Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыре
план-конспект урока (6 класс)

Зиннәтова Лилия Максут кызы

Муса Җәлилнең "Чәчәкләр" шигыренә анализ ясау дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx34.12 КБ
PDF icon yanyrtylgan.pdf1.22 МБ

Предварительный просмотр:

Лилия Максут кызы Зиннәтова, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесенең туган тел укытучысы                                                     

 

 Предмет :   Татар әдәбияты  

Тема:  Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыре. 

Сыйныф:    6 

 Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү

 

 Дәрес максатлары: 

 1.Укытучы өчен: 

 Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): 

  • М Җәлилнең “Чәчәкләр”шигырен укып анализлау;

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе): 

   -укучының сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен үстерү

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): 

  • Бөек Ватан сугышы батырлары һәм туган ил белән горурлану хисләрен үстерү,

Җиһазлау:   сугыш һәм тыныч тормыш күренешләрен чагылдырган зона, пликерс карточклары,  төрле төстәге биремнәр язылган  карточкалар, авыр аңлаешлы сүзләрнең Аңлатмалы сүзлектәге мәгънәсе күрсәтелгән карточкалар, хисләрне чагыдыручы картиналар, чәчәкләр, музыкаль бизәлеш

Дәрес барышы: 

  1. ОЕШТЫРУ, МОТИВЛАШТЫРУ 

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм кадерле укучылар. Бүген дәрестә сезнең белән мин – Лилия Максут кызы эшләячәкмен. Кеше гомерендә онытылмаслык мизгелләр була. Безнең бүгенге очрашуыбыз да шундый булса иде. Ә моның өчен сездән зур тырышлык, активлык сорыйм. Укучылар, үз эшчәнлегегезне дә сез бүген үзегез бәяләрсез. Моның өчен һәр төркемдә бер җаваплы укучы билгелик. (җаваплы укучылар билгеләргә, исемләп әйтелә). Сез төркемегездә дөрес җавап биргән һәр укучыга бер  китап кыстыргычы бирә барырсыз. Ул бер балл дигәнне аңлата,дәрес ахырында без аларны билгеләргә әйләндерербез. (кыстыргычларны өстәл кырына куерга).

Укучылар, сезнең белән очрашуга чәчәкләр белән килдем.

  • Чәчәкләр күргәч, сезнең күңелдә нинди хисләр туа?(матур, якты, шатлык хисләре)
  • Чәчәкләр безнең тормышка ни өчен кирәк?(тормышны матурлау, кешеләргә шатлык бирү өчен)

Әйе, чәчәкләр алар матурлык символы.Безнең дәресебезгә дә алар матурлык өстәсен.

Бөтен җир йөзе матур чәчкәләргә төренгән табигатьнең иң матур мәле  1941елның 22 июнендә (бомба тавышы) безнең җиребезгә фашистлар бәреп керә. Сугыш башлана... Сугыш... Бәхетле гаиләләрне җимереп, нәни сабыйларны ятим иткән, аналарның газиз балаларын тартып алган кара көч син – сугыш....  Бер кечкенә генә ипи кисәгенә тилмереп үлгән балалардан явызларча көлгән вәхши син – сугыш. Бар нәрсәне кара күмер итүче кара көч син сугыш...Сугыш... Укучылар, дәрес ахырына бу ямьсез сугыш күренешен, сезнең җаваплар ярдәмендә бүгенге тыныч тормышыбызга әйләндерербез.

  1. БЕЛЕМНӘРНЕ АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ 

Укучылар, сугыш темасы әдәбият дәресе белән ничек бәйләнә ала  соң?  Укучылар җавабы(әдәбият дәресендә сугыш вакытында иҗат иткән язучыны өйрәнәбез. Сугыш турында язылган әсәрне өйрәнәбез)

 

БӘЯЛӘҮ

  • Нәкъ шулай, ә бүген дәресебездә кем иҗатына тукталырбыз, нинди әсәр өйрәнербез, монысын сары карточкадагы биремнәрен үтәсәк ачыкларбыз. Биремне төркемнәрдә башкарабыз. Беренче өстәл сезгә нинди бирем?  (җөмләләрне укырга һәм төркемнәрдә фикерләшеп, бу юллар кем турында икәнен ачыкларга)? Икенче өстәл сезнең бирем нинди? (ребусны чишеп, әсәр исемен ачыкларга).

