5 нче класста татар теленнән мастер-класс
учебно-методический материал (5 класс)

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Аергыч һәм тәмамлык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Аергыч һәм тәмамлык15.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле грамматикасын яхшырак үзләштерү максатыннан үткәрелгән мастер-класс

Укытучы: Теләче районы Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

  • Хәерле көн, исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн безгә! Хәерле көн сезгә!
  • Көннәребез хәерле, эшләребез уышлы булсын! Хәерле сәгатьтә дип эшебезне башлап җибәрәбез!
  • Укучылар, бүгенге көндә инде сез шактый белем туплаган бик акыллы балалар. Әйдәгез бүген шул белемнәрне барлап алыйк әле. Бүген без җөмлә кисәкләренең икесенә игътибарны юнәлтербез. Ни өчен икесенә, чөнки күп кенә укучылар башлангыч сыйныфтан килгәндә, җөмләләрне тикшергән вакытта аларның кайберләрен бер-берсе белән бутый. Сорау: кайсы җөмлә кисәкләрен карарбыз икән?
  • Сезнең әйткәннәрнең туры килү-килмәвен алдыгыздагы хәрефләрдән төзелгән сүзләрдән белә алабыз. Нинди сүзләр килеп чыкты?
  • Димәк, без карый торган сүзләр – аергыч һәм тәмамлык.
  • Җөмләләрдәге калын кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куеп карыйк әле.

Агачларның яфраклары коела.

Сары яфраклар коела.

Минем әнием матур.

Өч каен үсә.

Күп кеше килгән.

Укыган бала белә.

  • Хәзер, әйдәгез, аергычка хас булган билгеләрне атыйбыз. (Аергычка биргән билгеләмәгә кластер төзиләр.)

Җөмлә кисәге

Җәмләнең иярчен кисәге

Предметның билгесен белдерә

Предметның исәбен, санын белдерә

Кемгә (нәрсәгә) каравын белдерә

Исемгә ияреп килә

нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә

  • Нәтиҗә. Димәк, җөмләдә исемне ачыклап килгән иярчен кисәк аергыч дип атала. Аергыч нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә.
  • Алга таба калын кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куябыз.

Мин әнине яратам.

Ул әнисен ярата.

Мин китап укыйм.

Мин әнинең кайтуын көтәм.

Мин серемне әнигә сөйлим.

Мин бу хәбәрне әнидән белдем.

Мин шул укытучыда белем алдым.

Ул әнисе белән бара. Мин әнием турында сөйлим.

  • Хәзер, әйдәгез, тәмамлыкка хас булган билгеләрне атыйбыз. (Тәмамлыкка биргән билгеләмәгә кластер төзиләр.)

Җөмлә кисәге

Җөмләне иярчен кисәге

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап килә

Предметны, затны белдерә

кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? сорауларына җавап бирә

  • Нәтиҗә. Предметны, затны белдереп, кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк тәмамлык дип атала. Ул күбесенчә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый.
  • Аергыч һәм тәмамлыкка хас булган билгеләрне санап чыктык, нәтиҗәләр ясадык. Игътибарны хәзер менә бу җөмләләргә юнәлтик әле.

Мин әнинең күлмәген юдым.

Мин әнинең кайтуын көтәм.

  • Калын кара хәрефләр белән бирелгән сүзләр кайсы җөмлә кисәге була?
  • Ничек ачыклыйбыз?
  • Нәтиҗә. Иялек килешендәге сүз җөмләдә ике функция үти ала. Ул исемгә иярсә – аергыч, ә фигыльгә иярсә, тәмамлык була.
  • Безнең бүгенге мастер классыбызның максаты аергыч һәм тәмамлыкларны бер-берсеннән аера белергә өйрәнү иде. Кайсыларыгыз мин бүген үзем өчен яңа белемнәр алдым, нәрсәгә дә булса өйрәндем дип саный, үзегезне алдагы кәгазьләрдә тиешле тамгасын куярсыз.
  • Эшләгән эшләребез, алган белемнәребез файдага булсын. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау булыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән мастер класс.

Мастер класс укытучылар белән үткәрелгән чара....

"Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы)

7 класста үткәрелгән "Җөмлә төрләрен кабатлау" дәресенең ФГОС дәрес планы....

Татар теленнән мастер - класс

Сыйфат темасына мастер - класс...

Татар теленнән мастер-класс

Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.Бурычлар:-           Катнашучыларны мастер –классның планы белән таныштыру;-...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...