Хезмәттә татар мифологиясенә бәйле рәвештә чишмә иясе, чишмәгә бәйле төрле ышанулар, легендалар турында языла.
Вложение | Размер |
---|---|
chishm_microsoft_word.doc | 110.5 КБ |
Казан шәһәре Яңа Савин районы «31 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Татар мифологиясендә чишмә иясе, чишмәгә бәйле төрле ышанулар, легендалар
Эшне башкарды: X сыйныф укучысы Гыймадиев Илмир Илгизәр улы
Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы.
Казан - 2016
Эчтәлек
Кереш..............................................................................................................3
Бүлек 1. Татар мифологиясендә чишмә иясе, чишмәгә бәйле төрле ышанулар, легендалар.............................................................................................6
Йомгаклау....................................................................................................19
Әдәбият.........................................................................................................21
Кереш
Җирне, тыгыз һәм җансыз туфракны дөньяда кеше һәм су гына хәрәкәткә китерә ала. Материкларны күчереп йөрткән мәгърур океаннар, исәпсез-сансыз утрауларны йоткан иксез-чиксез диңгезләр, ярларын җимереп ташып аккан гайрәтле елгалар, кыяларны дулкыннары белән ашаган киң күлләр, ерганаклар ерган ярсу инешләр... Суда көч-кодрәт, су булган җирдә хәрәкәт, сусыз дөньяда яшәеш юк... Әгәр шул океан-диңгезләрне, елга-күлләрне тукландырып-тулыландырып торган кечкенә, барлыгы-юклыгы да еш кына беленмәгән чишмәләр булмаса, дөньяда хәрәкәт тә, яшәеш тә булмас иде. «Тамчы таш тишә», диләр. Дөрестән дә, нәни генә, бер зыянсыз бихисап чишмәләр бергә җыелып шул тау-ташларны актару сәләтенә ия булган Су стихиясен барлыкка китерә түгелме?! Бу хакыйкатьне табигатьтән аерылмаган ата-бабаларыбыз бик яхшы аңлап яшәгән. «Чишмә» — фарсы сүзе. Бүгенге телдә аның «чыганак», «башлангыч», «нигез» кебек мәгънәләре бар. Шул ук мәгънәне белдергән «кизләү» сүзе борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә үзгәрешсез килеп җиткән сүзләрнең берсе. Димәк, кешеләр бик борынгы заманнарда чишмәләрнең дөнья корылышында саллы урын алып торуын тойганнар. Халык авыз иҗатын, мифологиясен һәм гореф-гадәтләрен тәфсилләп өйрәнгән галимнәр фикеренчә, төркиләр табынган Су тәңресе — Кояш, Ай, Яңгыр, Яшен, Түбәндәге дөнья, Ел фасыллары, Ут, Һава, Җир, Урман һәм башка тәңреләр белән тиң, күрелгән һәм әлеге исемлектә төп урыннарның берсен алып торган. Дөнья халыклары мифологиясеннән мәгълүм булганча, Су — дөнья яратылышының башлангычы. Җир, туфрак шул Су дәрьясыннан шытып чыккан.
Халык авыз иҗатында чишмә образы берничә дистә еллар дәвамында актуальлеген югалтмый. Аеруча бүген, экологик мәсьәлә кискенләшкән чорда, без кабат борынгы үткәнебезгә, гөреф-гадәтләребезгә, асылыбызга әйләнеп кайтабыз.
Шуңа күрә дә тикшеренү эшебезнең темасын “Татар халык авыз иҗатында чишмә, чишмәгә бәйле төрле ышанулар, легендалар” дип билге-ләдек.
Хезмәтебезнең максаты — халык-авыз иҗатында чишмә образының бирелешен өйрәнү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
— халык-авыз иҗатында чишмә образын тасвирлаган язмаларны барлау;
— чишмә образын яктырткан мәкаләләрне, фәнни- теоретик хезмәтләр-не өйрәнү;
алымнарын өйрәнү;
— чишмәгә, суга бәйле мифологик образларны ачыклау, аларга күзәтү ясау;
— республикабыз җирлегендә урнашкан чишмәләр белән
танышу, аларның тарихына бәйле легендаларны җыю, анализлау.
Югарыда күрсәтелгән максат һәм бурычларга ирешү өчен түбәндәге метод һәм алымнар файдаланылды: фәнни-теоретик тикшеренү методы; тарихи мәгълүматларны өйрәнү, анализлау методы; чагыштыру алымы; әдәби әсәрләр телен анализлау алымы; дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү алымнары.
Хезмәтебезнең өйрәнү объекты итеп чишмә образын үзәккә алган яисә аны зур хөрмәт-игътибар белән, символик образга җиткереп сурәтләгән фольклор әсәрләре, публицистик язмалар, документаль очерклар, юльязмалар алынды. Тикшерүнең предметы – татар халык авыз иҗатында чишмә образының бирелеше, әдәби-сәнгати хосусияте, идея-эстетик вазифасы, сурәтләнү үзенчәлеге.
Эшебезнең теоретик нигезләрен Ф. Урманчеев; Н. Юзиев; Т. Галиуллин; И.Бәширова, Р. Ягъфәров хезмәтләре тәшкил итте.
