Великая Отечественная война (1941-1945)

Гилязова Гузель Ильшатовна

Великая Отечественная война (1941-1945)

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБГБУ “Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе”

422330,РТ, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57 йорт

Мәктәп директоры Хәсәнов А. Г.

Муниципаль иҗади эшләр конкурсы : “Живем и помним”

Тема: «Тылдагылар да тынычлык өчен көрәште»

Эшне башкарды: МБГБУ “Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе” тарих укытучысы Гилязова Г.И.

                                   

Иске Чәчкаб авылы – 2015 ел

Эчтәлек

I бүлек. Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы.

  1. Сәнәгать эшчәнлеге.......................................................................................4-7
  2. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы..............................................................7-8

II бүлек. Иске Чәчкаб авылының тыл Ветераннары истәлекләреннән.

2.1 Әгъзам Тимершин истәлекләреннән......................................................9-12

2.2 Габидуллина Әминә Сәмигулла кызы истәлекләреннән.....................12-13

2.3 Әбсәгыйтова Халидә Хәялетдин  кызы сөйләгәннәрдән......................13

2.4 Габидуллин Сания Хәял  кызы сөйләгәннәрдән.....................................13-14

Нәтиҗә..................................................................................................................15

Кулланылган әдәбият..........................................................................................16

Кереш өлеш.

     2015 ел. Бөтен дөнья Бөек Җиңүнең 70 еллыгын гөрләтеп бәйрәм итәргә әзерләнә. Әлбәттә инде бәйрәмнең төп бизәге булып безнең Ветераннарыбыз булачак. Алар инде күп тә калмады, елдан ел безнең арабыздан, безнең өчен исән “хатирә” булган Ветераннар “китә”. Буыннан буынга аларның истәлекләре тапшырылып бара. Нәкъ менә алар сугышның барлык ачысын үз җилкәләрендә тойганнар.

     Әлеге эшебездә без төрле чыганаклар һәм Ветераннарыбыз истәлекләренә таянып Бөек Ватан сугышы чорында тылда барган тормышны чагылдырырга тырыштык. Хәзерге вакытта да бу тема бик актуаль, чөнки бүгенге көндә ватанпарвәрлек рухы җитмәү зур мәсьәләләрнең берсе. Безнең Ватандашларыбызның тырышлыгы мисалында бу рухны янәдән торгызу кебек зур бурыч безнең алдыбызда тора. Әлеге бурычтан чыгып Бөек Ватан сугышы барышында тылдагы тормыш турында гомуми күзаллау булдыру төп максат итеп куелды.

     Максатка нигезләнеп түбәндәге биремнәрне ачыклау зарурлыгы барлыкка килә:

  • Сугыш елларында сәнәгать эшчәнлеге;
  • Авылларда булган үзгәрешләр;
  • Иске Чәчкаб авылы мисалында тылдагылар тормышын чагылдыру.

    Күзәтү эшчәнлегенең төп объекты - тылдагылар тормышы.

    Күзәтү эшчәнлегенең төп предметы - тылдагыларның хезмәт эшчәнлеге.

    Хронологик чикләр үз эченә 1941-1945 елларны ала

I бүлек. Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы.

1.1 Сәнәгать эшчәнлеге

1941 елның җәе барлык Ватандашларыбыз хәтерендә мәңгегә кара тап булып сеңеп калачак. Фронт, тыл, шушы ике капма-каршы як, иңгә-иң куеп сугышның соңгы көненә кадәр бердәм булып агрессорның һөҗүмен кире кайтарачаклар.

Фашистларның хыянәтчел планнары совет җитәкчеләре өчен сер булмый. Сугыш башланганчы ук май аенда немец гаскәрләренең хөҗүм итүләренең төгәл көне дә билгеле була һәм менә 1941 елның 22 июнендә таң белән тыныч кына яшәп яткан халыкка,  сугыш башлану турында игълан ителә. Немец гаскәрләре совет чикләрен өзеп Ватаныбыз өстенә кинәт ут яудыра башлыйлар. Бөек Ватан сугышы башланып китә. Чит ил эшләре халык комиссары В. М. Молотов совет халкына агрессорның һөҗүмен кире кайтарырга өндәп мөрәҗәгать итә: “Безнең эшебез хак. Дошман тар-мар ителер. Җиңү безнең якта булыр”[1].

      Сугышның беренче көнендә үк. Сугышка яраклы дип табылган барлык ирләрне, яшь егетләрне сугышка алып китәләр. Гомуми мобилизация башлана. Кемнеңдер атасы, абыйсы, энесе, улы шушы дәһшәтле сугыш кочагына барып эләгә.

      Фронтта кан койгыч сугышлар барганда, тылда да тормыш туктамый. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгы астында, яшәү өчен көрәш бара. Көн-төн хезмәт белән җәфаланган авыл халкы[2] .

    1941 елның 3 июлендә Сталин халыкка мөрәҗәгать белән чыга: “Энекәшләр һәм сеңелкәшләр! […] Фашистлар Германиясе белән башланган сугышны гади сугыш дип кенә исәпләп булмый. Ике армия арасында бара торган сугыш дип кенә дә карарга ярамый. Бу сугыш бөтен Совет халкының фашизмга каршы көрәше ул. Үлем куркынычы астында калган Ватанны коткару безнең бурычыбыз.[3]

    Ил язмышы өчен җаваплылык кебек яңа хис халыкны бердәм булырга этәрә. Дистәләрчә мең хатын-кыз, яшүсмерләр, олы яшьтәге кешеләр фронтка киткән ирләре, аталары һәм уллары урынына станок артына баса, трактор комбайн, автомобиль йөртүне үзләштерә. Күп кенә эре промышленность предприятияләрен һәм миллионлаган кешене көнчыгышка массакүләм эвакуациялиләр. Иң беренче булып, күчерелгән халыкны яшәү урыны белән тәэмин итү кебек бурычлар  килеп басса да, соңрак тылдагылар бер-беренә ярдәм күрсәтеп, тагын бер кат Совет халкының бердәм гаилә кебек булуларын дәлиллиләр. Эвакуацияләнгән кешеләрне җирле халык еш кына узендә урнаштырып , аларга тору урыны гына биреп калмый, соңгы телем икмәге белән дә бүлешә[4].

      Халык комиссары А. Ш. Шахурин истәлекләреннән: “Көн саен... буранда һәм салкында, яңгырда һәм пычракта, трамвай юллары һәм тимер юллар буйлап, меңләгән кеше иптәшләрен алыштыру, рәттән 12 сәгать (ә кайвакыт аннан да кубрәк) эшләү өчен заводка ашыга. Күпләр заводларга шәһәрләрдән  һәм авыллардан җәяүләп 12-16 км җир үтә иде”.[5]

     Сәнәгать эшчәнлеге тулысынча хәрби кирәк-яракларны җитештерүгә күчә. Мәсәлән кинопленка җитештерүче Казан фабрикасы яңа төр продукция җитештерә башлый, дошманнарның хәрби объектларын төшерү өчен, югары биеклекләрдә эшләүче безпилотниклар. Күп кенә предприятияләр күпләп мина, гранатлар, бомбалар җитештерә. Дошман юлында калырга мөмкин булган күп кенә сәнәгать предприятияләрен Казанга, Чистайга һәм дәүләтебезнең башка шәһәрләренә эвакуациялиләр. Көнчыгышка станоклар, завод җиһазлары төягән эшелоннар агыла. Кыска вакыт эчендә генә яңа җирдә илебез өчен кирәк булган сәнәгать предприятияләре торгызыла. Еш кына станокларны урнаштыруга ук ачык күк астында эшләр башлана. Мәсәлән шулай итеп эвакуация барышында Казан авиация заводы урынына  С.П.Горбунов исемендәге Мәскәү авиация заводы кертеп урнаштырыла һәм озак та үтми Кызыл Армиянең горурлыгы булган Пе-2 бомбардировщигын массачыл җитештерү башлана. Казанга шулай ук Ленинград шәһәренең По-2 бомбардировщигы җитештерүче авиация заводы да күчерелә. Андый мисаллар бик күп, санап бетергесез була. [6]

      Шушы эвакуацияләнгән завод һәм фабрикаларны урнаштыру һәм кабул итү эшчәнлеген алып бару өчен ТАССР ХКС каршында эвакуация Советы төзелә. Татарстан Республикасы территориясендә генә дә 30дан артык зур сәнәгать үзәкләре булдырыла.  Шушы фабрика һәм заводларның күбесе Казанда урнашкан завод һәм фабрика составына керүләр дә була. Мисал өчен Гомельнең “Труд” дип исемләнгән аяк киеме җитештерүче фабрикасы  Казанның “Спартак”  фабрикасы белән кушыла. Әлбәттә инде бу кушылу аяк киемнәре җитештерүнең күләмен  икеләтә арттыра.

       Җитештерүнең күләмен арттыру белән бергә Совет хәкүмәте берникадәр авырлыклар белән дә очраша: электр энергиясе дефициты барлыкка килә. Аны томалар өчен Казан электростанцияләрендә өстәмә турбиналар җибәрелә, шул рәвешле эшчәнлек яңадан икеләтә көч белән алып барыла башлый. Шулай ук  беренче вакытларда сәнәгать эшчәнлеген алып бару өчен эшче куллар җитмәве ныграк сизелсә, соңрак эвакуацияләнүчеләр хисабына тулыланган эшчеләр рәте, җитештерүне яңа көч белән башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Ирләрне фронтка алу сәбәпле станоклар янына хатын-кызлар, балалар, картлар баса. Мәсәлән бары Казанда гына да 5,5 меңнән артык кеше мобилизацияләнә. Аларны укыту һәм һөнәргә өйрәтү, цехның үзендә үк уздырыла. 20-30 нчы елларда белем өлкәсендә уздырылган реформалардан соң да яшь белгечләр рәте җитәрлек тулыланганы аркасында, сугыш елларында шулай ук үзенең нәтиҗәсен бирә.

        Сугыш өчен кирәк-яраклар җитештерү күләме  ике тапкыр арта. Совет халкының берләшеп эш итүе уңай якка үзгәреш бирә.[7]

1.2 Сугыш елларында авыл хуҗалыгы

Армияне продукция белән тәэмин итүнең төп өлеше авыл җирлегенә ятып кала. Әлбәттә инде сугыш башлангач авыл җирлекләренең хәле авырлаша. Төп проблема, атлар һәм машиналар җитмәү, хезмәт итә алырдай  халык саны икеләтә кимү була. [8] Эшләүчеләрнең яртысыннан күбрәге фронтка, оборона сәнәгате предприятияләренә , транспортка алына. 1941 елның 1 октябреннән Татарстан республикасында 16 яшьтән 50 яшькә кадәр булган кешеләрне мәҗбүри хәрби хезмәткә өйрәтүләр башлана. Ләкин ул вакытта эшләүче ир-атлар, эшләреннән әле аерылмыйлар, ә өйрәнүләрне колхозларда һәм төрле учрежденияләрдә узалар, соңрак барысын да фронтка озатулар башлана... Җитештерү, фронтны азык-төлек, ә сәнәгатьне чимал белән тәэмин итү буенча бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Күпләгән автомашина һәм трактор армия ихтыяҗлары өчен алына. Трактор ягулыгына, майлау материалларына, частьларга кытлык туа. Атлар җитмәгәч, халык аларны сыерлар белән алмаштыра, җир сөрү, тырмалау сыерлар ярдәмендә башкарыла. Бу сәбәпләрнең барысы да авыл хуҗалыклары җитештерүчәнлек сәләтенә нык зыян сала.

         Сугыш елларында чәчүлек мәйданнар өчтән бергә, уңыш алу бермә-бер кими. Сыерлар, дуңгыз, сарык һәм кәҗәләрнең баш саны кыскара. Ләкин шуңа да карамастан, руспубликабыз авыл хуҗалыгы армия һәм илнең азык-төлек фондына сизелерлек өлеш кертә: 131 миллион пот икмәк озатыла, 59 миллион пот ит, 20 миллион литр сөт, 39 миллион пот бәрәңге тапшырыла.[9] 

         “Тылда-фронттагы кебек үк!”, бу сүзләр тылдагылар өчен девиз булып яңгырый. Халык фронтка ничек ярдәм күрсәтә ала, барысын да эшли, үзе ач-ялангач булса да, актык икмәген, акчаларын, кием кирәк-яракларын фронтка озата. Җиңү теләге барлык Ватандашларыбыз күңелендә бер төрле яңгыраш таба.

         

II бүлек. Иске Чәчкаб авылының тыл Ветераннары истәлекләреннән.

1941 елны Иске Чәчкаб авылы халкы да сугыш ачысын тоярга мәҗбүр була. Хәзер авылдашларыбыз истәлекләренә таянып Бөек Ватан сугышы чорында тылдагылар тормышы нинди булган икәнен чагылдырырга тырышачакбыз.

    2.1  Иске Чәчкаб авылында туып-үсеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда яшәгән  авылдашыбыз Әгъзам Тимершиның “Кайбыч таңнары” гәзитендә бастырып чыгарылган, окоп казучылар турындагы мәкаләсе

“ Әгәр дә сугыш елларын да окоп казыл җәфа чигүчеләргә һәйкәл куярга уйласалар, аны, һичшиксез, Иске Чәчкаб авылы янына куярлар иде. Чөнки иң элек шушы авыл кырларында башланды бу эш. Нәкъ менә чәчкаблылар ул вакыттагы "Беренче Май" исемендәге колхоз җирләрендә иң беренче булып, окоплар казый башладылар. Аларның штабы да авылыбыз мәктәбенә урнашкан иде. Шуңа күрә без ул кышны укый да алмадык. Безнең класслардагы штабта окоп казуны оештыру, меңләгән халыкны киендерү, туендыру һәм башка бик күп  эшләрне оештыручы хәрби кешеләр утыра иде.

Әле дә хәтеремдә, 1941 елның сентябрь ахырларында авылыбызның бар халкын диярлек окоп казырга җыеп алып киттеләр. Авылда карт-карчык, бала-чага, яшь балалары булган хатыннар гына калды. Минем әти сугышка алынмаган иде әле ул вакытта. Ул авыл Советында исполнитель булып эшләде, мине гел үзе белән ияртеп йөри торган иде. Окоп казучылар   бригадиры  итеп районда агент булып эшләүче Низам абый Аблязовны билгеләгәннәр. Зур мыеклы булгангадыр инде аны Будённый дип атап йөрттеләр. Җигелгән атларга көрәкләр,  ломнар төягәннәр. Низам абый бераз төшереп, алган, арбага менеп утырган да җырлап бара: «Әй, алма кисәгем, Юк ташларга исәбем.». Миңа ун гына яшь иде әле ул чакта. Аның ни турында җырлаганын аңлап та бетерә алма ганмындыр инде, ташка багышлап җырлый дип уйлый идем. Шулай    Бәрле буенча барабыз бар халык бергә. Кайсы җырлый, кем бии, күз яшьләрен сөртеп баручылар да бар. Картлар елгасын үтеп, Әптерәшит дигән урынга, Бәрле буендагы көтүлеккә барып җиттек. Авылдан дүрт чакырымлап ераклыкта ул. Шуннан соң Бәрленең сул ягына чыгып, янәшәдәге чокырның сул як ярын көрәкләр белән тигезләп казып төшерә башлады лар. Әптерәшиткә бер ике өч кенә көн бардылар да, бу эшне туктаттылар. Имеш урын дөрес сайланмаган. Бу юлы  инде авылыбызның бәрәңге бакчалары яныннан ук ындыр, зират буйларыннан казып үттеләр. Изгеләр зираты тирәсендәге куш күпер яныннан казып, печән чаба торган чалу аша тагын Бәрлегә барып чыктылар. Елганың икенче ягында Уланово авылы урнашкан иде. Бу юлы да юнәлешне дөрес алмаган булып чыктылар. Эшне Иске Чәчкаб авылының икенче ягыннан бер чакрым чамасы җирдә дәвам иттеләр. Бу вакытта инде салкынайтты, беренче карлар да очкалый башлады.

Гадел  Кутуй да окоп казыган

Әтиемне армиягә алдылар. Сугышка алып киткәнче аларны вакытлыча Ульянково авылының ике катлы мәктәбенә ур наштырдылар. Алар шунда кыш чыктылар. Даими рәвештә комиссия тикшереп торды үзләрен, сугышка яраклыларын озата тордылар. Калганнары безнең авыл кырларында усак бүрәнәләрдән бүлемле итеп буралар бурады, анда, таш тутырып, өстенә туфрак өйде (җиргә батырып) һәм бик күп дзотлар, землянкалар һәм башка төрле ныгытмалар кордылар. Окоп казырга тирә-юньдәге авыллардан, районнардан, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән дә бик күп кеше китерделәр. Безнең кечерәк кенә өйдә дә унике кеше яшәде. Әни, без, биш бала, һәм ул

вакыттагы Норлат районының Айдар, Ачасыр, Җуынгы авылларыннан алты кыз бездә торды. 51-52 градус салкыннар да борыннарын, битләрен өшетеп кайтсалар да, салам ягып булса да җылытылган өйдә мич башыннан аякларын салындырып җырлашып утыралар иде. Берсе Надия исемле иде. Аңар җырлыйлар: «Кулымдагы йөзегемнең. Исемнәре Надия. Кемне-кемнән аермады, Рәхимсез Германия». Казаннан килүчеләр арасында язучы Гадел Кутуй белән тагын берничә язучы булган. Мин аларны белми идем әле ул чакта. 1952 елларда бер журналда аларның язмалары басылгач кына белдем бу хакта. Анда Урмар станциясеннән Иске Чәчкабка кадәр утыз чакырымлап юлны азапланып узулары, юл да кайсыныңдыр эче китә башлавы, авылга барып җиткәч,  Шоссе урамында яшәүче Гайфи абзыйларга фатирга урнаштырулары, өйдә һәрберсенә эш беркетеп куюлары, аш пешерү, утын хәзерләү һәм баш калар турында бик кызыклы итеп  шигырь формасында язылган иде. Көчле суыклар башлангач җирне көрәк, ломнар белән генә казып булмый иде инде. Туң җирне йомшартыр өчен көн-төн учак ягып торсалар да, эш алга бармагач, чуен кебек кызыл балчыклы җирне шартлата башладылар. Көн саен гөрселдәгән тавышлар авылга ишетелеп торды. Әнә шулай безнең колхоз кырыңда, җил тегермәне торган урыңда һәм урман юлын да өч-дүрт ай эчеңдә бик күп дзотлар, землянкалар калкып чыкты. Ә инде противотанковый ров дигәннәре колхозыбызның тигез кырларын җиде чакрым чамасы ки сеп үтте.

Безне әтисез калдырган сугыш

Әтием дә башка солдатлар белән бергә дзотлар корырга йөрде. Төш вакытларында ул иптәшләре белән өйгә кайта иде.  Солдатлар ачлыктан интекте. Суслонгердагы кебек үлүчеләр дә булган. Солдатлар бездә ашап-эчеп, кош-кортларга дип казанда пешерелгән вак бәрәңгене кесәләренә тутырып китә торганнар иде. 1942 елның февралендә Ульянководагы сол датларны, әтине дә Суслонгерга, аннан сугышка җибәрделәр. Июль аенда кара кәгазь алдык:- әти Ленинград янында, Калпинода барган канкойгыч сугышларда һәлак булган.

Үзәкләргә үткән салкыннары белән 1941-1942 елның кышы да үтеп китте. Солдатлар сугышка китте, эшкә килгән халык туган якларына кире җибәрелде. Немецлар Мәскәү янында тар-мар ителгәч, землянкаларны җимереп, бүрәнәләрне, ташларны актарып алып, колхоз кирәк-яракларына ташый башладылар. Окоп казу эшләрендә катнаша алмасам да халыкның анда җәфа чигеп, аяк-кулларын өшетеп, кыш буе интегүләре, беренче көненнән актык көннәренә кадәр минем күз алдымда булды диярлек.

1942-1945 елларда җәен җир сөреп, иген чәчсәк, кышларын ат җигеп Биябашы, Имәле  Башы урманнарыннан Каратун, Ключи станцияләренә утын ташый идек. Ә күпме япь-яшь, 16-18 яшьтәге кызларны Мәскәү янындагы Шатура сазлыкларында торф казытып интектерделәр. Нәҗибә абыстай кызы Нурсафа апа, Фәхри апа кызы Сабира апа, Ярулла абзый кызы Рәйхана апалар ударниклар булып кайттылар. Алар турында газета- журналларга да язып чыктылар. Ул елларда булган авырлыкларны язып, сөйләп кенә бетерерлек түгел”.

         2.2  Габидуллина Әминә Сәмигулла кызы сөйләгәннәрдән: “Мин сугыш башланганда 13 яшьлек кыз идем. Сугыш башлану турындагы хәбәрне колхозның яшелчә бакчасында су сипкәндә ишеттек. Минем 17 яшьлек Хәлимә исемле апам бу вакытта Бөгелмәдә тимер юл эшләренә җибәрелгән иде. Апа шунда кала бит, дип бик борчылдык инде без. Озакламый ул аннан кайтты, һәм аны үзебезнең “Беренче май” исемендәге колхозга конюх итеп билгеләделәр.  Көз көне авыл тирәсендә окоп казу эшләре башланды. Башта әниләрне окоп казырга дип, саз ягына алып киттеләр. Аннан соң, бу урынның дөрес булмавы ачыкланды һәм халыкны җыеп күрше рус авылы Ульянково янына алып киттеләр. Окоплар казу өчен авылга бик күп кеше китерелде. Аларны төрле йортларга урнаштырдылар.Штаблары мәктәп бинасында урнашты. Штаб хуҗалары Нуретдинов Хәял абыйларда яшәделәр. Безнең өйгә Яшел үзән районының Айдар авылыннан 5 кызны  керттеләр. Әни  ул вакытта йөкле иде. Шуңа күрә кайбер көннәрне аның урынына окоп казырга мин йөри идем. Көннәр бик салкын, туң көчле иде. Балчыкны ломнар белән чокый иделәр, чокылган балчык прәннек кадәр генә чыга иде. Эш үрчеми иде. Күпмедер вакыттан соң безнең өйдәге кызлар киттеләр. Алар урынына авылга солдатлар китерделәр.  Безнең өйгә дә 10 солдат керттеләр. Аларның Хәмзин фамилияле хуҗалары да бар иде. Әлеге кеше безне һәр көнне мунча ягырга мәҗбүр итә иде. Алар арасында бер авыру солдат та бар иде. Ул эшкә йөрми иде. Әмма аны барыбер сугышка алып киттеләр. Өлкәннәр эштә вакытта мин өйдә кала идем. Мичкә ягып ашарга пешерә идем. Тавыкка бәрәңге пешергәндә, әлеге солдат, пешереп бир әле миңа,- дип бәрәңге кабыклары алып килә иде. Мин бәрәңге кабыгы түгел, ә тавыкка дип пешергән вак бәрәңгеләрне җыеп бирә идем аңа. Шатлыгыннан ул хәтта елый иде.  Әлеге солдатлар учение үттеләр һәм безнең колхоз кырларында точкалар (дзотлар) ясау белән шөгыльләнделәр.  Алар шулай ук окоп казу эшләрендә дә катнаштылар. Аларның окоп казу өчен җирне шартлатуларын хәтерлим.  Окоп казу эшләре якынча февраль айларында тәмамланды.

1942 елда 6-7 кыздан бригада төзеделәр. Шуларның берсенә мин дә эләктем. Башта без Бүәле, Бәрлебашы, Буа районы Каенлык авылы урманнарында утын кисү эшләрендә йөрдек. 1943 елда безне мари урманнарына урман кисергә җибәрделәр. Ул чакта миңа 16 яшь тә юк иде. Анда без 4 тәүлек дәвамында ат белән бардык. Башта кышкы урманда утын кистек, аннан соң безне җиңелрәк эшкә куйдылар: киселгән чыбыкларны ташып юлга җәйдек. Яшәү шартлары анда бик начар иде. Авылдан алып килгән бәрәңгеләрне  утын ягып урамда пешерә идек.

... 16 яшь тулгач мине Казанга итек заводына эшкә җибәрделәр.Авылдан без 4 кыз идек. Аннан без ике тапкыр качып кайттык, чөнки андагы шартлар кеше түзмәслек иде. Авылдан алып килгән барлык киемнәребезне тулай торактан урлап бетерделәр. Качкан өчен безне Казан төрмәсенә яптылар. Төрмәдә халык бик күп иде. 10 көн тотканнан соң Самосыровога бәрәңге чүбе утарга алып киттеләр. Шунда 1 ай буе бәрәңге чүбе утадык. Аннан соң алып киттеләр Лаешка, анда 3 ай урман кистек. Шуннан соң өйгә кайтарып җибәрделәр.Сугыш тәмамлаганнан соң мин, 20 яшемдә, сугыштан исән – сау кайткан Габидуллин Сәлимҗан Мирхәйдәр улына кияүгә чыктым. ”

    2.3 Әбсәгыйтова Халидә Хәялетдин  кызы сөйләгәннәрдән: “Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Сугыш барышында 16 яшемә кадәр яшелчәдә эшләдем Тәмәке үстерү бүлегендә. Кояш чыкканчы китеп, кеше көтү куганда яшелчәгә су сибеп кайта идек. Кич кояш байганчы сибә идек. Ул чагында Закир абый (Закиров Фәритнең бабасы) агроном, Нуркамал апа (Нәркәс апаның апасы) тәмәке үстерүчеләр бригадиры иде. Аннан соң бригадир булып Рәхимә (“чытыр”) апаны куйдылар. Төнге сменада кырда көлтә җыя, ындырды движокка ашлык биреп тора идек. Йокы бер дә туймый иде.”

