Татар теленнән мастер-класс
план-конспект урока на тему

Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

-           Катнашучыларны мастер –классның планы белән таныштыру;

-           УУГ формалаштыручы алымнар  аша мастер-классның эчтәлеген ачу;

-           Укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, кпрточкалар, рәсемнәр.

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар УУГ формалаштыруның төрле алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана алалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_gaysina_frazeolog.docx45.3 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән мастер-класс

Үткәрде: Чистай шәһәре 1нче урта мәктәбенең

беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайсина А.Р

Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

  • Катнашучыларны мастер –классның планы белән таныштыру;
  • УУГ формалаштыручы алымнар  аша мастер-классның эчтәлеген ачу;
  • Укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, кпрточкалар, рәсемнәр.

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар УУГ формалаштыруның төрле алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана алалар.

Мастер-классның барышы:

  1. Оештыру

-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары! Бүгенге минем мастер-класс кызыклы, файдалы булыр дип өметләнеп калам. Барыбызга да уңышлар телим. Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле хикәя сөйлим.

....Эзоп, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган да Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып, тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык әзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан:

-         Ни өчен син һаман тел генә китерәсең? – дигән.

-         Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,- дигән аңа каршы Эзоп.

           Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар!? Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның мәдәнияте үсә. Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәр өйрәнәбез.Тел ярдәмендә кешеләр бер- берсе белән аңлашалар, киңәшәләр, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю - мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

-      Хөрмәтле коллегалар, сез Эзоп белән килешәсезме?

-     Эзопның хаклылыгына дәрес барышында тагын бер тапкыр инанырбыз..

2.Мотивлаштыру.Без,  татар теле укытучылары милләтебезнең киләчәген, аларның йөзек кашларын тәрбияләүчеләр. Беренче чиратта без үзебезнең йөзебезгә тап төшермичә,яшь буынга телебезнең бөеклеген аңлатып, җиңел аяктан эшебезне башлап җибәрәбез. Җәмгыятебез каршында биткә кызыллык китермичә, бер адым да артка чигенмичә,бер сафка басып, алдыбызда торган зур өметләргә юл ярабыз. 

  1. - Я, кайсыгыз әйтә ала, сез нинди сүзләргә аеруча игътибар бирдегез? Димәк,  без бүген нинди темага сөйләшербез?

-Әйе, без бүген телебезнең бизәге булган фразеологизмнар турында сөйләшербез. Фразеологизмнар турында барыбыз да белә дип уйлыйм.

- Сез ничек уйлыйсыз, фразеологизмнарның телдә нинди әһәмияте бар соң ? (фикерләр)

- Фразеологизмнар  безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Алар кара-каршы сөйләшкәндә, җанлы сөйләмдә һәм матур әдәбиятта еш кулланылалар.

-Ә бүгенге көндә фразеологизмнарны өйрәнү ихтияҗы бармы?(фикерләр)

-Әйе, бүген бу мәсьәлә рус телчеләрен генә түгел, безне, татар телчеләрен дә борчый.  Ни өчен дигәндә, 9нчы сыйныфта БДТ 2 нче сорау нәкъ менә шуңа багышлана.  Татар төркемнәрендәге  укучыларның тел байлыгы болай  да тиешле дәрәҗәдә түгел, ә фразеологизмнарны табу һәм куллану  алар өчен бигрәк тә авыр эш дип саныйм.

- Бу урында күренекле татар язучысы Г.Бәшировның сүзләрен искә төшерәсе килә: “Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз   урынына   туры    килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый”.  (Слайд№2)

-Мастер-классыбызны шушы девиз астында башлап җибәрәм һәм сезне татар теле дәресенә чакырам.

3.УМ кую.

-Без үзебезгә нинди максат куярбыз?

-эш барышында фразеологизмнар турында күбрәк белү. (Слайд№3)

-Эшне башлаганчы фразеологизм темасына белемнәрне тигезләп китик. Без фразеологизмнар турында нәрсәләр беләбез? Моделен төзү (тактада) Дәрес ахырында бу модельне тулыландырырбыз һәм чагыштырырбыз.

4. УМ чишү.

  1. -Эшне башлыйбыз. Эш барышында  кул кушырып утырмагыз. Җиң сызганып эшне башлыйк..

Мин парларда эшләргә тәкъдим итәм. Һәр эштән соң  үзегезгә үзбәя бирергә онытмагыз.

а) Төркемнәрдә  эш.

