Блог пользователя Тинбакова Римма Варисовна

Тинбакова Римма Варисовна

"Туган як йолызлары" дип аталган фәнни-эзләнү конференциясе

Азнакай шәһәре 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Туган як йолдызлары" дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән бер төркем укучылар үзләрнең фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Чыгышлар "Данлыклы спортчылар", "Хезмәт геройлары", "Сәнгать әһелләре" темаларына караган иде. Укучылар үзебезнең районыбызда яшәп хезмәт куючы гади кешеләрнең тормыш һәм хезмәт юлларын өйрәнгәннәр. Безнең -Азнакай шәһәре 3нче урта мәктәбе укучылары конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар. Беренче һәм өченче урыннарны алып кайттылар

Тинбакова Римма Варисовна

Фәнни тикшеренүләр ярдәмендә

         Хәзерге җәмгыять өчен укучыларның фәннәрдән тирән белемле булуы гына җитми. Алараның мәктәп программасының база курсын ныклап үзләштергән дигәне дә алган белемен таны шартларда гына куллана белә. Көтелмәгән хәлләр килеп туганда иҗади фикерли, яңа идеяләр белән яши, мөстәкыйль эш итә алмый. Шуңа да әзер белемнәрне үзләштерүдән һәр укучының мөмкинлеген һәм үзенчәлеген күздә тоткан мөстәкыйль танып белү дәрәҗәсенә җитүе - әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер юлы.

Тинбакова Римма Варисовна

Казанда Тукайга багышланаган III Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесе

23,24 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә шигырь бәйгесе булып узды. Анда республикабызның күп кенә районнарыннан, шәһәрләреннән сәләтле укучылар җыелды. Һәрбере дулкынлана. Бәйге бик катлаулы һәм җитди барды. Жюри әгъзалары һәрбер катнашучыны энә күзеннән үткәрде. Минем укучым-Азнакай шәһәре 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәбибуллина Альбина уңышлы чыгыш ясады. Тик кызганыч, укучыларның хезмәте тиешенчә үк игътибарга лаек булмады. Беренче көнне үк төшеп калучыларга да, икенче көнне чыгыш ясаучыларга да бертөрле дипломнар тапшырылды.

Тинбакова Римма Варисовна

Сәләтле балалар белән эш

           Шаулап үскән агачта күпме яфрак бар ?! Яфракларны бер-берсе  белән  чагыштырып карасак, ике бертөрле яфрак таба алырбызмы? Алар бер-берсеннән формасы, зурлыгы, төсе һәм башка бик күп сыйфатлары  белән  аерылып торалар. Бер агачта бертөрле ике яфрак таба алмаган кебек, җир шарында ике бертөрле кеше дә таба алмабыз. Хәтта тышкы кыяфәтләре  белән  бик охшаш игезәкләр дә бер-берсеннән күптөрле сыйфатлары  белән  аерылып торалар.