Методик копилка (Методическая копилка)

Галиева Эндже Раисовна

                                                         

1. Презентация на урок татарского языка "О авазы һәм хәрефе"  1 класс (повышенный уровень)

2. Презентация на урок татарского языка "Мин, син алмашлыклары" 1 класс (начальный уровень)

3. Презентация на урок татарского языка "Төшем килешендәге исем" 6 класс (повышенный уровень)

4. Презентация на урок татарского языка "Йорт хайваннары" 1 класс (начальный уровень)

5. Презентация на урок татарского языка "Татар алфавиты" 2 класс (повышенный уровень)

6. Презентация на урок татарского языка "Кайдан? соравына җавап бирәбез" 2 класс (начальный уровень)

7. Шәехзадә Бабич иҗаты. Йомгаклау (дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләрендә А. Г. Яхин программасы буенча укучы татар балаларының 7 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә)

 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

О о авазы һәм хәрефе

Слайд 3

Шүрәле - Шурале

Слайд 4

Күркә - индюк

Слайд 5

Күгәрчен - голубь

Слайд 6

Үгез - бык

Слайд 7

Бүре - волк

Слайд 8

Бүрек – шапка(меховая)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мин, син алмашлыклары [ гъ ] авазы

Слайд 2

Кыз, абый, кызыл – Чиста, кечкенә, пычрак – Такта, алма, бала – Кашык, урындык, пычрак Фонетик уен: “Лунтикка булыш”

Слайд 3

Кыз, абый, кызыл – [ ы ] Чиста, кечкенә, пычрак – [ ч ] Такта, алма, бала – [ а ] Кашык, урындык, пычрак – [ къ ]

Слайд 4

Дерево - агач

Слайд 5

Стекло – пыяла

Слайд 6

Мяч - туп

Слайд 7

Часы - сә г ать

Слайд 8

Мин Укучы Укытучы бабай малай

Слайд 9

Син Бала Әни кыз

Слайд 10

Покажем Кузе какие мы новые слова и звуки узнали? [ гъ ] Дерево – Стекло – Часы – Мяч -

Слайд 11

[ гъ ] Дерево – агач Стекло – пыяла Часы – сәгать Мяч - туп

Слайд 12

- Дәрес, тәмам! - Сау булыгыз, укучылар!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез, хәерле көн!

Слайд 2

Кабатлыйк: Иялек килеше нинди кушымчалар белән белдерелә? Юнәлеш килешендәге исем нинди сорауларга җавап бирә? Мисаллар китерегез.

Слайд 3

Дүртенче октябрь. Төшем килешендәге исем.

Слайд 4

Төшем килеше ндәге исем – ны / - не / -н кушымчалары белән белдерелә. Китап ны Дәфтәр не Марат ны Кәрим не

Слайд 5

3 нче зат тагы исемнәргә төшем килешендә – н кушымчасы ялгана. Китаб - ы – н Дәфтәр – е – н Әни - се – н Абый – сы – н Маратлар – ы - н

Слайд 6

Т өшем килеше кушымчасы исем не фигыль гә генә бәйли : Китап ны ала Дәфтәр не бирә Китабы н укый Эше н эшли Җөмләдә нигездә тәмамлык булып килә.

Слайд 7

Җөмләләрдә баш кисәкләрне һәм т әмамлыкны табыгыз: Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны коткарган. 2. Әтәч балдакны сорый. 3. Әтәчне дүртенче көнне коега ташлыйлар. 4. Балдакны, байның бөтен малын алып, көлешә-көлешә кайтып китәләр. 5. Бер патша читлектә Сандугач асрый икән.

Слайд 8

Тикшерәбез: Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны коткарган . 2. Әтәч балдакны сорый . 3. Әтәчне дүртенче көнне коега ташлыйлар. 4. Балдакны , байның бөтен малын алып, көлешә-көлешә кайтып китәләр . 5 . Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. ____ ия ____ хәбәр ____ тәмамлык

Слайд 9

Искәртмәле диктант язабыз.

Слайд 10

Карточкада бирелгән сүзләргә тиешле килеш кушымчаларын куеп чыгыгыз: 1 вариант 2 вариант Гаилә... бәйрәмгә әзерләнә. (б.к) Бу гаилә... эше күп. (и.к) Бүген бу гаилә ... кунаклар киләчәк. ( ю.к ) Кунаклар гаилә... бәйрәм белән котлаячак .(т.к) Бу тату гаилә ... үрнәк алырга кирәк. (ч.к) Мәктәптә дәрес... башланды .(б.к) Укытучы дәрес... темасын әйтте. (и.к) Рөстәм дәрес... соңга калды .( ю.к ) Балалар дәрес... соң өйгә кайталар .(ч.к) Өйдә алар дәрес... кабатлыйлар .(т.к)

Слайд 11

Схема буенча килешләрне кулланып диалог төзегез : - сәламләү - сәламләү - сорау - җавап - сорау - җавап

Слайд 12

Чыгыш килешендәге исем - дан / - д ән - тан / - тән нан / - нән кушымчалары ярдәмендә ясала Авыл – дан килә, бүлмә- дән чыга, колын- нан курка, яфрак- тан тама.

Слайд 13

Чыгыш килеш кушымчасы нигездә исемне фигыльгә генә бәйли: Урамнан керә Таңнан тора Йорттан чыга Эштән кайта Яңгырдан кача Күздән югала

Слайд 14

Сүзтезмәләрдә иярүче исем ияртүче фигыльдән аңлашылган : Эш яки хәлнең башлану, чыгу урынын (урманнан чыга, чәчәкләрдән хуш ис килә) Эш яки хәлнең вакытын (яз башыннан чыга, кичтән башлый, таңнан керешә) Эш яки хәлнең объектын (башыннан сөйде, кулыннан алды, аягыннан салды) Эш яки хәлнең сәбәбен (куанычыннан сикерде, көлүеннән оялды) Чагыштыру объектын (абыйсыннан зур, апасыннан матур) белдерә.

Слайд 15

Бирелгән сүзтезмәләрдә исемне фигыльгә ялгаган кушымчаларның мәгънәләрен аңлатыгыз: Болыннан кайта Таңнан тора Эштән бушый Чәчтән тота Китаптан укый Сафтан чыга Яңгырдан юешләнә Күздән югала

Слайд 16

Тикшерәбез: Болыннан кайта - э ш яки хәлнең башлану, чыгу урыны Таңнан тора - э ш яки хәлнең вакыты Эштән бушый - э ш яки хәлнең башлану, чыгу урыны Чәчтән тота - э ш яки хәлнең объекты Китаптан укый - эш яки хәлнең башлану, чыгу урыны Сафтан чыга - эш яки хәлнең башлану, чыгу урыны Яңгырдан юешләнә - э ш яки хәлнең сәбәбе Күздән югала - эш яки хәлнең башлану, чыгу урыны

Слайд 17

29 нчы бит 49 нчы күнегү.

Слайд 18

Өй эше: 1.Матур әдәбият әсәрләреннән Төшем һәм Чыгыш килешендәге исемнәр булган 5 әр җөмлә табып, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз. 2. Бу сүзләрнең астына сызыгыз.

Слайд 19

Дәрес тәмам! Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Йорт хайваннары

Слайд 2

Песи

Слайд 3

Эт

Слайд 4

Куян

Слайд 5

Ат

Слайд 6

Дуңгыз

Слайд 7

Сыер

Слайд 8

Сарык

Слайд 9

Кәҗә


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 21

ЯЗЫГЫЗ

Слайд 22

Татар алфавиты


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез, хәерле иртә!

Слайд 2

Д ү ртенче октябрь. Сыйныф эше.

Слайд 3

Кайдан? Откуда? - дан / - дән - тан / - тән

Слайд 4

Поможем Крошу? Бүлмә... Җиләк... Агач... Авыл... Өй... Казан...

Слайд 5

Проверяем: Бүлмә дән Җиләк тән Агач тан Авыл дан Өй дән Казан нан

Слайд 6

“ Курчак театры” уены . Представьте себе, что вы артисты кукольного театра. Озвучьте животных. Как скажет, каждое животное, кто он, и откуда он идет . к айта - возвращается

Слайд 7

Мин- аю . Аю урман нан кайта .

Слайд 16

Задание из учебника: 17 нче бит, 2 нче күнегү

Слайд 17

Поможем Барашу перевести на татарски? Из окна - ? Из молока - ? Со стола - ? От дяди - ? Из чаши - ? С травы - ?

Слайд 18

- Спасибо! Из окна - тәрәзәдән Из молока - сөттән Со стола - өстәлдән От дяди - абыйдан Из чаши - чынаяктан С травы - үләннән

Слайд 19

Өй эше: 18 нче бит, 5 нче күнегү. Составь диалог используя слова: кунактан(из гостей) елгадан (из реки)

Слайд 20

Дәрес тәмам! Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

     КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЕТЫ    

                      Филолгия һәм сәнгать институты

                         Татар   филологиясы бүлеге

 

       Шәехзадә Бабич иҗаты. Йомгаклау.

