Галиева Эндже Раисовна

учитель начальных классов

Кеше булса, эшләр эше булсын, тормышының булсын мең яме!

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Классик әдәбият, әдәби тәнкыйть

Увлечения: Кул эшләре, спорт

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: Гимназия №184 Советского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-endzhe-raisovna
“Йөрәгемне балаларга бирәм. Бар күңелем биреп укытам. Гомер буе шушы изге эшне Башкарам мин олы шатлыктан”

Минем сайтыма рәхим итегез!
                Мин, Галиева Энҗе Рәис кызы, Казан Федераль (Идел буе) университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын, 2009 нчы елда,  филолог-укытучы белгечлеге буенча тәмамладым. Казан шәһәре Совет районының  МББУ 93 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
2017 нче елда "Наш новый учитель" бәйгесендә катнашып, грант алу бәхетенә ирештем. Бу әле минем укытучы һөнәрендә тәүге адымнарым гына. Киләчәктә дә бик күп бәйгеләрдә катнашып, биек үрләр яуларга телим.
  Һәр укучы – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга кысыксындыру аша иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага, сәләтенә карап, аның барлык эшләрне булдыра алырдай  шәхес икәнен күрсәтү –  минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм.

О себе

Үзем турында үзем:

Туган елы:  26 нчы июль, 1992 нче ел

Туган урыны:  ТР Апас районы, пос. Свияжский.

Белеме:  югары, КФУ- 2014

Белгечлеге:  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Педагогик стажы:  8 ай

Категория: юк

Мәктәп проблемасы:  Культуралы шәхес тәрбияләү чарасы буларак, укыту – тәрбия процессында инновацион алымнар куллану

Үз проблемам:  Культуралы шәхес тәрбияләү чарасы буларак, тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.

Методик тема: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив компетенция формалаштыру"

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"
      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 
      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.
    Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында.  Хәзерге  заманда төрле яшьтәге  кешеләр  дә  укый  алырлык  теләсә  нинди формадагы  китаплар  бар. 
    Укырга  кермәгән  балалар  өчен  дә, зурлар өчен  дә, эре  һәм  вак  хәрефлеләре  дә  бик  күп. Димәк, һәр  кеше  өчен  китаплар  укырга, аларны  яратырга  мөмкинлекләр  бар. 
Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен бик яратып укыйм. Үземнең укчыларыма да шушы яхшы китапларны укырга кызыксыну уятам.

Мой взгляд на мир

Мин тормышка оптимистик карашта. Яшәү мәгънәсе- алдан уйланып, планлаштырып корылган тормыш ул. Тормышы, яшәү рәвеше турында уйлап, киләчәк турында кайгыртып яшәгәндә генә кеше гомер юлын үзе өчен дә, башкалар өчен дә файдалы һәм мәгънәле итеп уздыра ала.

Мои достижения

Уку еллары
Конкурс төрләре
Урыны
Укучы
Укытучы
2016-2017
Олимпиада по татарскому языку "Без булдырабыз!"
призер
Худойкулова Айгөл
(1 нче сыйныф)
Галиева Э.Р.
2016-2017
Грант наш новый учитель 2017
победитель
 
        Галиева Э.Р.

 

Моё портфолио

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы