Туган ягының гүзәллеге, матурлыгы турында уй-хисләрен күрсәткән.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 23 КБ |
Туган авыл.
Сандугачлар сайрый талларыңда,
Алсуланып аткан таңнарда.
Челтерәп аккан чишмә сулары
Көч арттыра безнең җаннарда.
Хуш иследер хәтфә болыннарың,
Шифалыдыр эчкән суларың.
Иген игеп, нефть чыгаралар
Батыр ул hәм уңган кызларың.
Колагымда сандугачың моңы,
Йөрәгемдә сагыш, хисләрем.
Оныта алмыйм, төшләремә керә
Авылымның айлы кичләре.
Язлар килде тагын туган якка
Җилкендереп йөрәк кылларым.
Багышлыймын сиңа, әй, авылым,
Йөрәгемнән чыккан җырларым.
Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең
11Ф сыйныф укучысы Нургалиева Гөлназ
Җитәкче: Насыйрова Нәсимә Наил кызы

Чья проталина?

Золотая хохлома

Почему люди кричат, когда ссорятся?

Акварельные гвоздики

В Китае испытали "автобус будущего"