Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге
методическая разработка (8 класс) по теме

 

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. 2012 нче ел Татарстан  Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елны ачып җибәрү чарасы буларак  бүген мин сезне әкияттәй гүзәл сихрият дөньясына сәяхәткә чакырам. Халкыбыз күңелендә мәңгегә уелып калган тормышыбызның гаҗәп бай чоры – Болгар чоры бар. Бүгенге чарада борынгы бабаларыбызның үткәненә кайтырбыз, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының  тарихи  һәйкәлләре белән танышырбыз һәм бүгенге көндә аны торгызу кирәклегенә төшенербез. Болгар - безнең бабаларыбызның туган җире, шушы туган җир, туган телебез һәм динебезне саклап калу безнең изге бурыч.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bolgar_ile_utkne_bugengese_kilchge_ziyazova_a.r._9_mktp.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге

Бөгелмә шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары

Зиязова Айгөл Рәшит кызы

Максат: 1) укучыларны Болгар иленең барлыкка килү тарихы, мәдәнияте, тарихи    һәйкәләре белән таныштыру;

     2) күпне күргән халкыбыз тарихына, туган туфрагыбызга, изге җиребезгә хөрмәт хисләре уяту.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, СD диск “Татарлар”, В.Агапов җырлары, укучылар тарафыннан әзерләнгән юл күрсәткеч,  презентацион программа, китаплар күргәзмәсе, “Тәнәфес” мәктәп газетасының махсус кушымтасы, http://www.bolgar.info/museum,  http://www.kcn.ru/tat_ru/history/h_bulg.ru.html , http://ru.wikipedia.org/ , http://bulgar-portal.ru/ 

1 нче укучы      Әй, Болгарым! Синең уйларыңны

                           Мин аңламый кемнәр аңласын!

                           Берәү киткән синнән, берәү килгән,

                           Алып килгән үзенең алласын. (1 слайд)

2 нче укучы     Мин ишетәм монда кайгы-сагыш,

                          Моң-зар аша килгән аһәңне.

                          Хәрабәләр генә калса-калган,

                          Тик онытма, Болгар, бәһаңне. (2 слайд)

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. 2012 нче ел Татарстан  Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елны ачып җибәрү чарасы буларак  бүген мин сезне әкияттәй гүзәл сихрият дөньясына сәяхәткә чакырам. Халкыбыз күңелендә мәңгегә уелып калган тормышыбызның гаҗәп бай чоры – Болгар чоры бар. Бүгенге чарада борынгы бабаларыбызның үткәненә кайтырбыз, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының  тарихи  һәйкәлләре белән танышырбыз һәм бүгенге көндә аны торгызу кирәклегенә төшенербез. Болгар - безнең бабаларыбызның туган җире, шушы туган җир, туган телебез һәм динебезне саклап калу безнең изге бурыч.

Шушы җирдә тибә безнең йөрәк,

Заман мәшәкәте иңсә дә.

Болгар җире – милләтемнең изге бишеге.

Бөек Болгар – Иделемнең газиз күз карасы. (3 слайд)

Мәктәбебезнең татар төркемнәрендә укучы балаларыбыз төркемнәргә бүленеп проект эшләре башкарды.  I төркем – тарихчылар, II төркем – сәяхәтчеләр, III төркем- хәбәрчеләр. Бүген алар сезне үзләренең эш нәтиҗәләре белән таныштырыр.

“Фәридә –Алсу” дуэты башкаруында “Биләр-Болгар таҗы”  җырын тыңлау

Укытучы: Сүз тарихчылар төркеменә бирелә. Алар Болгар иленең үткәне буенча әзерләгән рефератлары белән таныштырырлар.

Бабаларыбызны онытмыйк,

Динебезне торгызыйк,

Тарихны без өйрәник,

Дуслашып, бердәм булыйк,

Болгарны зиярат кылыйк.

