Фәннур үзенең хыялларын матур итеп бирә алган. Аның хыяллары тормышка ашар дип уйлыйм.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 22 КБ |
Гыйлемҗанов Фәннур. 4 нче сыйныф.
Татарстан. Балтач районы Субаш гомуми белем мәктәбе.
Кем булырга телим?
Зур үскәч мин шофёр булырга телим. Шофёр кеше төрле машинада йөри бит ул. Кайбер шофёрлар зур машиналарда ерак араларга йөк ташыйлар. Кайберәүләр җиңел машиналарда таксист булып эшлиләр, кешеләрне бик тиз арада кирәкле урынга илтеп җиткерәләр. Тагын автобус, трамвай һәм троллейбус шофёрлары да була.Алар кешеләрнең исән- имин йөрүе өчен җавап бирәләр. Димәк, шофёр эше - бик җаваплы эш. Шофёр кеше юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белергә һәм үтәргә тиеш. Кагыйдәне әз генә базган очракта да, һәлакәткә очрарга мөмкин. Шулай булгач, шофёр кеше бик игътибарлы һәм уяу булырга тиеш.
Авыр хезмәт булса да, миңа бу һөнәр ошый. Мин машинасында көн саен эшкә китүче әтиемә кызыгып калам.
“Мин дә әтием шикелле,
Шофёр булырга уйлыйм.
Шуңа күрә көне буе,
Машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп буйга җитсәм,
Мин шофёр булыр идем.
Урамдагы бар баланы,
Утыртып йөртер идем.”

Девчата

Почта

Две лягушки

Астрономический календарь. Октябрь, 2018

Неньютоновская жидкость