• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Туган ягым табигате.

Опубликовано Галеева Лилия Замиловна вкл 02.12.2012 - 22:11
Галеева Лилия Замиловна
Автор: 
Галеев Ильнур
Туган җир - ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym_yashel_bishek.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

                               

                                     Туган ягым яшел бишек

       Һәр кешенең туган ягы, туган җире, туган иле була. Минем туган җирем - Азнакай шәһәре, туган ягым – Лениногорск, ә туган илем – Татарстан Республикасы. Ә шулай да миңа әби-бабаларым яшәгән Сарабиккол авылы якын. Аның табигате, чишмә-елгалары, таулары, урманнары кадерле. Әти-әнием мине кечкенәдән бу җиргә аяк бастырган. Аның чишмә суын эчеп, елгасында су коенып, урманында җиләк, шомырт ашап үскәнгәдер мәхәббәтем зур минем бу авылга. Безнең авылның табигате дә матур шул. Ул Шушма елгасы буенда, таулар арасында урнашкан. Бер яктан калын урманнар каплап торса, икенче яктан шомыртлы тугайлыклар җәелгән. Чишмәләргә дә бай авылыбыз: Сара чишмәсе, Каенлык, Бабай, Тегермән, Салкын, Күкертле чишмәләренең суы тешеңне сындырырлык салкын да, телеңне йотарлык тәмле дә. Әбием өйрәткәнчә без дә чишмәдән су эчкәч аңа: «Сиңа яулык, миңа саулык »-дип җеп калдырып китәбез. Бу үзенә күрә электән килгән бер кечкенә генә йола бит. Авылда мин шулай ук  Сабантуй, Корбан бәйрәмнәрен һәм төрле милли йолаларны да күрәм. Каз өмәсе, кич утырулар, аш җыюлар, көтү көтүләр минем күңелемдә мәңге сакланыр. Авыл җирендә кеше җиргә якыная,- ди миңа әбием. Туган җиребезне яратыйк, аның гүзәллеген саклыйк!        

                                                               Галеев Илнур, 8А сыйныф


Поделиться:

И тут появился изобретатель

Выбери путь

Почему люди кричат, когда ссорятся?

Девчата

Разлука