23

Хаталар өстендә эш. Хикәя, өндәү, сорау җөмләләр

1

24

Җөмләнең баш кисәкләре

1

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Көзге эшләр.

1

Морфология-41 сәгать

26

Исем . Исемнәрнең ялгызлыкта  һәм уртаклыкта килүләре.

1

27

Яңгырау һәм саңгырау тартык булган исемнәрнең  килеш белән төрләнеше

1

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение. Дүрт теләк.

1

29

Борын авазларына беткән исемнәрнең  килеш белән төрләнеше

1

30

Килеш белән төрләнгән исемнәрнең сөйләмдә кулланышы, рус теленә тәрҗемә итү

1

31

Тартым. Тартымның берлек сан формасы, сайланма диктант.

1

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Татарстан -   минем Ватаным .

1

33

  Тартымның күплек сан формасы  

1

34

Тартымлы  исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану

1

35

Синоним, антоним исемнәр

1

36

Исемнәргә морфологик анализ ясау

1

37

Грамматик биремле диктант. Идел буенда (1-4,

106 нчы бит)

1

38

Хаталар өстендә эш. Сыйфат

1

39

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади, чагыштыру дәрәҗәсе

1

40

Сыйфат. Артыклык дәрәҗәсе

1

41

Сыйфат. Кимлек дәрәрәҗәсе

1

42

Административ контроль эш

1

43

Хаталар өстендә эш . Сан. Микъдар саны

1

44

Тәртип саннары

1

45

Саннарны сөйләмдә дөрес куллану

1

46

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение . Костяга мең торна (1-4, 112 нче бит).

1

47

Татар телендә саннарны, саналмышларны куллану үзенчәлеге

1

48

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Син саннар турында нәрсәләр беләсең?

1

49

Зат алмашлыклары

1

50

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүе

1

51

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Сочинение . Безнең Арча

1

52

Тартым алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

53

Күрсәтү алмашлыклары

1

54

Алмашлыкларны кабатлау. Тест эшләү

1

55

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мин яшәгән урам. Минем дустым.

1

56

Фигыль. Боерык фигыль

1

57

Боерык фигыль. Зат-сан белән төрләнеше.

1

58

Хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль

1

59

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение . Балыкта

(1-4,129 нчы бит).

1

60

Үткән заман хикәя фигыльнең  зат –сан белән төрләнеше

1

61

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

62

  Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тау шуганда

1

63

Ярдәмче сүз төркемнәре. Бәйлекләр дөрес куллану

1

64

Бәйлек сүзләр

1

65

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

1

66

Контроль диктант. Умарта эчендәге даруханә

 (1-4,110 нчы бит).

1

Синтаксис-29 сәгать

67

Сүзтезмә турында төшенчә

1

68

Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә

1

69

Җөмлә

1

70

  Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигать һәм без

1

71

Җөмләнең баш кисәкләре

1

72

Ия. Исемнәрдә һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе

1

73

Контроль диктант. Март.

1

74

Хәбәр. Хаталар өстендә эш

1

75

Хәбәр сораулары

1

76

Боерык һәм хикәя фигыльнең  җөмләдә  хәбәр булып килүе

1

77

Сочинение.Кошлар- безнең дусларыбыз

1

78

Җыйнак җөмләләр

1

79

Җәенке җөмләләр

1

80

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне кабатлау

81

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

82

Аергыч

1

83

Аергычның төрле сүз төркеме булып килүе

84

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бирелгән рәсемнәр буенча хикәя төзү

1

85

Тиңдәш кисәкләр

1

86

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында җыючы  теркәгечләр

1

87

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында каршы куючы теркәгечләр

1

88

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләренең куелышы

1

89

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение. Чын дус.

1

90

Эндәш сүзләр

1

91

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

1

92

Эндәш сүзләрнең җөмләләрдә кулланышы

1

93

Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау

1

94

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Татар теле дәресендә.

1

95

Тикшерү диктанты язу. Ана һәм җир (1-4, 156 нчы бит).

1

Ел  буе үткәннәрне кабатлау -7  сәгать

96

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау. Исем. Фигыль

1

97

 Үткәннәрне  кабатлау. Сыйфат, сан, алмашлык.

1

98

Үткәннәрне кабатлау.Мөстәкыйль эш.

1

99

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Минем  җәйге ялым.

1

100

Кабатлау.Синтаксис.

1

101

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Тәрҗемә итү күнегүләре

1

102

Йомгаклау. Гомумиләштереп кабатлау.

1

                                Укытуның методик тәэмин ителеше

           Өстәмә әдәбият

  1. Ф С Сафиуллина, Г Б Ибраһимов. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.”  Казан,” Мәгариф”, 1998
  2. Р.Ә.Абдуллина, М.Х.Ханнанова. Татар теленнән тестлар. Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2012
  3. 3. 1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. /М.Х.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина. - Казан, "Мәгариф" , 2006.
  4. Изложениеләр җыентыгы. /(татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен). Казан, "Мәгариф" , 2003.
  5. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, "Мәгариф" , 2005.
  6. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү: (татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен кулланма). /М.Җ.Ахиярова,И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина. - Казан, "Мәгариф" , 2009.
  7. .Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, "Мәгариф" , 1994.
  8. Эш кәгазьләре үрнәкләре. /З.В.Вәлиев. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1999.
  9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

           Электрон ресурслар исемлеге:

1.“Ана теле” он-лайн мәктәбе.

2 . Л.Вәлиева, Г.Җәлилова сайтлары.

3. Электрон китапханә

4.Диск “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр”, 2006

                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән мастер класс.

Мастер класс укытучылар белән үткәрелгән чара....

Татар теленнән мастер - класс

Сыйфат темасына мастер - класс...

Татар теленнән мастер-класс

Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.Бурычлар:-           Катнашучыларны мастер –классның планы белән таныштыру;-...