Хезмәтебез керештән, бер бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.
Гамәли яктан, хезмәттә тупланган материалны халык-авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә мәктәптә әдәбият дәресләрендә кулланырга була, шулай ук, хезмәттә бәян ителгән бай мәгълүматны сыйныфтан тыш уку дәресләрендә, дәрестән тыш эшләр үткәргәндә дә файдаланырга мөмкин.
Бүлек 1. Татар мифологиясендә чишмә иясе, чишмәгә бәйле төрле ышанулар, легендалар
Һәр нәрсәнең, һәр күренешнең үз иясе булган кебек, чишмәләрнең дә ияләре бар икән. Алар изге рухлар сыйныфына карыйлар һәм кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торалар.
Чишмә иясе халык мифологиясендә хатын-кыз кыяфәтендә күзаллана. Үз эченән бөтен дөньяны, әйләнә-тирәлекне тудырган, күктәге ай хәрәкәтенә, сизгер Су мохитенә хуҗа булган илаһи затны хатын-кыз җенесендәге башлангыч итеп күзаллау киң таралган. Борынгы Юнан һәм Римда — Афродита белән Венера, Бабил дәүләтендә — Иштар, борынгы төркиләрдә — Умайның төп билгесе, яшәү урыны су булган. Дөрес, Идел буеңда яшәгән кайбер халыкларының авыз иҗатында суларга хуҗа булган зат — ир-ат буларак та күзаллаш. Мәсәлән, мариларның Вют-водыж — Су атасы. Шулай да, башлыча ул хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнә. Ву-мурт — удмуртларда, Вер-ава — мордваларда, Сурен ыра һәм Шыв сура-такан тура — чуашларда, татарларда — Су анасы.[1] Гадәттә, Су анасы җиргә кадәр тиеп торган озын тузгыган чәчле, су үсентеләре ябышкан кызгылт юеш ялангач тәнле, тәгәрәп чыгарга торган зур зәңгәрсу яисә чем-кара күзле хатын-кыз рәвешендә тасвирлана. Аның бердәнбер бизәге — кабатланмас матур алтын тарак. Тулган ай йөзенә карап шул тарак белән чәчләрен тарар өчен Су анасы ярга, басмага чыгып утыра дип ышанганнар. Әлеге серле ия белән очрашу хәерлегә юралмаган. Аны күрүгә кешенең акылы томаланган, буыннары хәрәкәт итми башлаган, җанын курку баскан. Янында кемнең дә булса барлыгын Су анасы сизеп калса, кинәт кыяфәтен үзгәртеп, матур кызга әверелеп, тораташтай катып калган кешене су астына алып киткән. Ул, хәтта карындагы балаларны да тартып алу көченә ия булган. Куркыныч, аеруча, төнлә су янына ялгызы килгән хатын-кызларга, бала-чагага янаган. Шулай булуга карамастан, егетләр Су анасы белән очрашу эзләгәннәр: аның тарагын кулга төшерү чиксез байлык Һәм бәхетле тормыш вәгъдә иткән. Әмма тарак каракларын иртәме-соңмы Су анасы каргышы тота торган булган. Габдулла Тукай, халык мифологиясенә таянып, Су анасын нәкъ шундый аяусыз һәм адәм баласына карата рәхимсез, ләкин гадел илаһи табигать көче итеп гәүдәләндерә:
Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак белән утыра тузгыган сачен тарап.
Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. [2]1
«Коточкыч сачләреннән чишмә төсле су» агып торган Су анасы турындагы шөбһәле ышанулар һәр авыл баласына таныш: Габдулла Тукай әкиятендә сурәтләнгән вакыйгалар да «бер авыл малае авызыннан» сөйләнә. Һади Такташ исә, «Урман кызы» әсәрендә су хуҗабикәсен хатын-кыз гүзәллеге һәм иреге идеалы итеп куя:
Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне!
Алар тузылып төшсен алдыңа,
Шулай килешә сиңа.
Су кызыдай Кил дә хәзер минем алдыма,
Төпсез күзләреңне айга текәп
Утыр; күлдә шәүләң уйнасын,
Узган-барган кешеләр туктап карап,
«Су кызы» дип сине уйласын!
Аһ, Әминәм!
Булмадың ник бер су кызы,
Иркенлектә уйнап йөрүче?
Ник булмадым мин бер урман углы,
Синең дустың — яшь бер көтүче?
Кыймас иде безгә мәкер күзләр
Болай шөбһә белән карарга... [3]1
Бу аерма әсәрләрнең язылу чорына да, шагыйрьләрнең үзләрен үстергән төбәктә халкының ышануларына да бәйләп аңлатыла ала. Ләкин шунысы хак: кешеләрне су көчләренең ифрат зур кодрәте, төрле кыяфәтләргә керә алуы, алдан фараз итеп булмаслык көтелмәгән гамәлләр кылуы бер үк вакытта сокландырган да, куркуга да салган.