1 укучы: Болгар дәүләтенең барлыкка килүе. (4,5 слайдлар)

9 нчы гасырда болгар кабиләләрендә ыруглык җәмгыятенә хас күмәк эшләү, күмәк яшәү мөнәсәбәтләре таркала башлый. Ярым күчмә тормыш белән яшәгән болгар кабиләләре ныклы утрак тормышка күчә баралар. Беренче авыллар, шәһәрләр барлыкка килә. Игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек үсә. Шулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән байлык аерым кабилә башлыклары кулында туплана башлый. Ка биләләр юлбашчылык итү өчен көрәшәләр. Дошман килгәндә генә берләшәләр. Кавказ якларында, Кара диңгез буйларында Бөек Болгар дәүләте һәм зур-зур шәһәрләр төзү тәҗрибәсенә ия булган болгар кабиләләре арада көчлерәк булып чыга. Алар тирәсенә башка кабиләләр дә туплана, аларга буйсына. Ханны, патшаны да болгар кабиләләре куя. Шулай итеп, 9 нчы гасырның икенче яртысында Идел буенда беренче бабаларыбыз — болгарлар дәүләте барлыкка килә. Алар үзләре бу дәүләтне яратып Болгар иле, Болгар йорты яки тагын да кыскарак итеп Болгар дип кенә йөрткәннәр. «Болгар» сүзе илне дә, анда яшәгән халыкны да, илнең   башкаласын   да   аңлаткан.

2 укучы: Болгар иленең хуҗалыгы һәм һөнәрчелеге. (6 - 8 слайдлар)

Болгар дәүләте зур, байлыгы күп, кереме мул булган. Болгарлар җир эшкәртүгә, иген игүгә һәвәс халык булган: тары, бодай, ясмык, арпа үстергән. Терлек асрауга шактый әһәмият бирәләр, кыргый җәнлекләр дә аулыйлар, һөнәрчелек зур үсешкә ирешкән: ювелир сәнгате, архитектура, бигрәк тә таш һәм кирпеч йорт-сарайлар төзү, керамика эшләү нык алга китә. Европада беренче булып чуен кою үзләштерелә, таш чокып язу, нәкыш ую киң колач җәя. Акча сугу эше яңарып, үсеп китә, балчыктан савыт-саба ясау, күн иләү, чуен кою. Болгар күненең даны еракларга таралган. Урта Азия халыклары яхшы күнне Болгар күне, Болгари дип йөрткәннәр. Алардан тегелгән югары сыйфатлы итек-читекләрне фәкать Болгар дәүләтеннән генә сатып алырга мөмкин бул ган. Болгарда эшләнгән эйберләр күп күләмдә чит илләргә дә чыгарыла. Болгар шәһәре халыкара сәүдә үзәгенә әверелә.

3 укучы: Биләр – олуг шәһәр. (9-11 слайдлар)

Болгар —9 нчы-10 нчы гасыр чикләрендә барлыкка килгән борынгы шәһәр. Монгол яуларына кадәр үк ул Болгар илендә генә түгел, бөтен Көнчыгыш Европада эре сәүдә үзәге буларак таныла. Шул вакытлардагы дәүләтнең башкаласы Болгардан (Биләрдән) аермалы бу ларак, аны Тышкы Болгар дип йөрткәннәр булса кирәк. Гарәп сәяхәтчеләре аның турында, Тыш кы Болгар кечкенә шәһәр һәм бары тик сәүдә үзәге буларак кына данлыклы, дип язганнар.

Монгол яуларыннан соң, Кече Чирмешән буендагы башкала Болгар-Биләр җимертелгәч, болгарларның яңа башкаласы элеккеге Тышкы Болгарга күчә. Тиздән ул Олуг    Болгар    дигән    исем    ала.

Шәһәрнең чын мәгънәсендә гөрләп чәчәк ату чоры 14 нче гасырга туры килә. Монголларга кадәрге чорда ул, шәһәр яны бистәләрен дә кертеп, 35—40 гектар мәйдан ны биләп торган. 14 нче гасыр башында исә Болгарның көчле ныгытмалар белән уратып алган май даны  инде  380  гектарга  җиткән.

4 укучы: Болгар илендә ислам дине. (12 слайд)

Болгар иленең рәсми рәвештә ис лам динен кабул итүе зур бер тарихи баскыч була. Ул болгар кабиләләренең берләшеп бер халык булып оешуына ярдәм итә. Алмыш патша үзен алланың җирдәге илчесе дип белдерә. Үзенә буйсынмаган кабиләләргә: «Алла гыйззе вәҗәл мина ислам динен һәм мөселманнар   дәүләтен   бүләк   итте, мин, аның колы, карышканга кылыч белән барырмын»,— дип яный.

Ислам дине Болгар иленең дәүләт булып ныгуында да сәүдә, һөнәрчелек үсешендә дә әһәмиятле роль уйный. Болгар иле ул чорда дөньяда иң алга киткән ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыра. Бу илләрдәге мәдәни, фәнни казанышларның да Болгар дәүләтенә үтеп керүенә җирлек була.

“Болгар иле” җыры (Виталий Агапов сүзләре һәм музыкасы) тыңланыла

Укытучы: II төркем әгъзалары безне Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгына сәяхәткә чакыра. Борынгы тарихыбыз белән очрашу һәр кешегә кызыклы, шуңа күрә Болгар шәһәре һәм аның тарихи һәйкәлләре белән танышу һәркем өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Сүз сезгә – сәяхәтчеләр.

1 нче укучы: Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы 1969 елда оешкан. 1989 елда изге Болгар истәлекләрен тергезү, төзекләндерү һәм аларны халыкларга күрсәтү өчен “Болгар” фонды булдырылган. Тыюлык 500 гектар мәйданны били. Фондларында 100 меңгә якын экспонат саклана. Идел төбен 6 чакрым озынлыкта тирәнәйтеп, Болгарга теплоходлар керерлек итеп, шәһәрчек янында җыйнак кына пристань ачылган. Иске Болгарга күтәрелү өчен матур баскычлар салынган. Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итү көнен искә алу йөзеннән 1989 елдан, ягъни 1100 ел тулу көненнән башлап ел саен дистә меңләгән кеше бирегә хаҗ кыла. Быелгы Болгар җыенында исә 35 мең кеше катнашкан. (13-14 слайдлар)

2 нче укучы: Болгар җиренә аяк баскач та иң элек безнең алдыбызда Җәмигъ мәчетенең мәһабәт күренеше ачыла. Ул 1236 елдан соң төзелә башлый һәм гасыр ахырында салынып бетә. Ул башта буе 34, иңе 32 метрлы дүртпочмаклы таш бина рәвешендә булган. Аңа XIV гасыр башында зур реконструкция үткәрелә. Мәчетнең һәр почмагын өстәмә рәвештә дүрт хәрби манара белән ныгытканнар. Мәчетнең төп ишеге, тәрәзә һәм ишек уемнары геометрик һәм үсемлек дөньясыннан төрле элементлар алып эшләнгән рәсемнәр белән бизәлгән. (15-17 слайдлар)

3 нче укучы: Көнчыгыш төрбә үлчәме һәм төзелеше буенча Урта Азия корылмаларына тартым, ә инде төзү ысулы һәм детальләренең рәвеше ягыннан Кавказ арты белән Кырым төрбәләрен хәтерләтә. Бу төрбәнең кем хөрмәтенә куелганлыгы мәгълүм түгел. Шулай да анда үткәрелгән казу вакытында Бурнаш бәкнең 1291 елда вафат булган кызы Сабар-әлтинең гаять матур язулы 3 метр озынлыгындагы кабер ташының табылуы, бәлкем, гүр иясе ул булгандыр дигән фикергә этәрә. (18-19 слайдлар)

4 нче укучы: Төньяк төрбә Хан мөчетенең төньяк тарафында XIV гасырның 30 нчы елларында салынган. Төзелеше буенча ул Көнчыгыш төрбәгә охшаган, ләкин бераз зуррак һәм күркәмрәк. Аның нигезе дүрткел рәвешендә булып, диварлары сигез кырлы итеп эшләнгән. Хәзерге вакытта аның эчендә Болгар кабер ташларын бергә туплап күргәзмә оештырылган. (20-21 слайдлар)