     ( 1) сораулар: 1)Ул 1906 елның 15февралендә Оренбург өязе, Мостафа авылында туган.2)Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан.3)Немецларга әсирлеккә эләгеп, Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән. 4)Казан шәһәрендәге Опера һәм балет театры аның исемен йөртә.)

2)Чәй+чәк-чәк +ләр

Димәк, кемнең нинди әсәрен өйрәнербез?(без бүген Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырен өйрәнербез)

.

Тактада Муса Җәлил портреты,  шигырь исеме «Чәчәкләр» дигән сүз ачыла

БӘЯЛӘҮ

               

Искә төшерик әле, яңа әсәр өйрәнгәндә без дәрестә ниләр эшлибез? (Укучылар җавабы: укыйбыз, анализ ясыйбыз, нәрсә турында икәнен ачыклыйбыз)

БӘЯЛӘҮ

 Без бүген өйрәнәсе “Чәчәкләр” шигырен Муса Җәлил 1943 елның ноябрендә, Моабит төрмәсендә язган.  Ул “Моабит дәфтәрләре”(китап күрсәтелә) җыентыгына кергән.

III. ЯҢА БЕЛЕМНӘР ҮЗЛӘШТЕРҮ

Шигырьне аңлау өчен яңа  сүзләр белән танышыйк. Һәркем алдына кызыл карточкалар куелган.  Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы). Икенче ягында, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндәге мәгънәсе бирелә.(Дөрес җавапны билгеләп барырга онытмыйк)

БӘЯЛӘҮ

Укучылар, шигыребез “Чәчәкләр” дип атала. Димәк, анда ниндидер чәчәк исемнәре булачак. Аларны сезнең өстәлләрне бизәгән чәчәкләр арасыннан табып карыйк. Мәкләр нинди төсле чәчәкләр, ничек тәрҗемә ителә? Нәркисләр? Сөмбелләр?

БӘЯЛӘҮ

Инде шигырьнең үзенә күчик. Сезнең өстәлләрдә сугыш төсмере чагылган кәгазьләрдә “Чәчәкләр” шигыре бирелә. Мин укый башлыйм, сез вакыйгаларны күз алдыгызга китереп, игътибар белән тыңлагыз.Соңрак үзегез дәвам итәрсез.

ШИГЫРЬ УКУ (тукта, шигырьне кулыңа ал,1 строфа укы, алар дәвам итә )

БӘЯЛӘҮ

IV. ЯЛ МИНУТЫ.

                Хәзер мин сезгә шигырь юллары әйтәм, алар “Чәчәкләр” шигыреннән алынган икән сез утырасыз, юк икән басасыз.

1.Сәгать суга даң-даң

Хәбәр бирә таңнан...

2. Баргыгыз болынга балалар....

3.Чоландагы ак майга

    Ияләшкән күселәр

4. Балалар – сез гөлләр үзегез...

  1. ЯҢА БЕЛЕМНӘРНЕ БЕРЕНЧЕЛ НЫГЫТУ.

Инде әсәрне җентекләбрәк өйрәнүгә күчик

  • Әсәр нинди жанрга карый? (шигырь жанрына карый, лирик төр).

  • “Ил өчен барды бу зур көрәш”,  ди шагыйрь, сүз нинди көрәш турында бара? ( Укучылар җавабы: Бөек Ватан сугышы турында бара.

  • “Киселде күп батыр тормышлар, 

                      Янды зур калалар, авыллар, ...дигән юлларны укыгач, сезнең

                      күз алдына нинди күренешләр килә?  ( Укучылар

                      җавабы:  Киселде ул үлде мәгънәсендә. Каты сугыш булган.

                     Күп кешеләр һәлак булганнар. Янгыннар шәһәр, авылларны

                    бетергән) .