Яшел Үзән шәһәре янындагы «Хәниф чишмәсе» шундый ук ышанулар белән бәйле су чыганакларының берсе. Борын заманда, шәһәр урнында зур гына авыл булган вакытларда, төнгелеккә басуга чыгарылган атларын эзләп бирегә бер ир бала килеп чыга. Кич җитә, төнне ул юл чатындагы чишмә янында үткәрергә туктый. Арыган булса да, әлеге ташландык хәлдәге чишмәне бик кызгана һәм тирә-ягын кулыннан килгәнчә җыештыра. Су анасының ризалыгын алу өчен букчасындагы икмәк кисәгенең яртысын да чишмәгә сала. Җиде төн уртасында ул үзенә кемнеңдер кагылганын тоеп уянып китә. Караса, Су анасы үзе аның иңбашыннан сыйпап утыра икән бит! Икенче кулындагы алтын тарак белән чәчләрен тарый... Малайның уянуын күреп, Су анасы телгә килә: «И егет, өеңә кайт, — ди ул. — Син эзләгән атларны әтиең иртәгә иртән табачак. Изге эшләрең өчен рәхмәт! Исемеңне белмим, бу чишмәне мин «Хәниф чишмәсе» дип атармын, беренче балаңа шул исемне куш. Синнән соң киләчәк җиде буынга җир астында яткан суларны табу сәләте бирелер, балаларың һәм оныкларың чишмәләр казып кешеләрнең рәхмәтен алыр». Үсмер таң атканда гына һушына килә. Су анасының сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми юлга чыга ул. Кайтса күрә: атлар исән-имин, утарда кешни-кешни басып торалар. Су анасына бирелгән вәгъдә онытылмый: дистә елдан соң гаилә корып җибәргән егетнең беренче улына Хәниф исеме кушыла. Аның варислары төрле төбәкләрдә яшәсә дә, һаман да «Хәниф чишмәсе»н карап торалар. Су анасының кешеләрне башка борчымавын да шуның белән аңлаталар.[4]1
Кайбер хәбәрләр буенча, Су иясенең кызы, тау иясенең (яки Яр иясенең) сөйгән кәләше, хатыны буларак та билгеле. Кайчакта, тау эчендә дәрья бар; ул – Тау иясенең хатыны, ә Чишмә— аларның баласы, дип тә фараз кылганнар. Бу хакта борынгы табышмак та хәбәр итә:
Тау куенында анасы,
Чыгып чаба баласы.
Халык ышануларында бу рух берничә сыйфатта телгә алына. Иң элек ул — гашыйклар сердәше. Чишмә иясен Мәхәббәт иясе дип тә әйтәләр. Чөнки ул — ике ярның вәгъдә — сүзенә бердәнбер шаһит зат. Ике гашыйкның берәрсе вәrъдәceндә тора алмаса, Чишмә (иясе)нең ихтыяры шулайдыр, дип уйлаганнар. Яшьләр сөйгәннәрен чишмә буйларына чакырганнар, сөю сүзләрен шунда әйткәннәр, беренче мәртәбә шунда үпкәннәр, шунда назлаганнар... Чишмә буенда табышып-аңлашып, бәхетле тормыш корганнар да, ел саен аның янына килеп, рәхмәт әйтеп китә торган булганнар, чишмә улагына тасмалар бәйләгәннәр, суына көмеш салганнар, суын үзләре белән алып кайтып киткәннәр. Беренче туган балаларын да шушы чишмә суы белән юганнар. Гаиләдә тавыш-гауга, аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, аңлашу, мәхәббәт юллап, үзләрен кавыштырган чишмә янына килгәннәр, аның суы белән юынганнар. Безнең көннәргә берсен-берсе сөйгән яшь парлар турында “Туйбикә” легендасы килеп җиткән. Бу чишмә Идел буенда Болгар хәрәбәләре арасыннан бүгенгесе көндә дә агып ята. Элек бу чишмә буенда еш кына яшьләр очраша торган булган. Туйбикә дә үзенең сөйгәне — Бикморза белән шушында чишмәгә суга төшкәч таныша, алар шунда очрашалар, сөешәләр. Аны соңгы кабат яуга да шуннан озатып кала. Болгар җирләренә бәреп кергән Аксак Тимер баскыннарына каршы канлы сугышта ул башын сала. Аның соңгы истәлеге булып сөйгәненә бары җәясе генә әйләнеп кайта. Шушы хәлләрдән соң күп тә үтми, мәкерле урыс илбасарлары Болгар иленә һөҗүм итәләр. Ирләр белән беррәттән башкаланы саклар өчен хатын-кызлар да кулларына корал алалар, алар арасында Туйбикә дә була. Шушы сугышта Туйбикә батырларча һәлак була. Кардәшләре сылу кызның җансыз гәүдәсен күтәреп, җир асты юлы белән чишмә янына алып чыгалар. Чишмәнең изге су тамчылары йөзенә бөркелүгә Туйбикә аңына килә. Озын керфекләрен күтәреп озак итеп зәңгәр күккә карый, киң Иделне күздән кичерә. Аннары чишмә якынлашып килүче дошман өерен күреп алга ыргыла һәм... акчарлакка әверелеп Идел киңлекләренә очып күздән югала. Илбасарлар каланы юк итәләр, чишмәне күмәләр. Ләкин кояш нурларын үтәли чагылдырып уйнаган, чүп-мазар төшкәндә дә сафлыгын югалтмый торган чишмә суы, гасыр- гасыр булып яткан катламнар аша кабат өскә ургылып чыга. Узган чорлар хатирәсе булып, Туйбикә чишмәсе бүген дә яши, чылтырап ага. Ә Идел өстендә Шәһри Болгарның аерылгысыз юлдашлары, Туйбикә җаны күчкән акчарлаклар әле дә очалар, канатларын кага-кага кешеләргә ике яшь йөрәкнең аянычлы язмышы хакында сөйлиләр кебек... [5]1 Чишмәләрнең дәвалау үзенчәлеге турында да “Фазыл һәм Зөләйха” легендасы бар. Бер кечкенә авылда үзенең әти-әнисе белән Зөләйха исемле кыз яшәгән. Бер көнне яман авырудан кызның әнисе үлеп киткән. Барлык йорт эшләре дә Зөләйха кулында калган. Беркөнне, өй җыештырганда, аның битенә пычырак су чәчрәгән. Озак та үтмәгән, аның битен төрткеле сипкелләр басып алган. Кыз үзенең битен каплап йөри башлаган, кешеләргә күренергә оялган.
Бервакыт ул әтисенә, кырга, ашарга алып барганда бер егетне очраткан: — Сипкелле-сөйкемле кызга сәлам бирдек, - дигән егет. Кыз сискәнеп китә, тиз генә йөзен каплый. Егет кызга гашыйк була. Ул, кыз янына чүгәләп, йомшак кына итеп аның кулларына кагыла: “Йөзеңне ач, сылукай, бер генә тапкыр күзләремә тутырып кара!” - дигән. Кыз егеткә үз кайгысын сөйләп биргән. — Юкка борчыласың икән, - дигән Фазыл һәм үзе басып торган җиргә аягы белән типкән. Шулчак ул урыннан чишмә бәреп чыккан. Бу күренешкә шаккаткан кыз, үзе дә сизмәстән, йөзен ачкан, нәфис бармаклары белән су тамчыларына кагылган. Кызның кагылуы булган, чишмә ургылып-ургылып ага башлаган. Кыз су белән битен юган, Фазылга елмаеп караган. Аның күзләрендә үз йөзен күреп алган. Сипкелләренең бетүенә гаҗәпләнгән һәм сөенгән. Шул көннән башлап Фазыл белән Зөләйха очрашкан урында көмеш сулы саф чишмә агып торган. Башка кешеләр дә ул чишмәдән сихәт тапканнар.[6]2 "Чишмә" сүзенә салынган мәгънә үзе кызыклы. Еш кына бу сүз мифологик (магик) код, ачкыч буларак та йөргән, ахры. Мәсәлән, борынгы төркиләр күкне "изгелек чишмәсе" дип, ә җирне "хәзинә чишмәсе" дип атаганнар (Г. Баттал буенча). Татардагы "яшь чишмәсе", "моң чишмәсе", "җан чишмәсе" ("Урал батыр" эпосындагы "Җанчишмә"не искә тешерик), "кан чишмәсе" (яуда түгелгән кан), "сөт чишмәсе" (ана күкрәгеннән чыккан сөт) кебек гыйбарәләр дә башлангычлары белән борынгы мәжүсилек дәверләренә барып тоташалар булса кирәк. Чишмәнең (суның) җаны бар, дип уйлаганнар борынгылар. Гомумән, кан белән җанны тиңләп караганнар. Каны агып беткән кеше үлгәч, аның җаны да шул кан белән китүенә ышанганнар. Шуңа күрә дә чишмә хакында: "Чишмә - ул су гына түгел, ул - җан азыгы", - дигәннәр. Ягъни, чишмә суын тауның, җирнең, табигатьнең каны-жаны дип белгәннәр”. [7]1 Изгелек — Чишмә иясенең икенче мөһим сыйфаты. "Изгеләр чишмәсе", "изгеләр кизләве"[8]2, "изге чишмә", "изге кизләү" дигән урыннар хакында һәркемнең ишеткәне бардыр. Күпләр мондый чишмәләрнең суын да татып карагандыр, мөгаен. "Изгеләр чишмәсе" белән бәйле бер закончалыкка игътибар итәргә мөмкин. Аларның барысы да нинди дә булса тау, үр, яр астынарак урнашкан булыр. Ә бу калкулыкта, тау битендә, гадәттә, "изгеләр зираты" яисә "изгеләр кабере" торыр. Шул рәвешле, "изге" чишмәләр турыдан-туры башка изге урыннар белән бәйләнгән булып чыга. "Изгеләр чишмәсе"нең суы шифалы була, диләр. Бу су беләп юыналар, аны эчәләр, авырткан урынга бөркиләр. Хәбәрләр арасына бала тапмый торган хатыннарның бала табуы, авыруларның терелүе, картларның яшәрүе хакындагылар да җитәрлек. Шунысы да бар: бер мәртәбә "Изгеләр зираты" белән "Изгеләр чишмәсе" янына килеп гыйбадәт кылган, хәер-сәдака биргән, корбан чалган кеше бу урынгa ел саен килергә, гыйбадәт кылырга, хәер өләшергә яисә корбан чалырга тиеш. Югыйсә, аның тормышына бәла-каза керәчәк, үлем киләчәк.
“Изгеләр зираты"ннан түбәндәрәк урнашкан чишмәләр хакында халыкта төрле сүз йөри. Кайбер риваятьләрдә бу чишмә изгеләрнең күз яше буларак тасвирлана. Анда шулай ук кешеләр тарафыннан сөрелгән, эзәрлекләнгән изге җанның чишмә иясе куенында тынычлык табуы хакында да сөйләнелә. Шундый чишмә турында халкыбыз күңелендә “Унике кыз” риваяте сакланып калган. Борынгы заманнарда “Хужалар тавы” янында Мәрҗән исемле болгар шәһәре булган. Анда Тырышман Хуҗа хөкем сөргән. Аның берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе акыллы унике кызы булган. Бервакыт Болгар илен яу баскан. Алар Тырышман Хуҗаны, аның унике кызын тотып алып, “Хуҗалар тавы”на китергәннәр. Көне-төне туфрак ташытып, яңа бер тау өяргә боерганнар. Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм аның кызларын шул тау башына тереләй күммәкче булганнар. Шулчак кызлар, унике йолдыз булып, күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышман Хуҗа таудан сикереп, чишмәгә әйләнеп агып киткән. Халык хәзер дә шул чишмәне изге санап, аңа табына, ә кызлар өйгән тауны “Кыз тавы” дип атый.[9]1 Чишмә иясен ерак диңгезләр, дәрьялар белән бәйләп карау очраклары бар. "Су токымы", "су нәселе" дигән төшенчә булса, шул токымның, нәселнең башы тау куеныннан агып чыккан чишмәдән, дип уйлаганнар. "Суның күзе — кизләү" , "Су токымы чишмәдән", "Чишмәнең башы тауда, аягы диңгездә", "Суның башы чишмә булса, аягы тартыр диңгезгә". "Су анасы чишмәдән" кебек әйтемнәр шул хакта сөйлиләр булса кирәк. Бу әйтемнәрдән соң, суның башы чишмә булып, бу чишмәнең атасы Тау иясе, анасы тау куенындагы су, баласы елга булып, оныклары диңгез-дәрья булуы xaкындa бер миф күзаллана. Икенче бер очракта хыялыбыз, күзе чишмә булган, кулы елга, аягы диңгез булган мәһабәт су заты xaкындa миф тудыра ... Чишмә иясен шулай ук яңгыр чакырганда кешеләргә ярдәм итүче изге рух буларак та хөрмәтлиләр. Аның Яңгыр тәңресенең туганы булуына да ишарәләр бар. Бу уңайдан шундый дәлил китерәләр. Имеш, чишмә суына карап яңгыр явачагын алдан әйтеп була. Су азрак, акрынрак акса, — бу арада яңгыр көтелми, су тулып ургылып акса, — тиздән яңгыр булачак. Үз туганының якынлашуын күреп Чишмә иясе шулай сөенә икән ... Элек-электән яңгыр чакыру йолалары тау битендәге чишмәләр янында башкарылган. Иң элек өлкәннәр чишмәне тирәләп тезелеп утыралар, дога кылалар һәм, тезләнеп, берәм-берәм чишмә суыннан авыз итәләр, йөзләрен сөртәләр, түшләренә бөркиләр ... Кайчакта көмеш акча салалар яки Ак бабай, Ак әби дип йөртелгән иң өлкән һәм мөхтәрәм кеше, үз киеменнән җеп өзеп, чишмәнең ярына яисә улагына бәйләп (кыстырып) куя. Шуннан соң Чишмә иясе кешеләрнең теләген Күккә Тәңрегә житкерә, жир өчен, кешеләр өчен яңгыр сорый. Бу йоладан соң яңгыр явып китсә, тагын чишмә буена килеп догалар укыганнар, Чишмә иясенә рәхмәтләрен белдергәннәр. Кешеләр тарафыннан рәнҗетелгән Чишмә иясе чишмәне ташлап китәргә дә мөмкин. Мондый чишмә бик тиз кибә, корый. Шуңа күрә чишмәләр янында төкеренергә, нәҗесләнергә ярамый. Шулай ук чишмә төбенә таяк тыгып бутарга да кушмыйлар. Андый кешенең кулы корый, имеш. Халыкта "чишмә күзе" дигән әйтем бар. Кибеп корыган чишмәләр хакында "Чишмә сукырайган" диләр. Чишмә "күзе"нә таяк тыгып уйнауның Чишмә иясе өчен нинди борчу, афәт икәнлеген аңлатып торырга да кирәк түгел, безнеңчә. Чишмәне гөнаһсыз, чиста күңелле, изге кешеләрдән чистарттыру гадәте булган. Бу эш, һичшиксез, махсус догалар яки әфсеннәр әйтеп, укып башкарылган. Чишмә иясенең хатын-кыз женесендәге изге рух булуы хакында әйтеп киткән идек инде. Кеше-кара күрмәгәндә, аулак чакта ул гүзәл кыз кыяфәтендә яр буенда утырырга ярата, имеш. Кеше якынлаша башласа, кинәт кенә талга яки сандугачка әверелә икән. Халыкта, чишмә буенда кош атма, агач кисмә — кулың корыр, нәселең корыр, бер тамчы суга тилмереп үләрсең, дигән ышану да бар бит. Башкортстан ягында бу хакта: "Чишмә сандугачын үтерү — кеше үтерү белән бер", — диләр. Бу әйтем- ышану да Чишмә иясенең магик әверелешенә нигезләнгән. Кешене тирән уйга салырдай тагын бер ышану: картлар фикеренчә, кеше холкына шул төбәк чишмәләре, аларның эчәр суы нык тәэсир итә икән. Чишмә фал ачу, сорау, багу символы буларак та билгеле. Гашыйклар ай яктысында чишмә өстенә багып, сөйгәннәрен күрергә, аларның исәнлеген белергә, теләгәннәр, тугрылыгын сынаганнар. Мәгълүм жырдагы:
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип, -
дигән юлларны искә төшерик. Аннан шул аңлашыла - чишмәдә бaгy өчен, чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. Йөзек салынган суда сөйгән ярларының: йөзен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин, дип уйлаганнар. "Жидегән чишмә" — бер су агымына тоташкан бертуган жиде чишмә - татар мифологиясендә иң изге урыннардан исәпләнелә. Жидегән чишмә — Жидегән йолдызның җирдәге туганы дигән ышану да бар. Күктән атылган йолдыз бары тик чишмәгә генә төшә, дигән ышану хакында да әйтергә кирәк. Халыкта чишмәләргә бәйле легендалар да бик күп. Шуларның тагын “Чишмәтау” дигәнен карап китик: “Борын-борын заманнарда, имештер, Агыйдел белән Ык буйларында Алып батыр яшәгән. Бер заман илгә дошман явы ябырылгач, Алып бабай егерме улын бер-бер артлы сугышка җибәргән. Бер улы киткән саен тау кабыргасына тибә, бер типкән саен, улының истәлеге булып бер чишмә бәреп чыга икән. Шул чишмәләр шавын тыңлый-тыңлый, улларын көтеп бик озак утырган. Әмма алар һаман кайтмаганнар. Шуннан соң Алып бабай уллары артыннан үзе чыгып киткән. Бик озак йөргән ди ул, урманнар, сулар кичкән. Бара торгач, аның чабатасына балчык тула икән дә ул аны утырып кага икән. Бу яклардагы кырлар уртасында анда-санда калкып торган йомры башлы таучыклар әнә шуннан калган. Урманнар чыкканда аның оегына дәү-дәү имәннәр, юкәләр сырыша икән. Алып бабай, зарлана-зарлана аларны да йолкып ыргыткан. Имештер: «Бу ниткән әрсез тигәнәк булды бу! Ябышып теңкәгә тия, ләбаса !» — ди икән. Кыр уртасында сирәк-мирәк үсеп утырган ялгыз агачлар һәммәсе дә әнә шул Алып бабай оегыннан йолкып ташлаган агачлар инде алар ... Алып батыр шулай байтак заман эзләнеп йөргән дә яңадан әлеге шул чишмәләре янына кайтып утырган. - Кайтырлар минем улларым, кайтмый булмас! — ди икән. Егерме чишмә егерме улның егетлелеге булып һаман чылтыр-чылтыр ага икән. Шулай озак көтә торгач, Алып батыр черемгә киткән дә, тора-бара, мәңге уянмас булган. Заманалар үткән, кар яуган да кыш булган, кышны куып яз килгән, әмма Алыпның малайлары берсе дә борылып кайтмаган. Ул заманда да кешеләр үзара тыныша алмыйча, берсен-берсе гел кырып кына торганнар ди бит. Әгәр хыялыңа бераз канат җәяргә ирек бирсәң, әле хәзер дә син ул тауны баhадир сыны итеп күрә аласың. Ул, аркасын төньякка борган да, hәрберсе кечерәк тау сырты калынлыгы мәhабәт кулларын тезләре өстендә кушырып, Ык буйларына караган килеш бөкерәебрәк утырган. Әйтерсең, башын ия төшкән дә чишмәләр шавын тыңлый; көн тыңлый, төн тыңлый - тыңлап туя алмый. Әнә шул баhадирның алдыннан, йөз яшәр юкәләр белән куе куаклар төбеннән саф сулы бик күп чишмәләр чыга. Алар таштан-ташка, тамырдан-тамырга сикерәләр, балаларча шаулашып, тавышланып агалар. Язын кар астыннан чыктылармы, исәпсез-хисапсыз тамырларга, вак ташларга бәрелә-сугыла, кичен йолдызларга, көндез кояш яктысына нидер сөйлиләр; сөйләп сүзләре бетми, тынып тынгылары булмый, әмма никадәр тыңласаң да ялыктырмыйлар. Аларның өстендәге иртәнге кояшка каршы мең тамчы тузанында аллы-сарылы мең кояш уйный”[10]1 . Әдәбиятта һәм фольклорда таралган шигъри образлардан байтагының килеп чыгышы Борынгы Шәрекъ мифологиясе белән бәйләнгән, ә аларның киң таралып популярлашып китүе ислам тәгълиматы һәм Коръән йогынтысы белән аңлатыла. Һәм, чыннан да, Коръәндә чишмә турында кат-кат һәм төрле сурәләрдә әйтелә. Кайбер мисалларга тукталып үтик. “Тәүбә сүрәсе”ндә: “Аллаһ аларга мәңге яшәр өчен арыкларыннан чишмәләр агып торучы җәннәтләр хәзерләп куйды” (9:89). Яки “Хаҗ сүрәсе”ннән “Хактыр ки, иман китереп, игелек кылганнарны арыкларыннан чишмәләр агып ятучы җәннәтләргә кабул итәрләр” (22:23). Коръәндә Җәннәт чишмәләреннән кайберсенең махсус исеме дә китерелә: “(Зәнҗәфил) — җәннәтә ага торган бер чишмәнең суыдыр. Чишмәнең исеме исә Сәлсәбил дип аталыр” (76:18). Ислам тәгълиматы буенча, оҗмахтагы чишмәләрнең берсендә кәүсәр суы бар. Махсус сүзлек аңа түбәндәгечә аңлатма бирә: “Кәүсәр. 1. Дини караш буенча: оҗмах чишмәсе суы, оҗмахтагы бик татлы су”.
Гомумән, чишмә белән бәйле изге фаллар, магик ышанулар татар мифологиясендә искиткеч күп.
Күргәнебезчә, табигать көчләре кеше тырышлыгыннан күпкә кодрәтлерәк. Дөньяда табигать өстенлек итә, аның үз кануннары, какшамас гармониясе бар. Кеше шуны аңлап, табигать кушканча яшәргә тиеш. Табигать көчләре белән исәпләшмәүнең никадәр мәгънәсез булуын җәмгыятебез тора-бара тагын да яхшырак аңлар. Җир куенын тарсынып яктылыкка омтылган чишмәләр кешегә хезмәт итсә дә, буйсынып тормас. Аларның да көче, җаны, рухы бар. Шулай булмаса, инешләрдән елгалар, елгалардан күлләр, диңгезләр, океаннар хасил булыр идеме? Чишмәләр акмаса, галәмдә — хәрәкәт, туфракта - бәрәкәт, күңелләрдә — нәзакәт тә булмас иде...
Йомгаклау
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да шуннан башлана, яшел чирәмле Чишмә юлы, гүя, безне олы тормыш юлына алып чыга. Халкыбыз элек-электән чишмәләрне карап, чистартып торган, аларны изге урын итеп санаган. Таңда чишмә суын эчкән кызлар сылу, бәхете дә, шатлыгы да тулы була дип ышанган.
Чишмәләр — кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр. Туган якларыбыздагы һәр олы елга кайчандыр кечкенә генә чишмәләрдән барлыкка килгән. Исәбе-хисабы булмаган чишмәләр инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Берәүләре шаулап ага, тавышлары еракларга ишетелә, икенчеләренең чылтыравын исә яннарына килеп җиткәч кенә ишетәсең, әйтерсең, алар синең өчен генә ниндидер бер серне саклап торганнар, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.
Татар әдәбиятында чишмә образы үзенең килеп чыгышы белән бик ерак заманнарга — Шәрекъ илләрендә киң таралган суга табыну, су культына барып тоташа. Чишмә образы татар мифларында, риваятьләрендә, легендаларында, җырларда зур урын алган. Аларның киң таралып популярлашып китүе Ислам тәгълиматы һәм Коръән йогынтысы белән дә аңлатыла.
Чишмә иясе халык мифологиясендә хатын-кыз кыяфәтендә күзаллана. Татарларда — Су анасы. Безнең төбәктә моңа бәйле “Хәниф чишмәсе” легендасы яшәп килә.
Халык ышануларында бу рух берничә сыйфатта телгә алына. Иң элек ул — гашыйклар сердәше. Чишмә иясен Мәхәббәт иясе дип тә әйтәләр. Чөнки элек-электән яшьләр сөйгәннәрен чишмә буйларына чакырганнар, сөю сүзләрен шунда әйткәннәр, беренче мәртәбә шунда үпкәннәр, шунда назлаганнар... Безнең көннәргә берсен-берсе сөйгән яшь парлар турында “Туйбикә” легендасы килеп җиткән.
Халык чишмәләрнең дәвалау үзенчәлегенә дә ышанган. Бу хакта “Фазыл һәм Зөләйха” легендасы сөли.
Чишмә изгеләрнең күз яше буларак тасвирлана. Кешеләр тарафыннан сөрелгән, эзәрлекләнгән изге җаннар чишмә иясе куенында тынычлык тапкан. Шундый чишмә турында халкыбыз күңелендә “Унике кыз” риваяте сакланып калган.
Чишмә иясен ерак диңгезләр, дәрьялар белән бәйләп тә карыйлар. "Су токымы", "су нәселе" дигән төшенчә булса, шул токымның, нәселнең башы тау куеныннан агып чыккан чишмәдән, дип уйлаганнар. "Суның күзе — кизләү" , "Су токымы чишмәдән", "Чишмәнең башы тауда, аягы диңгездә", "Суның башы чишмә булса, аягы тартыр диңгезгә". "Су анасы чишмәдән" кебек әйтемнәр шул хакта сөйлиләр. Чишмә иясен шулай ук яңгыр чакырганда кешеләргә ярдәм итүче изге рух буларак та хөрмәтлиләр. Аның Яңгыр тәңресенең туганы булуына да ишарәләр бар.
