1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа (1 класс) на тему

Урманчеева Розалина Эльбрусовна

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Каралды

МБ җитәкчесе:        Рәхиева Ә.Н.

МБ утырышы беркетмәсе №

“ 25” август  2014 ел                          

Килешенде

Уку – укыту һәм милли

мәсьәләләр буенча директор

 урынбасары:                Хәмидуллина М.З.

“26” август   2014 ел                          

Расланды

Мәктәп

директоры              Урманчеева Ә.Г.

Приказ № 273

“27” август   2014 ел                          

Казан шәһәре Идел буе районы

“78 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Урманчеева Розалина Эльбрус кызының

1 СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                           Укытучыларның педагогик киңәшмәсендә

                                                                                                                           каралды

                                                                                                                           Беркетмә № 1

                                                                                                                           “ 27 ” август  2014 нче ел

2014-2015

Тематик планлаштыру

Әдәби уку

Класслар  1 “Б” “В” “Г” “Д”

Укытучы: Урманчеева Розалина Эльбрус кызы

Сәгатьләр саны:

Барлыгы 35 сәгать; атнага 1 сәгать

Төп бүлекләр буенча

Бүлекләр

Сәгатьләр  саны

Әйдәгез танышабыз!

1

Урман дусларыбыз

2

Спорт бәйрәме

2

Мәктәптә

2

Йорт хайваннары һәм кошлары

2

Бакчада

2

Сәламәт бул!

1

Ел фасыллары

1

Безнең гаилә

1

Кыш  

2

Татар халык ашлары

1

Кунакта

2

Кибеттә

3

Без шәһәрдә яшибез

1

Бәйрәмнәр

3

Җәй

9

Барлыгы:

35

Планлаштыру түбәндәге программа нигезендә башкарылды:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова - Казан:ТКН, 2011.  

Өстәмә әдәбият:

1. Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гыйниятуллина: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. –  Казан: 2012.

  2.  Р.З. Хәйдәрова Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1сыйныф – Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

  3. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газетасы.

Әдәби уку буенча эш программасы (1 нче класс)

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Төп гомуми белем бирү буенча Федераль Дәүләт Белем Стандарты;
  • “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” ФЗ  29.12.2012 нче ел,  № 273;
  • “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасының башка телләре турында Закон” РТ Законы (28.07.2004 нче ел);
  • “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча” Дәүләт Программасы, Министрлар кабинеты карары белән расланган,   25.10.2013 нче ел,  № 794
  • Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа: Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, . - Казан: ТКН, 2011.
  • Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының “78 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең Төп белем бирү программасы.
  • Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының “78 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче уку елы өчен Уку планы.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.   Татар теле, таянып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә,  шулай ук рус телле укучыларны татар халкының һәм милли үзенчәлекләренә якынайта,  башка халыкларга карата  хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

        Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә  нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларынтормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннәнһәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.  

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре                                                                                                                                                                                                                                                 “Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Татар теленә өйрәтүнең предметара  (регулятив, коммуникатив, танып белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урының мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, давам итә, тәмамлый белү;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя  бирә белү;
  • чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80%ын сөйләшергә өйрәтә алу. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • сайлаган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

  1. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
  1. Уку

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;
  • транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.
  • сәнгатьле дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру;
  • уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмофкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
  1. Язу
  • 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләне дөрес язарга өйрәнү;
  • иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;
  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.
  1. Күрсәтмәлелек әсбаплары:
  • Фотосурәтләр.
  • Язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, рәссамнар портретлары.
  • Матур әдәбият китаплары.
  • Таблицалар
  • Карточкалар
  1. Информацион – коммуникатив чаралар:

Дәрес темасы

Дәрес эчтәлеге

Предмет нәтиҗәләре

Универсаль уку гамәлләре

Контроль төрләре һәм формалары

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт буенча

1 нче чирек – 9 сәгать

Әйдәгез танышабыз! 1  сәгать

1

Исәнме, мәктәп!

Исәнләшү, әңгәмә кору, дәреслек белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү, диалог төзү

Әңгәмә коруга ирешү. Бу кем? Бу нәрсә? Сорауларына җавап бирә белү, күплек санда әйтә белү, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Коммуникатив: сөйләм этикеты нормаларын үтәү:исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; парларда эшли белү

Шәхси: иптәшеңне хөрмәт итү

Урман дусларыбыз  2 сәгать

2

Урман дусларыбыз

Әңгәмә кору, дәреслек белән эш, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, мультфильм карау, аудирование күнегүләре

Урмандагы хайваннарның исемнәрен дөрес әйтү, истә калдыру,хайваннарны тавышларыннан танып белү

Регулятив:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсен куя белү

Танып белү: яңа сүзләр һәм төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклау

Коммуникатив:төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

Шәхси:хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү

3

Кыргый хайваннар

Әңгәмә кору, дәреслек белән эш,аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, уен уйнау

Кыргый хайваннарның исемнәрен дөрес әйтү, истә калдыру, хайваннарны тавышларыннан танып белү

Регулятив:эш өчен максат куя белү

Танып белү: хайваннарны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Шәхси:хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү

Спорт бәйрәме 2 сәгать

4

Спорт бәйрәме

Әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Җәйге спорт төрләренең исемнәрен әйтә белү, истә калдыру, сүзтезмәләр төзү, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

Танып белү:тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

Коммуникатив: телдән һәм язма сөйләмне төзи белү

Шәхси:укучыларда спортка уңай караш тәрбияләү

5

Спорт ярышы “Кем беренче килә?”

Дәреслек белән эш, диалог төзү, сорауларга җавап бирү, сүзлек өстендә эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив:үз эшеңне оештыра белү

Танып белү:кирәкле сүзләрне тизрәк эзләп табу

Коммуникатив:иптәшең белән хезмәттәшлек итү

Шәхси:укучыларда спортка уңай караш тәрбияләү

Мәктәптә 2 сәгать

6

Мәктәптә

Рәсемнәр буенча эш, аудирование күнегүләре , сүзлек өстендә эш, дәреслек белән эш, диалог төзү

Яңа сүзләр белән танышу, уку-язу әсбапларының исемнәрен дөрес әйтү, истә калдыру, сорауларга җавап бирүгә ирешү

Регулятив:укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укуга уңай караш тәрбияләү

7

Дәрескә

Дәреслек белән эш, диалог төзү, сорауларга җавап бирү, аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш

Кайда? соравына җавап бирә белү, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укуга уңай караш булдыру

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укуга уңай караш тәрбияләү

Йорт хайваннары һәм кошлары 2 сәгать

8

Йорт хайваннары

Әңгәмә кору, аудирование күнегүләре, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү: хайваннарны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Шәхси: хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү:

9

Йорт кошлары. Йомгаклау дәресе

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау, дәреслек белән эш, диалог төзү, аудирование күнегүләре,сорауларга җавап бирү, сүзлек өстендә эш

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укуга уңай караш булдыру, җөмләләр төзи алуга ирешү, өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү: хайваннарны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Шәхси:кошларга сакчыл караш тәрбияләү

2 нче чирек – 7 сәгать

Бакчада 2 сәгать

1

Бакчада. Яшелчәләр. “Шалкан” әкияте

Әкият белән танышу, әңгәмә кору, аудирование күнегүләре, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Яңа сүзләр белән танышу, яшелчә исемнәрен дөрес әйтү, истә калдыру, сорауларга җавап бирүгә ирешү, әкият геройларын истә калдыру

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү

2

Бакчада. Җиләк-җимешләр

Әңгәмә кору, аудирование күнегүләре, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: үз эшеңне оештыра белү

Танып белү:кирәкле сүзләрне тизрәк эзләп табу

Коммуникатив:иптәшең белән хезмәттәшлек итү

Шәхси: укучыларда бакчадагы уңышлар белән соклану хисе булдыру

Сәламәт бул! 1 сәгать

3

Сәламәт бул!

Дәреслек белән эш, диалог төзү, сорауларга җавап бирү, аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш

Тән әгъзалары исемнәрен хәтердә калдыру, үзеңдә күрсәтә белү, сорауларга җавап бирә белү, сүзтезмәләр төзи белү

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү: эш барышында өйрәнелгән сүзләрне куллана белү

Коммуникатив: парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү

Шәхси: укучыларда үзеңнең сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү

Ел фасыллары 1 сәгать

4

Ел фасыллары

Әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Ел фасыллары атамаларын истә калдыру, аларга хас билгеләрне әйтә белү, сүзтезмәләр төзүгә ирешү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:һәр ел фасылының үз матурлыгын күрә белү

Безнең гаилә 1 сәгать

5

Безнең гаилә

Мультфильм карау, әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш, фотолар белән эш

Гаилә әгъзалары исемнәрен хәтердә калдыру, сорауларга дөрес җавап бирә белү, диалогик сөйләм белән ныгыту

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:гаиләдә туганлык хисе тәрбияләү

Кыш 2 сәгать

6

Кыш

Әңгәмә кору, дәреслек белән эш, аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, уен уйнау

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:табигатькә соклану хисе тәрбияләү

7

Яңа ел бәйрәме. Йомгаклау дәресе.

Котлау язу, диалог төзү, шигырь өйрәнү, уен уйнау, сүзлек өстендә эш

Яңа ел бәйрәменә кагылышлы яңа сүзләрне үзләштерү, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәнү, якыннарны бәйрәм белән котлый белү, шигырьне яттан сөйләү

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү:Яңа ел бәйрәменең башка бәйрәмнәрдән үзенчәлекле булуын аңлау

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Шәхси:бәйрәмне күңелле итеп уздырырга кирәклеген аңлау

3 нче чирек – 10 сәгать

Татар халык ашлары 1 сәгать

1

Татар халык ашлары

Дәреслек белән эш, диалог төзү, сорауларга җавап бирү, аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш

Татар халык ашлары исемнәрен әйтә белү, истә калдыру, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, диалог оештыру

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү: эш барышында өйрәнелгән сүзләрне куллана белү

Коммуникатив: парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү

Шәхси:милли ризыкларга мәхәббәт тәрбияләү

Кунакта 2 сәгать

2

Кунакта

Әңгәмә кору, аудирование күнегүләре, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Кунак, савыт-саба исемнәрен кертеп җөмлә төзи белү, рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив:сөйләм этикеты нормаларын үтәү

Шәхси:укучыларда кунакчыллык хисе тәрбияләү

3

Без җырлыйбыз, уйныйбыз.

Мультфильм карау, әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, уен уйнау

Уйнарга, җырларга, биергә, шатланырга сүзләрен өйрәнү, сөйләмдә куллана белү, сорауларга җавап бирә белү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укучыларга эстетик тәрбия бирү

Кибеттә 3 сәгать

4

Ашамлыклар кибетендә

Әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси: ашамлыкларга сакчыл мөнәсәбәт булдыру

5

Киемнәр кибетендә

Дәреслек белән эш, диалог төзү, сорауларга җавап бирү, аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш, җыр тыңлау

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укуга уңай караш булдыру, җөмләләр төзи алуга ирешү, өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Регулятив:укытучы белән берлектә уку мәсьәләсен куя белү

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укуга уңай караш тәрбияләү

6

Уенчыклар кибетендә

Мультфильм карау, әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Яңа сүзләр белән танышу, уенчык исемнәрен дөрес әйтү, истә калдыру, сорауларга җавап бирүгә ирешү

Регулятив:үз эшеңне оештыра белү

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укучыларга тәрбия хисләре булдыру

Без шәһәрдә яшибез 1 сәгать

7

Шәһәрдә

Аудирование күнегүләре, әңгәмә оештыру, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Коммуникатив: сөйләмне оештыра белү; парларда эшли белү

Шәхси: тема буенча җөмләләр төзи белү

Бәйрәмнәр 3 сәгать

8

Туган көн бәйрәме

Котлау язу, диалог төзү, шигырь өйрәнү, уен уйнау, сүзлек өстендә эш

Яңа сүзләр белән танышу, дөрес әйтү, истә калдыру, сорауларга җавап бирүгә ирешү, котлау язуга ирешү

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү:Туган көн бәйрәменең башка бәйрәмнәрдән үзенчәлекле булуын аңлау

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Шәхси: бәйрәмне күңелле итеп уздырырга кирәклеген аңлау

9

Әниләр бәйрәме

Котлау язу, диалог төзү, шигырь өйрәнү, уен уйнау, сүзлек өстендә эш, җыр җырлау

Яңа сүзләрне үзләштерү, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәнү, якыннарны бәйрәм белән котлый белү, шигырьне яттан сөйләү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси: укучыларда хатын-кызларга карата хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү

10

Г.Тукай әкиятләрен уку. Йомгаклау.