5 нче укучы: Успения чиркәве 1732-34 нче елларда Болгар хәрабәләре өстендә төзелә. Анда урыс монастыре эшләгән. Биредә Болгар шәһәрен күп еллар буе казу вакытында табылган истәлек-әйберләрдән археология музее оештырылган. Алар шәһәрнең биш йөз еллык тарихы турында тулы мәгълумат бирә. Успения чиркәвендә металлургия, сөяк, агач, чүлмәкчелек, күн эшкәртү, ювелир сәнгате, төзелеш һәм таш кисү, пыяла эшләү һөнәрләре күрсәтелгән. (22-23 слайдлар)

1 нче укучы: Хан мунчасы урынында XIX гасырда  известь калдыкларыннан һәм таштан бер калкулык кына торган. Йөз елдан соң башланган казу эшләре вакытында археологлар таш бина нигезенә тап булалар. Үлчәме буенча мунча бик зур. Хәзергесе көндә аның бары нигезе генә сакланып калган. (24-25 слайдлар)

2 нче укучы: Кече манара – Болгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле. тышкы яктан караганда ул нәкъ шәһәр мәкрәзендәге Хан мәчете манарасын хәтерләтә. Ул 14 гасырда төзелгән. Манараның биеклеге 21 метр чамасы, 48 басмалы әйләнгеч таш баскыч өскә алып менә. Баскычны яктырту өчен стеналарда кечкенә генә тәрәзәләр куелган. Манара тыштан “үреп” ясалган нәфис бизәкләр белән нәкышләнгән. (26 слайд)

3 нче укучы: Ак пулат бүгенге көнгә кадәр сакланып калмаган, ул XIX йөзнең 60 нчы елларында җимерелгән. Бу кайчандыр, төзек вакытында кешеләрне сокландырып торган мунча. Аның үзәк өлеше 6 метр чамасы биеклектә булып, гөмбәз түбә белән капланган. Почмаклардагы янкормаларда биеклеге 4 метрга җитә торган аерым бүлмәләр урнашкан. Бер бүлмәдә зур гына мич һәм кайнар су өчен казаннар урнаштырылган. Аннан юыну залына идән асты каналлары буйлап җылы һава, ә керамик торбалар буйлап су килгән. Юыну залына киенү-чишенү һәм ял итү өчен махсус бүлмәләр тоташкан. Болгар мунчаларын юыну өчен түгел, үзенә бер төрле җыелу, ял итү урыны итеп тә файдаланганнар. Залдагы сулы бассейн, фонтан тирәсендә утырып күңел ачканнар, төрле әңгәмәләр корып кич утырганнар. (27-28 слайдлар)

4 нче укучы: Кара пулат –Болгардагы 14 гасыр урталарында төзелгән биналарның иң хикмәтлеседер, мөгаен. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше инде җиргә сеңгән. Аның як-ягында кечкенә генә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, ә көньяк стенасында өстәмә тәрәзәләр уелган. Өченче катта һәм сигез почмаклы итеп җиткерелгән дүртенче катның һәр ягында берәр тәрәзәсе бар.  (29 слайд)

Риваятьләрдә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.

Кара пулат исеме тагы бер риваять белән бәйле. Аксак Тимер шәһре Болгарны алгач, Болгар ханы Габдулла үзенең гаиләсе белән хөкем сараена кереп бикләнә. Аксак Тимер әмере буенча сарайны бүрәнәләр белән өеп, ут төртәләр. Зур янгында хан гаиләсе һәлак була, тик аның кызы гына могҗиза белән исән кала. Янгын сүнгәч, ак киемгә төренеп хөкем сараеның гөмбәзендә утырып торганын күрәләр. Аксак Тимер хан кызына үзенең хатыны булырга тәкъдим ясый, әмма кыз бу тәкъдимне кире кага. Ярсыган Җиһангир кызның кулга алынган ике абыйсын алып килергә куша. Абыйларының җәзага дучар ителәчәген белгән кыз бер шарт белән Аксак Тимергә кияүгә чыгарга ризалык бирә. Ул абыйларына ике яхшы аргамак биреп җибәрүләрен таләп итә. Абыйлары күздән югалгач, хан кызы, хөкем сараеның гөмбәзеннән аска ташланып һәлак була.