  (дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләрендә А. Г. Яхин программасы буенча укучы татар балаларының 7 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә)

4 нче курс студенты

1192 нче төркем                                                                           Вәлиева Э.Р.

“ 2 ” нче  февраль  2013 нче ел

Укытучы:                                                                                      Зарипова М.Г

“ 2” нче   февраль  2013 нче ел

                                           Казан 2013

Дәреснең темасы: Шәехзадә Бабич иҗаты. Йомгаклау.

 (дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләрендә А. Г. Яхин программасы буенча укучы татар балаларының 7 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә)

  1. Дәреснең максатлары:
  1. Ш. Бабичның иҗаты үзенчәлекләрен өйрәнү.
  2. шигырьләрне анализлау күнекмәсен максатчан үстерү.
  3. Ш. Бабичның татар әдәбиятында тоткан урыны турында күзаллау булдыру, шәхес белән кызыксыну уяту.
  1. Дәреснең принциплары:
  1. Дидактик: фәннилек, тарихилык, коммуникативлык, укыту һәм тәрбия берлеге, гомумкешелек.
  2. Хосусый принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү.
  1. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, иҗади уку.
  2. Укыту алымнары: укытучы сөйләме, сорау-җавап, әсәрне үзлектән уку, сәнгатьле уку.
  3. Укыту барышын оештыру чаралары: программа, дәреслек, Ш. Бабичның “Тын төн” шигыренең аудиоязма варианты, презентация.
  4. Җиһазлау: Ш. Бабич портреты, шагыйрьнең шигырьләр җыентыгы, видеопроектор.
  5. Дәреснең төре: йомгаклау дәресе.
  6. Кулланылган әдәбият исемлеге:
  1. Гайнетдин М. Хакыйкать юлыннан (Әдәби тәнкыйть). – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. – 319 б.
  2. Галиуллин Т. Н. Яктылык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Т. Н. Галиуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011. – 319 б.
  3. Госманов М. Г. “Шура” журналының библиографик күрсәткече / М. Г. Госманов, Р. Ф. Мәрданов. – Казан: Милли китап, 2000. – 264 б.
  4. Гыйләҗев Т. Ш. XX йөз башы татар әдәбияты тарихын укыту мәсьәләләре: Методик кулланма / Т. Ш. Гыйләҗев. – Казан: Печатный двор, 2002. – 96 б.
  5. Җәүһәрова Ф. Х. Мәктәптә татар әдәбияты дәресләре: әдәбияттан педагогик практика үтүче студентлар өчен уку-укыту кулланмасы / Ф. Х. Җәүһәрова, А. Д. Батталова. – Казан: Казан ун-ты, 2011. – 76 б.
  6. Ил корабын җил сөрә: XX йөз башы татар поэзиясе / Төз. Р. Ш. Гайфуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 208 б.
  7. Кояшлы шигърият: Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулуга багышланган методик-библиографик ярдәмлек / төз. З. Ә. Җамалиева. – Казан: Милли китап, 2004. – 22 б.
  8. Рәмиев С. Л., Бабич Ш. М. Әсәрләр / С. Рәмиев, Ш. Бабич. – Казан: Мәгариф, 2005. – 287 б.
  9. Яхин А. Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары өчен методик кулланма / А. Г. Яхин. – Казан: Мәгариф, 2003. – 159 б.
  10.  Яхин А. Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия / А. Г. Яхин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 239 б.

Дәрес планы

  1. Оештыру: (2 мин.)
  1. исәнләшү;
  2. укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
  1. Актуальләштерү этабы: (8 мин.)
  1. бирелгән өй эшен тикшерү ( “Язгы җыр” шигыренә анализ) (5 мин.);
  2. Шигырьне сәнгатьле уку (3 мин.)
  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: (25 мин)
  1. Ш. Бабичның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерү (“Кем хәтерли?” уены) (9 мин.);
  2. Ш. Бабичның “Шатлык җыры”, “Дөньяга” “Бәхетсез мин”, “Кышкы юл” шигырләренә анализларны искә төшерү. (7 мин)
  3. Тест эшләү  (6 мин.);
  4. “Тын төн” шигыренең аудио вариантын тыңлату (3 мин.);
  1. Йомгаклау: (8 мин.)
  1. Мөстәкыйль эш: “Тын төн” шигыренә максатчан анализ ясау.
  1. Өй эше: (2 мин.)
  1.  Дәреслекнең 147 нче битендәге Ш. Камалның тормыш юлы белән танышып килергә.

Дәрес барышы

УКЫТУЧЫ

УКУЧЫ

  1. ОЕШТЫРУ ЭТАБЫ

Исәнмесез, укучылар! Дәрескә әзерләнеп беттегезме?

Исәнмесез.

  1. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ ЭТАБЫ

Дәресебезне башлыйбыз. Искә төшерик әле: узган дәресләрдә без нинди тема өйрәндек һәм сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

Узган дәресләрдә без Ш. Бабичның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Аның “Шатлык җыры”, “Дөньяга”, “Бәхетсез мин”, “Хәсрәт сагызы”, “Кышкы юл”  шигырьләренә анализ ясадык. Өй эше итеп, шагыйрьнең биографиясен уку, өйрәнү һәм “Язгы җыр” шигыренә анализ ясау бирелгән иде.

Әйе. Әйдәгез, кем шигырьне анализлый?

(анализ ясау)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

Укучылар! Хәзер без сезнең белән “Кем хәтерли?” уенын уйнап алабыз. Видеопроекторда тест рәвешендә сораулар бирелгән, алар Ш. Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Дөрес җавапны белгән кеше кулын күтәреп җавап бирә. Күбрәк сорауга дөрес җавап биргән укучыга билге куячакмын.

(Сораулар презентациядә бирелә)

Алдагы дәресләрдә анализлаган “Шатлык җыры” шигырен искә төшерик әле? Шигырьне без нинди ике өлешкә бүлдек?

Тормыш авырлыклары һәм күңел тулы шатлык хисе

Алар арасында бәйләнеш бармы? Булса, нинди?

Алар арасындагы бәйләнеш: шагыйрь дөньяның бар зарына, авырлыгына үз күңелендәге шатлык белән, ягъни рухи көч-куәте белән каршы тора.

Бу каршы торуны без нәрсә дип әйтә алабыз? Аның иҗатында нинди мотив әйдәп бара?

Бу үзенә күрә бер көрәш. Һәм бу көрәш – шагыйрьнең даими яшәү халәте. Шуңа күрә аның бөтен иҗатында шушы көрәш мотивы әйдәп барыр, аның әсәрләре нигезендә каршылык ятар.

“Дөньяга” шигырен нинди өлешләргә бүлдек? Хисен, сәбәбен атагыз?

Дөньяның лирик геройга мөнәсәбәте һәм лирик геройның дөньяга мөнәсәбәте дип, ике өлешкә бүләргә була. Лирик геройга карата дөнья кырыс, усал, гел каршылыклардан гына тора, ямьсез, төссез, караңгы. Ә лирик герой аны матур, төсле, кызыклы, мәгънәле итеп кабул итә, шушының белән юана. Лирик герой үзенә өр-яңа дөнья булдыра: ул хыялындагы бәхет-шатлык тулы дөнья.

“ Бәхетсез мин” шигырендә сүрәтләнгән хисләрне искә төшерик әле?

Ике өлеш: чынбарлык                        һәм хыялый дөнья

Чынбарлыкта: хәсрәт, күңел төшенкелеге хисләре.

Хыялый дөньяда: шатлык рәхәтлек хисләре.

“Кышкы юл” шигыренең беренче өлешендә нинди хис сүрәтләнгән?

Шатлык хисе

Шатлык хисенең сәбәбе нидә?

Табигать хозурлыгында

Әлеге хозурлыкны автор ничек тасвирлый?

Рәхәт, чана шуа, ат талгын гына юырта, тып-тын киң ялан ята, кар ап-ак, ул вак-вак энҗе-мәрҗәннәрдән тора, ак кояш, нур сибелә, лирик герой шушындый хозурлыкта җырлый башлый.

Әйе. Иң соңгы ике юлга игътибар итик: шушы матурлыкны салкын җил, усал җил юкка чыгармакчы була. Шигырьне нинди ике өлешкә бүлеп була?

Табигать матурлыгы һәм усал җил. Алар каршылыкка керәләр.

Шулай. Бу автор сурәтләгән объектив эчтәлеккә хас бүленеш. Шушы ук бүленешне субъектив эчтәлектә нинди төшенчәләр белән алмаштырырбыз? Усал җил – нәрсә ул?

Усал җил – тормышның кырыслыгы, чынбарлыгы.

Шулай. Ә алайса табигать хозурлыгы нәрсә? Шагыйрьнең алдагы шигырьләрен искә төшерегез.

Табигать хозурлыгы – лирик герой күңелендә тудырган матур дөнья.

Әйе. Бу ике өлешне ничек бәйләрбез?

Кеше матур тормышны, ямьле, проблемасыз көнкүрешне күзаллый, шушыңа омтыла, тик усал җил – тормышның үз кануннары – әлеге идиллияне җимерә.

Бик дөрес. Игътибар итегез әле: автор ак сүзен бик еш кабатлый. Ап-ак кар, ак кояш... Ни өчен кояш та ак?

Чөнки лирик герой дөньясы саф, чиста, ул үзгә бер дөнья, гадәти булмаган дөнья.

Ә ни өчен шигырь “Кышкы юл” дип атала? Юл нинди образ ул?

Юл образы тормыш мәгънәсенә ия. Кеше бу тормыштан атлый, матурлыкка омтыла, аның шушы юлында каршылыклар да очрый. Кыш – ул үзе кырыслык, салкынлык символы.

Укучылар! Ә хәзер кечкенә генә тест эшләп алыйк.

          Тест                  ФИ  _________________________________

  1)«Шатлык жыры» шигырен нинди ике өлешкә бүлергә мөмкин?

       а) дөньяның лирик геройга мөнәсәбәте --- лирик геройның дөньяга мөнәсәбәте

       б) чынбарлык --- хыялый дөнья

       в) тормыш авырлыклары --- күңелдәге шатлык

   2) Шагыйрь дөньяның бар зарына, авырлыгына үз күңелендәге шатлык    белән, ягъни рухи көч-куәте белән каршы тора. Шагыйрьнең даими яшәү халәте,  бөтен иҗатын әйдәп баручы мотив нинди?

        а) битарафлык

        б) көрәш

        в) ваемсызлык

  3) “ Бәхетсез мин” шигыренең чынбарлык өлешендә сүрәтләнгән хисне табыгыз?

        а) хәсрәт, күңел төшенкелеге.

        б) шатлык, рәхәтлек

        в) курку

  4) “Кышкы юл” шигырендә сүрәтләнгән хисне табыгыз?

        а) билгесезлек

        б) шатлык

        в) кайгы

  5) “Кышкы юл” шигырендә хиснең сәбәбен табыгыз?

       а) юл

       б) кояш

       в) табигать хозурлыгы

  6) “Кышкы юл” шигырендә юл образы нинди мәгънәгә ия?

      а) тормыш

      в) үлем

      г) билгесезлек

  7) Кыш нәрсә символы булып килгән?

      а) аклык

      б) кырыслык, салкынлык

      в) бәхет

  8) “Дөньяга” шигырендә лирик герой дөньяны нинди итеп кабул итә?

      а) кырыс, усал

      б) матур, төсле, кызыклы

      в) битараф

 Укучылар, игътибар белән Ш.Бабичның “Тын төн” шигыренең аудио вариантын тыңлап алыйк. Аннан соң, бу шигырь буенча мөстәкыйль эш эшләп алырсыз.                                                  

  1.     ЙОМГАКЛАУ ЭТАБЫ

Хәзер мөстәкыйль эш: “Тын төн” шигыренә максатчан анализ ясау.

                          Ш. Бабич “Тын төн”

                                      (Авылда)

         Тын гына, тып-тымызык кына бер төн иде,

         Чишмәкәй чылтыр, чылтыр, чылтыр иде...

         Ерактан гөлдер-гөлдер арба килә,

         Ул да тынлыкны куертыр өчен генә;

         Аръякта бер эт өрә, ул шул тынлыкны

         Колагыма куып кертер өчен генә...

         Мин ятамын шул тынлыкны уйлый-уйлый,

         Ике күзем йолдыз саен ыргып йөри;

         Кайчагында акрын гына бер җил исеп,

        Агачларга миннән яшерен нидер сөйли...

        Йәсигъ узган, төн уртасы якынлашкан,

       Тирә-якны караңгылык тәмам баскан;

       Якты белән томаланган йөзләренең

       Күзкәйләрен караңгы төн тәмам ачкан,

       Почмакларда күп караңгы посып тора,

       Төн, чымырдап,  чем-чем... итеп тынсып тора,

       Йолдызлар күз кысыша, кайсы уйный,

       Кайсы бере еламсырап моңсу тора.

                                                         1916

  1. ӨЙ ЭШЕ

Дәреслекең 147 нче битендәге Ш. Камалның биографиясе белән танышырга.