Тесты

Гилязова Гузель Ильшатовна

Тестовые задания для 5-9 классов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

I нче яртыеллыкка йомгаклау контроль эше. Урта гасырлар тарихы.

6 сыйныф.

1.Бөек Карл ничәнче елларны идарә итә:

А)768-814

Б)778-814

В)768-813

2.Ничәнче елны Карл император титулына лаек була:

А)814

Б)801

В)800

3.Рим алынганнан соң Бөек Рим империясенең башкаласы кайсы шәһәргә күчерелә:

А)Рим

Б)Константинополь

В)Ватикан

4. Төшеп калган даталарны һәм сүзләрне яз:

.... елда Бөек Карлның өч оныгы      ......    шәһәрендә империяне ........    бүлү турында шарнамә төзиләр. Соңрак империянең һәрбер өлешендә зур мөстәкыйль корольлекләр: ........      ,    ..........      ,     ......... корольлекләре барлыкка килә.

5.Нәрсә ул “грек уты” һәм аны кайда уйлап табалар?

6.Термин һәм аның аңлатмасын тәңгәлләштер:

1.смальта          а)юеш штукатуркага, сулы буяулар белән ясалган рәсемнәр          

2.мозаика          б)сүрәтләрнең һәм Библия күренешләрен урнаштыруның

                                 катгый кагыйдәләре

3.фреска            в)төрле төстәге, зурлыктагы һәм формадагы билгеле бер

                                материал кисәкләре

4. канун             г)билгеле бер материал (пыяла, металл һ.б.) кисәкләреннән

                                җыелган  сүрәт

1

2

3

4

7. 325 елны Византиядә нинди дин кертелә башлый?

А)мәҗүсилек

Б)христиан

В)буддизм

8.Дәүләтне һәм идарәчесен тәңгәлләштер:

1.Болгар дәүләте                      а)Олег (882-912)

2.Борынгы Рус дәүләте           б)Симеон (893-927)

3.Польша дәүләте                    в)Кыю Болеслав (992-1025)

1

2

3

9. Бәдәвиләр – ул

10.Кәгъбә – ул

11.Төшеп калган сүзләрне һәм даталарны яз:

.........    диненә нигез салучы Мәккә кешесе  ................. алты яшендә ятим кала. Якынча ........ елда ..................яңа дингә өндәп чыга. Мәккә аксөякләре ................. нәсыйхәтләренә дошманлык белән карыйлар һәм ул ........ елда үзенең тарафдарлары белән күрше оазиска  .................. күченеп китә.Күченеп китү елы  - ..................... – мөселман ел исәбенең башы була.

12. Идарәче Һарун әр-Рәшид нинди әкиятләрнең герое була?

А)Али-Баба һәм 40 разбойник

Б)Алладин һәм серле лампа

В)Мең дә бер кичә

13. Урта гасырларда өченче катлау вәкилләренә кемнәрне керткәннәр?

А)руханилар

Б)эшчеләр

В)феодаллар

14.Индульгенция – ул

15. Ничәнче елны христиан чиркәве ике өлешкә таркала?

А)1054

Б)1055

В)1056

16. Инквизиция – ул

17. Еретиклар дип кемнәрне атаганнар?

А)монахларны

Б)Папа ярдәмчеләрен

В)дингә каршы баручыларны

Г)рыцарльларны

18.Ничәнче елны беренче тәре походы башланып китә?

А)1095

Б)1096

В)1099

19.Тәре походында катнашучылар нинди максатларны үз алдына куйганнар, санап кит?

20.  Оброк  - ул

21. Барщина – ул

22.Генераль штатлар – ул

23.Йөзьеллык сугыш ничәнче елларны үз эченә ала?

А)1336-1453

Б)1337-1454

В)1337-1453

Г)1335-1454

24.Испаниядәге мөселман биләмәләре ничек аталган?

А)Андалусия

Б)Кордова

В)Мавритания

25. Реконкиста – ул

26. Ничәнче елны Испания корольлеге барлыкка килә?

А)1489

Б)1479

В)1469

27. Ян Гус тарафдарларны нинди ике зур төркемне тәшкин иткәннәр?

А)урталыктагылар

Б)тәпәчлиләр

В)тәбәритләр

Г)доминиканчылар

28.Гусит сугышлары ничәнче елларны була?

А)1419-1434

Б)1419-1420

В)1371-1415

29.Ничәнче елны Константинополь Истанбул дип атала башлый?

А)1299

Б)1345

В)1453

Г)1399

30. Вагантлар – ул

31.Стиль һәм аңа хас аңлатманы тәңгәлләштер:

1.роман                              а)шома диварлар, биек манаралар, ярымтүгәрәк

                                            аркалар, үзәгендә пирамида белән төгәлләнгән

                                            манара.

2.готик                               б)тышта да эчтә дә колонналар күплеге, зур

                                            тәрәзәләр, уксыман аркалар.

1

2

32. Витраж – ул:

А) төсле пыялалар белән эшләнгән тәрәзәләр

Б)соборның эчке һәм тышкы ягын тоташтыручы, зур ишекләр

В)юеш стенага ясалган дини рәсемнәр.



