«Татар теле - туган телем»
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 34.8 КБ | |
| 1.06 МБ |
«Мәңге яшә, туган телем!» регионара фәнни-гамәли конференциясе
«Татар теле - туган телем»
(«Бөек, кодрәтле тел» юнәлешенә)
Эшне башкарды: Буа шәһәре
М.М. Вахитов исемендәге
гимназиянең 5а сыйныфы укучысы
Галәтдинова Алинә
Җитәкче: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Юнысова М.М.
2021
Эчтәлек
I. Кереш............................................................................................................3
II. Төп өлеш..........................................................................................................4
1. Туган телне өйрәнәм..................................................................................4
2. Туган телдә язылган проект......................................................................5
3. «Икмәк-булка эшләнмәләре» коллажы....................................................6
III. Йомгаклау...................................................................................................6
IV. Кулланылган әдәбият...............................................................................7
Кереш
Мин, Галәтдинова Алинә, 5 нче сыйныфта укыйм. Татар кызы булуым белән горурланам. Әти - әнием, дәү әти һәм дәү әнием дә - татарлар. Без гаиләдә туган телдә сөйләшәбез.
Татар теле дәреслегендә Вил Казыйхановның «И родной тел» шигыре бар. Ул анда:
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы, - дип яза. «Мама, папасы» булган балага бәя бирергә куша. Мин ул балага исем куштым. Ул – кыз кеше. Аның исеме – Алсу. Алсу, татар кызы булса да,туган телен начар белә.
И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез, - ди. Әти-әнисен, әбисен туган телне өйрәтмәгәнгә гаепли. Мин Алсу белән килешәм. Өйдә әти-әни белән, мәктәптә сыйныфташлар белән туган телдә аралашырга кирәк. Шул вакытта гына телне өйрәнеп була дип уйлыйм. Фәнни эшемне «Татар теле - туган телем» дип атадым. Бу теманы актуаль дип уйлыйм, чөнки мин туган телемдә дөрес сөйләшергә өйрәнергә телим. Үз алдыма максат куйдым:
туган телдә язган фәнни эшем белән таныштыру.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны билгеләдем:
1) татар теле китабыннан Вил Казыйхановның «И родной тел» шигырен уку; 2) «Икмәк өстәлгә ничек килә?» проектын туган телдә аңлатырга өйрәнү; 3) «Икмәк өстәлгә ничек килә?» коллажын ясау, аны туган телдә яклау. 4) презентация ясау.
Теманың өйрәнү объекты - 5 нче сыйныф укучысы. Өйрәнү предметы - татар теле - туган телем. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгак өлешеннән тора. Ахырдан файдаланылган әдәбият исемлеге куелды.
Төп өлеш
1. Туган телне өйрәнәм
Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратам. Дәрестә без татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез. Төрле темаларга модельләр төзибез. Кызыклы кроссвордлар чишәбез. Әкият геройларына характеристика бирәбез. Кечкенә проектлар эшлибез. Мин быел «Музей эше» түгәрәгенә йөри башладым. Экскурсовод татарча матур сөйли белергә тиеш. Дәрестә өйрәнгәннәрем миңа музей эшендә булыша.
Күптән түгел гимназиядә «Минем кече Ватаным» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Килгән кунаклар гимназиянең туган төбәкне өйрәнү музеенда булдылар. Без, экскурсоводлар, аларны мәктәп тарихы белән таныштырдык. Мин сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләдем.
Дәрестән соң мин мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге «Кул эшләре» түгәрәгенә дә йөрим. Сәйлән белән чигәргә өйрәнәм. Минем дәү әнием дә кул эшләре белән шөгыльләнә. Әнием һәм абыем матур итеп рәсем ясыйлар. Бу шөгыль миңа да күчкән. Төрле түгәрәкләргә йөрү, татар телен өйрәнү миңа проект эшләре башкарганда булыша.
Сезне татар теле дәресендә үзем эшләгән проект белән таныштырырга телим. Ул «Икмәк өстәлгә ничек килә?» темасына язылды.
2. Туган телдә язылган проект
Без икмәктән башка яши алмыйбыз. Икмәк – яшәү чыганагы. Икмәк сүзе «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә берничә мәгънәне аңлата:
1) ачы камырдан мичтә пешерелгән азык;
2) ашлык; үсеп утырган иген;
3) ашамлык, ризык;
4) ипи башы, ачыткы;
5) яшәү, көн күрү чарасы (күчерелмә мәгънәдә);
6) җимешләре пешереп ашала торган крахмалга бай тропик агач.
Мин икмәк агачы турында беренче ишеттем. Ул Яңа Гвинея утравында үсә икән. Җылылык, су ярата. Ике йөз җимеш бирә. Бер җимеш 15 - 30 кг авырлыкта була. Калий, магний, кальцийга, С витаминына бай. Җимешләре бик туклыклы. Шуңа күрә икмәк агачы дип атала.
Һәр көнне өстәлгә иң беренче ризык - икмәк куела. Бу икмәкне ничек әзерлиләр? Нигә ул бик тәмле була?
Икмәк игү эше - бик авыр хезмәт. Аны үстерү өчен күп көч куела. Элек борынгы бабайлар иген үстерә белмәгәннәр. Кыргый үләннәр генә ашаганнар. Аннары таш китмәннәр ясаганнар. Кыргый хайваннарны кулга ияләштергәннәр. Агачтан тырма, сабан уйлап тапканнар. Орлыкны тубалга салып, җылы җиргә чәчкәннәр. Кул тырмалары белән эшкәрткәннәр. Үскән игенне урак белән урганнар. Ындырда чабагач белән сугып, бөртекләрне койганнар. Башта бөртекләр генә ашаганнар. Кул, су, җил тегермәне барлыкка килгән. Шулай итеп, тегермәндә он ясый башлаганнар. Бүгенге көндә бу эшләрне тракторлар, комбайннар, электр тегермәннәре, машиналар башкара.
Хәзер китмән, тубал, тырма, урак, чабагач сүзләренең күбесе кулланылмый. Алар тарихи сүз булып киткәннәр. Бу эш коралларын музейларда гына күрергә мөмкин.
3. «Икмәк-булка эшләнмәләре» коллажы
Икмәк өстәлгә килгәнче, күп кеше хезмәт куя. Алар - агроном, тракторчы, игенче, комбайнчы, шофер, тегермәнче, пешекче, сатучы. Агроном, игенче яздан көзгә кадәр кырда иген үстерә. Тракторчы кырны эшкәртә. Камбайнчы игенне ура, суга. Шофер кырдагы игенне ындырга ташый. Тегермәнче он тарта. Пешекче безгә хуш исле икмәк пешерә. Кибетчедән шул тәмле ризыкны без сатып алабыз.
Мин проект эшемнең ахырында коллаж ясадым. Ул «Икмәк - булка эшләнмәләре» дип атала. Бу коллажда орлык үткән юлны күрсәттем. Коллажны ясарга «Кул эшләре» түгәрәгенә йөрүем ярдәм итте. Ак кәгазь, тукыма, пластилин, фломастерлар кирәк булды.
Коллаж ярдәмендә сүз белән әйтә алмаганны куллар белән ясап күрсәттем. Ул икмәк турында сөйләгәннәрне чын итеп күз алдына китерергә булышыр.
Йомгак
Мин туган телемдә фәнни эш яздым. Үз максатыма ирештем. Язган эш белән сезне дә таныштырдым. «Икмәк өстәлгә ничек килә? » проектын туган телдә аңлата алдым.
Мин, фәнни эшне башкарып, шундый нәтиҗәгә килдем:
Кулланылган әдәбият
1. Харисова Ч.М. Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе, 5 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.
2. Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.
3. Казыйхзанов В. Әхлак белеме (хрестоматия). – Яр Чаллы, 2000.
4. Гимназиянең туган төбәкне өйрәнү музеендагы материаллар.
Слайд 1
Татар теле – туган телем Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Галәтдинова АлинәСлайд 2
И родной тел, и красивый, Мамам, папамның теле. Мог я узнать күп нәрсәне Син родной тел аркылы. Вил Казыйханов
Слайд 3
И родной тел, аңлаталар: Можно жить и быть синсез. Мама, папа и бабуля Оставили меня телсез !
Слайд 4
Эшнең максаты: туган телдә язылган фәнни эш белән таныштыру. Бурычлар: -В. Казыйхановның “И родной тел” шигыре белән танышу; -“Икмәк өстәлгә ничек килә?” проектын туган телдә аңлату; - коллаж ясау, аны туган телдә яклау.
Слайд 5
Мин туган телне ничек өйрәнәм? Әти-әнием белән туган телдә сөйләшәм. “Музей эше” түгәрәгенә йөрим. Экскурсовод татарча дөрес сөйли белергә тиеш . “Кул эшләре” түгәрәгенә йөрим. Татар халык бизәкләре белән танышам. Туган тел дәресләрен яратам.
Слайд 6
“Икмәк өстәлгә ничек килә?” проекты Икмәк – азык, иген, ипи башы, тропик агач. (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013) 1
Слайд 7
“Икмәк өстәлгә ничек килә?” проекты Икмәк агачы Яңа Гвинея утравында үсә. Б ер җимеш 15-30 кг авырлыкта була. 2
Слайд 8
“Икмәк өстәлгә ничек килә?” проекты Икмәк игү тарихын өйрәндем. 3 Таш китмән Тырма Урак Җил тегермәне Т убал
Слайд 9
“Икмәк өстәлгә ничек килә?” проекты “Икмәк- булка (күмәч)” эшләнмәләре коллажы 4 Орлык үткән юл
Слайд 10
Мин шундый нәтиҗәгә килдем: Безнең туган телебез – бик бай тел. “Музей эше” түгәрәге туган телне өйрәнергә булыша. И ке телне катнаштырып сөйләшергә ярамый. Туган телдә кызыклы проектлар эшләп була. “Кул эшләре” түгәрәге халкыбызның тарихын аңларга ярдәм итә.

Как нарисовать портрет?

Как нарисовать осеннее дерево акварелью

Разлука

Рисуем крокусы акварелью

О чем поет Шотландская волынка?