2.4 Габидуллин Сания Хәял  кызы сөйләгәннәрдән: “Мин сугыш башланганда 13 яшемдә идем. Безнең гаилә авылда хәлле гаиләләрдән санала иде. Йортыбыз “пятистенный” ( ике бүлмәле) иде. Шуңа күрәдер инде, бездә штаб начальниклары тордылар. Алар 5 кеше, шулар арасында фотограф та бар иде. Йортның бер почмагын аның кирәк- яраклары өчен җайладылар. Ул окоп казу эшләрен фотоларга төшереп йөрде, кирәк булган очракта, кешеләрне дә фотога төшергәләде. Окоп казырга килүчеләрнең безнең мунчада ашарга пешергәннәрен дә хәтерлим.

 Ишегалдында безнең ике мазанкабыз (салман кирпечтән ясалган корылма) бар иде. Аларда окоп казучылар өчен дигән, кисмәк- кисмәк  май, бал, одеяллар сакланды.

Безнең әти кулсыз кеше булганга, аны окоп казырга җибәрмәделәр. Әни йөрүен йөрде, ләкин күпмедер вакыттан сеңлем пешү сәбәпле, әни белән сеңлем больницага керделәр. Шуннан соң безнең йорттан окоп казырга йөрүче булмады.

Сугыш вакытында, башка авылдашлар кебек үк төрле эшләрдә йөрергә туры килде. Шакир абый белән урман кисергә дә йөрдем, яшелчәдә, төнге сменада ындырда эшләдем. Ул чагында колхозда Сылу апа бригадир иде. Бик усал иде”.

Нәтиҗә

Димәк Бөек Ватан сугышы елларында тыл, фронт кебек үк, илнең мөһим терәге була. Аның хезмәтчәннәре җиңүнең икътисади нигезен булдыруга, массакүләм фидакәр хезмәт нәтиҗәсендә продукция җитештерүне ике тапкыр артыруга ирешәләр. Ул гына да түгел, ничек кенә авыр булмасын, бирешмичә, дошман һөҗүме астында сыгылмыйча, Ватаныбызга җиңү яулауга ирешәләр. Үзләрен аямыйча эшләп , хезмәт батырлыкларын күрсәтәләр. Сугышчыларның рухын күтәрүгә дә шул рәвешле зур өлеш кертәләр.

Кулланылган әдәбият

  1. Галимов К.Эзле Чәчкаб/Галимов К. :Тан-Заря, 2004. 330 б.
  2. Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш., Измайлов И.Л.. Рассказы по истории Татарстана: - Казань: Магариф, 1994.272 с.
  3. Данилов А.А., Косулина Л.Г., Брандт М.Ю..Россия тарихы 9 класс. – К.: Просвещение, 2011.
  4. Мухарямова М.К.. История Татарской АССР.-  К.: Таткнигоиздат, 1980.256 с.
  5. Солтанбәков Б.Ф., Иванов А.А., Галләмова Ә.Г.. Татарстан тарихы XX гасыр -  XXI гасыр башы.  – К.: Хәтер, 2006. 319  б.
  6. https://ru.wikipedia.org. Выступление Сталина по радио 3 июля 1941 года

       

     


[1] Данилов А.А., Косулина Л.Г., Брандт М.Ю..Россия тарихы 9 класс. – К.: Просвещение, 2011. – б.  151.

[2] Галимов К.Эзле Чәчкаб/Галимов К. :Тан-Заря, 2004. – б. 165

[3] https://ru.wikipedia.org. Выступление Сталина по радио 3 июля 1941 года

[4] Данилов А.А., Косулина Л.Г., Брандт М.Ю..Россия тарихы 9 класс. – К.: Просвещение, 2011. – б.  154.

[5] Данилов А.А., Косулина Л.Г., Брандт М.Ю..Россия тарихы 9 класс. – К.: Просвещение, 2011. – б.  158-160

[6] Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш., Измайлов И.Л.. Рассказы по истории Татарстана: - Казань: Магариф, 1994. – с.229-230

[7] Мухарямова М.К.. История Татарской АССР.-  К.: Таткнигоиздат, 1980. с. 181.

[8] Мухарямова М.К.. История Татарской АССР.-  К.: Таткнигоиздат, 1980. с. 183-184

[9] Солтанбәков Б.Ф., Иванов А.А., Галләмова Ә.Г.. Татарстан тарихы XX гасыр -  XXI гасыр башы.  – К.: Хәтер, 2006. б. 167-168



Предварительный просмотр:

Курск дугасында безнең солдат

Заһидуллин Зиннәтулла Әүхәдулла улы

       1920 елның 15 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы, Заһидулла һәм Сафиябану Заһидуллиннар гаиләсендә туа. Фронтка 1942 елда китә. Яраланып 1944 елда авылга әйләнеп кайта. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Зиннәтулла абыйның сөйләгәннәреннән язып алынган хатирәләр:

«… Мин Заһидуллин Зиннәт Әүхәдулла улы 1920 елның 15 августында Иске Чәчкаб авылында тудым. Әтием Заһидулла улы Әүхәдулла һәм әнием Зиядетдин кызы Сафиябану, икесе дә колхоз эшчеләре иде. Гаиләдә без 7 бала идек, үземнең ничәнче бала булуымны хәтерләмим, гомумән алганда абый - апаларымның да барысын да хәтерләмим, 2 абыемны гына беләм:  Габдулла, Әсхәдулла (3-4 яшендә үлгән).

           1930 нчы елны  мин беренче сыйныфка укырга кердем, 10 яшемдә. Ул вакытта мәктәп 7 еллык иде. Мин мәктәпне 1937 елда бетердем һәм 1938-1939 елларны Казанда меховой техникумның технологический факультетына укырга кердем. Анда ике курс укыганнан соң мине Нариман урамындагы военкоматка чакырттылар, повестка бирделәр һәм шулай итеп мин армиягә киттем. Аннан безне Ульяновское пехотное училищега распределять иттеләр. Көз көне, пычрак вакыт. Армиягә алынучылар арасыннан берсе югарыга жалоба язган, укыган җиребездән мәҗбүриләп армиягә алдылар дип. Шуннан озак та үтмәде, армиягә бары тик теләк белән генә алырга, мәҗбүриләп килгәннәрне кире укырга кайтарырга, дип приказ килде. Шулай итеп, без бик сөенеп яңадан укырга кайтып киттек.

           1940 нчы елда, техникумны тәмамлап,  9 сыйныф бетерүем турында таныклык алдым һәм кире авылга кайттым. Колхозда төрле эштә (разнорабочий), аннан соң “Кызыл почмак” та эшләдем.   Сугыш башланганчы, налоговый агент эшен Алкин Фәезхан алып бара иде, аңа сугышка чакырып повестка килгәч  “барыбер библиотекада гына эшлисең” , вакытлыча гына  ал бу эшне дип, ул миңа үз эшен тапшырды.