Мультфильм карау, әңгәмә кору, диалог төзү, сүзлек өстендә эш, рәсемнәр буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: эш өчен максат куя белү

Танып белү:эш барышын контрольләү һәм эш нәтиҗәсен бәяли белү

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Шәхси:татар әдипләренә карата хөрмәт хисләре үстерү

4 нче чирек – 9 сәгать

Җәй 9 сәгать

1

Ш.Галиев “Җил бакчага кергән”

Ситуатив күнегүләр, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә эше, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укуга уңай караш булдыру, җөмләләр төзи алуга ирешү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Регулятив: укытучы ярдәме белән эшне планлаштыру

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив: иптәшләреңне һәм укытучыны ишетә һәм тыңлый белү

Шәхси:укуга уңай караш тәрбияләү

2

Походка нәрсә кирәк?

Ситаутив күнегүләре, рәсемнәр белән эш, яңа сүзләр белән танышу, җөмләләр төзү, уен уйнау

Темага кагылышлы яңа сүзләрне истә калдыру, сорауларга җавап бирү, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Коммуникатив: сөйләмне оештыра белү; парларда эшли белү

Шәхси: тема буенча җөмләләр төзи белү

3

Г.Тукай “Бала белән күбәләк” шигыре

Ситуатив күнегүләр эшләү, яңа сүзләр белән танышу, җөмләләр төзү, сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, диалогик сөйләмне камилләштерү, җөмләләр төзүгә ирешү

Регулятив: үз эшеңне  оештыра белү

Танып белү: тиешле сорауларга җавап бирү

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес сорау бирү

Шәхси: укуга уңай караш тәрбияләү

4

Б.Рәхмәт “Матур җәй, кил безгә”

Ситуатив күнегүләр, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә эше, сәнгатьле уку, әңгәмә кору

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, укуга уңай караш булдыру, җөмләләр төзи алуга ирешү

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү

Танып белү: яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау

Коммуникатив: төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

Шәхси: уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү

5

Җәй

Мультфильм карау,сүзлек өстендә эш, тәрҗемә эше, сәнгатьле уку, әңгәмә кору Диалоглар төзү.

Рәсемнәр буенча бәйләнешле җөмләләр төзи белү, сорауларга җавап бирә белү, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив:фикерең-не дәлилли белү

Танып белү:рәсемнәр, иллюстрицияләр ярдәмендә сорауларга җаваплар, җөмләләр яза белү

Коммуникатив: башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

Шәхси: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

6

“Кем күбрәк сүзләр әйтә?” уенын уйнау

Аудирование күнегүләре, сүзлек өстендә эш, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, уен уйнау

Сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзләрне кабатлау, монологик сөйләмне үстерү

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзара бәя кую

Танып белү: сүзләрне тизрәк эзләп табу

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү

Шәхси: телгә уңай караш тәрбияләү

7

Сабантуй бәйрәме

Видео карау, ситуатив күнегүләр, рәсем буенча эш эшләү, сүзлектәге сүзләрне кабатлау,җөмләләр төзү, сәнгатьле уку, уен уйнау

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укуга уңай караш булдыру, җөмләләр төзи алуга ирешү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Регулятив: максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу; гамәлләне таләп иткән вакытта башлау һәм тәмамлау

Танып белү: милли бәйрәмнәр турында төшенчәКоммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес сорау бирү

Шәхси: Сабантуй бәйрәменә карата кызыксыну уяту

8

Кабатлау. Йомгаклау.

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау, дәреслек белән эш, рәсем буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

Танып белү: тиешле мәгълүматны таба һәм аерып алу

Коммуникатив: үз фикереңә ышандыра белү

Шәхси: тырышлык тәрбияләү

9

Кабатлау

Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау, дәреслек белән эш, рәсем буенча эш

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, сүзләрне кабатлау, диалогик сөйләмне үстерү

Регулятив: барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

Танып белү: тиешле мәгълүматны таба һәм аерып алу

Коммуникатив: үз фикереңә ышандыра белү

Шәхси: тырышлык тәрбияләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре

3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль язма эш биремнәре ике вариантта бирелгән....

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән календарь-тематик планлаштыру

Календарь- тематик планлаштыру Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде....

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...

2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш

2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш биремнәре....