Татар теле - үткәне, бүгенгесе,киләчәге
статья (7 класс)

Зиннәтова Лилия Максут кызы

Габдулла Тукай эшчәнлеген мөгаллим һәм дәреслекләр авторы буларак өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_-_mogallim.docx18.18 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Тукай - мөгаллим

Зиннәтов Сәйдәш

Алабуга шәһәре “Алабуга-Адымнар”

күптелле белем бирү комплексының

7 нче сыйныф укучысы

 Фәнни җитәкче: Зиннәтова Л.М.

Татар әдәбиятының якты йолдызы булган Габдулла Тукайны бүгенге көн укучылары шагыйрь буларак кына таный. Әлеге хезмәтебез -  гомеренең һәр мизгелен  туган халкына хезмәткә багышлаган бу бөек шәхеснең яңа карашлы мөгаллим дә икәнлеген таныту максатыннан язылды. Максатка ирешү өчен, Г.Тукайның мөгаллим буларак эшчәнлеген өйрәндек. Халык мәгарифе, мәктәпләрдә әдәбият дәресләрен укыту, милли тарихны өйрәнү, халык авыз иҗатын җыю, пропагандалау, үткәндәге әдәби мираска заман күзлегеннән чыгып бәя бирү, музыка, театр – бу өлкәләрнең һәркайсы Тукай өчен мөһим була. Яңа тип мәктәпләр булдыру, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзү өлкәсендә дә ул киң кырлы эшчәнлек алып бара.  

Мәдрәсәдәге хәлләрне үз күзе белән күргән шагыйрь яңа Европа тибындагы катнаш мәктәпләр (реаль училищелар, гимназияләр) булдыру өчен көрәшә, иске татар мәдрәсәләре, андагы программаларны, укытуның торышы һәм укытучыларын кискен тәнкыйтьли. Үзенең «Мәктәп һәм школа» (1912) шигырендә шагыйрь рус һәм татар мәктәбен чагыштырып, «Школада — тормыш, мәктәптә - дин», - дигән фикер уздыра. “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”, “Авыл мәдрәсәсе” кебек шигырьләре дә шул турыда. Ул укыту-тәрбия системасының, кеше шәхесен кимсетүгә, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуы белән ризалаша алмый.

 Габдулла Тукайның  үзенең дә “Мотыйгыя”  мәдрәсәсендә укыган елларында мөгаллимлек итүе мәгълүм. Бу хакта Ибраһим Нуруллинның «Габдулла Тукай» китабында:“1904нче елда кечкенә шәкертләрне укыта торган Гомәр хәлфә Хөсәенов бәдәл алып хаҗга киткәч, укучыларының бер өлешен Габдуллага биргәннәр”, - дип искәртелә. [Нуруллин И., Габдулла Тукай. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.- Б.79] Ул шәкертләргә 4 ай белем бирә, башка хәлфәләр кебек “искелек калдыгы” булмый, ә бала психологиясен тирән аңлап, укучысын уйларга этәреп эшләргә тырыша.Тукайның мәдрәсәсендәге укыту эшчәнлеге турында үзе аңарда укыган Шәриф Каюмов: “Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә шартлар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта ясата. Бу такта шунда ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела... Тукай балалар укытканда  бигрәк тә язуга, телгә, хисапка игътибар итә, ул күбрәк яздыра... Без, Тукайдан укыган балалар, киләчәктә дә аңардан укыйсыбыз килде. Ләкин хәлфә хаҗдан кайткач, тагы иске хәлгә кайттык. Шулай булса да, кара такта үз урынында калды. Хәлфә теләдеме, теләмәдеме, ул да файдалана башлады.”, - дип искә ала.[Нуруллин И., Габдулла Тукай. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.- Б.79]

Уральск мәдрәсәсендә белем алганда Габдулла Тукайның параллель рәвештә рус классында укуы билгеле. Ул А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, М.Горький әсәрләрен яратып өйрәнә, аларның шактыен татарчага тәрҗемә итә. Алдынгы рус революцион демократлары Г.Тукайның иҗтимагый-сәяси һәм педагогик фикер үсешенә зур йогынты ясый. Рус классын тәмамлаганнан соң, ул  мәдрәсәдә укучы кайбер шәкертләргә рус теленнән белем бирә. 1903-1904 елларда шагыйрьнең Уральск шәһәренең бер мәктәбендә укытучылык итүе дә мәгълүм.

Г.Тукай белем бирүдә искелектән арынырга чакырып кына калмыйча, үзе ничек эшләргә кирәклеген үрнәк итеп күрсәтә алган сирәк шәхесләрнең берсе дә, ягъни ул педагогика өлкәсендәге прогрессив карашларын үзенең эш тәҗрибәсендә ачык чагылдыра. Балаларда укырга теләк һәм кызыксыну тудыру өчен укыту процессында яңа методлар, яңа алымнар кулланырга омтыла. Аларны   мөстәкыйль   эшләтү, уку һәм язуга,  укыганны сөйләтүгә,  аерым темалар  буенча фикер  алышу оештыруга  зур  әһәмият  бирә. Ул алдынгы карашлы төрле фән укытучылары белән дә тыгыз элемтәдә яшәгән Зәкия Рәсүлеваның “Тукай эзләреннән” китабында шул заманда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих – география фәннәрен укытучы Закир Шакиров истәлекләре («Тукай Башкортстанда», Өфе, 1966нчы ел) китерелә.  Ул: “дәрестә географик карталар һәм проекцион фонарь белән диапозитивлар кулландым, шунда тыңлап утырган Габдулла Тукай дәресне бик яратты. Соңыннан: «Менә географияне шулай укытырга кирәк аны», - дип югары бәя бирде”,-дип яза. [Рәсүлева З., Тукай эзләреннән. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - Б.46].

Г. Тукай гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшь буынга дөрес тәрбия бирү максаты белән яши. Моның өчен төрле юллар тәкъдим итә, яңача укыту системасына күчү, рус телен өйрәнүгә чакыру, рус әдәбияты белән кызыксындыру, эстетик тәрбиягә дә җитди игътибар бирә. “Халык әдәбияты”  исемле хезмәтендә халыкчан җыр һәм музыканың тәрбия өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия булуын әйтеп,  музыка культурасына бөек рус халкыннан өйрәнергә чакыра. Г. Тукай үзе дә кубызда уйнаган, Ш. Каюмов  “Шәкертлек еллары хатирәсе”ндә аның кесәсендә һәрчак кубыз йөртүе турында искә ала. [Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. Кит. Нәшер.,2003.- Б.25]

Г. Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия була, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә зур роль уйный.

 Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән олуг мөгаллим дә. Тукайның педагогика өлкәсендәге фикерләре бүген дә актуальлеген югалтмаган, без һаман да кайта-кайта Тукайга мөрәҗәгать итәбез, аның белән яшибез.

Әдәбият

  1. Г.Тукай. Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат.кит. нәшр., 1985. - 1986.
  2. Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Хәтер, 2002. – 5б.
  3. Габдулла Тукай:Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшер.,2003. - 271б. 
  4. Исламов Ф.,  Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. – Казан, Татар.кит.нәшр., 2002. – 279 б.
  5. Нуруллин И.,  Г.Тукай. – Казан: Тат.кит. нәшр., 1979. – 302б.
  6. Рәсүлева З., Тукай эзләреннән. -  Казан: Татар.кит.нәшр., 1985, с. 46-50


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...