• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Татар әбиләре

Опубликовано Зайдуллина Лейля Акдасовна вкл 18.01.2022 - 20:38
Зайдуллина Лейля Акдасовна
Автор: 
Алинә Билалова
Саф йөзле, керсез күңелле татар әбиләре! Бөтен мөләемлекнең үзе булган чын татар әбиләре!Алардан ягымлылык та, серле матурлык та, чисталык та бөркелеп тора. Күпме самимилек, серлелек җыелган үзләрендә. Матурлап, чын татарча итеп бәйләнгән яулыклары аеруча чибәрләтә сыман үзләрен. Яннарына Голливудның иң чибәр артистларын китереп куйсаң да, алар безнең әбиләр янында югалып калачак, минемчә. Сере нәрсәдә икән соң моның? Сере гади - күңел матурлыгы, сафлыгы. Киң күңеллелек дияр идем мин. Безнең авылда да бар шул андый ак әбиләр! Ниндиләре генә әле!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hikya_tatar_bilre_alin_bilalova_lmt.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

Билалова Алинә

Хикәя

Татар әбиләре

Саф  йөзле, керсез күңелле татар әбиләре! Бөтен мөләемлекнең үзе булган чын татар әбиләре!Алардан ягымлылык та, серле матурлык та, чисталык та бөркелеп тора. Күпме самимилек, серлелек җыелган үзләрендә. Матурлап, чын татарча итеп бәйләнгән яулыклары аеруча чибәрләтә сыман үзләрен. Яннарына Голливудның иң чибәр артистларын китереп куйсаң да,  алар безнең әбиләр янында югалып калачак, минемчә. Сере нәрсәдә икән соң моның? Сере гади - күңел матурлыгы, сафлыгы. Киң күңеллелек дияр идем мин.  Безнең авылда да бар шул андый ак әбиләр! Ниндиләре генә әле!

 Әнә, ялтыравыклы яулыгын ялт-йолт китереп Хәлимә әби күренә. Аны Түбән очның иң кырый өендә яшәгән Миңниса әби куып җитә. Ап-актан киенгән бу татар карчыгына карап сокланып туймассың.  Югары очтан титаклап, татар милли орнаментлары төшкән бик затлы күлмәк кигән Мәликә әби килеп чыга. Подиумга чыгарга җыенган кәттәбикәләр бер читтә торсын менә. Җыелу урыны  - кибет янындагы эскәмия.  Бирегә киемнәрнең иң затлылары, яулыкның иң нәфисләре генә киелә. Кая ул дус “кызлар” янында сынатып буламы сон инде! Нәрсә турында гына сөйләшеп бетми алар! Ә иң яраткан темалары газиз оныклары аларның.

  • Оныгыңның кайтуы яхшы булган әле, Мәликә, бакча тирәсендә булышчың булган, - дип сүзен башлый Хәлимә әби.
  • Әй дустым, кая ул. Мәйкрәфт диме шунда, шул уен эчендә яши бит ул безнең. Шунда бакчасын да үстерә, йортын да сала. Түлке алар нигәдер барысы да әллә ниткән шакмак формасында. Гел бигрәкләр сәер инде менә. Ниткәндер зумбилар белән куышканын күрсәң син. Шаклар каткыч бит инде. Менә шулар белән “көрәшеп” көне үтә дә китә аның.

Урамга чык, һава сула, кызлар белән аралаш ди тә карыйм. Кая ул! “Ты что, бабуля! Сейчас молодежь общается только виртуально!”- дигән була. Вәт шуның белән сүзе бетте дә китте.

  • Ул өйләнүләре дә виртүәл булырмы икән боларның? – дип сүзгә кушыла Миңниса абыстай. Әнә, минеке башкаларга уен өйрәткән була бит әле хәчтерүш. Шаклар катырлык ич инде бу! Әзрәк бакчада эшләп алсаң, үзегезнең кыш буе тамагыгыз туяр иде, дип тә карыйм үзенә. “Әй әби, ул бәрәңгене вагоны белән алып кайтып бирәм мин сиңа. Башкаларга уйнап күрсәтеп үзем акча эшлим бит мин!”- ди.
  • Әстәгы, шул уен өчен акча түлиләр дисең, ә?
  • Билләһи түлиләр. Әле яңа гына үзенә кырык меңгә яңа кәмпүтер алып куйды.
  • Кит аннан, тугызда гына укый түгелме соң әле ул? Шул яшьтә акча эшли диген ә?
  • Валлаһи, эшли. Әллә ниткән уен прәгрәммәләре язам ди үзе.
  • Минеке танкист булды бит әле, -дип Кәримә әби сүз ала.
  • Бәрәч, инде Армиягә озаттыңмы үзен?
  • Кая ул! Уен танкисты ул. Әллә ниткән кыргый авазлар чыгарып уйнаганын күрсәгез сез! Чын сугыш бер читтә торсын менә. Ашарганы да шунда “сугыш кырына” китертеп тора. Кайчакта чын Армия боларны кеше итәр иде, дип тә уфтанып куям. Ай һай!!!
  • Мондый оныкларның булуына караганда, булмавы хәерлерәктер бәлки, - дип сүз башлый Камилә әби.
  • Үзеңдә оныклар булмагач та, кирәкмәгәнне сөйләмә инде син, дустым, ди бик үпкәләгән кыяфәттә Миңниса әби. -Үзебезнең татлы оныкларыбыз ич алар! Шунда яннан үтеп киткәндә аркадан кочып алулары да ни тора бит!
  • Артык акыллылар, белмәгәннәре юк аларның. Техника белән “җенләнгән” замана балалары. Алар айга бер алган пенсия акчасын бер атнада эшли, - дип сүз ала  Кәримә карчык.
  • Оныгымның миңа сөеп “бабулям” дию үзе нәрсә тора ич!- дип кушыла Хәлимә карчык. – Кирәкмәгәнне сөләп, торма инде, күршекәем.

- Кая ул, алар булмаса җәй буе нишләп бетәр идек. Үзләренең яныбызда булулары үзе бер бәхет бит инде. Уйнасыннар. Уйнарлар да, туярлар әле берәр кайчан....

Шунда әбиләребез берсеннән-берсе уздырып оныкларын мактый башлый. Берсенең оныгы тәмле конфетлар алып кайткан, икенчесенең телевизорын төзәткән. Алардан акыллы балалар беркая да юк.

Бу кадәр яратып, оныкларын күкләргә чөюне дә бары безнең киң күңеле татар әбиләре булдырадыр, минемчә. Бакчасын да эшләр, йорт тирәсен дә үзләре карар алар. Оныкларын гына рәнҗетә күрмәсеннәр. Берүк, аларга кыек сүз әйтмәсеннәр! Ана юлбарысның баласын  саклап, ташланганы кебек, алар да оныкларын җил яңгырдан саклаячаклар. Исән-сау гына булсыннар, бәхетләре генә була күрсен үзләренең...  


Поделиться:

Император Акбар и Бирбал

Пчёлки на разведках

Растрёпанный воробей

Рисуем осень: поле после сбора урожая

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись