Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе
проект по краеведению (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Мишеева Лариса Михайловна

Якты Күл авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, күренекле авылдашлар турында материал туплау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh_tugan_yagymnyn_utkne_hm_bugengese.docx32.42 КБ

Предварительный просмотр:

                         Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы                        

“Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем

муниципаль бюджет учреждениесе

V региональ “Тукай укулары”

фәнни-гамәли конференциясе                                                                                                                                                                                                                                                                                      

Фәнни-тикшеренү эше

Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе

Эшне башкардылар: 

6 нчы сыйныф укучысы Рузимуратов                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          Руслан  Саидмуратович һәм                                                    7 нче сыйныф укучысы Анисимов Роман Иванович

Фәнни җитәкче: 

I категорияле татар теле һәм                                                                                                                                                                                                                                                                                                      әдәбияты укытучысы  Мишеева Лариса Михайловна

2013-2014  уку елы

Эчтәлек

  1. Кереш ................................................................................................3 бит
  2. Төп өлеш:                                                                                                      

           1. Якты Күл авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе........................3-5 бит                            

           2. Авылның көнкүреш объектлары ......................................................6-7 бит

          3. Авылның күренекле шәхесләре........................................................7-8 бит                                                                                        

III.      Йомгак .......................................................................................................8 бит                                                                                                    

IV.     Файдаланылган әдәбият……………………………………………….9 бит                                                                    

  1. Кереш  өлеш

                                                                    Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

                                                               Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

                                                                                                        Габдулла Тукай

   Туган җир... Туган авыл...

    Йөрәккә нинди якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең дә газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык чишмә буйлары, балыклы күлләре, елга-үзәннәре, киң басулары туган якка мәхәббәт тәрбияли. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, елга-күле күңелгә якын. Туган җиребез, туган илебез күз карасыдай  кадерле һәм газиз безгә.

           Адәм баласы үткәнне белми торып алга, киләчәккә таба дөрес юл таба алмый. Кешелекнең һәм кешенең тарихи аңы булырга тиеш. Син кем? Кайда тугансың? Туган авылың, төбәгең кайда? Аларның тарихы, язмышы нинди? Менә ни өчен адәм баласы бу сорауларга җавап эзләп, үзенең авыл, төбәк  тарихы белән яхшы таныш булырга тиеш. Шулай ук авылның үсешенә армый-талмый хезмәт итүче күренекле авылдашларны барлау да бик мөһим дип уйлыйбыз. Шуннан чыгып,  без дә Туган ягыбыз тарихын кулдан килгән, мөмкин  булган  кадәр бәян итәргә җыенабыз.

          Әлеге эшне башкарганда, безгә бик күп җирләрдә булырга, авылыбызның  хөрмәтле кешеләре (Маркелов Иван Никитович, Кирилов Иван Иванович, Матвеев Прокофий Кирсанович, Чернова Галина Федоровна һ.б.) белән очрашып әңгәмә корырга туры килде. Күп кенә материалларны авыл һәм район китапханәләрендә, музейларында тупладык.

  1. Төп өлеш
  1. Якты Күл авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе

         Якты Күл  авылы Зәй елгасының сул як ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 12 км. ераклыкта, Яр Чаллы пристаненнан 72 км. ераклыкта урнашкан.  1920 елга кадәр Зәй волосте, Минзәлә өязенә Уфа губернасына кергән, ә 1920 елда ТАССРга.

      Авылыбызның оешу тарихы турында авыл аксакаллары болай дип сөйли.

      [1]Якты Күл авылына 17 гасырның I яртысында нигез салынган. Дөресрәге, рус милләтеннән булмаган кешеләрне көчләп чукындырганнан соң, 1630-1640 елларда, нигез салынгандыр.   1775 елның 28 февралендә князь  Мещерскийның рапортында “Якты Күл” авылында яшәүчеләрнең Пугачев гаскәрләренә актив ярдәм күрсәтүләре хакында язылган.

      Безнең авылга күчеп килүчеләр, христьян динен кабул иткәч, ирекле булган, түләүләрдән, хезмәт итүдән азат ителгән, акчалата бүләкләнгән һәм аларга үзләре яшәргә теләгән урынны сайлап алу мөмкинлеге бирелгән.

     Беренче күчеп килүчеләр Казан артындагы Савруш, Мишә, Байраш авылларыннан һәм берничә гаилә Пенза өлкәсеннән (руслар) булган. 

