Урманчеева Розалина Эльбрусовна

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Тырышкан кеше генә үз теләгенә ирешер.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Проводить интерактивные формы уроков, литературные вечера, внеклассные мероприятии

Увлечения: Творчество, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МБОУ "СОШ №78"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/urmancheeva-rozalina-elbrusovna
Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов

Хөрмәтле коллегаларым! Сезне үз сайтымда күрүемә шатмын. Бергә булып, ярдәмләшеп яшик!

О себе

Мин - Кама Тамагы районы кызы. Сабый вакытларымнан ук табигатьнең һәр үзгәрешенә: аккан суга, искән җилгә, яуган яңгырларга, үскән чәчәкләргә сокланып көне буе урамда йөрергә ярата идем. Шул гадәтләремә аптырап беткән әтием: “Син минем кызчыгым гына түгел, табигать кызы, ахрысы”,- диеп бик еш яратып кына шелтәли иде. Туган ягым туфрагына тәпи басып, бәбкә үлән өстеннән яланаяк йөгереп узган көннәрем җилдәй үткән дә киткән. Җил – Вакыт бит ул, беркайчан тынычлык белми: хыяллана, эзләнә, өметләнә, уйлана… Менә бүген дә Вакыт диңгезендә чайкалам, дулкыннар мине кире балачакка, күңелемдә яраткан һөнәрем чаткылары кабынган мизгелгә әйди.Кечкенәдән күрше-тирә балаларына дәрес укытып уйнаган, үсә төшкәч, яраткан укытучысын тормыш идеалы иткән кызның укытучы һөнәрен сайлавы табигыйдер, мөгаен. Балачак хыялым мине Казан федераль университетына алып килде. Мәктәп елларында ук район, республика гәзитләрендә шигырьләрем, мәкаләләрем басыла иде. Ә данлы Казан миңа тагы да югары мөмкинлекләр бирде. Танылган композиторлар, җырчылар белән очраштырды, ә алар минем берничә шигыремне "көйле" иттеләр. Минем күңел түрендә йөрткән сүзләрне, бөтен дөнья халкына ишеттерделәр. Кайсы йолдыз билгеләгәндер, Язмыш атлы минем казык Казанда кагылырга тиеш булган. Шуннан соңгы яшәү дәверем Гомер дигән нечкә җеп белән шушында бәйләнде. Мин яраткан Казанымда пар канатлы булдым, яраткан хезмәтемә чумдым. Казанның 78 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Хезмәт стажым 2 ел. Әлеге авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтне сайлавымда татар теле һәм әдәбияты укытучым Фирдәүс Равил кызы Кадыйрова, аның берсеннән-берсе кызыклы дәресләре зур йогынты ясады. Мин аның безгә биргән беренче дәресен әле дә хәтерлим. Яңа уку елының беренче көнендә 5 нче сыйныфларга әдәбият дәресе куйганнар. Бу көнгә хәтле минем “әдәбият” дигән сүзне ишеткәнем юк иде, шуңа “бу дәрестә нәрсә өйрәнәләр икән?” дип озак уйланып йөргәнем истә. Ниһаять, уйларыма ачыклык кертер чак җитте: кулларына бик күп китаплар, ниндидер журналлар, рәсемнәр күтәреп, бер мөлаем гына апа керде. Мин беренче партада утырганлыктан, аның бөтен җирен бәяләргә ашыктым. Ә иң җәлеп иткәне – чәчләре иде. Чөнки алар артка җыелып, ниндидер өстәлмә чәчләр белән матур итеп өеп куелган иде. Чынлап әйтим, бу дәрестә мин укытучымның чәчләренә генә сокланып утырганмындыр, мөгаен. Тәүге әдәбият дәресеннән чыккач, мин дә сабый акылым белән, үскәч әдәбият укытучысы булачакмын дип уйлап куйган идем. Нәкъ шулай булды да, хыяллар чынга ашты!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.
Китап — киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

Мин китап укырга бик яратам. Һәр әсәр үзенчә матур, гыйбрәтле. Алар безне яшәргә өйрәтә, ялгышлардан сакланырга өнди. Мин бигрәк тә Әмирхан Еники, Фәнис Яруллин, Зифа Кадырова әсәрләрен яратып укыйм.

Мой взгляд на мир

Минем дөньяга карашым...

Һади Такташ әйткәнчә: "Дөнья матур, шушы дөньяның мин — ирке чикләнмәгән юлчысы..."

 

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да. Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышың яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек...

Мои достижения

  • Победитель республиканского гранта "Наш новый учитель"

  • Диплом за активное участие в работе постоянно действующего теоретического семинара «Инновационные технологии обучения и воспитания» при кафедре методологии обучения и воспитания и в работе VI Международной научно-практической конференции «Наука и образование: история, современность, перспективы» 2014 год

  • Благодарственное письмо за высокий профессионализм проявленный при подготовке участников и проведении олимпиады по татарскому языку, 2014 год

  • Благодарственное письмо Международной олимпиаде по татарскому языку «Татар теле. ИНФО», 2014 год

  • I Республиканская конференция им. Туфана Миннуллина, 2014 (сертификат)

  • Международный конкурс творческих и исследовательских работ "Татар авыллары тарихы" (сертификат), 2013

  • Благодарственное письмо за подготовку участников международного конкурса исследовательских и творческих работ младших школьников "Открытие"  (2015)

  • Диплом за участие в Республиканском конкурсе детского литературного творчества "Тыныч таңнарда - батырлар даны!" - "Этот мир завещан тебе и мне!", посвященном празднованию 70-летия Победы нашего народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.

 

Печатные работы

 

  • Статья на тему "Формирование типа правильной читательской деятельности школьников в современной школе" в сборнике материалов в международной образовательной научно-практической конференции «Начальная школа сегодня: проблемы преемственности», КФУ, 2015 год.
  • Статья на тему "35 еллык мәктәп" в республиканской газете "Сабантуй", 14 декабря, 2013 года. №50

Мои публикации:
Психологические науки
Разное
Родной язык и литература
Чтение
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: