"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты
план-конспект урока на тему

Урманчеева Розалина Эльбрусовна

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_gailm.docx20.49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Минем гаиләм.

Максат:

1. Укучыларның гаилә турында белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары турында сөйли белү, җөмлә калыпларын дөрес куллану, белемнәрне сөйләмдә куллана белү.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү, сәнгатьле һәм дөрес уку, сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация,интерактив такта, аудиоязма, компьютер.

Материал:1. “Рус телендә урта гомуми белем бирүче  мәктәпләрдә татар теле укыту программасы 1-4нче сыйныфлар (татар телендә сөйләшүче балалар өчен)”.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Методлар:  репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: сорау - җавап,аудирование,  сәнгатьле уку, тәрҗемә итү,слайдлар белән эшләү, әңгәмә, парлап эшләү, иҗади эш.

Дәреснең төре: катнаш дәрес.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  • Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?
  • Исәнмесез, укытучы апа! Хәерле көн! Яхшы,рәхмәт. Сезнең кәефегез ничек?
  • Яхшы, рәхмәт.
  • Балалар, бүген сыйныфта кем дежур?

(дежур укучы белән әңгәмә. Укучылар дежур укучыга сораулар бирәләр)

  • Бүген ничәсе һәм атнаның нинди көне?
  • Бүген һава торышы нинди?
  • Урамда салкынмы? Кар явамы?
  • Җил исәме?
  • Кошлар очамы?
  • Син дәрескә әзерме?
  • Булдырдыгыз, укучылар!

  1. Актуальләштерү.
  1. Фонетик күнегү
  •  Әйдәгез, укучылар, дәресебезгә керешкәнче, без сезнең белән фонетик күнегү башкарып китик.

( Слайдларда төрле авазлар һәм рәсемнәр чыга. Укучылар нәрсә сурәтләнгәнен әйтәләр, сүзләргә кушымчалар ялгау юлы белән яңа сүзләр ясыйлар.)

  1. Өй эшен тикшерү
  • Укучылар, мин сезгә өй эше итеп гаилә әгъзалары, ягъни әби-бабайлар, әти-әниләр, эне-сеңелләр, абый-апалар турында шигырьләр өйрәнеп килергә кушкан идем. Барыгыз да дәрескә әзер дип ышанам. Ә хәзер без өй эшләрен РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә тикшереп китәрбез. (Укучылар чиратлашып җаваплары белән бүлешәләр. Өч укучының җавабы тыңланыла.)
  • Молодцы, укучылар. Бик матур шигырьләр өйрәнеп килгәнсез.Сезгә әлеге матур шигырьләрне өйрәнергә әти-әниләрегез яки әби-бабайларыгыз булышкандыр. Булышкан кешенең исемен өстәлдә яткан йөрәкләргә язып, үзләренә алып кайтып тапшырырсыз. (Балаларга 1 минут вакыт бирелә)
  1. Яңа материалны аңлату
  1. Яңа сүзләр өйрәнү
  • Балалар, без бүген гаилә темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Ә хәзер дәреслекләребезнең 39 нчы битен ачыйк. Резедә Вәлиеваның “Дәү әни” текстын укый башлаганчы, кайбер сүзләрнең аңлатмаларын карап үтик.

Чандыр-ябык

Көмеш-аксыл төстәге металл

Мәзәк-кызыклы хәл

Җемелдәп торган-сверкающий

Ефәк-шелковый

Юка-тонкий

Чук- бизәү өчен тагылган җепләр (укытучы әйтә, балалар кабатлый. Аннан әлеге сүзләрне җилкә күршеләре белән әйтешәләр)

  • Менә бу сүзләр текстны уку барышында безгә очрар. Ә хәзер текстны мин укый башлыйм, ә сез карап барыгыз. (Текст укыла. Аннан укучылар эчтән үзләре укыйлар.)
  1. Күзләргә зарядка
  2. Текстны өлешләргә бүлеп уку
  • Укучылар, игътибар иткәнсездер безнең текстыбыз дүрт өлештән тора. Без хәзер тексны өлешләргә бүлеп укырбыз.(Төрле өстәлләрдән берничә укучы текстны өлешләргә бүлеп укый)
  • Балалар, әйтегез әле, сезгә хикәянең эчтәлеге аңлашылдымы? Нәрсә турында бу текст? ( Ике укучы текстның эчтәлеген сөйли)

  1. Ял итү.
  • Күрәм, сез әзрәк талчыктыгыз. Әйдәгез, без ял итеп, биеп алыйк. Шул ук вакытта белемнәребезне дә тикшереп китәрбез. Без ял итү өчен МИКС-ПЭА-ШЭАструктурасын кулланырбыз. Мин музыка җибәрәм, музыка туктауга сез үзегезгә парлар табарга тиеш буласыз. ( Балалар музыкага бииләр һәм сорауларга җавап бирәләр.)
  1. Гөлнурларга кем килгән? Аның чәчләре,кашлары нинди төстә?
  2. Гөлнурның дәү әнисе ничек киенгән?
  3. Дәү әниләр ничәү була? Үзеңнең дәү әниең турында сөйлә.
  • Укучылар, һәр кешенең яраткан әбисе яки дәү әниләре була. Без аларны бик яратабыз. Аларның өйләрендә чисталык, пөхтәлек. Башларында ап-ак яулык. Безнең әбиләребез шундый тәмле телле, уңган, ягымлы. Алар безне тәмле-тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар. Күзләре начар күрсә дә алар безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр. Инде картаеп барсалар да, алар безнең өчен бик кадерле, иң матур кешеләр. Укучылар, без әбиләребезне хөрмәт итик, яратыйк, авыр сүзләр әйтмик аларга.

  1. Ныгыту.
  • Укучылар, хәзер мин сезгә мультфильм куям. Ә сез игътибар белән карагыз. Соңыннан без бирем башкарырбыз.

(Мультфильм карала)

  • Балалар, сезнең өстәлләрдә карточкалар бар. Хәзер һәрберегез берәр карточка алып, язылган сорауларга җавап язарсыз һәм миңа тапшырырсыз. Без әлеге биремне СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы ярдәмендә башкарырбыз.
  • Молодцы, булдырдыгыз.
  1. Йомгаклау
  • Безнең дәресебез ахырына якынлашты. Бүген дәрестә сез актив катнаштыгыз. Рәхмәт, балалар. Бүгенге дәрес сезгә ошаган диеп уйлыйм. Сезнең өстәлләрдә түгәрәк карточкалар бар. Әгәрдә бүгенге дәрес сезгә ошаса яшел төсле фломастерлар белән, ошамаса кызыл төсле фломастер белән елмаюлар ясап, ишек янындагы плакатка элеп чыгарсыз.
  1. Өй эше.
  • Үзегезнең әбиләрегез, дәү әниләрегез турында кечкенә хикәя язып килерсез.
  • Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект учебно-тренировочного занятия по физической подготовке мини- баскетболистов 8-9 лет.

Тип занятия:              учебно-тренировочный.Цель занятия:            Сп...

ПЛАН – КОНСПЕКТ учебно-тренировочного занятия Тема: «Физическая подготовка мини-баскетболистов» (12 лет).

Цель занятия:Развитие физической подготовки учащихся.Задачи:2.      Содействовать развитию скоростно-силовых качеств.3.      Совершенствован...

План-конспект урока “Минем әбием-бик тә кызык кеше ул”.

Этот урок был проведен 5 классе,русская группа....

План-конспект учебно-тренировочного занятия по мини-баскетболу

План-конспект учебно-тренировочного занятия по мини-баскетболу...

План – конспект тренировки по мини-футболу, проведённой в спортивно-оздоровительной группе Тема: Совершенствование ведений мяча в мини – футболе

План – конспект тренировки по мини-футболу, проведённой  в спортивно-оздоровительной группеТема:  Совершенствование ведений  мяча  в мини – футболе...