Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"
статья по теме

Гатауллина Фидания Касымовна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр дә дәрестә отышлы кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mishr.docx32.47 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый- эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Мин үземнең дәресләрдә төрле метод һәм алымнар кулланып, шушы бурычларны тормышка ашырам. Бүгенге мәктәп укытуда ятлау һәм формализм белән килешә алмый. Бу шулай ук татар телен укытканда да истә тотылырга тиеш. Укучының теге яки бу кагыйдәне әйтүе яисә нинди дә булса грамматик күренешне аңлы рәвештә күрсәтүе генә җитми, бәлки ул кагыйдә һәм күренешләрне аңлы рәвештә гамәлдә куллана да белсен.Мәсәлән, укучы җөмлә кисәкләренең аерымлану шартларын әйтә белү белән бергә, аны дөрес интонация һәм пауза белән әйтергә, ә язганда тыныш билгеләрен дөрес куярга һәм шуны үз мисаллары белән исбат итә белергә тиеш.

Укучының аңлылык дәрәҗәсе аның активлыгы һәм үти торган эше белән кызыксынуыннан да билгеләнә. Шуны истә тотып, мин дәресләремне иҗади якын килеп, төрле метод һәм алымнар кулланып үткәрергә тырышам, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләтәм, шулай ук төрле күрсәтмә әсбаплардан файдаланам.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мин “Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасы өстендә эшлим. Аеруча иҗади эшчәнлекләрен оештыруга зур әһәмият бирәм.

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында һәр укучының интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавын, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен, уңай һәм кимчелекле якларын ачыкларга тырышам. Югарыда күрсәтелгән үзенчәлекләре булган укучыларга бер төрле генә таләп куелса, бу аның укудан күңелен кайтаруга, фән белән кызыксынмавына, ялкаулыкка китерә. Шуны истә тотып,мин укучыларымда үзләренә аңлашылмаган нәрсәләргә җавап табу теләге уятам. Белем дәрәҗәләрен билгеләү максаты белән, карточкаларга язып, төрле биремнәр, мәстәкыйль эшләр, таблицалар, схемалар төзергә, сорауларга бирелгән җавапларның дөресен сайлап алу, тестлар ярдәмендә материалларны үзләштерү дәрәҗәсен сынау кебек аерым эшләү алымнарын файдаланам. Укучыларның алган күнекмәләрен үстерү, ныгыту йөзеннән, мин төрле темаларга, төрле сыйныфлар өчен карточкалар, тестлар, схемалар төзедем. Җавапларны дәфтәрдә язарга да, сигнал карточкалар белән күрсәтергә дә була.

Мәсәлән: Җөмлә кисәкләре

Сораулар

Җаваплар

1.Нинди? Кайсы? Кемнең? Нәрсәнең?

Җөмләнең нинди кисәге сораулары?

1.Тәмамлыкныкы.

1.Кемгә? Кемне?  Кемнән?

Җөмләнең нинди кисәге сораулары?

2. Аергычныкы.

2.Кайда ? Кайчан? Ничек? Кайсыныкы?

3. Хәлнеке.

Җаваплар: 2,1, 3.

Балаларның белем дәрәҗәләренә карап, биремнәрне төрлеләндерүнең әһәмияте зур. Мәсәлән,кереш сүзләрне һәм кереш җөмләләрне өйрәткәндә, материалны ныгыту максаты белән, көчле укучыларга, тыныш билгеләрен куймыйча, җөмләләр язылган карточкалар бирәм, тыныш билгеләрен куеп язарга, кереш сүз яки җөмләләрне билгеләргә, җөмләгә анализ ясарга тиеш. Ә III вариант укучыларына тыныш билгеләрен куеп ,  җөмләләр язылган карточкалар бирәм, укучы җөмләне күчереп язарга, кереш сүзләрне билгеләргә, тыныш билгеләренә игътибар итәргә тиеш була.

Шулай эшне төрлеләндереп бирү нәтиҗәсендә, материалны авыр үзләштерүче укучы да үз эшеннән канәгать була, аңарда ихтыяр көче һәм белем алу теләге арта. Андый укучыларга шулай ук өстәмә ярдәм итү дә (эшләү үрнәген күрсәтү, фикерне әйтеп җибәрү, яхшы укучыларның ярдәмен оештыру) белемнәрне үзләштерүгә мөмкинлек бирә. Өй эше биргәндә дә, укучыларга шәхси якын килеп эшләүнең әһәмияте зур. Мәсәлән, аерымланган хәлләрне өйрәнгәндә укучыларга, алар белән бирелгән темага кыска инша язарга кушыла. Ә аерымланган хәлне табарга кыенсынган укучыларга әдәбият дәреслегендәге берәр әсәрдән аерымланган хәлләр кергән берничә җөмлә язып килергә кушам. Шуннан соң гына инша язалар.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең иң нәтиҗәле һәм уңайлы төре-тестлар куллану дип уйлыйм. Алар танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә, белемнәрне дөрес бәяләргә, хаталарны башлангыч этапта ук төзәтергә мөмкинлек бирә. Шуны истә тотып, морфология, фонетика, синтаксистан тестлар төзедем.