5 нче укучы: Рабига күле турында мондый риваять бар. Болгар ханының Рабига исемле кызы булган. Аның бөтен тормышы хан сараенда узган. Рабиганың дус кызлары һәр кич урманда җыелышып әйлән-бәйлән уйный торган булганнар, ә соңыннан аккошларга әверелеп очып йөргәннәр. Көннәрдән беркөнне хан кызы да ахирәтләре белән урманга чыгып киткән. Бу кичне болгар ханы да ауга чыга һәм урман буенда аккошларны күрә. Ханның җәясеннән ук атылуы белән аккош сурәтендә кызлар очып китәләр. Тик берсе, ук тигәне генә күккә күтәрелә алмый. Якыннан килеп караса, хан үзенең газиз кызын күрә. Кайгыдан ул төне буена елап чыга. Соңыннан бу урында кызлар күз яше кебек чиста һәм ата кешенең кайгысы кебек тирән күл барлыкка килә.

1 нче укучы: Без үзебезнең эзләнүләр нигезендә менә шундый юл күрсәткеч ясадык. Болгар  дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгына рәхим итегез. (юл күрсәткеч белән таныштыра)

Укытучы: Рәхмәт, сәяхәтчеләр, шундый зур эш башкаргансыз икән. Ә хәзер сүзне хәбәрчеләр төркеменә бирәбез. Алар үзләренең эш нәтиҗәләре буларак “Тәнәфес” мәктәп газетасының махсус кушымтасын чыгардылар. Ул “Изге эшләргә- чын күңелдән” дип атала.

1 укучы: Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” поектын гамәлгә ашыруны җитәкләргә алынды. Моның өчен “Яңарыш” (“Возрождение») тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды булдырылды. Менә нинди эшләр алып барыла анда. (30 слайд)

2 укучы: Болгарда сәяхәтчеләрне заманча Елга вокзалы каршы алачак. Идел елгасы буйлап су транспорты белән Болгарга килүчеләр биредәге Елга вокзалына кергәч, эскалатор белән бинаның икенче катына күтәрелсәләр, Бөек Болгар дәүләтчелеге тарихына багышланган яңа музейга килеп чыгачаклар. Вокзалның икенче катындагы ишек каршында “Яңарыш” фонды символикасын урнаштырачаклар. Әлеге объектның төп залында изге китап – дөньядагы иң зур басма Коръән урын алачак. 2012 елның июненә кадәр Коръән Кол Шәриф мәчетенең беренче катында торачак. Төп залның диварында 922 елда Болгарга сәяхәт кылган Ибн Фадланның сәяхәт маршруты картасы урнаштырылачак. Аны сынчы Рөстәм Аббасов эшли. (31 слайд)

Вокзалның аскы катында музей-күргәзмә комплексы урнашачак, залда күргәзмәләр һәм конференцияләр узачак. Күргәзмә экспозициясе борынгы материаллар һәм заманча мультимедиа технологияләрен үзендә берләштерер дип көтелә. Шулай ук Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү актын чагылдыручы мозаик панно урнаштырылачак. Хәзерге вакытта елга вокзалын төзү буенча төп эшләр башкарылган инде. Бары тик бизәкләү эшләрен тәмамлыйсы һәм җиһазларны урнаштырасы бар. Әлеге объектны быелның июнендә файдалануга тапшыру күздә тотыла.