1 НЧЕ КҮРЕНЕШ. Һәм 1945 елның ямьле май аенда алмагачлар шаулап чәчәк атканда, илебезгә җиңү килде. Сугыш бетүне күрсәтеп мин мылтыкны читкә алып куям, шау чәчәкле алмагачны алга чыгарам)

  1. ЯҢА БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ

- Укучылар, кабул итәргә җайлырак булсын өчен, без шигырьне өлешләргә бүлик. Мәкләргә беркетелгән биремне алыгыз. Эш төркемнәрдә башкарыла. (Һәр төркемгә аерым рәсем бирелә) Беренче төркем сезнең бирем нинди? (Бу картинага исем бирегез һәм шул темаган караган строфаларны табып, матур итеп укып бирегез.)

Ике төркемнең дә биремнәре бер, ә картиналар башка. Эш өчен 1 минут вакыт бирелә.

 

Бу биремне дә бик яхшы башкарып чыктыгыз, рәхмәт.

БӘЯЛӘҮ.Төркемдәге һәркем бер балл ала.

(Куркыныч сугыш, Җиңү шатлыгы)

2НЧЕ КҮРЕНЕШ. Укучылар җиңү таңы белән  җиребезгә дә матурлык кайта, ул яшелләнә, тирә-юньне аллы гөлле чәчәкләр бизи. Кара күмергә әйләнгән җиребезне чәчәкле аланга алыштырып куям.

Ә хәзер инде, нәркисләргә беркетелгән биремнәргә күчик. Беренче төркем биремне укыгыз әле (Яшел төстәге хәрефләр ярдәмендә 1 әдәби термин төзегез һәм терминны аңлатыгыз)  Икенче төркемдә дә шул ук бирем, ләкин терминнар төрле булачак. Эшне төркемнәрдә киңәшләшеп башкарабыз.

Нинди сүзләр килеп чыкты?( Сынландыру ул җанлы булмаган күренешне җанлы итеп күрсәтү), (чагыштыру – бер күренешне икенче күренеш белән чагыштыру). Җаваплар дөрес, эшегезне бәяләргә онытмагыз.

БӘЯЛӘҮ  

Хәзер шигырьдән һәр тропка  1мисал эзләп табуыгызны сорыйм. Бу эшне һәркем мөстәкыйль башкара. ( Чагыштырулар: балалар- чәчәкләр, җир белән ана, чәчәкләр һәм иреннәр, балалар һәм гөлләр. Җанландыру: җил көйли, тирбәтә,  чәчәкләр- җир ананың кызлары-уллары, җир карыны )

БӘЯЛӘҮ  

 Тел сурәтләү чаралары шигырьгә ни өчен кирәк,уйлап карагыз әле(матурлау өчен)

БӘЯЛӘҮ  

3 НЧЕ КҮРЕНЕШ. Килешәм, троплар ярдәмендә шигырьне матурлыйбыз.Сезнең дөрес җаваплар  сугыш кыры күренешен матурлауны дәвам итә. Инде җимерек йортлар да юкка чыксын.

 

  • Укучылар, шигырьдә һәрчак лирик герой була, ә бу шигырьдә ул кем?(Муса Җәлил)
  •  Аның нинди хисләрен билгелик.
  •  Бу җирдә күп булды сугышлар,
    Янгыннар, явымнар, давыллар,
    Киселде күп батыр тормышлар,
    Янды зур калалар, авыллар
    . (курку хисе)

Шул каннар һәм яшьләр аркылы,
Ил бөек җиңүгә иреште.
Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,
Чәчәккә төренде җир өсте. (
Горурлык хисе)

Балалар, сез гөлләр үзегез,
Чыктыгыз калкып җир карныннан.
Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез
Атагыз, агагыз каныннан. (
соклану хисе)

Сез безгә шулкадәр кадерле,
Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!
Ал таңы алдагы дәвернең
Йөзегездә чагыладыр шикелле.(
ярату, шатлык хисе)

БӘЯЛӘҮ. Һәр җавап бирүчене бәяләргә онытмыйбыз

Сезнеңчә, шигырьдә нинди хисләргә өстенлек бирелә. Без моны  пликерс уены белән тикшеребез. Сезнең алда шифрлы карточкалар бар, аларның 4 ягына да инглиз хәрефләре язылган. Тактада сорау чыгачак. Сезнең җавап кайсы хәреф белән бирелгән,шул хәрефне өстә калырлык итеп карточканы күтәрегез. Мин аны телефон ярдәмендә терким һәм нәтиҗәләрне тактада күрә алырбыз. Шифрны капламагыз. Бу эш өчен һәркем балл алачак.