          1941 елны Абзалов Гыйлаҗ авыл советы рәисе иде, ул вазыйфасын  калдыргач аның урынына, депутат, Гафурова Сәйдәбануны билгеләделәр. Ләкин ул да озак тормады. Шул ук елны мине исполкомга чакыртып алдылар да, ике атнага гына дип, авыл советы рәисе вазыйфасына билгеләп куйдылар. Ике атнага диелгән срок, озакка сузылды, “Эшлисең!” диделәр.

          1941 елның 22 июнендә сугыш башлануы турында, радиодан игълан иттеләр. 23 июнь көнне, авылдан беренче кеше булып сугышка Насыров Нигъмәт абый китте. Аннан соң инде һәр көнне 10-15 кеше китә башлады.

           Ул вакытта военком Калашников иде. 1942 елның октябрендә мине военкоматка чакыртып алдылар һәм Калашников иптәш: - “ Егет сиңа вакыт җитте”, диде. Шулай итеп мин сугышка барырга повестка алдым.

           Башта безне Казанда Карл Маркс урамында, 38 йортта, санитарга укыттылар (медбрат), ике ай, ә инде 1943 елның гыйнвар аенда Мәскәүгә җибәрделәр. Штаб итеп 284 нче мәктәп билгеләнгән иде. Аннан төрле җирләргә распределение булды. Безнең группаны Ржев шәһәренә алып киттеләр. Без килгән вакытта шәһәрнең хәрабәләре генә калган иде инде. Торырга да урын юк иде хәтта. Без комлы карны казып окоп ясадык һәм шунда урнаштык. 3 көн шунда ятканнан соң сәгать төнге 11-12 дә ашарга алып килделәр. 5 көн булды дигәндә машиналар килде һәм безне төяп Елецк шәһәренә алып киттеләр. 23 мартта фронт буйлап, үзебезнең частькә киттек 371 дивизия 1243 полк, икенче минбатальон (минометчик). Безнең командир Мельников иде.

Төнге 2 дән иртәнге 7 гә кадәр барабыз, көндез берәр авылда яшеренәбез. Шулай итеп күчә-күчә  апрель аенда Белгород шәһәренә барып җиттек. Шулай итеп мин,  Курск дугасындагы мәхшәргә барып эләктем...

         Аннан ерак түген Харьков шәһәре урнашкан иде. 5 июльдән башлап  немецлар иртәнге сәгать 3 тән кичке сәгать 8 гә кадәр Белгород белән Харьков арасын бертуктаусыз утка тоттылар. Шәһәрләрне тоташтырырга мөмкинлек юк иде. 12 июльдә безнең икенче эшелон контратакага, штык-сугышка күчте. Каршылык күрсәтү нәтиҗәсендә немецлар оборонага күчәргә мәҗбүр булды. Шушы вакыттан 15 августка кадәр Белгород белән Харьковны немецлардан азат иттек. Харьковны 7 сәгать бомбага тоту вакытында, миннән 3 метр ераклыкта гына солдат үлде. “Хәзер миңа да эләгә инде бу”, дип минометны калдырып икенче якка сикердем, һәм нәкъ минем миномет өстенә бомба төшеп шартлады. Нәтиҗәдә мин каты яраландым, сул як кулга һәм уң як кабырга астына кыйпылчыклар кергән иде, тик кабырга арасына очлы ягы белән кермәү аркасында, эчкә үк, тукымаларны кисеп үтеп керә алмый калган иде, минем бәхетемә.

         Яраланучыларны Харьков госпиталенә урнаштырдылар. Анда озак тормадык, поездга төяделәр дә алып киттеләр. Поездда кайткан чагында, сентябрь ае иде, бик каты салкын тидердем, 39 га кадәр температура күтәрелде, аякларыма да салкын тидердем, бөтенләй аякка баса алмас хәлгә җиттем. Начарлануымны күргәч командир приказы белән мине Хреновая станциясендә  дәваларга алып калдылар, аннан 1944 елның 20 декабрь аенда Уфага кайтардылар.

         Әле йөри алмый идем. Мине караучы медсестра якташым булып чыкты, ул нервларга салкын тиюен, шуның аркасында йөри алмавымны әйтте. Тик  мин өметемне югалтмадым, чөнки әгәр тырышып аякка бассам, 6 айга авылга кайтырга булышам диде медсестра.

          Туган ягыма кайту һәм аякка басу теләге зур булганга мин көне буе башта кровать кырыена тотынып басырга өйрәндем. Көне буена арып бетә идем. Аннан соң таяклар ярдәмендә йөрергә тырыштым, госпиталь хезмәткәрләре дә ярдәм иттеләр, ике яктан тотып йөртәләр иде, медсестра култыклап йөрткәндә “йөриләр” дип бездән хәтта көләләр иде. Соңрак үзем генә йөри башлагач стенага сөялеп аякларны шуыштыра идем, көне буена өчешәр күлмәк алыштыра идем, чөнки стенага ышкылып буяла иде. Шулай тырыша-тырмаша аякка бастым.

        Сүзләрендә тордылар. 1944 елның гыйнвар аенда мине 6 айга комиссовать иттеләр. Вакыт тиз үтте июльдә 6 ай тулды дигәндә мине янәдән военкоматка чакырттылар. Тик хирург Усанов мине әлегә алмаска һәм тагын бер айга калдырырга кушты. Нәтиҗәдә мине яңадан чакыртырбыз дип, бер ай үткәч, кайтарып җибәрделәр. Күпме генә көтсәм дә мине чакыртучы булмады, ә вакыт уза торды. 1945 елны түзмәдем үзем киттем. Барып кергәч, военком мине “ник озак килми тордың” дип бик әрләде, аннан бөтенләй дә кабинетыннан куып чыгарды. Мин инде кайтып китмәдем, яңадан чакыртырлар дип көтеп утырам. Күрәм бер военный ниндидер папка күтәреп военком янына кереп китте. Озак тормады яңадан чыкты. Мине дә кире чакыртып алдылар, кабинетка кердем, теге папка өстәл өстендә тора. Аннары ачыкланды: минем документлар җыелган папка булган икән ул, анда сугыштан яраланып кайтуым  озак вакыт дәвалануым да башка мәгълүматлар да барысы да шунда булган, гаепләрен танып гафу үтенделәр. Документларымны алып бөтен врачларны йөреп чыкканнан соң миңа военный билет бирделәр.

           Сугыштан соң 1945-1947 еллар больница юлын таптап узды.

1947 елның 7 нче февралендә Асия апагыз белән гаилә кордык. Бик яратышып яшәдек, кызганычка каршы  ул инде күптән вафат.  1947 елда улыбыз Шәүкәт, 1953 елда Рифкать улыбыз туды, ул да 1991 нче елда вафат булды. 1956 елда Алсу кызыбыз, ә 1960 елда Илгиз һәм Илдүс исемле игезәк улларыбыз дөньяга килделәр.  

