Укучыларга (ученикам)

Галиева Эндже Раисовна
                                         

 

Мәктәп укучыларына берничә файдалы киңәш тәкъдим итәм:

Режим

Кешенең хәтере турыдан тору вакыттан, кешенең ару дәрәҗәсеннән һәм баш миенең кислородка баюы белән бәйле.

Дөрес түгел.

Төне-көне, ял итмичә, йокламыйча, дәреслекләр артында утырырга, Имтиханнар беткәнче физик нагрузкалар, саф һавада йөрү турында онытырга.

Дөрес.

8 сәгатьтән артык йокларга. Имтиханга әзерләнгән вакытта сәгать саен 15 минутлык разминка ясарга, саф һавада йөрергә яки пассив ял итәргә. Бу баш мие күзәнәкләрен кислород белән баетырга булыша.

image

Сенсорик стимуляция

Кешенең берничә хәтер төре бар. Сез аларның никадәрен эшләтсәгез, материал шул кадәр әйбәт ятланыр.

Дөрес түгел.

Әзерләнгән вакытта туганнардан качу, изоляцияләнү. Йортта бөтен исләрне бөтеру. Конспектларны бер зур дәфтәргә бер төсле ручка белән язу.

Дөрес.

Дәфтәрдә мөһим урыннаранны маркер яки төсле ручка белән күрсәтү. Чит телдә сүзләрне һәм җөмләләрне берничә тапкыр кычкырып кабатлагыз. Хәтергә исләр дә булыша ала. Ятлаганда һәм соңрак, имтиханнарда төрле исләр куланы-гыз. Һәр дисциплина өчен үз ис: ылыс, кофе, цитрус исләре булсын.

Эш урынының организациясе

Дөрес түгел

Гел тәртипсез китаплар һәм дәфтәрләр яткан өстәл артында утырырга.

Дөрес.

Өстәлне тәртипкә китерергә. Гел бер генә урында утырырга кирәкми, язганда гына. Шигырьләрне, кагыйдәләрне, теоремаларны йөреп ятлау әйбәтрәк. Яктылык тигез һәм эшләү өчен әйбәт булырга тиеш.