Зиннәтова Лилия Максут кызы

Укытучы! Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу, язар өчен алтын нурлар эзләп табу.

Хезмәтем, яшәү рәвешем - газиз милләтем өчен

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Лидерлык нигезләре һәм яңа технологияләр

Увлечения: тау чаңгысы, тегү, М.Мәһдиев, Гаяз Исхакый, Т.Миңнуллин иҗаты, канатлы сүзләр җыентыклары

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Алабуга шәһәре

Место работы: Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе

Звание, ученая степень: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zinnatova-liliya-maksutovna
"Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Ризаэддин Фәхреддин

Хөрмәтле коллегаларым, әлеге сайтымны бер-беребез белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, укучыларымны киләчәк таләпләренә туры килердәй шәхес итеп тәрбияләү һәм газиз туган телемнең куллану даирәсен киңәйтү максатыннан ачам

О себе

Мин 1984 елда Кукмара районы Зур Сәрдек авылында табиблар гаиләсендә туганмын. Әти-әниемнең пар канаты астында нечкә күңелле, эш сөючән, максатчан,тырыш кыз булып үстем.Иң күңелле мәктәп елларым, хөрмәтле укытучыларым, яраткан сыйныфташларым, "Чәчкә" халык бию ансамбелендә сәхнәләрне дер селкетеп биюләребез, курчак театры, без куйган төрле спектакльләр, истәлекле кичәләр бүген дә хәтеремдә якты мизгел булып саклана...Сагындыра, бик сагындыра ул еллар...Балачактан ук, әти-әнием кебек табиб булам дип куелган максатым да, 11 сыйныфта укыганда мәктәбемнән аерыла алмаганга үзгәрде . Гел табиб булам дип, биология, химия буенча күпме өстәмә китап укыган укучының кисәк үзгәргән фикере укытучыларымны да аптырашта калдырды. Биология укытучым әле шактый еллар үпкәләп тә йөрде. Ләкин  мин инде хәл иткән, әти-әниемне дә күндергән идем.  Миңа мәктәп кирәк, мин дә татар теле һәм әдәбияты укытучым Гөлсинә Вагыйз кызы кебек укучыларымда туган телгә мәхәббәт уятачакмын...  2001 елда минем хыялым чынга ашты, ниһаять, биология һәм химия китапларын читкә куып тау кадәрле укыган тау кадәрле булып өелгән әдәби әсәрләр укуым юкка булмады. Мин - татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеге студенты.  Тарихы ерак елларга сузылган, бихисап зыялы шәхесләр тәрбияләгән данлыклы университетның ишеген ачып кергәч, тел белеме, әдәбият һәм тарихның күп серләрен ачтык, китапханә бикләнгәнче укулар, сирәк китаплар бүлегендә иске татар языун укый алмый елаулар, бер минут вакытым юк бит дигән чакта да, каяндыр вакыт табып, "Студентлар язы"на әзерләнү, Рушан абый белән спектакльләр әзерләү инде барысы да күңелле хатирәләргә әйләнеп, арттан ак юл кебек сызылган. .. Ләкин университетны тәмамлагач, әллә уку ялыктырганга, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, мин хезмәт юлымны бөтенләй башка юнәлештә башладым. Кукмара Район Советына яшь белгеч булып эшкә урнаштым, биредә хезмәткәрләргә куелган таләпләр җитди иде,аларны аклар өчен бик күп укырга,өйрәнергә туры килде. Тиешле имтиханнарымны биреп, әйдәп баручы белгеч дәрәҗәсенә ирешкәч, үз гаиләмне корып башка шәһәргә китәргә туры килде.   Бүгенге көндә өч сабыйга гомер бүләк иткән  кадерле әни мин, гаиләм тормышымдагы иң зур терәгем һәм бүләгем.  Алга таба хезмәт юлым "Алабуга нуры"газетасында дәвам итте. Укытучылар газетага мәкалә китергән саен, йөрәк әчетеп куя иде,эх, миңа да мәктәп кирәк бит, дип уйлый идем.Ниһаять, борма юллар үтеп, 2015 елда мин укытучылык хезмәтемне Алабуганың 10нчы санлы урта белем бирү мәктәбендә башладым, тәҗрибәле хезмәттәшләремнең акыллы, эшлекле киңәшләре минем канатларымны укытучы буларак ныгытты, бу хезмәтнең бихисап күп нечкәлекләренә өйрәндем. Шәһәребездә күптелле белем бирү комплексы ачыла дигәч,күңел тагын да яңа үрләр яуларга талпынды, яңалык куркытса да, кызыксыну, эшләү теләгемнең көче мине бу мәктәпкә алып килде. Бүгенге көндә мин Алабуга шәһәренең "Адымнар -Алабуга" күптелле белем бирү комплексында татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Эшемә сөенеп килеп, укучыларымның уңышларына куанып кайтам. Эшемнең төп максаты - заман белән бергә атлап, барлык яңалыклардан хәбәрдар булу,  укучыларымны туган телемә гашыйк итү .

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Туфан Миңнуллин фәлсәфәсе - тормыш дәрьясын гизәргә акыл бирсә, Фәнис Яруллин иҗаты - күңел аклыгын югалтмаска юл күрсәтә.      

Мой взгляд на мир

Гаиләм, якыннарым тормышымны  ямьле итә, балкып яшәү, янып эшләү өчен миңа көч бирә.

Моё портфолио

Күңел биреп эшләгән,

Татлы җимешен ашар)))

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы