Иҗади эш Гаилә көненә багышлана.Укучым үз гаиләсе турындагы фикерләрне җиткерә. Шулай ук укучым шушы эше белән бәйгедә җиңү яулады.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 13.23 КБ |
“ Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” темасына сочинение-хикәя
(Иванова Эльза, 7 сыйныф)
Гаилә– нинди могҗизалы сүз! Минем өчен гаилә– әтием, әнием, сеңлем, әбием, бабаем. Һәркемгә бу төшенчә бик якын һәм кадерле, ләкин аның никадәр кадерле булуын барысы да беләме? Бу сорауга җавап бирүе бик кыен.
Гаиләнең әһәмиятле булуын аңлап, аңа багышланган көн игълан ителде. Бу бәйрәмне без гаиләбез белән көтеп алабыз, чөнки һәркем шатлана, куана, бәйрәм итә. Без гаиләдә дүртәү: әтием, әнием, мин һәм сеңлем. Әниемнең исеме Светлана, әтиемнеке Анатолий, сеңлемнеке Роза. Мин гаиләмне бик яратам. Бу көнне аеруча гаиләбездә шатлык, куаныч рухы арта. Әйе, Петр белән Феврония дә безнең гаилә кебек тату, дус, тугры һәм бәхетле булганнардыр. Шуңа күрә Ходай кодрәте белән аларның каберләре дә бергә булган. Димәк, бердәмлек, мәхәббәт булганда, адәм балаларын беркем дә аера алмаячак. Алар турында язылган тарих мәңге яшәр! Мин аларның мәхәббәтенә һәм тугрылыгына сокланам.
Гаиләм турында сөйләвемне дәвам итәсем килә. Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Барлык бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Әтием һәм әнием безгә матур теләкләр әйтәләр, әнием тәмле ризыклар пешерә, ә сеңлем төрле җырлар җырлый, шигырьләр сөйли, мин аңа булышам. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, мондый вакытларда да гаиләбез белән бергә ял итәбез, бакчада эшлибез, авылга барабыз. Ә 8 июль көнне әтием әниемә ак ромашкалар бүләк итә, чөнки бу бәйрәмнең символы- ак ромашка. Сез: “Ни өчен ак ромашка икән?”- дип сорарсыз. Ак ромашка, чөнки ул-мәхәббәт, тугрылык, чисталык, гаилә билгесе. Бу көнне күгәрченнәр очыралар, теләкләр әйтәләр, гаиләдәге мөнәсәбәтләр ныгый бара. Нинди рәхәт көн!
Тагын шундый күңелле бәйрәмнәрнең берсе–Яңа ел. Бу бәйрәмне белмәгән кеше юктыр. Монда могҗизалар, әкияти хәлләр, Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Алар бүләкләр бирәләр. Гомуми итеп әйткәндә, икесе дә – гаилә бәйрәме.
Әйдәгез, гаиләбезне хөрмәт итик һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен онытмыйк, гел җылы сүзләр генә әйтик, бер-беребезне рәнҗетмик!
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Сладость для сердца
А теперь — мультфильм
Можно от Солнца уйти...
Притча о гвоздях