Предварительный просмотр:

Гомуми тарих курсы буенча йомгаклау контроль эше( 9 сыйныф)

1. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң җиңүче державаларның конференциясе ничәнче елны һәм кайсы шәһәрдә эшли башлый?

А)Вашингтон, 1917.

Б)Тегеран, 1919.

В)Версаль, 1918.

Г)Париж, 1919

2. Илне һәм җитәкчене берләштер:

А)В.Вильсон                      1.Франция

Б)Д. Ллойд Джордж          2. АКШ

В)Ж. Клемансо                  3.Бөекбритания

3. 1920 елларда төзелгән халыкара оешма ничек аталган?

А)Версаль килешүе

Б)БМО

В)Милләтләр Лигасы

Г)санкция

4.Версаль солыхы кайчан төзелә:

А)1919 ел, 28 июнь

Б)1920 ел, 19 июнь

В)1919 ел, 10 август

Г)1920 ел, 28 июнь

5. Япония тарафыннан Кытайга көч белән тагылган шартнамә ничек аталган?

А)Вашингтон шарты

Б)Япон-Кытай килешүе

В)Цусим килешүе

Г)21 шарт

6.Милли-азатлык хәрәкәте лидерын һәм илен берләштер:

А)М. Кемаль                       1.Һиндстан

Б)М. Ганди                          2.Кытай

В)Ч. Кайши                         3.Германия

Г)Р. Пәхләви                       4.Төркия

Д)Р. Люксембург

7.Популизм – ул

8. Инфляция – ул

9.Тоталитар дәүләт – ул

10. “Кара җомга” кайчан һәм кайда була?

А)Лондон, 1929

Б)Вашингтон, 1928

В)Мәскәү, 1928

Г)Нью-Йорк, 1929

11.Рузвельтның  “Яңа курс”ы  нинди нәтиҗәләрне үз эченә ала? (дөрес җавапларны сайлап ал)

А)Милли администрация төзү

Б)Амнистия игълан итү

В) Авыл хуҗалыгын җайга салу

Г) Мәдәни үсешне контрольгә алу

Д) Эшсезлекне бетерү

Е) Монополияләштерүне оештыру

Ж) Федераль резерв системасы булдыру.

12. Кейнсианчылык теориясе – ул

13. Елларны һәм вакыйгаларны берләштер:

А)А. Гитлерның президент буларак билгеләнүе         1.1920

Б)фашистик хәрәкәт барлыкка килү                             2. 1933

В) “Гражданлык турында» закон кабул итү                3. 1935

Г)Германиядә бер партия диктатурасы урнашу         4. 1934

14.Тәңгәлләштер:

А) Япония                                      1. Милитаризм

Б)Германия                                    2. Пацифизм

В)Англия

Г)СССР

Д)Италия

Е)Франция

15.Мюнхен килешүе ничәнче елны һәм нинди максат белән төзелә?

16.Германия ничәнче елны СССРга каршы һөҗүм башлый?

А)1 сентябрь, 1939

Б) 22 июнь, 1941

В)22 июнь, 1940

Г)1 сентябрь, 1941

17. Тәңгәлләштер:

А) “Барбаросса” планы                        1. АКШ

Б)Манхэттен планы                              2.АКШ һәм Бөекбритания

В)Анлантика хартиясе                         3. Япония

Г)Перл-Харбор операциясе                 4.Германия

18.Икенче фронтны ачу ничәнче елны һәм кайда була?

А)Чехия, 1944

Б)Болгария, 1944

В)Берлин, 1944

Г)Нормандиря, 1944

19.Гитлерга каршы коалиция илләре лидерларының соңгы очрашуы кайда уза?

А) Потсдам

Б)Сан-Франциско

В)Ялта

Г)Тегеран

20. Германия сугыштан соң ничә оккупацион зонага бүленә?

А) 2

Б) 3

В) 4

Г) 5

21.Ничәнче елны Германия ГДР һәм ФРГга бүленә?

А) 1948

Б)1947

В)1949

Г)1950

22. Маршалл планы – ул

23. Россия-Америка арасында салкын сугыш ничәнче елларны үз эченә ала?

А) 1946-1989

Б)1945-1980

В)1946-1950

Г)1945-1979

24.Кариб кризисы – ул

25.БДБ ничәнче елны оеша?

А)1990

Б)1991

В)1992

Г)1989

26.Апартеид системасы:

А)1948-1994

Б)1940-1990

В)1941-1991

27. Тәңгәлләштер:

А) Ч. Линдберг                        1. Генетика

Б)Э.Ферми                                2. Психология

В) Т. Морган                            3. авиация

Г)Д. Уотсон, Ф. Крик              4.тарих

Д)А. Тойнби                             5. ДНК молекуласы

Е)З. Фрейд                                6.физика

28. Америка кайда һәм кайчан атом бомбасы сынауларын уздыра:

А)6,9 август, Токио, София

Б)7, 8 август, Сингапур, Шанхай

В)7, 9 август, Хиросима, Нагасаки

Г)6, 9 август, Хиросима, Нагасаки