          1951 елны район финанс бүлегенә эшкә урнаштым.

          1984 ел беткәнче военкоматта эшләдем, ә 1985 елның 1 гыйнварында пенсиягә чыктым”.

    Бүгенге  көндә Зиннәтулла Әүхәдулла улы,  төп нигезендә - Иске Чәчкаб авылында улы Илгиз белән яши.



Предварительный просмотр:

Тоткыннар да безнең кебекләр...

Хәмидуллин Газизулла Зиннәтулла улы.

        Хәмидуллин Газизулла Зиннәтулла улы 1927 елның 10 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында,  гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәмидуллин Зиннәтулла Хәмидулла улы, әнисе Хәмидуллина Бибихалидә Таҗетдин кызы. Башта Иске Чәчкаб авылы башлангыч  мәктәбендә 4 сыйныф укыганнан соң, алтынчы сыйныфка Кайбыч авылы мәктәбенә  йөри башлый. 1941 елны алтыдан җиденче сыйныфка күчү өчен имтиханнар биреп йөргәндә сугыш башлануы турында игълан итәләр.  Газизулла абый сүзләренә караганда: -“Мәктәптә укыган чакта ук, 1939 елны  мин атлар ашатучы бригадага эшкә кердем. Бер бригадага бер яки ике ат туры килә иде. Ул РКБД атлар иде, яшь атлар, сугышка әзерләнә торган. Баштарак без аларны төнлә генә ашатырга алып чыксак, соңрак көндез дә, төнлә дә ашата башладык. Хәзерге кебек хәтерлим, 23 июнь көнне безнең янга бер җайдак килде, кем икәнен хәтерләмим инде: -  “Атларны алып кайтыгыз, сугыш башланды!”- дип боерык бирде. Шулай итеп ат ашатулар бетте. Аннары төрле эшләрдә эшләдем, тирес түктем, чәчү эшләрендә катнаштым. Иң беренче тапкыр 1942 елның язгы чәчүенә чыктым.

      1944  елның кышында Военкоматка чакыртып алдылар һәм безне, авылдан  ун кешене, Подберезье авылына өйрәтүләргә җибәрделәр. Анда автомат җыярга, строевой шаг белән йөрергә өйрәттеләр. Шунысы истә калган, безне мунчага кертеп утырталар иде дә, противогаз кидертеп, шунда газ җибәрәләр иде. Хәтерлим әле, мин бик яхшы ата идем. Берсендә командир яныма килеп карап торды да “унлыга” тидерсән ике көн ял бирәм диде. Мин сынатмадым, “унлыга” тидереп ике көн ял алдым. Бер ай тулды дигәндә кире авылга кайттык. Яз башлангач  чәчүгә чыктык. Көндез чәчүдә булсак, кич атларга иген төяп, аны Ормарга илттек. Көзгә кадәр эшләгәнбездер инде, аннары тагын Военкомат чакыртып алды һәм 15 декабрьларга таба сугышка китергә әзерләнеп торырга кушты. Шулай булды да, декабрь аенда безне Буага озаттылар. Аннан Саратовка.  Мин 415 полкның беренче батальоны, беренче взводы, беренче ротасына эләктем. “Максим” пулеметында атарга өйрәндем шунда. Кыш бетеп яз айлары башланды. Шулай төнлә йоклап ятканда, безне уятып урамга алып чыгып тезеп бастырдылар һәм сугыш бетүе турында боерык укыдылар.  Ул вакыттагы шатланганнарны әйтеп аңлатып кына бетереп булмый.

    Озакламый безне Себер ягына алып киттеләр. Новосибирскидан Кемерово шәһәренә. Анда шахта бар иде, без тоткыннарны шул шахтага озата йөри идек, төнлә алар торган баракларны сакладык. Тоткыннар арасында кемнәр генә юк: немецлар, поляклар, японнар һәм башкалар.  1946 елга кадәр шунда сакта тордык. Мартта тоткыннар төялгән поезд Мәскәү ягына юнәлде, без исә шул эшелонны саклап бардык. Шунысы кызык иде тоткыннар да юлда үзләренең туганнарын, кызларын, улларын, хатыннарын очратып шундый шатланалар иде. Ә безнең күңелдә “... тоткыннар да безнең кебек кешеләр икән лә” дигән уйлар иде.  Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек. Мәскәүгә барып җиткәч тә, поезд юлын дәвам итте, Белоруссия ягына таба. Аннары билгеле булды, соңгы чик, ул Берлин булырга тиеш иде, ләкин без Брест-Литовск шәһәренә генә барып җиттек. Барып җиткәч командование тоткыннарны алыштырды, барганнар урынына икенче тоткыннарны төяделәр һәм без инде аларны кире алып кайтып киттек Новосибирскига. Аларны алып кайтып тапшыргач Кемерово өлкәсендә, Анжеро-Судженск  шәһәренә җибәрделәр. Андагы күмер шахталарында тоткын японнар эшлиләр, без шуларны сакладык. Сахалинда, Комсомольск шәһәрендә бер порт бар иде соңрак тоткыннарны шунда алып киттек, алар арасында Латвия, Литва, Эстония җирләрендә СССРга каршы көрәш алып барган яшь партизан егетләр күп иде.

       Казахстан өлкәсендә тоз чыгара торган шахталар күп. Шулай итеп 1948 елны киләсе тукталыш безнең Караганда шәһәре булды. 20-30 машина тоткыннарны төяп Экибастуз дигән шәһәргә алып китте. Тоткыннар җирне казып кечкенә окоплар шикелле  чокырлар ясый башладылар, эш төгәлләнгәч анда шартлаткыч матдә тутырдылар һәм аны шартлатып, күмер ятмалары таптылар. Мин ул вакытта  415 полк 72 нче дивизиядә хезмәт итә идем.  Әгәр беребез тоткыннарның эшен күзәтчелек астында тотса, икенчеләребез полк эчендәге эшләр белән шөгыльләнә. Мине кергән чыккан кешеләрне тикшереп торырга куйдылар.

      Барыбызга да озакламый өйгә кайту мөмкинлеге биреләчәк диделәр.

     1949 елның 31 декабрьдә мин Казанда идем инде. 1950 елның 1 гыйнварында мин ниһаять авылга кайтып җиттем.

      1951 елны  авыл клубына җитәкче кирәк диделәр һәм Заһертдин абый мине клуб мөдире итеп куйды. 37 ел мин клубта эшләдем, 1951 елның 15 февраленнән бирле.  1987 елның октябрендә пенсиягә чыктым. Ләкин пенсиягә чыкканчы минем соравым буенча 1987 елны авылда яңа клуб салдылар.

