• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Җәйге тыныч бер кичтә.

Опубликовано Яннаева Рима Хайдаровна вкл 27.04.2013 - 19:25
Яннаева Рима Хайдаровна
Автор: 
Мөхәммәтшина Алинә

 

Бүген кешеләр елга- күлләрне, һаваны  пычрата, урманнарда учак ягып, агачларның тамырларын корыта… Әгәр бу дәвам итә калса, бик аяныч хәлләр булырга мөмкин. Әйдәгез,кешеләр, уйланыйк! Җир- ананы башка елатмыйк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_office_word_97_-_2003_2.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Җәйге тыныч бер кичтә.

Җәйге тыныч бер кичтә,

Тыңлап тордым суның аһ-зарын:

Кешеләр агулый күлләрнең,

Чишмәләр, елгалар суларын.

Җәйге тыныч бер кичтә,

Тыңлап тордым һаваның зарын:

Һаваны агулый машина,

Фабрикадан чыккан газ, корым.

Җәйге тыныч бер кичтә,

Тыңлап тордым урманның зарын:

Учаклар, чүп-чарлар агулый

Ярдәмчесез урман хайваннарын.

Җәйге тыныч бер кичтә,

Тыңлап тордым җирнең моңнарын

Тыңладым да, әйттем үземә:

Үзгәртербез яхшы якка барын.

Үзгәртербез! Башка ишетмәбез

Челтерәр чишмәләрнең аһ-зарын;

Күңел тыныч булыр, ишетмәбез

Саф һаваның, сихри урман зарын.

Үзгәртербез, ышандырып әйтәм;

Киләчәккә өмет бар әле.

Җир- ананы елатмабыз башка

Аек акыл җирдә бар әле.


Поделиться:

Заяц-хваста

Полярные сияния: о явлении с научной точки зрения

Пустой колос голову кверху носит

Ёлочная игрушка "Новогодняя калитка"

А теперь — мультфильм