3 укучы: “Тыюлыкта яңа “Болгар” мәчете һәм мәдрәсә комплексы төзеләчәк. Аның проектын Казанның Кол Шәриф мәчетен төзүдә катнашкан архитекторлар Искәндәр Сәйфуллин белән Сергей Шәкүров эшли. “Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетен төзегәндә Татарстан архитекторлары дөньядагы бик күп ислам гыйбадәтханәләренең архитектура үрнәкләрен күздән кичерде, хәзер тәҗрибәләре зур, Болгар мәчетен дә алар төзиячәк. Ул мәчеттән, мәдрәсәдән, шулай ук дин әһелләре белән рәсми очрашулар үткәрү һәм кунаклар кабул итү өчен шәйхелислам яки мөфти хәзрәтнең резиденциясеннән гыйбарәт булачак. (32 слайд)

Зур калалардан ерак, табигать кочагында, борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул иткән җирдә урнашачак мәдрәсә киләчәктә Россия ислам университетының филиалы булып китәр дигән өмет бар”, – дип сөйләде Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Изге Болгар җыены” нда. Биредә төзелеш эшләренең төп өлеше шулай ук ахырына якынлашып килә.

4 укучы: “Икмәк музее” тулы бер музей комплексын тәшкил итәчәк. "Анда җил тегермәне булачак. Әмма җил буламы, булмыймы дигәндәй, ул электр белән эшләячәк. Шулай ук икмәк пешерә торган урын – бөтен кирәк-яраклары белән тегермәнче йорты да булачак. Ындыр табагында ашлыкны киптерә, суга һәм саклый торган урыннар да карала. Хәтта кечкенә-кечкенә генә басуларда төрле бөртеклеләрнең ничек игелүен дә күрсәтәчәкбез. (33 слайд)

 Авылның яшәвен сиртмәле кое, күл һәм инештән башка күз алдына китереп булмый. Алары да булачак. Кечкенә Сабантуй мәйданчыгы шикелле итеп Җыен урыны да ясарга җыенабыз. Туристларга хезмәт күрсәтү өчен тотылачак атларга абзарлар да ясарбыз. Килгән туристлар үз кулары белән нәрсә дә булса эшләп карасыннар өчен тимерчелек, чүлмәкчелек урыннары да булдырырга җыенабыз. Үзләре пешергән икмәкне үзләре авыз итеп карасын өчен икмәк пешерү урыны да, үзенең рестораны да булыр дип күз алдына китерәбез”, ди Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. (34 слайд)

5 укучы: Күпчелек туристлар Болгарга машина белән һәм автобуста киләчәк. Шуңа күрә "Чатырлар шәһәрчеге” корылачак. 9 гектар биләгән бу урынга 1100 машина куеп булачак. Берьюлы 15 мең 600 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Укытучы: Менә безнең сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Әлегә риваятьләргә төренгән борынгы шәһәр, аның архитектура һәйкәлләре, гүзәл табигате белән саубуллашабыз. Барыгызга да зур рәхмәт. (35 слайд)

        Дошманнар теш кайрады аңа, ләкин,

        Бездә көчле корыч куллар бар.

        Болгар исән һәрбер татар йөрәгендә?

        Мәңгелек һәм япь-яшь Болгар бар.

“Хыял” камера хоры, халыкара конкурслар лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова башкаруында “Шәһре Биләр” җырын тыңлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час к 1 сентября «Болгары. Волжская Болгария »

Классный час в 9 классе посвящён  истории основания города Болгары, расположенном на левом берегу Волги. Родословная каждого человека начинается с истории своего народа. Без знания свое...

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...

Хочу рассказать Вам о празднике первое марта в Болгарии - одном из древних обычаев болгар

Здравствуйте, дорогие друзья!  Хочу рассказать Вам о празднике первое марта в Болгарии  - одном из древних обычаев болгар, румын и молдаван . В этот праздник принято дарить амулет...

А знаете ли вы, что 3 марта - день освобождения Болгарии от османского ига.

Здравствуйте друзья! А знаете ли вы, что  3 марта -  день освобождения Болгарии от османского ига.  В 1878 году был подписан мирный Сан-Стефанский договор между Россией и Османско...

Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе

Якты Күл авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, күренекле авылдашлар турында материал туплау...

Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде....

Татар теле - үткәне, бүгенгесе,киләчәге

Габдулла Тукай эшчәнлеген мөгаллим һәм дәреслекләр авторы буларак өйрәнү...