      Клубта эшләгән чорда мин шулай ук партоешма җитәкчесе идем. Сугышның 30 еллыгына авылда һәйкәл куйдырдык. Башта төрле авылларда йөреп карап чыктык, ничек ясарга була икәнен. Соңрак ошаганын сайлап алып,  шуңа ошатып ясадык.”

    Бүгенге  көндә Газизулла Зиннәтулла улы, тормыш иптәше Әлфия апа белән төп нигезендә - Иске Чәчкаб авылында яши.

     

 



Предварительный просмотр:

Хатирәләр китми йөрәктән...

Хөсәенов Гарифҗан Әшрафҗан улы

      Хөсәенов Гарифҗан Әшрафҗан улы 1925 елның 24 мартында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында туа. Әтисе Әшрафҗан Хөсәен улы, әнисе Сәмига Газимҗан кызы. Гаиләдә барысы сигез бала булалар, шулардан иң олысы Гарифҗан абый була.

     1933 елны Гарифҗан абый Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә.

Гарифҗан абыйның хатирәләре:

 “... Без укыганда начар еллар иде, аякта чабата. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф бетергәннән соң, укырга Кайбычка йөри башладык. Түләү зур, өскә киергә кием дә юк, шуңа җылырак вакытларда мәктәпкә йөрдем дә, салкыннар башлангач ташладым. Ул вакытларда налоглар да зур. 1936 елны, налогларны түли алмагач, йортны сатарга туры килде. Күршеләр үзләренә алдылар, яшәп торырга.

    1938 елны колхозга эшкә кердем, җир себертергә. Ул вакытта миңа унөч яшь иде.

     1941 елны әти мине үзе белән Марига урман турарга алып китте.

     1941 елның 22 июнендә, мин, 15 яшьлек яшүсмер һәм бөтен авыл халкы Бөек Ватан сугышы башланган дигән хәбәр ишеттек. Шушы елны мин әтием белән җәе буе авылыбызның көтүен көттек. Авылыбыздан ир-атлар көн саен китә торды. Барлыгы 165 кеше безнең авылыбыздан фронтка китте. 1941 елның декабрь аенда өченче ФЗО мәктәбенә алындым. Анда безне төрле һөнәрләргә өйрәттеләр. Өч айдан соң мин үз авылыма, өйгә кайттым. 1942 елның апреленнән Яшел Үзән шәһәре фанера заводында эшләдем. 1943 елның ноябрендә мине, 18 яшьлек егетне, хәрби комиссариатка чакырып, сугышка җибәрделәр. Татарстан Хәрби комиссариаты Мари АССРның өйрәнү лагерена, Суркала станциясенә җибәрделәр. Шушы Хәрби полкта мин һәм бик күп минем кебек яшь солдатлар, ачлык кичердек һәм газап чиктек. Бу лагерьны халык телендә “сушилка” дип йөрткәннәр икән.

           Килгән көнне үк безне чыгарып бастырдылар һәм авылдан киеп килгән җылы киемнәрне, әниләр бәйләп җибәргән оекбашларны, бияләйләрне салдырып, ялангач калдырдылар. Соңыннан шул киемнәрне яндырдылар. Япа-ялангач килеш безне землянкага куып керттеләр. Ә землянкада аяк асты су, күрәсең землянканы казыганда чыганакны эләктергәннәр, шуңа су тулган.

          Ике тәүлек буе шәрә килеш землянкада утырдык. Түзеп булмаслык салкын булганда, бер-беребезгә сыенып җылына идек. Ә тышта ноябрь ае... Шушы җәһәннәм газабыннан 1943 елның декабрендә безне Мәскәүгә Кубинка станциясенә 45 нче танк-десанты частенә озаттылар. Моннан декабрь ахырларында мине сугышның кайнар ноктасына җибәрделәр.

          Фашистлар белән беренче очрашу 1944 елның гыйнвар башларында Украинаның Белая Церковь шәһәре янында булды. 1 нче Украина фронты белән маршал Жуков идарә итте. Без Гомель юнәлешенә таба һөҗүм итә башладык. Ләкин мин Гомельгә барып җитә алмадым. 27 гыйнварда фашист снаряды янымда гына шартлады һәм мин күпмедер вакыт аңсыз ятканмын. Күпме ятканымны белмим. Аңыма килгәч, күзләремне ачарга тырыштым. Ләкин, күпме генә тырышсам да, яктылык күрә алмадым. Санинструкторның:”Живой что ли?”-дип сораган тавышына мин сискәнеп киттем, һәм:”Живой!”-дип җавап бирдем. Ул мине торгызырга тырышты, аннары өстерәп сугыш кырыннан алып чыгып китте. Тирә-якта пулялар сызгырып оча, бомбалар шартлый. Озак шуыштык. Бераздан мине чанага күтәреп салдылар, бик озак бардык кебек. Туктагач, мине чанадан төшереп, бер йорткамы, сарайгамы керттеләр. Шунысы хәтердә калган, җиргә түшәлгән салам өстенә яткырдылар. Азрак тынычланган кебек булдым. Колагыма янымда гына ыңгырашкан, сызланган, төрле телләрдә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Монда минем кебек яралылар бик күп иде бугай. Берничә көннән соң күземә операция ясадылар. Бу йорт безнең полкның кыр госпитале булып чыкты. Атна-ун көн яткач, тимер юлы буйлап Курск госпиталенә озаттылар. Ике-өч тәүлектән соң эшелон белән Чита госпиталенә җибәрделәр. Читага ай буе бардык, юлда бетләп беттек. Госпитальдә безне юындырдылар, чиста ак киемнәр бирделәр. Ашау-эчү дә бик әйбәт иде.

         1944 елның ахырларында мин бераз шәүләләр, яктылыкны күрә башладым. Мине озатып кайтучы белән туган авылыма җибәрделәр. Кайтканда да бик зур кынлыклар күрергә туры килде. Туган өемә кайтып җиттем, ачлык, ашарга юк иде. Август аенда мин колхозга көзге чәчүгә чыктым. Бу вакытта инде мин 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры идем. Орденнарым дистәдән артык. Без күргән ачлык-ялангачлыкны, сугыш афәтен сезгә күрергә язмасын”,-дип сүзен төгәлләде Гарифҗан абый.

       Бүгенге көндә Гарифҗан Әшрафҗан улы Иске Чәчкаб авылында, улы Илдүс гаиләсендә яши. Балалары, оныклары батыр солдатны хөрмәт итәләр, бик яраталар.