     Беренче урам күл буенда ярымтүгәрәк рәвешендә урнашкан була. Бу урамда, күбесенчә, Савруш авылыннан күчеп килгән халык төпләнгән. Арт урамда Мишә авылыннан күчеп килүчеләр, ә аз гына югарырак Байраш авылыннан күчүчеләр. Рус халкы үзәннең уң ягына нигез сала. Бер-берсенә элек яшәгән авыл исеме белән эндәшкәннәр. Яңадан мөселман диненә күчмәсеннәр дигән максат белән, рус милләтеннән булмаган яңа чукындырган халыкны руслар белән катнаштырганнар. Русларга яңа чукындырылганнарны һәрвакыт күз алдында тотарга: бергә эшкә йөрергә, бергә ашарга, бәйрәмнәрне бергә үткәрергә дигән боерык бирелгән. Руслар моннан файдаланганнар, хәтта үзләренә эшләргә мәҗбүр иткәннәр (утын ярырга, кар чистартырга, су ташырга һ.б.). Керәшеннәргә русларның күп яклары ошамаган. Шуңа күрә алар  үзәнлектә сакчылар куйганнар. Әгәр дә рус кешесе килсә, алар: “Сшибай килә!”-дип кычкырганнар. Ирләр моны ишеткәч, урманга кача торган булганнар. Чөнки руслар: “Если не будешь  делать, я тебя так  сшибу!» - дип куркытканнар. Шуңа күрә күп кенә русларның фамилиясе дә “Сшибай” сүзеннән килеп чыккан дигән фикер яши.

      Ә хәзер Якты Күлнең урнашкан урынын карап үтик.

      Элек бу урында күл булган. Безнең якларга беренче аяк баскан кешеләр бу күлне күреп, аның чисталыгына таң калганнар. Чыннан да, күл тирән булуына карамастан, төбендәге ташлары да күренгән. Шуңа күрә алар шушы күл янына урнашырга булалар да һәм авылны Якты Күл дип атыйлар. Еллар үтә барган саен,  авыл үсә, ә табигать үзгәрә. Күл кибә башлый.  Һәм авыл халкы аны саклап калырга бөтен көчен куя. Алар Зәй елгасыннан күлгә таба канау казыйлар.  Күл үз хәленә кайта, ләкин озакка түгел. Тиздән Якты Күл авылыннан Пустын авылына юл салу аны бөтенләй юк итә дисәң дә була.

 [2] 1917 елга чаклы Якты Күл авылында 242 хуҗалык булган, халык саны  –  1410 кеше.

    Авыл халкы игенчелек, тимерчелек, терлекчелек,  чигү белән шөгыльләнгән. Хатын-кызлар мендәр-ястыкларның тышына бик матур итеп чигүләр чиккән. Авыл уртасында тимерче  алачагы эшләп торган. Анда сука төрәннәре ясаганнар, ат дагалаганнар. 76 крестьян хуҗалыгы кустар һөнәрчелеге белән шөгыльләнгән.

    1927 елда авыл советы оештырыла.   Беренче председатель итеп  Дмитрий Романович Акатьев сайлана.

    1929-1930 еллардагы күмәкләштерү чорында авылда “Красное Озеро” колхозы оештырыла.  1959 елда  колхозга “Красный маяк” исеме бирелә.

    Бөек Ватан сугышы елларында ил җилкәсенә төшкән     авырлыкларны  Якты Күл авылы халкы да татый.  Сугыш кырларында 112 авылдашыбыз һәлак булган һәм хәбәрсез югалган.

    Бүгенге көндә авылыбызда төп белем бирү мәктәбе, аның составында балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, саклык банкы, элемтә бүлеге, өч  кибет халыкка хезмәт итә.
 Һәрбер керәшен авылының үз бәйрәме була. Якты Күл авылы элек-электән үзенең таң калдырырлык Казанский бәйрәме белән танылган.

   2. Авылда булган көнкүреш объектлар

          Җирле үзидарә советы

 [3]Беренче авыл советы 1927 елда оештырыла. Аның председателе итеп  Д.Р. Акатьев сайлана. Хәзерге көндә җирле авыл советы таш бинада урнашкан.

Якты Күл җирле авыл советына шулай ук Пустын һәм Утяшкин авыллары да керә. Авыл советының территориясе 89,8 кв. км. Халык саны – 801 кеше. Халыкның милли йөзе: татарлар – 513, руслар – 276, башка милләт кешеләре – 12.

Бүгенге көндә авыл советының рәисе – Пудов Сергей Вениамин улы, урынбасары – Акатьева Дилия Гавис кызы, хисапчысы – Шугулёва Людмила Петровна.

       Мәктәп

   [4]Беренче дәүләт мәктәбе 1894 елда ачыла. 1903 елны көчле янгын чыгу сәбәпле, мәктәп тулысынча янып бетә. 1926 елга кадәр балаларны аерым йортларда укытканнар.

   1926 елны күл буена башлангыч мәктәп салына. Ә 1955 елны җидееллык агач мәктәп бинасы төзелә.

   1966 елны ике телле урта мәктәп ачыла. Бу мәктәптә Якты Күл балаларыннан кала Сәвәләй, Чыбыклы, Унбия, Утяшкин, Сәрәпәле авылларыннан килгән балалар да белем алган.

   1972 елны таштан салынган ике катлы мәктәп бинасы эксплуатациягә тапшырыла.

    Хәзерге көндә мәктәптә 52 балага 15 укытучы белем бирә.

     Мәдәният йорты

[5]Элек мәдәният йорты бер катлы агач бинада урнашкан була.