1 төркем. Фразеологизмнар таркатылган, шуларны бербөтен итеп җыярга, русча вариантын әйтергә

  • астын өскә китерү – перевернуть вверх дном
  • колакка киртләп кую – зарубить на носу
  • кулыннан килмәгән эше юк –  мастер на все руки
  • бер аягы монда, икенчесе тегендә  - одна нога там, другая тут
  • күз ачып йомганчы – в мгновение ока
  • таң тишегеннән – ни свет ни заря
  • чебеннән фил ясау – делать из мухи слона
  • ике куян артыннан куу – гнаться за двумя зайцами
  • сукыр бер тиен дә тормый – гроша ломаного не стоит

   2 төркем. Бирелгән рәсемнәр буенча фразеологизмнар төзеп язарга.

  1. Авыз ачып тыңлау- развесить уши
  2. Судагы балык кебек – как рыба в воде
  3. Эт белән мәче шикелле – как кошка с собакой
  4. Ирен турсайту –надуть губки
  5. Кара мәче үтү – черная кошка пробежала
  6. Колак торгызу –навострить уши
  7. Кулда күтәреп йөртү – носить на руках
  8. Кәефе юк – не в своей тарелке
  9. Кулыннан килмәгән эше юк - мастер на все руки

3 төркем. Бирелгән фразеологизмнардан мәктәп темасына хикәя төзеп язарга.

(Өлеш кертү, үз дигәнен эшләү, баш белән җавап бирү, бармак белән дә тимәү, дөресен әйткәндә, бармак белән санарлык,тешне кысып түзү,җан сыкрый,башка күз белән карау, аякка бастыру, бар көченә.)

-Сезгә эш өчен 5 минут вакыт бирелә.   Ә без ул арада зал белән эшләп алыйк.

б)Зал белән эшләү. “Кем остарак?” бәйгесе. Фразеологизмнарның мәгънәләрен сүзсез хәрәкәтләр,мимика белән генә аңлатырга

Бармак аша карау

Кул селтәү

Алма төшәр урын юк

Гайбәт сату

Авызга су кабу

Балтасы суга төшкән

Кулга-кул тотыну

в)  Эшләрне яклау. Үзбәя. (Слайд№5)

Белемнәрне бәяләү критерийлары:

-катнашмады- 0б.

-Эшне бүлешмәдек, кем нәрсә эшлисе килә, шуны эшләде- 1б.

-Эшне бүлештек, һәркем үз эшен башкарды: 2б

5. Рефлексия.

- Әйдәгез, хәзер эшебезгә нәтиҗә чыгарыйк. Фразеологизмнар турында без нәрсәләр белдек?

- Дәрес башында без аның моделен ясый башлаган идек, шуны тулыландырырга кирәк булыр. Моның өчен һәр төркем фразеологизм темасына кластер төзергә тиеш була.

 сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр                                       бербөтен мәгънә аңлаталар

җөмләнең бер кисәге булалар

                     тотрыклы сүзтезмә

кимендә ике сүздән торалар

                                                                                                телдә үзгәрешсез яшиләр

составындагы сүзләр арасына башка сүз өстәү мөмкин түгел 

күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар

Төшенчәләрнең бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән белдерелүе фразеологизмнар дип атала. Фразеологик сүзтезмәләр кимендә ике сүздән торалар, телебездә үзгәрешсез калалар, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр. (Слайд№9)

6. Йомгаклау.

-Бүген  без үзебезгә нинди бәя куябыз? (Җиң сызганып, кулга -кул тотынып, юкны бушка уздырып, тир түгеп, аннан-моннан, иңгә-иң куеп) (Слайд№10)

-. Берегез дә кул кушырып утырмады, җиң сызганып эшләде,

Сезнең белән борчак пеште, телләребез ачылды.

Уртак тел таптык Сезнең белән, кадерле дуслар

Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр һәрчак.

      - Дәрес барышында нинди уку гамәлләре формалашты дип уйлыйсыз?

регулятив: УМ кую, чишү, үз эшчәнлегеңә үзбәя

танып-белү: проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны сайлап алу, эчтәлекне модельләштерү.

коммуникатив: төркемдә эшли белү, тыңлый, ишетә, үз фикереңне яклый белү.

шәхси: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру. (Слайд№11)

-Без үзебезнең алга нинди максат куйган идек,  максатыбызга ирештекме?

-Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Барыгызда да уңышлар телим. Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән мастер класс.

Мастер класс укытучылар белән үткәрелгән чара....

Татар теленнән мастер - класс

Сыйфат темасына мастер - класс...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...