Гилязева Фирая Ханифовна

сайт учителей татарского языка и литературы

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: начальная школа, татарский язык

Увлечения: искусство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Г.Лениногорск

Место работы: МБОУ "СОШ №2" МО "ЛМР" РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gilyazeva-firaya-khanifovna

Ак кәгазьдән каләм эзе тиз җуела,

Караны да , тушьларны да җуеп була.

Ташка язган сүзләрне дә еллар ала.

Күңелләргә язган сүз мәңге кала.

Синең бурыч- күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр табу.

Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.

тигез җирдә юл салу да читен түгел.

Кыяларга сукмак салу читенрәк!

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!

Безнең бурыч-күңелләргә сукмак салу!

Сукмак салу үзәннәрен эзләп табу

Синең эшең- әйтелмәгән сер шикелле.

Синең эшең -җырланмаган җыр шикелле.

Торган саен серлелеге артып тора,

Укылмаган китап кебек тартып тора

О себе

Мин Лениногорск шәһәрендә яшим. 31 нче ел мәктәптә эшлим, үз һөнәремне бик яратам. Китаплар уку- минем яраткан шөгылем. Еш кына табигать кочагында ял итәм, туган җиребез буенча сәяхәт итү бик ошый.

1969 нчы елда Минзәлә районының иң матур җире Татар Мөшегесе аыылында туганмын. Мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына  укырга кердем. 1989 елдан башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. 1992-1997 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. 1997 елдан Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Ш.Җиһангирова китаплары

Мой взгляд на мир

Дөнья шундый матур, шундый киң. Аны күрә белергә, сиземләргә генә кирәк.

Мои достижения

"Иң яхшы укытучы" республика бәйгесе җиңүчесе

Моё портфолио

Кешеләргә һәрчак яхшылык кыл! 

Һәр дәрескә балаларым көтеп тора. Дәре беткәч, хөрмәт белән озатып кала.

"5"ле куйсам, сөенәләр үзем кебек,

"2"ле куйсам, көенәләр үзем кебек.

Бәхәсләшә иң әйбәткә санап мине, 

Әниләре калып тора бер яктарак!

Тик...

Авырып китсәм, "Буш дәрес!"дип кул чабалар,

 буш дәресләр күбрәк булса шатланалар.

 Укытучы-хезмәтләр хезмәте хуҗасы-

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.,

Добавить грамоту в портфолио