• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әкият "Тылсымлы җиләк"

Опубликовано Закирова Римма Шавкатовна вкл 28.12.2016 - 22:07
Закирова Римма Шавкатовна
Автор: 
Закиров Фердинанд

"Тылсымлы җиләк" әкиятен дәрестә укырга, түгәрәктә өйрәнеп, мәктәп сәхнәсендә куярга була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Борын-борын заманда, Җиләкле авылында Зифа апа яшәгән, ди, аның Гөлия исемле бер кызы булган, ди. Алар бик ярлы яшәгәннәр. 18.09 КБ

Предварительный просмотр:

Тылсымлы җиләк.

Борын-борын заманда, Җиләкле авылында  Зифа апа яшәгән, ди, аның Гөлия исемле бер кызы булган, ди. Алар бик ярлы яшәгәннәр. Җиләкле авылындагы халык саран һәм каты күңелле булган, ди. Авылдашлар кайгы-хәсрәт килсә, бер-берсенә булышмаганнар. Зифа апа белән Гөлия кояш белән торып, кояш белән ятканнар. Гөлия кечкенә булса да, олылар кебек эшләгән. Иртән коедан су ташыган,бакчада чүп утаган, түтәлләргә су сипкән, ишегалды себергән, ашарга пешергән. Эшләгән вакытта җыр да җырлаган:

Кояш белән мин торам,

Чиләкләрне тутырам.

Түтәлләрне чистартам,

Яшелчәгә су сибәм.

Әни кайткан турына

Ашарга да өлгертәм.

Зифа апа көннәр буе басуда эшләгән, ди. Шулай итеп яшәп яткан вакытта, Гөлиянең әнсе авырып китә һәм кызын үз янына чакыра:

  • Кызым, салкын тигән ахрысы, авырта башладым. Авылдан ерак түгел урманда бер убырлы карчык яши, аның янына барсаң, берәр дару бирер иде. Барып килә алмассың микән?

Гөлия бик курыкса да, әнисен бер минут та көттереп тормыйча:

  • Ярар, әнием, хәзер, - дип, кәрзиненә бер кисәк кабартма тыгып урманга чапты. Бик озак елый-елый бара торгач, каршысына кечкенә Тычкан килеп чыкты:
  • Кызчык, нигә елыйсың? – ди.
  • Нигә еламаска, минем әнием авырта, - дигән кыз.
  • Бер дә кайгырма, мин сиңа бер апага юл күрсәтермен, ул барлык кешене дә терелтә ала, - диләр.
  • Мин анардан куркам, - дигән Гөлия.
  • Курыкма, ул начар кешене генә яратмый. Мә бу йомгакны ал да, ыргыт, ул сине урынына китерер, дигә Тычкан.
  • Рәхмәт, - диеп Гөлия юл тоткан.

Шактый юл узгач,урманның эченә кергәч, бер кыек өй күрде кызчык. Янына якынрак килгән иде. Шул вакытта өйдән убырлы карчык чыкты. Үзе кәкре, чәчләре асылынып төшкән, киемнәре ертылып беткән, муенында төрле хайван тешеннән ясалган муенса эленгән. Кызның бөтен өстен карап чыкты да:

  • Көттем мин сине, якынрак кил әле. Мин сине ашамыйм бит. Син яхшы кыз, - диде убырлы карчык.
  • Исәнмесез, әби! – диде Гөлия.
  • Исәнме, исәнме! – ди карчык.
  • Менә сезгә күчтәнәчкә бер кабартма алып килдем, үзем пешердем, - ди.
  • Бик зур рәхмәт! Мин сине нигә килгәнеңне беләм: әниең авырта бугай. Аңа тылсымлы җиләк кайнатмасын эчәргә кирәк. Ул Аю бабай бакчасында үсә. Ул җиләкне бик кыю һәм мәрхәмәтле кеше генә җыя ала. Шунда гына ул бик файдалы була, - диде убырлы карчык.
  • Бик зур рәхмәт сезгә! – диде дә чабып китте Гөлия.

      Бер- ике сәгать бара торгач, бер матур аланга килеп җитте. Андагы матурлык: төрле төстә күбәләкләр оча, матур-матур чәчәкләр үсә, кошлар сайрый, эре-эре җиләкләр кояшта ялтырап тора. Гөлия әнисен искә төшерде дә, җиләк җыярга тотынды. Шул вакытта бер куркыныч тавыш яңгырады:

  • Кем минем аланны таптап йөри? Кем минем җиләкләремне җыя?- диде Аю бабай.
  • Бу мин – Гөлия, Аю бабай. Гафу итегез. Әгәрдә мин тиз генә бу тылсымлы җиләкләрне җыеп кайнатма ясамасам, әнием сәламәтләнә алмас, - диде кыз һәм елап җибәрде.
  • Гөли, син бигрәк кыю һәм кешелекле кыз булып чыктың. Әниеңне сәламәтләндерәсең килә. Ярар, мин сиңа булышырмын, кәрзинеңне тутырышырмын, - диде Аю бабай һәм тиз генә Гөлиянең кәрзинен тутырып та бирде.
  • Бик зур рәхмәт сезгә! – диде Гөлия.
  • Сау-сәламәт булыгыз, авыртмагыз, - диде Аю бабай һәм кызны авылга кадәр озатып куйды.
  • Гөлия тиз генә өенә кереп, кайнатманы пешерде дә әнисенең янына килде:
  • Мә, әнием, тылсымлы җиләкләрдән пешергән кайнатма белән чәй эчеп ал, -диде кыз.

Зифа апа җиләк белән чәй эчеп алды да:

  • Рәхмәт, кызым. Бик тәмле булган, - диде әнисе һәм шул ук минутта анарга хәл кереп китте. Зифа апа торып, кызын кочаклап алды.
  • Нәрсә эшләр идем мин синнән башка, - диде әнисе.
  • Сау-сәламәт бул, әнием, - диде Гөлия.

Шуннан бирле Зифа апа бер дә авырмаган булган, ди. Гөлия белән Зифа апа бик матур гомер итә башлаганнар, ди.


Поделиться:

Тупое - острое

Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев

Заяц-хваста

В поисках капитана Гранта

Рыжие листья