Белем һүм күнекмәләрне системалаштыру, йомгаклау, шулай ук укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту максаты белән тестлар үткәрәм. Тест үткәргәндә, шәхси карточкалардагы биремнәрне төрле катлаулылыкта (III вариантта) төзим. Җавап биргәндә укучы аларны ни дәрәҗәдә белемле булуына һәм мөмкинлегенә карап үзе  мөстәкыйль сайлап ала. Минемчә, мондый дифференцияле якын килү укучының белемгә омтылышын арттыра, үз- үзенә дөрес бәя бирү күнекмәсен булдыра, шәхескә шәхес булып үсәргә ярдәм итә.

“Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белән иҗади эшли белү сәләте кыйммәт” дип әйтелә татар мәкалендә. Немец психологы Вильям Штерн тәгълиматы буенча балаларның 3% ында гына иҗади сәләт үзеннән –үзе формалаша, ә башкаларына исә тышкы этәргеч көч кирәк.Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм иҗади эш күнекмәсе бирү үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.

Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда аны тиешенчә укыту, укучыларның кызыксынып өйрәнүе телчеләрнең изге бурычыдыр. Ул укучыларның тел байлыгын үстерү, тел нормаларын үзләштерү, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләре булдыру, шулай ук грамоталылык формалаштыруны үз эченә ала. Әмма программаларда укучыларның  язма сөйләмнәрен, сөйләм телләрен үстерү буенча эш төрләре конкрет ук күрсәтелмәгән. Шуңа күрә мин бу эштә иҗади эшләргә тырышам. Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә күп төрле язма эшләр үткәрелә. Болар-миниатюр һәм гадәти иншалар, изложениеләр, рецензияләр, рефератлар яздыру һ.б..

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә мин укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әниләрен, әби-бабаларын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Моның өчен төп игътибарны укучыларда туган төбәгебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүгә, Татарстан, Әлмәт, Бишмунча җирләренең гүзәл булуын төшендерергә юнәлтәм. Җирле материалларның чыганаклары да, эчтәлеге дә күптөрле. Кабинетта “Иҗади эш-хезмәт җимеше” дигән почмак булдырылды. Монда тупланган чыганаклардан дәрестә дә, ирекле темага иншалар яздырганда да дәрестән тыш башка чаралар үткәргәндә дә кулланам.

Татар теле дәресләрендә өстәмә грамматик материалны, биремнәрне Әлмәт җирлегендәге язучы, шагыйрьләрнең әсәрләреннән, авылыбызда яшәгән һәм яшәүче шәхесләр турындагы мәкаләләрдән, язмалардан алам. Аларны бигрәк тә  “Җөмлә кисәкләре”, “Кушма җөмлә синтаксисы” темаларына караган белемнәрне гамәли яктан  ныгытканда файдаланам.

Хәзерге чорда яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүөһим мәсьәләнең берсе. Шәһәр укучыларыннан аермалы буларак, авыл балаларында әхлакый сыйфатлар булдыруның үз үзенчәлекләре бар.. Авыл укучылары табигать белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар ел фасылларының алмашынуларын үзләренчә кабул итәләр һәм тоялар. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү максаты белән “Серле каләм” дигән әдәби түгәрәк оештырып җибәрдем. Монда укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен ачалар. Түгәрәккә йөрүче укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга, фикерләрен ачык итеп әйтергә өйрәтәм. Районыбызда чыга торрган гәзитләргә мәкаләләр язып торабыз. Бәйләнешле сөйләм үстерүнең мондый төрләре балаларның иҗади сәләтен үстерә дип уйлыйм мин. Дәресләрдә дә күптөрле язма эшләр  үткәрәм. Шуларның берсе инша язарга өйрәтү. Иншаларда укучыларның мөстәкыйль фикер йөртүе дә, сүз байлыгыннан файдалана  алуы да, дөньяга карашы да чагылыш таба. Иншаларны язарга өйрәнү дәресләре бу уңаудан бик әһәмиятле.

Бүгенге көндә дәрескә өстәмә материал табу тагын да җиңел. Интернет ресурсларыннан теләп файдаланам. Укучылар үзләре дә интернеттан дәрескә кирәкле материалны таба һәм куллана беләләр. Бу укучыларның танып белү эшчәнлегенең активлыгын үстерә. Шулай да укытучы дәрестә төп фигура булып кала бирә.

Татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда үзләштерелгән теоретик материалны гамәли яктан кулланылуының төп күрсәткече- һәр елда фән олимпиадасында укучыларымның призлы урыннар яулавыдыр, мөгаен. Шулай ук республика күләмендә үткәрелә торган “Зирәк тиен”  интеллектуаль уенында да теләп катнашалар.

Үземнең язмамны Сиринә Трофимованың “Телебез пакь-йөзебез ак булсын” дигән мәкаләсендәге юллар белән тәмамлыйсым килә:

“Бүген укытучылардан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку, танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгәллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процесына иҗади якын килеп эшләү сорала”. Мин болар белән тулысынча килешәм һәм үз эшемә девиз итеп алырга тырышам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. 2012 нче ел Татарстан  Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елны ачып җибәрү чарасы буларак  бүген мин се...

Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе

Якты Күл авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, күренекле авылдашлар турында материал туплау...

Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Интеграциялы дәрес "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" ( рус теле, башҡорт теле, инглиз теле).

Республика кимәлендә уҙғарылған фәнни-практик конференцияла рус теле, инглиз теле уҡытыусылары менән берлектә "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" тигән темаға асыҡ дәрес күрһәттек. Был дәрестә уҡыусылар ...

Татар теле - үткәне, бүгенгесе,киләчәге

Габдулла Тукай эшчәнлеген мөгаллим һәм дәреслекләр авторы буларак өйрәнү...