 ПЛИКЕРС уены.

Күпчелек, шатлык хисе дип уйлый, курку хисе вариантын сайлаучылар да бар. Беренче сан артында утыручы  Курку хисен билгеләгән, җавабынны аңлат әле (Сугыштан курку хисе сугыш китергән авырлыкларны  күрсәтә автор) Шатлык хисләрен безнең 6 сан артында утыручы  сайлаган, ә син ни өчен  шатлык хисе дип уйлыйсың? ( инде сугыш беткән, балалар шат,  чәчәкләр үсә, җиңү килгән)

 

БӘЯЛӘҮ

  1. РЕФЛЕКСИЯ (ЙОМГАКЛАУ)  
  • Бу шигыре белән Муса Җәлил безгә ни әйтергә тели? (Укучылар җавабы:тыныч тормышның матурлыгын күреп рәхәт яшәргә кирәк, сугыш бик куркыныч, сугыш беркайчан да кабатланамасын

Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Дөньяларда тынычлык булганда гына без бәхетле, балалар да шат булыр.  

КҮРЕНЕШ.БАЛА. Димәк, сугыш күренешен матурлап бетердек.

Инде герой шагыйребез Муса Җәлилгә  - иҗаты, батырлыгы өчен рәхмәт әйтик. Аерым чәчәкләргә язылган биремнәргә, парларда җавап биреп, бу чәчәкләрне аның портреты янына беркетә барыгыз.  

Бүген Муса Җәлилнең  “...” шигырен өйрәндек.

Бу шигырь “... төрмәсендә” язылган.

Шигырьләрдә нәркис, ..., мәк чәчәкләре телгә алына.

Муса Җәлил .... болынга чакыра.

Шушы шатлыклы нотада, өй эшләре дә алыйк:

  1. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ  

Киләсе дәрескә өй эше, гадәттәгечә 3 дәрәҗә авырлыкта булачак. Алар сезгә бирелгән китап кыстыргычларының арткы ягында, өй эшләрен  шундагы электрон адрес буенча җибәрерсез, укучылар. 

1. шигырьнең үзегезгә ошаган өлешенә иллюстрация ясап, шул өлешне сәнгатьле итеп укыгыз. 

2.Шигырьдәге тел-сурәтләу чараларын табыгыз һәм дәфтәрләрегезгә языгыз. 

3.Безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш батырларына рәхмәт хаты языгыз. 

 

  1. БӘЯЛӘҮ  

 

Слайд  9

5 балл – бик яхшы, өстәлдәге нәркисләрне алыгыз  

4 балл – яхшы, сөмбелләр сезнеке 

3 балл – ярыйсы, мәкләр сезгә, укучылар. 

  • Бүгенге дәресебезнең сезнең хәтерләрдә мәңге онытылмаслык булып калуын телим. Минем кулымдагы бу пыяла савытны җир шары дип күз алдына китерегез. Шигырьнең беренче юллары ничек башлана? (чәчәкле болын белән ) Аннары нинди вакыйга турында сүз бара? (куркыныч сугыш башлана), җир йөзенең бөтен матурлыгы кара күмергә әйләнә.(көл һәм ком сибелә) Зур югалтулар, авырлыклар узып безнең илебез җиңүгә иреште(яшеллек каплана, чәчәкләр куела) бар дөнья матурлыкка чәчәккә күмелде. Илебезнең күге тыныч, без бәхетле. Зәңгәр болытлы күгебездә бары тик тынычлык кошлары ак күгәрченнәр генә очсын.  (Савыт кырына тынычлык символы ак күгәрчен утыртабыз ).

 Укучылар сезнең белән эшләү миңа бик ошады, күзегездә янган очкыннар мәңге сүнмәсен, тарихыбызны онытмый, чын кешеләр булып яшәгез. Дәресебез тәмам. Сау булыгыз. 


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).

Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать  понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...