1982 елны ике катлы таш бина салына. Бүгенге көндә мәдәният йортының  икенче катында китапханә дә урнашкан.  Мәдәният йортының директоры Егорова Татьяна Александровна, сәнгать җитәкчесе – Блохина Татьяна Михайловна.

     Кибетләр

 Авылда халыкка шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган 3 кибет хезмәт итә: “Надежда” кибете һәм ике “Родник” кибете.

3. Авылыбызның күренекле шәхесләре

     Авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында яшәп, туган илебезгә, туган авылыбызның үсешенә армый-талмый хезмәт итүче күренекле шәхесләребезне дә атап китү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Алар арасында күренекле сәнгать әһелләре, атказанган укытучылар, орден-медальләргә лаек булган  очучыларыбыз, механизаторларыбыз, терлекчеләребезнең  дә булуы белән без чын күңелдән горурланабыз.

Байрашев Кузьма Андреевич – Россия академиясенең табигать фәннәре профессоры.

Дмитриев Сергей Ильич – рәссам.

Егоров Владимир Фролович – “Зәй” агрофирмасы ачык акционерлык җәмгыяте директоры.

Субботин Василий Матвеевич – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы.

Шибаев Николай Павлович – шагыйрь.

Илалтдинова Роза Хәмзә кызы - “Новый Зай” газетасы редакторы.

Байрашев Павел Андреевич - район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча урынбасары.

Акатьев Валерий Григорьевич – Зәй ГРЭСының инвестицияләрен реализацияләү бүлеге җитәкчесе.

Акатьев Владимир Андреевич – Россия дәүләт социаль университетының профессоры. 

Шугулев Алексей Филимонович – очучы.

Тумбинский Сергей –  механизатор.

Антипова Анастасия Максимовна – терлекче.

Татарстанга күренекле шагыйрь, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Якты Күл авылыбыз бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Шундый тырыш, эшчән халкыбыз белән ничек горурланмыйсың!

Алга таба да без күренекле авылдашларыбыз турында материал туплауны дәвам итәрбез.

  1. Йомгак

     Шулай итеп, безнең Якты Күл авылы - бай тарихлы, искиткеч гүзәл табигатьле авыл.

   Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланабыз.      

     Еллар үтү белән кайбер  авыллар юкка чыккан, алар тарих битләрендә генә калган. Бүгенге көндә дә яшьләр шәһәргә омтыла. Безнең авылны да бу язмыш көтмәсен иде, авылыбыз мәңге яшәсен иде.

   Эш барышында  үзебез өчен бик күп ачышлар ясадык. Авылыбызның тарихы игътибарга лаеклы булуына инандык. Якты Күл авылына 17 гасырның I яртысында нигез салынганлыгын һәм авыл исеменең килеп чыгышын, мәгънәсен ачыкладык. Авыл халкының игенчелек, тимерчелек, терлекчелек,  чигү белән шөгыльләнгәнлеген, хатын-кызларның мендәр-ястыкларның тышына бик матур итеп чигүләр чиккәнлеген ачыкладык.

   Бу эзләнүләр  безне бик нык мавыктырды, кызыксындырды.

   Эзләнүләребез барышында без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

  • Якты Күл авылының тарихы бик бай;

  • авылның күренекле вәкилләре турында материал туплауны дәвам итәргә

    кирәк;

 • туган якның тарихын өйрәнү, күренекле кешеләрен ачыклау өчен китапханәгә

    бару гына җитми, ә өлкән буын кешеләре белән очрашу да, музейларда булу

    да кирәк.

Файдаланылган әдәбият

  1. Хаҗиев Р.И. Тарихи бизәкләр.- Казан: 2006.
  2. Малахов В.С. Зәй энциклопедиясе. – Казан: 1994.
  3. Максимов Н.В. Без бер тамырдан.- Казан:Мәгариф, 2002.


[1] Якты Күл урта мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Чернова Г.Ф. сөйләве буенча язып алынды.

[2] Малахов В.С. Зәй энциклопедиясе. – Казан: 1994, 214-215 б.

[3] Авыл советы тарихыннан язып алынды. Җыеп туплаган: Акатьева Д.Г.

[4] Якты Күл урта мәктәбенең тарихи музееннан язып алынды.

[5] Мәдәният йорты директоры Егорова Е.А. тарафыннан язып алынды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Үзтәҗрибә белән уртаклашу "Татар теле: үткәне, бүгенгесе"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игьтибар итәм. Иҗади эшләр, төрле вариантагы тестлар, карточка тәкьдим итәм. Соңгы елларда информацион технологияләр д...

Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. 2012 нче ел Татарстан  Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елны ачып җибәрү чарасы буларак  бүген мин се...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган төбәгемнең үткәне һәм бүгенгесе.Авторлык программасы

Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен төзелде....

Татар теле - үткәне, бүгенгесе,киләчәге

Габдулла Тукай эшчәнлеген мөгаллим һәм дәреслекләр авторы буларак өйрәнү...