Чишмәне гөнаһсыз, чиста күңелле, изге кешеләрдән чистарттыру гадәте дә бар. Бу эш, һичшиксез, махсус догалар яки әфсеннәр әйтеп, укып башкарылган. Әдәбиятта һәм фольклорда таралган шигъри образлардан байтагының килеп чыгышы Борынгы Шәрекъ мифологиясе белән бәйләнгән, ә аларның киң таралып популярлашып китүе ислам тәгълиматы һәм Коръән йогынтысы белән аңлатыла.
Күргәнебезчә, табигать көчләре кеше тырышлыгыннан күпкә кодрәт-лерәк, шуңа күрә дә аның белән гармониядә яшәргә кирәк.
Әдәбият
1. Бәширова, И. Җидегән чишмә моңы... Гомәр Бәшировның иҗат лабораториясеннән /И.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 144 б. 2. Галәветдинова, Л. Су табигать күрке /Л.Галәветдинова //Мәгариф. – 2004. - №12. – Б. 23-27.
3. Гарипова, Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы /Ф.Г.Гарипова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264 б. 4. Гыйльметдинова, С. Чишмә җырлый /С. Гыйльметдинова. - Алабуга, 1997. – 236 б.
5. Диндаров, И. Туйбикә чишмәсе /И.Диндаров //Аргамак.- 1994. -№11. – Б.71.-74.
6. Зарипов, Х. Җидегән чишмә җыры /Х.Зарипов //Социалистик
Татарстан. - 1978. – 17 сентябрь.
7. Зарипова, Ф. Чишмәләр чакыра /Ф.Зарипова //Фән һәм мәктәп. – 1997. - №4. – Б. 105-108. 8. Коръән. Матбугатка хәзерләүче М.Р.Батулла. – Казан, 2000. – 624 б. 9. Көмеш чишмәләр җыры: Фотоальбом. - Әлмәт: Рухият, 1998. – 240 б. 10. Нуриева, А. Фазыл һәм Зөләйха легендасы /А. Нуриева // Мәгърифәт. – 2003. – 11 гыйнвар. 11. Рәхим, Г. Сайланма әсәрләр. 2 томда. /Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 2 т. – 432 б.
12. Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар /Төзүчесе: Г.Гыйльманов – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. - Б. 135-140. 13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 2 т. – 255 б. 14. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан. – Татар. кит. нәшр., 1969. – 280 б.
15. Урманче, Ф. Җыр-тарихтан-халык эпосына /Ф.Урманче// Дастаннарга лаек замана. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – Б.126
16. Урманче, Ф. Татар халык иҗаты /Ф.Урманче. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б. 17. Хәйруллина, И. Көмеш чишмәләр җыры /И.Хәйруллина. - Әлмәт: Рухият, 1998. – 247 б.
18. Ягъфәров, Р.Ф. Чишмә башы — халык күңелендә/ Р.Ф.Ягъфаров // Социалистик Татарстан. – 1987. – 12 гыйнвар.
[1] Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар /Төзүчесе: Г.Гыйльманов – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. - Б. 135.
[2]1 Тукай, Г. Сайланма әсәрләр. 2 томда. Т.1. /Г.Тукай. – Казан: Татар. дәүләт нәшр., 1953. – Б.67.
[3]1 Такташ, Һ. Сайланма әсәрләр. 6 томда. Т.1. /Г.Тукай. – Казан: Татар. дәүләт нәшр., 1963. – Б.87.
[4]1 Ягъфәров, Р.Ф. Чишмә башы — халык күңелендә/ Р.Ф.Ягъфаров // Социалистик Татарстан. – 1987. – 12 гыйнвар.
[5]1 Диндаров, И. Туйбикә чишмәсе /И.Диндаров //Аргамак.- 1994. -№11. – Б.71.
[6]2 Нуриева, А. Фазыл һәм Зөләйха легендасы /А. Нуриева // Мәгърифәт. – 2003. – 11 гыйнвар.
[7]1 Урманче, Ф. Татар халык иҗаты /Ф.Урманче. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б.245
[8]2 Борынгы төрки телдә "кизләү" "яшерү" мәгънәсен белдереп килгән. Кизләү дип атаганнар икән, димәк, чишмә дә "серле". "яшерен" , "илаһи" мәгънәгә ия бер та6игатъ күренеше 6улган. Чишмә сүзе исә тuшү,тuшелү мәгънәсендәге тuшмә сүзеннән ясалган булырга тиеш. Мондый борьшгы яңгырашында ул әле дә диалектларда очрый. Тишелеп, ургылып·бәреп чыгучы су үзе үк серле күреңеш түгелмени?!
[9]1 Көмеш чишмәләр җыры: Фотоальбом. - Әлмәт: Рухият, 1998. – Б. 65.
[10]1 Бәширова, И. Җидегән чишмә моңы... Гомәр Бәшировның иҗат лабораториясеннән /И.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – Б.35-36.
Хитрость Дидоны
Белый лист
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Новогодние гирлянды
Глупый мальчишка